Архивы 31 сезон - Tatar Today - татар яңалыклары.

САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ Tatar Today АША МУЛЛА МӘЗӘГЕНӘ САЛЛЫ ҖАВАБЫН ӘЙТТЕ [ВИДЕО]
//Фото-видео Tatar Today// Рөстәм Исхакый//

Халык артисты Салават Фәтхетдиновның Казанда августта 31 сезон концертлары башланып, ул анда муллалар турында мәзәк сөйләгәч, интернетта бик каты бәхәс купты, хәттә берәүләр халык артистыннан гафу үтенү таләп итеп ачык хат та юллады. Без бу турыда Салават әфәнденең үзеннән сорарга булдык.

– Кайбер муллалар концертыгызда яңгыраган үзләре турындагы мәзәктән соң “елап алдылар”, ачык хат та юлладылар. Ә халык аны аңлады, ошатты. Ул мәзәкнең сезнең концертка керү тарихи ничегрәк булган иде?

– Ул мәзәккә йөз ел. Һәр кеше үзен идеаль дип уйлый. Һәрбер мәзәктән проблема эзли башласаң, бу дөньяда яшисе дә юк, шул проблеманы сүтеп кенә утырасы була. Юморны аңламаган кешеләр белән мин бәхәсләшмим дә. Кайбер халык бит үзләре турында анекдотны үзләре чыгара. Үзеннән үзе көлә белмәгән, үзенә критика ясый алмаган милләт милләт булып үсә алмый.

– Бу муллалар үзләрен идель итеп күрергә телиләрдер бәлки, мулла образын идеальләштермәкчеләр…

– Мин Аллаһка шул чаклы ышанам… Минем йортымда аерым бүлмә дә бар намаз укый торган, килгән кешеләр рәхәтләнеп кереп укыйлар. Мулла килә дә китә ул, ә Аллаһ Тәгалә бер генә.

Шуңа күрә моны аңламаган муллага мөрәҗәгать итәм: килсен миңа. Килсен, минем белән сөйләшеп утырсын, мин аңа җавапны бирермен.

Минем менә дигән укый торган хәзрәтләрем бар, егермешәр ел йөрим бер урынга: Мәрҗәнигә барам мин, эчем пошканда, шалтыратып укытам. Рөстәм белән китәбез икән ярышларга, мәчеткә кереп, хәерләрне биреп, укытып чыгып китәбез: күңелгә бит тынычлык кирәк. Бөтен ышаныч кайвакыт бер Аллаһ тәгаләдә генә кала. Кеше кемгә дә булса, нәрсәгә дә булса ышанырга тиеш бит. Менә бу ышаныч.

– Яшегез үскән саен, Аллаһ белән элемтә булгач, тоемлаулар сизәсезме? Бер әнгәмәдә сез концертның ничек барачагын фаразлавыгызны әйтәсез. Биш минутта шулай булса, аннан шулай булачак дисез.

–  Беренчедән, ул хорафат инде. Ходайга ышанган кеше андый булырга тиеш түгел. Нишлисең, без шундый тәрбиядә үскән. 60-70-80 ел яшәдек Алласыз да, мулласыз да. Кирегә кайтыр өчен бит берничә чор үтәргә тиеш. Мин ул чорда туган бала, без мәчетсез үстек авылларда. Минем балалар башка төрле инде. Минем Җәннәт…

– Исемен кем бирде?

– Үзләре таптылар аны. Ничә яшь икәнен дә белмим, өч яшьме икән аңа, ике ярыммы, бисмилләсез авызына ризык капмый.

– Кем өйрәтте?

– Әти-әниседер инде. Бер кызык хәл сөйлим әле, мин аны кызык итеп сөйлим, ләкин ул кызганыч. Килгән дә бер дустымның оныгы ашаган инде бездә. Пешекче ападан сорый икән: “Шулчаклы тәмле пешергәнсез, нәрсә белән пешердегез”, – дип. “Бисмилл” белән пешердем”, – дигән пешекче. Өйләренә кайтып, дәү әнисенең башын катырган, Салават абыйлардан бисмиллә сорап торыгыз әле, тәмле була икән бисмиллә кушып пешерсәң дип. Ул аны ингредиент дип аңлаган. Көлке, ләкин кызганыч. 4-5 яшьлек бала әле дә бисмиллә әйтә белми. Татар баласы. Бу кызганыч кына да түгел, бу куркыныч.

Запись САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ Tatar Today АША МУЛЛА МӘЗӘГЕНӘ САЛЛЫ ҖАВАБЫН ӘЙТТЕ [ВИДЕО] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салаватка сценарий язучы Альберт Шакиров мулла мәзәгенә бәйләнүчеләргә – “Вагаябыз бугай”
// Tatar Today //

Халык артисты Салават Фәтхетдиновка сценарий язучы Альберт Шакиров мулла мәзәгенә бәйләнүчеләргә фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә, Салаватның мулла турындагы мәзәген өелешеп тәнкыйтләүчеләрнең тавышы 31 нче сезон концертының аеруча мөһим акцентларын баса язган. “Салават булмаса, бөек актёр Шәүкәт Биктимеровның бу елны үлмәс герое Әлмәндәр яшенә җиткән була алганын кем искә алыр иде икән? Әлмәндәре дә, Шәүкәте дә, мәхәббәте дә боегып читтә калды. Вагаябыз бугай, дуслар. Елак бала кебек бер-беребезгә үпкәләргә генә торабыз”, – ди Альберт Шакиров.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Альберт (@baron_tat)

Мәгълүмат Альберт Шакиров инстаграмыннан

Запись Салаватка сценарий язучы Альберт Шакиров мулла мәзәгенә бәйләнүчеләргә – “Вагаябыз бугай” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салават сөйли: 31нче сезон, беренче дошман, оныклар, эстраданы “испоганали” [өр-яңа интервью]
Салават Фәтхетдинов Татарстанда беренче чиратта милли балалар бакчалары, аннары мәктәп кирәк дип саный. 2-18 август Казанның Камал театрында Салаватның 31нче сезон тамашалары барган арада ул Азатлыкка халык санын алу, депутатлык, татар эстрадасына бәйле соңгы фикерләрен җиткерде.

Без иң элек концерт башланыр алдыннан “Салават” җыр театры вәкилләре, тамашачылар белән сөйләшеп, аларның Салават Фәтхетдиновны мәдәният министры, депутат итеп күрәләрме, популяр җырчы аларга кунакка килсә, ничек итеп кунак итүләрен сораштырырга булдык.

Әлеге концертка беренче тапкыр килгән Гөлфинә ханым Салават әфәнде белән “Салкын чәй”не җырлап, аны җиләк-җимешләр, милли ашлар белән сыйлар идем ди. Депутат булуына каршы, һәркем үз урынында калырга тиеш дип саный. “Татар радиосы”ннан моңлы җырлар яңгырамавы да борчый бу ханымны. Салават мәдәният министры булса, мөгаен, радиолар да уңай якка үзгәрер иде, дигән ышанычы бар.

Казаннан “Салават” җыр театрның 31 сезонында да булучы Эльфия ханым Сахарова, чит илгә ялга китмичә, кунакка бармый, билетын алдан хәстәрләп, ел саен 4-5 кеше җыелышып киләбез ди.

“Депутат итеп тә сайлар идек аны, министр эшен дә башкара алыр иде! Ә кунакка килсә, гөбәдия, өлеш, өчпочмак, ит бәлеше пешереп сыйлар идек”, дип көлеште ханымнар.

Шулай ук популяр җырчының тугры тамашачысы, җәйге концертларына 31нче тапкыр килүче, бу юлы игезәк кызларын да иярткән Венера ханымда Салават Фәтхетдиновны депутат, министр, президент итеп тә күрә, ул аны колачын киң җәеп үскән нык имәнгә тиңли, җырчы кунакка килсә, коймак, өчпомак, бәлеш пешереп каршы алыр идек, диде. Сүзгә кызлары кушылды. Алардан яраткан җырчылары дөньяда танылган кайсы йолдыз белән дуэт башкаруын теләр идегез дип кызыксындык.

“Салават абый берүзе бик матур җырлый. Дуэт, Алла Пугачева белән бик матур булыр иде. Яки Баста, рус рэперы белән бергәләп”, дип елмаешып җавап бирде кызлар.

20 яшьлек Илназ, халык артистының концертына беренче тапкыр килүенә карамастан, аның җырлары белән яхшы таныш икән. “Салават абый депутат та, министр да, президент та була ала”, диде ул.

Бу юлы тамашачы буларак концертка килүче җырчылар – Айгөл белән Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсе өчен дә Салават әфәнде концертына килү традициягә кергән. Кунакка килсә, бәлеш пешереп каршы алыр идек, диләр. Депутат, министр булу-булмавы турында сорауга, Айгөл биш куллап хупласа, Ришат каршы килде. “Салават абыйга бу вазифалар кирәкмидер ул. Ул болай да шәхес”, диде Шәйхетдиновлар.

Сораштыруда катнашучыларның күбесе Салават Фәтхетдиновны бәлеш, өчпочмак кебек милли ризыклар пешереп, “Салкын чәй” кебек популяр җырларын җырлап каршы алырга әзер. Ә менә чит ил йолдызлары белән дуэт җырлатырга ашыкмыйлар, Алла Пугачева, София Ротару, рэпер Баста, Уитни Хьюстонны гына атадылар, күбесе Салават абый үзе генә җырласын, ул безгә шулай ошый диләр.

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның Казанда быелгы “Мин яратам сине” дип аталган 31нче сезон концертлары да тулы залда бара.

“Билетлар әйбәт сатылды, нык әзерләндек”, диде безгә “Салават” җыр театры админстраторы Вадим Фәтхинуров. Рекламга акча кызганмаганнар булса кирәк, ТНВ каналында, Казанның төрле почмакларында Салаватның афишалары еш күренә. Әлегә популяр җырчы интернетка, социаль челтәрләргә артык игътибар бирми дип аңладык, элекке массакүләм мәгълүмат чараларына таяна. Азактан ул аны урта һәм өлкән буынның, үзенең әнисенең дә ТНВ, “ТНВ-планета” каналларын караулары белән аңлатты.

Салават әфәнде үзе бу концертны икенче 30 еллыкның беренче сезоны дип тәкъдим итә. Тамашада “Салават” җыр театрының яшь артистлары, танылган автор-башкаручылар – Фирзәр Мортазин һәм Закир Шаһбан катнаша. Закир әфәнде үзе мөрәҗәгать итеп, 31нче сезонда тулысынча катнашырга теләк белдергән. Һәр концерт көнне аны тамашачылар аеручы алкышларга күмде.

Быегы сезонның төп каһарманы – Туфан Миңнуллинның Әлдермештән Әлмәндәре.

— Милләтнең үз-үзенә мәхәббәте Әлдермештән Әлмәндәр образы аша ачыла. Әлмәндәр карт – татар кешесенең үрнәк моделе – 91 яшькә житкән, балалар үстергән, оныклары бар, һаман өйләнү турында хыяллана, җир җимертеп эшли, тормышның тәмен, ямен татый-тоя белә. Сәхнә бизәлеше дә һәрвакыттагыча үзенчәлекле, мәгънәле, быел – мәхәббәт бакчасы, дип сөйләде безгә Салават әфәндегә сценарий язучы егетләрнең берсе Альберт Шакиров.

Сәхнәдә Әлмәндәр картка нык ошаган, “Салават” җыр театры артисты Ядкәр Хәбибуллин, үзе әйткәндәй, зирәк аксакаллар роле аңарда. Сәхнәдән ул тамашачыларны татар театрларына, татар чараларына барырга, татарча моңлы җырлар тыңларга чакыра, татарча тереләй аралашырга чакыра, безгә исә Ядкәр әфәнде татар теле кулланылышына бәйле дә фикерен җиткерде.

— Дәүләт дәрәҗәсендәге кулланыш кирәк. Каталаннар үрнәген кулланырга кирәк, алар бит югалып барган телне күтәрә алганнар. Менә алардан үрнәк алырга була. Тел кулланылышы дәүләт дәрәҗәсендә булырга тиеш. Кулланылыш булмыйча, аны беркем өйрәнмәячәк, өйдә дә, мәктәпләрдә дә өйрәнмәячәкләр. Артистлар, журналистлар гына сөйләп берни булмый. Дөрес, без дә зур көч, безнең халык концерт-театр ярата. Шулай да, телне сәхнәдән ишетү генә аз әле, ди “Салават” җыр театрының Әлмәндәр карты.

Аның улы Искәндәрне уйнаучы, театрда 16 ел хезмәт итүче Таһир Гайнуллин да Салават әфәнденең былтыргы “Күңел көзгесе” тамашаларында да татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару, БДИны туган телдә бирә алмау мәсьәләре дөрес күтәрелде дигән фикердә. Җитәкчесен бары яхшы яктан бәйли.

— Аллага шөкер, коллектив белән дус-татубыз. Ерак сәфәрләргә дә чыгабыз, елына 110-120 концерт. Салават абый мин эшләгән 16 ел дәверендә үзгәрмәде. Шундый ук шаян, шук, урыны белән кырыс та. Һәрвакты безгә милләткә хөрмәт, мәхәббәтне турында искә төшереп тора, ди Таһир Гайнуллин. Бу Салават әфәнденең интервью барышында, “Мин үз театрымда министр да, депутат та, халык та, мулла да, мин үз коллективым өчен җавап тотам” диюенә җавап буларак яңгырады.

Татар-башкорт эстрадасының иң популяр артистына сораулар шактый җыелган иде, Салават әфәнденең көн саен концертлары барган чорда вакыты чикле булса да, әңгәмә корып алырга өлгердек.

– Салават әфәнде, татар теленә карата һөҗүмне инде 2017 елдан бирле күзәтәбез. Татар телле мәктәпләр, бакчалар саны кыскара. Казанда Совет берлеге вакытындагы бердәнбер музей экспонаты кебек, 2нче гимназия калды. Җәмәгатьчелектә сыйфатлы белем бирүче, мәсәлән, физика, математиканы инглиз телендә укырлык, әмма шул ук вакытта татар телен югары сыйфатта укыткан мәктәпләргә ихтыяҗ бар. Сезнеңчә, бай татар әфәнделәрен туплап, татар хосусый мәктәбе ачып буламы? Әгәр сезнең кебек кешеләр аның башында торса, акчалы кешеләр бу эшкә тартылыр иде.

— Белмим, минем оныгым Хәят татар мәктәбендә укый. Ничәнчесендә икәнен белмим, Мәскәү районында булса кирәк. Алар Осиново бистәсеннән, шунда барып йөриләр.

Мин, мәсәлән, үз балам өчен, үз оныгым өчен җавап бирәм. Минем онык татар гимназиясенә укырга керде. Һәрбер татар шулай үз баласы өчен борчылса, проблема бетәчәк.

—​ Татар байлары, бай дусларыгыз фонд булдырып, татар мәктәбе төзетә алыр идеме?

Иң хәерче дус — бай дус. Аларның үзенә җитми. Мин һәрчак Ходайдан “артык байлык бирмә”, дип сорыйм. Артык байлык — сиңа тиешлесе дигән сүз түгел бит. Мин бу дәүләт күләмендәге мәсьәлә дип уйлыйм.

—​ Салават әфәнде, бакча, мәктәптән соң милли университет та кирәктер?

— Бәлки, бәлки. Без бит дәүләт. Әлбәттә, дәүләт тә барын да уйлап бетерә алмый. Без үзебез, “Безгә милли университет кирәк”, дип әйтергә тиеш. Әйттегез бит, Казанда яңа форматтагы рус, инглиз, татар телләрендә укыта торган мәктәп ачылачак дип (Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән өч телле мәктәп — ред. ). Менә, фундамент бар инде, тәкъдим иткән.

Мәктәп инде соңга калдың дигән сүз. Балалар бакчасыннан башларга кирәк. Милли балалар бакчалары булырга тиеш. Мин үземнең 5-6 яшьтәге хәтирәләремне саклыйм. Шуңа күрә мәктәп соң да булырга мөмкин. Нәрсә ул фундамент? Нигез. Автоспортта шөгыльләнер өчен бала картингта йөрергә тиеш. Югыйсә, нигез булмаячак. Шуның кебек, баланы милли рухта тәрбияләр өчен, балалар йортыннан башларга кирәк. Аннары мәктәп. Аннары тормыш мәктәбе.

Менә бу беренче эшләнә башланган яңа мәктәп бик дөрес юнәлештә, шунсы килеп чыкса… “Башланган эш — беткән эш”, ди. Аны башлаучы кирәк. Башланып китсә, ул юлын таба инде. Еламаган балага имезлек бирмиләр, шуңа күрә әз генә еларга, әз генә йөгерергә, әз генә инициатива күрсәтергә кирәк, тик кенә утырып берни булмый инде.

—​ Киләсе елда җанисәп булачак. Татарстанда әлегә бу темада тынлык. Әлегә без Русиядә сан буенча урыслардан кала икенче урында. Русиядә татарлар саны, татар телле татарның саны кыскарса, республика сәяси мәйданда үзенең урынын югалтырга мөмкин. Себер татарлары аерым, керәшен татарлары аерым милләт дип тырышканда, безне татар-башкорт дигән милләткә дә бүлгәләргә телиләр. Сезнең фаразлар нинди?

—​ Беренчедән, халык саны алу үзе бер сәясәт. Инде вакыт аз дип әйтергә кирәк. Халык санын арттыруның бер генә чарасы бар — бала туарга тиеш. Минем бер футболка бар иде “Татарларны арттырыйк! Булыша алам” дигән. Мин, әлбәттә, булыша алмыйм. Алдагы сан алу вакытында эшлисе кеше үз эшен эшләп калдырды. Татар саны, миңа калса, артмаячак та, кимемәячәк тә. Бер үзгәреш тә булмаячак.

—​ Бүлгәләүләр булса да үзгәреш булмас дисезме?

— Узган исәп алуда безнең кылны тартып карадылар инде, ләкин ул үтмәде. Дәүләте булмаган милләт аерым була аламы соң ул? Без бит дәүләт. Себер татарының дәүләте юк. Керәшеннең дәүләте юк. Мишәрләр үзләре 7-8-9-15 төрле. Чистай мишәре бер төрле, Сергач мишәре үзенчә. Кирәк кешегә бик уңай күрсәткеч. Аның бит, беләсез, кануны бер генә: милләтне бутап торыр өчен “бүлгәлә дә хакимлек ит”. Шуңа да каршы тора алмасак, балык кебек кармакка капсак, безне ничек дип атасаң да була. Үз милләтең, үз телеңне дә яклый алмагач, нинди милләт инде ул.

—​ “Әлдермештән Әлмәндәр”не яңадан халыкка кайтарасыз, аның авторы Туфан абый Миңнуллин һәрвакыт үз сүзен әйтә торган татар депутатларының берсе иде. Ә хәзер яңа депутатлар сайлау җитә, исемлекләрдә сез юк. Нигә?

— Миңа бу турыда сорау бирделәр инде, мин җавап бирдем.

—​ Әле дә халык сорый, депутат булуыгызны телиләр.

— Халык… Кем ул халык?

—​ Мәсәлән сезнең тамашачылар, быелгы 31нче сезонга килгән кешеләр.

— Ул тамашачы, халык түгел. Без күп вакытта халык дип котылабыз. Халыкка кирәк… Кем ул? Министр — бер кеше, мин аның кем икәнен беләм. Халык исеменнән сораучы, халык исеменнән сөйләүче шулай ук гади бер кеше бит инде ул. Минем капка төбемә килеп, бер кешенең дә, “Без — халык, без килдек, ник сез депутат түгел?”, дип әйткәне юк. Без күп әйберне халыкка ягып калабыз. Менә мин үземнең театрда үзем министр, үзем халык… Үзем шунда мулла, вәгазьне үзем сөйлим, мин шунда ук депутат. Мин үз театрымда үз артистларым, шәкертләрем өчен җавап бирәм. Мин аңа җаваплы. Һәр кеше нәрсә генә эшләсә дә, үзенә тиешлесен эшләргә тиеш. Кеше үзенә тиешлесен эшләсә, бар да тәртиптә булачак. Башка җавап юк. Ә халык дигәннән, чыга да бер кеше, “халык исеменнән” ди. Син әйт, шушы Хәсән, шушы Мәхмүт, шушы Лотфулла исеменнән әйтәм, диген. Халык дип — ул жаваплылыктан җиңел котылыр өчен әйтелә.

Шәкертләрем дигәннән, борчулы хәл, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында быел бездә беренче тапкыр Фәрит Бикчәнтәевтә дә, миндә дә студентлар җыелмый, набор юк. Уздырып җибәрәбез, бюджет каралмаган, ректор борчыла.

—​ Бүген сезнең концертларга кешеләр күпләп йөри, татар эстрадасы да күпме сүгелсә дә үзен тәэмин итә. Ә 20 елдан соң татар эстрадасын ничек күз аллыйсыз?

—​ Татар эстрадасын инде без, русча әйтмешли, “испоганили как могли”. Киләчәктә тагы да начаррак булачак. Татарча сөйләшә алмаган татар баласы ничек татарча җырласын инде. Егерме ел түгел, ике елдан соң нәрсә буласын белмибез. Дөнья шулчаклы тиз үзгәрә.

—​ Җырчыларның графигы бер-ике ел алдан төзелә. Сез кимендә бер ел алдан фаразлый аласыз. Сезнең анда юбилей тамашалары да куелгандыр әле…

— Юбилей юк. Аны бик үткәрәсе килми. Әле уйлыйбыз, иҗатташ дуслар зурлап үткәрик диләр. Һәркем үз тормышында үзгәреш көтә. Томыш та үзгәрә, сәясәт тә үзгәрә, ил дә үзгәрә, кеше үзе дә үзгәрә. Мин дә үзгәрәм. Чөнки минем дә, мәсәлән, 60ка якыная башлаганны бик сизәсе килми. Барыбер сизелә, күбрәк оныклар белән йөрисе килә.​

—​ Сезгә алар бабай диләрме, дәү әти диләрме?

— Мине… Дәүка. Кемдер инде ул Дәүка. Урысчарактыр инде… Дәү әти, Дәүка…

— Сез үземнең принциплар бар, шулар белән яшим дигән идегез. Бер-икесен әйтеп китә алмассызмы?

— Кешенеке кирәкми, үземнекен бирмим. Беренче принцип. Бервакытта да кешенекен санамыйм, кеше кесәсе миңа кирәкми. Принциплар бер-ике генә булалмый инде, гомумән… Мин ничек телим, шулай яшим. Миңа акыл өйрәтергә соң инде. Мин бераз кызурак кеше.

—​ Ә ул кайдан килә, сез яшьтән ук шундый идегезме?

— Мин кызу, ләкин үземнең гаебемне таный беләм. Кызып китеп, нәрсәдер эшләп ташласам, соңыннан гафу үтенәм. Тәкәбберлек миндә юк. Мине күп кеше яратмый. Әйтәләр бит, дөресен әйткән туганына ярамаган, дип. Бик каты күңелне кырып торган әйберләрне әйтәм. Авыр булса да, начар булса да, мин үземнең әйткән сүземә хуҗа. Һәм аның өчен җавап бирергә әзер.

—​ Милли мәсьәләләрә дә, татар теле буенча сез принципиальме? Сезнең фикерне үзгәртә алалармы?

— Ничек инде принципиаль булмаска. Минем үзе телем бар, мин шушы телдә сөйләшәм, шушы телдә җырлап, дөнья алып барам, шушы тел аша дөньяга чыктым. Минем башка милләттә эшем юк, мин башка милләткә кысылмыйм, каршы да килмим. Татар теленә, татар милләтенә каршы килгән кеше — минем беренче дошман.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись Салават сөйли: 31нче сезон, беренче дошман, оныклар, эстраданы “испоганали” [өр-яңа интервью] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..