Архивы \ - Tatar Today - татар яңалыклары.

Чаллыда әнисе югалган улын эзли. Бер атнага якын хәбәре юк
Чаллы шәһәренең 37 нче комплексында яшәүче Илья Матросовның язмышы турында әлегә кадәр берни дә билгеле түгел. Полиция бүлегенә 22 яшьлек егетнең әнисе мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, 1 февральдә улы 7 нче комплекстагы дуслары янына чыгып киткән. Үзе белән ул фатир ачкычын, хәрби билетын, сим-картасы булмаган кәрәзле телефон алган.

Югары буйлы егет, кара парка курткадан булган, дип яза “Челнинские известия”.

Бу кешенең кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның барысын да шәһәр Эчке Эшләр идарәсенең дежур бүлегенә 02, 8 965 628 61 71 яки 803 318 18 64 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Запись Чаллыда әнисе югалган улын эзли. Бер атнага якын хәбәре юк впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сеңлесе Галия Хәния Фәрхинең үләр алдыннан соңгы мизгелләрен искә төшерә
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә ханымның кызы Галия – коеп куйган Хәния! Ул үзе дә бу хакта гел әйткән, шуңа микән, Галияне икенче төрле ярату белән яраткан апасы. 7 сыйныфта укучы Галия Ибәтуллинаның хыялы – Хәния Фәрхинең юлын дәвам итү. Аңа сәхнәгә чыгу ошый, сәнгатьле сөйләргә ярата. Ул апасының хыяллары һәм соңгы көннәре турында Интертатка сөйләде.

– Шигырьләр сөйләргә яратам. Аларны Хәния апага багышлыйм. Әле күптән түгел, Әнгам Атнабаевның “Талантларның язмышлары авыр” дигән шигырен сөйләдем бер бәйгедә. Аның күлмәген кидем, – ди ул. Галия Хәния апасын бик яраткан, серләре дә уртак булган.

– Хәния апа кебек кеше башка юктыр. Ул минем яраткан апам, серләребез уртак иде. Аның миңа гына сөйләгән сүзләре бар, минем серләремне ул үзе белән алып китте. Хәния апа Тәтешлегә кайтса, мин гел аның белән булдым. “Син минем киләчәгем, миңа охшагансың. Иягеңдәге чокырлар да минеке бит синең” ди иде. Мине артист итәргә теләде, ди – Галия Ибәтуллина.

Галия – Хәния Фәрхинең соңгы көннәре, соңгы мизгелләрендә аның янында булган кеше.

– Ул тетрәндергеч 27 июльне мин бүгенгедәй, ачык хәтерлим. Мин, әни, ун яшьлек сеңлем Гүзәл, Хәния апа – барыбыз бер машинада Казанга барырга чыктык.

Хәния апа Тәтешлегә 13 июльдә кайтты. Без аны поезддан каршы алдык. Ул әнә шул зәңгәр күлмәге белән кайтты. Әле әнигә дә: “Зәңгәр күлмәкле кызны кем каршы ала?” дип “смс” язды.

Соңгы тапкыр киеп кайткан күлмәге (сулда)

Нидер сизенгән кебек, ул көннәрне без бергә үткәрдек, мин аннан калмадым, авылда икәү йөрдек, җиләк җыйдык. Ялының соңгы дүрт көнендә бездә торды. Әмма иртәгә үләсе дигән көнне исә, кинәт кенә җыенды да, әнисенә китте. “Соңгы көнне әнием янында куныйм әле” диде.

Билгеле, ул “соңгы көн” дигәндә, авылдан китүне күз алдында тоткандыр. Әмма бу аның ничектер, чыннан да соңгы төне икәнен күңеле сизүгә ишарә кебек.

– Кан басымы күтәрелә иде Хәния апаның. Үзен генә юлга чыгарырга курыктык. Шуңа без дә, форсаттан файдаланып, Казанны күреп кайтырга булдык. Хәния апа бик сөенде инде аңа.

Ул көнне иртәнге 8дә безгә шалтыратты ул. “Торыгыз инде, әйдә, Фидаил кайтырга чыккан, мунча ягыгыз” диде. Күп тә үтмәде, безгә менде. Ул бит утырып торуны, ял итүне белми. Миңа әйтә: “Кыярларыгыз үскән, бар, җыеп кер, әниең дә китсә, әрәм булырлар, тозлап калдырам” диде. Соңгы көнне ул тозлаган кыярларны әле дә ашыйбыз. Әтигә дип, әллә ничә төрле ризык пешереп калдырырга да өлгерде. Картасыннан акча алгач, сеңлемә дә, миңа да акча таратырга тотынды. Казанга бергә китәбез бит инде, нигә акча бирә? Соңгы бирүем дип сизгәндер инде, – ди Галия.

“Татар-информ” хәбәрчесенә Галия Хәния Фәрхинең соңгы сәгате, соңгы мизгелләре турында да сөйләде.

– Зур әнәй бездә иде. Казанга киткәндә, аны үз өенә төшереп куйдык. Хәния апа өйгә кереп тормады, “хәлем бетә” диде. Ишегалдыннан гына әйләнеп чыкты. Тәтешлене чыкканчы, “заправка”га кердек. Хәния апа шоферына әйтә: “Арттан җил өрә бит, кондиционерны яп, тавыш бетә” ди. Шоферы машинадан төшеп, кассага китте. “Бу малай япмаган бит моны” дип, Хәния апа кондиционерны үзе ябып куйды. Шулай көлешеп китеп бардык.

Тәтешлене чыктык кына, Хәния апаның башы төшеп китте, көзән җыера башлады. Ни эшләргә дә белмибез. Мин ашыгыч ярдәмгә шалтыраттым. Хәния апа уянмый да уянмый. Әтигә хәбәр иттек, ул хастаханәгә шалтыратып, носилкалар әзерләп торырга кушты. Кире борылып, хастаханәгә барганда, мәчеткә җиткәч, Хәния апа уянып китте. “Мендәрне бирегез әле, мин Казаныма йоклап кына кайтам”, – диде.

Үзәккә җиткәндә, ашыгыч ярдәм машинасы каршы очрады. Без барганда, хастаханәдә носилкадар белән көтеп торалар иде инде. Хәния апа үз аягы белән машинадан чыкты, күзлеген, аяк киемен салды, сумкасын куйды да носилкага үзе менеп ятты. Лифттан алып кереп киттеләр. Бер сәгать тирәсе маташтылар бугай. Үзенең дарулары әнисендә калдымы икән дип, анда төшеп мендек. Сәгать туктаган кебек булды ул вакытта. Соңгы минутларында бергә булгач, әле дә күз алдында, йөрәктә тора. Казанга дип, сөенеп китеп барыш иде бит. Без дә, үзе дә сизми калды бугай үлемен”, – ди Галия

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

Фото: Расих Фәсхетдинов

intertat.tatar

Запись Сеңлесе Галия Хәния Фәрхинең үләр алдыннан соңгы мизгелләрен искә төшерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бәрәңге утыртырга ярамаячак
“Россельхознадзор” идарәсе башлыгы Андрей Лушников карары буенча, “икенче икмәк”не махсус кибеттән сатып алмыйча, үз базыңнан алып утыртсаң, 500 сум күләмендә штраф салынырга мөмкин, дип яза Лента.ру сайты.

Шулай итеп, Русия халкы бәрәңге орлыгын махсус кибеттән сатып алып утыртырга тиеш була. Бу  уңайдан Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр дә кертелгән.

Үз запасларыңны файдаланганыңны берәрсе күреп, тиешле урынга хәбәр итсә, штраф түләргә яисә уңышыңны җыеп алып, чүплеккә ташларга әзер тор дигән сүз.

Фото: pixabay.com

Запись Бәрәңге утыртырга ярамаячак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әгерҗе хакимиятендә райондагы куркыныч хәлне шәрехлиләр [фото, видео]
Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетында шәһәрдә бар да тыныч дип ышандырдылар. Бу хакта Татар-информ яза.

“Әгерҗедә эвакуацияләү үткәрелми. Барлык хезмәтләр дә штат режимында эшли”, – дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Рафаэль Ниязов. “Шәһәрдә шартлаулар ишетелә, әмма төтен юк – җил икенче якка исә. Биредә яшәүчеләргә куркыныч янамый. Ата-аналар балаларын бакчалардан һәм мәктәпләрдән алды. Шәһәрдән китәргә карар итүчеләр дә бар. Бу аларның шәхси эше. Пугачево авылындагы вазгыятьне Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров шәхси контролендә тота”, – дип ышандырды Рафаэль Ниязов.

Алдан “Татар-информ” Удмуртиядә Пугачево авылында элеккеге хәрби складлар территориясендә сугыш кирәк-яраклары шартлавы турында хәбәр иткән иде. Кара төтен күкне биләп алган һәм шартлау тавышлары ачык ишетелә.

Пугачевода яшәүчеләрне эвакуацияләү башлануы турында хәбәр ителә. Удмуртия хезмәттәшләренә Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 101нче янгын сүндерү-коткару частеның янгын сүндерү бүлекчәсе ярдәмгә килгән. Хәзергә Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга янгын сүндерү пунктлары әзерлектә тора.

Запись Әгерҗе хакимиятендә райондагы куркыныч хәлне шәрехлиләр [фото, видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..