Архивы 8 март - Tatar Today - татар яңалыклары.

Илгәрәй 8 мартка хатынына зур бүләк ясаган!
Илгәрәй яраткан тормыш иптәшенең күптәнге хыялын тормышка ашырган. Җырчының хатынын без дә котлыйбыз!

Күптәнге хыялың тормышка ашты, дигән җырчы.

“Күптәнге хыялың тормышка ашты, хәзер курыкмыйча рульгә утырасы гына калды! Бәйрәмең белән җаным!

Шулай ук барлык гүзәл затларны, язның беренче бәйрәме, 8 нче март белән тәбрик итәм! Бәйрәм белән сезне!” дип язган ул.

Чыганак: "Шәһри Казан"

Запись Илгәрәй 8 мартка хатынына зур бүләк ясаган! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рүзилә Сафина: “Күбрәк әнигә игътибар бирәсе калган икән…” [видео]
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан танылган татар хатыннарына “18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итткәннәр. “Акчарлак” нәшрият йорты мөдире Рүзилә Сафина әнисе һәм хыялларга мөнәсәбәтле бу сорауга җавап бирде.

“Яшь чагыма мин шундый киңәш бирер идем: ашыкмаска. Чөнки сиңа язган һәрчак сиңа була. Аллаһ Тәгалә тарафыннан сиңа язылган икән, ул, әлбәттә, синеке була. Шулай ук күбрәк әнигә игътибар бирәсе калган икән… Рүзилә, бүгенге көндә синең ике хыялың бар. Берсе – сәхнә, ә икенчесе – журналистика. Шуңа күрә сәхнә кирәк яшь чакта, шуңа син бар сәхнәгә. Беренче хыялыңны тормышка ашыр. Ә икенче хыялыңны өлкәнәйгәч тә, тәҗрибә туплап, белем җыеп, тормышка ашырыр идең. Хыялың өчен көн саен әкрен генә алга атлап барсаң, барыбер теләгәнеңә ирешәчәксең. Хыялсыз кеше – канатсыз кош дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер” дип җавап бирде Рүзилә Сафина.

Запись Рүзилә Сафина: “Күбрәк әнигә игътибар бирәсе калган икән…” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фирдүс Тямаев, Зөлфәт Зиннуров 8 мартка нинди бүләкләр әзерләгәннәр?
Язның иң матур бәйрәмнәренең берсе – Халык-ара хатын-кызлар бәйрәме якынлашып килә. 8 март уңаеннан ир-егетләр якыннарына нинди бүләкләр сайлыйлар икән?

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган җырчысы:

– Башта иң матур чәчәк гөлләмәсен сайлыйм. Артык романтик түгел мин. Әмма вакыт булганда, шәмнәр дә кабызып куям. Аллаһы Тәгалә миңа бик акыллы, тыйнак, кешелекле хатын бүләк итте. Аны яратмау мөмкин түгел. Ул һәр яктан да килгән. Акчаның да кадерен белә. Беркайчан да масаймый, әллә кем булыр йөрми. Мин аны шуңа да бик хөрмәт итәм. Үзе ни тели, бар әйберне алып торабыз. Резедадан берни кызганмыйм. Әмма ул күбрәк гаиләне кайгырта. Үлеп-бетеп, урын-җир комплектлары җыя. Андый кибеткә керсәк, алып чыгып китеп булмый. Иң мөһиме – исән-сау булсын.

Зөлфәт Зиннуров, журналист:

– Әле бүләк хакында уйламаган да. Әмма көне җиткәнче алып куясы булыр инде. Мин – практик кеше. Бүләк кирәкле, файдалы булсын. Бизәнү әйберләре алырга яратмыйм. Хатынымны да, кызларымны да сөендерергә исәп. Әле бәйрәмдә эшлим дә. Әнием, сеңлем, хатынымның әнисе дә бар бит әле. Аларны да котларга җыенам. Барысын бергә кунакка чакырырга дип тә уйлап торам әле.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Фирдүс Тямаев, Зөлфәт Зиннуров 8 мартка нинди бүләкләр әзерләгәннәр? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Раушания Юкачева югалту ачысын ничек кичерә, 8 март бәйрәмен ник “ясалма” ди [интервью]
Раушания Юкачева. Бу исемне ишеткәч, күз алдыгызга кояш кебек балкып торган актриса килеп баса торгандыр. Тормышын, иҗатын күзәтеп баручылар исә аның хакында көчле рухлы, энергияле, ярдәмчел дип тә әйтер. Рух дигәнең ничек ныгый? Пәрдә артында ни хәлләр бар? Гомумән, театр дөньясы хатын-кыз актриса күзлегеннән нинди?

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева белән әнә шулар хакында сөйләштек. Әңгәмәнең күркәм сәбәбе дә бар – 23 мартта актриса “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле белән 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

– Раушания ханым, хатын-кызга, нинди генә һөнәр иясе булса да, уңышка ирешү җи­ңел түгелдер дип уйлыйм.

– Җиңел түгел, әмма хатын-кыз барын да булдыра. Ир-ат, мәсәлән, максатына туры гына бара, хатын-кызның уңыш юлы тармаклы. Аңа җитмешкә бүленергә, туры юлыннан тайпылып, төрле тармакларга кереп чыгарга туры килә. Юлың озынрак булган саен, мәшәкате күбәя, әмма тормышның тәме арта гына.

– Үзегезгә театр дөньясына кереп китү авыр булдымы?

– Авыр дип әйтмим, әмма борма юллар аша килдем. Язмыш ничек куша бит… Өстәвенә без – әти-әни сүзеннән чыкмый торган авыл балалары. Мин дә, сүз тыңлап, элемтәчеләр техникумына укырга кердем. Анда ике ел укыганнан соң, йөрәккә операция ясатырга туры килде. Шуннан соң бер ел укырга ярамады. Өйдә тик ятасы килмичә, юри генә театр училищесына имтихан бирергә бардым. Ул сентябрь аенда оештырылган өс­тәмә имтихан иде. 37 кешедән бишебезне сайлап алдылар. Театр училищесын 22 кеше тәмамладык. Бу төркемнән сез Мәскәүдә яшәүче артист Роза Хәйруллинаны, драматург Рәдиф Сәгъдине, режиссер Нурания Җамалины беләсез. Кай­берләребез исә училищедан соң башка һөнәр сайлады. Чөнки артист булган хатын-кызга көч кенә түгел, бик күп очрак­лык­ларның да ярдәм итүе кирәк. Ярый ла минем ирем театр тормышын аңлый, сәхнә кануннарын, кайчак тәү­лекләр буе эшләргә кирәклеген белә. Бу һөнәрне белмәгән ир-ат хатынын тәүлек буе эшләргә җи­бәрәме соң? Чөнки хатын-кызның иң беренче вазифасы – гаиләсен, балаларын кайгырту. Шуңа күрә театр дөньясында ялгыз хатыннар күбрәк. Ире – театр артисты, хатыны башка һөнәр иясе булган парларның гаиләсе нык булырга мөмкин әле. Әлеге дә баягы хатын-кызның мондый вәзгыятьләрне аңлау дәрәҗәсе зуррак.

– Шулай итеп, хисле, еш кына куш йөрәкле булырга туры килә торган һөнәр сайлагансыз…

– Әлбәттә, сәхнәдә йөрәгеңә бәргән вакыйга гына табигый, ихлас килеп чыга. Бәлки, бу – яз­мы­шыңа аваздаш хәлдер, ә бәлки, сиңа бөтенләй ят күренештер. Алай булса, күзәтәсең, образыңны тулы канлы иткәнчегә кадәр эзлә­нәсең. Аллага шөкер, рольләрем күп һәм төрле булды. Бала-чагадан башлап, төрле кичерешләрне башкарырга туры килде… Сезнең сорау Шәмсекамәремне искә тө­шерде. Мин бит аны башта уйный алмый аптырый идем. Хәзер булса, бәлкем, башка төрле дә эшләгән булыр идем. Әле күптән түгел генә сеңлемнең 20 яшьлек кызы юл казасында һәлак булды. Бу – безнең барыбыз өчен дә бик авыр хәсрәт. Үз кызымдай якын иде ул миңа. Шәмсекамәрнең дә күз алдында баласын суга төртеп төшерәләр. Репетиция вакытында тыным кысылып, буылып идәнгә егыла идем. Режиссер Празат Исәнбәт, нигә син шулай кабул итәсең, дип сүгә иде. Бердәнбер кызым күз алдына килә, ул бата төсле тоела, ниш­ләтәсең. Празат абый, алайса, син – начар артистка, дип әйтә, бу вакыйга эчендә яшәр­гә, шул ук вакытта үзеңне читтән карап, бо­ларның чын түгеллеген аңларга тиеш, ди иде.

– Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчән­тәев. Бу режиссерларның һәр­кайсы – үзе бер чор. Алардан нәрсәләр алып калдыгыз? Сщ­лимҗановтан Бикчәнтәев чорына күчү авыр булдымы?

– Үзгәрешләрне табигый кабул иттем. Празат абыйда укыдым, Марсель абый белән башыннан ахырына кадәр бик күп эшләдем. Фәрит белән исә без – дуслар, без – бер чор балалары.

Празат абый Исәнбәткә “Бә­хетсез егет” спектаклендә уйнатканы өчен рәхмәтем зур. Галиәсгар Камал әсәрләре театрда сирәк куела. Шуңа күрә андый спек­такль­ләргә эләгеп каласың икән, ул – бик зур бәхет. Аның теле, сөйләм алымы, җөмләсенең аһәңе, моңы башка. Татар теленең байлыгын күр­сәтер ­­өчен мин Галиәсгар Камал әсәрләрен дәреслекләргә кертер идем. Празат абый “Таһир – Зөһ­рә”дә Зөһрә роленә билгеләп тә үсендерде. Гомумән, ул безнең буынны классикада тәрбияләде.

Марсель Сәлимҗанов – иң авыр чорда театрны саклап калган шәхес. Туксанынчы елларда без бер сезонга 7-8 премьера чыгара идек. Әгәр ай саен премьера булып тормаса, халыкны театрга китерү бик авыр иде. Ул вакытта бюджет оешмаларында акча юк, талонга яшәгән чор. Марсель абый спектакль артыннан спектакль чыгарды. Шуның белән театрны, драматургияне алып калды. Яңа әсәрләр туды, драматург буларак Зөлфәт Хә­ким, Мансур Гыйләҗев ачылды. Үзара сөй­ләшеп, шаярышып утырганда “Ка­зан егетләре” туды һәм сәх­нәгә менде. Анда бит рольләре дә артистларга карап язылды. Әйтик, Раушаниядән чыгып Фир­дәвесне, Розадан – Асияне, Лю­циядән – Хәбибәне, Венерадан Фәүзияне язды. Егетләрне дә шулай, артистларны күзаллап язды Мансур. Аннары Зөлфәт Хәким­нең Марсель абый заказы белән язылган “Кишер басуы” һәм башка әсәрләре куелды. Марсель абый Ркаил Зәйдулла белән дә эшли башлаган, бик матур тандем барлыкка килгән иде дә бит. Марсель абыйның гомере кыска булды. Аларның “Саташкан сандугач” спектакле ул чорны шул­кадәр тәңгәл чагылдыра иде. Мин анда җитәкчене уйнадым.

Фәрит – әйткәнемчә, яшьтәш. Бергә укмашып яшәгәнгә, без чорлар алмашуын сизмәдек тә. Артистка исә яңалык кызык, ул аны гомер буе көтә. Беләсеңме, минем уйналмаган бер ролем калган икән әле. Шәп кенә бер әбине уйныйсым килә.

– Әби роле проблема түгел­дер инде ул?

– Проблема шул менә. Бүген иң зур проблема – әби роле. Әби генә түгел, хатын-кызга атап язылган пьесалар да юк. Син, карьера тө­зергә мөмкинлек бармы, дип со­рыйсың. Ә бит драматург башлыча ир кеше вакыйгасын яза. Хатын-кыз анда ир образын тулыландыручы булып бара. “Әни килде” ди­сең. Анда да бит әни түгел, балалары ачыла. Анда ничә малай, ничә төрле кызыклы язмыш. Ә бармы шунда кызыклы хатын-кыз роле? Шул ук квартирант апа, шәф­кать туташы, килен­нәре – аларның бит язмышлары ачылмый. Хәтта Үзбәкстаннан кайткан Гөлчирәнең дә язмышы юк, иренең язмышы бәян ителә. “Татар хатыны ниләр күрми”не мисалга алыр идең, анда бичара хатын үлә дә, барыбер вакыйгалар иргә кайтып кала. Хатын-кыз образы Островский, Чехов әсәр­лә­рендә бар. Алар исә бездә дис­тәләгән еллар куелмый. Ә бит тамашачы да, үзебез дә, тән­кыйть­челәр дә роль аша фикер йөртә. Бүгенге драматург исә 30–40 яшьлек ирләрне, димәк, үзен чагылдыра.

– Димәк, хатын-кыз драматурглар юк.

– Андый драматург булса да, хатын-кыз проблемасын ача аламы әле ул, юкмы. Чөнки хатын-кыз һәрвакыт үзен икенче планда күрә.

– Тормышта да шулай: сез дә иң элек ирегез Николай Юкачевны кайгырткансыздыр.

– Әлбәттә, шулай. Хезмәт хакларын күтәрү турында сүз булса да, артист хатыннар иң элек ирләрен кайгырта. Мин дә шулай идем. Гәр­чә ул чакта уйнала торган роль­лә­рем иремнекенә караганда күбрәк булса да. Миңа Коля ышыгында яшәү кирәк иде. Ирем өчен күбрәк көрәштем һәм, исән булса, кө­рәшәчәк идем әле… Бөтен кеше дә көрәшче түгел. Мин шундый. Әмма беркайчан да үзем өчен сорамыйм, кеше өчен таулар күчерә алам.

– Ирегез белән партнер булган рольләр күп идеме?

– Бергә бик аз уйнап калдык. “Бәхетсез егет” һәм Әфган сугышына эләккән татар егетләре турында язылган “Зөлфия”дә (авторы – Кашшаф Әмиров) уйнадык. Аннан ул олыгаеп китте һәм комик роль­ләргә күчте. Миңа һаман да бала-чага, героиня рольләрен бирәләр иде. Героиня… Аннан да бушрак роль юк инде. Миңа язмышлы рольләр кызыграк.

– Бер-берегезгә рольләрне аңларга ярдәм итә идегезме?

– Николай – урыс милләтеннән. Аңа беренче мәлләрдә авыррак иде. Бигрәк тә Галиәсгар Камал әсәрләре катлаулы булды. Әмма тырышлыгы белән телне шулкадәр яхшы үзләштерде, күп кенә татарлардан әйбәтрәк сөйләшә иде. Ә татар театрын сайлавы болайрак: ул укырга кергәндә театр училищесында урыс төркеме булмаган. Аңа, татарча беләсең дип, татар төркемендә укырга тәкъдим ит­кәннәр. Барыбер армиягә китәсең бар, кайткач, кайда укыйсын үзең хәл итәрсең, дигәннәр. Өч ел хез­мәт итеп кайтканнан соң, аңа чынлап та сайлау мөмкинлеге бар иде. Әмма без беренче көнне үк танышып өлгердек һәм бергә укырга булдык. Укып бетерүгә өйлә­неш­тек. Бергә 29 ел яшәп калдык. Быел аның фанилыктан китүенә 10 ел була. Бөтен авырлыкларны кич­кәннән соң рәхәт тормышта, онык­лар сөеп яшәр чак юкса. Үзем өчен түгел, аны рәхәттә яшәтәсем килә. Рәхәттә яши алмыйча китте. Бөтен нәрсә бар, ул гына юк.

– Югалту ачысын күтәрергә нәрсә ярдәм итә?

– Минем таянычым – театрым булды. Ун ел узып бара, кайбер мизгелләр кайтып-кайтып исемә төшә дә, бу ничегрәк булды соң әле, дип уйланам. Димәк, ул мәсьәләләргә мине катнаштырмаганнар, миннән башка хәл ит­кәннәр булып чыга. Бу миңа гына кагылмый, һәммә кешегә кагыла. Хәсрәттән йолкып чыгаручы да шушы театр булды.

– Кызыгыз нинди юнәлеш­тә китте?

– Сәнгатьтән әллә ни ерак китмәде. Ул театрда үскән бала бит инде. Кечкенәдән сәхнәдә уйнады, бию түгәрәгенә йөрде. Аның өчен башка дөнья юк та. Шуңа күрә Мәдәният институтында менед­жер-икътисадчы һөнәрен үз­ләш­терде. Реклама – үзе бер сәнгать. Кызым да ире белән укыганда танышты һәм укып бе­тер­гәннән соң өйләнеш­теләр. Аның ире – элемтә компа­ниясенең төбәк бүлеге директоры. Һөнәре буенча бер урында гына яшәмиләр. Элег­рәк Ерак Көнчы­гышта яшәсәләр, хәзер көньяк­ка күченделәр. Кыс­касы, алар­ның да тормышы тәгәрмәч өстендә үтә. Ике оныгым бар. Алар да сәхнәдә үсә. Беренче сыйныфта укучы оныгым шәһәр буенча нәфис сүз бәйгесендә беренче урын алды. Минем өчен бик сөенечле хәбәр инде бу.

– Әби ролендә уйныйсым килә, дидегез. Сезнең энергия әби роленә бик туры килеп бетми дә кебек.

– Рәхәтләнеп көлдердең. Мин­дәге көчне чыгарып бетерерлек роль­ләр булмады, ахрысы. Шуңа күрә мин гомер буе ике эштә эшләдем. Моңа карап гаиләм, балам беркайчан да беренче урында булудан туктамады. 1989 елда “Балачак” студиясе ачылды, аны җи­тәк­ләдем. Шамил абый Закиров директор булганда урынбасары булып эшләдем. Шәһәр филармониясе директоры булдым. Ирем авырый башлагач, аннан гариза язып киттем. Гомумән, бервакытта да урынга ябышып ятмадым. Юкка гариза язасың, моннан китсәң, кемгә кирәк син, дип әйтүчеләр дә була иде. Ләкин бервакытта та озак эшсез утырмадым, икенче берәү ча­кырып ала иде. Иремне югалтуны бик авыр кичердем. Бу яктан Шамил абый – бик сизгер кеше. Чакырып алды да, өйдә елап утырудан мәгънә юк, әйдә эшкә тотын, дип үгетләде. Шулай итеп, Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары булып эшлә­дем. Анда биш ел эшләгәннән соң, сайлаулар үткәч, үзем өчен яшәргә кирәк дип, берлектән киттем. Шул арада институтта югары белем алырга да өлгердем.

– 8 Март – Хатын-кызлар бәйрәме. Сез бу бәй­рәмне кабул итәсезме?

– Бүген, менә хәзер яшәргә, үз-үзең, әйләнә-тирәң белән ихлас булырга кирәк. Гомерне ясалма әй­бер­ләргә, ялтыравыкка сарыф итәр­гә ярамый. Бу бәйрәм дә ясалма. Туган көн үткәрүләрне дә бик кабул итеп бетермим. Менә бу юбилей кичәсен дә үткәрүдән алдан баш тарткан идем. Фәрит Бикчән­тәев, Илфир Якупов, ул бит театрга кирәк, дигәч, күндем. Бу сөйләшү булганда гаиләнең кайгылы мәле иде. Шуңа күрә төрле спектакль­ләрдән өзекләр, уен-көлке белән түгел, 60 яшьлегемне тулы спектакль белән билгеләргә булдык. Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Ак калфагым төшердем кулдан” – милләтнең бүгенге ха­ләтенә җавап ул. Минем ролем – телевидение алып баручысы Клара Измайлова – билгеле, аһ иткән роль түгел. Әмма спектакльнең фикере бик зур. Ул бит аеры-чаеры йөргән халәтебез­не, тотрыксызлыгыбызны, укмашуга сәләт­сезле­гебезне күрсәтә. Та­машачы аннан фикер алып, уйланып китәр дип ышанам. Миңа шунысы кыйммәт.

(Гөлинә Гыймадова/“Ватаным Татарстан”, /№ 34, 08.03.2019/)

Запись Раушания Юкачева югалту ачысын ничек кичерә, 8 март бәйрәмен ник “ясалма” ди [интервью] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зөлфәт Зиннуров: “Бу бүләкнең бер файдасы юк”
Superjob порталы уздырган тикшерү нәтиҗәләренә ышансаң, хатын-кызлар бәйрәменә бүләк алу өчен, һәр ир-ат 2800 сум чамасы акча тотарга җыена. Чәчәккә 2200 сум сарыф ителәчәк. Ир-атларның күбесе гүзәл затларны котларга җыена, әлбәттә. Ә менә 26 проценты моны эшләмәячәк икән.

Cүз уңаеннан, илдәге ир-атлар, хатын-кызларга бәйрәмгә бүләк алырга, дип 250 мең микрокредит рәсмиләштерә. Бу – ике миллиард сум чамасы акча дигән сүз. Ә Уфадагы ЮХИДИ инспекторлары исә бәйрәм көннәрендә хатын-кызлар рульгә утырып юлга чыкмас дип өметләнә. “Бу хакта һәр ир-ат хыяллана”, – дигән алар. Хатын-кызга нинди бүләк кирәк?

Ләйлә Дәүләтова, шагыйрә:

– Хатын-кызлар бәйрәмдә руль­гә утырмасыннар дигәннәре белән бик килешеп бетмим. Юлдагы иминлек ир һәм хатынга карамый. Һәр­беребезгә исән-сау йө­рергә язсын. Бәйрәмнәр ди­гәндә, мин мө­гаен, күңелем белән әле дә сабый бала булып калганмындыр. Һәр туган көннән ниндидер могҗиза, матур сүз көтәм. Әлбәттә, кемнәндер игътибар булу сөен­дерә. Ә мин күбрәк үзем кешеләрне сөен­де­рергә яратам. Әниемне, кызымны, туганнарымны, дусларымны котлармын дип торам. Чәчәк, бүләк өләшү генә түгел, иң мөһиме: матур сүз­ләреңне, яратуыңны кыз­ганмас­ка кирәк.

Рузилә Галләмова, “Гыйлем” китап нәшрияты директоры:

– Хатын-кызлар рульдә саграк йөри, гаиләсен уйлый, дигән караш яши. Ирләр ара­сында хатын-кыз йөртү­че­ләр­не граната тоткан маймылга тиңләү­челәр дә аз түгел. Ир­ләр­нең дә юлда тиз кызып китү­чәннәре бар. Йөртә белмәү – бәхәсле мәсь­әлә. 8 Март көнне исә асыл затлар өйдә ял итсә дә ярый. Уфадагы ЮХИДИ хез­мәт­кәрләренең бәй­рәм көнне нәфис затларны туктатасы кил­мәве генәдер бу. Быел гаиләдә бик күп бәйрәмнәр үткәрдек, бик күп чәчәкләр бүләк ителде. Аларны чыгарып ату кызганыч миңа. Акчаны исраф итү дип саныйм. Шуңа күрә гөл бүләк итсәләр, яхшырак. Бәйрәмгә бернинди бүләк тә көтмим. Энә дә – бүләк, дөя дә. Гаиләмдәге тыныч тормышка да ризамын. Әмма шул ук вакытта бирмәсәләр дә, күңелле булмас иде. Иремнең игътибарын тоеп яшим. Бәй­рәм­гә карамыйча бүләк итә ул. Кредитка кыйммәтле бүләк алуны бөтенләй аңламыйм.

Равил Халиев, Кукмара районы үзәк хастаханәсе баш табибы:

– Эштәге гүзәл затларга чәчәк бүләк иттек. Бүләк алганда һәр­кем акчаны үзенең хәленә күрә туз­дырадыр. Хатын-кыз яхшы сүзгә, игътибарга да эреп китә ул. Юктан да күңеле була, юктан да хәтере кала, дигән сүзләр дә аларга атап әйтелгән кебек. Алар күп эшли, бик активлар, аларны сакларга кирәк. Дөрес, хатын-кыз­лар ирләргә караганда, болай да ун ел озаграк яши. Тагын да күб­рәк яшәсеннәр, ирләрен дә сакласыннар.

Фәния Җәләлиева, Казандагы “Гадел” мәчете мөгаллимәсе:

– Бу көннәрдә өсте өстенә бәйрәм әле, үземнең дә – юбилей көннәрем. Шул яшькә килеп җит­тем дип куанам. Аллаһы Тә­галәгә шөкрана кылам. Рәгаиб кичәсенә олы Коръән мәҗлесе әзерлибез. Пәйгамбәребезнең әти-әнисе кавышкан көн бит инде. Без дә менә шундый олы бәй­рәм ясыйбыз. Күр­ше-тирә авыллардан имамнарны җыя­быз. Хатын-кыз­ларга теләгем шул: барына риза булсаң, шуны сак­ласаң, бәхетле булыр­сың.

Зөлфәт Зиннуров, “Башваткыч” тапшыруы алып баручысы:

– Минем өйдә кызлар күп бит әле. Бәйрәмнәргә чәчәк бүләк итәргә яратмыйм. Тиз сулалар, бер файдасы юк. Шуңа да күбрәк хатынымның нинди әйбере юк, шуны алам. Кызларым нәрсә кө­тәдер, әлегә белмим. Әмма бәйрәм көнне берсе дә бү­ләксез калмас дип торам.

Равия Мухина, Казан шәһәренең ревматология үзәге мөдире:

– Һәр хатын-кыз бәхетле булсын иде. Иң мөһиме – авырмасыннар. Безнең бүлектә сигез па­лата­ның алтысында хатын-кыз­лар ята. Гүзәл затларыбыз сәла­мәтлеген кайгыртып торсын иде. Ревматологик чирләр кеч­ке­нәдән килә. Сабыйлар киләчәктә авырмасын өчен, бала тугач та, әниләре күкрәк сөтен кызганмасын иде. Авыруларга бирешмәс өчен, физик тәрбия дә, борчу-стрессларга каршы тора бе­лү дә кирәк. Минем өчен, янә­шәмдәге кеше­ләр­нең авырмавы, па­­циентларның шатлыклы йөз­ләрен күрү – иң зур бүләк.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 34, 08.03.2019/)

Запись Зөлфәт Зиннуров: “Бу бүләкнең бер файдасы юк” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хәтерегездә озак саклансын!” – Рөстәм Миңнеханов 8 Март белән котлый
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

“Кадерле ханымнар һәм туташлар!

Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Йөзләрдә елмаюлар балкыткан, чәчәк бәйләмнәренә күмелгән бу бәйрәм һәрчак яз җитүе, табигатьнең кышкы йокыдан уянуы, яңаруы белән бәйләнгән. Хатын-кызлар күпчелекне тәшкил иткән безнең илдә ул һәрвакыт бөтенхалык тантанасы булды һәм шулай булып калачак та.

Шагыйрьләр, язучылар, фикер ияләре төрле чорларда, гүзәл затларныңчибәрлегенә, акылына, сәләтенә, мөлаемлегенә, шәфкатьлелек һәм юмартлыгына соклануларын белдереп, аларны искиткеч матур гыйбарәләр белән бүләкләгән. Ана булу бәхетенә ирешкән хатын-кыз аеруча сөйкемле, иң матур сыйфатларга ия була. Дөньяга китергән әнкәйләргә без гомер буена бурычлы, аларның назы, яратуы тормышта терәк, ышаныч бирә, мәрхәмәтле, гадел гамәлләр кылырга рухландыра.

Бөек башлангычлар гәүдәләнеше булган Ватан-ана –безнең өчен бигрәк тә олылауга лаек образларның берсе. Туган җиргә эчкерсез мәхәббәте, корычтай нык ихтыяр көче риваятьләргә күчкән хатын-кызларның шөһрәтле исемнәре күпмилләтле халкыбыз хәтерендә мәңге яши.

Бөек Ватан сугышы дәһшәтен һәм сугыштан соң илне аякка бастыру кыенлыкларын ир-атлар белән бертигез күтәргән хатын-кыз ветераннарыбыз, аларның каһарманлыгы белән горурланабыз. Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлыйм һәм мондый бәйрәмнәрнең тормышыгызда күбрәк булуын телим. Илебез һәм халкыбыз хакына кылган барлык игелекләрегез өчен без сезгә чиксез рәхмәтле.

Татарстанда яшәүче ханым-туташлар мәдәният, мәгърифәт, фән, спорт һәм бизнестагы югары казанышлары белән сөендерә. Сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызлар аерым хөрмәткә лаек. Алар республиканың җитештерү өлкәсен үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Сезнең һәрберегез, мөхтәрәм хатын-кызлар, җәүһәргә тиң, сез – Татарстанның байлыгы, хәзинәсе.

Сезгә иминлек, тынычлык, якыннарыгызның җан җылысын, кайгыртуын тоеп, бәхетле яшәвегезне телим. Бу бәйрәм сокландыргыч мизгелләре, кабатланмас яңа тәэсирләре белән хәтерегездә озак саклансын!”, – диелгән Рөстәм Миңнехановның котлавында.

Татар-информ

Запись “Хәтерегездә озак саклансын!” – Рөстәм Миңнеханов 8 Март белән котлый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Марат Шәйбәков фикеренчә иң кадерле бүләк нинди?
Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков 8 март көнне ял итәме, бәйрәмне гаиләсенә багышлыймы? Бу хакта һәм, гомумән, әлеге матур бәйрәм белән бәйле истәлекле вакыйгалары турында җырчының үзеннән сораштык.

“Бүген – 7 март кызу көн! Башта ЮХИДИ идарәсендә эшләүче кызларны котладым, аннан соң тагын бер оешмага бардым. Бүген Уфа янында урнашкан бер бистәдә концерт куябыз. Хатыным белән кызыма чәчәк бәйләмнәре бирдем дә концертка чаптым. Иртәгә – 8 мартта да концертым булачак. Ә гадәттә, 8 март көнне мин ял итәм”, дип сүзен башлады Марат.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Марат Шайбаков (@maratshaibak)

Җырчы белән 8 март белән бәйле хәтирәләр турында да сөйләштек. “Иң кадерле бүләк – үз кулларың белән ясаганы. Мәктәптә укыганда, мәрхүмкәем инәйгә открытка бүләк итә идем. Быел аның арабыздан китүенә 3 ел була. Ул үләсе елны авылда Сабан туе оештырдым. Дөрес, мин аны ел да оештырам. Ул елны Сабан туена бик күп дусларым кайтты. Инәй очып кына йөрде, биеде, кунакларны да мул табын белән кунак итте. Ике көннән соң иртән үзен начар хис итте. Ә мунчадан чыккач, “хәлем бетте әле” дип ятты да китеп тә барды. Менә шулай инәйсез калдык”, – дип искә алды җырчы.

Марат Шәйбәков әнисенең үзе кебек үк җырга-моңга гашыйк булуын әйтте. “Минем тәүге концертларымны алгы рәткә утырып карый иде. “Синең өчен борчылып, кулларым калтырый”, – дия иде. Аннан соң инде алай борчылмады, минем өчен күңеле тыныч булды. 8 март җиткән саен балачакта инәйгә бүләк иткән открыткаларым искә төшә. Менә быел ул хәтирәләрне сезнең белән яңарттым”, – диде Марат Шәйбәков.

Билгеле булганча, 14 мартта Казанның “Ленин” Мәдәният йортында Марат Шәйбаковның концерты узачак.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Марат Шайбаков (@maratshaibak)

Запись Марат Шәйбәков фикеренчә иң кадерле бүләк нинди? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..