Архивы АГАТ - Tatar Today - татар яңалыклары.

Әлмәттәге цехта кешеләр тереләй яна [фото]
Янгын сүндерүчеләр Әлмәттәге мебель цехында һәлак булган икенче кеше мәетен тапкан. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Объездная урамында урнашкан бинада янгын турындагы хәбәр бүген көндезге уникенче яртыда 112 номерына килгән. Урынга коткаручылар киткән. Янгынга икенче ранг бирелгән.

Янгын сүндерүчеләр “Агат” сәүдә йортының мебель цехы эчендә ут чыгуын ачыклый. Янгын мәйданы 240 квадрат метр тәшкил итә. 11.52 сәгатьтә янгынга өченче ранг бирелгән.

Әлеге янгында предприятиедә эшләүче бер ир-ат һәлак булганын хәбәр ителде. Соңрак икенче кеше мәете табыла.

12.35 сәгатьтә ачык ут сүндерелгән.

Чыганак һәм фото: Татар-информ

Запись Әлмәттәге цехта кешеләр тереләй яна [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Просто молоко”ның байлыгы шулкадәр күп ахры, Мәскәү йолдызларын чакырып корпоратив үткәрәләр
Яңа ел корпоративлары быел Татарстанда кими, икътисадый кыенлык, банк кризисы моңа тәэсир итә. Әмма “Просто молоко” ширкәте республиканың массмедиа башлыкларын, Би-2 төркемен чакырып купшы корпоратив үткәрә. Азатлык республика башкаласындагы дәүләт идарәләре һәм хосусый оешма-ширкәтләрнең Яңа елны ничек бәйрәм итүен күзәтте. //Azatliq.org//

Татарстан министрлыкларыннан беренче булып Яңа ел корпоративын 22 декабрьдә экология министрлыгы үткәрде. Күп өлешен министрлык түләгән, өчтән берен хезмәткәрләр. Кайда, ничегрәк үтүе, суммалар сер булып калды, матбугат үзәге ул мәгълүматларны бирмәде. Сәламәтлек саклау министрлыгы сүзчесе дә корпоратив турында сорауларны җавапсыз калдырды.

Республикада табигатьне саклауны күзәтүче федераль хезмәт идарәсенең исемен әйтергә теләмәгән вәкиленнән килгән мәгълүматка караганда, идарәнең Яңа ел корпоративы бюджет хисабына ресторанда үтә, хезмәткәрләр акча түләми.

Татмедиа Яңа ел корпоративы үткәрми, хезмәткәрләре “Просто молоко”ның купшы бәйрәмендә генә күңел ача

Татарстанда күпчелек мәгълүмат чаралары белән идарә итүче Татмедиа агентлыгы һәм җәмгыяте исә быел Яңа ел корпоративы үткәрми. Аларга бәйрәмнәр оештырып килгән агентлыкның исемен атамауны сораган хезмәткәре, моңа аптыравын белдереп, “элегрәк без Татмедиага күп бәйрәмнәр оештыра идек, хәзер Яңа елны да үткәрмиләр”, диде Азатлыкка. Агентлыкның да, Татмедианың да вәкилләре корпоратив булмаячагын әйтте. Аларның канаты астында эшләүче Татар-информ Казанның “Ривьера” күңел ачу үзәгендәге рестораннарның берсендә Яңа елны бәйрәм итәчәк дигән сүз чыккан иде, әмма агентлык вәкилләре андый бәйрәм булмаячагын җиткерде.

Татмедианың элекке башлыгы, Татарстанда иң сөт тауарлары җитештерүче иң зур ширкәт “Просто молоко” җитәкчесе Марат Моратов элекке коллегаларын, республика президенты матбугат үзәге җитәкчеләреннән башлап, министрлар сүзчеләрен, редактор-журналисларны үзләренең Яңа ел корпоративына чакыра. Купшы бәйрәм Казанның кәттә, кыйммәтле рестораннарыннан саналучы “Максимилианс”та үтә. Махсус кунак итеп җырларга Би-2 төркемен дә китерәләр.

Аларның мәҗлесенә хәтта хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков та килә. “Просто молоко”ның гади эшчеләре эш урынында җыелышып бәйрәм итеп, бүләкләр алса, җитәкчелек, югарырак баскычтагы хезмәткәрләр 28 декабрьдә VIP тамашада күңел ача. Аноним чыганаклар әйтүенчә, Яңа ел корпоративы чыгымнарын “Просто молоко” үзе күтәрә.

ТНВ мең кешелек “Пирамида” концертлар залында бәйрәм итте

“Яңа гасыр” телерадиоширкәте дә икътисади, банк кризисларына бирешми, быел алар Яңа ел бәйрәмен 22 декабрь “Пирамида” залында үткәрде. Хезмәткәрләрдән 300 сум җыйдылар, калганын ТНВ үзе күтәрде. “Татарстан” дәүләт телерадиоширкәте, “Яңа гасыр” белән янәшә яшәсә дә, быел корпоратив үткәрмәде.

Казанның IT-паркындагы ширкәтләр өчен бу ел да начар ел булмаган дип аңладык. Һәр елны Яңа ел бәйрәмнәре зурдан үтә, мәсәлән IT-парк резиденты, халыкара Fix компаниясе былтыр үз бәйрәмен Казан Кирмәне ярындагы “Love story” ресторанында уздырса, быел “Ривьера” ресторанында үткәрә. Йөзләп хезмәткәрнең һәркайсына 3 мең сумлык бәя куелган, барысын да ширкәт үзе күтәргән.

Филармониядә корпортивта катнашу мәҗбүри?

Татар филармониясендә исә Яңа ел корпоративына акчаны хезмәткәрләрнең үзләреннән җыялар. Хәиерле эчемлекләр белән 700 сум, эчмисең икән – 500. Язмада кемлеген күрсәтергә теләмәгән филармония хезмәткәре сүзләренчә, килмичә калырга да ярамый икән. Уены-чыны белән, килмәсәң, эштән куабыз дип тә әйтәләр, ди ул. Бәйрәм үз биналарында 30 декабрьдә булырга тиеш.

Хосусый ширкәтләр Яңа ел бәйрәмен 500-1500 сум акча җыеп үткәрә

“АГАТ” күмәртәләп сату итү кибетендә хезмәткәрләр үзләре төркем-төркем җыелып, кайсы кайда үз корпоративын уздыра. Җитәкчелек хезмәткәрләр өстәленә бер тартма кәнфит һәм ике шешә шәрабтан кала берни дә куймый. Хәтта кечкенә балалары булган хезмәткәрләргә Яңа ел бүләкләре дә бирелмәде, ди анда эшләүче хезмәткәр.

Русия буйлап таралган “Магнит косметик” парфюмерия кибетләрендә дә эшчеләр 500 сумлап акча җыйган.

Әлмәтнең “Ак Барс” банкында эшләүчеләр 1500 сумнан җыелышып, үз хисапларына “Сосновый бор” ресторанында тыйнак кына Яңа ел корпортивы оештырганнар.

Татфондбанк кризисы бәйрәм агентлыкларын эшсез калдыра

Төрле оешмалар һәм ширкәтләрнең корпоративлары күпме акчага узуы турында Азатлыкка Казанның бер ивент-агентлыгы хезмәткәре сөйләде. Ул Татнефтепродукт, Ростехнадзор, ТАИФ ширкәтләре, Икътисад министрлыгы, банклар белән эш итә.

“Кризис аркасында яңа ел корпоративларының гына түгел, ел дәвамында узган чараларның бюдҗеты да кимеде”, ди ул.

“Татфондбанк 2,5 млн сумга күңел ачарга тиеш иде, ләкин тормышка ашмады”, диде Азатлык әңгәмәдәше. Хәзерге вакытта зур финанс кризисы кичергән банк, әлбәттә, быел корпоратив уздырмый. Интехбанкта да шундый ук хәл, алар корпоративтан бер көн алдан, банкның хәлләре начарая башлагач ук баш тарткан, ә бәйрәм сметалары хәтта Татфондбанкныкыннан да күбрәк булган!

Татфондбанк заказы минем эш тәҗрибәмдә иң кыйбатлысы иде, хәтта декор ягыннан да, дип сөйли чаралар оештыручы. Аның сүзләренчә, әлеге финанс оешмасы хуҗалары үз хезмәткәрләре өчен хәтта Мәскәү йолдызларын чакырырга җыенган булганнар.

Татар җырчылары да Яңа ел бәйрәмнәре кимүгә игътибар иткән

Без аралашкан татар эстрадасы артистларының күпчелеге соңгы елларда, быел бигрәк тә, Яңа ел корпоративларының кимүен сизгән. Аеруча зур дәүләт оешмаларында, банкларда, эшкуарлар азрак бәйрәм итә башлады, ди алар. Икенче бер төркем җырчылар, былтыр Яңа елда ничек чыгыш ясасак, быел да эш күп, эшсез тормыйбыз диләр.

Азат Фазлыев:

– Яңа елларда чыгыш ясыйбыз. Аллага шөкер, кризис безгә кагылмады. Бүгеннән февральның 23нә кадәр һәр көн диярлек язылган, бушлык юк.

Иркә:

– Яңа ел бәйрәмнәрендә чакырсалар, катнашам. Быел әллә шунда кризис тәэсир итә, күп дип әйтә алмыйм корпоративларны. Мине гади кеше дә, төрле оешмалар да чакыра. Мин беркайчан да кире какмыйм. Кайда гына эндәшмәсеннәр, Мәскәүгәме, яисә авылның берәр агач өенәме, вакытым булса, ризалашам. Чөнки минем өчен халык бертигез.

Сөмбел Билалова:

– Мин Яңа ел корпоративларында эшлим. Җырчы гына түгел, алып баручы буларак та. Шуңа күрә, Татарстанда берничә корпоратив алып барам, Мәскәүдә әле бер эшем бар. Ә Яңа елны мин Петербур татарлары белән каршы алачакмын. Алар белән бергә җырлаячакмын, бииячәкмен һәм алып барачакмын. Кризис бераз сизелә дип уйлыйм. Алай да Татарстанда Мәскәүгә караганда азрак сизелә. Әмма минем өчен Яңа ел бәйрәмнәре кимүе зыянлы түгел. Ник дигәндә, быел мин берүзем эшли башладым. Бар керемем үземә.

Зөфәр Билалов:

– Чакырган җирләргә барабыз. Быел кимеде шул. Элек декабрь аенда гына унар җиргә бара идек. Быел Башкортстан якларына барасы бар. Корпоративларны күбрәк оешмалар өчен уздырабыз. Аларның азаюына һич борчылу юк. Иң мөһиме – җырлы-моңлы булып яшик. Җырлы-моңлы булган халыкның киләчәге бар.

Запись “Просто молоко”ның байлыгы шулкадәр күп ахры, Мәскәү йолдызларын чакырып корпоратив үткәрәләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..