Архивы агулану - Tatar Today - татар яңалыклары.

Актанышта мәктәп укучылары агулануда гаепләнүчеләр табылды, җәза билгеләнде
Актанышта мәктәп укучылары агулануда гаепле дип табылган ресторан пешекчесен һәм 2нче мәктәптә савыт-саба юучыны мәҗбүри эшкә хөкем иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

«Актаныш» ресторанында савыт-саба юучы 57 яшьлек Рәфидә Камалетдинова һәм Актанышның 2нче гомуми белем бирү мәктәбе пешекчесе 48 яшьлек Илсөяр Әдһәмова гаепле дип табылган. Суд карары нигезендә хатын-кызларның һәркайсына 160 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендәге җәза билгеләнде», – дип белдергән Андрей Шептицкий агентлыкка.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, август ахырында «Актаныш» ресторанында савыт-саба юучы Рәфидә Камалетдинова үзенең эш урынында савыт-сабаны дезинфекцияләү өчен эремә әзерләгән, анда матдәнең концентрациясе тиешледән 5 мәртәбә кимрәк булган. Аннары шул эремә салынган чанга савыт-сабаны, шул исәптән иттарткыч һәм ит кисә торган пычакны урнаштырган.

Берничә көннән соң ул әлеге иттарткычны һәм пычакны кулланып, дөге белән итле тефтели әзерләгән. Соңрак аларны Актанышның 2нче урта мәктәбенә тапшырган. Мәктәп пешекчесе ит ярымфабрикатларын төзек булмаган электр шкафында әзерләгән, шуның аркасында ризык тиешле термик эшкәртү узмаган.

Әлеге тефтелины ашаганнан соң, агулану билгеләре булган 89 укучыны хастаханәгә салганнар. Алты балага «кампилобактериоз» диагнозы куелган, шуның нәтиҗәсендә аларның организмына җиңелчә зыян килгән.

Татар-информ
Фото: Поваренок

Запись Актанышта мәктәп укучылары агулануда гаепләнүчеләр табылды, җәза билгеләнде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда газ афәте бара, Бөгелмәдә икенче ай агуланып үлүчеләр арта
Бөгелмәдә ир-ат һәм ике бала исле газ белән агуланган, яшүсмерләрнең берсе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Бөгелмә шәһәренең Белинский урамындагы йортта 41 яшьлек ир-ат һәм 17 һәм 13 яшьлек ике үсмер ир бала исле газ белән агулангануы турында хәбәр килгән.

Нәтиҗәдә, өлкәнрәк ир баланы уртача авырлыктагы агулану билгеләре белән, ир-атны аңсыз хәлдә Бөгелмә район хастаханәсенә китергәннәр.13 яшьлек үсмер һәлак булган.

Фаҗига сәбәпләрен урында газ хезмәте белгечләре ачыклый.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2018 елның 18 ноябрендә Бөгелмәдә Гафиатуллин урамындагы биш катлы йортта өч яшьлек кыз һәм аның әтисе мәете табылганлыгын хәбәр иткән иде. Тикшерүчеләр аларның һәлак булуына исле газ белән агулану сәбәпче булу ихтималын да искәрткән.

tatar-inform.tatar

Запись Татарстанда газ афәте бара, Бөгелмәдә икенче ай агуланып үлүчеләр арта впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәктәп ашханәләрендә яңа кагыйдәләр: “Ул-бу булмагае дип, куркып торабыз”
Өй ризыгын мәктәптә ашарга ярамаячак. Роспотребнадзор белем бирү йортларындагы ашханәләр өчен яңа кагыйдәләр булдырган. Әйтик, салат ясаганчы, яшелчәләрне аш серкәсендә чылатырга туры киләчәк. Алюминий савыт-сабалар белән дә хушлашырга вакыт. Тик бу таләпләрдән генә ашханәдә тәртип үзгәрерме? “Ватаным Татарстан” газетасында Сәрия Мифтахова шул хакта язды.

Документ пешекчеләргә яңа таләпләр куя. Витринада бер сәгатьтән артык торган колбаса, сырлардан ясалган бутербродларны ашарга рөхсәт итмәячәкләр. Йомырка тәбәсе 4 сантиметрдан калын булмаска тиеш. Монысы инде балалар бакчаларына кагыла. Әрчелгән бәрәңгене краннан аккан салкын су астында биш минут тотасы. Хроник авырулары булган, шикәр чире белән интеккән балаларны табиблар һәр­даим күзәтәчәк. Яңа кагый­дәләр буенча ашханәдә 12 яшьтән кечкенәрәкләр кизү тора алмый. Өлкәнрәкләр табын әзерләргә булыша алса да, аларга яшелчә чистарту, ипи ки­сү, кайнар ризыкларны тарату, табак-савыт юу эшлә­рен­дә катнашырга рөх­сәт ителми. Әлеге яңалыкка карата белгечләр, әти-әни­ләрнең фикере ничек икән?

Узган ел Арча районы­ның Казанбаш мәктәбендә 40тан артык укучы хастаха­нәгә эләккән иде. Аларга кис­кен эчәк инфекциясе диаг­нозы куйдылар. Бу хәлдән соң әти-әниләр арасында, балабызны башка ашханәдә тукландырмыйбыз, үзебез ашарга биреп җибәрәчәкбез, диюче­ләр дә булды. Монда хәзер пешек­челәр дә, директор да башка. Ашханәдә ниләр үз­гәргән? Директор Ришат Камалов әйтүенчә, әлеге очрак тормышка башкача карарга өйрәткән. “Хә­зер ашханәдә ул-бу булмагае дип, куркып торабыз. Андагы тәртипне, чисталыкны көн саен күзә­тәбез. Укытучылар да балаларны кулларын юмыйча ашханәгә кертми, – ди җи­тәкче. – Барысы да үзгәрде. Табак-са­вытны кул белән юмыйлар. Махсус машина куйдык. Пешекчеләр, кухня хезмәт­кәрләре перчатка киеп эшли. Әти-әниләр башта туклану сыйфатыннан зарланса да, хәзер тынычландылар. Барлык бала да ашха­нәдә туклана. Ризыкны өй­дән алып килүгә каршы мин. Бар ке­шенең дә организмында “эчәк таякчыклары” бар. Гигиена таләпләре үтәл­мә­гән­дә, мондый хәл теләсә кем белән килеп чыгарга мөм­кин. Тагын мәктәп гаепле булачакмы? Өс­тә­венә, бу оч­ракта аерым бер бүлмә бул­дырырга, өйдән алып килгән ризыкларны тикшереп торырга кирәк. Махсус меню нигезендә ашатабыз. Ит тә, балык та, салат та бирәбез. Әмма хәзер тавык итен бирергә куркабыз”.

Авыл җирендә мәктәпкә контейнерга ашарга тутырып йөрү дигән нәрсәне ишеткән юк. “Бездә печенье яки алма ашап утыручы балалар беркайчан да булмады. Көнгә ике мәртәбә кайнар аш бирәбез. Айга 200 сум акча җыябыз, – ди Әтнә районындагы Ко­мыр­гуҗа мәктәбе директоры урынбасары Гүзәл Гарипова. Ә менә шәһәрдә балалар да, әти-әниләр дә көйсезрәк. Ашханә ризыгына борын җые­рып караучылар да юк түгел. Янәсе, салкын, тәмсез… Ашарга вакыт булмады дип кайтучылар да очрый. Шуңа күрә букчаңа ризык тутырып йөрүдән башка чара калмый.

– Минем кызым өч ел буе мәктәпкә ризыкны үзе белән йөртте. Андыйлар шактый иде. Чөнки аллергияле, диетада утыручы балалар бар. Бу яңалык мөселман гаи­лә­ләренә үзе бер җәза булачак. Ашханәдә пешерелгән ризык хәләл булмаганда, балалар бөтенләй ашаудан туктаячак. Мин үзем ботка, ипи, яшелчә, җиләк-җимешләр биреп җи­бәрә идем. Анда бозыла торган әйберләр, майонез, суган, кетчуп куш­мый­сың, билгеле. Ашауны микродулкынлы мичтә җы­лытып ашадылар. Һәр балага үзе теләгән ризыкны ашау хокукы би­рергә ки­рәк. Мәктәптә тик­шерү­челәр күп, әнә контейнерларын ачып карасыннар, – ди Казанда яшәүче Яран ханым.

Башкалабыз ашха­нә­лә­ренең берсендә эшләүче Мө­сәнирә ханым әйтүенчә, өй­дән алып килгән ризыкка аш­ханә хезмәткәрләренең катнашы юк. “Анысы өчен әти-әниләр җавап бирә. Балага утырып ашарга мөмкинлек буламы әле? Без­нең мәктәптә микродулкынлы мич юк. Ярый ла, сыйныф җи­тәкчесе андый мөм­кин­лекне тудырса. Бала кулын юамы? Монысын да күзәтеп торырга кирәк. Контейнерыннан алып килгән сыен чыгарып ашый да букчасына кабат тыгып куя. Ашханәдә туклану бөтенләй икенче инде”, – ди ул.

Казан мәктәбендә эш­ләүче табиб-диетолог Әлфия Нуриева яңа кагыйдәләргә үзе дә аптырый.

– Безгә ничә еллар буе, аш серкәсе сәламәтлеккә файдалы түгел, диделәр. Маринадлаган кыяр да алырга ярамады. Кызык, хәзер аш сер­кә­сенең кирәге чыккан! Болай да яшелчәләрне, салат ясаганчы, тозлы суга салып тотабыз. Бер сәгать эчендә пычраклары өскә чыгып бетә. Икмәк сак­лана торган шкафларны серкәле су белән сөрткәч тә, исе тиз генә бетми. Бөтенләй аңкып торса, әти-әниләргә ничек аңла­тырбыз? – ди белгеч. – Минем яныма да, өйдән ризыкны үзеб­ез әзерләп җибә­рә­чәкбез, дип берничә әти-әни килгән иде. Барысын да яхшылап аңлаттым. Кичтән пешергән шулпаны термоска тутырып яки кәтлит, балык­ларны махсус савытка салып җибәрәләр. Анда нәрсә генә юк! Әле ул ризык баланың бук­часында төшкә кадәр йө­ри. Ә шулпа өч сәгать җы­лыда торса, бозыла. Ашау культурасы турында белми халык. Ашханәгә ризык җылытырга дип килгән балаларны куып җибәрә идем. Берәр хәл булса, әти-әни түгел, мәктәп җа­вап бирәчәк бит. Без кашык, чәнечкеләрне махсус мичтә кыздырабыз. Кем өйдә шулай эшли? Әти-әниләр, мәкт­әп­тәге ризык тәмсез дип, кыланмасын иде. Балаларга барлык таләпләргә туры килгән, сыйфатлы ризык кына ашатабыз.

Фото: pixabay.com

Запись Мәктәп ашханәләрендә яңа кагыйдәләр: “Ул-бу булмагае дип, куркып торабыз” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әгәр газиз әниең ашамлыгыңа терекөмеш салса… Нишләргә?! [коточкыч хәл]
Гадәттән тыш хәл Әлмәт шәһәрендә килеп чыга. Төшке аш вакытында, гуляшлы макарон белән сыйланып утыручы гаилә әгъзалары үз тәлинкәләрендә терекөмеш шарчыклары таба. Табындагы  6 кеше — 61 яшьлек гаилә башлыгы, аның 55 яшьлек тормыш иптәше, 29 яшьлек кызлары һәм аның 8 һәм 1 яшьлек балалары, туганының 14 яшьлек улы ризыгында агулы матдә табыла. Бу вакыт йорт хуҗасының 78 яшьлек әнисе дә өйдә була, ләкин ул  аерым ашап утырган.

Тәлинкәләрдә тәгәрәп йөргән вак тимер шарчыкларны  беренче булып гаилә башлыгы күреп ала. Әмма бу вакытка инде ризыкның күбесе ашалган була. Бу ят матдәләрне ризык әзерләнгән табада да, кәстрүлдә дә табып алалар. Бераздан әти кешенең хәле начарая. Тикшеренүләрдән соң, медицина хезмәткәрләре аның канында терекөмешнең зур күләмдә булуын ачыклый. Бүген бу терекөмешле макаронны ашаган 6 кеше дә табиблар күзәтүе астында. Ә менә башкалардан аерым ашаган 78 яшьлек әби зыян күрмәгән.

Кеше организмына эләккән терекөмеш аксым алмашуга кире тәэсир итә, нерв системасына зыян сала, бөерләрне эштән чыгара, ашказанына, бавырга зыян китерә, нәтиҗәдә, кешенең психикасын бозыла һәм йөрәк-кан тамырлары системасына зур зыян китерергә мөмкин. Организмга терекөмеш күп күләмдә эләккән очракта, кеше исән калса да, инвалид булып кала.

Тикшерү органнары әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр фаразлавынча,  ризыкка терекөмешне өйдәге туганнарның берсе салуы ихтимал. Хокук саклау органнары ачыклавынча, әби кеше еш кына улы белән милек өчен ызгышкан. Берникадәр вакыт элек пенсионерның тормыш иптәше вафат була, үләр алдыннан ул йортны һәм җир участогын  улына язып калдыра. Әби кеше милекне бүлүләрен сорап, судка мөрәҗәгать итә, әмма ул аны оттыра. Моңа үч итеп, әбинең ризыкны агулавы ихтимал, дип фаразлый экспертлар. Бүгенге көндә бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү эше үткәрелә. Йорт хуҗасының әнисенә карата психологик-психиатрия экспертизасы да уздырылачак.

Күптән түгел Арчада да агулану очрагы теркәлде. Үзәк район хастаханәсенә билгесез матдә белән агуланган 18  шәкерт китерелә. Моңа көллияттә укучы бер кызның хушбуе сәбәпче булуы ихтимал, дип фаразлана. Бүген зыян күрүчеләр шифаханәдән  чыгарылган инде. Медицина хезмәткәрләре кызларның хәле хушбуйга булган аллергия аркасында начарланган дип саный. Көллият бинасы һавасында куркыныч матдәләр табылмаган.

Мәрьям Заһиди

Чыганак һәм фото: Җайдак

Запись Әгәр газиз әниең ашамлыгыңа терекөмеш салса… Нишләргә?! [коточкыч хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанның иң агулы “незамерзайка” исеме билгеле
13 гыйнварда Русия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Марина Трофимова “Татар-информ” агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстанда сатылган туңмый торган пыяла югыч сыеклыклардан сәламәтлек өчен иң куркыныч булганын атады.

Апаста шәхси эшкуар Фәйзуллинаның “Автозапчасти” кибетендә яшел төстәге “Super Tech -30С” ул. Аның составында метанол рөхсәт ителгән чиктән 902 тапкырга артык. Җитештерелү урыны – Владимир өлкәсе Петушки районы Новое Аннино авылы.

Спикер сүзләренчә, әлеге федераль күзәтчелек органы хезмәткәрләре Татарстан буенча азык-төлеккә кермәгән спиртлы сыекчалар әйләнешен күзәтү кысаларында 102 тапкыр тикшерү уздырган. Хилафлыклар 44 сәүдә урынында фаш ителгән. Сайлап алынган 72 пробаның 27сендә метанол 58 тапкырдан 902 мәртәбәгә артык булган.

Нормативларга туры килмәгән “незамерзайка”ларны республикага Владимир өлкәсеннән (5 проба таләпләргә туры килмәгән) генә түгел, Мәскәү (14) һәм Мәскәү өлкәсеннән (6), Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләреннән (1әр проба) дә ташыганнар. Метил спирты нормативларга туры килмәгән 675 литр продукция булуы ачыкланган. Шушы очраклар буенча административ хокук бозу турында 30лап беркетмә төзелгән. Калган очраклар буенча административ-процессуаль эшләр башкарыла, диде Марина Трофимова.

Татар-информ

Запись Татарстанның иң агулы “незамерзайка” исеме билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда яшь пар өйләрендә газ белән агуланган
3нче гыйнварда Казанда янәдән куркыныч вакыйга булган. Спартаковская урамының 21а номерлы өендә ике кеше газ белән агуланып үлә язган. //ProKazan.ru//

23 яшьлек егет белән 22 яшьлек кыз тиз арада хастаханәгә озатылганнар. Хәзерге вакытта парга куркыныч янамый.

Агулануның төп сәбәбе – өй морҗасының куллану кагыйдәләрен бозу.

Запись Казанда яшь пар өйләрендә газ белән агуланган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда ир белән хатын билгеле булмаган матдә белән агулана
Татарстанның Лениногорск шәһәрендә ир белән хатын билгеле булмаган матдә белән агуланган, дип хәбәр итә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

17 ноябрьдә 21:43 сәгатьтә 112 бердәм диспетчер хезмәте номерына ике кеше билгеле булмаган матдә белән агуланган, дигән хәбәр килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл Шашин урамында урнашкан 37 йорттагы бер фатирында булган.

Хатын-кыз сүзләренә караганда, ире белән ашарга утыргач, үзләрен начар сизә башлаган.

Алар коткаручыларны һәм ашыгыч ярдәм табибларын чакырган. Пациентларны карарга килгән фельдшер шулай ук үзен начар сизә башлагач, урамга чыга. Ярдәмгә тагын ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадалары чакырыла.

Һәлакәт урынынана килгән газ хезмәткәрләре газ чыгуын ачыкламаган.

28 яшьлек хатын-кыз һәм 29 яшьлек ир-атның хәлләре яхшырып, хастаханәдә калудан баш тарткан.

Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Татар-информ

Запись Татарстанда ир белән хатын билгеле булмаган матдә белән агулана впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..