Архивы Аксенов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Җырчы Илүсә Хуҗина пафоссыз концерт оештырып, акчалата ярдәмгә өметләнә
Яхшы эшнең башы бул, ди халык мәкале. Опера җырчысы Илүсә Хуҗина да шундый игелекле гамәлнең башында тора. Җырчы кыз үзенең чираттагы концертын хәйрия максатыннан үткәрергә ниятли. “Ютуб”ка үземнең сольный концертымны куйганнан соң, тамашачыдан уңай фикерләр ишетә башладым. Тагын концерт сорыйлар. Анысын менә хәйрия максатыннан оештырырга телибез”, – ди җырчы Илүсә Хуҗина.

22 августта узачак концертын классик музыка концерты дип атады ул. “Кичәдә операдан арияләр, үземнең яраткан әсәрләрем яңгырая­чак. Рояльдә Юлия Әхмәт­динова уйнаячак. Кон­церт вакыт ягыннан зур түгел, сәгать ярымлык булачак”, – дип планнары белән бүлеште җырчы.

Кызның музыкаль кичә оештырасын социаль чел­тәрдәге афишасын күреп белдек. Илүсәнең бу га­мә­лен хуплыйлар. “Килә­чәк­мен!” – дип вәгъдә бирүче тамашачылар да күренә.

Концерт Аксенов музей-йортында узачак. Илүсә бу музейда беренче генә чыгыш ясамый икән инде. “Бу музей белән без күптәнге дуслар, миңа ул ошый. Андагы залны яратам. Аннан, рояльнең булуы да бик мөһим. Менә дигән җылы, өйдәгечә мохит бар бу музейда. Концертымны да бернинди пафоссыз үт­кә­рергә телим. Аренда ягына килсәк, биредә үткәрү матди яктан отышлырак чыга”, – дип аңлатты Илүсә Ху­җина.

Җырчының концертына һәркем килә ала, керү бушлай. Чара хәйрия максатыннан үткәрелгәч, килгән ке­шеләр булдыра алганча акчалата ярдәм күрсәтә алачак. “Без теләсә нинди суммага да шат булырбыз”, – ди Илүсә. Җыелган акчаны хәйриягә тотуларына шик юк. Акча ДРКБның “Яхшы кешеләр шәһәре” фондына күчерелә­чәк, онкология авыруларыннан интеккән балаларны сә­ла­мәтләндерү өчен тотылачак.

Игелекле эшнең иртә­се-киче юк аның. Илүсә Ху­җи­на оештырачак классик музыка концертында ике куянны берьюлы тотарга була: рухи ләззәт алырга, шунда ук яхшылык эшләргә дә менә дигән мөмкинлек бу.

Чулпан Гарифуллина, Ватаным Татарстан

Запись Җырчы Илүсә Хуҗина пафоссыз концерт оештырып, акчалата ярдәмгә өметләнә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкалада Аксеновка куелган ике миллионлык һәйкәл сәерлеге белән казаннарны гаҗәпләндерә
Казанда күренекле язучы Василий Аксенов хөрмәтенә һәйкәл ачканнар. Ул “Мир” кинотеатры янындагы язучының исемен йөрткән скверда урнашты. Бу скульптура халыкны бераз гаҗәпләндерергә мөмкин: сез монда эшләпә һәм пәлтә эленеп торган элгеч, аңа терәлгән шәмсия, шунда ук урындыкта хуҗасын көтеп утырган кечкенә этне күрә аласыз. Беренче карау белән һәйкәлнең кемгә куелганын да аңлап булмый.

Шушы үзенчәлекле скульптураны Казан сынчысы Асия Миннулинадан 2 миллион 82 мең сумга сатып алганнар.

“Арт-объект “Биюче Свинг” исемен йөртә, чынлыкта исә бу “Көтү”. Василий Аксенов иркен күңелле булган, аның төп девизы – свингны биегән кебек, ягъни иркен, импровизация рәвешендә гомер итәргә кирәк”, дип аңлатты “Аксенов бакчасы” проектының архитекторы Ирина Аксенова.

Шушы һәйкәлгә карап, язучы, пәлтәсен салып, свинг биергә киткәнен, ә аның якын дусты – Пушкин кушаматлы эте – хуҗасын көтеп торганын күзалларга мөмкин.

Урындыкта утырып торган эт нишләп кәнагәтьсезлеген белдерә дип гаҗәпләнмәгез. Тибет спаниельләре (бу этнең токымы) шушы үзенчәлеккә ия. Аның тулы кушаматы да үзенә туры килеп тора шикелле – Пушкин Васильевич Аксенов – Благоразумник.

Мәгълүмат ProKazan.ru сайтыннан алынды

Запись Башкалада Аксеновка куелган ике миллионлык һәйкәл сәерлеге белән казаннарны гаҗәпләндерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..