Архивы акция - Tatar Today - татар яңалыклары.

Elvin Grey’ны нигә “Мин татарча сөйләшәм”гә чакырмаганнар? [акция]
26 апрельдә Казанның Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үтте. 2005 елда яшь татар галимнәре һәм иҗадый интеллигенция вәкилләре оештырган “Үзебез” яңа буын хәрәкәте тәкъдиме белән барлыкка килгән проект быел уникенче тапкыр уздырылды. “Инде бөтен нәрсә дә төгәл бер калыпка салынган булса да, һәр елны ниндидер яңалык кертергә тырышабыз”, дип белдерә чараның оештыручылары. //Tatar Today//

Быелгы акциянең иң зур үзенчәлеге һәм яңалыгы булып чарада яшь архитекторлар – киләчәктә шәһәр йөзен булдыручылар катнашуы тора. Быел “Мин татарча сөйләшәм” КГАСУ студентлары  белән дуслашкан. Утызлап чыгарылыш курс студенты “Ә” хәрефе стилендә төрле архитектура әйберләре, ART-җайланмалар проектларын тәкъдим иткәннәр.

“Металлдан төрле арт-объектлар ясау хәзер модада”,  дип белдерә чараның оештыручысы Ленария Мөслимова. “Татар форумының девизы: “Татар әйберсен актуальләштерәбез, актуаль әйберне татарчалаштырабыз. Зур шәһәрләрдә хәзер арт-җайланмалар киң таралган икән, без Бауман уртасына өч метрлык тимер “Ә” хәрефен урнаштырабыз”, ди ул.

Быел иң яхшы проект авторы дип Гадел Фәхретдинов танылды. “Qullar” студиясе ярдәмендә яңа форматта, тимердән һәм орнамент белән бизәлгән инсталляция янында Казан халкы һәм кунаклары мәш килде. Чарада катнашучыларның, үтеп баручыларның күбесе “Ә” хәрефе янында фотога төште.

26 апрель “Мин татарча сөйләшәм” үткәргән чараларга нәтиҗә ясау көне дә. Нәкъ менә бу көнне “Тяжело с татарским” антипремиясе хуҗалары билгеләнде. Татар теленең кулланылышы быел Казан муниципалитеты комитетлары һәм башкала район хакимиятләрендә тикшерелгән иде. Нәтиҗәдә, Казанның Төньяк вокзалында татар телен санга сукмау өчен РЖД корпорациясенә һәм “Содружество” акционерлык җәмгыятенә антипремия тапшырылды. Ә икетеллелекне хөрмәт итүче “Гыйлем” белем порталына һәм “Лента” гипермаркетлар челтәренә, киресенчә, рәхмәт хатлары бирелде.

Татар телен саклап калудан тыш, чараның тагын бер максаты – яшь, кызыклы җырчыларны, музыкантларны табу һәм таныту. Берничә башкаручыны быел социаль челтәрдәге бәйге нәтиҗәсендә сайладылар. Алар: Адилә Заһидуллина, Рамилә Галәветдинова, Радик Мусин. Яшь җырчылар белән беррәттән “Мин татарча сөйләшәм” сәхнәсен инде танылып өлгергән инди-рокер Рәдиф Кашапов, Oscar c7c5 төркеме, Yummy Music Band (K-Ru, Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев) та чыгыш ясадылар. Шулай ук, чарада яңа төркем – The CheekLaWeek белән бергә Yummy Music лейблы резиденты Зәрина Вилданова һәм соңгы вакытта татар гына түгел, рус телле интернет аудиториясендә дә киң танылып киткән инди-фолк проект Juna да катнашты.

Оештыручылардан еш кына нигә Elvin Grey’ны чакырмыйсыз дип сорыйлар икән. Аларга Ленара Мөслимова: “Ул үз сәхнәсендә җырласын, ә бу Бауман уртасындагы сәхнә альтернатив җанлы музыка, тере тавыш өчен”, дип җавап бирә.

Быел чарага чит республикалардан, хәтта чит илләрдән дә килгәннәр. Чара белән аеруча да Марий Эл яшьләре һәм Казахстанда яшәүче татарларның яшь буыны кызыксынган.

Тамашачылар арасында Һиндстаннан килүчеләр дә бар иде. Казан медицина университетында укучы егетләр бу чарага махсус килмәгәннәр, Бауманнан үтеп барышлый гына тукталганнар. Шулай да чараны ахыргача карап бетерергә теләкләре барлыгын әйттеләр алар. Соңыннан исә: “Концерт ошады”, дип белдерделәр.

Чыннан да, “Мин татарча сөйләшәм” концертына халык күп җыелды. Полиция хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, акция вакытында Бауман урамы аша җиде меңгә якын кеше уза икән. Петербургта булган теракттан соң,  “Мин татарча сөйләшәм”не оештыручылар да борчуга калган булган. Әмма бәхеткә каршы ул яктан чара бик тыныч узды, тәртип бозучылар да күренмәде.

Раилә Вәлиуллина

Запись Elvin Grey’ны нигә “Мин татарча сөйләшәм”гә чакырмаганнар? [акция] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин татарча сөйләшәм” концертында катнашучы йолдызлар исемлеге билгеле [видео]
26 апрель Казанда “Мин татарча сөйләшәм” чарасының гала-концерты уза. Азатлык анда катнашачак башкаручылар белән таныштыра.

Танылган музыкантлар һәм төркемнәрдән тыш чарада яшь башкаручылар да катнаша. Чараның максатларыннан берсе нәкъ яшь, кызыклы җырчыларны һәм музыкантларны табу һәм таныту. Яшьрәк башкаручыларны бәйге нәтиҗәсендә сайладылар: Аделя Заһидуллина, Рамилә Галәветдинова, Радик Мусин.

Аделя Заһидуллина – Петербурдан кайтып биредә Abadeli исемле төркем оештырган яшь җырчы. Сәхнәдә композитор Миләүшә Хәйруллина белән бергә чыгыш ясаячак. Аделя интернет аудиториясенә “Грибы – Тает лед” хитына ясаган татарча каверы белән танылды.

Бәйгедә аның белән тамашачы тавышлары өчен көрәш алып барган Рамилә Галәветдинова – классикага тартылучы яшь башкаручы. Мисал өчен, аның репертуарында Эльмир Низамов көенә һәм Ренат Харис сүзләренә язылган җыр бар.

Радик Мусин – шулай ук Петербурдан кайткан рәссам. Аның Сергей Шнуров белән уртак проектлары булган. Музыкада Мусин блюзга тартыла. Казанда ул Oscar c7c5 төркеме җырчылары белән чыгыш ясаячак.

Инди-рокер Рәдиф Кашапов үз чыгышында майда чыгачак альбомыннан кайбер җырларын тәкъдим итәчәк. “Әссәләмү галәйкем”, “Велосипедлар” кебек хитлары да яңгырамый калмас.

Oscar c7c5 төркемен “татарча инди-рок” дип игълан итәргә яраталар, гәрчә аның музыкасы күбрәк Мумий Троль сыман рус рок-музыкасына тартым. Оскар майда чыгачак альбомындагы җырлары белән таныштырачак.

Yummy Music Band (K-Ru, Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев) яңа такым белән чыгыш ясый. Төркемгә Фәрхәт һәм Фәрхәд проектыннан танылган алып баручы, музыкант, грув-бокс остасы Ислам Вәлиев кушылды.

Yummy Music лейблы резиденты Зәрина Вилданова яңа төркем – The CheekLaWeek белән чыгыш ясаячак. Ул да майда яңа җырлар чыгара.

Juna соңгы вакытта татар гына түгел, рус телле интернет аудиториясендә дә киң танылып киткән инди-фолк проект. Күбесенчә кызлардан торган төркем Азат Миргаязов белән бергә иҗат ителгән яңа җыр башкарачак. Рус телле тыңлаучы вокалист кызның көчле акцентын сизмәскә һәм игътибар итмәскә мөмкин, ләкин 26 апрельдә төркемне меңләрчә татар тыңлаячак. Акцентны шомарту эше алып барылганмы? Күрербез.

Һәм дә Al’tan – хәзерге вакытта актив иҗат итүче рэп-төркем.

Запись “Мин татарча сөйләшәм” концертында катнашучы йолдызлар исемлеге билгеле [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин татарча сөйләшәм” чарасы оештыручылары “татар телен иң санга сукмаучы”ларны атады [видео]
24 апрелдә 12 тапкыр үткәрелә торган “Мин татарча сөйләшәм” чарасы турында матбугат очрашуы узды. Очрашуда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәмәтова журналистлар биргән сорауларга җавап тотты. //Azatliq.org, Tatar Today//

Оештыручыларның берсе Римма Бикмөхәмәтова әйтүенчә, “Мин татарча сөйләшәм” чарасы кысаларында гадәттәгечә “Тяжело с татарским” антипремиясе тапшырылачак. Быел татар теленең кулланылышы Казан муниципалитеты комитетлары һәм башкала район хакимиятләрендә тикшерелгән.

Казан башкарма комитетына караган барлык 29 комитет, идарә һәм район хакимиятләре тишкерелгән. Сайлап алу кысалары дүртәү. Беренчесе –элмә такталарның татар телендә хатасыз булуы. Икенчесе – ике дәүләт телендә хезмәт күрсәтү. Өченчесе – комитетларның сайтларында татарча мәгълүмат булу-булмау, аның вакытында яңартылуы. Дүртенчесе –карарларның, боерыкларның һәм башка норматив актларның татар телендә дә булуы.

Антипремиянең кемгә ташырылачагы 26 апрельдә билгеле булачак. Шулай да кайбер нәтиҗәләр билгеле. Район хакимиятләре арасында “татар телен иң санга сукмаучы” дип Совет районы хакимиятен атадылар.

Сайтлар да күпчелеге урыс телендә, татар телендә актуаль мәгълүмат юк дәрәҗәсендә, диде форум вәкилләре. Норматив документларның да берничәсе генә татарчага тәрҗемә ителгән.

Яхшылар рәтендә Казан шәһәре думасы, Яңа Савин, Вахитов, Идел-буе районнары хакимиятләре аталды.

Татар телен санга сукмаучылар рейтингын 26 апрельдә bez.tatar сайтында да күрергә мөмкин булачак.

Оештыручылар сүзләренә караганда, башка елларда антипремия белән бүләкләнгән оешма вәкилләренең сәхнәгә менеп бүләкләрен алучылар булмаган. Алар “Мин татарча сөйләшәм” чарасына чакыруга битараф калган. Шул ук вакытта әлеге премияне алучы оешма-идарәләрдә уңай якка үзгәрешләр булуын да билеләп уздылар. Былтыр татар теле кулланылышы Татарстан министрлыклары арасында тикшерелгән иде. 2016 елгы антипремия интернетта эшчәнлекне ике дәүләт телендә алып бармаган Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә бирелде.

“Мин татарча сөйләшәм”нең йомгаклау чарасы быел да 26 апрельдә Бауман урамында сәгать янында узачак. Ул кичке дүрттә башланып, кичке җидегә кадәр дәвам итәчәк.

Биредә ирекле татар музыкантлары концерты әзерләнә, татар телен хөрмәт иткән оешмаларга рәхмәт хатлары тапшырылачак, төрле бәйгеләр дә каралган.

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин Азатлыкка чараның быелгы иң төп үзенчәлеге дип яшь архитекторларның “Мин татарча сөйләшәм”дә катнашуын атаган иде.

Запись “Мин татарча сөйләшәм” чарасы оештыручылары “татар телен иң санга сукмаучы”ларны атады [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин татарча сөйләшәм”нең “кухня”сы нинди? [яшьләр акциясе]
19 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында чара активистлары белән очрашу узды. “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әзерлек гөрләп бара. //Tatar Today//

Тарихи чарада катнашырга килгән яшьләрнең саны быел 30га җиткән. Шунысы куанычлы: элек акциядә катнашырга дип, күбрәк татар теле һәм әдәбияты, тарихы, татар журналистикасы факультетларыннан килсәләр, быел КАИ, КНИТУ, КФУның математика һәм механика институты студентлары да чараны оештыруга үз өлешләрен кертергә теләгәннәр.

Активистларның барысы да татарлар. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белдерүенчә, бу бер яктан бик әйбәт. Ләкин шул ук вакытта алар арасында чит ил, хәтта күрше Башкортстаннан да килүчеләр булмавы бераз кәефне төшерә икән.

Очрашу барышында киләсе җиде көн эчендә активистлар алдында торачак максатлар билгеләнде. Беренче эш итеп егетләр һәм кызлар Казанда ике теллелек сакланамы, яисә юкмы икәнлеген тикшерергә тиеш. Шәһәр урамнарындагы игълан такталарында русча белән беррәттән татарча мәгълүмат та бармы? Булса, хаталы түгелме? Акция нәтиҗәләре 26 апрельдә билгеле булачак, “җиңүче”гә исә “Тяжело с татарским” антипремиясе биреләчәк.

Шулай ук, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе активистларын шәһәр урамнарында да күреп булачак. Тиздән алар башкала халкының татар телен белү, белмәүләрен тикшерәчәкләр. Әгәр кеше ике телне, ягъни рус телен дә, татар телен дә камил белә икән, аңа бүләк биреләчәк. Ә татарча белмәүче, әмма өйрәнергә теләүчеләргә махсус буклетлар таратылачак. Оештыручылар казанлыларны һәм башкала кунакларын чарада актив катнашырга һәм үзләренең белемнәрен сынап карарга чакыра.

Исегезгә төшерәбез: 26 апрельдә сәгать 16:00 Казанның Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр чыгарылачак һәм татар музыкасының яңа буын башкаручылары, төркемнәре гала-концертта чыгыш ясаячак.

Раилә Вәлиуллина

Запись “Мин татарча сөйләшәм”нең “кухня”сы нинди? [яшьләр акциясе] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Казан» гаилә үзәге янында суламыйча торачаклар [акция]
9 апрельдә «Казан» гаилә үзәге янында “Суламый тор” хәйрия флешмобы һәм автоузыш оештырыла. Акция муковисцидоз белән авыручыларга ярдәм итүче «Кислород» хәйрия фонды һәм «Тормышка җан өр» җәмгыяте белән берлектә үткәрелә. Чара Россиядә үпкә трансплантациясенә багышлана. Акция Казан мэриясе ярдәме белән “Мәрхәмәтле Казан” проекты кысаларында үтә. //Татар-информ//

“Суламый тор” хәйрия флешмобы 2016 елның июнендә «Суламый торганга караганда ярдәм яхшырак!» девизы белән туды. Шушы вакыт эчендә ул Россиянең 30лап шәһәрен җәлеп итте. Аның максаты – муковисцидоз белән авыручылар турында җиткерү һәм дәвалау перспективалары турында белдерү.

Флешмоб кысаларында ярдәм проекты һәм әлеге авыруларның проблемалары турында сөйләнәчәк. Моннан тыш, флешмобта катнашучылар үпкә күчереп утыртуны көтүче авыруларга теләктәшлек йөзеннән йөзләгән шар очырачак.

“Суламый тор” хәйрия флешмобы 14.00 тән 16.00 сәгатькә кадәр барачак.

Запись «Казан» гаилә үзәге янында суламыйча торачаклар [акция] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан “Җир сәгате башкаласы” исеменә лаек булырмы?
Дөньяның иң зур экологик акцияләренең берсе быел 25 мартта 20.30 дан 21.30 сәгатькә кадәр узачак. //Tatar today//

Бу акция ел саен мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә. Анда катнашу бик гади: бер сәгатькә биналарны, корылмаларны, архитектур формаларны, яктырткычларны, торак йортларда электр утын сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чараларны күрү тәкъдим ителә.

Бу чара төрле дәүләтләрдә яшәүче халыкның энергия һәм ресурсларны сакчыл файдалану, экологик шартларны яхшыртуны планета масштабында бергәләп чишү билгесен күрсәтә.

Былтыр Татарстан да “Җир сәгате” акциясендә катнашты. Казан Россиянең “Җир сәгате-2016” акциясендә катнашучы иң актив шәһәрләре арасына кергән иде. Белгечләр санап чыгарганча, 2016 елны акциядә катнашу бәрабәренә Татарстанда 90 МВт энергия янга калган.

Быел исә Казан  «Җир сәгате башкаласы» исеме өчен көрәшә. Тулырак : /60.wwf.ru/#map-world

Запись Казан “Җир сәгате башкаласы” исеменә лаек булырмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Сак булыгыз! “Пятерочка” кибетендә мине кабат алдадылар…” [булган хәл]
Кибетләрдә алдау-алдану очраклары ешайганнан ешая бара. Акция, ташламалар да бер юктан ясалмый. Әгәр дә андыйларны күрсәң, үзеңнән-үзең ничектер уйга батасың. Алдау юкмы, товарлары яхшы микән дип. Мисал итеп, Наил Гарифнең “Пятерочка” кибетенә зарлануын карап китик. //Tatar Today//

Ул болай яза. “Уяу булыгыз. “Пятерочка” кибетендә мине кабат алдадылар. Мин түләүдән соң бирелгән чекка игътибар итмәдем башта. Аннары янәдән кибеткә кереп, куелган бәяне фотога төшереп чыктым. Бу юлы кассир белән сөйләшеп тә тормадым. Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә булдым. Ник дигәндә, акция белән күрсәтелгән товарны, кассадан үз бәясенә бирәләр. Шуңа, игътибары җитмәгән кеше алданып, әйберне ташлама белән алдым дип, сөенеп чыга инде. Бу сатып алучылар өчен махсус эшләнелгән ялган. Мондый очракка беренче генә түгел, өченче тапкыр юлыгам”, дигән.

Запись “Сак булыгыз! “Пятерочка” кибетендә мине кабат алдадылар…” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камал театры селфи яратучыларга сюрприз әзерли
Хәзер селфи төшүчеләр көннән-көн арта бара. Берара хәйран гына шау-шу куптарып алды ул “селфи мания”. Лифтта барасыңмы син, ашап утырасыңмы, кино-театрда йөрисеңме, елыйсыңмы, көләсеңме – барысы да селфига төшерелә. Уңайлырак булсын өчен, селфи палка да уйлап таптылар бит әле.

Камал театры да артта калганнардан түгел. Ул замана белән атлый. Яшьләрнең яратып эшли торган эшләренә Камал театры бәйге игълан итте.

Бу бәйге – иң оригиналь селфи төшерү. Бәйгедә катнашыр өчен машинагызның арткы тәрәзәсенә Камал театры логотибын ябыштырып фотога төшәргә һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләрне Камал театрының 110-еллык юбилеена багышланган гала-концертка чакыру билетлары һәм истәлекле сувенирлар көтә.

Бәйгенең шартлары буенча катнашучыларга 14 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр машинаның арткы тәрәзәсенә Камал театры логотибын ябыштырып, аның фонында селфи ясарга кирәк. Әлеге наклейка Камал театрының теләсә кайсы спектакленә билетны эш көннәрендә  10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр һәм ял көннәрендә 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр  сатып алган очракта бонус буларак бирелә. Касса: Казан шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт.

Бәйгенең икенче этабы – фотоны үзегезнең сәхифәгезгә (ачык рәвештә) кертеп, Вконтакте яки Инстаграм социаль челтәрендә #театрукамала110лет #камалтеатрына110ел хэштеглары белән урнаштырырга һәм комментарийларда  Камал театрының 110-еллык бәйрәменә теләкләр дә язарга кирәк.

10-11 декабрьдә Камал театрының баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев җитәкчелегендәге жюри иң оригиналь 10 фотоны сайлый. 12 – 18 декабрьдә Камал театрының официаль төркемендә иң яхшы фотоны сайлап алу максатыннан ачык тавыш бирү игълан ителә.  Җиңүче 22 декабрьдә – татар театрының туган көне бәйрәмендә бүләкләнә.

Ачык тавыш бирү этабына узган иң яхшы 10 фотосүрәт авторлары,  Камал театрының 110-еллык юбилеена багышланган зур гала-концертка чакыру билетлары ота. Төп җиңүчене исә, иң кадерле бүләкләр: спектакльләргә чакыру билетлары, футболка, стена календаре, көндәлек дәфтәре һәм USB-флеш-накопитель көтә.

Әгәр дә мәгәр, Камал театрын өзелеп сөясең икән, мондый мөмкинлекне калдырма! Бәйгедә катнаш та, җиң!

Камал театры сайты

Запись Камал театры селфи яратучыларга сюрприз әзерли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..