Архивы "Алабута" - Tatar Today - татар яңалыклары.

Видеоблогерларны миллионер ясаган елның иң шау-шулы клиплары: “Алабута”, “Татарка”, Болгардагы “Җаным” [видео]
2016 елга да нәтиҗәләр чыгарырга вакыт җитте, дисәк була. Бу елда Ютюбта, интернетның башка каналларында урнаштырылган видео, клиплар арасында кайсысы иң күп каралган икәнен ProKazan.ru белешкән.

“ТАТАРКА – АЛТЫН” клибы

Видеоблогер Ирина Смелаяның бу беренче клибы. Тумышы белән ул Чаллыдан. Ирина «Татарские будни» блогын алып баручы буларак танылган. “Алтын” клибы белән җырчы ике-өч көн эчендә миллионнан артык караучы җыйды. «Little Big» концертында  беренче тапкыр халык алдында чыгыш ясаганнан соң, гомумән, хитка әверелде. Бүгенге көнгә, “Алтын” ны 7 миллионлап кеше караган.

Бауманда берничә минут һәм 4,6 миллион караучы

Иң күп караучылар исемлегенең икенче урынында «Злачное место» ансамбле музыкантлары һәм Бөтенроссия, халыкара конкурсларының лауреты, “Black Jack” төркеменең вокалчысы Диләрә Умарова Бауманда берничә минутлык концерт куйганнар. Яннарына үтеп барышлый тыңларга туктаган журналист аларга “Такого, как Путин” җырына уйнарга тәкъдим иткән. Ансамбль бер дә уйлап тормыйча җырлап, уйнап кешене шаккаттырган. Иң мөһиме, бу концерт Россия президенты килергә берничә көн кала куелган.

Видеороликны берничә көн эчендә 1,5 миллион кеше караган, ә ел ахырына кадәр бу видео 4,6 миллион караучыны җыйган.

Ак мәчет янында төшерелгән клип

Хәтерлисезме, үзенең ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсенә җырчы Резедә Ганиуллинаның Болгардагы Ак мәчет янында җиңелчә генә киенеп “Җаным” дигән клибын урнаштырган иде. Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин бу клипны тәнкыйтьләп чыкты һәм аңардан тизрәк тәүбәгә килүне, бу видеоны социал челтәрләрдән алып атуны таләп итә. Сүз уңаеннан, ул Ганиуллинаны “стриптизерша” дип тә атап китә.

Җырчы бу клипны тиз арада алып ташлаганы өчен, бүгенге көндә объектив рәвештә караучылар санын әйтеп булмый. Ләкин ул интернетның кайбер каналларында барыбер калды. Караучылар саны 500 гә якын.

Әлмәттә тәрҗемәче “Вечерний Ургант” тапшыруына эләкте

Әлмәттә “Яшел фитнес” проектын ачу тантанасында Дания кунаклары да катнашкан иде. Бездә велосипед инфраструктурасын булдыру эшенә җәлеп ителгән Дания кунагы Майкл Колвилл-Андерсенның сәхнәдәге чыгышын сүзен-сүзгә тәрҗемә иткән тәрҗемәче Беренче каналның “Яңалыклар” һәм “Вечерний Ургант” тапшыруларына эләкте. Әнә шулай итеп нефтьчеләр каласы бөтен Россиягә танылды.

Тәрҗемәченең сүзләре: «​Город имеет Айрата Ринатовича (Әлмәт башлыгы) и «Татнефть», но самое главное это то, что он имеет вас. Это самый важный момент».

Әлеге сүзләр Нефтьчеләр мәйданына җыелган йөзләгән кешедә көлке уятты һәм ул көчле алкышларга күмелде. Дания кунагы баш бармагын югары күтәреп, рус телендә: “Хорошо!” – дип куйды. Бу видеоролик “вирус”лы роликка әйләнде. Берничә сәгать эчендә меңләгән кеше карап өлгергән булып чыкты.

“Алабута” җыры – татарча “Лабутены”

«Ленинград» төркеменең «Экспонат” дигән җыры шулай ук зур шау-шу уятты. Аның клибын Ютубта берничә көн эчендә ярты миллион кеше караган. Җырның цензурасыз версиясе дә, телевизорга чыгарырлык тәртипле варианты да бар. Менә хәзер татарча версиясе дә пәйда булды.

«Алабута» җырын Айсылу Габдинова башкара. Продюсер – Илфак Шиһапов. Җырның сүзләре авторы – Данил Сәфәров.

Запись Видеоблогерларны миллионер ясаган елның иң шау-шулы клиплары: “Алабута”, “Татарка”, Болгардагы “Җаным” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа сезонда ТНВда эшләячәк җырчы-артистлар билгеле булды, анда “Алабута” җырлаучы да бар
Бүген ТНВ редакциясенең 3 катында телеканалның баш мөхәррире Данил Гыйниятов журналистлар белән чәй эчте. Очрашу вакытында ул яңа сезонның төп яңалыклары турында сөйләде.

1. ТНВда моңарчы 60лап тапшыру эшләп килгән. Яңа сезонда да шул чама калачак, әмма иске тапшырулар урынына яңалары чыгачак.

2. “Манзара” тапшыруында баш мөхәррирләр каланчасы сыман яңа сәхифә чыгачак. Анда татарның төрле газета-журналлары баш мөхәррирләре һәм журналистларына ачык мөнбәр биреләчәк.

3. “Народный будильник” тапшыруы урынына «Здравствуйте!» дигәне чыга башлаячак. Ул мәгълүмати-күңел ачу булыр дип көтелә.

4. “Музыкаль дистә” урынына “Кайнар хит” чыгачак. Аны Айсылу Габдинова алып бара. Хит-парад “Болгар радиосы” эфирыннан чыгып төзелә. Тапшыру саен иң әз тавыш җыйган клип урынына яңасы өстәләчәк.

5. ТНВ каналы “Пирамида”да ай саен “Болгар” радиосы концерты дигән тамаша оештырачак. Аны телевизор караучылар да күрә алачак. “Җомга киче”нә алмашка килгән проект бу.

6. “Яшьләр тукталышы” кала. Әмма аның сәхифәләре, контентлары үзгәрә.

7. ТНВ 6-7 спектакль төшергән, театр архивларында сакланган 10лап спектакльгә ТВдан күрсәтү хокукы алган. Шимбә көн көндез ТНВда спектакльләр күрсәтеләчәк.

8. “Яшьләр Онлайн” тапшыруы урынына “Таяну ноктасы” булачак. Алып баручысы – Венера Иванова. Сентябрь ахырыннан һәр шимбә кичке алтыда карагыз.

9. “Мәдәният дөньясында” тапшыруы үзенең тематикасын ике тапшыруга бүлешә: “Таяну ноктасы” һәм “Ком сәгате”нә. Гүзәл Сәгыйтова соңгысының редакторы булачак.

10. “Ком сәгате”н Данил Гыйниятов алып бара. Беренче кунак Рафаэль Хәкимов иде. Алдагы чыгарылышларга Фәндәс Сафиуллин, Айдар Хәлим киләчәк.

11. “Караоке Баттл” урынына “Җырлыйк әле” кайтачак. Алып баруын Рөстәм Гайзуллин алып барачак, әмма Нәҗип Бәдретдинов да эшләячәк бу тапшыруны. Беренче чыгарылыш әле октябрьдә генә көтелә.

12. “Яшь ТНВ” язмышы әлегә билгесез. Аның буенча югары даирәләрдә сөйләшү алып барыла.

13. “Дин вә хәят”, “Җомга вәгазе”, “Нәсыйхәт” проектлары урынына җомга көннәрне иртән “Нәсыйхәт” сәхифәсе чыгачак. Шулай ук “Хозур” студиясе әзерләгән блок та булачак.

14. Ләйсәнә Садретдинова “Татарлар” тапшыруының җитәкчесе итеп билгеләнгән. Роза һәм Эльвира белән бергә бу тапшыруны Илнар Хөснуллин да алып барачак. Моңарчы ул “Манзара”ны алып бара иде, хәтерлисезме?

15. ТНВның гел татарчага күчүе турында мәгълүмат әлегә юк. Аның каравы, “ТНВ-Планета” гел татарча сөйли.

16. “Адымнар”дан көлкеле мультперсонаж Шомбай бүтән эфирга чыкмаячак. Контракт озынайтылмаган.

17. “Хәбәрләр”дә бик профессиональ команда эшли, дип саный Данил Гыйниятов. Ә титрларның агрессив кызыл төстә булуын ул дизайнерлар карамагына калдырды.

18. ТНВ татарча һәм русчаны 50:50 сөйли икән. Вакыт буенча исәпләсәң, шулай чыга.

19. ТНВ худсоветы 11 кешедән тора. Аларның исемнәрен әйтмиләр, әмма аларның һәркайсы ТНВда эшләве мәгълүм. Якын киләчәктә читтән төзелгән состав та булачак ди.

20. Кич саен “Кичке аш” тапшыруы чыгачак. Өстәл артында интервью.

21. “Башваткыч”ка тимәгәннәр, Зөлфәт Зиннуров үз эшен дәвам итә.

22. “Переведи” тапшыруында машина уйнатырга уйлыйлар. Әмма бер турда түгел, ә күп этаптан торган бәйгедә. Бу – Илшат Әминов идеясе.

Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды

Запись Яңа сезонда ТНВда эшләячәк җырчы-артистлар билгеле булды, анда “Алабута” җырлаучы да бар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..