Архивы алдау - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Дус хатынны чиелдатып алдалап киттеләр “бизнесвумыннар”
Ватсап, интернет аша крем-косметика, чүпрәк-чапрак сатучы “белгечләр” туйдырып бетерделәр. Хәзерге “сетевиклар” белер-белмәс тотынган булалар. Мин яшь вакытта ук гербалайфчы булып алган идем, ике ел тирәсе эшләдем. Аңа кадәр Цептер белән Нутри пауер, тагын башка вак-төякне саттым.

Бу эшнең бөтен серләрен, кем әйтмешли, белеп оныткан кеше мин. Болай да гомер буе сатуда бит. Ул сетевикларның системасын эчтән беләм. Шуңа күрә мине пирамидага утыртырга җыенган хәзерге аферистларны әллә каян күрәм мин. Элеп киптергән инде мин аларның барысын да. Кешенең ни уйлаганын да күреп торам бит мин. Әни шул сәләтемә шакката – кемнең сатып алырга теләгәнен, кемнең теләмәгәнен ничек күрәсең син, ди. Еллар буена сату сатып тәҗрибә белән килгән сиземләү ул, дим. Менә хәзерге хәсрәт “бизнесвумыннар” ватсаптан и тырышалар, и тырышалар инде. Кем эшкә чакыра, кем нәрсә булса да сатырга өметләнә…

Ә үзләре ни товарларын рәтләп мактый алмыйлар, ни реклама ясый белмиләр. Ни сатканнарын үзләре дә белми. Аларның товарын алмасаң яки презентацияләренә бармасаң, авызларын турсайтып үпкәләгән булалар әле. Мин аларга: “Ну менә кая дип сикеренгән буласың инде син, ә? Ник буш сүз сөйләп утырасың?” – дип әйтәм. Челтәрле “бизнес”ларның барысы да бер схема буенча эшли: бер яхшы товар янына башка чүп-чар тутыралар да, матур төргәккә төреп, коточкыч кыйбат бәягә саталар. Шул челтәрдә эшләүченең үзенә шул ук товарны очсызрак бәягә алырга була. Чынлыгында, бу барахло бер тиен дә тормый! Ялтырап торган кибетләрдә сатыла торган кыйбатлы трусиклар кебек инде бу. Казандагы Кытай складларыннан ул трусикларны йөзәр тәңкәдән оптом алалар да, тинтәкләргә меңәр тәңкәдән җибәрәләр.

Минем дус хатынны, гипнозлап, ялтырап торган ике тартманы 100 мең тәңкәгә сатып алдырттылар, дешели дигән косметика янәсе. Читтән карап торышка әкәмәт матур тартмалар инде. Бәрхет белән тарттырылган хәтта. Эчен ачып карагач, шундук аңлашыла – алдаганнар. Эчендә дә матур чүпрәк белән тарттырылган пенопласт кисәге, ә пенопластта кечкенә генә оялар. Шул ояларда 5–6 кеченә генә банка, бер банкага күп дигәндә 50 шәр грамм крем сыя торгандыр. Ул банканы ачып карыйсың – тюбигы 50–100 сум тора торган гап-гади крем.
Шулай итеп, дус хатынны чиелдатып алдалап киттеләр. Акчасын чыгарып бирүчеләр булганда ник алдамаска, рәхәтләнеп алдалыйлар да! Шуның ише алдашуны күп тапкырлар күргәнем бар. Дөресен генә әйткәндә, иң яхшы косметика – яхшы йокы, яшелчә-җимеш ашау, бал, зәйтүн мае, йомырка. Шул ук йомырканы чыраеңа, чәчеңә дә сыларга була. Һәм балалар өчен дигән гап-гади сабын белән юынырга кирәк. Күпкә очсызрак та, файдалырак та.

Сәйдә, Казан.

“Язмыш кочагы”

Запись “Дус хатынны чиелдатып алдалап киттеләр “бизнесвумыннар” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мошенниклар кармагына ничек эләкмәскә?
Полициягә Казан халкыннан мошенниклык һәм алдау очраклары турында гаризалар килү дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә, полицейскийлар республикада яшәүчеләргә ничек аферистлар корбанына әверелмәскә искәнлеген искәртә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Әйтик, 1 ноябрьдән алып бүгенге көнгә кадәр республика территориясендә үзләрен газ хезмәтендә эшләүчеләр дип таныштыручы билгесез затларның датчик урнаштыруга бәйле тәкъдимнәре турында гражданнарның (50 яшьтән 80 яшькә кадәр) 30га якын мөрәҗәгате теркәлгән. Датчик урнаштыру хезмәтенең бәясе 3-14 мең сум тәшкил итә», – дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

«Япеев» полиция бүлеге участковыйлары Вахитов районында яшәүчеләргә мошенниклар турында мәгълүмат бирү максатыннан профилактик рейд үткәрде. Полицейскийлар өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашып, аларга алдауның иң киң таралган алымнары хакында сөйләде һәм махсус белешмәлекләр таратты.

Ел башыннан алып Казанда социаль мошенниклыкның 38 очрагы теркәлгән. Полицейскийлар, аферистлар кармагына эләкмәс өчен, республикада яшәүчеләргә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә куша:

– Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз!

– Үзләрен социаль яки ремонт хезмәтләре вәкилләре дип таныштырсалар да, чит кешеләрне өегезгә кертмәгез.

– Өегезгә ишек шакыган кешенең барлык мәгълүматларын тикшерегез һәм хезмәткәр килгән оешмадан безгә белгеч җибәргән идегезме дип сорагыз.

– Таныш булмаган кешене фатирга керткәнсез икән инде, аның артыннан башка беркем дә кермәсен өчен, ишекне шунда ук бикләп куегыз. Ачкычыгызны ишектә калдырмагыз!

– Җыйган акчагызны һәм документларыгызны беркемгә дә, беркайчан да бирмәгез.

tatar-inform

Запись Мошенниклар кармагына ничек эләкмәскә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Никахка киләсе кияү шалтыратып, башка кызга киткәнен белдерде…” [язмыш]
– Әллә килеп тә җит­те­ләрме?!

Сәрия, сулуы кабып, тә­рәзәгә капланды. Ә анда көзнең соңгы яфракларын тузгытып җил котыра. Ишег­алларын, капка төпләрен кичә генә җыештырып керделәр югыйсә. Саргайган яфраклар агачларда да калмады диярлек. Ә җилнең үз кануны. Тузгытыпмы тузгыта.

Бер сары яфрак әйләнде-әйләнде дә Сәрия карап торган тәрәзәгә килеп сыланды. Күңеленең болай да иләс-миләс чагы, бу яфрак аны никтер куркытып ук җи­бәр­де. “Газиз Аллакаем, берәр нәрсәгә хәбәр җибәрүеңме соң бу?!” – дип, үзе дә бе­лешмәстән тәрәзәне сыпыра башлады. Яфрак кына тышкы якта купмаслык итеп ябышып калганга охшаган. Сәрия уйлар дөньясына чумды.

Кызлары кияүгә чыга бит бүген. Кызлары. Әтисе белән яратып үстергән кызлары. Төпчекләре, дүрт малайга бер кыз. Абыйлары әллә кайчан башлы-күзле булды инде. Сылуы гына ашыкмады. Ир балалар белән үскән­гәме, җебек ир-егетләрне яратмады, үз тиңен таба алмады. Көннәрдән бер көнне уйламаганда-көтмәгәндә күптән көтелгән кияүне алып кайтты. Таныштылар, хәл-әхвәл белештеләр. Егет кызның кулын үзе генә сорады. Әти-әниләре никах көнне генә киләселәр икән. Ярый соң, диделәр. Никах көнен дә билгеләделәр. Мәш килеп бирнә әзерләделәр. Шыплап тутырылган комодны ишек төбенә китереп, кызыл ленталар белән бәйләп тә куйдылар. Кияү килгәнен генә көтәсе калды. Сәрия, кияү килер вакыт җитәр алдыннан кызыннан да бигрәк каушый башлаганып сизеп, үзен кулга алырга тырышты. Әле теге эшкә тотынып карады, әле монысына – әмма    йөрәк барыбер урыннан кузгалган иде. Аптырап тагы тәрәзә янына барып утырды да тышка карады.

…Уйлары аны бөтереп-бөтереп яшьлегенә алып кайтты. Әле генә иде күрше кызы Нурияне кияүгә би­рер­гә әзерләнеп йөргән вакытлары. Ул чакта болай очрашу-танышулар юк. Кемдер таныштыра, йә көтмәгәндә дим­ләп куя. Нурияне дә туганнан туган абыйлары күр­ше райондагы бер егеткә димләгән иде. Кызның чыгасы килми, әмма барысы да сөйләшеп куелган. Сәрия белән Нурия бергәләшеп атна буе елый-елый сандык тутырдылар. Хикмәт шунда: Нурия күрше егетенә үлеп гашыйк булган, тегесе дә аны күзләп йөри икән. Ә монда кияүгә чыгасы. Ризалык алынган, имеш. Гасыр башы түгел лә, ул аннан баш та тарта ала ич. Нурия карышыпмы-карышты. Әмма әти-әниләре дә, теге агай-эне дә каты торды, сүзләреннән кайтмадылар. Кияү киләсе көнне шундый җил чыкты. Түбәләрдәге карларны сыпырып, бөтен ишегалларын тутырды. Теге агай-эне, кияүне каршылыйм дип, капка төбен 20 генә мәр­тәбә чыгып көрәп кергәндер, ачуым бер килмәгәе.

Нурия шул арада сандык өстенә бер төенчеген атты да Сәриягә серен ачты. Имеш, ул бакча артларыннан гына күрше егетләренә кереп утырачак, алса – ябышып чыгар, алмаса – кире әниләре өенә кайтыр. Ахирәтенең бу сүзләреннән өнсез калды Сәрия. “Бик әйбәт кешедер әле. Юкка киреләнәсең”, – дип туктатмакчы булды. Әмма кызның үз туксаны туксан. Нурия күзләрен Сәриягә бер тутырып карады да:

– Аппагым, минем урынга син үзең шул урман артларына китеп бара аласың, зарыгып көтеп торган сөйгән ярың юк, сорарга килүчеләр дә күренми, – диде, көлеп. Бу сүзләрдән Сәрия, ахирәтенә үпкәләп, дәшмәскә уйлаган иде. Нурия кинәт кенә юкка чыкты, сандык өстендәге төенчектән дә җилләр искән. Ул арада ат пошкырган тавышлар ишетелә башлады. Кыз өйнең арткы ишегеннән генә чыгып, үз өйләренә йөгерде. “Ай Аллам, Нурия качты, кияү килде!” Калган хәлләрне тәрәзә аша гына күзәтергә булды. Бик озаклап ишегалды, абзар-сарайлар тирәли йөренгәннән соң, таныш абзый, кияү атына утырып, Сәрияләр ишегалдына килеп керде. Кыз каушавыннан капкаларны ябарга оныттымы икән, әллә җил ачканмы?! Аны-моны абайлый алмады. Ишек шакыдылар. Өйдә ялгызы гына калган кыз ишекне ачты.

– Нурия сездә түгелме? – диде абзый коры гына.

Үзе аңа ышанмыйча, күрәсең, кызны этеп диярлек өй эченә кереп китте. Сәрия аның артында басып торган егеттән күзен дә ала алмады, тәмам онытылган иде ул. Кузгалырга тели, аяклары тың­ламый. Каян килгәндер шундый тәвәккәллек, ул:

– Мин үзем кайтам сезнең белән, – диде. Кияү килгәнне көтеп утырган диярсең, тиз генә чөйдән төенчеген алды, ишек төбендәге толыбын киде дә җигүле арбага чыгып утырды. Егет аның өстенә калын шәл бөркәде, кулын кыс­ты. Ул да булмады, тиз генә кузгалып та киттеләр. Арттан абзыйның нидер кычкырганы гына ишетелеп калды. Берничә көннән әниләрен килеп алдылар, никах укыттылар. Барысы да егет өендә узды. Ире дә менә дигән кеше булып чыкты, өрмәгән җиргә утыртмады, тормышлары мул, сөюләре дә гомерлек иде. Менә төпчекләрен би­рер­гә дә вакыт җитте.

– Өстәлләр әзер. Кунак­лар килгән. Кияү генә күрен­ми! – диде Сылу, шаяртып.

– Вакыт бар бит әле, юл кыендыр, әнә күрәсеңме, нинди җил, – диде Сәрия, уйларыннан арынып. Үзе кызыннан күзләрен дә ала алмады. “Бәхет җимешебез без­нең. Бәхетләрең генә булсын, балам”. Йөрәгеннән бу сүз­ләр нишләптер сыкрап чыкты.

Бер сәгать үтте, ике сәгать – кияү күренмәде. Сылуның телефонына да җавап бирүче булмады. Башта абонент җа­вап бирми, диделәр. Соңрак кияү, шалтыратып, башка кыз янына киткәнен белдерде. Сылуны ташлавын әйтте. Бу хәбәрдән соң туганнар таралышты. Абый-җиң­гәләр дә тиз генә кайтып китте. Затлы күлмәкләрен салып куйганнан соң кыз шундый күңел­сезләнде. Мендәр­гә капланып еласа, бушаныр иде, еламады Сылу, аның бәгыре катты. Сәриягә дә моны карап тору бик авыр булды. Ярый әле бу хәлләрне әтисе күрми, аңа да бик кыен булыр иде, дип уйлап куйды ул, моннан бер ел элек җир куенына иңдергән ирен уйлап.

…Сары яфрак, сары яфрак, үкенеч буласын хәбәр итүең идеме соң?! Ишегалдына чыгып, иренмичә шул сары яфракны тәрәзәдән сыпырып төшерде ул. Керде дә, кызын кочаклап алып, үзе белән булган хәлләрне сөйләде.

– Әни, ничек төенчегең әзер иде соң синең?! – диде көләргә дә, еларга да бел­мәгән Сылу.

– Анысы башка вакыйга, кызым. Ул төенчек кияүгә барырга бер тапкыр әзерлән­гән иде инде.

– Ничек?

– Минем дә кияү килмәде, өйләнәсе килмичә, Себергә эшкә киткән. Ә чөйгә эленгән төенчек шулай 4-5 ел эленеп торды. Беркем тимәде. Мин дә аны ачып карамадым. Ән­кәй, мәрхүмә, бөтен ки­рәкле әйберне тутырган булган икән, әтиең белән тормыш башлагач, бөтенесен рәхәт­ләнеп кулландым. Ул сөлге-тастымаллар бик матурлар иде. Бәхет югалмасын, кызым, бәхет! Кияү качмый ул! Сиңа дигәне моннан да яхшырак булсын.

Автор: Рәсимә Галиева

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Запись “Никахка киләсе кияү шалтыратып, башка кызга киткәнен белдерде…” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Сак булыгыз! “Пятерочка” кибетендә мине кабат алдадылар…” [булган хәл]
Кибетләрдә алдау-алдану очраклары ешайганнан ешая бара. Акция, ташламалар да бер юктан ясалмый. Әгәр дә андыйларны күрсәң, үзеңнән-үзең ничектер уйга батасың. Алдау юкмы, товарлары яхшы микән дип. Мисал итеп, Наил Гарифнең “Пятерочка” кибетенә зарлануын карап китик. //Tatar Today//

Ул болай яза. “Уяу булыгыз. “Пятерочка” кибетендә мине кабат алдадылар. Мин түләүдән соң бирелгән чекка игътибар итмәдем башта. Аннары янәдән кибеткә кереп, куелган бәяне фотога төшереп чыктым. Бу юлы кассир белән сөйләшеп тә тормадым. Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә булдым. Ник дигәндә, акция белән күрсәтелгән товарны, кассадан үз бәясенә бирәләр. Шуңа, игътибары җитмәгән кеше алданып, әйберне ташлама белән алдым дип, сөенеп чыга инде. Бу сатып алучылар өчен махсус эшләнелгән ялган. Мондый очракка беренче генә түгел, өченче тапкыр юлыгам”, дигән.

Запись “Сак булыгыз! “Пятерочка” кибетендә мине кабат алдадылар…” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

95 яшьлек сугыш ветераны 35 яшьлек хатынын судка бирә [фото]
“Картая мени соң йөрәк…” 95 яшендә яшь хатын-кызга өйләнгән Иван Донской да шулай уйлагандыр, мөгаен. Шунсы гына кызганыч, мондый “мәхәббәт” чак кына аны фатирсыз калдырмый.

Иван Донской – Мәскәү өлкәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны. Узган елны ул риелтор хезмәтләрен күрсәүтче оешманың җитәкчесе, 35 яшьлек Юлия Козлякова белән таныша. Яз көннәрнең берсендә карт Юлиягә өйләнергә уйлый һәм, 50 меңгә балдак сатып алып, сөйгәненә тәкъдим ясый. Хатын-кыз шунда ук риза була. Берничә көннән соң, Юлия Козлякова сугыш ветераны фатирына пропискага керергә теләп, иренә кәгазьләргә кул куярга куша. Карт уйлап та тормый, имзаларын куеп чыга. Әлеге кәгазьләгә кул куеп, ул фатирын Юлия Козлякова исеменә күчергән булып чыга. Нәтиҗәдә, картка туганнарына күченергә туры килә.

Иван Донской судка мөрәҗәгать итә. Фатирны кире хуҗасына кайтаралар. Юлия Козлякова исә суд утырышларның берсенә дә килми.

Фотоколлаж: bloknot.ru сайтыннан

Мәгълүмат Life сайыннан алынды

Запись 95 яшьлек сугыш ветераны 35 яшьлек хатынын судка бирә [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

150 мең сумлык бәрәңге [булган хәл]
Өч ел элек бәрәңгебез бик күп калган иде, язга таба шуны сатарга дип Казандагы бер базарга юл тоттым.

Басып торганда олы яшьләрдәге бер хатын-кыз белән сөйләшеп киттек. Хатыным юк, әти-әни белән яшибез, авылда тормыш көтәбез, шуларны сөйләдем. Кызыксынып китте бу хатын. “Минем туганымның менә дигән кызы бар, шуның белән таныштырыйм әле үзеңне!”  ди бу. Кызлар кулын тотып карарга кем каршы килсен инде, мин ризалаштым.

Иртәгәсен бу апа базарга теге кызны җитәкләп килгән иде. Бәрәңгеләремне тиз-тиз генә сатып бетердем дә, яңа танышым Ландыш белән якындагы кафега киттек. Бик ягымлы кыз булып чыкты, ашадык-эчтек, әллә нинди кыйбатлы әйберләр дә алдырмады. Шуннан киттек урам буйлап йөрергә дип. Йөри торгач, арылынган, инде нишләргә дә белмичә аптырый башлаган идем, Ландыш: “Мин моннан ерак түгел бер тулай торакта яшим, әллә кереп чәй эчеп чыгабызмы?”  диде. Ризалаштым инде, кем баш тартып торсын!

Чәй дигәне әкренләп ниндидер шәрабка әверелде. Аннары ниләр булганы төгәл хәтерләмим дә. Иртән торганда баш чатный иде, Ландыш  янымда ята. Сөмсере коелган: “Ни булды сиңа кичә?! Хайваннарча миңа ташландың да, мәсхәрәләдең!”  дип әйтеп салды бу. Мин ни дип әйтергә дә белмичә аптырап торганда, күрше бүлмәдән әзмәвердәй ир кереп, каршыма килеп басты: “Син ник минем сеңлемне рәнҗеттең, киттек полициягә!”  ди бу.

Мин бөтенләй коелып төштем! Нишләргә?! “Булган бөтен акчамны алыгыз, җибәрегез генә!”  дип, теге иргә ялвардым. “Юк, юк, киттек!”  ди бу. Кулым калтырый, кесәдәге акчамны капшап табып, иргә тоттырдым. Ул туктады да, чутлап карагач: “Әз бу”,  диде. Шуннан соң алар мине банкка алып киттеләр, минем исемгә 150 мең кредит алдырттылар, үземә юллык кына биреп, бөтен акчаны алып, китеп тә бардылар. “Күземә күренмә бүтән!”  дип янады усал ир.

Хәзер шул кредитны түләп ятам, каплап бетерәм инде тиздән. Ике-өч ай түләгәч, үземнең алданганымны аңлап алдым аңлавым. Шәрабка теге хатын нидер салган булгандыр, әшнәсе күршедә көтеп кенә торгандыр. Тик аңлап ни, кая барып зарланасың? Хур итеп кенә калдырырлар, шуңа күрә шаулап йөрмәскә булдым инде.

Безнең авыл

Запись 150 мең сумлык бәрәңге [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..