Архивы Анапа - Tatar Today - татар яңалыклары.

Анапада ял иткән Лениногорск туристы Татарстанга яңа төрдәге Covid – 19 коронавирус инфекциясе алып кайткан ди
(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Анапада ял иткән Лениногорск туристы Татарстанга яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе эләктереп кайткан. Бу – республикада курортта ял иткән вакытта инфекция йоктыруның беренче очрагы. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Анапада ял иткән Лениногорск районы кешесе Татарстанга кайтты һәм яңа төрдәге коронавирус инфекциясе белән авырый башлады. Анда авыруның җиңелчә формасы күзәтелә», – диде спикер.

Авдонина сүзләренчә, Татарстанга әйләнеп кайткан туристларның хәле җәйге яллар дәвамында тикшереләчәк. Аңа кадәр ул читтә коронавирус йоктырып кайткан пациентлар саны артачагы хакында кисәткән иде.

«Татар-информ» агентлыгы республикада соңгы тәүлектә яңа төрдәге коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде инде. Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5372 очрагы теркәлгән.

Чыганак Татар-Информ сайты

Запись Анапада ял иткән Лениногорск туристы Татарстанга яңа төрдәге Covid – 19 коронавирус инфекциясе алып кайткан ди впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айгөл Нәбиуллина: “Аллам сакласын, чирләп китсәң, чит илдә син кемгә кирәк?”
“Монда, башка еллардагы кебек үк, гадәти тормыш. Үземне элеккеге тормышка кире кайткан кебек хис итәм. Бернинди вирус та юк шикелле. Халык рәхәтләнеп ял итә. Кеше бик күп. Чит илгә чыга алмагач, кеше бирегә киләдер, мөгаен…”

“TV BEZ” каналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина пандемия булуга карамастан, кызы Әминә белән Анапага ял итәргә киткән. Айгөл белән элемтәгә кереп, андагы вәзгыять турында сораштык.

– Айгөл, ялга барырга ничек тәвәкәлләдең?

Иң элек, Әминәне лагерьгә илтергә уйлаган идек. Тик үзен генә җибәрергә шикләндек. Ә минем белән ул барыбер күзәтү астында. Шуңа күрә ирем Илдар сакланып кына йөрегез дип, ял итәргә барырга тәкъдим итте.

– Анда да Казандагы кебек саклану чаралары бармы?

Казанда барысы да бик җитди. Аэропортта тән температурасын тикшерәләр. Самолетта да битлекне салырга ярамый. Анапага килүгә исә, барысы да битлекләрне салды. Монда бөтенләй башка тормыш. Шунысы гына бар: отельдә көн саен иртән температураны тикшерү мәҗбүри.

– Ни өчен Анапаны сайладың?

Сочи, Абхазия, Анапа – вариантлар күп иде. Ләкин Анапа – балалар өчен иң уңайлысы дип уйладым. Монда тулаем комлы пляжлар. Бер атнага килдек. Беләсеңме, гадәти тормыш мохитен тою күңелдә уңай хисләр уятты. Биш ай буе изоляциядә утырганнан соң, бу миңа үзенә күрә бер экзотика сыман.

– Анапада нинди вәзгыять? Кеше бер-берсенә шикләнеп карамыймы?

Монда, башка еллардагы кебек үк, гадәти тормыш. Үземне элеккеге тормышка кире кайткан кебек хис итәм. Бернинди вирус та юк шикелле. Халык рәхәтләнеп ял итә. Кеше бик күп. Чит илгә чыга алмагач, кеше бирегә киләдер, мөгаен. Ни өчендер бер-береңнән шикләнү, читтәрәк тору дигән нәрсә юк. Кеше көч җыеп, курыкмыйча ял итәргә чыгып киткән икән, бу – үзе батырлык. Шикләнүчеләре өйдә утырадыр. Битлек кию бөтенләй юк.

– Айгөл, бу ял күпмегә төште?

Бәясе кыйммәт түгел – 33 мең сум. Бу бәягә юл, яшәү һәм өч тапкыр ашату кергән. Юлламаны таныш туроператор аша июнь аенда ук алып куйдык. Россиянең Кара диңгез буендагы курортлары рәсми рәвештә ачылгач, бәяләр күтәрелә башлады.

– Ялгышмасам, хәзер чит илгә бару мөмкинлеге дә ачылган…

Әйе, шулай. Әлбәттә, чит илгә барып ял итәсе килә. Ләкин анда бару шикләндерә, чөнки, Аллам сакласын, чирләп китсәң, чит илдә син кемгә кирәк? Монда, үз илеңдә булгач, күңелгә тыныч.

– Айгөл, яңа гына ачылган “TV BEZ” каналының бүгенге хәле ничек?

Безнең телевидение узган елның ноябрьдә генә ачылды. Дөньяга чыгып, баш калкытып килгән вакытта, ягъни мартта бөтен нәрсә тыелды. Сүз дә юк, ниндидер керемнәр турында уйларга да мөмкин түгел. Әлбәттә, телевидениебыз эшли, Аллага шөкер. Әмма зур үсешкә барып булмый. Хәзер онлайн трансляцияләр бик актуаль. Туры эфирда онлайн спорт чаралары һәм башка тапшырулар эшләдек. Арендасына да түләргә кирәк бит. Чыгымнарны капларлык булса да, эшләргә тырышабыз.

Фото: Шәһри Казан

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Айгөл Нәбиуллина: “Аллам сакласын, чирләп китсәң, чит илдә син кемгә кирәк?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Янгын булган “Витязево” лагерендә ял иткән балалар Татарстанга кайтты
11 августта янгын чыккан “Витязево” лагерендә ял иткән 560 Татарстан баласы бүген төнлә Анападан Казанга кайтты.

Казан тимер юлы вокзалы перронында җыелган ата-аналар, балаларын көткәндә бер-берсе белән сөйләшеп торды. “Мине әйдәман бар да әйбәт дип тынычландырды, Ул миңа ипләп кенә барысын да сөйләп бирде. Без балалар өчен бик шатбыз, бар да уңай тәмамланды”, диде бер хатын.

Поезд килеп туктауга, каршы алучылар вагоннар янына ашыкты.

“Беренче реакциям – нәрсә булды икән? Яланаяк урамга чыгып чаптым. Карасам – тәрәзәдән төтен агыла, барысы да анда янгын дип әйтә”,  дип сөйләде лагерьдән кайткан малайларның берсе.

“Без корпуска керә башлагач, барысы да “Анда янгын, янгын!”,  дип кычкырырга тотындылар. Без башта әллә шаярталармы дип уйладык. Безне читкәрәк алып киттеләр һәм шуннан соң гына икенче каттан төтен чыгуын күрдек, – диде бер кыз-бала. – Безне танцполга күчерделәр, барыбызны да санап чыктылар. Аннары футбол мәйданына күчерделәр. Безне автобус башка лагерьгә алып китте, анда күңелле иде, безне сөенеп кабул иттеләр. Әйдаманнар һәрвакыт безнең янда булды, уйнадык, күңел ачтык – кыскасы, ял бик ошады”.

“Барысы да елый башладылар, йөгереп китүчеләр дә булды, без аларны тотып калдык”,  дип сөйләде Яңа Чишмәдән Маргарита Темникова. Ул балаларны озатып барган. “Без аларны тотып җыябыз, ә алар тагын йөгереп китәләр. Балалар янгынның үзен күрмәделәр. Без соңгы чиккә кадәр янгынны сүндерерләр дип ышандык, әмма бер бүлмәдә чыккан ут бөтен бинаны юк итте”,  диде ул.

Янгын чыкканда күпчелек бала дискотекада булган, янучы корпуста берничә бала гына калган. Аларны беренче чиратта эвакуацияләгәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, утны лагерь хезмәткәрләре һәм олырак балалар сүндереп торган.

“Бөтен корпуслардан янгын сүндерү баллоннарын җыеп чыктык та, аларны эшкә җиктек. Аннары корпуссыз калган балаларга матраслар ташыдык, чөнки аларга йоклар урын да юк иде”,  дип сөйләде яшүсмер Марат.

“Беренче уй – бу эсктремаль ситуация. Иң мөһиме – паникага бирешмәскә, конкрет гамәлләр кылырга, үзең белгәнчә эшләргә. Һәм, әлбәттә, башкаларга булышырга”,  дип өстәде яшүсмер Альберт. Ул да янгын сүндерүдә катнашкан.

Тырышуларына карамастан, корпусның икенче һәм өченче катлары тулысынча янып беткән. Балаларның шәхси әйберләре һәм документлары да янган. Балаларга тиешле справкалар инде бирелгән, хәзер документларны торгызу бара. Юл өчен кирәкле әйберләрне Краснодар крае администрациясе биргән.

“Паника кубармас өчен, без балаларны ата-аналарга шалтыратмамска өндәдек. Без алардан моны үтендек. Чөнки бер кыз бала әнисенә шалтырата башлаган иде, ул шулкадәрле нык кычкырды ки, икенче кыз аңын җуеп егылды,  дип сөйләде өлкән әйдаман Ольга Константинова. – Бар да яхшы, уңай, без барыбыз да исән-сау. Су бирделәр, җылы киемнәр китерделәр, юрганнарга төрделәр”.

Анападан кайткан поезда барлыгы 700 бала иде. Шуларның 560ы – Татарстаннан.

Татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Запись Янгын булган “Витязево” лагерендә ял иткән балалар Татарстанга кайтты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстаннан балалар ял иткән Анападагы лагерьда янгын чыккан [видео]
11еннән 12 августка каршы төндә Анападагы “Витязево” балалар лагерында янгын чыккан. 100дән артык бала эвакуацияләнгән.

Анапаның “Витязево” лагерында ике катлы кирпеч корпуста янгын 22.00дә башланган. Бу вакытта балалар дискотекада булган. Ут капкан корпуста Татарстаннан 91 бала һәм 7 педагог яшәгән. Алар барысы да эвакуацияләнгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Краснодар крае буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгын Мәскәү вакыты белән 22.42дә сүндерелгән. Янгын сүндерүдә 45 кеше һәм 14 берәмлек техника катнашкан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ут көнкүреш электр приборыннан чыккан. Урында янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре эшли.

Янгын турында мәгълүмат пәйда булуга, Татарстанда эшче төркем оештырылган. Аңа ТР Мәгариф һәм һән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары вәкилләре кергән. Бүген иртәнге 7дә алар Анапага очкан.

“Витязево” лагерында янганы белән бергә биш корпус урнашкан. Бу сменада 960 кеше ял иткән, аларның 560ы – Татарстаннан. 30 бала лагерьга республиканың балалар йортларыннан барган. Янгын вакытында ял итүчеләрнең әйберләре һәм документларының бер өлеше янган. Янган корпуста яшәгән балаларны күрше корпусларда, шулай ук Анапаның «Олимпиец», «Смена» һәм «Счастливое детство» лагерьларына күчерелгән.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, лагерь хәзер гадәти режимда эшли. Балаларны лагерьдан озату өчен документларының күчермәләре җыела. Алар 15 август көнне 1.25тә кайтырга чыгарга тиеш.

Татар-информ

Фото,видео www.ntv.ru сайтыннан алынды

Запись Татарстаннан балалар ял иткән Анападагы лагерьда янгын чыккан [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..