Архивы Апас районы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Апас районында почта бүлеге башлыгы авылдашлары алдында җан бирә [фото]
Йөрәк авыруы яшен-картын карап тормый. 90га җиткән әби-бабайлар арасында йөрәкнең кая урнашуын да белми үлеп китүчеләр бар. Ә җир җимертеп йөргән яшьләр, урта буын яшәп калырга да өлгерми…

Берничә көн элек Апас районының Әлмәндәр авылы почта бүлеге башлыгы, ял көне булуга карамастан, авылдашларына субсидия өләшергә чыга. Кызганычка каршы, бу – аның һөнәри бурычын соңгы тапкыр үтәве була. 46 яшьлек ханым авылдашлары алдында җан бирә.

Эльмира Аджихәлилова һәм Олег Андриянов гаиләсе Апас районына биш ел элек күченеп кайта. Эльмира почта бүлеге башлыгы булып урнашса, Олег исә Лаеш районына кошчылык фабрикасына йөреп эшли. Уртак ике балалары бар: уллары Алексей – бишенче, кызлары Лилия өченче сыйныфта укый. Эльмира ханымның беренче иреннән бер улы һәм кызы бар.

“Эльмира апа бик аралашучан, якты йөзле кеше иде”,  ди Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Рамина Галимова. “Агитация эшләрендә, өмәләрдә актив булды. Без бер бинада эшләдек. Почта эшенең катлаулы икәнен күреп торабыз. Баштарак авырсынса да, соңгы арада «ияләштем» дип әйтә иде. Сишәмбе көнне аңа ревизия килде. Аңа да артык пошынмады: «Тагын кайчан киләсез?»  дип озатып калды әле. Соңгы тапкыр чәршәмбе көнне күрештек. Моңаеп, күңелсезләнеп йөрмәде. Җомгага кадәр дип саубуллаштык. Тик җомга көнне җансыз гәүдәсен салкын гүргә иңдердек…

Эльмира ханым почта бүлеге башлыгы вазифасыннан тыш, Әҗем авылына хат ташучы итеп тә билгеләнә: чөнки тавык та чүпләп бетерә алмаслык почта эшенә килергә атлыгып торучы юк. Өстәвенә, хезмәт хакы да кызыгырлык түгел. Хезмәттәшләре аны эштән курыкмый торган, батыр хатын итеп искә ала. Йөзеннән елмаю китми, үпкәли белми. «Фамилиясе катлаулы булгач, без аңа «аджика» дип йөри идек, рәхәтләнеп көлә иде шуннан» дип хатирәләре белән уртаклашалар.

Эльмира апа бу көнне шактый йортка сугылырга өлгерә. Кемне сөя, мәет шунда җан бирә, диләр бит. Әнисе урынына күргән, якын ахирәтенә әйләнгән Хәлимә апа Нәбиуллинага кереп җан бирермен дигән уй башына да килмәгәндер. Йөгереп йөргән җиреннән бит!

“Ярый әле, янымда абыйның хатыны бар иде. Юкса, үзем дә үлә идем”,  дип елый Хәлимә апа. “Алдагы көнне коммуналь хезмәтләр өчен түләргә акча биргән идем. Квитанцияләрне өстәлгә куярга өлгерде.  Субсидия кәгазен кулына тоткан килеш, «Йөрәгем» диде дә авып төште. Авызыннан, колагыннан шаулап кан китте мескенкәйнең.   Үлем белән озак тарткалашты, тик шәфкать туташы килгәнче җан бирде.  Безгә кергәнче, күршеләрдә булган. Аларга да: «Кан басымым уйный ахры, йөрәгем авырта»,  дип зарланган. Шулай булса да, бер газета калдырган, язылырга өндәгән. Соңгы сулышына кадәр «эш» дип янган җаным. Мине әнисе урынына күрә иде. Үзем дә якын иттем. Кичәдән бирле елыйм да елыйм, бер дә күз алдымнан китми.

Авыл халкы сөйләвенчә, Эльмира ханым белән Олег иске генә йортка күченеп кайткан. Әмма шушы берничә ел эчендә җәннәт почмагы ясаганнар аннан. Мунча да төзеп куйганнар. Җирләргә кайткач кына әнисе кызының йөрәге электән дә авыртуын сөйләгән. «Авылга кайтма, сиңа авыр эшләр ярамый» дип әйттем. Җаны авылга тартты, бер эштән дә курыкмый иде шул»,  дигән ул.

46 яшьлек ханымның якты дөньядан шулай иртә китүе бигрәк кызганыч. Ике кечкенә баласы ятим калуын да уйласаң, кайгы пәрдәсе аеруча да карала.

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат

Запись Апас районында почта бүлеге башлыгы авылдашлары алдында җан бирә [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элек казлар таптатып танылган Татарстандагы прокурор балалар арасында рәсем бәйгесе игълан итә
Нюренберг процессының 70 еллыгына багышланган бу бәйгедә мәктәп укучылары рәсемнәр төшереп, төрле эшләнмәләр ясап катнаша ала. //Азатлык радиосы//

Бүгенге көндә Татарстанның Кукмара районында эшләгән һәм аңарчы Апаста каз түшкәләрен таптату кыйссасы белән танылган прокурор Ришат Шакиров Нюренберг процессының 70 еллыгы алдыннан мәктәп укучылары арасында рәсем һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан иткән.

“Наци Германиясенең баш җинаятьчеләрен мәхкәмәгә тапшыру өчен оештырылган Нюрнбергтагы халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгы уңаеннан Кукмара районы прокуратурасы мәктәп укучылары арасында рәсем һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан итте”, диелә Татарстан прокуратурасы сайтында.

Әлеге рәсемнәр һәм эшләмәләр Кукмараның җәмәгать урыннарында экспозиция буларак куелачак икән.

Бәйге җиңүчеләре район прокурорыннан истәлекле бүләкләр алачак.

Кукмарага кадәр Ришат Шакиров Апас районы прокуроры булып торды. Путин хакимияте Европа берлегеннән Русиягә азык-төлек кертүне тыю фәрманын чыгаргач, Апасның бер кибететендә Маҗарстаннан кайтарылган өч каз түшкәсен табып, аларны бульдозер белән таптату аркасында танылды. Шул гамәл төшерелгән видеосы интернетта таралып, Татарстанны бөтен дөньяга хур иткән иде.

2014 октябрендә Ришат Шакиров тәкъдиме белән Апас район мәхкәмәсе мөселман галиме Сахих әл-Бохариның 52нче хәдисләр җыентыгын экстремистик дип тапкан иде. Прокурор анда бер динне башкаларыннан өстен кую тырышлыгын ачыклаган булып чыкты.

Соңрак Апас район прокуратурасы дәгъвасы белән бар Русия буйлап 136 порнография сәхифәсе ябылырга тиеш дигән карар чыгарылды.

Шакиров Апаста эшләгәндә прокуратура бинасы каршында урыс патшасы, татарларга каршы кырыс эзәрлекләү сәясәте алып барган Петр Беренчегә дә таш сын урнаштырды.

Фото: kukmor.tatarstan.ru сайтыннан

Запись Элек казлар таптатып танылган Татарстандагы прокурор балалар арасында рәсем бәйгесе игълан итә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..