Архивы аш-су - Tatar Today - татар яңалыклары.

Помидорны тиз маринадлау ысулы
Мондый ысул белән хәтта кибеттән алган каты, пешеп бетмәгән помидорлар да тәмлеләнә.

Кирәк булачак: 2 зур помидор, 2 тырнак сарымсак, бераз суган, укроп, петрушка, кинза, тәменчә тоз, борыч, чеметем генә кипкән базилик, 0,5 чәй кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 2 аш кашыгы үсемлек мае.

Помидорны телемләп кисәбез. Шуңа вак итеп туралган сарымсак, суган, яшел үләннәрне, тәмләткечләрне салабыз.

Өстенә шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе агызабыз. Барысын бергә бутыйбыз һәм 30 минутка суыткычка куябыз. Ярты сәгатьтән бераз баллы, тәмле помидор әзер!

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/faydaly-ki-shl-r/2026-07-22/pomidorny-tiz-marinadlau-ysuly-4758957

Запись Помидорны тиз маринадлау ысулы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бик ансат кына кыяр тозлау ысулы
Бик тәмле була, ясап карагыз, үзегезгә саклап та куегыз әле яме.

1 литр банкага 700 миллилитр исәбеннән суга бер аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы (тоз белән шикәр комын өймичә, калакта уртача гына итеп), кара түгәрәк борыч һәм лавр яфрагы салып, аерым кәстрүлдә тозлык кайнатырга.

Стерильләштерү өчен кыярларны дуршлаг белән кайнап торган суга 1-2 секундка тыгып аласың да, өстенә салкын су коясың.

Аннары банка төбенә укропны сабагы һәм башы белән турап, 1 тырнак сарымсакны бөтен килеш салып, өстенә кыярларны турап тутырасың, тозлык саласың. Кыярларның орлыгы өлгерә язган, саргайганнарын түгел, яшелләрен генә тозлыйбыз.

Аннары зур кәстрүлдә кайнап чыккан, әмма сүрән утта торучы суга тезеп, банкаларны стерльләштерәбез, 1 литрлы банкаларны 10 минут тотабыз.

Судан алганнан соң, һәр банкага 1 аш кашыгы уксус салып, стерильләштергән капкачлар белән ябып куябыз. Бер көн өстен җылы җәймә белән каплап тотканнан соң, кыярларны салкынга “озатабыз”.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2026-06-29/bik-ansat-kyna-kyyar-tozlau-ysuly-4735297

Запись Бик ансат кына кыяр тозлау ысулы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа ел табынына 7 салат рецепты
Яңа ел өстәленең патшасы – салат. Ә иң яхшысы – берничә салат булсын: төрле-төрле, ләкин туклыклы, күптөрле ингредиентлы һәм майонез яки башка аппетитлы соус белән. Чөнки елга бер генә тапкыр төн уртасында туйганчы ашарга ярый. Шуңа күрә тавык түшләре, ананас банкалары һәм сусыл креветкалар сатып алыйк. Яхшы помидорлар һәм кетердәп торган салат та комачау итмәс.

Итле һәм гөмбәле салат

300 г суда яки фольгага төреп мичтә пешерелгән тавык ите (яки сыер ите)

200 г шампиньон гөмбәсе

1 суган

2 аш калагы үсемлек мае (кыздыру өчен)

майонез һәм каймак

1 чәй калагы горчица

тоз һәм борыч

1. Итне суда яки фольгага төреп духовкада пешерергә. Суынгач, шакмаклап турарга.

2. Суганны вак итеп турап, үсемлек маенда кыздырырга.

3. Шампиньоннарны ваклап, суган белән бергә кыздырырга.

4. Иткә гөмбә һәм суганны кушарга, бераз горчица өстәргә, каймак-майонез катнашмасы белән заправка ясарга, тоз-борыч салырга.

Гранат беләзеге

2 уртача зурлыктагы чөгендер

3 уртача зурлыктагы кишер

300 г тавык филесы

2 суган

2 йомырка

үсемлек мае

бер уч әстерхан чикләвеге

3 бәрәңге

1 зур гранат

тоз, кара борыч

майонез

1. Барлык яшелчәләрне пешерергә, йомырканы – каты итеп.

2. Барлык ингредиентларны аерым-аерым эре угычтан уарга, йомырканы да аерым уарга.

3. Тавыкны суда пешереп вакларга.

4. Суганны турап, алтынсу төскә кергәнче кыздырырга.

5. Чикләвекне ваклап, чөгендергә кушарга.

6. Зур тәлинкә сайларга, уртага стакан куярга.

7. Стакан тирәли бәрәңге катламы салып, өстенә майонез сыларга.

8. Аннары – кыздырылган суган белән болгатылган тавык, майонез.

9. Шуннан соң йомырка, кишер, чөгендер. Катламнарга майонез сылап барырга мөмкин.

10. Өскә гранат бөртекләрен тезәргә, аннары стаканны алырга. Салатны 2 сәгать суыткычта тотарга.

Җылы баклажан салаты

2 уртача зурлыктагы баклажан

3 помидор

100 г фета сыры

2 тырнак сарымсак

3 аш калагы зәйтүн мае

яшел үләннәр, тоз, борыч

1. Баклажанны боҗралап турарга, тоз сибеп, 10 минутка калдырырга, аннары чайкап алырга. Сөлге белән киптерергә.

2. Зәйтүн маенда йомшарганчы һәм кызарганчы кыздырырга.

3. Помидорларны эре итеп турарга.

4. Сарымсакны ваклап, зәйтүн мае белән бутарга.

5. Баклажан һәм помидорны тәлинкәгә салырга, өстенә фета сырын ваклап салырга һәм яшеллек сибәргә, сарымсаклы май салырга.

Тавык һәм ананас салаты

300 г тавык түше ите

1 банка консервланган ананас

бер уч әстерхан чикләвеге

3 йомырка

майонез

тоз, кара борыч

бер чеметем карри

1. Тавыкны суда пешерергә яки духовкада пешерергә, суынгач турарга.

2. Ананас сиробын түгеп, ананасларны турарга.

3. Чикләвекне вакларга.

4. Йомырканы пешерергә, суытып турарга.

5. Барлык ингредиентларны кушып, майонез салып болгатырга.

Креветка һәм авокадо салаты

2 өлгергән авокадо

250 г креветкалар (пешерелгән яки кыздырылган)

3 йомырка

петрушка бәйләме

яшел салат яфраклары

лимон согы

2 аш калагы зәйтүн мае

тоз һәм борыч

1. Йомырканы пешереп турарга.

2. Авокадоны чистартып турарга, каралмасын өчен, лимон согы сибәргә.

3. Креветкаларны әзерләргә, кирәк булса – турарга.

4. Авокадо, йомырка, креветкаларны салат савытында кушарга, яшеллек өстәргә.

5. Зәйтүн мае сибеп, тоз-борыч салырга, сак кына бутарга.

Күркә ите белән яшелчә салаты

300 г күркәнең түш ите

2 кыяр

2 помидор

50 г кешью чикләвеге

2 аш калагы зәйтүн мае

бер бәйләм яшел салат

берничә ботак петрушка һәм сельдерей

тоз, борыч

1. Күркә итен кыздырып, борысчыклар итеп турарга.

2. Яшелчәләрне һәм салатны юып, киптереп, эре итеп турарга.

3. Яшеллек һәм чикләвекне ваклап өстәргә.

4. Зәйтүн мае, тоз-борыч белән заправка ясарга.

5. Өстенә күркә ите кисәкләрен салырга.

Кыздырылган сосискалы салат

3-4 сосиска

кыздыру өчен үсемлек мае

1 зур помидор

кызыл болгар борычы

берничә яфрак пекин кәбестәсе

70 г каты сыр (уылган)

тоз

майонез

кара борыч

1. Сосискаларны түгәрәкләп турап кыздырырга.

2. Помидор һәм борычны шакмаклап турарга.

3. Пекин кәбестәсен юка итеп турыйсы. Яшелчәләрне кушарга.

4. Өстенә сосискаларны салырга, майонез белән заправка ясарга, сыр сибәргә. Тоз-борыч кушарга.

ЧЫГАНАК: https://aif.ru/food/recipies/pod-mayonezom-i-s-kuricey-top-7-receptov-novogodnih-sytnyh-salatov

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Яңа ел табынына 7 салат рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җырчы Гөлназ Батталовадан Яңа ел казы рецепты
Популяр җырчы Гөлназ Батталова хәзерге вакытта тормыш иптәше һәм балалары Эмма, Николас белән Америкада яши. Җырчы 4 ай элек кенә әни булды. Гөлназ сүзләренчә, гаиләләрендә уллары Николасның аваз салуы – елның иң истәлекле һәм куанычлы вакыйгалары исемлегендә иң беренче урында.

Гаилә инде Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне башлап җибәргән. Җырчы сөйләгәнчә, инде чын чыршы сатып алынган. Аны хуҗабикә Гарри Поттер стилендә бизәячәк. Гөлназ бәйрәм өстәлендә булачак иң төп ризыкны да атаган. Аның сүзләренчә, чит илдә яшәвенә карамастан, традиция буенча, бу – каз.

«Әлбәттә, каз! Мин аны бик тәмле пешерәм. Өстәлне бик матур итеп бизим – минем өчен бу бик мөһим», – дигән ул.

Җырчыдан Яңа ел казы рецепты:

«Каз түшкәсенең тышына һәм эченә, мул итеп, кыргыч аша чыгарылган бик күп сарымсак, тоз, кара борыч катнашмасын сыларга. Тозны артык күп җибәрдем дип куркырга кирәкми – каз аны үзенә кирәк кадәр генә ала. Шуннан соң түшкәне азык-төлек пленкасы белән тыгызлап урап, төнгә яки 6 сәгатькә суыткычка куябыз. Түшкә никадәр озаграк торса, шуның кадәр тәмлерәк була. Пешерер алдыннан пленканы алып, казның эченә үзәге алынган алмалар тутырырга, тегәргә яки теш чистарткычлар белән беркетергә.

Иң ахырдан түшкәне «рукав»ка салып, 180 градуслы мичтә үз согында пешерергә. 1,5 сәгатьтән соң, әзерлеген тикшереп карарга. Каз тулысынча әзер булгач, «рукав»ны салдырып, агып төшкән маен каз өстенә сибәргә. Бу – түшкә матур булып кызарсын өчен кирәк. Каз кырыена алдан төрле тәмләткечләр белән буталган бәрәңге салып пешерергә дә була.

Әзер казны матур итеп кисеп, зур тәлинкәгә салырга. Кырыена бәрәңге салырга, өстен яшеллек белән бизәргә һәм кунаклар алдына чыгарырга! Тәмле булсын!»

ЧЫГАНАК: https://chelny-izvest.ru/news/top5/pevica-iz-celnov-gotovit-novogodnego-gusia-v-amerike

Запись Җырчы Гөлназ Батталовадан Яңа ел казы рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әфлисунлы үрдәк пешерү ысулы
Бер көн алдан үрдәкне бер кап тоз болгатылган салкын суга салып куябыз. Ул үзенә җитәрлек күләмдәге тозны гына сеңдерәчәк.

Икенче көнне шул үрдәкне алып, эченә бер туралган әфлисун, дүрткә бүленгән ике яшел алма, кара җимеш салып таякчыклар белән «тегеп» куярга. Үрдәк тышына, лимонны сыгып, шуның согын сөртергә. Аннары җиңсәгә тыгып, 1,5–2 сәгать сүрән утта пешерергә. Бик тәмле була!

Лилия Галиәхмәтова рецепты

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Әфлисунлы үрдәк пешерү ысулы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сиринә Зәйнетдинова кабак бөккәне рецепты тәкъдим итә
Җырчы Сиринә Зәйнетдинова кабак бөккәне пешерү рецептын тәкъдим итә.

Камыр өчен 250 грамм кефир, 200 грамм сөт, 1 йомырка, өймичә генә 1 чәй кашыгы сода, ярты чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы сыек май, 2 аш кашыгы эретелгән сыер мае, 500-800 грамм он кирәк була.

Эчлек өчен 1,5 кг кабакны турыйбыз, шуңа бүрттерелгән 1 стакан дөге кушабыз. Тәменчә тоз, шикәр комы салабыз.

Бөккәнне ясагач, өстен аз гына тишкәләп чыгабыз. Әзер булгач, урталай бүлеп, өстәлгә чыгарабыз. Яраткан кеше эченә сыер мае сала ала.

Сиринә Зәйнетдинова рецепты

Запись Сиринә Зәйнетдинова кабак бөккәне рецепты тәкъдим итә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кабактан мармелад
Бик тәмле була.

Кирәк: – кабак – 500 г

– шикәр комы – 250 г

– лимон суты – 3 аш кашыгы.

Әзерлибез:

Кабакны юып, әрчеп, төшләрен алып турыйбыз. Зур булмаган кәстрүлдә, аз гына су салып, пешереп алабыз. Суын түгеп, изәбез. Шикәр комы һәм лимон суты кушып, кайнап чыкканчы, сүрән утта куерганчы пешерәбез.

Формага пергамент кәгазь җәябез һәм әзер массаны 2 см калынлыгында җәябез. Төнгелеккә суыткычка куябыз.

Әзер мармеладны шакмаклап кисәбез. Шикәр комында әвәлибез һәм табынга бирәбез.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2025-10-31/kabaktan-marmelad-4449977

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Кабактан мармелад впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ташкабак файдалымы?
Ташкабак – җәй ахыры һәм көзнең иң популяр һәм арзан яшелчәсе, аны һәр бакчада яки базарда табарга мөмкин.

Бу яшелчәне әзерләү бик ансат һәм бик тиз, шулай ук аның файдалы икәнен дә беләбез.

Н.И. Пирогов исемендәге Русия милли тикшеренү медицина университетының геронтология фәнни-клиник үзәге директоры Ольга Ткачеваәйтүенчә, ташкабакның95% ы судан һәм азык җепселләреннән тора, бу аны аз калорияле (100 г га нибары 24-27 ккал) һәм җиңел үзләштерелә торган ризык итә.Улэчәклекнеңэшеняхшырта, эч катуны һәм шешенүне булдырмый, шулай ук авырлыкны контрольдә тотарга ярдәм итә, аз гына калориягә ия булса да, тиз туендыра.

Ташкабак калийга бай (тәүлеклек норманың 12% на кадәр), ул йөрәк сәламәтлеге һәм кан басымын нормальләштерү өчен кирәк. Моннан тыш, яшелчәдә күрү сәләтен саклау өчен куәтле антиоксидантлар — лютеин һәм зеаксантин бар, алар файдалы майлар белән бергә яхшырак үзләштерелә. Аның составында шулай ук С витаминнары һәм В группасы бар. Күбрәк файдасын саклау өчен, сүрән утта пешерү, уртача температурада (120°Cка кадәр) кыздыру яки парда пешерү ысулларын тәкъдим итәләр.

Әлеге диетик ризыкны югары калорияле ризыкка әверелдермәс өчен майда озак кыздырмагыз. Ташкабакларны гарнир итеп ит, балык, эремчек белән бирергә була, ул файдалы майлар (зәйтүн мае) һәм яшел тәмләткечләр белән бик яхшы яраша. Яшь ташкабак һәм цукинины тәмле салатлар әзерләгәндә чи килеш тә кулланырга мөмкин.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/-mgyyat/2025-09-12/tashkabak-faydaly-ll-4385295

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Ташкабак файдалымы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кышка эшләнмәләрнең кайсы зарарлы?
Эшлисең-эшлисең дә, ачкач агуланасың! Кирәкмәс иде…

Диетолог Елена Соломатина аның хәтта бер порция дә авыр чиргә – ботулизмга китерергә мөмкин ди:

Гөмбәләрнең барлык төрләре дә иң куркыныч санала. Бу аларның күзәнәкле структурасы һәм клостридия споралары саклана алган җиргә якын үсүләре белән бәйле. Алар ботулизм китереп чыгаручы токсиннар бүлеп чыгара, ә бу куркыныч авыру, – дип белдерде эксперт.

Ботулотоксин биш сәгатьтән дә кимрәк кайнаганда да үлми. Шулай ук бактерияләрнең споралары ярты ел «йокларга» һәм банкта активлашырга мөмкин. Агу аеруча балалар, өлкәннәр һәм хроник авырулы кешеләр өчен куркыныч.

Агулану симптомнары транзитор ишемия яки инсультка бик охшаган, әгәр кешенең элегрәк гөмбә ашаганын белмәсәләр, табиблар диагнозны дөрес куймаска мөмкин.

Шуңа күрә гөмбә белән агулану – бик мәкерле халәт, вакыйгалар үсеше ярдәм күрсәтүдә тоткарлык аркасында шактый начар булырга мөмкин.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-09-04/kyshka-eshl-nm-l-rne-kaysy-zararly-4372654

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Кышка эшләнмәләрнең кайсы зарарлы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тәмле кавынны ничек сайларга?
Роспотребнадзор белгечләре кавынның өлгергәнлеген аңларга мөмкин булган 3 билгене атады.

Койрыкның каршы ягы бераз йомшак булырга тиеш. Моны басып карап билгеләргә мөмкин. Каты булуы кавынның өлгермәгән булуын күрсәтә.

Кавынга чиртеп карасаң, карбыздан аермалы буларак, тавыш яңгырап тормаска тиеш.

Кавын исе килеп торырга тиеш. Әгәр ис юк икән, алмавың хәерле, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://chelny-izvest.ru/news/top5/rospotrebnadzor-nazval-tri-priznaka-speloi-dyni

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Тәмле кавынны ничек сайларга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..