Архивы аянычтормыш - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Синең инвалидың җәмгыятькә куркыныч тудыра»
Мөмкинлеге чикләнгән кешегә кайда да җиңел түгел. Безнең илдә – бигрәк тә. Алга киткән илләрдә инвалид үзен тулы канлы кеше итеп хис итсен өчен бөтен шартлар да булдырыла әле. Ә бездә?//Безнең гәҗит//

Ә бездә инвалид булып туарга язмасын. Язмыш тарафыннан кыерсытылу бер хәл, шуңа өстәп, җәмгыять тә сине изеп-таптап бетерәчәк… Күптән түгел Казанда булган аяныч хәл әлеге сүзләрнең дөреслеген тагын бер тапкыр раслады.

УРАМГА ЧЫГАРЫП ҖИБӘРГӘННӘР

Танылган язучы, шагыйрь Ләбиб Леронның ике кызы һәм бер улы барлыгын күпләр белә. Уллары Бәхтияр – тумыштан инвалид. 25 яшен тутырса да, сөйләшми ул, акылы бер яшьлек сабыйныкы кебек. «Карап торышка сәеррәк булып күренсә дә, берәүгә дә зыян сала торган кеше түгел ул. Бик яхшы күңелле. Без аны ничек бар, шулай яратабыз. Ә ул безне һәм, гомумән, бөтен дөньяны, кешеләрне ярата», – ди аның турында гаилә әгъзалары. Бәхтиярне якыннан күреп белгән кешеләр дә шулай ди.

Көннәрдән бер көнне Лероннарның олы кызы Айсылу (аны «Татар радиосы» ди-джее буларак беләбез) үзенең кечкенә кызы Сәйдә һәм Бәхтияр белән «Парк Хаус» сәүдә үзәгенә барырга була. «Әби җәйгә авылга китү сәбәпле, әти белән әни өйдә булмаганда, Бәхтиярне мин карап торам», – дип аңлатты ул. Беренче тапкыр гына барулары да булмый югыйсә. Тик бу барулары бөтенләй көтелмәгәнчә тәмамлана.

«Азык-төлек кибетенә керер алдыннан, кием кибетенә кереп, майка алырга булдым. Бәхтияр миннән 10-15 метр ераклыкта гына йөри. Ул бервакытта да диярлек янәшә йөрми, шулай читтәрәк тора. Тик беркайчан да үзе генә китеп бармый. Шуңа күрә мин, күз читем белән Бәхтиярне карый-карый, кирәкле майканы сайладым һәм кассага чиратка бастым. Чират зур түгел иде. 5 минут торсам торганмындыр, түләп чыксам, Бәхтияр юк!» – дип башлады сүзен Айсылу.

Мондый вакытта нишлисең? Карана, эзләнә башлыйсың. Айсылу да башта шулай эшли. Энесе ерак китмәгәндер, дип уйлый. Тик Бәхтияр бер җирдә дә күренмәгәч, хафага төшә. Шул тирәдә йөргән кешеләрдән сораша башлагач, Бәхтиярне каравылчы алып киткәнлеге мәгълүм була!

Айсылу Лерон мәгълүмат өстәле янына чаба. Андагы кызлар аны сак хезмәте янына илтеп куялар. Энем кайда, дип тәкрарлавын белгән Айсылуга бер генә җөмлә әйтәләр: «Ул кешеләрне куркытты, шуңа күрә без аны урамга чыгарып җибәрдек».

Вакыйганың йомгак очын югалтмый гына, күз алдына китереп карыйк әле: Бәхтияр бер яшьлек сабый кебек, дидек. Сабый нәрсә генә эшләмәс: йөгереп тә китә ул, ялтыравыклы берәр нәрсә күрсә, барып ябышырга да мөмкин, күңеленә ошаган кеше булса, аның янына килеп, уйный башлавы да ихтимал. Мөгаен, Бәхтияр белән дә шушындыйрак берәр хәл булгандыр. Берәр ана, баласы өчен куркып, каравылчыга Бәхтиярдән зарланган булырга да мөмкин. Ә анысы тоткан да егетне урамга чыгарып җибәргән. Ни булганын ачыклап тору да, син кем, ник алай эшләдең, дип сорау алу да юк. Ике метр буйлы егетнең сөйләшмәве дә гаҗәпләндермәгән каравылчыны, йөз чалымнары да шик тудырмаган. Югыйсә, нормаль кеше булса (сүз хәзер каравылчы турында бара!), егетнең авыру булу ихтималлыгын чамаларга тиеш булган бит инде. Ә чамаласа, ни йөрәгең белән, авыру кешене урамга чыгарып җибәрергә кирәк?

Ләбиб Лерон хатыны, кызы Айсылу һәм улы Бәхтияр белән

БЕЗДӘН КИТКӘЧ, ТЕЛӘСӘ НӘРСӘ БУЛСЫН…

Айсылу килеп, энесен таптыра башлагач, каравылчы Бәхтиярне эзләргә керешкән. Тик үзе дә юкка чыккан. Бәхтиярне таба алмагач, Айсылуның күзенә күренергә курыккандыр, мөгаен. «Энемне мин таптым. Ул сәүдә үзәгенең бөтенләй икенче ягыннан кая барганын да белмичә атлый иде. Ничек шатланганымны белсәгез! Коляскада кызым Сәйдә дә бар бит әле, ул да куркып беткән иде. Мин Бәхтияр янына барып басуга каравылчы да килеп җитте. Җиңел сулый бу. Ә үзе миңа кычкыра: «Ник ул бернәрсә дә әйтмәгән соң?» – ди. Ачудан шартлар дәрәҗәгә җиттем. «Сөйләшми ул, сөйләшми», – дип кычкырдым», – дип сөйли Айсылу.

Бәхеткә, бу очрак яхшы тәмамланган. Бәхтияр табылган. Ә бит табылмаска да мөмкин иде. Зур шәһәр, меңләгән кеше, йөзләгән машина… Аллаһ сакласын, каравылчыдан куркып, бөтенләй икенче якка китеп барган булса, ни буласын күз алдына китерүе дә куркыныч.

Бу вакыйгадан соң Айсылуны гаепләүчеләр дә табылды. Энең авыру булгач, ни өчен аның үзен генә калдырасың, янәсе. «Сүз дә юк, бу вакыйгадан барыбыз да сабак алдык. Бүтән Бәхтиярнең берүзен генә калдырмаячакбыз. Тик бу 25 елга шундый беренче очрак», – дип гаҗәпләнә Айсылу. Анда да гаеп бар, әлбәттә. Тик бу юлы сүз аның турында түгел. Бу юлы сүз черек җәмгыять турында. Инвалидларга тискәре мөнәсәбәтне җәмгыять үзе формалаштыра ләбаса. Аларны күп җирдә эшкә алмыйлар, күпчелек җәмәгать урыннарына, транспортка инвалидларга юл ябык дисәң дә була. «Уңайлы мохит»нең ни дәрәҗәдә «уңайлы» икәнен күрдек инде: интернетта каскадерларның Казан пандусларын сынаган видеолары бар. Каскадерлар да егыла аннан төшкәндә, инвалид нишләргә тиештер.

Бәхтияр белән булган очракта каравылчы, урысча әйткәндә, «после нас хоть потоп» дип эш иткән. Ягъни аның эш җирендә – сәүдә үзәгендә ЧП килеп чыкмасын, ә урамда теләсә нәрсә эшләп бетсен шунда. Каравылчы Айсылуга: «Егет балаларны куркытты, шуңа чыгарып җибәрдек», – дип аңлаткан бит. Ә ул урамда берәрсенә зыян китерсә? Юк, моны уйламый каравылчы, тизрәк егетне үз территориясеннән чыгарып җибәрү ягын карый. Югыйсә, кешечә дә эшләп булыр иде бит: егетне сак хезмәте пунктына алып килергә, аның белән сөйләшеп карап, авыру икәнлеген ачыкларга, репродуктор аша туганнарын эзләтергә. Монысы кешечә булыр иде. Тик бездә башкача эшлиләр шул. Башка җир белән уйлап…

ИНВАЛИД КЕШЕ ТҮГЕЛМЕ?

«Парк Хаус» үзәгенең идарәчесе Станислав Радченко Бәхтияр Лерон белән булган хәлгә аңлатма бирде. «Аналар балалары белән бергә мәйданчыкта сикереп, балаларга һәм әниләргә бәйләнеп, нәрсәдер кычкырып йөргән 20 яшьләр тирәсендәге бер егет турында хәбәр итә. Балаларын имгәтүдән курыккан әти-әниләр егетне бу зонадан чыгаруны үтенә. Балаларга зыян килмәсен өчен, каравылчы егеткә мәйданчыктан чыгарга куша. Егет моны игътибарга алмагач, сакчы, йә ул психологик авырудан интегә, йә психотроп матдәләр кулланган, дигән нәтиҗәгә килә. Кызганычка, егетне озатып йөрүче булмаган, тирә-яктагыларга зыян салмасын өчен, сакчы аны мәйданчыктан үзе чыгарган. Сакчы физик яки мораль мәҗбүриләү кулланмаган, йомшак формада эш иткән.

Озакламый «Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу үзәге хезмәткәрләренә, энесен табуны сорап, Айсылу Лерон мөрәҗәгать итә. Үзәк хезмәткәрләре аңа балалар мәйданчыгында булган хәлне сөйләп бирә һәм энесе янына китерә. Кызганычка, Бәхтияр балалар мәйданчыгында озатучысыз берүзе иде. Шуңа күрә сакчы һәм балаларның әти-әниләре егетнең инвалидмы, әллә психотроп матдәләр тәэсирендәме һәм башкалар өчен куркыныч тудырамы-юкмы икәнлеген белмәгән. Кайчак сәүдә үзәгенә наркотик матдәләр тәэсирендәге кешеләр керергә омтыла, куркыныч хәлләр китереп чыгармас өчен, сакчылар аларны сәүдә үзәгеннән чыгарып җибәрә.

Ничек кенә булмасын, шулай килеп чыгуы үкенечле. Әгәр дә сакчы Бәхтиярнең тумыштан инвалид икәнен һәм тирә-яктагыларга куркыныч тудырмавын белсә, ул ата-аналарга да шулай дияр иде. Мөгаен, бу очракта аларда Бәхтиярның балалар мәйданчыгында үз-үзен тотышына карата курку уянмас иде», – диелә аның җавап хатында. Хатта, каравылчы дөрес эшләмәгән, дигән бер сүз дә юк. Димәк, «Парк Хаус»ка берәр наркоман керергә теләсә дә, аны шундук урамга чыгарып җибәрәчәкләр. Хәлгә ачыклык кертеп, полиция чакыртып тормаячаклар. Ә урамда хет теләсә нәрсә булып бетсен шунда…

Бәхтияр Лерон белән булган хәлне ишеткәннән соң, газетабызның социаль челтәрдәге төркеменә бер хат килеп төште. «Безнең илдә инвалид – кеше түгел. Моңа үз мисалымда көн саен диярлек инанып торам. 11 яшьлек балабыз тумыштан ДЦП белән чирли. Әтисе белән мин дә, туганнар да аны ничек бар, шулай кабул иттек. Тик җәмгыять кенә кабул итәргә теләми. Алай гына да түгел, инвалид бала тәрбияләгән өчен безгә жәлләп, хәтта кимсетеп тә карыйлар.

Укытучылар үзләре тәрбия сәгатьләре үткәргән була. Олы улыбыз 8нче класста укый. Бүген өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеге турында өйрәттеләр, бүген туган илне яратырга кирәклеген сөйләделәр, дип кайтып әйтә. Тик бер көнне укытучысы күңел кайтара торган гамәл кылды. Без күп катлы йортта яшибез. Ике улымны да ияртеп, ишегалдына чыктым. Олысы турникларда тартыла, иптәшләре белән йөгереп уйный. Ә кечкенәсе комлыкта мәш килә. Мин китап укып утырам. Берзаман чәрелдәп кычкырган тавыш ишетелде. Күтәрелеп карасам, олы улымның класс җитәкчесе минем авыру баламның кулын каерып тоткан. Баланың куркудан күзләре шар булып ачылган. Йөгереп килдем. Башка аналар да, балалар да килеп җитте. Бактың исә, минем авыру улым комлыкта уйнаганда теге укытучының 3-4 яшьләр тирәсендәге баласы ясаган «ком сараен» җимергән икән. Аңламый бит инде ул аны. Теге бала (анысы да аңышмый), ачудан, минем улымның күзенә ком ыргыткан. Улым, куркудан булса кирәк, балага китереп суккан. Моны күреп торган укытучы ана минем балага килеп ябышкан да инде. Синең инвалидың җәмгыятькә куркыныч тудыра, дип, бөтен ишегалдына акырды. Һәм баласын алып, тизрәк өенә кереп китте. Баласы еламый да иде – минем улым аны шул хәтле каты «җәберләгән», күрәсең.

Бу хәлләрне күреп торган олы улым: «Мин ул укытучы апага бүтән бармыйм, ул минем энемә кычкырды», – ди. Һәм мин аңа нәрсә дип әйтергә дә белмим. Мондый укытучы нинди балалар тәрбияләп чыгарыр икән соң?» – дип язган иде исемен күрсәтмәүне үтенгән укучыбыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Запись «Синең инвалидың җәмгыятькә куркыныч тудыра» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Тугыз айлык сабыен ашата да, йокыга тала Фирдия…мәңгелек йокыга” [аяныч язмыш]
Яңа елга биш көн калгач, Балтач районы Иске Салавыч авылында яшәүче Сәмигуллиннар һәм Арча районы Кысна авылында яшәүче Гарифҗановлар капкасын кара кайгы шакый. Сәмигуллиннар – газиз кызларын, Гарифҗановлар киленнәрен югалта. //Интертат.ру//

Фирдиягә 2 декабрь көнне нибары 25 яшь тулган була. Иртәнге биштә тугыз айлык баласын ашатканнан соң, йокыга тала яшь ана. Шул ятудан башка тормый. Бүген (30 декабрь) туган нигезендә аның өчесен укыталар.

Илнур белән Фирдия дүрт ел очрашып йөреп, 2015 елның 5 октябрендә кавыша. Бәхетләрен тулыландырып, тугыз ай элек җир йөзенә нәни кызчык –  Ризәлә аваз сала. Шушы бәхет төенчегенең һәр кыланмышына куанып яшәгән мизгелдә, Илнур кинәт тол кала. Ә Ризәлә әле берни дә аңламый. Ул бишегендә һәркемгә елмая, көлә. Әнисез үсүнең ни икәнен тоймый шул әле сабый.

– Кызым бик актив иде, – дип сүз башлады әнисе Фирдания ханым күз яшьләре аша. – Биергә яратты. Мәктәптә бер генә бәйрәмдә дә биеми калмый иде. Арча педагогия көллиятендә белем алды. Аны тәмамлагач, читтән торып КФУның чит телләр факультетына укырга керде. Гыйнвар аенда диплом алырга барасы иде. Шуның турында күпме хыялланды, алырга өлгерми калды сабыем…

Фирдания ханым гаиләсенә шундый зур авырлык киләсен ялгыш кына да сизенми. Бер атна элек әти-әни янында дүрт көн кунак булып китә Фирдия. Туган нигезен балачактагы кебек Яңа елга киендерә, чыршы бизи. Киткәндә дә: «Яңа елга киләбез», – дип саубуллаша.

– Кызым килгәч, минем кулдан эш төшә иде. Мин эштән кайтканчы (Балтачта сөт-май комбинатында хезмәт куя) Фирдия ашарга пешереп куя. Бу юлы көн саен ни дә булса пешердем. Беренче көнне мантый ясадык. Балам сөенә-сөенә: «Әни, икәү ясагач, тиз дә булды, тәмле дә», – дип куанып ашады. Калган көннәрдә дә кыстыбый, коймаклар белән сыйладым. Гүя, бу бит минем баламны соңгы ашатуым дип сизенгәнмен, – дип яшь коя Фирдания апа.

Иртәгә үләсе дигән кичне дә телефон аша аралаша әни белән кыз.

– Кичке тугыз тулганда сөйләштек. Ризәләнең яңа һөнәрләрен санады. Тыныч йокылар теләп саубуллаштык. Шуннан соң да әле ул, 12 нче яртыга кадәр интернетта утырган.

Яшь әни иртәнге бишенче яртыда баласын – күз нурын ашата да, караватына сала. Йокының иң тәмле чагы, үзе дә яраткан ире янына сыена. Озак та үтми, Фирдия хырлый башлый. Илнур аңа: «Борылып ят әле, гырлыйсың», – дип эндәшә. Тик хатыны аны ишетми. Бу яшь ананың дөньядан аерылып, җан биреп яткан мәле була. Шуннан соң ул калтырана башлый. Ире аны идәнгә яткырып, ясалма сулыш ясап карый, тик соң була инде.

– Иртәнге 6 тулганчы килде бу хәбәр. Иртән яки  төнлә вакытлы-вакытсыз телефон шалтыраса, йөрәгем алына. Алдым трубканы. Кияү: «Әби, Фирдия авырый», – диде. Чыгып чаптык. Үләр дигән уй башка да керми. Ишегалдында кода каршы алды. Аның: «Бик авыр хәлләр, кодагый» дигән сүзеннән барысын да аңладым, – ди Фирдания апа.

Илнур ашыгыч ярдәм чакырта. Фельдшер исә Фирдиянең җансыз гәүдәсен Арча хастаханәсенә алып барырга куша. Чөнки кинәт үлгән яшь кешене ярмыйча күмәргә рөхсәт ителми. Тик Арчада суд-медицина экспертизасы үткәрүче белгеч юк икән. Дөрес, штатта патологанатом бар. Әмма ул авырмыйча, кинәт үлгән яшь кешене яра алмый. Нишләргә? Патологанатом сөекле хатынын югалткан ирне тикшерү комитетына җибәрә.  Алар исә экспертиза ясату өчен Балтачка юллый. Әмма Балтач белгечләре хатынның үлем сәбәбен ачыклау өчен мәетне  республика экспертиза бюросына алып барырга киңәш итә. Гаҗизлектәп аптыраган ир Арчаның тикшерү комитетына барып тагын юллама ала: мәетне Казанга алып бару өчен.

– Иртәдән кичкә кадәр юлда булды кызымның җансыз гәүдәсе. Үлгәч тә тынычлык булмады мескенгә, – дип уфтана Фирдания апа.

Тугыз айлык Ризәләне Илнурның әти-әнисе тәрбияли. Килен белән каенаның мөнәсәбәтләре бик матур була.

– Әниле-кызлы кебек яшәделәр алар, – ди Фирдания апа. – Күрше-күләннәре дә бик юксынып елый, алар белән дә уртак телне тиз тапкан кызым. Кияү белән дә аралары әйбәт иде.  Бер-берсенә исем белән дә эндәшмиләр, «җимеш» дип кенә торалар иде.

Әни назының ни икәнен дә татырга өлгермәгән бәләкәч тә, сөекле хатыны белән бер генә ел яшәп калган Илнур да, газиз балаларын югалткан әти-әни дә кызганыч.

Нарасый дүрт айдан соң ук күкрәкне ташлаган. Бүген бар нәрсәне теләп ашый ди. Гүя, Фирдия баласының ятим каласын сизгән дә, ашарга өйрәтеп калдырган.

Вакытсыз вафат булган хатынның анализларын Мәскәүгә җибәргәннәр. Бүгенге көнгә  куелган диагноз исә: Фирдиянең йөрәге кинәт туктаган.

– Беркайчан да йөрәге авыртканы булмады, – ди Фирдания апа. –Күптән түгел генә операция кичергән идем. Минем өчен ут йотты. «Әни, авыр күтәрмә, үзеңне сакла», – дип борчылды балакаем. Үзенең авыруын да белмичә, яшәп тә калмыйча ташлап китте…

Фирдиянең якыннарының ачы хәсрәтен уртаклашабыз. Ходай Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен!

Запись “Тугыз айлык сабыен ашата да, йокыга тала Фирдия…мәңгелек йокыга” [аяныч язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..