Архивы аянычязмыш - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Малай аракы эчеп интектерде…»
Эчкечеләр белән интегеп яшәүчеләр бик күп… Әллә кайларга алып баралар аларны. Иң элек өшкерергә алып барырга кирәк! Өшкереп, башыннан шайтаннарын чыгармыйча, әллә нинди дарулар салдырып та, айнымый ул кеше.

Безнең малай да аракы эчеп интектерде. Эчеп җәзалады, ни генә кычмырмый иде. Кырыктан узып, ни гомер эчеп җафалады бит! Бик каты нужалы кеше мин. Ничә кат өшкерергә алып бардык, аннары докторга алып бардык. Шуннан соң малай терелде, уңайланды. Әй, Аллам, гел икенче малай булды! Тфү-тфү, әйтмәгәнем булсын! Былтырдан бирле инде эчми. Хан заманында укылган правасы бар иде, шуны алмыйча йөри иде, аны барып алды! Акча биргәләп торабыз, без бит пенсиядә. Малай безне карый хәзер, әтисе инсультлы. Зур малай йортыбызга машина китереп куйган иде, монысы аны да уңайлады хәзер, утыра да чыгып китә. Кирәк урынга бара, илтә, акчаны биреп торам. Койма-капкалар беткән иде, быел җәй көне берүзе эшләп, шуларны рәтләде. Аллага шөкер генә дим!

«Язмыш сынавы»

Запись «Малай аракы эчеп интектерде…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Җитешермен!” – диясе түгел!
Минем яшьлек еллары совет чорына туры килде. Әти белән әни мине авылда, үз яннарында калдырырга дип үстерсәләр дә, мәктәпне тәмамлау белән шәһәргә чыгып киттем.

Ул вакытта патриотик хисләр әкәмәт иде бит. Кыз бала булсак та, үзебезне ниндидер зур төзелешләрдә, заводларда эшләгән атлы итеп күз алдына китерә идек. Авылдан шәһәргә килеп урнашкан бер төркем яшьләрнең кайсы вертолет, кайсы компрессор заводында яисә итек басу цехларында үзләренә урын тапты. Берничәбез, аларның арасында мин дә бар, типографиягә урнаштык. Типография эше галәмәт нык авыр иде инде. Әмма яшьлек, ниндидер бер серле дулкын авырлыкны әлләни сиздермичә уздырырга ярдәм итте. Эштән соң Кызыл почмакта җырлап, биеп, күңел ачырга да җай таба идек әле хәтта.

Билгеле, яшьлек янәшәсендә мәхәббәт тә йөри. Авылдан килеп бер-ике ел дигәндә, әллә ничә кеше өйләнешеп, кияүгә чыгарга җитеште, үзләренчә оя корып, гаилә булып яшәп тә киттеләр. Ә мин һаман элеккечә яши бирдем. Яллар җитте исә, авылга, әти-әни янына ашыктым. Анда ике энем, ике сеңелем дә бар бит. Алар да мине: “Казаннан апа кайта!” – дип, дүрт күз белән көтеп торалар. Эшлим, эшлим дә, бөтен акчаны аларга күчтәнәчкә тотып бетерәм. Төянеп кергән шәһәр кызын кем яратмас? Эй, рәхәт тә вакытлар бар иде дә соң! Сумкадагы тәм-томны бушатканымы күзәткән әни хәйраннар кала торган иде инде. “Шуның кадәр тәмле ашап яшисең икән, кызым. Тормышың булган”, – ди иде. Эне-сеңелләрем дә башкалардан бераз булса да аерылып, әзме-күпме шәһәр киемнәре киеп үстеләр. Аларга ни дә булса алыйм дип, әллә никадәр чират торганымны үзем генә беләм. Авылга алып кайткан күчтәнәчләрнең берсен дә шәһәрдә үзем генә авыз итеп караганым булмады. Ничек тә аларны сыйлыйсы, матуррак киендерәсе, акчалата ярдәм итәсе килеп яшәдем. Үзем өчен түгел, алар өчен эшләдем.

Эшләвемә сигезенче ел дигәндә, тулай торактан аерым бүлмә биреп сөендерделәр үземне. Моңарчы 4, 5, хәтта 6 кешелек бүлмәләрдә яшәп ялыктырган иде инде. Җитмәсә, бергә яшәгән кызлар арасында мин иң олысы булдым. Яшь аермасы, ни дисәң дә, сиздерә. Үзләре аерырга тырышмасалар да, миңа алар белән кызык түгел. Ә миңа кызык нәрсәләр – алар өчен күңелсез. Бер цехта эшләгән яшьтәшләрем арасында кияүгә чыга алмый калган бер үзем генә калдым. Тагын бер ялгыз хатын бар, әмма ул аерылып кайткан. Үзе генә ике бала үстерә. Үзем аралашучан, төскә-биткә дә кеше карамаслык түгел, өстәвенә коллективта да ир-атлар күп. Уенда булган хатын-кызга шулар арасынан берәрсен сайлап күз генә сирпе бит инде. Юк, никтер һаман да минем вакыт җитмәгән әле, дигәнгә инанып яшәдем. Әти-әни дә: “Шәхси тормышыңны җайларга вакыттыр, кызым”, – дип, беркайчан да әйтә белмәде. Үзем дә уйламадым.
Эне-сеңелләремә дә минем ялгыз булуым уңайлы булды инде анысы. Үзләренә кирәк чакта минем янга килеп күпме кирәк, шуның кадәр яшәп киттеләр. 18 квадрат метрлы бүлмәдә тормыш итәр өчен барысы да бар иде. Икесе минем янда яшәп укыды, аннан тормышка чыгып, үз тормышларын булдырдылар. Ике энем авылда калды, аларның да үз гаиләләре. Кешедән ким-хур булмасыннар дип, йорт салырга булыштым.
Кызганыч, барысына булышам ди-ди, үземнең тормышның узып киткәнен сизми дә калмаганмын. Баштарак: “Минем барысы да алда әле! Җитешермен!” – дип яшәсәм, хәзер: “Кай арада үткән икән соң бу вакыт?” – дип аптырыйм. Эштә чакта берни сизелмәгән икән бит. Кеше арасында ыгы-зыгысы, бергәләшеп чәй эчеп алулары белән көн артыннан көн үткән.

Ә ялгызлык ул лаеклы ялга чыккач үзен нык сиздерә икән. Хәзер элекке кебек алга карап түгел, артка борылып нәтиҗә ясар чакка җиткәнмен икән бит инде. Тулай торактан соң аерым фатир да алуга ирештем, бар дөньям җиткән. Әмма шушы рәхәтлек белән янәшәңдә иртән торып уртаклашыр кешең булмау аңлатып та бетерә алмаслык авыр халәттә яшәтә. Бертуганнарым барысы да исән-саулар, аралашып торабыз. Әмма аларның барысының да үз тормышы бит. Бала үстергәндәге авырлыклары, гаилә эчендәге кыенлыклары булса да, миңа әйтеп бетермиләр инде. Чөнки үземнекен булдырып караган булмагач, төпле киңәшен дә бирә белмимдер.
Өч көнлек тормышта барысына да җитешергә кирәк булган шул. Чамасын белеп, туганнарга ярдәм итү белән бергә шәхси тормышны да артка күчерергә кирәкмәгән. “Җитешермен!” – диясе түгел! Тимерне кызуында сугып, яшьтәшләр белән бер шаукымда кияүгә чыгасы булган икән шул. Тормыш йөген тартып, тәмам арыган чакта сеңелләрем килә дә: “Рәхәттер сиңа, апа, әйме? Ирне, балаларны көйлисе юк, тып-тыныч”, – дигән булалар.
И-и, мондый тынычлык кирәк идеме соң миңа, дим. Кызыгырлыгы юк, әлбәттә. Ыгы-зыгылы, вакыты-вакыты белән җитмәүчәнлеге, тавышланып алу белән дуслашулары белән бергә үрелеп барган гаиләле тормышка ни җитә?
Фәния, Татарстан.

"Ясминә"

Запись “Җитешермен!” – диясе түгел! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әтием ирем булды [булган хәл]
Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә – икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр.

Балалыгыбыз белән без аны күреп тә бетермәгәнбездер. Әмма ничек кенә авыр булмасын, әти безне какмады, сукмады.
Кайдадыр кунып, кайтмыйча калган көннәрен дә хәтерләмим. Әти безгә бар нәрсәдә дә булдырырга тырышты. Мәктәп кирәк-ярагы дисеңме, абый белән икебезгә дә агачтан чана, чаңгы ясап бирде, өстәлдә һәрвакыт ризык мул булды. Ферма эше авыр булса да, әти хуҗалыкны, йорт янын, бакчаны ташламады. Яз җиткәч, бергәләшеп, бакча чистарттык, казыдык, әйбер утырттык. Хәзерге кебек, әллә нинди яшелчәләр булмаса да, кыш буена җитәрлек итеп кишер, суган, чөгендеребез була. Күп итеп, бәрәңге утырта идек. Боларның барысы да абый белән икебезнең өстә булды. Җәй буе сибү, чүп утау, корт чүпләү – эшнең күплегеннән, билчән, алабута йолкудан гарык булып, елаган чаклар да күп булды. Боларга тагын кош-корт карау да өстәлә. Кыскасы, уйнап-көлеп йөрергә вакытыбыз булмады. Анысы башка балаларныкы да шулай булгандыр инде. Әмма әниле йортта балалар барыбер бу кадәр эшләп үсмәде. Күңелне юксыну басканда, без гел яңа әни турында хыяллана идек. Аның белән ничектер рәхәтрәк, иркенрәк тормыш булыр кебек тоела иде. Ләкин еллар узды, безнең йорт бусагасын бер хатын-кыз да атлап кермәде. Кем белә, бәлки әтине димләп тә караган булганннардыр, без аларын белми калганбыздыр. Үсә төшкәч ” әни” төшенчәсе үзеннән-үзе ничектер юкка чыккан кебек булды. Алай гына түгел, өчәү яшәп яткан дөньяга икенче бер хатынның үтеп керүен мин, бәлки, ошатмас та идем. Булса, үзебезнең әни, юк икән, безгә башка берәү дә кирәкми, дип уйладым.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, абый шәһәргә укырга китте. Студент чакта сирәк кенә булса да, кайткалады. Ул вакытта кая инде еш йөрүләр? Хәзерге кебек таксилар да, микроавтобуслар да юк чак бит. Акча ягы да чамалы. Югары курста укыганда ук заводка эшкә кергән иде, кулына диплом алгач, бүтән җиргә барып тормады. Әтинең авылга кайтмыйсыңмы соң дип икеләнеп кенә чакыруына каршы: “Миңа завод ошый. Тимер эшен яратам, беркая да китмим” , – дип җавап бирде. Завод абыйны башы-аягы белән үзенә суырып алды. Ул елга бер, үзенең ялында гына кайтты.

Ә мин беркая да китмәдем. Чөнки әтине кызгандым. Күз яшьләре белән:”Китмә. Синсез калсам, нишләрмен?” – дип елады ул. Авылда кая барасың? Эш төрлелеге юк. Хыялым укытучылык булса да, әти белән фермага йөри башладым, сыер саудым. Тормыш беркөе генә агылды да агылды. Кечкенәдән мунчаны гел әти белән керә идек. Зурайгач, сирәк булса да ул минем янга: “Аркаңны ышкыйм, кая, яхшылап чабындырыйм”, – дип кергәләп чыкты. Баштарак оялсам да, әти мине, баштан сыйпап, гел тынычландырды. Ул:

– Син нәрсә, әтиеңнән ояласыңмы? – ди торган иде.

Кыскасы, әти җүнсез сүз сөйләмәс, дип мин дә оялмаска өйрәндем. Алай гына түгел, башта үзем кереп киткән булам да, эчтән генә: әти керсен иде, көчле куллары белән аркаларымнан усын иде, дип тели башладым. Теләкләрем бик еш кына кабул булды. Минем кебек кызлар кичләрен клубка чыга башладылар. Фермада да сүз – шул турыда. Кем чыккан, кем кунакка кайткан, кем кемне озаткан. Ә миңа әти клубка чыгарга беркайчан да рөхсәт бирмәде. “Синең өчен иң яхшы егет – мин. Башкалар алдар, еларсың. Ә мин сине беркайчан да үпкәләтмәм”, – диде. “Сөйләшеп ятарбыз, син хәзер зур инде, миңа синең белән рәхәт,”- ди-ди, әти минем янга ята да башлады. Үзенең караватына да чакыра иде. Мине хатын иткән беренче ир дә ул булды. Минем өчен бөтенләй башка дөнья ачылды. Бер – бер артлы ике балабыз туды. Икесе дә акылга зәгыйфь булдылар. Бер үк каннан булгач, шулай була икән ул. Без бит анде авыл балалары, аны-моны белеп үскән кешеләрме. Авырлы чакта да, тапкач та, кеше безне сөйләп туя алмады. Ләкин кулдан берәүнең дә тотканы булмады. Аз идеме авылда малайлары белән ялгыз калган аналар, яки безнең кебек үк – аталы-кызлы яшәүчеләр? Әти дә, мин дә алдынгы терлекчеләр, эчеп-тузып йөрмибез. Сәвит заманында иң мөһиме шул иде бит. Шуңа күрә безнең тормышка тыгылучы булмады. Кеше безнең гайбәтне сата торды, үзебез чәпчемәдек. Ә шулай да арада: йөргән егете булгандыр, ник кыз баланы газапларга, диючеләр булды. Еллар шулай уза торды, безнең турыда сөйләүдән дә туктадылар.

Кызганыч, ике баламның берсе кыска гомерле булып чыкты. Авыл кырындагы күлгә батты. Анысына үзем гаепле булганмындыр инде. Казларны алып кайт әле, кояш бата, су буенда төлкеләр күп, бумасын тагын, дип җибәргән идем. Беренче тапкыр гына куып кайтуы да түгел иде, югыйсә, акылга тулы булмаса да, моның ише эшне генә белә иде. Чыкмый калган берничә казны куарга дип кергән дә, баткан, балакаем. 60 яшенә җитеп, әти дә үлеп китте. Гомер буе ир белән хатын булып яшәсәк тә, мин аңа исем белән дәшмәдем. Кычкырышып, талашканны хәтерләмим, бар эшне бергәләп эшләдек. Мунча салдык, өйне яңарттык. Бүрәнәнең бер башында ул булса, икенчесенә мин килеп ябыша идем. Хәзер кызым белән икәү генә калдык.

Кеше – шул ук табигать баласы. Хайваннар арасында да үгез бозавының сыерга сикерүе – гадәти хәл. Без аны-моны уйламыйча яшәдек инде. Томана булдык. Хәзер бөтен кеше китап укый, телевизор карый, дин белән кызыксына. Бер карасаң, безнең өстә – зур гөнаһтыр. Күпләр мине азгынлыкта гаепләр, әмма тормышың шулай булып чыккач, нишлисең? Берәүне дә нахакка рәнҗеткәнебез булмады, малны эшләп таптык. Әти мине олыгайгач та бала итеп назлады, хатын итеп яратты. Йөрәкне авырттырган бер әйбер: ул да булса – кызым. Аннан алдарак үлеп китсәм, ни булыр? Акылы юк бит, үзе генә яши алмаячак.

Базар көн

Запись Әтием ирем булды [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Сеңлем, аягыңны саклап кала алмавыбыз да бар, барысына да әзер булырга кирәк…”
Үземә килгән иң беренче хәсрәтне мин сабыйлыгым белән бөтенләй хәтерләмим. Тудыргач та әни мине балалар йортында калдырып тора. Чарасызлыктан, нишләргә белмәгәнлектәндер инде… Бу хакта әнисенә ул миңа алты айлар тирәсе булганда гына белгертә. Әби шунда ук җыенып юлга кузгала, мине эзләп таба һәм үз кызы итеп яздырып,  алып та кайта… //Сөембикә//

“Тудырган түгел, үстергән ана”, — диләр. Үземә җан биргән кешенең дөньяда барлыгын, каядыр читтә яшәп ятуын беләм, әлбәттә. Бу тарихны миннән беркайчан да яшермәделәр. Әмма телем ачылуга мин “әни” дип әбиемә эндәштем. Ул — миңа иң якын кеше һәм “әни” дип әйткәндә бары тик аны гына күз алдыма китерәм.

Җырга сәләтем барлыгын белеп, әни мине кечкенәдән музыка мәктәбенә бирде. Аккордеон классын тәмамладым. Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә беренче тапкыр алты яшемдә үк чыгыш ясадым. Үскән саен “Киләчәгемне җыр белән бәйләсәм…” дигән уй күңелемдә ныгый барды.

Ләкин “Бәндә — меңне, Алла берне юрый”, диләр. Шулкадәр дөрес бу сүз.

Унынчы класска күчкән елны мәктәптә, тәнәфес вакытында, мине ялгыш баскычтан егып төшерделәр.  аягымны бик каты имгәттем. Бер ай район больницасында ятканнан соң, юллама алып Казанга килдек. Табиблар беренче карауда ук: “Соң инде”, — диделәр. Сеңерләр өзелгән, ә без моны белмәдек…

Республика клиника хастаханәсендә ярты ел дәваланганнан соң мине “Травматология һәм ортопедия” фәнни-тикшеренү үзәгенә  күчерделәр. Очы-кырые күренмәгән операцияләр башланды…

Үзәктә ясалган беренче операциядән чыгып, наркоздан айнуга яныма хирург килеп басты: “Сеңлем, — диде ул, — аягыңны саклап кала алмавыбыз да бар. Барысына  да әзер булырга кирәк сиңа”.

Миңа уналты яшь. Буй җитеп, дөньяга әле генә башкача карый башлаган чагым — яратасым, яратыласым килеп. Хыялларның, өметләрнең канат ярган чагы. Бер минут, бер мизгел элек бу шулай иде һәм менә…

Әни дә янымда иде. Ләкин мине юатып ул да бер сүз әйтә алмады — үзенә дә бик авыр иде.

Ике атна буе берәү белән дә сөйләшмәдем, беркемгә дә эндәшмәдем, ашамадым, эчмәдем дә бугай. Алга таба яшәп булмастыр кебек тоелды миңа ул чакта. Ике күземне дә чытырдатып йомып, дөм караңгылык эчендә калганмын сыман.  Күзләремне исә ачасым килми, теләмим дә…

Якты дөньяга мине әни кайтарды. Әкрен-әкрен колагыма, аннан аңыма аның сүзләре килеп иреште:

— Кызым, яшәргә кирәк, — диде ул. Без яшәргә тиеш. Укырга тиеш! Аллага тапшырыйк, балам. Безгә язганны без күрмичә кеше күрмәс.  Миңа да җи­ңел түгел бит, кызым. Үзең дә барысын да беләсең…

Белмәгән кая?! Әни мине 1985 елны алып кайткан. Ә нәкъ бер елдан, көтмәгәндә-уйламаганда аның ире үлеп китә. Минем бабам ягъни. Чехиягә ял итәргә баргач ошатып кайткан җырчысының исемен миңа ул куштырып калдырган.

Ә 1990 елны әнигә тагын хәсрәт килә — унтугыз яшьлек бердәнбер улын югалта. Бу фаҗига да көтмәгәндә, бер көн эчендә килә.

Инде менә мин… Тормыш дүрт стена белән чикләнсә дә, ул туктамаган, дәвам итә иде. Больницада яткан килеш кулыма дәреслекләр алдым. Бер операция белән икенчесе арасында имтиханнар биреп, мәктәпне тәмамладым. Ә операцияләр саны утызны узды…

Югары уку йортына — Казан химия-технология институтының социаль-икътисад факультетына яшьтәшләремнән бары бер елга гына соңарып кердем. Яңа тормышыма инде күнегеп килгәндә, беркөнне радиодан белдерү ишеттем. “Җәүдәт Гыйльмановның продюсерлык үзәге яшь җырчылар эзли”. Мөмкинлекләремне сынап карау, аннан да бигрәк “мин дә башкалар кебек үк, алардан бер ягым белән дә аерылмыйм”, дип үз-үземә исбатларга теләү хисе шулкадәр зур

иде — тәвәккәлләдем дә шылтыраттым. Аягым турында сорасалар, “егылып авырттырган идем менә, шуңа аксыйм”, дип әйтермен дип тә уйлап куйдым.

Чиратым җиткәч кердем. Сайлаган җырым һәрвакыттагыча моңсу көй иде. Җиңү турында уйламыйча — ул минутта шушы кешеләр алдында чыгыш ясап басып торуым үзе үк җиңү иде инде — җырладым да җырладым. Ә мине яраттылар!

Бүгенге көндә “Яңа гасыр” радиосында берничә җырым яңгырый: “Туган нигез”, “Озатырга сорамадым”, “Әнкәемнең ак шәле”… Әле генә тагын яңа көйләр яздырдым — “Сагыну”, “Кошларга”.

Тамашачы алдына, зур сәхнәгә чыгу хыялым да чынга ашты. Искиткеч матур озын күлмәктән басып тордым мин халык каршында. Барысын да онытып басып тордым… Туган ягымда беренче концертымны куярга да өлгердем. Минем өчен моның нинди зур, мөһим вакыйга икәне аңлашыладыр.

Быел, Аллаһы боерса, инде V курсны тәмамлыйм. Шәһәребезнең сәламәтлек саклау идарәсендә эшлим, I категорияле белгеч саналам. Ялларда әни янына кайтып йөрим. Ешрак та кайтасы килә дә, вакыт ягы тыгызрак. Тагын… егетемнең армиядән кайтуын көтәм. Рәсул белән без институтка керергә имтиханнар биргән вакытта ук таныштык. Ул да, туганнары, әти-әнисе дә минем белән булган хәлләрдән хәбәрдар. Бу хакта Рәсулга очраша башлауга  үзем  сөйләдем.  “Янымда  кал­са — сөенермен, хәзер, күңелемнең түренә үк үткәнче китсә, бәлки, кыен да булмас”, дидем. Ул калды. “Минем өчен анысы мөһим түгел”, — диде.

“Киләчәктә шулай, болай булыр”, дип әйтергә ашыкмыйм, мин, гомумән, хәзер бернәрсәне дә алдан планлаштырмыйм, чөнки барысы да — Ходай кулында. Ул ничек язса — шулай булачак. Ә миңа бу сынауларны җибәргәндә Аллаһы Тәгалә: “Шушыларга түзсәң, соңыннан бәхет бирермен”, — дигәндер. Җирдә яшәвем, укуым, җырлавым, йөри алуым — болар барысы да бәхет минем өчен!

Больницада ятканда мондый фаҗи­га кичерүчеләр белән күп очраштым. Дөресен әйтәм, төрле язмышларны күрдем.

Хатын-кызларның эчүгә сабышканнары шактый. Ә ир-атлар арасында өметсезлеккә бирелеп, үз-үзенә кул салучылар бар. Кемнәндер туганнары баш тарткан һәм япа-ялгыз калуларына күп вакыт алар бары тик үзләре гаепле. “Нигә миңа мондый хәсрәт килде икән?” дип, гел елап кына утырсаң, көннәрдән бер көнне синнән бар да туячак. Якын һәм ерак туганнарың, дусларың, танышларың… (Әти-әниең бу исемлеккә керми, әлбәттә!) “Нигә нәкъ мин?!”  дигән сорау бөтен кешедә дә була. Мин дә кичердем андый көннәрне. “Аллаһы Тәгалә сынауларны яраткан бәндәсенә генә бирә” дигәнгә ихластан ышандым һәм хәзер дә ышанам. Үртәлүле, мәгънәсез ул уйлардан мине шушы ышануым коткарды.

Минем кебекләр өчен иң авыры — янәшәдәгеләрнең сине жәлләве. Син бөтен барлыгың, булмышың белән алардан аерылмавыңны исбат итеп торганда — тоталар да кызганалар. Андый кешеләр яныннан тизрәк китәргә тырышам. Жәлләүгә мохтаҗ түгелмен, кирәкми ул миңа!

Җыр исә минем өчен — хобби. Бүген сәхнәгә чыгам икән — мин бүген бәхетле. Ә иртәгә… Иртәгәге көн, әйткәнемчә, Ходай кулында.  Иң мөһи­ме — исәнлек. Сау-сәламәт кешенең эше дә, ашы да, җыры да була! Өй һәм карават белән чикләнгән дөньяда яшәүнең ни икәнлеген кичергәч, мин боларның мәгънәсен, яшь булсам да, кайберәүләрдән күпкә тирәнрәк аңлыймдыр кебек.

Запись “Сеңлем, аягыңны саклап кала алмавыбыз да бар, барысына да әзер булырга кирәк…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем пычкы чылбыры белән кыйнады…” [тормыш дәфтәреннән]
Татарстанда узган елның ун аенда гаиләдә хатын-кызга карата көч куллануның 2146 очрагы теркәлгән. Татарстан золымга дучар хатын-кызларга ярдәм итәрдәй психологларга кытлык кичерә. Русия думасында хатын-кызга беренче тапкыр көч кулланган өчен җәзаны йомшарту кануны карала. //Azatliq.org//

19 гыйнвар Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты якын туганнарына карата беренче тапкыр көч куллануны җинаять эше түгел, административ тәртип бозу дип караган канун өлегесен икенче укылышта кабул итәргә дигән тәкъдим белән чыкты. Әлеге өлге думада 11 гыйнвар беренче укылышта хупланган иде.

Бу документны башта думага хатын-кыз депутатлар Ольга Баталина һәм Ольга Окунева тәкъдим итте, федерация шурасы әгъзалары Галина Карелова һәм Зинаида Драгункина да канун кабул ителсен дип тырышып йөри.

Әлеге канун кабул ителеп, көч куллану күбәюгә этәргеч булмасмы? Хокук яклаучылар, кеше хокуклары вәкилләре гаиләдә хатын-кызларны җәберләү очраклары артканны белдерә.

Татарстанны алсак, узган елның соңгы ун аенда гаиләдә хатын-кызга карата көч куллануның 2146 очрагы теркәлгән. Шуларның 150сендә ханымнар авыр җәрәхәтләрдән үлгән. 2015 елда 5790 хатын-кыз гаиләсендә золым күрүдән зарланып, полициягә мөрәҗәгать иткән булган.

“28 еллык гомеремне психолог кына үзгәртмәс”

“Ирем яңа ел бәйрәмнәрендә дә баш күтәрмичә эчте. Бер тыныч көнем юк. Әле бүген генә токмач җәеп яткан җиремнән, уклавымны кулымнан йолкып алып аркама сукты”, дип сөйләде Азатлыкка Кайбыч районының бер авылында гомер итүче Ләмига ханым (аның үтенече белән исеме үзгәртелде). 28 ел яшиләр алар, өч бала үстергәннәр. Өч улы да өйләнгән, үз гаиләләре белән башка җирдә көн күрәләр.

“Талаша башласак, дәшмим, аның саен котыра. Кияүгә чыгып яши башлаганнан бирле, кибеттән бер кечкенә пакет көнбагыш алып ашарга да ярамады, “акчаны юк-барга туздырасың”, дип кыйнады. Балаларга перәнек, кәнфит ише әйбер алсам да, шул пакет белән башыма бәрә-бәрә кыйный иде. Югыйсә, шул әйберне үзе дә ашый бит. Бервакыт “Дружба” пычкысының чылбыры белән кыйнады, гәүдәмне күтәрә алмый ничә көн яттым”, дип яшьле күзләрен сөртеп сүзен дәвам итте хатын.

Ләмига ханым бер тапкыр да полициягә мөрәҗәгать итмәгән. “Ничек үз балаларымның атасын төрмәгә утыртыйм инде?” дип уйлаган. “Ә хәзер авыл халкы алдында хур булыргамы? Кеше теленә керсәң. Аннары, әнә, бер хатынның ире төрмәдә утырып кайтты да, дуслары белән көчләп үтерде”, дип ул үз якларындагы аянычлы язмышларны барлый. Шулай да, элекке вакытлар белән чагыштырганда хәзер көч куллануның кими төшкәнен әйтә.

Азатлыкның “Ник аерылмыйсыз?” дигән соравына ханым: “Бу салган йортны ташлап китеп, кая барам мин? Картаябыз бит инде, барысын да өр-яңадан башлар вакыт түгел”, диде. Ярдәм сорап психологка да барырга җыенмый ул, 28 еллык гомеремне ниндидер психолог кына үзгәртәсенә ышанмыйм ди.

“Авырлы килеш буа башлагач, өйдән чыгып качтым”

Азатлык иреннән качып, туганнарында яшәүче тагын бер яшь ханым белән очрашты.

“Ирем бик каты эчкәнгә, аннан аерылып эшемдәге үземнән берничә яшькә кечерәк хезмәттәшемә кияүгә чыктым. Авырга узуым булды, тәмугка төшкәндәй яши башладым. Урамда ир затыннан берәр таныш кеше белән исәнләшсәм дә, өйдә гауга купты, ирем мине төрлечә җәберләде – чәчтән фатир буйлап өстерәп йөрүләр, берсе дә калмады.

Ирем мине, авырлы хатынын, ярсып буа башлагач кына өйдән чыгып качтым да авылдагы туганнарыма киттем. Баланы аныкы дип яздырыргамы-юкмы, белмим. Минем һәр мизгелем үзем өчен генә түгел, балам өчен дә куркып уза”, дип сөйләде әлеге ханым.

Архивтагы фото

“Яклаучысыз түгеллегемне аңлагач, сугудан тыела башлады”

“Ирем белән бергә 20 елга якын яшәдек. Өч балабыз бар. Тора-бара бергә торып булмау ачыкланды. Ирем кул күтәрә башлады. Өйдән китеп вокзалда кунып йөргән, дусларга сыенган чаклар да булды”, дип сөйләде Азатлыкка Нурия исемле бер ханым. Ул психологик ярдәм күрсәтә торган үзәкләр барлыгын белмәгән, “Фатыйма” үзәге турында ишеткән булган, эзләп караган, әмма тапмаган.

“Дус кызымның әнисе киңәшләре белән булышты, рәхмәт аңа. Ирем кул күтәреп суккан саен полициягә гариза язарга кушты ул. Шактый каты кыйналгач полиция чакыртырга туры килде. Тагын бер тапкыр кул күтәргәч тагын бардым. Шунда ирем: “Нормаль хатыннар сугып яңакларын каерып төшергәч кенә полициягә бара”, диде. Ләкин полиция сөйләшүгә чакырганда куркудан үзенең бите тартыша иде. Ул минем бөтенләй яклаучысыз түгеллегемне аңлагач, кул күтәреп сугудан тыела башлады. Аннары без тынычландык, тагын өч елдан килешеп кешеләрчә аерылдык”, дип сөйли Нурия ханым.

“Хатын-кыз, беренче чиратта, рухи ярдәмгә мохтаҗ”

Казандагы “Альфа” хокукый киңәш бирү оешмасы җитәкчесе Сирин Зарипов Нурия полициягә мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләгән дип саный. “Җәберләүгә дучар хатын-кызлар теләсә-кайсы вакытта прокуратурага, Русиянең кеше хокуклары вәкиленә, якындагы полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итә ала”, ди Зарипов.

Нүрия ханым сүзләренчә, ире кыйнаган хатын-кызлар, беренче чиратта, рухи, психологик ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ.

“Гаиләсендә көч куллануга тарыган хатын-кыз шок хәлендә була, чөнки җәмгыятьнең язылмаган кагыйдәләре аны түзәргә, “чүп-чарны тышка чыгармаска” өнди. Үзенә кул күтәргән кеше белән бер түбә астында яшәргә, көндәлек эшләрне башкарырга, балаларны тәрбияләргә кирәк була. Шулай итеп, ул чыгып та китә алмый, көч кулланып үзен яклый да алмый. Ир кеше “йодрык уйната” торган гаиләләрдә, кагыйдә буларак, хатын-кыз үз-үзен түбән бәяли, яисә гаиләсендә әти-әнисе арасында шундый мөнәсәбәтләр күреп, шуны норма дип үскән була”, ди Нурия ханым.

Архивтагы фото

Ире кыйнаган, җәберләгән, кешечә яшәргә мөмкинлек бирмәгән хатын-кызларга Казанда һәм республикада сыеныр, ярдәм сорар урын бармы?

Татарстан башкаласында балалар, үсмерләр, сукбайлар, хуҗасыз йорт хайваннары өчен яклау урыннары бар, Юдино бистәсендә хәтта сыерларны тернәкләндерү һәм аларны сыендыру үзәге дә эшли. Әмма башкалада хатын-кызлар өчен мондый үзәкләр юк дәрәҗәсендә.

Татарстанда золым күргән хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче бердәнбер оешма булган, моннан 20 ел элек ачылган “Фатыйма” кризис үзәгенең телефоннары эшләми булып чыкты.

Казанның Ямашев урамында “Өмет” (“Надежда”) кризис үзәгенә караган “Добро даром” дигән фонд урнашкан. Тик оешманың интернеттагы сәхифәсендә күрсәтелгән телефон да дәшми.

Татарстанда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурова Азатлыкның “Республикада авыр хәлдә калган, көч кулланылган хатын-кызларга психологик, юридик һәм башка төрле ярдәм күрсәтә торган үзәкләр бармы, алар кайда урнашкан, йә булмаса сезгә турыдан-туры мөрәҗәгать итәләрме?” дигән соравын җавапсыз калдырды.

Хатын-кызлар оешмалары хокук яклыймы?

Татарстанда хатын-кызларны берләштерүче берничә оешма бар: Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкләгән депутат хатын-кызларның “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе, Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева рәислек иткән “Русия хатын-кызлары”ның республикадагы иҗтимагый оешмасы, Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге Дөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы.

Әлеге оешмаларның утырышларында әле моңа кадәр гаиләдә хатын-кызларга көч куллануны туктату турында сөйләшкәннәре, ниндидер чаралар күрүне хәл иткәне булмады.

Кадрия Идрисова

Мөслимә хатын-кызлар оешмалары да хатын-кызларның хокукларын яклау мәсьәләсенә катышмауны хуп күрә. Татарстандагы хатын-кызлар оешмалары күпчелек калфак, аш-су, мода мәсьәләләрен генә күтәрә.

Татарстанда психологларга кытлык

Республиканың һәр районындагы социаль яклау бүлегенә караган социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә психологлар эшләргә тиеш. Азатлык бу психологларның гаиләдә золымга дучар хатын-кызларга ярдәм күрсәтү-күрсәтмәвен ачыклый алмады.

Азнакай районында психологлар өчәү, әмма Азатлык шалтыраткан көнне берсен дә эш урынында тотып булмады. “Кайсы отгулда, кайсы чирли, кайсы “просто юк” дип җавап бирде телефонны алган ханым.

Актаныш районында социаль яклау бүлекчәсе җитәкчесе Дилбәр Әнвәрова: “Психологыбыз юк, ярты ел бала табу ялында инде”, диде.

Теләче районы психологы Гөлшат Зиннәтова да “больничныйда” булып чыкты.

Балтач районында да социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог урыны буш. “Тагын бер психолог бар, әмма ул сезнең сорауларга җавап бирә алмый, чөнки әле генә эшли башлады”, диде үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева.

Әтнә районында да психолог урыны бер ел буш тора икән.

Мөслим районында да урын буш. Социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлзирә Сәлахова: “Июньдә яңа профстандартлар кертелде, хәзер без психолог итеп эшкә бу өлкәдә югары белеме булган кешеләрне генә ала алабыз. Аңа кадәр эшләгән психологыбыз ул стандартларга туры килмәү сәбәпле, эштән китте”, диде.

Минзәлә районында штатта ике психолог каралган икән. Аның да берсе бала табу ялында булып чыкты. Психолог булып эшләүче Наталья Кудряшова эш дәверендә кыйналып яшәүче хатын-кызлар белән беркайчан да очрашмавын әйтте.

Кайбыч районы хезмәт, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева районнарда психологлар җитмәвен, бу өлкәдә белем алучылар булса да, эшләргә атлыгып тормауларын әйтте.

“Безнең социаль ярдәм күрсәтү үзәгендәге психолог бала табу ялына китте, ике ай инде урыны буш тора, әмма эшкә килергә теләүче юк. Беренчедән, белем мәсьәләсе. Авылларда психолог белеме алып кайтучылар юк диярлек. Аның белемен дә алырга була, әмма бу һөнәргә ия булу өчен белем генә җитми. Зирәклек, тормыш тәҗрибәсе, кешене тыңлый белү сәләте дә булырга тиеш. Икенчедән, бүген безгә яшь белгеч кайта икән, ул кулына 7 мең сум хезмәт хакы алып эшләргә тиеш була. Андый аз хезмәт хакына яшьләр ризалашмый.

Психолог җитмәү ул безнең райондагы проблем гына түгел, башкаларда да шул хәл күзәтелә. Министрлыктан якын районнардагы психологлар белән эшләргә кушалар яки Казан белән эшләгез, диләр. Күңеле тулып килеп кергән кешене күрше районга яки Казанга чыгарып җибәреп булмый бит. Бездәге һәр хезмәткәр өлешчә шул психолог ролен үти инде”, ди Чулпан ханым.

Төрле илләрдә көч куллануга дучарларның хәле ничек?

Азатлык төрле илләрдәге хатын-кызларның хәле, көч кулланылганда аларның ничек яклау табуы белән кызыксынды.

Эльмира Исрафилова-Тәйран

Эльмира Исрафилова-Тәйран, Төркия:

– 2012 елда Төркиядә, бик җентекле тикшерелеп, хатын-кыз золымына каршы канун кабул ителде. Монда гаиләсендә золым күргән хатын-кыз бөтен яклап дәүләт ярдәменә таяна ала. Психологик ярдәм, үзенә генә түгел, балаларына да сыену урыны, яшәү урынын алмаштыру, адвокат ярдәме күрсәтелә.

Канунда көч куллануга дучар булу турында хәбәр итү өчен бернинди медицина белешмәсе дә, шаһит та, дәлил дә кирәк түгел икәне ассызыклана. Җәза жинаятьнең авырлыгына карап бирелә. Әмма хатыннан золым турында хәбәр алынуга, золым күрсәтүчене гаиләдән ераклаштыру яисә 10 тәүлектән 6 айга кадәр сак астына алу карары чыгарыла. Әгәр жинаять авыр булса, мәхкәмә карары нигезендә озаграк вакытка иректән мәхрүм ителәләр.

Статистика мәгьлүматларына күрә, Төркиядә 2016 елда 10 хатын-кызның дүртесе гаиләдә золым күргән, ә бу миллионлаган хатын-кыз дигән сүз. Әлеге хәл Төркиянең көнчыгышында күбрәк. Анда әле һаман да кызларны бала килеш кияүгә бирәләр. Бу тема монда иң еш күтәрелгән темаларның берседер.

Аида Алиева

Аида Алиева, “Азәрбайҗан балалары берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары:

– Хатын-кызлар мөрәҗәгать итсә, әлбәттә, аның нинди кыенлыкка дучар булуына карап булышабыз. Гадәттә хокукый ярдәм сорап, психолог яисә медицина ярдәменә мохтаҗлар безгә килә. Матди яктан булышырга да туры килә. Азык-төлек, кием, бала киемнәре, мәктәп өчен кирәк-яраклар белән ярдәм итәбез. Без кыенлыкка очраган хатын-кызларга вакытлыча сыену урыны бирәбез. Бездә алар ике ай тора ала, шул арада проблемнарын чишәргә тырышалар.

Элина Паули

Элина Паули, Павлодар өлкәсе депутаты, Казакъстан:

– Павлодарда көч куллануга дучар хатын-кызлар өчен үзәк эшли. Бу үзәктә өендә кыйналу аркасында торыр урынын ташлап чыккан хатын-кызлар, барыр җире булмаганнар ярты елга кадәр яши ала. Казакъстан башкаласы Астанада да шундый ук үзәк бар. Көч куллану, яисә көч куллану куркынычы булу сәбәпле авыр хәлдә калган затлар өчен сыендыру үзәге дип атала ул.

Алимә Сәлахетдинова

Алимә Сәлахетдинова, өч бала анасы, Канада:

– Ирләр Канадада хокуксыз диярлек. Бер сүз бар бездә: Канадада – беренче урында балалар мәнфәгате, икенче урында – хатыннар. Өченче урында – хайваннар һәм аларның хокуклары, аннан соң гына ирләр килә. Гаилә таркалу, аерылышу ише әйбер булса, барысы да хатын-кыз ягында, ирләр монда мескен хәлдә.

Мәдинә Әпсәләмова

Мәдинә Әпсәләмова, Кушма Штатлар:

– АКШта хатын-кызның хокуклары бик күп, балалы булса бигрәк тә. Бер таныш американ хатын бар иде, бер генә балалы. Ире баласының йомшак җиренә бер-ике тапкыр каты итмичә генә сугып алган. Полиция килеп, иргә бала яшәгән өйгә әллә ничә метрдан да якынрак килмәскә дип тыю куйды. Эшләгән акчасының бик зур өлешен хатыны белән баласына биреп барды.

Хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче үзәкләр дә бар. Торырга урын табарга, эшкә урнашырга, балалар бакчасына түләргә булышалар. Хокукый яктан да ярдәм итәләр. Америка бик консерватив ил һәм гаилә институты монда бик нык. Америкада яшәүче хатыннарның өчәр, дүртәр бала табу очраклары бик еш. Өстәвенә алар бит әле өйдә утыра. Зур шәһәрләрдә күбесе эшли, ә бәләкәйрәк җирләрдә бик күбесе бала тудырып өйдә утыра.

Обама вакытында, 2013 елда канун кабул ителеп, теркәлми яшәгән хатыннар өчен дә җиңеллек китерелде. Ә элек илдә легал яшәмәгән хатыннар кыйналса да, полициягә барырга курка иделәр.

Запись “Ирем пычкы чылбыры белән кыйнады…” [тормыш дәфтәреннән] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..