Архивы бөек җиңү - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Әтиле булсак та, аның “кара шәле” үзе артыннан сөйрәлеп кайткан иде…”
Үземә кирәкле фатир ишеген ачкан җыйнак кына ак сакаллы бабайны күрүгә:

– Йөзегез таныш, – дидем. Тик искә төшерә алмыйм гына бит.

– Тукта, өченче ел, Өлкәннәр көнендә сөйләшеп утырган идек түгелме? – дип, тиздән 89 яшен тутырачак Минвазыйх абый мине телсез калдырды.

Әйе, химия-технология институтының актлар залында Өлкәннәр көне уңаеннан узган чарадан соң озак кына гамьле әңгәмә корып утырган идек. Фотограф шул мизгелне мәңгеләштереп тә куйды. Әлеге рәсем компьютер хәтерендә бүген дә саклана. Ул чакта Минвазыйх бабай үзенең армия елларында бандерачыларга каршы көрәшүе турында сөйләгән иде. Яңадан очрашуыбызда әңгәмә сугыш еллары турында булды.

– Онытырлыкмы соң ул елларны?! Әтине сугышка алдылар, әни – көн-төн колхоз эшендә, абый белән мине дә шәп “җиктеләр”. Без алты бала булганбыз, дүртесе ачлыктан үлгән. Колхозлашу елларына кадәр безнең гаилә урта хәлле булган, хуҗалык зур иде. Йортыбызны колхозга алырга да теләделәр, тик 1943 елның салкын декабрь аенда яндык. Бернәрсә дә калмады, дисәм, Аллаһы Тәгалә сыерыбызны һәм ике баз бәрәңгене саклады. Ул елны бәрәңге яхшы уңган иде. Сыерны авылның агрономы үзенә алып торды, ә безне күршеләр сыендырды. Бер атна эчендә әни, абый һәм мин, баз янында землянка казып, шунда күчендек. Ә язга чыккач, абый белән кечкенә генә өй әмәлләдек. Әле бит колхоз эше дә бар. Сыер белән җир сукаладык, тырмаладык, чәчтек. Атка көнлек норма 75 сутый булса, сыер белән үгезгә – 50. Абый колхозның иң усал үгезен җикте. Ул башка бер кешене дә янына җибәрми иде шул. Абыйны армиягә алгач, аны миңа беркеттеләр. Үгезне үзебезнең абзарга алып кайттым. Аңа азык бирәләр иде, шулай итеп үзебезнең терлекне дә ачлыктан саклап калдым. Көзге урып-җыю тәмамлангач, урман кисәргә җибәрәләр. Мамадыш районының бер авылында тордык. Мине фатирга керткән гаилә бик ишле иде. Бер туганнары укытучы икән, көн дә килеп, балаларны укыта. Мин дә шулар янына утырам. Янганнан соң мәктәпне ташларга туры килде, биш класс белем белән генә каласы килмәгән иде. Ике ел рәттән шуларда булдым. Дөрес, җидееллык аттестатым юк.

Дүрт яшендә Минвазыйх абый азан әйтергә, әби-бабасыннан догалар укырга өйрәнә. Нинди генә авыр елларда да ул динен сатмый, кыйбласын үзгәртми.

– Әти 1945 елда әйләнеп кайтты. Ул әсирлеккә төшкән, аннан качып, партизаннар отрядына эләккән. Сәламәтлеге юк иде. Сугыш башлангач, авылга Ленинградтан кешеләр кайтты. Алар кырык бишенче елны гына китте. Шулар арасында бер апа: “Давытовны аякка бастырмый торып, кайтып китмим”, – диде. Йә табиб, йә шәфкать туташы булгандыр инде. Чыннан да, терелтте бит әтине. Аның гаиләсе белән озак еллар элемтәдә тордык. Әти 76 яшенә кадәр яшәде. Әтиле булсак та, аның “кара шәле” үзе артыннан сөйрәлеп кайткан иде: немецларда әсирлектә булу. Мине армиягә алганда, хәрби комиссариатта: “Фамилияңне үзгәртик әле”, – диделәр һәм Зәйнетдинов дип яздылар. Мин дә каршы килмәгәнмен инде. Солдат хезмәте җиңел булмады. Мөселман икәнемне белгәч, командир мине тынычрак урынга күчерде. Аның әнисе авырый икән, өйләренә барып, азан әйттем. Хезмәт иткән урында калырга була иде, тик әни авырый башлап, абый чакыртып алды.

Шулай итеп, авылга кайтып төпләнә героебыз. Нинди эшкә тотынса да, булдыра. Мәктәптә хезмәт дәресе укыта, МТСта эшли, Казанга барып укып та кайта. Авылга төзелешкә килгән кызлар арасыннан Гөлзифа исемле кызны сайлап алып, гаилә учагы тергезеп җибәрә.

– Түбән Камада барган төзелеш турында ишеткәч, шунда күчәргә булдык. Фатирны тиз бирәләр дигәч, хезмәт хакы түбән булса да, торак-йортлар идарәсенә балта остасы булып урнаштым. Аны химкомбинат  составыннан чыгарганда, социаль үсеш идарәсенә күчтем һәм шуннан пенсиягә чыктым. Гөлзифа белән илле елдан артык тату гына яшәдек. Тик берничә ел элек, мине калдырып, мәңгелек йортка күчте. Малай да үлде. Килен әйбәт, килә, бакчаны да ташламый. Оныкларымнан да зарлана алмыйм. Ялгыз яшәү кыен икән, тик балалар янына күчәсем килми, үзләренчә торсыннар, дим. Аяклар авыртса да, кибеткә барам, якындагы чишмәдән су алып кайтам, ашарыма пешерәм. Күршеләрем бик яхшы. Намазымны калдырмыйм, Коръән укыйм. Гомер кояшым сүнеп барса да, Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәмен каршылыйсым килә. Яшьләр тыныч тормышның кадерен белсен иде. Нинди генә авырлыклар күрсәм дә, гомерем заяга узды, дип зарланмыйм. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтем чиксез.

Минвазыйх бабай мине:

– Бәхетле бул, кызым, – дип озатып калды.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись “Әтиле булсак та, аның “кара шәле” үзе артыннан сөйрәлеп кайткан иде…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зәйдә Җиңү көненә багышланган үзенчәлекле флешмоб үтә [видео]
7 май көнне Зәйдә Җиңү көненә багышланган үзенчәлекле патриотик чара үтә. Бөтен ил буенча оештырыла торган автофлешмобка зәйлеләр дә кушылган.

Техосмотр үткәрү мәйданчыгында машиналар һәм шәмнәр ярдәмендә шәһәр активистлары “9 май” дигән язу ясаган, дип хәбәр итә Татарстан24.

Запись Зәйдә Җиңү көненә багышланган үзенчәлекле флешмоб үтә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

93 яшьлек сугыш ветераны Әгъзам бабай яралы хәтирәләрен барлый [видео]
Татарстанның Биектау районы Олы Кавал авылыннан Әгъзам Җиһаншин 18 яшендә сугышка киткән елларын бүгенгедәй хәтерли. Күп тапкыр яраланып ахырга кадәр көрәшен дәвам иткән Әгъзам бабай “Мин – каһарман!”, “Ватанны дошманнан коткардым!” дип шапырынып сөйләргә ашыйкмый. Сугышта яраланган хәтирәләрен барлап, яшьләргә тыныч тормыш тели. //Азатлык радиосы//

Әгъзам бабай да, сугыш алды чоры балалары кебек, бик яшьли эшли башлый, инде 12 яшьтә ат караучы була. “Ул вакытта без кырларда сука сукалый идек, яшь булгач, төрле эш куша иделәр”, дип сүзен башлады Икенче дөнья сугышы ветераны.

Әңгәмәдәшебез сугыш хәбәрен туган авылы Олы Кавалда ишетә. Сугышчы юлын ул 1942 елның 29 апрелендә Ижау хәрби лагерына өйрәнү узарга киткәч башлаган. Анда ике ай ярым кораллар белән танышып, дошманнары белән көрәшергә әзерлек үткәннәр. Шуннан соң Әгъзам бабайны бер төркем яшь солдатлар төялгән эшелонда Мәскәүгә алып китәләр. “Ул вакытта погоннар юк иде. Шинель бирделәр, аның каешы юк. Безне тауар вагонына төяп Мәскәүгә җибәрделәр. Анда килгәч, каешын да, погонын да, пилоткаларын да бирделәр”, дип искә алды ул.

Әгъзам Җиһаншин беренче Украина фронтына сугыш кайнаган ноктага туры килә. Смоленскида, Сиваш елгасы ярлары өчен көрәштә катнаша. Шушы бәрелешләрнең берсендә, кулына ярчык тиеп, авыр яралана. Ике ай Мәскәүдә дәвалана, тагын дүрт ай – Пермьдә.

“Безне юл буе урман эченнән алып бардылар. Сазлык, таш юллар күрмәдек тә. Беренче линиядәге солдатлар яраланып, үлеп беткәч, икенче линия итеп безне чакырдылар. Без аларны алыштырырга тиеш идек. Сиваш елгасының бер ярында германнар, икенчесендә – без. Иртән безгә коралларны суга тидермичә елга аша чыгарга дигән боерык булды. Йөзеп чыгуга, каршы яктан ата башладылар”, дип әңгәмәдешебез бераз тын алды.

Әгъзам бабай сугышта берничә тапкыр яраланган. Беренчесендә ул дошман очкычларының һөҗүменә эләккән булса, икенчесе Украинаның Харьков шәһәре өчен барган сугышта аның уң кулына шартлаткычның кыйпылчыгы тия.

“Тегеләрнең түбән генә оча торган күзләү очкычлары бар иде. Безнең “Зенитка”лардан бер дә курыкмый иделәр. Кинәт кенә җиде-сигез хәрби очкыч килеп чыкты да безне атып ташладылар. Кырдылар инде, бик күп солдатлар кырылды”, дип искә алды бабай.

Әгъзам Җиһаншин Беларуста Орел шәһәрен җәяү чыккан. Хәрби хастаханәдә биш ай дәвалангач, аны алга таба хәрби хезмәткә яраксыз дип Красноярскига эшкә җибәрәләр. “Красноярскига елга ярында урман кисәргә боерык килүгә, ике дә уйламыйча киттем”, ди ул.

Җиңү хәбәрен Әгъзам бабай нәкъ шунда ишетә. “Без урманда эшлибез, төшке ашка кайтмаган идек әле. Лейтенант килде дә “Егетләр, сугыш туктаган”, дип хәбәр итте. Ул көнне безгә ашауны башка төрле әзерләгәннәр иде. Безне өч көн ял иттерделәр. 1945 елның 22 октябренә кадәр без урманда идек”, ди ветеран.

Урманнан өйгә беренче булып укытучы, инженер кебек мөһим, кирәкле һөнәр ияләрен кайтарганнар. Әгъзам бабай әйтүенчә, Казанга ул октябрьнең 25ләре тирәсендә кайта.

Туган авылында колхозга элеккеге урынына урнаша, әмма тормыш хәленең начар булуы, нужа акча эшләргә шәһәргә илтә. Монда исә көтелмәгән афәт килә, 1947 елда ул Казан кинопленка заводында эшләгәндә бер аягы өзелә. Сугыштан исән-имин килеш кайткан 24 яшьлек егет, тыныч тормышта аяксыз кала.

Бер елдан соң, 1948 елда, Әгъзам бабай авылдашы Фәймә исемле кызга өйләнә. Алар алты дистәдән артык бергә гомер итәләр. Ирле-хатынлы Җиһаншиннар бергәләп йорт салалар, биш ул тәрбияләп үстерәләр. Әгъзам абый белән Фәймә апаның 11 оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Берничә ел элек Әгъзам Җиһаншин гаиләсенә Биектау район үзәгендә фатир бирәләр. Әмма сугыш ветераны әлегә үз куллары белән төзегән туган йортын ташлап китәргә теләми.

Запись 93 яшьлек сугыш ветераны Әгъзам бабай яралы хәтирәләрен барлый [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..