Архивы бәхетсез гомер - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Әти-әни, саранлыгына күз йом, дип, ирем янына кире кайтырга үгетләде» [гыйбрәт өчен]
Бу тормышта көтмәгәндә-уйламаганда бик кызыклы очрашулар булып куя. Эш белән күрше республикадагы шәһәргә баргач, мин дә сыйныфташым Сәрияне (исемен үзгәрттем) очраттым. Ул нәни баласы белән урамда йөри иде. Хәлләрне сорашып, бераз сөйләшеп торгач, сыйныфташым мине өйләренә кунакка чакырды. Вакытым бар иде, ризалаштым. Иренең әти-әнисе өч бүлмәле фатирларын  ике һәм бер бүлмәлегә алыштырып, ике бүлмәлесен, сез – яшь гаилә, әле ишәерсез дип, уллары белән киленнәренә биргәннәр икән. //Татарстан яшьләре//

Сәрия ире белән Казанда бер туганнарының туенда танышкан. Озак та йөрмәгәннәр, өйләнешеп куйганнар. Һәм сыйныфташым, Казандагы яхшы эшен калдырып, чит республикага, чит шәһәргә яшәргә киткән. Олы уллары инде тугызны тәмамлаган, ә кызлары бер генә яшьлек икән әле: сыйныфташым озак вакыт балага уза алмый торган.

Сәрияләргә кергәч тә, бик гади яшәү-ләренә игътибар иттем, күптән алынган җиһазлар, иске обойлар… Мин моның сәбәбен …бәдрәфкә кереп чыккач белдем – аның стенасы бөдәрләнеп торган сәер кәгазьләр белән чуарланган иде. Бу нинди обой икән дип, яхшылабрак карасам, болар товар чеклары икән! Бер башлары стенага ябыштырылган, ә икенче башлары бөдәрләнеп тора! “Сез коллекционерлар икән! Күпме чек җыйгансыз! Мондый мавыгуны беренче тапкыр күрәм!” – дидем, сыйныфташыма, исләрем китеп. “Син генә түгел, безгә кергән бөтен кеше гаҗәпләнә”, – дип елмайды Сәрия. Аннан тормыш-көнкүрешен сөйләп алды.

– Очрашып йөргәндә үк сизә идем инде мин аның саранлыгын, ниндидер бүләк түгел, хәтта чәчәк тә биргәне булмады, – дип, иренә кагылышлы сер капчыгын сүтте сыйныфташым. – Башта ук шарт куйды: бөтен акча аның кулында булачак. Мин эшләгәне дә, кемдер ярдәм итеп, йә бүләккә биргәне дә. Күз алдыңа китерәсеңме, без бергә яши башлаганнан бирле ул барлык чекларны җыеп бара! Мин ул эштән кайткач, көндез кибеттә фәлән-фәлән алдым дип, хисап тотам, ипи-сөт-он-ярма чекларын бирәм. Хезмәт хакы бик аз, ә бүтән эшкә күчәсе килми, эшемне яратам ди. Өйгә ремонт кирәк дисәм, бер җир дә ертылмаган, тишелмәгән, әйбәт бит әле ди. Дуслар-туганнар килә, хәерче яшәвебезне күрәләр, гаҗәпләнәләр. Мин аларны сыйлау өчен табынга тәмле әйбер дә куя алмыйм. Кибеткә чыгып керер идем, акча юк. “Мин болай яши алмыйм!” – дип, иремә берничә тапкыр каты гына әйттем, әниләр янына кайтып та яшәп карадым. Әти белән әни: “Ярар инде, кызым, саранлыгына күз йом, эчми, тартмый, кул күтәрми, ач тормыйсыз, тагын ни кирәк?” – дип, ирем янына кире кайтырга үгетләделәр. Аннан әниләр белән яшәүче энем дә өйләнергә тора. Бер йортта әллә ничә гаилә булып яшәп ята алмыйбыз бит инде. Улыбызның да ияләшкән мәктәбе, дуслары шушында, эшемә дә ияләштем дип, ялым беткәч кабат кайттым. Иремә: “Малай каникулда, үзем отпускада чакта әниләрдә бераз кунак булам әле”, – дип кенә әйтеп киткән идем. Шуңа ул минем нинди уйлар белән йөргәнне белми дә калды. Әниләрдән кайткач, алар биргән акчага иркенләп яшәп калдым, үзем киендем, малайга матур киемнәр алдым. Безнең кием-салымга акча туздырганны күреп, иремнең йөрәге янды инде. “Нинди гадәт икән ул: өсте-өстенә кием алу?” – дип, без ишетерлек итеп, үзалдына сөйләнеп йөрде. “Әйдә, сиңа да бер күлмәк алыйк, эшеңдә гел бер төрле киемнән йөри дип көләләрдер инде үзеңнән”, – дигәч, ризалашты тагын. Мин үземне катырак тота башладым микән, ирем йомшарып, тормыш бераз җайланып киткәндәй булды. Аннан менә кызыбыз туды. Тик куаныч озакка бармады, иремә саранлык “пристубы” әйләнеп кайтты. Баланың пособиесенә кадәр алып, һәр тиенен исәпләп бара. Бәдрәфтә чек ябыштырырга урын калмады инде. Менә шулай яшәп ятам мин, дустым…

Сәрияләрдә булганнан соң, ятсам да, торсам да дигәндәй, гел аның турында уйлап йөрдем. “Нинди иргә тап булган бит, бичара”, – дип, әле кызгандым, аннан: “Ике тиен-бер тиен дип санап яшәү яшәүмени, андый ир белән тормавың хәерле”, – дип, күңелдән генә әле ачуландым үзен. Алла сакласын, мин андый ир белән яши алмас идем. Без ирем белән өч ул үстерәбез. Икәүләшеп көн саен өйгә сумка-сумка ашарга ташыйбыз. Фатирга евроремонт та ясаттык, киемнәр дә алгалап торабыз. “Минем ирем алтын икән!” – дип уйладым сыйныфташым тормышы турында белгәч. Алла сабырлык бирсен аңа. “Улым яхшы укый дисең бит, үсеп зур начальник булыр да, балда-майда йөздерер әле үзеңне”, – дидем Сәриягә. Шулай булсын иде. Саран кеше белән кимсенеп, шулкадәр сабыр итеп яшәгәне өчен сыйныфташыма әҗер-савап булмый калмас.

Лилия. Казан

Запись «Әти-әни, саранлыгына күз йом, дип, ирем янына кире кайтырга үгетләде» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гөлиянең иреннән бәхете булмый: эчә, кул күтәрә, өстәвенә көтеп алган баласы да йөклелеге 32 атна вакытта үле туа…» [гыйбрәтле хәл]
Күрәчәгең булмасын, әмма андый хәлгә тарысаң, авырлыкларга әзер бул, сынатма, дигән кисәтү кебегрәк яңгырый ул. «Хагыннан, нахагыннан сакла», дип теләк тели гомер кичкән өлкәннәр. Нахагыннан сакла…

Ә саклап бетерә алмаса? Сынауның менә шундые килсә? Андый очракта нишләргә? Үзеңне ничек тотарга? Бу бәладән ничекләр арынырга?

Язарга талпынып та, кулдан нидер тотып, туктатып калган очраклар була ул бездә. Андый чакта күңелең кушканга иярү хәерлерәк. Өмет булып бөреләнгән, бөтен уй-хыялларың аның белән бәйләнгән балаңны югалту ачысы миңа да таныш. Үзе кичергәннәр белә… Шуңадыр, Гөлия сөйләгәндә мин аның хикәятенең шул ягына гына игътибар иткәнмен.

Үле туган сабыен яңа гына җир куенына салган әнине бик кызганып тыңладым. Редакциянең «Гаилә сәламәтлеге клиникасы» белән бергә районнарга оештырган чираттагы командировкасы иде ул. Табиблар төшке ашка китте дә, чиратта өч-дүрт хатын калды. Таныш булмасаң да, мондый чакта сөйләшергә сүз табыла: һәркемнең үз зары – хатын­нарның күбесендә бала табу, балага уза алмау белән бәйле проблемалар. Әмма бераздан барысы да үзләре турында онытып, Гөлияне тыңлауга күчте. Мин дә… Соңыннан да кайта-кайта аның сөйләгәннәрен искә төшереп йөрдем әле. Бүлдерергә кыймадыммы икән соң, күңелемдә әллә никадәр сорау туган иде. Берсен дә бирмәгәнмен. Хәер, әйттем бит инде, ул чакта мин аны кызганудан узмадым. «Теләсәгез, языгыз», – дип, Гөлия миңа бик тиз генә ризалык та биргән иде югыйсә. Әмма ул сөйләгәннәрдә үзем аңлап җиткермәгән урыннар шактый булганга тотынмадым. Инде ул очрашуны онытып бетердем дигәндә генә…

Камилә – студент чакта ук табышкан дус кызым. Шатлык-сөенечләр дә, борчулар да уртак безнең. Әле менә бу юлы да аңа килгән бер хәсрәттән, нахак бәла карасыннан (ә Камилә аны нәкъ шулай кабул итте!) арынуның юлларын эзлибез. Юк, табылмый чишелеш! Узган ел көз район сырхауханәләренең берсендә булган бу очрашу кинәт шушы чакта искә төште. Бу ике очрак арасында уртаклык бар бит! Бөтен игътибарым белән Камиләне тыңлыйм кебек, ә үзем Гөлияне уйлыйм. Ялгышлардан берәү дә хали түгел – Гөлия дә теге таныш кызын гаепләп ялгышкан булса? Хәер, аңлатыбрак сөйлим әле.

…Камилә каенанасы белән мөмкин булганча сирәгрәк аралашырга тырыша. Сәбәпләре бар… Ә бу юлы бармый калу һич мөмкин түгел иде: иренең әнисе юбилей үткәрә, шактый гына кунаклар чакырылган, килене булышмый кем булышсын?! «Тыныч узды! Барысы да киткәндә миңа рәхмәт әйтте», – дип шалтыратты ул миңа. Ике көннән шушы хәбәр: кайнанасының мәҗлес көнне алтын балдагы югалган, ул инде таныш багучысына барып кайтырга өлгергән. «Киленең алган!» – дигән багучы. Кайнанасы балдакны таптыра, өзми дә куймый да: «Өч көн вакыт сиңа. Китереп биргән бул!» – ди. «Шул күрәзәченең йөзенә, күзенә карыйсы иде», – дип елый Камилә. Иң аянычы – ире дә әнисе ягында. «Нәрсә дип кызыктың шул балдакка? Алтын яратмыйсың да бит син. Күрәзәче ничек ялгышсын: ул бит хатын-кыз алган, дигән. Чәчеңнең дә, күзеңнең дә төсе ул әйткәннәргә туры килә», – дип, хатынының күзен дә ачтырмый. Ире дөрес әйтә, Камиләнең алтынга исе китми.

Зур кашлы алтын балдакны кайнанасы үзе бүләк итеп биргән очракта да кимәячәк… Сине ишетергә дә, тыңларга да теләмәгән кешеләргә үзеңнең гаепсез икәнеңне, балдакка кагылмаганыңны исбатлап кара менә. Энә күздән сынар, кеше – сүздән, диләр. Адәм баласын сындыру, түбәнсетү, күңелен яралау өчен бер нахак сүз дә җитә икән.

Инде Гөлия тарихына әйләнеп кайтыйк. Камилә белән шушы хәл булганнан соң, мин аны яңадан эзләп таптым.

Иреннән бәхете булмый аның. Өйләнешүгә, эчә башлый, хатынына кул күтәрә. Өстәвенә, читтә очрашып йөри торган хатыны барлыгы ачыклана. Өч елдан алар аерылышалар. Улы әтисен белергә дә өлгерми кала. Җиде ел ялгызы яшәгәч, Гөлия үзенең беренче мәхәббәтен очрата. «Дус кызымның, кемнән киткән булсаң, шуңа кире кайтасың, диюен шунда аңладым. Аңа кадәр, элеккеге ирем турында әйтәдер дип, елаган чакларым да булгалады. Дус кызым ялгышмый ул, дөрес күрә, андый сәләте күптән бар», – ди Гөлия. Ике арада хисләр сүнеп бетмәгән була – яңадан кабына. «Безнең кавышуга бөтен дөнья каршы булды. Бианам да риза түгел иде, – дип сөйли ул.

– Улына кемнең балалы хатын алдырасы килсен?! Боларның барысы да артта калды. Хәзер без бианам белән әни белән кыз шикелле».

Яшь хатын икенче тапкыр әни булырга әзерләнә. Йөклелеге 32 атналык чакта район табиблары аны Казанга күренергә җибәрә. Шул вакыт УЗИдагы белгеч коточкыч яңалык әйтә: «Балагыз үсүдән туктаган», – ди. Үле баланы дөньяга китерү күпкә авыррак, диләр: шулайдыр, тән газапларына җан газаплары да кушыла бит. Нәни Фатый­маның кечкенә кабере өйләренә каршы яктагы зиратта.

– Гөлия, бала югалткан хатыннар бик күп. Барысы да: «Нигә болай булды әле?» – дип, күрәзәчегә чыгып чапмый. Берәр шигең булдымы, нигә барырга уйладың? – дим.

– Кызымны таныш абыстай юды. Олы яшьтә инде ул, туксанга җитеп килә. Күрә торган сәләте дә бар. Баланы кулына алгач: «Булдырганнар икән! Әнисенә дип ясаганнар, сабый әнисен саклап калган», – дигән. Дус кызым ишетеп торган. Казанда яшәүче бер ир-ат күрәзә­ченең номерын бирделәр безгә шул вакыт. Ул үзе ДЦП белән авырый икән. Мин үзем шикләнгән биш-алты кешенең фотосын да алып бардым. Шушы кызның сурәтенә җиткәч: «Сезгә аның кем икәне нәрсәгә?» – дип, ул берничә секундка гына күзен читкә алды… Җиде күрәзәчегә бардык. Берсе генә:

«Ул кызны гаепләп гөнаһлы булгансыз. Инде хәзер шушы гөнаһыгызны юарга кирәк. Гафу үтенегез аңардан, бүләкләр бирегез», – диде. Аптырап кайткан идек, дус кызым: «Бу сүзләрне сезгә әйттерү өчен аның әнисе күрәзәчегә алдан акча түләп куйган!» – диде. Дус кызым дөрес әйтә ул, бу юлы да ялгышмагандыр.

– Ә сәбәбе нәрсә? Ул танышың сиңа нигә начарлык тели дип уйлыйсың соң? Гөлиянең бу сорауга да җавабы бар икән.

– Дус кызым әйтә: «Урманда агач ничек гөрселдәп ава, син аның юлына шулай аркылы төшкәнсең», – ди. Без хәзерге ирем белән яңадан очрашып йөри башлаганга ике-өч айлар тирәсе генә иде әле. Алар икесе уртак танышларының туенда берсе – кыз, икенчесе егет ягыннан шаһитлар булдылар. Ул кызның иремә шунда күзе төшкән дип аңладым… Аннан ул иремнең энесе белән йөри башлады.

Беләсезме, без хәзер килендәшләр. Энебезнең күзен бик тә ачтырасы килеп никадәр генә багучыга алып барырга теләсәк тә, ризалашмады. Элек миңа: «Җиңги!» – дип кенә тора иде, хәзер әнә бөтенләй аралашмыйбыз. Дөрес, кеше аркылы булса да, никахка да, туйларына да чакыру бирделәр, әмма абыйсы да, мин дә бармадык. Кемгә генә барсак та: «Бозым­ны ризык белән кертә», – диләр. Бер багучы әби, каршына утыртты да, үзе тәсбих тарта башлады. «Көнең елаудан гына торамыни? – ди. Җавап бирүемне дә көтмәде, дәвам итте: – Кызым, ачуланма, хәлләрең еларлык булган икән шул…» Ә дус кызым: «Ул синнән гафу үтенергә килә әле, тик син аны мәңге кичермәячәксең», – ди. Бүгенге тормышыма шундый зур авырлыклар аша килдем. Миннән аны күпсенәсе түгел бит инде… Моңарчы ул кыз әле безнең өйгә кереп йөри иде. Яңа ел белән котларга килгәч, мин аңа дәшмәдем. Ул аны бик авыр кичерде. Мине күргәч, ул гел куркып китә… Аңардан шикләнгәнемне, әлбәттә, белә.

– Ә ул кыз чыннан да гаепсез булса? – дим. – Бер генә күрәзәче дә исемнәр атамаган бит. Шикләнгән кешесенең сурәтен һәркем күңелендә үзе тудыра. Ә ялгышсаң? Син гаеп ташлаган кыз үзен бу очракта ничек акларга тиеш соң? «Мин моны эшләмәдем», – дисенме ул?

Гөлия сорауларымны әллә ишетмәде, әллә… Инде сүзнең күңеллерәк өлешенә күчәбез. Телефоннан исәнләшүгә: «Кыз алып кайттым! Кызыбыз бар!» – дигән иде бит ул. «Бу юлы йөклелегең ничек узды?» – дим.

– Әбиләргә йөреп, чистарынып тордым инде. Гел үземне кемдер күзәтә, кемдер карап тора кебек тоелды. Бу юлы да ахыргача күтәреп бетерә алмадым. 32 атнада ярып алдылар. Бер килограмм да ике йөз граммлы гына булып туды. Резус-факторым «тискәре» минем. Дөрес, анализларым начар булмады. Әмма табиблар бөерләрем өчен курыкты, кечкенәдән авырта алар минем. Ан­нан беренчесен табу белән икенче­сенә узуның арасы да якын булды – өч ай гына. Болай ярамый, диләр…

Вакыт барысын да оныттыра. Ки­лендәшләр арасындагы бу аңла­шылмаучылык та кайчан да булса артта, үткәндә калыр дигән өметем бар. Шушы вакыйга аркасында абый белән энекәш арасыннан да кара мәче узган. Ә алар бу тормышта бер-берсенә терәк, таяныч булырга тиешле ике ир туган… Сүзне дус кызым белән булган хәлдән башлаган идем. Камиләнең кайнанасы балдагын тапты бит!

Кунаклар килер алдыннан шкафтагы яңа чәйнек эченә салып куйган булган һәм… оныткан! Килененнән гафу үтенеп тормады, билгеле. Балдакның табылуын да Камилә иреннән очраклы рәвештә генә белде. Күпме күз яше түгәргә өлгерде дустым! «Инде барысы да артта калды, онытырга тырыш», – дим аңа. Кул гына селти, кылыч ярасы төзәлер, сүз ярасы төзәлмәс, ди.

Cөембикә җурналы

Запись “Гөлиянең иреннән бәхете булмый: эчә, кул күтәрә, өстәвенә көтеп алган баласы да йөклелеге 32 атна вакытта үле туа…» [гыйбрәтле хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..