Архивы Бәйрәм көне - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанда кайбер мөселманнар Ураза гаетен 6 июльдә бәйрәм итә. Диния нәзарәте фикере
“Без 5 июльдән бәйрәм итәбез. Әгәр кайбер кире кешеләр “Юк,  мин уразада”, – дияләр икән, алар гөнаһка баткан”.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин республикадагы кайбер мөселманнарның Ураза гаетен 5 июль бәйрәм итмичә, аны бүген, Согуд Гарәбстанында билгеләнгән көнне үткәрүләренә аңлатма бирде.

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, мөселманнар Ураза гаетен 5 июльдә бәйрәм итә. Әмма кайбер дин кардәшләребез бәйрәмнең  булуын инкарь итә, ураза гаете Согуд Гарәбстанында билгеләнгән көнне – 6 июльдә үткәрелергә тиеш дип саный. Алар моны яңа айның әле күренмәве белән аңлаталар, бу хакта социаль челтәрләрдә фикер алышалар.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат сәркатибе Булат Мәрдәнов та шушы аңлашылмаучанлыкка бәйле сораулар килүен раслады. “Без андый мөрәҗәгатьләргә бездә бәйрәм 5 июль дип җавап бирдек”, – диде ул.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте. “Мондый күренеш белән ел да очрашабыз. Кайбер илләр Ураза гаетен бер көнне, кайберәүләр исә икенче көнне уздыра икән, димәк, әлеге илләрнең галимнәре шундый карарга килгән”, – диде ул. Мисал өчен, Ливан Ураза гаетен 5се көнне бәйрәм итә, ә аның янәшәсендәге башка гарәп илләре 6сы бәйрәм итәчәк.

Рөстәм хәзрәт гает көнен рәсми хәбәргә нигезләнеп бәйрәм итәргә чакырды. “Әгәр илдә Ураза гаете рәсми рәвештә игълан ителгән икән, димәк, бу ил мөселманнары аны шул көнне бәйрәм итәргә тиеш”, – диде ул һәм әлеге гадәтнең элекке заманнардан килүен ассызыклады. “Безнең әби-бабайларыбыз да шушы кагыйдәгә нигезләнеп бәйрәм иткән. Ил халкының яртысы бер көнне, икенче яртысы икенче көнне бәйрәм итсә, бу дөрес булмый. Дәүләт бергә бәйрәм итсә, хәерлерәк. Әгәр берәр илдә гает дип игълан ителгән икән, шул көнне ураза тоту харам, гөнаһ дип санала. Без 5 июльдә бәйрәм итәбез. Әгәр кайбер кире кешеләр “Юк, мин уразада”, – дияләр икән, алар гөнаһка баткан. Тәүбә итсеннәр! Аллаһы Тәгалә аларның тәүбәләрен кабул итсен”, – диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Татар-информ

Запись Татарстанда кайбер мөселманнар Ураза гаетен 6 июльдә бәйрәм итә. Диния нәзарәте фикере впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..