Архивы бүреләр - Tatar Today - татар яңалыклары.

Социаль челтәрләрдә таралган “бүреләр өере” турында хәбәр чынмы?
Социаль челтәрләрдә Татарстан һәм Башкортстан районнарына бүреләр килгән икән, дигән хәбәр таралды. Хайваннарның Казахстан ягыннан килүе ихтимал, диләр. Мессенджерларда бүреләрне ату, абзарларга кереп аларның малларга зыян салуы турындагы видеолар да яшен тизлеге белән таралды.

“Казахстан ягыннан зур өер булып бүреләр килә. Ата-аналарны балаларны күз уңында тотарга, урамга чыгарып җибәрмәскә, балыкка йөрүне туктатырга кирәклеге турында кисәтегез. Мәгълүматны чик сакчылары раслады”, – диелгән хәбәрдә.

Ләкин Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе дә, Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты да бу мәгълүматны кире кага.

– Республика халкыннан тынычлык саклавыгызны һәм рәсми чыганакларга гына ышануыгызны сорыйбыз, — ди алар.

Әлеге видеоның узган елның октябрендә Ханты-Мансийск округында төшерелгән булуы ихтимал икән. Кайбер чыганакларда бүреләрнең Түбән Камага килеп җитүе турында да әйтелде.

– Халык арасында таралган видеолар Татарстанда төшерелмәгәндер, чөнки бу хайваннарның таралуы җитди контроль астында тора. Һәм әлеге районда вазгыять тыныч, – диделәр Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат үзәгендә.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Социаль челтәрләрдә таралган “бүреләр өере” турында хәбәр чынмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкортстанда аюлар артыннан бүреләр дә малларга ташлана башлаган [фото]
Башкортстанның Балтач районы Көнтүгеш авылындагы шәхси хуҗалыклардагы сарыкларны бүреләр буган. Бу хакта “Балтач таңнары” газетасы журналисты Дамир Хәйретдинов яза.

“Көнтүгештә мөгезле вак терлекләрен гомум көтүгә кушмаган шәхси хуҗалыклар бар. Күпчелек ихаталарда асралган сарыклар ирекле көтүләнә. Гадәттә, алар авылдан ерак китмиләр”, дип яза “Балтач таңнары”.

“Сарыкларым һәркөнне 19:00 сәгатьтән соң ихатага кайталар иде. 4 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә аларны гел көтүләнгән урыннарында күрдек. Үзем унике баш сарык асрыйм, бу көнне кич 4 сарыгым кайтмады. Эзләдек, ләкин кайтмаган сарыкларны таба алмадык. Иртәнгә малларга бүреләр һөҗүм итүе турында билгеле булды. Өч сарыгымның үләксәләрен таптык. Берсенең язмышы билгесез. Бүре тырнагыннан исән калган бер сарыгым иртән ихатага кайткач бәрәнләде”,  дип сөйләгән зыян күрүчеләрнең берсе Рәфисә Гәрәева.

Ерткычлар тешеннән зыян күргән сарыкларның кайсының муены җәрәхәтләнеп каны эчелгән. Тиресе генә торып калган корбаннар да бар. Бүреләр балаларын өйрәтергә чыккан булгандыр, күрәсең. Җәрәхәтләнеп, ерткыч тырнагыннан исән котылган маллар да бар.

“Иртән бер сарыгыбыз җәрәхәтләнеп кайтты. Муеныннан кан килеп тора иде. Җәрәхәт урынын эшкәртеп, “бәхетле” сарыкны абзарга кертеп ябып куйдым”, ди гомер буена ветеринария хезмәткәре булып эшләгән Фидаим Сабиров. Аның да бер сарыгы табылмаган.

Хәмзә Фәезов, Фигать Шамсуновлар ихатасында асралган малларга да бүреләр зыян китергән.

Август—октябрь айларында Көнтүгеш авылында мондый хәл ел саен диярлек теркәлә.

“Бу хәлдән соң кич урамга чыгарга да куркабыз,” диләр көнтүгешлеләр.

baltaci.ru

Татар-информ

Запись Башкортстанда аюлар артыннан бүреләр дә малларга ташлана башлаган [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..