Архивы бал кортлары - Tatar Today - татар яңалыклары.

Балны ничек сайларга? Кайдан алырга?
Башкортстан һәм Татарстан умартачылары быел җәй бал уңышы өчен уртача булды ди, бал бәяләренең инде ун еллап бер дә үзгәрмәвенә зарлана. “Татар балы” бренды да кирәк дип сөйләде умартачылар.

“Татарча подкаст”ның чираттагы чыгарылышы умартачылыкка багышланды. Аның текстын да тәкъдим итәбез. Башкортстанның Бөрҗән райныннан солыкчылык, ягъни кыргый бал җыю белән шөгыльләнүче Юнир Ибраһимов, Татарстанның Лаеш районыннан танылган умартачылар нәселе вәкиле Нурия Зарипова, Әлмәт районында “Интех-лес” ширкәтендә умартчы булып эшләүче Хәмит Муллагалиев белән быелгы бал уңышы, умартачылык проблемнары турында сөйләштек.

— Быелгы җәй бал кортлары, бал җыю өчен әйбәт булдымы?

Нурия Зарипова: Беренче балны без Питрауга алып карадык. Өлгергән кәрәзләрне июль ахырында аерта башладык. Балавыз капкач белән каплангач, өлгерде дип исәпләнә. Июнь ае гадәттәгедән кызурак килде, бу бераз зыян итте дисәк тә була. Ләкин безнең умарта күп, бал ала алабыз дип әйтергә мөмкин.

Юнир Ибраһимов: Ел уртача булды, нык эссе булды, бал җыю вакыты кыскарак булды бүтән елларга караганда, чөнки эсседә юкә чәчәге тиз кипте.

— Юнир ага, сезнең шөгыль турында күбрәк беләсе килә, чөнки кыргый бал кортлары белән эшләү, кыргый бал җыю сирәк очрый торган кәсеп. Белүемчә, бу солыкчылык дип атала.

— Әйе, солык балы диелә. Бал кортлары урманда, карагай агачларында чокып эшләнгән ояларда яшиләр, аны язын бер тикшереп чыгасың да, көзен балын җыеп аласың. Елына ике тапкыр карап чыгасың. Солык балын шул сентябрь башларында җыя башлыйсың, ул бер ай чамасы дәвам итә, кар яуганга кадәр җыеп өлгерәбез. Солык балын җыю шул бер сезон гына.

Юнир Ибраһимов

— Дөресен генә әйткәндә, читтән караганда бу аучылык кебек күренә, киек бал кортлары балны җыя, ә кеше бара да ала. Сез ул бал кортларын ел дәвамында карап, күзәтеп, ашатып торасызмы, аларга куышлар ясыйсызмы?

— Солыкны язын без кортлымы-кортсызмы, ничек кыш чыккан – шуны карыйбыз. Үлгәннәреннән чистартып, корт кунырлык итеп куябыз. Аннары юкә чәчәк атканчы кортлар аерып беткәч тикшереп чыгабыз – кайсына кунган, кайсы кортлы, кайсы кортсыз. Сентябрь башларында чыгабыз җыярга. Безнең солыклар төрле якларда, күп, территория зур, безгә бер ай чамасы китә инде җыеп алыр өчен.

— Солыкларыгыз күпме? Аларның тамгалары бармы?

— Һәркемнең солыгы үзенә билгеле. Алар безнең атайлар, олатайлардан буынннан буынга күчеп килгән солыклар. Яраклы юан гына агачлар эзләп табып, солык итеп әзерлибез, ел саен унар солык тирәсе юнып барабыз. Әлеге мәлдә безнең бер 50-60 кортлы солыгыбыз бар, гомуми саны йөздән артык. Барысын да карап та бетереп булмый, шуңа күрә төгәл генә аның санын әйтеп булмый. Һәр гаилә солыклы агачларына үз тамгасын суга.

—Сез ул солыкларда балның бер өлешен кышкылыкка калдырасызмы? Солыктан күпме бал чыга?

— Кыш чыгарга җитәрлек итеп, 10 кг чамасы калдырабыз. Бер солыктан уртача 10-15 кг бал чыга. Бу бал җыю урыныннан да, солыкларның зурлыгыннан да тора. Бал уңган елда зур солыклардан утызар кило алып була. Әле бу кышкылыкка калдырганнан тыш. Әгәр дә көннәре әйбәт торса, бал кортларының юкәдән бал җыю вакыты егерме көн дәвам итә, чөнки таулы районнарда юкә бер үк вакытта атмый, тау башларында иртәрәк чәчәк ата, астагы урыннарда соңгарак кала, шулай итеп 20ләп көнгә сузыла. Быел бу чор кыска булды, бер атна чамасы гына җыеп өлгерделәр.

Кыргый бал кортлары җыйган бал

— Солыктан чыккан балны аертасызмы, әллә ул кәрәзле генә буламы?

— Солыктан чыккан балны аертып булмый, чөнки аны балавызы белән бергә аласың. Вак-вак кына кисәкләргә кыркып батманга салабыз, аны шунда изәбез, анда бөтенесе ботка кебек бергә кушыла. Аны аертып булмый.

— Сезнең тирәдә моның белән шөгыльләнүчеләр шактый дисез. Бу бит инде бик авыр һәм куркыныч эш – биек агачларга менәргә кирәк, киек җанварлар да килеп чыгарга мөмкин. Шул бал кортларын йортлаштырып булмыймы? Иглин районында түмәрле умартачылык белән шөгыльләнүчеләр бар. Ул да шуңа охшаган түгелме?

— Солыктагы бал кортларын алып кайтып була әлбәттә, аны өйдәге умарталарга да бикләп була. Ләкин ул солык кортлары башлыча шул авыллардан аерылып чыккан күчләр. Чиста кыргый кортлар төпкел урманнарда, авыллар булмаган җирләрдә генә сакланып кала. Авыллар тирәсендә катнаш токымлы бар кортлары. Чиста бөрҗән токылмы кортлар әз калды.

— Бу чын бөрҗән кортларын саклау буенча берәр програм бармы? Югалып баралар бит?

Кыргый бал кортлары

— Мондый програмны ел саен кабул итәләр. Сөйләшәләр, умартачылар җыела, читтән корт кертмәскә, бөрҗән популяциясен саклап калырга диләр, ләкин ул буш сүз генә булып кала. Чөнки бөрҗән корты хәзер юк кимәлендә, юкка чыгып бетеп бара, әнә шул мин әйткән төпкел авылларда гына сакланып калды. Кайбер авылларда читтән корт кертмиләр. Ләкин нигездә катнашып бетеп бара, бөрҗән корты бетеп бара дисәк тә дөрес була. Шүлгән-Таш тыюлыгы тырышып карый сакларга. Әмма кешегә аңлатып бик булмый, алар кайда арзанрак, шуннан төрле корт сатып алырга тырыша. Бөрҗән корты кыйммәтрәк, әлбәттә.

— Хәмит ага, Татарстанда нинди токымнар үрчетәсез?

— Бездә кортлар бүгенге көндә ике төркемгә бүленә. Җирле кортлар бик шәп җыя алмады. Чиста урыс токымлы кортлар калмады бит инде ул. Кавказдан, Карпаттан алып кайтканнары белән кушылып беттеләр. “Помесь” дибез инде без аларны. Алар әйбәт эшләми. Без карника токымына күчә башладык. Алар бик яхшы эшлиләр. Киләсе елга күчеп бетәргә уйлыйбыз. Германиядән, Австриядән аналар сатып алып кайтып бирделәр. Быел шулардан аналар чыгардым. Бик яхшы эшләделәр. Оешмада 240 чамасы умарта бар, шуның 120се бездә.

— Нурия ханым, үз хуҗалыгыгыз турында сөйләп китегезче. Күпме умартагыз бар, эшләшергә кешеләр дә аласызмы?

— Безнең эшебез 2004 елда 30 оя умартадан башланып киткән иде, бүгенге көндә 350 баш умарта бар. Умартачылыктан тыш игенчелек, терлекчелек блән дә шөгыльләнәбез. Шулай ук без үзебезнең умарталык янында баллы культуралар да чәчәбез. Сезон беткәч тә бал кортларына тупларга нектар була. Умарталыкта гаиләбез белән эшлибез, туганнарыбыз җәйгә ял алып, ярдәмләшә. Нәселебез белән умартачылар, әтиләр җиде бертуган, бишесендә зур умарталык. Нәселебезгә 700-800 чамасы умарта.

Нурия Зарипова әтисе Гафур Зарипов белән

— Бик күп бал җитештерәсез дигән сүз бит инде, тонналап. Аны кая куясыз, ничек сатасыз, үзегез базарларга барып йөрисезме, күпләп сатып алучылар бармы?

— Иң беренче чиратта бу элеккедән, әби-бабайларыбыздан килгән эш булганга күрә, сатып алучыларбыз да буыннан-буынга күчеп килә, күбрәк белгән кешеләр ала. Икенче урында – үзебезнең тамга сугылган каплар белән эшләвебезне әйтер идем. Бүләк итеп төрелгән хәлдә бик яратып алалар. Бүгенге көндә табигый, чиста ризык табу бик авыр булганда, мондый күчтәнәчкә бер кеше дә битараф калмый.

— Юнир ага, башкорт балын 300 долларга да саталар дип ишеткән бар. Русиядә интернетта бер килосы якынча дүрт мең сумга сатыла. Сез ничек сатасыз, сатасызмы гомумән һәм ничек оештырасыз бу эшне?

— Безнең төп сатып алучыбыз бар. Бәясе дүрт меңгә үк барып җитми, без килосын ике мең сумга сатабыз. Уртача бәясе ике мең. Бөрҗән районында шулай йөри ул. Бар кыйбатракка сатканнар да, әлбәттә. Шүлгән-Таш тыюлыгы өч мең, дүрт мең сумга сата килосын. Без “Башкорт балы” дигән Уфадагы ширкәткә тапшырабыз. Үзләре килеп алалар. Бал уңган елларда 500 килограммнан бер тоннага кадәр җыябыз. Начаррак елларны 300 килограмм чыга.

— Нурия ханым, балга бәяне каян чыгып билгелисез, үзкыйммәте аның күпме һәм быел сез аны ничә сумга сатасыз?

— Балның үзкыйммәтен сөйләсәң озак, ул күп әйберләрдән тора. Әмма шуны әйтәсем килә, ун еллап инде балга бәя үзгәрми. Өч литрлы банка белән сатылган балның бәясе уртача мең ярым сум тора. Аның килограммы 350 сумнан чыга инде. Дөрес, юкә балы кыйммәтрәк, аның килосы 400 сумнан, банкасы 1800 сум чыга.

Безнең хезмәттә чыгымнар да күп, чөнки без бөтен стандартларга да яраклашырга тырышабыз, заман белән бергә атларга тырышабыз, безнең умартада ояларыбыз да үзенчәлекле. Бүгенге көндә балның бәясен санлап бетермиләр дияр идем. Балның бәясен күтәрергә дип сүз кузгаталар еш кына. Әйе, дөресен әйтергә кирәк, бал күп, ләкин ул натураль ризык, аның бәясе дә булырга тиеш, кибеттәге зыянлы тауарлар белән чагыштырганда балның бәясе бик түбән. Аңа куелган хезмәт, кешенең генә түгел, бал кортының да бик зур. Әле бит ул табигать шартлары белән дә бәйле. Дөрес, сүз монда чын бал турында бара, соңгы араларда ясалма, “бал продуктлары” да күренә. Кыйбат икән бал – димәк, ул яхшы дигән сүз булырга мөмкин, шуңа балны умартачылардан алырга кирәк, яхшы сыйфатлы бал ул арзан була алмый.

— Нурия ханым, сезнеңчә ничек, ялган бал, фальсификат еш очрыймы Татарстанда, һәм аны төсеннән, тәменнән генә аерып буламы?

— Аны болай карап торышка гына аеру кыен да булырга мөмкин, базарларда сак булырга кирәк. Бигрәк тә бик күп төрле бал тәкъдим иткәндә. Мәсәлән, ана корт сөте (маточное молочко) белән кушылган бал дип саталар. Әмма, беренчедән, безнең якларда ана корт сөтен аерым җыю белән шөгыльләнүчеләр аз, юк диярлек, һәм ул бал белән кушылып сатарлык дәрәҗәдә күп булмый. Андый төрле исемнәр кушылган балларны алганда сак булырга кирәк. Чын умартачының балы бик аз төрле була. Безнең төбәкләрдә юкә балына бәя күбрәк бирелә, көнбагыш, рапс балларын арзанрак бәягә дә табарга була.

— Бал сайлаганда тагын нинди киңәшләр бирер идегез?

— Нурия Зарипова: Белгән умартачыдан алырга тырышырга кирәк. Базарда бәяләр төрле булырга мөмкин, бәяләрне чагыштыру өчен анда барып карарга була, ләкин базардан алырга киңәш итмәс идем. Әгәр дә ул сезнең белгән кешегез икән, чын умартачы икән, рәхим итеп алыгыз аннан. Күп очракта умартачыларның базар буйлап йөрерлекләре калмый, алар умарталыкта көне-төне хезмәт куя.

Хәмит Муллагалиев: Мин шуны гына әйтәм: агызып карарга кирәк. Кашык алырга һәм агызып карарга. Нечкә булып агып төшкәндә генә өзелергә тиеш яхшы бал. Оекбаш бәйләү өчен җеп эрлиләр иде бит? Шуннан да нечкәргәндә генә өзелеп төшә яхшы бал. Ә инде оятсызлык күрсәтеп, бер фляга балдан өч фляга ясап сатучыларның балы шунда ук өзелә. Татарстан халкына әйтәсе килә: читтән китерелгән балны алмагыз. Татарстанда умартачылар авыл саен бар, алар күп. Үзебезнекеләрдән алыгыз. Аларның 99%ы чиста бал сата. Ә читтән китерүчеләр әллә нинди бал дип язып бетерәләр.

— Былтыр Татарстанда бал кортлары басуларга сибелгән агулардан күпләп үлде. Быел андый хәлләр турында хәбәрләр булды. Сезгә бу кагылмадымы? Һәм кортларны, гомумән, ничек сакларга, якын-тирә фермерлар, басу хуҗалары белән аңлашып эшләү бармы?

— Нурия Зарипова: Аллага шөкер, андый бәлаләр безне урап узды, андый аяныч хәлләр булмасын иде инде. Бездә бу эшләр алдан сөйләшенеп башкарыла.

Хәмит Муллаглаиев: Бездә игеннәргә агулар, ашламалар сипмәделәр. Татнефть җитәкчелеге дә, башка җитәкчелләр дә умартачыларны бик нык саклый. Күршедә Габдрахман авылы бар. Аларның колхоз җитәкчесе күп кенә эспарцет чәчтергән, чәчәге атып бетми торып, аны чапмый торган. Бик күп эспарцет балы алган умартачылар. Ә ул юкә балы белән бер дияргә була. Чапканда да төнлә генә чаптырган – кортларны имгәтмәс өчен.

— Юнир ага, сездәге бал кортларына нинди зыяннар була, кышларын ничек чыгалар, күп үләләрме?

— Бездә чәчүлекләр юк кимәлендә, иген чәчмиләр, агуламыйлар, ул яктан әйбәт. Соңгы чорда кортлар күпләп үлде, аның сәбәбен ачыклыйлар, ләкин төгәл бу авырудан үлде дип әйткән кеше юк әле. Үлү очраклары күп булды, безнекеләр дә кырылды, яңадан тергездек, байтак кеше зыян күрде. Нәрсә сәбәп булгандыр, аңлатуы бик кыен. Үлгән кортларны экспертизага Уфага җибәрәбез, анык кына җавап

алганыбыз юк әле.

— Умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә дәүләттән нинди дә булса ярдәм бармы?

— Нурия Зарипова: Татарстанда дәүләттән ярдәм бар, берничә ел агростартап дигән програм эшләп килә. Башлап җибәргән умартачылар өчен бик уңай програм. Умартачылык буенча бу програмга керүчеләр елдан-ел арта.

— Юнир Ибраһимов: Ярдәм бик аз инде ул. Бәлки, Башкортстанның бүтән районнарында күбрәктер, бездә мактанырлык түгел. Бөрҗән кортын саклау, аның балы өчен дәүләт ярдәме бар әлбәттә, соңгы чорда бигрәк тә көчәйде игътибар, чөнки бөрҗән популяциясе бетеп бара, аны сакларга кирәк дип ел саен умартачылар киңәшләшә, җыеннар була.

— “Башкорт балы” дигән бренд бар, аның өчен патент та алынган. Ничек уйлыйсыз Нурия ханым, “татар балы” бренды булдыру кирәкмиме? Ләкин икенче яктан, “Башкорт балы” атамасы шулай ук бәхәсле. Кыргый балны да, Башкортстанның теләсә кайсы районындагы умартадан алынган балны да “Башкорт балы” дип сатып, төшенчәләр бутала.

— Татарстанда умарталык идарәсе белән берлектә без бу өлкәдә эшли башладык. Логотибы бар. Татарстанда башлап җибәрергә телиләр дип әйтсәк була. Бу, әлбәттә, күмәк эшләнергә тиеш, аерым гына чит төбәкләргә безнең продукцияне чыгару файдалы түгел, керемле түгел, күмәк эшләгәндә әйбәт булыр иде. “Татарстан балы” бренды булырга тиеш, чөнки бездә сыйфатлы бал бар һәм ул күп җитештерелә.

Зариповлар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка “Татарстан балы” брендын тәкъдим итә

Әлеге вакытта безнең дә баллар күчтәнәч вариантта чит төбәкләргә чыга, бик яратып алалар, сораучылар да күп, ләкин ул әз күләмдә чыгарыла. Табигый продукт, ризыкларга сорау артты, дөрестән дә шулай, соңгы елларны карасак, бал гына түгел, умартачылыкның башка продуктларын да күбрәк белә башладылар, сорый башладылар, әйтик, бал икмәге – перга, бүгенге көн проблемнары белән бигрәк тә актуальләште, аны бездән быел килолап алып бетерделәр. Ул гранулалар рәвешендә генә эшләнә. Бал икмәге иммунитетны ныгыта, гемоглобинны күтәрә, ул чәчәк серкәсе, аны бал кортлары ояга алып кайтып эшкәртәләр, ул тагын да файдалырак продуктка әйләнә.

Чыганак: Азатлык Радиосы сайты

Запись Балны ничек сайларга? Кайдан алырга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Биектауда чын афәт башланган [видео]
21 июнь Биектау районы Урта Алат авылында күпләп бал кортлары һәлак булган. Бу хакта җирле умартачы хәбәр итә.

Умартачылыкны тотучы сөйләве буенча, бер атна эчендә ул 30 умартадан колак каккан. Мондый хәл якында гына урнашкан басуны көчле гербицидлар белән эшкәртү нәтиҗәсендә килеп чыккан.

“Кичә бездә басуларны агуладыр һәм менә нәтиҗәсе. Бал кортлары үлеп бетте. Мин нишләргә дә белмим. Бу чын афәт” ди умартачы.

Мәгълүмат Бизнес Online

Запись Биектауда чын афәт башланган [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чаллыда бал кортлары машинаны сырып ала
// Tatar today //

Чаллыда, машинасын бал кортлары сырып алу сәбәпле, машина йөртүче үз транспортыннан файдалана алмый.

“53 / 21Г йорт ишегалдында бер машинаны бал кортлары сырып алган,” – дип хәбәр итә укучысы “Чаллы хәбәрләре”нә. Ул шулай ук редакциягә вакыйгалар урыныннан фотолар да җибәрә. Кадрларда кортларның, чыннан да, машинаны “үз итүләре” күренеп тора. Бөҗәкләрнең шәһәрдә ничек пәйда булулары һәм ни өчен машинага кунулары әлегә билгеле түгел.

Фото һәм мәгълүмат chelny-izvest.ru сайтыннан

Запись Чаллыда бал кортлары машинаны сырып ала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гүзәл Уразованы бал корты чаккан [фотолар]
Гүзәл Уразова Дубайда да ял итә, концертларда да чыгыш ясый, бал кортларын да карарга вакыт таба.

Җырчы Гүзәл Уразованың инстаграм битен күзәтеп барсаң, шунсы гаҗәпләндерә: Гүзәл һәрвакыт хәрәкәттә. Ялга да, эшкә дә вакыт таба. Менә бу көннәрдә җырчы Барда якларында һәм монда да ул үзенә кызык шөгыль тапкан – бал кортларын караган.

“Бардада Фәнис абый белән кортларның хәлен белергә бардык. Балны бик яхшы җыйганнар. Ну кортлары, Винни пух әйтмешли “Совсем неправильные пчелы” булып чыкты. Бик усаллар, чагып та алдылар әзрәк”, дип яза Гүзәл Уразова.

Бардада Фәнис абый белән кортларның хәлен белергә бардык. Балны бик яхшы җыйганнар. Ну кортлары, Винни пух әйтмешли “Совсем неправильные пчелы” булып чыкты. Бик усаллар, чагып та алдылар әзрәк 😉 #пчелы #мед #лето #поля #поляна #дикие #Барда #пермь #пермскийкрай #родной #роднойкрай #гузельуразова

Фото опубликовано Гузель Уразова (@guzelurazova) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-08-01T23:05:53+00:00">Авг 1 2016 в 4:05 PDT</time>

#Барда #пчелы #лето #гузельуразова

Фото опубликовано Гузель Уразова (@guzelurazova) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-08-01T23:14:34+00:00">Авг 1 2016 в 4:14 PDT</time>

Запись Гүзәл Уразованы бал корты чаккан [фотолар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..