Архивы балаларйорты - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Егеттән егеткә йөреп яман­атым чыкты. Әни бу хәлләрне күтәрә алмады…»
Бу ялларда юлыбыз янә балалар йортына төште. Ишектән кергәнемне күргәч, бер малай яныма килеп, син минем яныма килдеңме, дип кочып алды. Әллә нишләп киттем. Кызганам шул ташландык балаларны. Ятимнәр йортына барсак та, тәрбиягә бала алган гаиләләрне язсак та, үз әниләре кая икән боларның, дигән уй борчый. Баксаң, ерак йөрми икән алар. //Ватаным Татарстан//

Балалар йорты янәшәсендәге эскәмиядә утырганда, яныбызга бер хатын килде. Тәмәке соравы икән. Андый нәрсәдән читтә торсам да, танышып киттек. Гөлнара исемле икән. Шушы көннәрдә 31 яшен бәйрәм иткән. Күпләргә гыйбрәт булсын өчен Гөл­на­раның үз язмышы турында сөй­ләгәннәрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Һич кенә дә айнып булмый әле. Туган көн яхшы узган, – дип башлады ул сүзен. – Мәктәпне бетерүгә шәһәргә чыгып китеп, югары белем алырга теләдем. Тик бар да без теләгәнчә түгел шул. Әллә мине әни тәртипсез булсын дип үстердеме? Юк. Әти иртә үлгәч, үзем чылбырдан ычкындым. Клубтан салып кайта башладым. Яшьлек бит, барысын да татып карыйсы килә. Баштарак әни моны сизмәде. Сизә башлагач, соң иде инде. Салгач, мин үземә хуҗа була алмадым. Бер егеттән бер егеткә йөреп яман­атым чыкты. Әни бу хәлләрне күтәрә алмады, йөрәге тотып, үлеп китте. Авылга кайтыр җи­рем дә калмады. Әнидән калган өйне абыйның хатыны үз­ләш­терде.

Язмыш миңа туры юлга басарга мөмкинлек бирмәде түгел, бирде. Бик акыллы гына егет белән таныштым. Яшел Үзән районыннан иде. Никах укытып яши башладык. Әмма начар гадәт китәмени, ирем өстеннән сөяркә таптым. Моны белгәч, ул мине куып чыгарды. Урамда калгач, авырлы икәнемне белдем. Тик кайсысыннан икәнен генә чамалап булмады.  Кешедән  кешегә йөреп, бала табар чак җитте. Аның язмышын үзем хәл итеп куйдым. Кызымны хаста­ха­нәдә калдырып чыктым.

Аны ташлап киткәндә, йө­рәгем ничек түздеме? Тамчы да борчылмадым. Баламның урамда калмаячагын белә идем. Балалар йортында ачка үлмәячәк ул. Хәзер дәүләт ятимнәрне кайгырта бит. Аларга анда хәтта кытай киеме дә кидермиләр икән. Барысын да белешеп торам. Икенче баламны моннан өч ел элек таптым. Икенчесе малай булды. Башта әллә үземә калдырыйммы дигән идем. Тик кайда яшим? Торыр җирем юк. Кайсы ир сыендыра – шунда кунып чыгам. Кайчак дус кызлар үзләренә чакыра. Әле бит бала да карый белмим.

Кыскасы, улымны да ташлап калдырдым. Яныма санитарка апа килеп, һәр бала үз бәхете белән туа, дип акыл да биреп карады. Тик мин бала үстерерлек түгел идем. Утызга кадәр кер­мәгән акылым хәзер кермәс инде. Табиблар әйтә: бала тапкан саен, кан алышына, сәламәтләнеп китәсең. Тулгагын да сизмәдем мин аның. Беренчесендә бераз авырдым, икенче бала килде дә чыкты.

Хәзер инде эшкә урнаштым, ял иткәндә генә эчкәлим. Балаларымны бөтенләй онытмадым әле. Аларның Казанда яшә­гән­нәрен белеп торам. Икесен дә бер гаилә алган. Бала алырга чират торалар бит хәзер. Күп хатыннар үзләре таба алмый да, безнекеләрне үстерә. Үскәч, барыбер үз әнисен эзләп таба алар. Әллә синең телевизор караганың юкмы? Бөтен тапшыруда шуны күрсәтәләр. Үстереп бирүчеләр булганда, табарга кирәк. Әллә син дә бала алырга йөрисеңме? Тик онытма, кеше баласы  барыбер үзеңнеке була алмый. Үз әниләрен эзләп таба алар”, – дип сүзен тәмамлады Гөлнара.

Балалар йортына сабыйларын юксынып килгәнме әллә дисәм, алай булып чыкмады. Гөл­нараның бу тирәдә якын дусты яши икән. Шуның янына килгән. “Кеше баласын нигә дип кайгыртып йөрим. Аларны хөкүмәт карый бит”, – ди Гөлнара. Шулчакта тәрбиягә бала алган танышларым Алсу, Румия, Римма, Рәйсә, Дания апалар искә төште. Тапканы анамы, бакканымы?

Запись «Егеттән егеткә йөреп яман­атым чыкты. Әни бу хәлләрне күтәрә алмады…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тәрбиягә балалар алган Роза ханым: “Өстәлдә унике баланың ризыгы булса, унөченчесенә дә табыла”
Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, дигән мәкаль бар безнең халыкта. Тик тәрбиягә бала алган гаиләләр бу сүзләрне ишетергә дә теләми. Алар өчен балаларның барысы да бертигез, араларында үксезләре дә, читләре дә юк. //Интертат.ру//

“Бер күрүдә гашыйк булдык”

Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Роза һәм Фирдүс Кашаповлар йортында бүген – 6 бала. Шуның берсе Чулпан – Роза апаның үзе тапкан төпчек кызы. Бер кызы инде кияүдә, онык бүләк иткән. Уртанчы улы Алмаз Казанда эшли. Аларын да санасаң, 9 балалы әни ул. Тукта,  9га тулмый бит диярсез. Дөрес, Кашаповларның тәрбиягә алган беренче уллары Алеша хәрби хезмәттә.

Кашаповлар Фирдүс абыйның әтисеннән калган өйдә гомер кичерә. Ишегалдында гына ике катлы мәһабәт йорт калкып чыккан. Аны авылда төпләнеп калган бюджет хезмәткәрләре программасына таянып төзегәннәр. Тик әле йортның эчен эшләү өчен шактый акча кирәк.

Роза апа да, Фирдүс абый да Норлат балалар йортында хезмәт инструкторы булып эшли. Икесенең дә кулларыннан гөл тама. Роза апа тегү, бәйләү, чигүгә оста булса, Фирдүс абый агач эшенә хирыс. Өйдәге бөтен җиһазны үз кулы белән ясаган ул.

Гаилә коруларына 26 ел булса да, ир белән хатын бүген дә гашыйк парлар кебек яши. Моның сере дә бик гади: ике арада бер күрүдә кабынган гыйшык уты еллар узган саен дөрли генә.

– Мин – шәһәр кызы, – ди Роза ханым. – Ленинградта туып үстем. Шуннан авылга кайтырга нәрсә мәҗбүр итте дисезме? Мәхәббәт! Бертуган сеңлем рус егетенә кияүгә чыкты. Кияү дигәнебез туена армиядә бергә хезмәт иткән дустын чакырырга булган. Ул Норлат егете, үзе белән дустын да алып килгән иде. Менә шул дусты белән инде ничә ел бергә яшибез.

Аңа Фирдүс абый кушыла:

– Без бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык. Кайтып китәм дә онытылыр дигән идем. Кая ул! Ашаудан, йокыдан калдырды. Түзә алмагач, кире бардым.

“Кунакка киләләр дә, бездә калалар”

– Минем әби 12 бала табып үстергән, – ди Роза ханым. – Ул һәрвакыт: “Өстәлдә унике баланың ризыгы булса, унөченчесенә дә табыла”, дип әйтә иде. Балаларны ярату миңа әбиемнән дә күчкәндер. Аннан соң язмышым да балалар йорты белән бәйләнде. Андагы сабыйлар тәрбиячеләренә бик нык ияләшәләр. Шул рәвешле, алар абый-апаларына кунакка йөри башлый. Безгә дә иң беренче улыбыз Леша башта кунакка гына килә иде. Тора-бара ул безнең гаилә әгъзасына әверелде.

Шуннан соң кунакка гына килгән җирдән Зоя, Таня, Камилә, Алексей, Андрей да әти-әниле була.

– Безгә килеп йөргән сабыйның кире балалар йортына китәсе килми. – ди Фирдүс абый. – “Кайтып кит” дип тә әйтеп булмый. Үзләре дә кайвакыт: “Сездә калыйк әле”, дип сорыйлар. Билгеле, бу карарны үзебезнең балалар белән сөйләшеп, бер фикергә килеп кабул итәбез. Үзебезнең балалар каршы икән, теләк бик көчле булса да, берни эшли алмыйсың. Хәер, алар бит кечкенәдән танышып, аралашып үсә. Бер авылда яшиләр, бер мәктәптә укыйлар.

Тәрбиягә бала алган гаиләләрне кайвакыт “акчасына кызыгып алгандыр”, дип тә гаеплиләр. Кашаповлар да искәрмә түгел. Кайберәүләр: “Кеше баласын ничек карыйсыз?” дип сокланса, “акча өчен дә алалар”, дип әйтүчеләре дә бар икән. Аларның акчалары үзләренә дә җитми бит. Бу очракта акча түгел, йөрәк җылысы кирәк. Ул булмаса, әллә никадәр акча түләсәләр дә, балаларны өйгә дә, күңелгә дә сыйдырып булмый. Шөкер, хәзер инде авыл халкы бала алуга уңай карашта. Башта тикшереп, тырнак астыннан кер эзләргә генә торалар иде.

Кайбер гаиләләр тәрбиягә алган балаларның исемнәрен үзгәртә, татарчага алыштыра.

– Безнең гаиләдә Алексей исемле малай бар, – ди Роза апа. –  Элеккеге гаиләсендә әби-бабасы аңа “Алмаз” дип исем кушкан. Ул хәзер шуңа күнеккән инде. Безнең улыбызның исеме дә Алмаз. Документларда Алексей булып йөрсә дә, “Алмаз”га ияләшкән. Шулай итеп, бездә ике Алмаз хәзер.

Роза белән Фирдүс абыйның төп максаты – бар күңел җылысын шушы балаларга бирү һәм аларның тормышларын ничек тә җиңеләйтү, киләчәккә өмет белән карап яшәргә өйрәтү.

– Бу балалар шушы кыска гомерләрендә тормышның төрле ягын күргән, ачысын-төчесен күп татыган. Әмма тора-бара алар йомшара, ачылып сөйләшә башлый. Без аларга: “Әти-әниләрегез юлына басмагыз, укыгыз, алга барыгыз”, дип үгет-нәсихәт бирәбез. Тик әти-әниләренә карата нәфрәт булырга тиеш түгел. “Сез ата-анагызга гомер биргән өчен рәхмәтле”, дип тә тукып торам. Тормыштагы төрле хәлләр өчен сез җавап бирмисез, аларны гафу итәргә өйрәнегез, дим. Аннан соң кайбер гаиләләр тәрбиягә алган балаларның якыннары белән очрашуына каршы. Без моны тыймыйбыз, киресенчә, кунакка йөрешәбез, – ди Роза апа.

“Башта каршы булдым, еладым”

Күренеп тора: балалар дус-тату яши. Бергә дәрес әзерлиләр, йорт эшләрендә булышалар. Чулпан яңа туганнарын ничек кабул иткән соң?

– Безгә Леша килеп йөри башлаганда, мин IV сыйныфта укый идем, ул VIII класста. Миңа ошый иде ул, тәртипле егет. Тик аны уллыкка алу буенча сүз чыккач, каршы килдем. Көнләштем, еладым. Балалыгым белән әти-әнине башка берәү белән дә бүлешәсем килмәде. Аннары аңладым. Ул миңа үз абыем кебек якын булды. Безгә балалар йортыннан малайлар-кызлар күп килә иде. Зоя, Таня, Камилә дә шулай калды. Соңрак Алмаз (Алексей) да әти янына остаханәгә килеп йөри башлады. Бервакыт әти белән әнинең сөйләшкәнен ишеттем. “Бик яраттым, кулы эшкә ята, тырыш малай”, диде әти аның турында. Шулай итеп, утырып киңәшкәч, аны да үзебезгә алырга булдык. Аннан кала тагын Андрей бар, – ди Чулпан.

“Орышырга да, сыйпарга да кирәк”

Кашаповлар “үксез бала” гыйбарәсе белән килешми.

– Үзебез тапкан балаларны карасак та, алар арасында да әллә ниндиләре бар. Кайчак әти-әни янында үскән баланың тәртибенә карап та хәйран каласың. Ә тәрбиягә алынганнары үз язмышлары белән килсә дә, җайларга, тыңларга, аңларга кирәк аны. Балага вакытны кызганырга ярамый. Аны ачарга кирәк. Әгәр “хәлем юк”, “арыдым” дип күз йомасың икән, бала кулдан китә, әти-әнисеннән читләшә. Ул кабат балалар йортына кайтырга мөмкин. Күңелең, бәгырең белән яратсаң, чит бала юк ул. Кунакка килеп йөри торган балалар бүген дә күп. Алар да: “Сездә калыйк әле, безне дә алыгыз әле”, диләр. Кызлар килеп йөри башлагач, коймак пешерергә өйрәттем. Бервакыт без эштән кайтышка коймак пешереп куйганнар. Авыз иттек тә, күзгә карап торалар. Тозы артыграк булса да, тәмле дип ашадык инде. Аларның гамәлен хупласаң, ашарга пешерергә дә, тәртип сакларга да өйрәнәләр, – ди Роза апа.

Кашаповлар гаиләсендә балалардан чын кеше ясарга омтылалар. Шуңа күрә катырак сөйләшкән вакытлары да була икән. Чөнки урамда артларыннан саклап йөреп булмый. Кайсы әти-әнинең баласы турында начар сүз ишетәсе килсен? Роза апа әйтмешли, баланы бер яктан орышырга, икенче яктан сыйпарга кирәк.

Кашаповларның тәрбиягә бала алырга теләгән гаиләләргә дә киңәшләре бар.

– Бервакыт язын эштән кайтырга чыктык, – ди Фирдүс абый. – Алмаз (Алексей) баскычта утырып калды. Роза белән бер сүз дәшмичә, капкага хәтле атладык. Икебезнең дә күңелендә өермә. Капкага җиткәч, кинәт икебез дә борылап карадык. Ә ул… елап утыра! Берни уйламый, киңәшми, кире борылдык та, Алмазны үзебезгә алып кайттык. Шуннан соң ул балалар йортына бүтән бармады. Аның сөенгәнен күрсәгез!

Әгәр берәр гаилә бала алырга уйласа, бу уйны ахырына кадәр җиткерергә кирәк, ди Кашаповлар.

– Баланы күргәч, йөрәгең туктап кала. Бу – синеке! Бер көн йөрисең, ике, өч… Төнлә дә күзгә йокы керми. Без түгел, алар әти-әнине сайлый. Менә үзебезнең балаларны гына алыйк, алар миңа бер дә балалар йортында яшәгән кебек түгел. Гел безнеке, гел бездә торган кебек. Һәрберсен үзенчә яратабыз. Дөрес, бездә кечкенәләр юк. Яшүсмерләр белән авыррак икәнлеген дә яшермим. Бала алырга теләгән ата-ана бу хакта кат-кат уйласын иде. Кечкенәдән алып үстергән бала белән җиңелрәк. Әмма аларны балалар йортына кире кайтмаслык итеп, тормышка яраклы итеп тәрбияләргә кирәк, – ди Роза апа.

Балаларның барысы да кул эшләренә һәвәс. Леша, Андрей, Алмаз остаханәдә үскән, алар агач эше белән “җенләнә”. Зоя ыргак белән бәйләргә оста. Шулай ук спортчы да ул. Чаңгыда йөри, волейбол, баскетбол уйный. Таня агачтан тартмачыклар ясый. Камилә чигә. Зоя белән Камилә әле рәсем ясау белән дә шөгыльләнә. Өйләрен алар иҗат иткән картиналар бизи. Роза ханымның әнисе дә, Фирдүс абыйның әтисе дә икесе дә рәсемгә оста булган.

– Безнең бер-беребезгә каты сүз әйткән, тавыш күтәргәнебез юк, – ди Роза апа иренә карап. – Безгә килгән балалар  моңа аптырыйлар. Тансык ул аларга. “Ир белән хатын болай да сөйләшә, аңлаша ала микән?” дип шаккаталар. Чөнки алар аны күрмәгән. Әгәр ике арада мәхәббәт бар икән, балалар да әти-әнисе өчен үлеп тора. Балаларның барысын да үзебезнең үрнәктә тәрбияләргә телибез.

Чулпан ШАКИРОВА. Александр ЭШКИНИН фотолары

Запись Тәрбиягә балалар алган Роза ханым: “Өстәлдә унике баланың ризыгы булса, унөченчесенә дә табыла” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кайгы берүзе йөрми диләр… Очкычта һәлак булган егетнең икенче көнне энесе үлә
Яңа елны шатлык-куанычлар, яңа өметләр белән көтеп йөргәндә, ил күгенә тагын бер кайгы пәрдәсе ябылды. 25 декабрь көнне Сочидан Сириягә очкан Ту-154 самолеты һәлакәткә юлыкты. Нәтиҗәдә, 93 кешенең гомере өзелде. //Интертат.ру//

рБу хәбәрне ишетмәүчеләр булмагандыр. 26 декабрьдә илдә Матәм көне игълан ителде. Һәрберебез үзенчә кайгырдык, борчылдык һәм сер түгел, оныттык та…  Ә менә бу авырлыкны үз иңнәрендә күтәргән 96 гаиләне кайгы уты озак көйдерәчәк әле.

Кайгы үзе генә йөрми диләр. Александров ансамбле солисты Владимир Халимон гаиләсенең хәле икеләтә авыр: ике көн эчендә ике (!) улыңны  югалтып кара син!  Ту-154 һәлакәтеннән соң икенче көнендә Халимоннар гаиләсен тагын бер куркыныч хәбәр шакый: Владимирның кечкенә энесе Павел вафат була.

32 яшьлек Владимир Халимон Рахманинов исемендәге Ростов консерваториясен тәмамлый. Яшәргә дә өлгермәгән ирнең Евгения исемле хатыны – тол, Анфиса исемле кызы ятим кала.

Халимоннар гаиләсе гади гаилә түгел. Дөресрәге, бу – гаилә җылысын саклаучы балалар йорты. Әти белән әни 11 бала тәрбияли. Аларның тугызы тәрбиягә алынган. Һәлакәткә очраган Владимир – Халимоннарның үз баласы. Балалар тәрбияләү күбрәк әти кешенең – Леонид Халимон җилкәсенә төшә. Чөнки әниләре кайбер балалар мәктәпне тәмамлаганчы ук гүр иясе була. Леонид әфәнде әле дә Ростов-Дон шәһәрендә яши, ашыгыч ярдәм машинасын йөртә.

Элек гаилә Свердловск өлкәсендә яши. Әмма болгавыр 90 нчы елларда Ростов-Дон шәһәренә күченәләр. Туганнары әйтүенчә, кечкенә Вова балачактан музыкага карата мәхәббәт белән янган. Беренче сыйныфта ул баянда уйнарга өйрәнә. Бер  генә гаилә бәйрәме дә аның баянда уйнап җырлавыннан башка узмый. Бигрәк тә ул Ирина Аллегрова иҗатына мөкиббән китә. Әмма ул вакытта бик озак еллардан соң Вова Мәскәүгә китәр, атаклы дәүләт ансамбленең солисты булыр дигән уйлар берүнең дә башына килмәгәндер.

Бүген Халимоннар гаиләсе әгъзалары төрле шәһәрләрдә яши һәм күрешүләр дә бик сирәк эләгә. Владимирның да буш вакыты булмаган диярлек. Әгәр үзләре яшәгән шәһәргә Александров хоры килсә, туганнар бербөтен булып Владимирның чыгышын карарга ашыккан.

Яңа елга аяк басарга биш көн калгач ишелеп төшкән кайгыдан  Халимоннар гаиләсе тәмам бетерешкән.

Авиаһәлакәттә улын югалту турындагы хәбәр Леонид әфәндегә исә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Хәер, моны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр. Әмма Леонид әфәндене язмышның тагын бер сынавы сагалап торган була әле. Дүшәмбе көнне Екатеринбургта яшәүче 21 яшьлек  Павел да күзләрен мәңгелеккә йома. Юк, һәлакәт түгел. Ул биш елга якын лейкоз авыруыннан интегә. Соңгы вакытларда исә аңында да булмый. Авиаһәлакәттә абыйсы һәлак булуын ишетми дә кала мескен. Җаннары күктә очрашканнардыр инде…

Бу хәбәрне  Леонид әфәндегә ничек әйтергә белми азапланалар.

– Әти Мәскәүгә Вованың мәетен тану эшләрендә катнашырга китте. Павликны аннан башка гына җирләячәкбез, – ди егетләрнең Владимир исемле абыйлары. – Әтигә Павелның үлемен әйтмәдек. Кайчан әйтербез, белмим. Икесе дә бер-бер артлы бит. Әтинең яше дә олы, кан басымыннан да интегә. Бу хәбәрне ишетсә, аны саклап кала алмаячакбыз. Чөнки ул безнең һәрберебезне үз баласыдай ярата.

Владимир ишелеп төшкән әлеге кайгыдан ничек айнырга, алга таба ничек яшәргә кирәклеген әлегә белми.

– Балалар йортыннан әлеге гаиләгә эләккәч, безнең тормыш гел шатлыктан барды. Әниебезнең арабыздан иртә китүе генә йөрәккә тирән эз салды. Һәрберебез үз юлыбызны сайлап, яши генә башлаган идек.  Нишләтәсең, безнең язмышыбыз шундыйдыр инде, – дип кенә пышылдый ул.

Запись Кайгы берүзе йөрми диләр… Очкычта һәлак булган егетнең икенче көнне энесе үлә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..