Архивы балта - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ни өчен Балтачта ир-ат хатынын балта белән чаба?
Кызларының чыгарылыш кичәсенә барасы урынга, бүген ирле-хатынлы Төхвәтуллиннар – гүр ияләре. Кичә Балтач районында вәхшиләрчә кылынган җинаять бөтен республиканы тетрәндерде. Балтач районы йортларының берсендә 41 яшьлек ир-ат хатынын балта белән чабып үтерә, башын чабып өзә. Аннары үз-үзенә кул сала, шәхси чыганакларга караганда, асылына. Гаиләнең ике баласы калган. Уллары Артем студент, Казанда белем ала, кызлары Айгөл быел мәктәпне тәмамлаган. Әле ничек кенә – алтын медальгә! Чыгарылыш кичәсенә дә кыйбатлы күлмәк сатып алалар. Кара төс килешә дип, кара күлмәк сайлыйлар. Тик әйтерсең лә, күлмәк бәйрәмгә түгел, ә матәмгә алына…Кара күлмәк Айгөлгә кара хәсрәт китерә. //Интертат.ру//

Рәсимә Төхвәтуллинаны үлеме алдыннан кичә соңгы тапкыр коммуналь хезмәтләр күрәтү оешмасы вәкиле Раилә Абдуллина күрә. Аның хезмәттәше белән хуҗалыкларга кереп, су счетчиклары тикшереп йөреше булган. Раилә ханым белән элемтәгә кереп сөйләштек. 13 ел Ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләгәч, район балалар тудыру йортында санитарка булып эшләгән Рәсимә Төхвәтуллина белән бергә эшләгән була алар.

–  Соңгы тапкыр сәгать 11 ләр тирәсендә күрдем. Мин коммуналь хезмәттә контролер булып эшлим, су счетчикларын карап йөрдек. 9 нчы Май урамыннан башладык, иң беренче Рәсимәләргә кердек, аннары өске урамга менеп киттек. Без кергәндә, ире белән икесе дә өйдә иделәр. Иң беренче өйдән Марсель чыкты, “счетчиклар карап йөри идек” дигәч, “әйдә, керегез” диде. Аннары зал ягыннан Рәсимә чыкты. “Нигә керми торасыз, белмәгән кеше булса бер хәл иде, керегез” дигәч, “кешегә шакымыйча кереп булмый ич инде” дидем. Счетчикларны хезмәттәшем карады, мин өстәл янында Рәсимә белән сөйләшә-сөйләшә язып утырдым. “Ник, Марсель да өйдә мени, эшләми мени” дип сорадым. “Әйе, бүген эшкә бармады, баш авырта дип өйдә калды”, – диде Рәсимә.

Аларның кызлары минем малай белән 9 ел мәктәптә бергә укыды. 9 нчы класстан соң минем малай СПТУга китте. Рәсимә белән бергә эшләгән идек – мин “скорый”да, ул роддомда. Ике ел элек мин киттем, шуңа соңгы арада  очрашсак та, якыннан аралашкан юк иде. Шуңа бераз сөйләшеп тә тордык. Кызлары алтын медальгә тәмамлады. Бик әйбәт укыды, молодец кыз. Рәсимә үзе балалар өчен бик тырышты инде, җанашым. “5,5 меңгә күлмәк алдык, иртәгә чыгарылыш, алтын медальгә тәмамлады. Кешедән ким-хур итәсе килми. Кеше янында кешечә булсын, чәчләрен дә, тырнакларын да ясатырга кирәк”, – дип сөйләп, Айгөлнең бүлмәсен дә күрсәтте. Кочаклаштык та әле, шулай кул болгап озатып калды. Аннары 3 нче яртылар тирәсендә Ашыгыч ярдәм хезмәтеннән “Бала тудыру йортында эшләгән Рәсимә үлгәнен ишеттеңме” дип хәбәр салдылар. Аптыраплар киттем. “Мин әле обед алдыннан гына кереп чыктым бит аларга, сулар тикшереп”, – дидем. Мин бу хәлгә бик аптырадым инде. Мөнәсәбәтләре алай гел талашып яшәүгә корылган димәс идем. Дөрес, бергә эшләгән вакытта, көнләшә, дип әйтә торган иде инде ирен.  Бу соңгы ике елда сирәк-мирәк сөйләшкән вакытта да, “өзелде бугай элемтә, минем белән сөйләшмисең дә” дигәч, “Раилә, кем белән генә сөйләшсәм дә, телефонны тота да ата. Сөйләшергә ярамады бит инде миңа”, – дип әйтә иде.

Шәхси чыганаклардан билгеле булганча, Рәсимә Төхвәтуллинаны үтергән тормыш иптәше Марсельны Балтачта, Рәсимәне туган авылы Нормада җирләргә тиешләр. Норма авыл җирлеге Башкарма комитеты белгече Илһамия апа белән сөйләшкәндә, Рәсимнәнең мәетен әле алып кайтмаган иделәр. Җир куенына салганчы, аны Нормада яшәүче әнисе Әлфия йортына алып керергә тиеш дигән иделәр.

– Рәсимәне акыллы, тәртипле, бик матур, ачык хатын дип беләм. Әнисе дә бик тыныч, тәртипле аның, бер кеше белән тарткалашмый, ачуланышмый, дип сөйли авыл җирлеге башкарма комитеты белгече.

Үләр алдыннан Рәсимә Төхвәтуллина Интернетта социаль челтәрдә дә булган. Шәхси битенә соңгы мәртәбә кичә 11 сәгать 49 минутта кергән. Шәхси битендә соңгы вакытта негатив язмалар шактый калдырган ул. Илһамия апа әйтүенчә, райондашлары, таныш-белешләре дә моңсу сүзләр язылганына игътибар иткән. Анда хатын-кызны бәхетсез итәрдәй ир-атлар булуга ишарәләгән сүзләр дә бар.

Алтын медальгә сөенеп, мәктәпне тәмамлап, тормышның яңа этабына аяк басарга җыенган мизгелләрдә әти-әнисен югалткан Айгөлгә һәм башка туганнарына да Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен!

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Запись Ни өчен Балтачта ир-ат хатынын балта белән чаба? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ярославль өлкәсендә ир-ат биш хатын-кызга балта белән ташланган
Ярославль өлкәсенең Козьмодемьянск бистәсендә яшәүче ир-ат берничә хатын-кызга балта белән ташланган, берсе үлгән, зыян күрүчеләр бар.

“Җомга кичендә 52 яшьлек ир-ат низаг вакытында дүрт хатынга балта белән ташланган, аннары кибеткә барган һәм анда сатып алучы хатын-кызны балта белән чапкан. Ул соңрак хастаханәдә җан биргән. Тагын ике зыян күрүче авыр хәлдә”, дип белдерә өлкәнең эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлаган.

Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, ир-ат белән ике зыян күрүче арасында низаг туган, күршеләре моңа чик куярга омтылган.

“Шикләнелүче һәм 57 һәм 30 яшьлек хатын-кызлар арасында низаг чыкккан, аның барышында ир балта алып, тегеләренә кимендә бер тапкыр суккан. Күршеләренең тавышланганын ишетеп, 61 яшьлек һәм 37 яшьлек хатын-кызлар аны туктатырга омтылган. Шикләнелүче аларга да кимендә икешәр тапкыр сугып, кибеткә киткән һәм тагын бер хатын-кызга балта белән ташланган”, – дип хәбәр итә ведомство.

РФ Җинаять кодексының 205нче маддәсе (“Үтерү”) буенча эш ачылган.

Татар-информ

Запись Ярославль өлкәсендә ир-ат биш хатын-кызга балта белән ташланган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..