Архивы Бауман - Tatar Today - татар яңалыклары.

Бауман урамындагы барыбызга да таныш ресторан эшен туктата. Сәбәбе җитди
3 гыйнвар Казанның Вахитов районы суды Бауман урамындагы “KFC” рестораны эшен туктатты. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Федераль суд приставлары хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Җәмәгать туклануы рестораннарының берсенең эшчәнлеген туктату турындагы карарны суд ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе материаллары белән танышканнан соң кабул итте.

Күзәтчелек ведомствосы үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, “АмРест” ҖЧҖ – “KFC” брендының Россиядәге вәкиле – санитар-эпидемиология таләпләрен бозу очракларына чик куймаган. Нәкъ менә шушы хәл җәмәгать туклануы ноктасын 60 тәүлеккә туктату өчен нигез булган.

Суд карар чыгарганнан соң, приставлар башкарма производство ачкан һәм Бауман урамына барып, касса аппаратларын һәм ресторан бинасын печатьләп куйган.

Фото: УФСИН РФ по РТ

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/03/178242/

Запись Бауман урамындагы барыбызга да таныш ресторан эшен туктата. Сәбәбе җитди впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин татарча сөйләшәм”нең “кухня”сы нинди? [яшьләр акциясе]
19 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында чара активистлары белән очрашу узды. “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әзерлек гөрләп бара. //Tatar Today//

Тарихи чарада катнашырга килгән яшьләрнең саны быел 30га җиткән. Шунысы куанычлы: элек акциядә катнашырга дип, күбрәк татар теле һәм әдәбияты, тарихы, татар журналистикасы факультетларыннан килсәләр, быел КАИ, КНИТУ, КФУның математика һәм механика институты студентлары да чараны оештыруга үз өлешләрен кертергә теләгәннәр.

Активистларның барысы да татарлар. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белдерүенчә, бу бер яктан бик әйбәт. Ләкин шул ук вакытта алар арасында чит ил, хәтта күрше Башкортстаннан да килүчеләр булмавы бераз кәефне төшерә икән.

Очрашу барышында киләсе җиде көн эчендә активистлар алдында торачак максатлар билгеләнде. Беренче эш итеп егетләр һәм кызлар Казанда ике теллелек сакланамы, яисә юкмы икәнлеген тикшерергә тиеш. Шәһәр урамнарындагы игълан такталарында русча белән беррәттән татарча мәгълүмат та бармы? Булса, хаталы түгелме? Акция нәтиҗәләре 26 апрельдә билгеле булачак, “җиңүче”гә исә “Тяжело с татарским” антипремиясе биреләчәк.

Шулай ук, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе активистларын шәһәр урамнарында да күреп булачак. Тиздән алар башкала халкының татар телен белү, белмәүләрен тикшерәчәкләр. Әгәр кеше ике телне, ягъни рус телен дә, татар телен дә камил белә икән, аңа бүләк биреләчәк. Ә татарча белмәүче, әмма өйрәнергә теләүчеләргә махсус буклетлар таратылачак. Оештыручылар казанлыларны һәм башкала кунакларын чарада актив катнашырга һәм үзләренең белемнәрен сынап карарга чакыра.

Исегезгә төшерәбез: 26 апрельдә сәгать 16:00 Казанның Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр чыгарылачак һәм татар музыкасының яңа буын башкаручылары, төркемнәре гала-концертта чыгыш ясаячак.

Раилә Вәлиуллина

Запись “Мин татарча сөйләшәм”нең “кухня”сы нинди? [яшьләр акциясе] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бауманда шикле жирафка охшаган “Ил-ат” сыны, әллә Олуг Мөхәммәд һәйкәле – кайсысы җиңәр? [видео]
17 декабрь Казанда ялгыз пикет уздырган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев, Татарстан башкаласында татар тарихына багышланган бер һәйкәл дә юк, бу оят һәм хурлык, дип белдерде. Бауман урамында урнаштырылачак “Ил-Ат” сыны урынына ул Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл куюны таләп итә. //Azatliq.org//

Бауман урамында узган пикетка Фәрит Зәкиев, “Мэр Метшин! Олуг Мөхәммәд һәйкәле урынына килбәтсез курчак-атны (“Ил-Ат”) кую – татар тарихын мыскыл итү”, дигән шигар күтәреп чыкты.

Зәкиев, Казанда татарның борынгы тарихына кагылышлы бер һәйкәлнең дә булмавы Казан мэриясе һәм Татарстан хөкүмәте өчен хурлык, дип белдерде.

“Татарларның башкаласы урамына чыкса туристлар, кайда соң монда татарлар, кайда соң монда татарларның башкаласы, дип эзләп йөриләр. Чыннан да, Казан урамнарында татарча игъланнар юк, татарча сөйләшмиләр, татарча һәйкәлләр юк.

Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл кую өчен Татарстан рәссамнар берлеге Казан хакимиятенә мөрәҗәгать итте, әмма аны кире кактылар. Ә ниндидер шикле жирафка охшаган җанвар һәйкәлен Бауман урамына куймакчы булалар.

Бауманга чыксаң, монда татарлыкның эзе дә юк. Ул ниндидер бер урыс шәһәренең урыс урамы”, дип белдерде ул Азатлыкка.

14 ноябрьдән 14 декабргә кадәр Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе сайтында “Ил-Ат” сынына карата тавыш бирү барды. Тавыш бирүчеләрдән сынның кирәклеге һәм кирәк булган очракта аны урнаштыру урынын сайлауны да сорадылар. Интернетта тавыш биргән казаннарның күпчелеге “Ил-Ат” дип аталган сынны башкаланың Бауман урамында урнаштыруны яклап тавыш бирде.

“Ил-Ат” композициясенең авторы, Финляндиядә яшәүче татар сынчысы Рафаил Сәйфулин үз иҗат җимешенең туган якка мәхәббәтне чагылдыруын белдерде. “Ат үзенең сыртына кечерәйтелеп ясалган тулы бер дөньяны күтәргән – менә татар кешесенең җанына кадерле авылы, авыл уртасында манаралы мәчет”, ди ул.

Сын ачык төстәге җизгә ялтыравык һәм тонык итеп алтын йөгертеп ясалачак. Автор әйтүенчә, бу сын – бизәнү әйберләре эшләгәндәге кебек зур нечкәлек белән оста итеп башкарылырга тиешле сәнгать әсәре. Атның өстендә урын алачак кечкенә кеше сыннары, җанварлар, кошлар, музыка уен кораллары да бик нәфис эшләнергә тиеш.

Запись Бауманда шикле жирафка охшаган “Ил-ат” сыны, әллә Олуг Мөхәммәд һәйкәле – кайсысы җиңәр? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Голос”ның финалисты Бауман урамында кальян йортын ача
«Голос»ның беренче сезоны финалисты Эльмира Калимуллина эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган.

Ул Бауман урамында “Hookah rooms” кальян йортын ачты.

Бу бина өч залдан тора. Беренчесе – иң зуры һәм иң яктысы. Монда артистларның чыгышлары өчен сәхнә урнашкан. Икенче зал – зәңгәр тонда, монда башкалардан аерылып утырыр өчен кабинкалар, бар һәм селфи-дивар, ә өченче залда камин һәм VIP-ложалар бар .

Эльвира Калимуллина шулай ук март аенда, үзенең беренче концерты алдыннан, төшенә тары боткасын ашап утырган Русиянең президенты Владимир Путин кергәнен сөйләгән булган.

Мәгълүмат e-kazan.ru сайтыннан алынды

Фото: onalubit.ru сайтыннан

Запись “Голос”ның финалисты Бауман урамында кальян йортын ача впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..