Архивы БДИ - Tatar Today - татар яңалыклары.

Коронавируслы укучыны БДИ тапшырырга ничек уздырганнар?
Коронавируслы укучы БДИ тапшырырга килгән.

Хәзер аның әти-әнисенә дә, үзенә дә янаулар башланган.

Ямал-Ненец автономияле округының Тарко-Сале шәһәрендә балада һәм башка гаилә әгъзаларында коронавирус була торып, укучыны әти-әниләре БДИ тапшырырга җибәргән. Әлеге мәгълүматны тиешле органнар тикшерә. Бу хакта Znak.com. хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, авыру гаиләдә симптомсыз узган, әмма “Роспотребнадзор” үзизоляцияләү турында карар биргән, ә укучының ата-анасы аны бозган.

ЯНАО мәгариф департаменты инфекцияле укучы белән элемтәгә кергән кешеләргә карата чикләү чаралары турында карарны “Роспотребнадзор” кабул итәчәк, дип белдерә.

Моннан тыш, бу хәл социаль челтәрләрдә дә актив тикшерелә. Әлегә әти-әнисенең авырып киткән үсмерне ни өчен имтиханга җибәрүе ачыкланмаган, әмма челтәрдән файдаланучылар аны җәберли башлаган. Мәгариф департаментында чыгарылыш сыйныф укучысына һөҗүм итү урынсыз, ә төбәктә БДИ үткәрүне өзү өчен шартлар юк, дип ассызыклыйлар.

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Коронавируслы укучыны БДИ тапшырырга ничек уздырганнар? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рособрнадзорда БДИ үткәрүдә төзәтмәләр кертү вакытын атадылар
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) БДИ үткәрүгә төзәтмәләр кертү вакытын билгеләде.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү идарәсе башлыгы Игорь Круглинский хәбәр иткәнчә, якын атнада Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү срокларына төзәтмәләр кертелергә мөмкин.

«Россия -24» телеканалы эфирында ул БДИ расписаниесен планлаштырганда, Президентының чикләүләр режимыннан чыгу буенча тәкъдимнәренә нигезләнеп билгеләнәчәк диде.

Элегрәк Мәгариф министрлыгы Роспотребнадзор белән берлектә БДИ оештыруга яңа таләпләр эшләгән иде. Аерым алганда, укучыларны «зигзагообразлы» утырту планлаштырыла.

Ә 9 нчы сыйныф укучылары ике фән буенча гына БДИ тапшырачаклар. Бу-рус теле һәм математика.

Чыганак: mk.ru

Запись Рособрнадзорда БДИ үткәрүдә төзәтмәләр кертү вакытын атадылар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дәүләт Думасында БДИга карата үзгәрешләр кабул итәргә мөмкиннәр
Коронавирус пандемиясе аркасында 2020 елда бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) төп этабын дистанцион ителергә мөмкин. Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев, вице-премьер Татьяна Голиковага шундый тәкъдим белән чыккан. Депутат мәктәпләрнең каникулларга, ә вузларның дистанцион укуга китүләрен, вирус таралуга юл куймас өчен, барлык массакүләм чаралар чикләнүен дә искә төшерде.

“БДИ шулай ук массакүләм чара булып тора. Безнең балалар белем алу һәм тупланган белемнәрен раслау хокукына да, шулай ук сәламәт булу хокукына да ия. Берничә сәгать дәвамында укучыларның бер бинада булуы, аларның сәламәтлегенә куркыныч тудырачак ,- дип чыгыш ясады депутат. Чернышев фикеренчә, имтихан тапшыру өчен кирәкле материалларны онлайн-платформаның берсенә йөкләргә мөмкин, чөнки бу югары уку йортларын дистанцияле укыту кебек эшли.

16 мартта Татьяна Голикова БДИны вакытыннан алда тапшыру срокларын күчерү турында карар кабул ителгәнлеген хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, расписание төзәтелә башлаган, әмма даталар әлегә билгеләнмәгән. Шул ук вакытта мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев имтиханның төп этабын тапшыру срокларын үзгәртү мөмкинлеге барлыгын әйтте.

Мәгълүмат Өмет газетасы

Запись Дәүләт Думасында БДИга карата үзгәрешләр кабул итәргә мөмкиннәр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Иләк аша кемнәр узар? 10 нчы сыйныфка теләсә кемне кабул итмәячәкләр
Фәнәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы сыйныфка теләсә кемне кабул итмәячәкләр. Педагогик үлчәнешләр федераль институты (ФИПИ) профильле сыйныфларда укырга теләүчеләр өчен имтиханнарда күпме балл тупларга кирәклеген билгеләгән.

– 2019-2020 уку елында 10-11 сыйныфларда 33 меңгә якын укучы белем алса, шуларның 25 меңнән артыгы профильле сыйныфларда укыган, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгак аттестациясе бүлеге җитәкчесе урынбасары Татьяна Лустина.

Аның әйтүенчә, укучыларны бигрәк тә математика, табигый-фәнни, мәгълүмати-технологик, социаль-икътисади сыйныфлар кызыксындыра. Мондый юнәлешләр барлыгы 480 мәктәптә оештырылган. Математика төркемнәрендә 17,9 процент бала укыса, социаль-икътисад юнәлешендә бу сан – 24,2 процент.

Профильле сыйныфларны арттыру имтихан нәтиҗәләрен дә яхшыртачак. Һәрхәлдә, белгечләр шулай уйлый. Узган ел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы табигый-фәнни, математика, мәгълүмат технологияләре юнәлешләрендә укучылар санын 55 процентка җиткерү бурычын куйган иде. Профильле сыйныфларда белем алучы укучылар ил күләмендә бәйгеләрдә катнаша, БДИда яхшы баллар туплый. Алар арасында 100әр балл җыючылар да бар. КФУның IT-лицее, Казандагы 131 нче лицей, КФУның Лобачевский исемендәге лицее, 19 нчы гимназия, Чаллыдагы 26 нчы гимназия «Россиянең иң яхшы мәктәпләре» исемлегенә кертелгән. Бөгелмәдәге 2 нче лицей, Әлмәттәге 1 нче лицей-интернат, Кукмарадагы күп профильле лицей да иң яхшылардан санала.

Бүген профильле сыйныфларга очраклы эләгүчеләр дә бар. Кайбер әти-әниләр баласы чит телне белсә-белмәсә дә, өйрәнер әле дип, инглиз сыйныфында укытырга тырыша. Биология-химия юнәлешләрендә укучыларның да барысын да булачак табиб, биологлар дип әйтеп булмый. Шуңа күрә киләчәктә тәртип ясаулары файдалы да булыр, бәлкем. Кемгәдер гади сыйныф белән генә чикләнергә туры килер.

Дөрес, профильле сыйныфларда имтиханнарга яхшырак әзерлиләр. Бу – репетиторга да акча түгәргә туры килмәячәк дигән сүз. Чөнки вузга керергә кирәкле фәннәрне өйрәнергә сәгатьләр саны күбрәк бирелә. Тик таләпләр үзгәргән очракта 9 нчы сыйныф укучыларына сынауларда шыгырдап торган «4ле» алу кирәк булачак. Рус теленнән ким дигәндә, 26 балл туплыйсы. «5ле» исә 29дан башлана. Табигый-фәнни юнәлештә төп фәннән 18дән дә кимрәк балл җыярга ярамый. Булачак физикларга 43 баллдан 30ны булса да тупларга туры киләчәк. География сыйныфына эләгәсең килсә, 23 балл җыясы. Биологиядән имтиханда 33 балл тупласаң гына шул юнәлешкә гариза язып була. Тарихтан 24 балл булса гына әлеге юнәлешкә дәгъва кылырга мөмкин. Менә шундый хәлләр.

– Авылда балаларны профильле сыйныфларга туплау кыенлык тудыра. Гадәттә, анда сыйныфларда 10 – 15 бала укый. Бала саны аз булгач, авыл мәктәпләрендә күп юнәлешләр ачып булмый. Әйтик, бездә биология-химия, социаль-икътисад юнәлешләре бар. Әлбәттә, биологиядән 33 балл билгеләү күбрәк дип уйлыйм. Аны сирәк укучылар җыя. «5ле» исә 35 баллдан башлана. Шәһәр мәктәпләре өчен фәннәрне тирәнтен укыту күпкә отышлы. Анда укучылар саны күп. Тәҗрибә профильле сыйныфта укучыларның сынауларны яхшырак бирүен күрсәтә. Анда сәгатьләр саны да күбрәк, – ди Балтач мәктәбененең биология фәне укытучысы Ризилә Гафарова.

– Профильле сыйныфларга теләсә кем эләгә алмасын өчен дә яхшы бу. Хәзер анда белем ягы төрлечә булган укучылар укый. Теләге булганнарны гына сайлап алгач, укытучыга да эшләр җиңеләер. Ни өчен дигәндә, укучыларның сынау нәтиҗәләре дә бер төрле булачак бит, – ди узган ел БДИда 100 балл туплаган КФУ студенты Азат Якупов. – Мин үзем социаль-икътисад сыйныфында укыдым. Үзем теләгән фәннәрне күбрәк укырга мөмкинлек булды. Нәтиҗәдә теләгән уку йортыма кердем. Файдасы чыннан да бар.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Иләк аша кемнәр узар? 10 нчы сыйныфка теләсә кемне кабул итмәячәкләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан укучысы БДИга телефонын гипска яшереп алып керә
“11 сыйныф укучысының имтихан вакытында гипслы кулында яшерелгән телефоны шалтырый,” – дип хәбәр итә Татарстанның мәгариф министрлыгы.

Имтихан профиль математикадан Яңа Савин районының 38 номерлы мәктәбендә үтә. БДИда оештыручылар һәм күзәтүчеләр тимер эзли торган җайланма сигналларын ишетәләр, әмма укучыда бернинди шикләнерлек әйбер дә тапмыйлар. Имтихан вакытында аның телефоны шалтырый башлый.

Кагыйдәне бозганы өчен, чыгарылыш сыйныф укучысын имтихан бара торган аудиториядән чыгаралар. Имтиханны ул яңадан икенче елга гына биреп карый алачак.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by В Казани интересно | Татарстан (@vkazani_interesn0)

Фото интернеттан.

Запись Казан укучысы БДИга телефонын гипска яшереп алып керә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручыларны үзгәрешләр көтә
Быел рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит телдән Бердәм дәүләт имтиханы буенча контроль-үлчәү материалларында үзгәрешләр булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

“Бу үзгәрешләр биремнәрне төзүчеләрнең укучыларны конкрет биремне шаблон буенча гына үтәүгә әзерләнүен бетерү максатыннан”, – диде министр. Ул быел математика, география, физика, химия, информатика буенча имтихан материалларында үзгәрешләр булмавын әйтте.

Рафис Борһанов рус теле буенча БДИдан материалларга укучы өчен яңа текст кертелүен әйтте. Мәгънәне аңлап уку тикшереләчәк, укучының автор позициясен әйтә белүе, аңа карата үз мөнәсәбәтен дәлилләп белдерү сәләте бәяләнә.

Җәмгыять белеме буенча биремнәрнең формулировкалары һәм өйдән әзерләп килмичә язылган мини-иншаны бәяләү системасы камилләштерелгән.

Тарихтан биремнәрне үтәү буенча өстәмә инструкцияләр кертелгән. Алар Бердәм дәүләт имтиханында катнашучының сорауга җавап урынына бөтен тарихи чыганак текстын күчереп язуы кебек очракларга юл куелмасын өчен кирәк.

Чит тел буенча “Мое мнение” икенче (альтернатив) темага инша кертелә, дип яза Татар-информ.

Фото: Пиксабай

Запись Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручыларны үзгәрешләр көтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәктәптә БДИ алдыннан бәдрәф ишекләрен алып куялар
Түбән Камада химия фәне буенча БДИ биргән вакытта чыгарылыш укучысын чишенергә мәҗбүр иткәннәр – әлеге хәбәр имтихан көнне социаль челтәрләрдә пәйда булды. Хәбәр аноним булуга карамстан, зур шау-шу куптарды. Берьюлы берничә күзәтчелек оешмасы тикшерүләр башлады. Әлеге җәнҗал турында тулырак, җаваплы кешеләрнең комментарийлары белән – “Татар-информ” репортажында.

БДИ вакытындагы чиктән тыш уяулык җәмәгатьчелекне инде берничә ел борчый. Мәсәлән, узган елда Яр Чаллы чыгарылыш укучыларының әти-әниләре имтихан башланганчы балаларны автошәһәрнең бер мәктәбенә алып килүләре турында социаль челтәрләрдә сөйләгәннәр иде. Шпаргалкалар бармы-юкмы икәнен тикшергәч, мәктәп укучыларын бер бүлмәгә ябалар, сусыз, ризыксыз һәм бәдрәфкә чыгармыйча берничә сәгать шунда тоталар.

Әлеге факт белән кызыксынган журналистлар прокурорга мөрәҗәгать иткәннәр иде. Ләкин анда хәбәр иткәнчә, бикләп куелган балаларның ата-аналары күзәтчелек органына язма рәвештә мөрәҗәгать итмәгәннәр, шуңа күрә “имтихан карантины” буенча тикшерү булмый кала.

“Без кызның нинди киемне салганын, салмаганын белмибез”

Быел социаль челтәрләрдә һәм мәгълүмат чараларында, шул исәптән федераль чараларда, Түбән Камада укучы кызның тимер эзләгеч аша үтү өчен бюстгальтерын салырга мәҗбүр булуы турында яңалык чыкты.

“Бүген укучылар химиядән БДИ тапшырды. Минем 17 яшьлек сеңлем Түбән Камада яши һәм шунда имтихан язды. Кызның телефонын гына алып калмыйлар, эчке киемнәрен дә салырга мәҗбүр итәләр! Тикшерүчеләр минем сеңлемә басым ясыйлар, бюстгальтерын салуны һәм ялангач тәненә ак, үтә күренмәле шифон блузканы киеп, тимер эзләгеч аша узуны таләп итәләр. Бу бит ир-атлар каршында! Бу халәттә ул нәрсә яза алсын? Ул истерикага бирелә. Әти-әнисенә шалтыратырга рөхсәт бирмиләр!”

Түбән Кама районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Айзирәк Рамазанова аңлатканча, тимер эзләгеч эчке киемгә тегелгән тимергә тәэсир итә. Ә сигнал бирүне туктату өчен кыз үзе бәдрәфкә барып бюстгальтерын сала. Аны беркем дә болай эшләргә мәҗбүр итмәгән.

“Татар-информ” хәбәрчесе Түбән Каманың 10 нчы мәктәбе директоры Андрей Бликин белән сөйләшкәндә, әлеге хәл турында башка мәгълүматлар ачыклады.

“Гадәттән тыш хәл булмады диярлек, – дип белдерде белем бирү оешмасы җитәкчесе талчыккан тавыш белән. – Ул кыз бездә укымый. Безнең мәктәп имтиханнар уздыру пунктын урнаштыру базасы булды. БДИ тапшыручы балаларны башка мәктәптән алып килделәр. Аларны озата килгән педагог балаларны “кыса”га кадәр алып килде, шуннан соң махсус бүлмәдә имтихан беткәнен көтте. Соңыннан балалар белән үз мәктәпләренә кайттылар. Балаларны алдан – химиядән имтиханга 1 сәгать кала алып килделәр. Имтихан башлану 10 га билгеләнгән иде, сәгать 9 да төркем имтихан бирү пунктында иде инде. Имтихан башлануга 15 минут кала укучылар аудиториядә утыралар иде. Күрүегезчә, бернинди дә ашыктыру булмады, вакыт җитәрлек иде”.

Мәктәп директоры сүзләренчә, төркем тимер эзләгеч аша Дәүләт имтихан комиссиясе вәкилле һәм БДИ оештыручылары контроле астында үтә.

“Социаль челтәрләрдә язганча, аны беркем дә “капшап” карамады. Кыз бары тик берничә тапкыр тимер эзләгеч аша гына узды. Һәм һәрберсендә дә җиһаз чит предмет барлыгына сигнал бирде. Без моның нәрсә булганын да белмибез. Кыз үзенә тәкъдим ителгән бүлмәгә керде. Анда нәрсә эшләгәнен белмибез. Бюстгальтерын салганмы ул, салмаганмы, бу безгә мәгълүм түгел. Аннан беркем дә сорамады. Изоляцияләнгән бүлмәдә берничә минут булганнан соң, укучы тагын бер тапкыр тимер эзләгеч аша үтте һәм ул сигнал бирмәде. Сүз уңаеннан, кыз БДИны тапшырды. Имтиханнан үз-үзеннән канәгать булып чыкты. Безгә мәгълүм булганча, апелляциягә бирмәгән”, – дип хәбәр итте педагог.

Андрей Бликин сүзләренчә, бу хәлләр булган мәктәпнең фойесы камералар белән җиһазландырылмаган, ләкин алар имтихан булган залда куелган була. Имтихан уздыручы пунктта оештыру эшләре буенча тәртип бозулар ачыкланмаган. Сорау буенча эшнең барлык материаллары да прокуратурага тәкъдим ителә.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Түбән Кама прокуратурасында тикшерүнең әле төгәлләнмәгәнен әйттеләр.

Тимер эзләгеч белән көн саен эшләүче белгечләр сүзләренә караганда, техник яктан әлеге очрак бик сәер.

“Безнең оешмада дүртенче дәрәҗәдәге кысалы тимер эзләгечләр урнаштырылган. Алар сизгерлекнең югары дәрәҗәсенә ия, хәтта иң югары дип тә әйтергә була. Тагын бишенче дәрәҗәлесе була. Ләкин безгә аларның кайда кулланылганын күз алдына китерү дә авыр… безнең “кысалар” эчке киемдәге тимерләргә, алка-йөзекләргә сизгер түгел. Ни өчен әлеге җайланмаларның мәктәпләрдә рәттән барысына да тавыш бирәдер, анысын әйтүе авыр”, – дип сөйләделәр тимер эзләгечләр белән эшләүче белгечләр.

Төгәл генә белмәсәк тә, бишенче дәрәҗәдәге сизгерлеккә ия булган “кысалар” нәкъ безнең мәктәпләрдә урнаштырылгандыр бәлки? Башкача әлеге хәлне ничек аңлатырга була?

“Бездә шундый очраклар булды – укучы тимер эзләгеч аша узганнан соң, укытучы аны кире чакырып, кесәсендәге булган бар нәрсәне – ачкычлар, банк карталарын, булавкаларны, чәч каптырмаларын, сәгатен алырга кушты. Гәрчә, техниканың нәрсәгә реакция белдергәне билгеле түгел. Ул бит бу хакта әйтми!”, – диде Бликин.

“Аягы сынган малайны берничә тапкыр тимер эзләгеч аша уздыралар!”

Ләкин Түбән Камадагы очракны тикшерү ничек кенә төгәлләнсә дә, БДИ алдыннан укучыларга булган кырыс контроль мәсьәләсе гражданнарны барыбер борчый. Шуны билгеләп үтик, Түбән Камада булган хәл турындагы язма астында күп комментарийлар яздылар, аларда шуңа охшаш хәлләр турында хәбәр ителде. Ата-аналар хәбәр итүенчә, республиканың бер мәктәбендә үз вазифаларыннан арыган контролерлар егетләрдән күлмәкләрен салуны һәм тикшерүне тоткарламауларын сорыйлар. Укучыларга ялангач килеш мәктәп коридорлары буйлап йөрергә туры килә.

“Татар-информ” хәбәрчесенә республиканың мәгариф өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы иҗтимагый оешмасы Екатерина Матвеева сөйләгәнчә, БДИ вакытында мәгариф системасы вәкилләре тарафынан артык уяулыкка шикаятьләр кайнар линиягә дә килә. Ул имтихан алдыннан гына аягын сындырган малайны тимер эзләгеч аша берничә тапкыр уздыру турында да искә төшерде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, БДИ дагы чиктән тыш уяулык белән бәйле хәлләр, бернинди искәрмәсез, Россиянең барлык төбәкләрендә дә була.

Мәскәү мәктәпләренең берсендә БДИ вакытында күзәтүче булган педагог, укучылар “үзләренә артыкны рөхсәт итмәсеннәр өчен” имтихан алдыннан контролерларның бәдрәф ишекләрен алып куюлары турында социаль челтәрдә язды. Педагог тавыш куптара, шуннан соң ишекләрне кире урыннарына куялар.

Күзәтүче булып торган башка бер укытучы яңа мисал китерде: “Кичә оештыручыларның барысын да паспорт тышлыкларын салдырырга, таныклыктагы барлык кәгазьләрне алып бетерергә мәҗбүр иттеләр. Конфетлар салынган пакетларны карап чыктылар. Шоколадларны ачарга куштылар! Бу безне, оештыручыларны! Ә соңыннан балаларга тотындылар…” Бу хәл Чувашиядә була.

“Блузканы күтәреп карау” га килгәндә, бу чыгарылыш кызларын дөреслеккә тикшерү алымы, социаль челтәрдәге язмаларга караганда, бу бар җирдә дә эшләнә.

“Гадәти шпаргалка түгел, җаваплар белән берәр гаджет алып кермәсеннәр, алдамасыннар дип, безнең балаларга карата кулланылган мондый куркынычсызлык алымнары, иң тәҗрибәле җинаятьчеләрнең һәм террорчыларның төшләренә дә керми. Имеш өлкәннәр шулай ришвәтчелек белән көрәшә. Ләкин ни өчендер балалар арасында?”, – дип белдерделәр ата-аналар.

Матвеева сүзләренчә, имтиханнарда “караучылар” өчен нәрсә эшләргә яраганы һәм ярамаганы турында төгәл инструкция эшләргә кирәк. Бу документ танышу өчен кулланылышта булырга тиеш. Һәм аны һичшиксез халыкка чыгарырга кирәк.

“Балалар – җинаятьче түгел. Һәм кырыс контроль – безнең заманның мәгънәсезлеге. Моннан тыш, Интернетта ел саен БДИның барлык эшләре чыга. Имтихан алдыннан булган бернинди тикшерү дә БДИ бирү вакытында булган ришвәтчелек белән көрәшерлек хәлдә түгел. Бу беркемгә дә сер түгел. Рособрнадзор хәзерге вакытта математикадан БДИ биремнәренең ирекле кулланылышка чыгуы буенча тикшерү алып бара. Минемчә, БДИ нәтиҗәләрен “сатып алган” кешеләр гадәттә тимер эзләгечләрдә “шалтырап” тормый.

Билгеләп үтик, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ тапшыру пунктларындагы оештыручыларга укучыларга карата игътибарлы һәм яхшы мөгамәләдә булырга киңәш итте. Ләкин төрле хәлләр була. Министрлык мөрәҗәгатеннән соң Казаннан бер әни имтихан вакытында улын бәдрәфкә чыгармаулары турында язды. Һәм ул, стресс халәтендә булганлыктан, тест кәгазьләрен идәнгә ташлаган һәм чыгып киткән.

Автор: Эльвира МӨХӘММӘТДИНОВА, sntat.ru

Фото: Илнар Төхбәтов, социаль челтәрләр, Интертат

Запись Мәктәптә БДИ алдыннан бәдрәф ишекләрен алып куялар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Алабуга укучысының БДИда ни өчен эчке киемен салуын Федераль басма яза
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучының лифчигын салдыру очрагы турында сөйләгән. Бу турыда «Вести» каналы «Интерфакс» агентлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Түбән Кама районында БДИ биргән вакытта чыгарылыш сыйныфында укучы кызны эчке киемнәренә кадәр чишендергәннәр. Бу турыда хәбәр социаль челтәрләрдә чыкты.

Имтиханга керер алдыннан эчке киемнәрен салган кыз металлодетектордан узу өчен шулай эшләгән икән. Баланы шуннан соң гына имтиханга керткәннәр.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова сүзләре буенча, бала үзе шундый карар кабул иткән.

Метталл эзләгеч эшләгәч, балаларны кырыйга җибәреп торалар, кесәләреннән акча, булавка ише әйберләрне алалар.

«Бу кыз, мөгаен, хисләренә бирелеп, үзе карар кабул иткән: ул сак бүлмәсенә кереп эчке киемнәрен салган, кабат киенгән һәм чыгып киткән. Оештыручылар аның болай эшләгәнен белмәгән», — дип сөйләгән Наталья Гречанникова «Интерфакс» агентлыгына.

Шулай да министр урынбасары оештыручыларның бу очракка мөнәсәбәтле булуын әйткән. Бала белән аерым эшләргә кирәк булган, аның өчен кулда тота торган металл эзләгеч файдаланып булуын искә төшергән.

Интертат

Запись Алабуга укучысының БДИда ни өчен эчке киемен салуын Федераль басма яза впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Түбән Кама хакимияте БДИ вакытында укучы кызның лифчигын салдыруларын кире кага
Түбән Кама районында чыгарылыш сыйныфта укучы баланы эчке киемнәренә кадәр чишендерү хәбәре социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралды. Соңрак ntr-24 корреспонденты мәгълүматның дөреслеккә туры килүен язып чыкты.

«Лифчигын салырга мәҗбүр иткәннәр. Бу нинди хәл инде? Ярдәм итегезче, кая мөрәҗәгать итим?», дип язганнар социаль челтәрдә.

Түбән Кама районы башкарма комитеты исә бу фактны кире кага. Киемендә металлдан эшләнгән кисәкләр металлоискатель аша үтәргә бирмәгәнлектән, кыз үзе мөстәкыйль рәвештә эчке киемнәрен салырга карар кылган дип аңлата хакимияттәгеләр.

Шулай ук укучы кыздан бүгенгәчә бернинди дә рәсми мөрәҗәгать, гариза яисә претензия булмавы да билгеләп үтелә.

Имтихан үткәрүчеләр тарафыннан лифчик һәм эчке киемнәрен салуны таләп итү булмаган, дип китерә Түбән Кама районы башкарма комитетының сүзләрен “Казанский репортер”.

Запись Түбән Кама хакимияте БДИ вакытында укучы кызның лифчигын салдыруларын кире кага впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда ата-аналар да бердәм дәүләт имтиханын бирәчәк
7-нче февраль көнне Татарстанда «Ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне» Бөтенроссия чарасы үтә. Казанда акция 116-нчы номерлы лицейда үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте //Татар-информ//.

Бу көнне ата-аналар балаларның имтихан бирү мөмкинлекләрен үзләрендә сынап карый алачаклар. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов та рус теленнән дәүләт имтиханын тапшырачак. Имтихан 30 минут дәвам итә.

Акциянең максаты – ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның барлык процедураларын ачыктан-ачык күрсәтү. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

Запись Татарстанда ата-аналар да бердәм дәүләт имтиханын бирәчәк впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..