Архивы белеп көне - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда түрә балалары укый торган халыкара мәктәп нинди ул?
Җирле түрәләр, чит ил белгечләре вә спортчылар, эшмәкәр балалары укучы Казан халыкара мәктәбе үскәннән-үсә бара. Моңарчы Федосеев һәм Мәүлетов урамындагы башлангыч мәктәп биналары ачылса, 1 сентябрьдән урта сыйныфлар өчен тагын бер яңа зур бина сафка бастырылачак. Тулысынча диярлек инглизчә укытучы белем йортында айлык түләү – 70 мең сум, мәктәп җитәкчелеге әйткәнчә, монда укырга теләүчеләр күп.//Азатлык радиосы//

1 сентябрь көнне International School of Kazan, ягъни Казан халыкара мәктәбенең яңа бинасын ачу тантасына ата-аналар гына түгел, Татарстан президентны Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми кешеләрең килүе көтелә. Үткән ел әлеге уку йортына караган башлангыч мәктәп биналарның берсе ачылганда республика җитәкчесенә өлкәнрәк сыйныфларны үз эченә алган урта мәктәпнең проекты тәкъдим ителгән иде. Хәзер ул төзелеп бетеп, сафка бастырыла.

Казан халыкара мәктәбе җитәкчелеге бу уку йорты Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү, чил ил белгечләрен китертү максатында ачылган дип әйтеп килә.

Мәктәпнең ВКонтакте сәхифәсендәге рәсми төркемендә мәктәп биналарның берсен төзекләндерү эшләрен Татарстан президенты күрсәтмәсен үтәү барышы дип тәкъдим итәләр.

1 сентябрьдә Мәүлетов урамында ачылачак яңа бина инде ике ел элек Казанда Федосеев урамында ачылган һәм Мәүлетов урамында бер бинасы булган халыкара башлангыч мәктәпнең дәвамы булып тора.

Мәктәп ачылган вакытта җирле мәгълүмат чаралары әлеге мәктәпкә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның улы 1нче сыйныфка баруы хакында хәбәр иткән иде. Шулай ук анда урта кул түрәләрнең уллары, кызларының һәм оныкларының белем алуы турында күп яздылар.

Исемнәрен атарга теләмәгән ата-аналар сүзләренчә, мәктәптә түрә балалары шактый күп, мәсәлән, быел әлеге халыкара мәктәпкә Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшинның улы 1нче сыйныфка барачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин һәм башка рәсми кешеләр белән бергә Казан халыкара мәктәбенең Мәүлетов урамындагы башлангыч мәктәп бинасының ачылышына килгән иде, 20 февраль 2015 ел.

Президент идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәровның улы да шушы халыкара мәктәптә белем ала башлаячак, дип әйтә исемнәрен әйтергә теләмәгән ата-аналар. Шулай ук Русия федераль милек агентлыгының Татарстан бүлеге җитәкчесе Гөлнара Сергееваның оныгы да шунда ук халыкара белем ала. Малайның әнисе Инстаграмда бу хакта үзе хәбәр иткән иде.

День знаний ????????? #детилюбовь❤️ #любовьвнас❤️ #всемдобра #немногонамоде? #спокойнойночидрузья????

Фото опубликовано guzelsergeeva (@guzelsergeeva) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2015-09-01T19:16:51+00:00">Сен 1 2015 в 12:16 PDT</time>

Әлеге мәктәптә уку бәяләре яшерелми, ачылган елны Федосеев һәм Мәүлетов урамындагы биналарда урнашкан башлангыч мәктәптә айлык түләү 50 мең сум иде, быел 60 мең сумга күтәрелгән. Мәктәпкә керү өчен бер тапкыр 100 мең түләргә кирәк. Шулай ук, ата-аналар әйткәнчә, өстәп мәктәп формасына 12 мең, китапларга 10 меңләп сум түләгәннәр, уку барышында аерым түгәрәкләр өчен дә өстәмә түләү көтелә. Түрәләрдән тыш башлангыч мәктәптә спортчылар һәм эшмәкәр балалары белем ала. Мәсәлән, “Рубин” футболчысы Гөкдениз Караденизның кызы шул мәктәпнең башлангыч өлешен бетереп, урта сыйныфларда укуын дәвам итәчәк. (Фото Серра Карадениз инстаграмыннан алынды.)

Bu gün kizimla birlikte 120 yabanci öğrenciye fotograflarla, muziklerle, yerel yemeklerimiz ve kiyaferlerimizle guzel ülkemiz Turkiye’yi tanittik?????? #internatianolday#isk#????We introduced our beautiful country Turkey with my daughter & son to 120 students by showing photos with our local foods and traditional costumes.

Фото опубликовано Gökdeniz❤️Naz?Demir?Toprak? (@serra_karadeniz61) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-05-13T13:31:56+00:00">Май 13 2016 в 6:31 PDT</time>

Мәүлетов урамында ачыла торган урта сыйныфларда уку аена 70 мең сумга төшәчәк. 1 сентябрьгә кадәр анда бик кызу төстә төзелеш эшләре барды, соңгы әзерлекләр күрелде. Бер үк вакытта мәктәпкә 5нче, 6нчы, 7нче һәм 8нче сыйныфка балалар җыю дәвам итте. Һәр параллель сыйныфта 18 кешелек икешәр сыйныф булырга тиеш.

Халыкара мәктәп җитәкчесе урынбасары Илсур Сәлимгәрәев әйткәнчә, башлангыч мәктәптә 180 бала укыса, барлыгы мәктәптә 500ләп укучы белем ала алачак.

Бу мәктәп хосусый статуска ия, төзелеш иганәчеләр ярдәме белән алып барыла дип аңлатты җитәкчелек. Мәктәп бик заманча итеп төзелгән һәм Казандагы гадәти белем йортларына охшамаган.

Мәктәп күренеше

Ул Fielding Nair International ширкәтенең укуга теләк уята торган, коммуникацияләрне артттыра торган махсус дизайн проекты белән корыла. Диварлары пыяладан, өстәлләр түгәрәкләп куелган, Камал театрының кече залы зурлыгында заманча җиһазландырылган тамашачы залы һәм сәхнә, бассейн, тренажерлар залы, экзотик үсемлекләр белән “кышкы бакча”, заманча технологияләр белән шөгыльләнер өчен махсус лаборатория, хәләл ашлы заманча ашханә, берьюлы берничә уен үткәрергә мөмкинлек бирә торган зур спорт залы, зур футбол кыры бар.

Укучыларны чит илләргә китәргә әзерлиләрме?

Рус һәм татар теленнән кала бөтен укытучылар чит илләрдән килгән. Белемне Русия мәгариф системы стандартлары белән дә, халыкара мәктәп системы белән дә бирәләр. Анда укып чыкканан соң бирелгән аттестат Европада һәм АКШта, теләсә нинди илдә танылачак икән.

Махсус бу уку йорты өчен Казанга чакырылган урта мәктәп мөдире, күп илләрдә халыкара мәктәпләр белән идарә иткән Эрик Дик Хилти әйткәнчә, алар укучыларның дөнья белән бер сулышта яшәргә һәм шул ук вакытта үз җәмгыятьләрендә калып, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтергә тырыша.

Татар теленә, җирле гореф-гадәтләргә дә игътибар бирелә, чит ил укучылары үз илләрен таныта, татарлар турында да мәгълүмат бирә дип ышандырды мәктәп вәкилләре.

“Татарча укытыла, яхшырак өйрәнергә теләүчеләр өчен өстәмә дәресләр каралган һәм андый укучылар бар”, диде мәктәп җитәкчесе урынбасары Илсур Сәлимгәрәев.

Федосеев һәм Мәүлетов урамындагы биналарда иминлек мәсьәләсе укудан да мөһимрәк урында тора, күрәсең. Беренче биналары ачылган вакытта да хәбәрчеләрне якын китермәгәннәр иде, Мәүлетов урамындагы мәктәпкә дә, хәтта Ачык ишекләр көнендә дә Азатлык хәбәрчесен куып чыгардылар. Соңыннан мәктәп җитәкчелеге белән әңгәмәләрне килештергәч, мәктәпне видеога төшермичә, аерым кешеләр белән генә сөйләшергә рөхсәт иттеләр.

Заманча күзәтү системнары, камералар, тәҗрибәле сакчылар эшкә җигелгән, хәтта ата-аналарга да мәктәпнең кайбер бүлекләренә керү рөхсәте юк.

Фото: realnoevremya.ru

Запись Казанда түрә балалары укый торган халыкара мәктәп нинди ул? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..