Архивы Болгар радиосы - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Болгарны тыңласаң, үзеңне ишетерсең!” – “Болгар радиосы” тәкъдим иткән зур проектта катнашырга ашык
Игътибар! “Болгар радиосы”нда “Болгарны тыңласаң, үзеңне ишетерсең!” дип исемләнгән зур проект старт ала! Сез җыр-моңга гашыйк һәм җырларга яратасызмы? Әлеге конкурс нәкъ Сезнең өчен! Җырлаганыгызны видеога төшереп, Инстаграмга урнаштырыгыз һәм “Болгар радиосы” концертында катнашу мөмкинлегенә ия булыгыз!

Конкурс барлыгы 3 этапта үткәрелә:

2020 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр конкурста катнашучылар үзе башкаруында җырның видеоязмасын #болгардажырлыйм хэштегы белән Инстаграмга урнаштырырга тиеш.

2020 елның 1 июненнән 31енә кадәр радионың Сәнгать советы карары нигезендә иң яхшы видеоязмалар “Болгар радиосы” Инстаграмына @bolgarradiosi урнаштырылачак.

2020 елның 1 июлендә конкурсның җиңүчеләре игълан ителәчәк. Алар барлыгы 10 кеше булачак! Җиңүчеләрнең исемнәре 1 июль көнне 15 сәгатьтә туры эфирда, радио сайтында һәм социаль челтәрләрдә игълан ителәчәк.

1 июльдән 30 августка кадәр җиңүчеләрнең татар эстрадасы артистлары белән очрашу, мастер классларда катнашу, сыйфатлы җыр яздыру, аны көз көне “Болгар радиосы” концертында башкару мөмкинлеге булачак.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм “Болгар радиосы” эфирында 100 трансляциягә сертификат тапшырылачак.

Конкурс шартлары:

биредә 16 яшьтән өлкәнрәкләр генә катнаша ала;

видеоязмаларның озынлыгы 1 минуттан артмаска тиеш;

җыр татар телендә башкарылырга тиеш;

акапелла яки музыкаль инструментка кушылып башкару шарт;

конкурс вакытында катнашучының аккаунты ачык булырга тиеш;

катнашучы @bolgarradiosi аккаунтына язылырга тиеш.

Тулырак мәгълүмат bolgarradio.com сайтында һәм радионың социаль челтәрләрендә.

Запись “Болгарны тыңласаң, үзеңне ишетерсең!” – “Болгар радиосы” тәкъдим иткән зур проектта катнашырга ашык впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Болгар радиосы» кышны яраткан җырчыларыгыз белән бергә озатырга чакыра
2020 елның 28 февраль көнендә Казанның “Ленин” исемендәге Мәдәният Сараенда “Болгар радиосы” концерты узачак!

Концертта татар эстрадасының якты йолдызлары – Резидә Шәрәфиева, Рәсим Низамов, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Гөлназ Асаева, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов, “Казан егетләре”, Айдар Ракипов, Әбри Хәбри, Мурат Гайсин, Рүзилә Хәертдинова, Фирүзә Хафизова, Энҗе Шәйморзина, Рәфинә Ганиуллина һәм Разил Камалов, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Рәнис Габбазов, Зәлилә, Эльмира Гыйльфанова һәм Рәфил Җәләлиев, Динара Ряхимова катнаша!

Концертны “Болгар радиосы” баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов белән “Сәхнәдәш” тапшыруы алып баручысы Айгөл Хәйруллина алып барачак.

Тәнәфес вакытында фойеда танылган музыкантлар милли көйләр башкарыр дип көтелә. Тамашачының татар халык көйләренә кушылып җырлау мөмкинлеге булачак. “Болгар радиосы” барыгызга да бәйрәм кәефе вәгъдә итә. Игътибар! “Болгар радиосы” концертын “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе төшерә. Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.

Кышны яраткан җырларны җырлап озатыйк! Билетлар кассада: https://kzn.kassir.ru/koncert/dvorets-kulturyi-im-vi-lenina/bolgar-radiosyi-kontsertyi_2020-02-28

Запись «Болгар радиосы» кышны яраткан җырчыларыгыз белән бергә озатырга чакыра впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хит-парад”ка керер өчен айга 30 мең чыгарып саласы!”: Илфар Кәримов җавап бирә
“Болгар” радиосының баш мөхәррире һәм продюсеры белән әңгәмә куертабыз.

– Илфар, син нинди җитәкче? Усалмы, акыллымы, зирәкме?

– Мин усал түгел. Күп очракта усаллык җитеп тә бетмидер, чөнки заманасы шундый – әз генә тешләреңне дә күрсәтеп алырга кирәк. Әгәр гел яхшы гына булсаң, җилкәңә менеп атланып, башыңа сугарга да күп сорап тормыйлар. Әмма беренче чиратта кеше гадел булырга тиеш, кеше булып калырга.

– Җитәкче булу өчен нинди сыйфатлар кирәк?

– Үземне алай җитәкче дип кабул итмим, бу – радиода эшләү юлының бер этабы гынадыр, бәлки. Бөтен нечкәлекләрне белгәнгә баш мөхәррир итеп куйганнардыр.

– Син бик ихлас кеше, ихласлык каян иңде?

– Тәрбиядәндер, оясында ни күрсә, очканда шул була, диләр бит.

– Кайбер кешеләр зарлана: “Бертуктамый җыр бара, җырның авторларын әйтмиләр”, – диләр.

– Элек “Татарстан” радиосында бер сәгатьлек тапшыруда бер җыр яңгыраганда, әлбәттә, әйтәләр иде. Бүген һәрбер җырның да авторын әйтеп бетереп булмый шул, кызганыч. Җыр саен чыгып: “Авторлары шул булды”, – дип әйтсәң, икенче көнне үк радио тыңлаучылар: “Тыныч кына җыр тыңларга ирек бирегез әле, һаман җырны бүлдереп сөйләп утырмагыз”, – дип шалтырата башларга мөмкин. Без килеп кергән һәр яңа җырның авторын әйтергә тырышабыз.

– Эшең нидән гыйбарәт?

– Мин – “Болгар” радио­сының продюсеры. Минем вазыйфа: радиобызны киң аудиториягә таныту, тың­лаучы белән аралашу, алар белән эшләү. “Болгар” радиосының концертларын оештыра башладык менә: Казан, Чаллы, Әлмәттә. Җәй көне күп концертлар бушка уза: Насыйри урамында чәй фестивале, радио көненә багышланган фестиваль, тыңлаучылар белән күзгә-күз аралашу, радионың исемен ешрак ишеттерү… Баш мөхәррир киләсе елга нинди яңа тапшырулар ачарга икәнен дә планлаштыра. Бәлки кайсыларын ябарга да кирәктер. Нәрсә актуаль, нинди тема кызыклы? Бу тапшыруга кемне чакырырга, бу шәхесне кайсы тапшыруга чакырырга? Эфир барышы, музыка, нинди җырлар яңгырый – болар барысы да баш мөхәррир эшенә керә.

– Барысыннан да туеп, хәлдән таймыйсыңмы?

– Дөрес, тыгыз көннәр була, бернәрсәгә дә өлгерә алмам шикелле. Үзеңне кулга алырга тырышасың, җаваплылык дигән әйбер дә бар. Бу эшкә алынгансың икән, димәк, аны башкарып чыгарга тиешсең.

– “Без Татарстанда беренче!” – дисез, ул статистиканы кем алып бара?

– “Саир” социологик тикшеренү үзәгенә заказ бирәбез, алар төрле шәһәрләрдә, районнарда сораштыру үткәрәләр. “Без Татарстанда беренче!” – дип әйтү – без уйлап чыгарган әйбер түгел, бу – мәгълүматларга танып әйтелгән сүз.

– Нәрсә генә әйтсәң дә, күңелем барыбер ул мәгълүматларга ышанмый. “Татар радиосы” белән дошмани мөнәсәбәтләр юкмы?

– Юк. Булырга да тиеш түгелдер ул, миңа калса.

– “Тәртип” кайсы вакытларда керә, аларның хезмәткәрләрен кыерсытмыйсызмы, алар сезгә үги түгелме?

– “Тәртип” белән бер организмга әйләнеп беттек инде. Башта: “Ничек эш­ләрбез икән, икебез ике төрле радио бит”, – дип уйлаган идем. “Тәр­тип” иртәнге 5тән 7гә, 10нан 12гә, кичке 4тән 6га кадәр эшли, көнгә алты сәгать.

– Хезмәт хаклары күпме? Сезне бай яши диләр?

– Акча бит ул беркайчан да җит­ми, фәлсәфирәк җавап бирим инде. Бер миллион алып эшләсәң дә җитми, ихтыяҗ көннән-көн артачак кына. Нәфес үсә, булганына шөкер итә белергә дә кирәк. Безнең хезмәткәрләрнең күңелләре бик бай.

– Илфар, шаярттым, үзем дә радиода эшләгәч беләм бит инде, киресенчә, сездә хезмәт хаклары бик аз дип сөй­лиләр, шулаймы? Чыгарып сал дөресен.

– Журналистика өлкәсендә күпме соң ул хезмәт хакы? Уртача хезмәт хакыдыр дип уйлыйм.

– Радиога кеше акча эшләргә дип килә алмый, шулаймы?

– Монда үз эшләренең фанатлары эшли.

– Акча түләп җырларны әйлән­дерәләр. “ТНВ”да “Хит-парад”ка керер өчен айга 30 мең чыгарып саласы! Аннары, халык сайлап алды, диләр, дөрес түгел бит инде бу?

– Җырчы яңа җырын ешрак ишеттерергә теләсә, акча түли. Ә халык фикеренә без инде йогынты ясый алмыйбыз.

– Җырлый белми торган депутат яисә бай кеше килде, ди. Фәлән меңнәр тәкъдим итсә?!

– Хәзер худсовет бар. Теләсә нинди җырларны үткәрмибез.

– Әй, җаным, берәүне үткәр­дегез ич инде, җырының ата-анасы юк иде… Хәмдүнә сөй­ләгән иде, худсовет аның “Җом­га” җырын үткәрмәгән: “Бу – базар чатында җырлап тора торган җыр”, – дигәннәр… Заманында Маша Распутинага худсоветта: “Тебе противопоказано даже говорить”, – дигәннәр. Барыбер балкып чыкты бит. Худсовет та бит кешене 100% белеп бетерә алмый… Радиодагы азан әйтелеше бик ошый, кем әйтә?

– Без дә бик яратабыз азанны. Кирам абыйның абыйсы Әхтәм Сатиев, авылда мулла булып эшли.

– Сиңа ничә яшь?

– 32.

– Нишләп син ялгыз?

– Юк, мин ялгыз түгел, мин өйлән­мәгән генә.

Әңгәмәдәш: Габдерәхим

“Акчарлак” газетасының 13 нче санында чыкты, 4 апрель 2019 ел.

Запись “Хит-парад”ка керер өчен айга 30 мең чыгарып саласы!”: Илфар Кәримов җавап бирә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Гайзуллин: “Яңа гаиләм барлыкка килде”
//Tatar today// Эльвира Шакирова//

Бүген – 16 май көнне “Болгар радиосы” алып баручысы, К.Тинчурин театры һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллинга 35 яшь тулды. Рөстәм “Болгар радиосы”нда Илфак Хафизов һәм Индира белән бергә “Иртәнге чәй” тапшыруын алып бара. Рөстәм белән көн дә диярлек эштә күрешеп аралашсак та, аның белән җитди әңгәмә корган юк иде. Юбилее уңаеннан Рөстәм белән интервью оештырдык.

– Рөстәм, син – театр артисты. Нинди җилләр белән радиога килеп эләктең?

– Ул вакытта “Яңа Гасыр” радиосы иде. Беренче тапкыр студиягә “Әрүгәйдә” төркеме белән кунак буларак килдем. Гөлназ Фәйзрахманова бездән интервью алды. Моңа кадәр радиода булганым юк иде, шундый кызык булып тоелды. Аннан соң бер туганым: “Тавышың радиода эшләргә туры килә,” – дип әйтте. “Кая инде безгә радио алып баручы булырга?” – дип җавап бирдем. Аннан соң 2011 елда радионың ул чактагы җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов шалтыратып, яңа проектка чакырды. “Радиода эшләргә теләгең юкмы?” – дип сорады. “Бар”, – дидем. Шулай итеп, 2012 елның 2 гыйнварыннан “Чәк-чәк шоу” тапшыруында эшли башладым. Марсель Әхмәдуллин, Гөлшат Гыймадиева, ә соңрак Айгөл Хәйруллина белән алып бардык. Менә шушы кешеләр – радио эшчәнлегемдәге остазларым. Радиога килгәндә, радионың нәрсә икәнен дә белми идем.

– Шулай да радиода үз образыңны булдырдың…

– Беребез – хатын-кыз күзлегеннән фикер йөртүче, икенчебез – акыллы фикерләр җиткерүче, ә мин – “чеметеп” ала торган шаян телле шук егет образында. Безне радиотыңлаучылар авыр кабул итте, баштагы вакытта сүктеләр. Ул вакытта тыйнак сөйләүче радиода шау-шулы проект барлыкка килү гаҗәеп булды. Ләкин аннан соң шул ук сүккән кешеләр безне мактый башлады. Ул – радиодагы иң рекордлы проектларның берсе булды, биш елдан артык эшләде.

– “Чәк-чәк шоу” ябылгач, радиодан киттең. Янә радиога узган ел “Иртәнге чәй” проектына кайттың. Ул вакыттагы һәм хәзерге Рөстәм Гайзуллин арасында аерма бармы?

– Радиога тәүге тапкыр килгәндәге һәм кире әйләнеп кайткандагы эмоцияләр аерыла, әлбәттә. Хәзер инде әзме-күпме тәҗрибә тупланган. Курыкмыйча шуны әйтә алам: “Иртәнге чәй”гә “Чәк-чәк шоу” дәрәҗәсенә ерак әле. Андый состав башка булмастыр, мөгаен. “Чәк-чәк шоу”ны бик нык сагынам. Анда җырлаган җырларны мин әле дә машинада тыңлыйм. Җыр сүзләрен Марсель Әхмәдуллин актуаль темага язды, хәтта ул җырлар оригиналдан да яхшырак яңгырый иде. Марсель – гениаль шәхес, аңа һәйкәл куярлык. Ул тапшыруның асылы, тамыры иде. Ахирем Марсель хәзер башка юнәлештә эшли, радиога кире кайтмады.

– Радиодан киткәннән соң, кире кайту теләге булдымы?

– Киткәч тә, ярты еллап радиога борылып та карыйсы килмәде. Нәрсәдер киселгән сыман булды. Ә инде елның икенче яртысында радионы сагынып яшәдем. Бик күп кеше “ник киттең?” дип тәмам аптыратты. Әнә шулар да уйландыргандыр күрәсең. Радио – театр кебек чир. Ул – рәхәт чир. Бер тәмен татысаң, аннан башка яшәп булмый. Тыңлаучыны күрмәсәң дә, аның энергетикасын тоярга мөмкин.

– Рөстәм, “Болгар радиосы” синең өчен нәрсә ул?

– 1999 елда театр училищесына укырга кереп, 2003 елдан театрда эшлим. Өч ел Кариев театрында эшләдем һәм бүгенге көнгә кадәр Тинчурин театрында хезмәт куям. 2012 елдан яңа тормыш башладым, яңа гаиләм барлыкка килде. Ул – “Болгар радиосы”. Элек мин дөньяга башка төрле карый идем. Хәзер мин һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тырышам, һәрвакыт дөньяны күзәтәм. Өч сәгать эфирыңны эшләдең дә бетте түгел, радиодан сөйләрлек кызыклы вакыйгаларны теркәп йөрим. Баш миенең күпмедер проценты радиога багышланган. Хәзер инде мин үземне гомер буе радиода эшләгән кебек тоям.

– Хәзер үзең дә остаз булырлык шәхес. Синеңчә, радио алып баручы нинди булырга тиеш? Махсус белемнең булуы мөһимме? Яки иң мөһиме – теләкме?

– Үземне остаз дип әйтә алмыйм. Нәрсәгәдер өйрәтерлек белемем дә, вәкаләтем дә юк. Тик тәҗрибәгә таянып юнәлеш биреп җибәрергә мөмкинмен. Минем авыздан яңгыраган сүз бу шулай булырга тиеш, дигән сүз түгел. Бу – кайчандыр сеңгән һәм тормыш тәҗрибәсенә таянып чыккан фикер, шуңа да остаз буларак өйрәтә алмыйм. Минем журналистик белемем юк, шуңа күрә мин үз-үземә каршы киләм, әмма белемнең булуы мөһим. Минем рәсми булмаган остазларым әйбәт. Әгәр радио эшчәнлегемдә шикләр, сораулар туа икән, радиода мөрәҗәгать итәрлек ике кешем бар. Беренчесе – “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов, икенчесе – “Яңалыклар” хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов. Әле дә өйрәнәм, камиллекнең чиге юк, диләр бит.

– 35 яшьлек ир-егет үз тормышыннан канәгатьме?

– Аллага шөкер. Кайда гына эшләсәң дә, нинди генә машинада йөрсәң дә, нәрсә белән генә шөгыльләнсәң дә, нинди генә зур уңышларың булса да, кешенең төп проекты – гаилә, ике яктагы әти-әнинең

тигезлеге. Менә шуның кадерен белеп яшәргә кирәк. Ничек кенә баналь яңгырамасын, ләкин арттан куып килүче ике улым, янәшәмдә аңлаучы хатыным, әти-әниләр – иң мөһиме алар. 35 яшьтә кеше зур дәрәҗәләргә ирешергә мөмкин, ләкин гаиләсе булмаса, ул тормыш түгел.

– Тинчурин театрында эшләвең белән горурланасыңмы?

– Әлбәттә! Тинчурин театрында эшләвемә 13 ел булып килә. Мин үземне үз урынымда дип саныйм. Яраткан эшең булу – зур бәхет.

– Хатының Альбина шулай ук театр артисткасы. Кайсыгыз беренче булып гашыйк булды?

– Мин! Альбина белән Илдар Хәйруллин һәм Тәслимә Фәйзуллина курсында укыдык. Беренче курста гашыйк булдым, дүртенче курста үземнеке иттем!

– Рөстәм, тирә-юньдә, хәтта безнең арада да аерылышучы гаиләләр саны арта бара. Син бу хакта ни уйлыйсың?

– Бу – котычкыч фаҗига! Мин бу әйбердән бик куркам, күз алдына да китерә алмыйм. Язмыштан узмыш юк, тик менә бер мисал гына: ир-егет әти-әнисе янына кайтып, “менә бу минем икенче хатыным” дисә, ул хатыннан тагын балалары туса, һәм, киресенчә, хатын-кыз шулай икенче ирен алып кайтса, бу ни дигән сүз? Кешеләр артык “акыллы” булдымы… Элек бит барган җиреңдә таш бул, дигәннәр. Элек әти-әниләр кире кайткан кызын кире борып җибәргән. Хәзер тәрбия башка. Шул ук мәктәптә элек белем бирүче укытучы указка белән укучының маңгаен ярган. Хәзер кечкенә генә проблема аркасында да судка йөртәләр. Баланың телефоны ватылса, яңасын алып бирәләр. Бу бит баланың холкын тәрбияли. Алай тәрбияләнгән бала тормышка ничек карасын? Әлбәттә, барысын да җиңел хәл итә – судка бара да аерылышып кайта. Ул бит бала өчен котычкыч стресс. Яңа әти яки әни ничек кенә әйбәт булмасын, ул чын әти-әнине алыштыра алмаячак. Мин бу очракта Гаилә кодексын катгыйлаштырыр идем. Гаиләнең кыйммәтен аңларга, аны сакларга кирәк.

– Улларың Рамазан белән Нурсолтан шәһәр балалары булуга карамастан, татар телендә иркен аралаша. Балаларны ничек татар теленә өйрәтергә?

– Мин бу хакта озак сөйли алам. Балалар бакчасына киткәндә, икесе дә рус телендә вата-җимерә сөйләшә иде. Рус теле – без яши торган мохитнең теле ул. Аңа телисеңме, юкмы өйрәнәсең. Без өйдә һәрвакыт бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Улым урамда дуслары белән булганда, аңа шалтыратсам, кайвакыт миңа русча җавап бирә. Рус дуслары алдында татарча сөйләшергә уңайсызланадыр бәлки. Шулай да мин аңа кисәтү ясыйм, татарча җавап бирергә кушам. Ике улым да татар телендә яхшы дәрәҗәдә сөйләшә дип әйтә алам. Телгә тәрбияне беренче чиратта өй, гаилә бирә.

– 35 яшьлек гомер юлыңда югалтулар булдымы?

– Булды. Әле дә телефонны кулга алып берәр номер эзләгәндә, бу дөньядан киткән кешеләрнең телефоннары килеп чыга. Аларны телефоннан бетереп ташларга кул күтәрелми, йөрәк әрни. Хезмәттәшләр, туганнар арасында үлем-китем белән бәйле югалтулар күп булды. Яшәгән саен андый мизгелләр ешрак буладыр. Иң якыннарымны югалтырга язмасын.

– Рөстәм, яшерен-батырын түгел, син – кызу кеше. Сүгенәсеңме?

– Әле ничек кенә! Бик тәмле итеп авыз тутырып сүгенәм! Аңлыйм, алай ярамый, тик кайвакыт сүгенмичә аңлатып яки җиткереп булмый. Кимчелекләрем дә бар, алар һәркемдә бар. Әгәр минем турында кимчелекләре юк дисәләр, бу – үзе кимчелек. Идеаль кеше юк.

– Гафу үтенә беләсеңме?

– Беләм, ләкин ситуациясенә карап. Кайвакыт эчкә җен кереп утыра. Бер яктан, холкым йомшак кебек, икенче яктан, кирелек көчле. Кайбер очракта кирәк булмаса да гафу үтенергә мөмкинмен. Ә кайвакыт теләсәм дә, гафу әйтергә тел әйләнми. Гафу үтенүне түбәнчелек дип санамыйм.

– Чит илләргә еш йөрисезме?

– Йөргәнем юк. Иң ерак барганы – Абхазия. Анда да табиб әйтүе буенча гына бардым. Ангина белән бик еш авыргач, диңгезгә барырга куштылар. Ышанмыйча гына барган идем, файдасы тиде бит! Аннан соң ике ел дәвамында ангина белән чирләмәдем. Минем очкычта иң еракка очкан ноктам – Мәскәү.

– Аллаһы Тәгаләгә, аның барлыгына һәм көченә ышанасыңмы?

– Әлбәттә. Ышану һәрвакыт булды, ул балачактан тәрбия белән иңдерелә. Аллаһыга тормышта авыр хәлләр булса ышана башлыйлар. Тик андый хәлне көтәргә кирәк түгел, ышанырга кирәк.

– Рөстәм, юбилей уңаеннан театр сөюче тамашачылар өчен нинди сюрприз әзерлисең?

– Тинчурин театрында юбилейга багышланган яңа проект әзерләнә. Мин аны майга өлгертергә теләгән идем, ләкин сценарий авторы һәм режиссер белән киңәшләштек тә, көзгә калдырырга булдык. Юбилей әле ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә тамашачыга ашык-пошык чиле-пешле продукт тәкъдим иткәнче, ныклап әзерләнергә булдык. Тумаган тайның билен сындырмас өчен әлегә моның нинди проект икәнен сөйлисем килми…

– Белүемчә, син тагын бер яңа һәм үзгә проект өстендә эшлисең?

– Әйе, тиздән премьера! Баш бәрә-бәрә эшлибез. Бу – театрдан тыш мөстәкыйль эшебез. Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпованың терәге, Театр әһелләре берлеге ярдәме белән матур спектакль чыгып килә. Әлеге проектта дүрт атказанган артист – Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева һәм мин катнашам. Туфан Миңнуллинның “Нәзер” әсәре буенча спектакль куячакбыз. Башкортстаннан режиссер Зиннур Сөләймановны чакырдык. Бик тырышып, дулкынланып әзерлибез, чөнки артистларның театрдан тыш мондый проект оештырганын хәтерләмим. Антреприза, ягъни берничә актер кушылып спектакль кую – Мәскәүдә киң таралган күренеш. Ә без исә тамашачыларны 4 июнь көнне Казанның Ленин исемендәге Мәдәният йортында кичке 7дә көтеп калабыз!

– Рөстәм, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз! Гаилә бәхете, иминлек һәм эшеңдә зур уңышларга ирешүеңне телибез!

– Рәхмәт!

Запись Рөстәм Гайзуллин: “Яңа гаиләм барлыкка килде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Болгар” радиосында эшләүче Индира юләр адымы өчен үкенми
“Болгар” радиосында “Иртәнге чәй” тапшыруын алып баручы Индира холкы буенча авантюрист. Тормышында юләрлекләр һәрчак булып тора икән. Ләкин беркайчан да, бернинди юләр адымы өчен дә үкенгәне булмаган. Индира – мулла кушкан исеме. Паспорт буенча – Ирина Кибякова. Керәшен кызы.

– Индира, “Болгар” радиосына кадәр сине “Татар радиосы” эфирларында ишетә идем. Кастинглар узып йөрдең­ме? “Иртәнге чәй” тапшыруына ничек килеп эләктең?

– Ул вакытта мин әле югары уку йортын тәмамлап, яңа тормышка аяк кына басып килә идем. “Кая барырга? Кем булып эшләргә?” дигән сораулар баштан чыкмады. “Болгар” радиосына килеп эләгүем кызык булды. Ул вакытта кастинг игълан ителгән булган икән. Ә мин моның турында ишетмәдем дә, белмәдем дә. Тоттым да, баш мөхәрриргә шалтыраттым. “Килеп кара”, – диде. Шуннан китте инде.

– Алып баручы булып эшләү күптәнге хыялың идеме?

– Әйе. Ләкин актерлык курсында укыган чакта бу теләк югалды. Ә 4 курста миңа театраль премия тапшыру чарасын алып баруны йөкләделәр. Әлбәттә, үзем генә түгел. Алсу Каюмова һәм Рамил Вәҗиев белән. Ә инде алар – профессионаллар. Ничек миңа ышанганнардыр, белмим. Менә шуннан тагын теге теләк уянды…

– Рөстәм Гайзуллин, Илфак Хафизовар белән эшләп китү ничек булды?

– Җиңел эшләп киттек. Алар – минем кешеләр. Юмор хисләребез дә охшаш. Миңа алар белән рәхәт.

– Иртән тору авыр түгелме?

– Мин – ябалак. Иртә торырга яратмыйм. Ләкин кирәк булгач, нишлисең. Кастингта: Иртә тора аласыңмы?” – дип сораганнар иде, “әйе” дип җавап бирдем. Хәзер иртә торырга өйрәндем инде. Кеше бар нәрсәгә дә күнегә. Эшемне яраткач, иртә уянулары да рәхәт.

– “Инстаграм”да күзәтәм. Син һәрвакыт позитив рухта, көләсең, елмаясың, биисең. Гел шундыймы син?

– Тормышта ни генә булса да, позитив рухта калырга өйрәндем. Андыйлар белән рәхәт, үзем дә шундыйларны яратам. Елак, зарланып йөрүчеләрдән читтәрәк йөрим.

Әңгәмәне “Акчарлак” газетасының 10 нчы саныннан укый аласыз.

Запись “Болгар” радиосында эшләүче Индира юләр адымы өчен үкенми впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Шаян ТВ каналын тагын бер оператор күрсәтә башлады
28 февральдән “Шаян ТВ” балалар телеканалын “Эр Телеком” (Дом.ру) операторы күрсәтә башлады, дип хәбәр итә Азатлык.

Каналны Татарстанның төрле шәһәрләрендә төрле төймәләрдә карарга мөмин. Дигиталда Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада ул 32нче төймәдә, аналогта Казанда – 51нче, Түбән Камада – 56нчы, Чаллыда 58нче төймәдә урнашкан.

Гыйнвар ахырында “Шаян ТВ” каналын МТС операторы күрсәтә башлаган иде. Моннан тыш, аны “Таттелеком” кулланучылары да карый ала. Телеканал тәүлек буе интернетта да күрсәтә.

Күптән түгел “Шаян ТВ” балалар телеканалының яңа студиясе ачылды. Ул “Болгар” радиосы бинасының яздыру студиясендә урнашкан.

“Яңа гасыр” телерадиоширкәте (ТНВ) “Шаян ТВ” балалар телеканалы өчен лицензияне былтыр көз алды. Ноябрьдән телеканал эшли башлады. Рөхсәт документлары ун елга, 2028 елның 25 октябренә кадәр бирелгән.

Запись Шаян ТВ каналын тагын бер оператор күрсәтә башлады впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлназ Фәйзрахманова: “Гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим” [әңгәмә]
//Tatar today//Эльвира Шакирова//

Быел 17 сентябрь көнне «Болгар радиосы»нда эфирга чыгучы «Нокта» тапшыруына 5 ел тула. Аның алып баручысы радиодагы иң чибәр, зирәк һәм җаваплы хезмәткәрләрнең берсе – Гөлназ Фәйзрахманова. «Нокта» тапшыруында ул радиотыңлаучыларның юридик сорауларына җавап-киңәшләрен бирә. Гөлназ белән радио һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.

– Гөлназ, радиода «Нокта» тапшыруына ничек кереп киттең? Юридик белемне махсус шушы тапшыру өчен алдыңмы?

– 2014 елда “радиога яңа проект кирәк” дигән сүзләр йөри башлагач, ул вакытта PR бүлегендә эшләүче кызлар Айсылу белән Катя “Әйдәгез, Гөлназга юридик тапшыру алып барырга киңәш итик!” дигән тәкьдим белән чыкты. Бу – август ае иде, ә июль аенда мин икенче югары белем алу өчен юридик факультетка укырга кердем. Кызлар бу турыда, әлбәттә, белә иде. “Укырга керәм” дип янып-көеп йөрүләремне дә күрделәр. Белем махсус бу тапшыру өчен түгел, үзем өчен алынды. Гомумән, бу белемгә китергән юллар бик урау. Әле 2006 елларда мин бала белән өйдә утырган вакытта икенче югары белем алу турында уйлана башладым. Декретта хатын-кызның энергиясе күп бит ул. Көнкүреш эшләрдән арса да, аңа үзен эштәме, укудамы файдалы, кирәкле итеп тою да кирәк. Тик ул вакытта канатларым тиз сынды- кеше сүзен тыңлый идем.

Аннары 2013 ел ахырында чын-чынлап икенче югары белем алу турында кабаттан уйлана башладым. Күпкатлы йорт проблемаларын чишү дисеңме, кибеттән алган товарның сыйфатсыз булып аны кире кайтартумы, кибет эшчәнлеген, интернет кибетләрне туктату, прокуратуга хатлар язу – юрист һөнәрен алганчы, мин боларның барысын да үттем. Дөреслекне яклау, үземнең генә түгел, башкаларның да мәнфагатен кайгырту миңа ошый иде. Психолог, юрист булырга теләвемнең асылында кешегә риясыз ярдәм итү тора.

– “Нокта” тапшыруы халыкка ни дәрәҗәдә ярдәм күрсәтә? Үзең бу тапшырудан канәгатьме?

– Әлбәттә, мин канәгать. Ничәмә мең кеше тапшыруга хат язып, шалтыратып бушка ярдәм алды. Күпмесе әле алачак. Буш сүз генә сөйләмичә, күзгә күренә, тотып карый торган, тоя торган, күңелне тынычландыра торган ярдәм бит ул. Кызганыч, бездә халык юридик яктан белемсез. Ә без тапшыруда бу белемнәрне арттырабыз. Бер соравың булмаса да, тик кенә тыңлап утырсаң да, “Нокта” тапшыруын тыңлап бик күп файдалы мәгьлүмат алырга була.

– Кайвакыт тапшыруны тыңлаганда, син килгән кунакларыңнан да белемлерәк дигән фикер туа. Чөнки кайбер сорауларга җавапны белгечләр түгел, ә син бирәсең. Бу хакта үзең ни уйлыйсың?

– Белгечләрнең икеләнеп торуын күрәм дә, остарып үзем тотынам шул. Минем бик тәнкыйди тыңлаучым бар – әни. Ул мине гел кисәтеп тора: “Бүген тагын кешегә сөйләргә ирек бирмәдең инде”, – ди. Үземне тыям инде мин, тик алар дәшми утыргач, тизрәк кешегә сөйлисе, проблемаларына аңлатма бирәсе килә бит. Кайчагында белгечләр үзләре “Гөлназ, без белмибез”, дип ишарә ясыйлар да, мин үзем җавап бирәм. Алай да булганы бар. Юридик белемем булмаса, төгәл җавапны белмәсәм, кысылмас идем. Ә болай гаеп итмәсеннәр инде, ярдәм итәргә теләп сөйләвем ул.

– Тормышта юридик проблемалар белән очрашканың бармы? Аларны ничек хәл итәсең? Кемгә мөрәҗәгать итәсең?

– Әлбәттә очрашканым бар. Төрле сораулар белән судта да булырга туры килде. Үземнең сораулар белән генә түгел, юрист буларак шәхси консультация сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Судта катнашу, иск язу, теге яки бу проблема белән бәйле сорауларга аңлатма һ.б. Бу өлкәдә эшләгәч, яхшы, белемле, җаваплы адвокатларны беләм. Үземнең генә баш җитмәсә, алар белән киңәшәм.

– “Нокта” – җитди тапшыру. Җиңел рухтагы тапшыру алып бару теләге юкмы?

– Вакыт-вакыт эфирда артистлар белән әңгәмә оештырап алам мин. Йә ул түләүле тапшыру була, йә кисәк кенә кунак килеп төшә дә, бу вакытта син эфирда буласың, артист белән сөйләшеп аласың. Сагындырган икән, дип уйлап куям аннары. Мин эшемне яратам. Кем генә килмәсен кунакка – президентмы, эшмәкәрме, яшь әниме – син алар белән кызыклы, җиңел, мәгьлүматка бай әңгәмә кора белергә тиеш. Димәк, үзең һәр яклап үскән, камил, белемле булырга тиеш. Яшь барган саен җитди тапшыруларга тарта, анысы – дөрес.

– “Болгар радиосы” тормышыңда нинди роль уйный?

– Мин 1999 елдан бирле радиода эшлим. Рәсми рәвештә эшкә 2000 елда урнаштым. 19 ел! 1999 елның 30 мартында беренче тапкыр “Фәридә-Алсу” дуэтыннан әңгәмә алдым. Калтырап беттем. Бер сорауны ике тапкыр биреп, буталдым, тик ерып чыктым (көлә). Дулкынлану да, ялгышулар да, күңел төшкән вакытлар да булды. Тик мин һәрвакыт монда “канатлы”. Эшем, коллектив ошамаса күптән китәр идем.

– Гөлназ, соңгы арада гаилә хәлең турында төрле имеш-мимешләр йөри. Бу сорауга ачыклык керт әле, зинһар.

– Мин гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим. Сораган кешегә җавап бирәм. Илнур белән минем арада булган ир-хатын мөнәсәбәтләре тәмам. Әле генә түгел, рәсми рәвештә 2017 елның язында ук аерылыштык. Быел май аенда аерылышканга ике ел була. Кисәк кенә хәл итеп аерылышмадык, күп елларга сузылды. Күңелгә авыр вакытлар узды. Аның да, минем дә бар да яхшы. Без яхшы әти-әни, бер-беребезгә карата начар мөнәсәбәттә түгел, аралашабыз.

– Үзең турындагы гайбәтләргә нинди мөнәсәбәттә син? Шыпырт кына узып китәсеңме, ятып елыйсыңмы?

– Элек борчыла идем. Хәзер юк. Исем дә китми.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by ГУЛЬНАЗ МИНЬЯЗОВА (@gulnazf)

– Син – малай һәм кыз әнисе. Бервакыт инстаграмда “Улларны, алар чын ир-ат булып җитешсен өчен, ничек тәрбиялисе соң ул?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттең. Бу сорауга җавап таптыңмы?

– Җавапларны таба барам, яңа сораулар туа тора. Сәет – беренче бала. Мин үзем аның белән бергә үсәм, үзгәрәм. Тик шунысын анык әйтә алам, кечкенә баламы ул, яшүсмерме, буй җиткән егетме – син балаң белән ихлас булырга тиеш. Аның тормышы белән кызыксынып яшәүче әни булырга тиешсең. Төрле вакыт була, сораулар туса, уртага салып сөйләшәбез. Йомгакны сүтеп, борчыган сорауның асылына җитәргә тырышабыз. Кайчагында “нәрсә әйтергә теләде икән балам?” дип уйланып йөрим. Аннары җавапны аңлап алам да, бу сорауга бөтенләй башкача карыйм. Үземне аның яшендә нинди идем әле, дип искә төшерәм. Китаплар күп укыйм, төрле тренинглар узам.

– Үзеңдә яраткан һәм яратмаган сыйфатларың?

– Мин үземне ничек бар, шулай кабул итәм. Минем кебек кеше дөньяда башка юк. Беркемнең дә күчермәсе юк. Бу – эгоизм белән түгел, асылын аңлап әйтелгән сүзләр. И яратабыз инде “мин тегенди”, “мин мондый” дип үзебезне сүгәргә… Үзебезне, тормышыбызны үзгәртүнең коралы үзебездә икәнен онытабыз. Ниндидер сыйфатың ошамый икән, башта кабул ит, синеке икәнен аңла, шул сыйфатың аркасында кылган ялгышлыкларың өчен үзеңне кичер. Ә аннары кирәкме сиңа бу сыйфатың алга таба, юкмы икәнен хәл ит. Кирәк булмаса, төшереп калдыр. Кешенең эчке дөньясы аның тышкы, материаль тормышына турыдан-туры тәэсир итә. Без күргән материаль тормыш – ул булган тормышның бары 1 проценты гына. 99 процент тормыш кешенең эчке дөньясында бара. Аны аңлап, яши белгән кеше гаҗәеп дәрәҗәләргә ирешә ала.

– Нинди шөгыльләрең бар, Гөлназ?

– Инстаграмда яңа аккаунт ачтым. Шунда кызлар, егетләр белән квант кыры, кешенең мөмкинлекләре, хыялларны тормышка ашыру, үз-үзеңне дәвалау турында сөйләшәбез. Соңгы вакытта миңа шул тема бик кызыклы, чөнки үзем квант сикерешен (квантовый скачок) уздым. Аннары мин укырга, пешерергә, машинада йөрергә, биергә, җырларга, табигатьтә булырга, тик кенә утырып үземне тыңлап утырырга яратам.

– Яшь һәм матур булып калуыңның сере нәрсәдә?

– Озак яшәүнең сере гомер узу турында уйламауга барып тоташа. Гомумән, “мин инде карт, миңа инде соң”, димәскә кирәк. 60 яшьтә дә шпагатка утырырга була, беренче бизнесыңны ачарга, парашюттан сикерергә мөмкин. Гомер бер генә! Шул еллар барысы да синеке! Аларны ничек итеп уздыру бары үзеңнән тора. Ә матурлыкка килгәндә, дөньяда ямьсез кеше юк. Кешедәге матурлыкны күрә белмәүчеләр генә бар. Елмаеп, позитив рухта, күбрәк яхшылык кылып яшәсәң, дөрес туклансаң, күбрәк хәрәкәт итсәң, яшь тә буласың, озак та яшисең!

Tatar Today порталы җырчыларның концертларыннан фото-видео репортажлар, махсус видеотапшырулар ясый, яңалыклар яза.

Кем үзен күрергә тели шалтыратыгыз, элемтәгә керегез!

тел: 240-24-99

WhatsApp: +7966-240-24-99

Запись Гөлназ Фәйзрахманова: “Гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим” [әңгәмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Болгар радиосы” шифаханәгә ике кешелек юллама уйната
“Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы “Яраткан районым” дип исемләнгән бәйге игълан итә. Әлеге бәйге үз районыңа мәхәббәт аңлату өчен менә дигән мөмкинлек!

“Һәрберебезнең күңелендә туган якны сагыну, аңа мәхәббәт хисләре бар. Ул мәхәббәт әти-әни белән генә чикләнми, ә билгеле бер урыны, сөйләм үзенчәлеге, табигате, яраткан күршеләре һәм башкаларда чагыла. Бүгенге көндә кая булуыбызга карамастан, без туып-үскән авылыбызны, районыбызны яратабыз. Әлеге бәйге – шушы мәхәббәтне чагылдыру, районның башкалардан аермасын тасвирлау мөмкинлеге”, – диде “Иртәнге чәй” алып баручысы Илфак Хафизов.

Бәйгенең максаты. Һәрбер районның үзенә генә хас сөйләме, диалектальсүзләре, һөнәрчеләре, башкалардан аерылып торган үз йөзе бар. Шушы үзенчәлекләрне юмор аша шигъри юллар белән тасвирлау.

Бәйгенең шартлары. Шигырьләрне 25 мартка кадәр bolgar.radio@mail.ru почтасына яки М.Горький урамы, 15нче йорт адресына «яраткан районым» тамгасы белән юлларга кирәк. Шигырьнең озынлыгы биш куплеттан артмаска тиеш. Һәр катнашучыдан бер генә шигырь кабул ителә.

Шигырьләрне “Болгар радиосы” дулкынында 08:45 сәгатьтә “Иртәнге чәй” алып баручылары яңгыратачак. Җиңүчене Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк. Иң яхшы дип табылган шигырь авторына “Жемчужина” шифаханәсенә ике кешелек юллама тапшырылачак.

Җиңүче 1 апрель көнне 08:45 сәгатьтә “Иртәнге чәй” тапшыруында игълан ителәчәк.

Запись “Болгар радиосы” шифаханәгә ике кешелек юллама уйната впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Болгар радиосы” тәүге тапкыр Әлмәткә бара
30 гыйнвар көнне “Болгар радиосы” татар эстрадасының әйдәп баручы артистлары катнашында Әлмәт шәһәрендә концерт тәкъдим итәчәк.

“Болгар радиосы” баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов әйтүенчә, “Болгар радиосы” концертларны Казанда гына оештырмый. “Без төрле төбәкләрдәге тамашачыларыбыз белән үз калаларында очрашырга тырышабыз һәм чираттагысы – Әлмәт! Әлмәт шәһәренә беренче тапкыр җыенабыз. Анда яшәүче тыңлаучыларыбыз белән күзгә-күз күрешеп аралашырга телибез. Барлык шәһәрлеләрне һәм күрше-тирәдә яшәүчеләрне “Болгар радиосы” концертына чакырабыз”, – диде ул.

Концертны Илфар Кәримов, “Сәхнәдәш” тапшыруы алып баручысы Айгөл Хәйруллина һәм Татарстанның атказанган артисты, “Иртәнге чәй” ди-джее Рөстәм Гайзуллин алып барачак. Сценарий авторы – “Иртәнге чәй” ди-джее Илфак Хафизов.

Концертта Әлфинә Әзһәмова, Виталий Агапов, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Илназ Сафиуллин, Динара Шәйдуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Әбри Хәбриев, Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова, Рифат Зарипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Резидә Шәрәфиева, Ринас Әхмәтов, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Мөнир Рахмаев, Марат Шайбәков, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Асаф Вәлиев, Шахзад Разметов, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Регина Тимербулатова, Раил Гыйздәтуллин, Динә Закирова, Рәзил Камалов катнаша.

“Болгар радиосы” концерты 30 гыйнварда Әлмәтнең “Нефтьче” Мәдәният сараенда 19 сәгатьтә башлана.

Запись “Болгар радиосы” тәүге тапкыр Әлмәткә бара впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илфар Кәримов “Болгар радиосы”ндагы мөһим яңалыкны әйтә
2019 елдан “Болгар радиосы”нда яңа проект барлыкка киләчәк. Яңа елдан радио дулкыннарында аудиокитаплар яңгырый башлый. Бу хакта “Болгар радиосы” баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов сөйләде.

“Болгар радиосы” Татарстан китап нәшрияты белән һәрдаим хезмәттәшлек итә. Аудиокитапларны радио эфирында урнаштыру тыңлаучыларга кызык булыр дип уйладык, чөнки бүгенге көндә күпләрнең кулга китап алып укырга вакыты юк. Аудиокитапларны һәр шимбә көнне 16:00 сәгатьтә “Болгар радиосы” дулкынында тыңларга мөмкин”, – дип белдерде Илфар Кәримов.

Билгеле булганча, аудиокитап проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан китап нәшрияты тормышка ашыра. Татар халкының мәшһүр язучылары һәм шагыйрьләре иҗат иткән әсәрләрне Камал, Тинчурин театрлары артистлары, радио һәм телевидение дикторлары тавышландыра.

Тatkniga.ru сайтына урнаштырылган әлеге әсәрләрне шушы сайтта тыңларга һәм күчереп алырга мөмкин. Бүгенге көндә биредә Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Хөсни, Х.Туфан, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, А.Гыйләҗев, М.Галәү, Ә.Еники, Г.Исхакый, Һ.Такташ, Р.Вәлиев, М.Гафури һәм башка авторларның әсәрләре, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте урын алган.

Запись Илфар Кәримов “Болгар радиосы”ндагы мөһим яңалыкны әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..