Архивы бозым - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ана улы белән килененә үзе бозым ясаганмы?
Чулпан әле 25 яшен генә тутырган чибәр, яшь кыз. Янәшәсендә үзе кебек сөйкемле кызы уйнап йөри. Көнләшеп карап китүчеләр дә юк түгелдер аңа. Киеме чиста, пөхтә, матур, туган якларына машинага утырып кайтып йөри.

Әнә, нинди шук кызчыгы да үсеп килә. 22 яшендә кияүгә чыга Чулпан. Туйлар гөрләп-шаулап үтә. Күрше авыл егете Илдар белән алар бер елга якын йөриләр. “Икесе дә тыныч, тырыш, сабыр, бигерәк пар килгәннәр инде”,- дип сөйли ике авыл халкы. Чыннан да, тырышлыклары юк түгел, мәктәп бетереп, Казанга китүгә үз көннәрен үзләре күрәләр алар. Укыйлар да, эшлиләр дә. Үз тамакларын туйдыру гына түгел, әти-әниләренә булышырга да мөмкинлекләре була. Ата-анага күп кирәкме сон, ялларда кайтып киткәндә кечкенә булса да күчтәнәч алып кайтсалар күңел сөенеп куя. Әйе, бәхет өчен тагын ни кирәк?

Әллә кеше күзе тигән, әллә язмышлары шул булган, тик бу гаилә шатлыгы озакка бармый шул. Чулпанның күзләренә игътибар белән карасаң, сагыш-борчу барын күреп була. Нәни кызына елмаерга тырышса да, күзләре моңсу аның. “Хәлең ничек?” –  диеп сорагач та, Чулпан “әкренләп кенә”, – дип җавап бирә. Әллә күңел тулган чагы булды, әллә гыйбрат булсын дип, яшь әни җан борчулары белән бүлешергә уйлады:

“Әкрен генә инде, менә ялга авылга кайттым, кызымны бик сагындым – дип башыннан сыйпап куйды ул сабыен – әнигә дә бала белән авыр, бераз ял итсен, кечкенә балалар тик тормый бит, гел артларыннан чабасы.”

Чулпан инде берничә ай баласын әнисе янында калдырып, шәһәргә эшкә йөри. Балалар бакчасына чират җитмәгән, шәхси садикларга йөртү артык кыйммәт, әле бит фатир өчен дә түләп торасы бар.

“Илдарның елга якын рәтләп эшләгәне юк, – дип дәвам итте ул. –  Дөресен генә, бик сирәк күрешәбез, ә яшәргә кирәк,  менә әни булыша әле ярый, миңа да эше булып куйды. Зарплата белән пенсияне тартып-сузып барабыз….”

Ир вазыйфасын үз җилкәләренә алган Чулпан, битләрен сыпырып куйды. Арган, талчыккан икән шул. Борчусыз, шаян, шук, алсу битле кыз түгел инде ул.

“Әле бит кайчан гына бар да яхшы иде – янә елмаеп куйды ул, әйтерсең лә 2-3 ел артка чигенеп шатланып,сөенеп йөргән көннәренә кире кайтты – Илдар белән бик әйбәт тора идек, икебез дә эшләдек, тырыштык… Яшь гаиләгә ни кирәк инде, әйеме? Саулык-сәламәтлек, эш урының булса, калганы инде үзеңнән тора.. Әмма, бар да алай гади түгел икән ул тормышта. Хәер, алдан ук бар да дөрес китмәгәндер, ләкин мин игътибар бирмәскә тырыштым, ошанмадым… Никах туеннан соң сумкамда канлы кулъяулыгы таптым. Башта аңламадым: каян килгән, кем куйган? Югыйсә өйдә туганнар гына бит, иң якын кешеләр. Бозым турында ишеткән бар иде, ләкин минем белән бу хәл булмас дип уйладым. “Бисмилләмне” әйтеп күмдем дә, оныттым мин моны. Ә тормыш дәвам итте, ялларын әниләргә кунакка кайтабыз, башта Илдар ягына,аннан әнием янына кереп чыгабыз. Кайнанам яхшы каршы алды башта, үзем дә якын күрдем, күчтәнәчәрне ташып кына тордык, үзе сораган әйберләрне дә алып кайта идек. Озак үтмәде, кызыбыз да туды. Мин өйдә, баланы да ашатырга, киедерергә кирәк – акча  кимеде. Ә кредитны түләргә кирәк, фатир өчен дә ай саен биреп торасы. Әнием ярдәм итте, рәхмәт яусын аңа, элек тә ит, яшелчәләр белән булышып торды, инде бала тугач, пенсия яшенә карамастан эшкә дә чыкты. Ә менә кайнанам белән аралар салкынайды. Сораган әйберен алып кайта алмагач, ачулана иде, “буш кул белән кайтырга ничек оят түгел” дия иде. Әни кеше баласына бәхет кенә тели бит инде, акларга тырыштым бианаемны… Әмма машинада, киемнәр арасында вакыт-вакыт инәләр табыла торды. Илдар да соңгы арада бик үзгәрде, күзләре томаланды, югала башлады, эштән чыкты. Инде хәзер мин моны игътибарсыз калдыра алмадым, курка башладым. Ләкин кайнанам дип уйламый идем, моны берничек тә булуы мөмки түгел, ул бит әни кеше! Тик… соңгы булган хәл мине тагын да шикләндерде. Бер ялда кайтканда күчтәнәчкә дип кайнанам ит җибәрде, безгә генә түгел, минем әнигә дә элеш бар иде. Тик әнием бу хәлгә бик сәерсенде, чөнки элек күчтәнәчләр бер дә биргән булмады аның. Әнием итне башта этебезгә ашатып карады. Икенче көнне, ни гаҗәп, этебез аяксыз калган, аннан озак тормас үлеп тә киткән. Бу хәлдән соң мин безгә дигән элешне суыткычка эчкәрәк яшереп куйдым, кулланмандым. Илдар да бу вакытта эшкә урнашып, янә үз халәтенә кайткан иде, мин дә, нихаять, тынычланп куйдым. Бер көнне өйгә кайткач, ни күрим, Илдар теге итне алып аш пешергән. Ашама дисәм дә ашады, икенче көнне үк  өйдән чыгып югалды, эшендә дә күренмәде, дуслары белән салгалый башлады… Мәчетләргә дә барып карадык, үзе теләп йөри кебек башта, аннары әниләре янына кайтып килгәч, тагын эчә башлый, югала… Тормышны үземә алып барырга калды, дөресен генә әйткәндә, бик ардым, талдым… Үткәннәрне сагынып үтә буш вакытларым. Илдар үзе бик яхшы кеше, мин аның турына бер начар сүз дә әйтә алмыйм, тик бу сәерлеге белән яшәп булмый, ни дисән дә, бала бар….. Кем гаепледер, әйтәсе кыен. Барыбыз да ялгышлыклар кылгандыр, бәлки.  “Бар гаеп кайнанаңда!” диләр кешеләр, ләкин мин моңа бер ничек тә ошанып бетә алмыйм, ул бит әни, ана!!! “Миңа акча эшләүче, мине караучы малай кирәк!” – дип әйткән сүзләре искә төшә дә, тагын шикләнә башлыйм. Әллә шулай безне аерырга тели микән? Юкка кешене гаеп итәсе килми, тәгъдирем шулдыр, инде сабыр булырга гына кала.  Хәзер моның турында уйларга вакытым да юк, эш көтә, эш…” – дип тәмамлады сүзен Чулпан. Йөгереп килгән кызын итәгенә утыртты да, башларыннан сыйпады, маңгаеннан үпте. Әйе, бик сагынган әни баласын, аерылып торулар икесенә дә авыр бирелә.

Әни дигәч тә, күз алдына мөләем, үз баласы өчен җан атып торучы, хәтта гомерен дә бирергә әзер булган хатын кыз образы килә. Кем уйлаган, әни мәхәббәте дә төрле була икән…

Хәер, бу очракта кем гаепле икәнен беребез дә әйтә алмый, хакыбыз да юк. Бар нәрсәне белүче Аллахы тәгалә генә. Һәр кеше үзенә нәтиҗә чыгарып, матурлыкка, сафлыкка омтылып яшәсә иде. Чиста җанлы, иманлы булырга тырышыйк! Тормышта ни генә булмасын, кешелекле булып калыйк.  Ходай догаларны ишетүче, кабул итүче бит.

(язма бүгенге реаль хәлләрдән алынды, исемнәр үзгәртелде, ялгышлар китсә язма геройларын да, безне дә Ходай кичерсен, бары гыйбрәт алыр өчен бастырабыз)

Татар тудей

Запись Ана улы белән килененә үзе бозым ясаганмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сихердән котылу һәм аннан саклану юллары бармы?
Ислам галиме, Казан Ислам институты мөгаллиме, «Өметле­ләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән ислам диненең халык арасында шактый шау-шу тудырган сихер галәмәтләре хакында сөйләштек.

– Алмаз хәзрәт, күпләр сихер белән кызыксынмый. Әмма сихер һәм сихерчеләргә кагылышлы имеш-мимешләрнең дә тукталганы юк.

– «Сихер» безнең телгә гарәп теленнән кергән сүз. Аны икенче төрле бозым дип тә атыйлар. Гарәпләр элекке вакытта сихер дигән сүзне күзгә күренмәгән һәм сәбәбе яшерен булган нәрсәләргә карата кулланган. Ислам галимнәре аңлатуынча, сихер ул – әфсен-төфсеннәр укып, төеннәр ясап шайтаннар белән элемтәгә чыгу һәм аларга бер кешегә зарар китерү өчен мөрәҗәгать итү. Кыскача әйткәндә, сихер ул – шайтаннар белән бәйле гамәл.

– Әгәр сихер бар икән, Ислам дине бу нәрсәне читләтеп узмаска тиеш дип саныйм.

– Сихернең булуын һәм аның зарарын Ислам дине таный. Бу хакта Коръәндә, «Бәкара» сүрәсенең 102нче аятендә ачыктан-ачык хәбәр ителә. Аллаһ Тәгалә бу аятьтә сихер белән шөгыльләнүче һәм аны кешеләргә өйрәтүче шайтаннарны кәфер булдылар дип әйтә. Шулай ук хәдисләрдә әйтелгәнчә, сихер белән шөгыльләнү катгый хәрәм кылынган җиде зур гөнаһның берсе булып тора. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: «Кешене һәлак итүче, ягъни җәһәннәмгә кертүче җиде зур гөнаһтан сакланыгыз». Кешеләр әйтте: «Йә Аллаһның илчесе! Ул нинди гөнаһлар соң?» Ул әйтте: «Аллаһка берәр затны тиңдәш кылу, сихер белән шөгыльләнү, Аллаһ үтерергә хәрам кылган җан иясен хаксызга үтерү, рибадан кергән байлыкны һәм ятим баланың байлыгын ашау, сугыш кырыннан качу һәм пакь мөэминә хатыннарны зина кылуда гаепләү» (Бохари, Мөслим хәдисләр җыентыгы).

– Сихер ясауның, бәлки, үз «технологиясе» бардыр?

– Сихерче, сихер-бозым ясый алсын өчен, шайтанга табынырга һәм аңа якынайта торган бер зур гөнаһ эшләргә тиеш. Мәсәлән, Коръәнне таптарга, аны нәҗес белән пычратырга, кара әтәчне яки сарык бәрәнен шайтан ризалыгы өчен чалырга, тәһарәтсез һәм госелсез озак вакыт юынмыйча йөрергә тиеш. Шушы гамәлләрне кылганнан соң, шайтан аңа шушы гөнаһлы эштә ярдәм итә башлый.

Сихер-бозымның ничек ясалуына тукталсак, аны бауларга төеннәр бәйләп һәм шуларга шайтаннардан ярдәм сорый торган әфсеннәр укып ясыйлар. Аллаһ Тәгалә бу хакта «Фәләкъ» (Таң) сүрәсенең 4нче аятендә хәбәр итте: «Син әйт: «Мин төеннәргә өреп сихер ясаучы хатыннарның зарарыннан таңның Раббысы булган Аллаһка сыенам». Әгәр дә берәр кешене төеннәр кулланып сихерләсәләр, аның хәтере начар­лана һәм ул теләгән нәрсәсен эшли алмый башлый. Мәсәлән, ашыйсы килеп ризыкка тотынгач, ашау теләге бетә, хатыны белән булырга теләгәч, якынлык кылу теләге сүрелә, берәр дөньяви эшне эшләргә теләк уянгач, эшлисе килми башлый. Ягъни кешедә яшәү һәм эшләү дәрте юкка чыга. Шулай ук сихерне кешенең чәчен, тырнакларын һәм тир исе сеңгән киемен кулланып та ясыйлар.

– Сихерне нинди максатлар белән ясыйлар һәм ул кешегә ничек тәэсир итә?

– Гадәттә, сихер-бозым көнче кешенең яки дошманыннан үч алырга теләүче кешенең үтенече белән ясала. Сихернең кешегә тәэсир итү рәвеше төрле. Кайбер кеше сихер тәэсирендә акылдан яза, хәтерен югалта, төшенкелеккә бирелә, тәнендә хәле юкка чыга, һәр төнне куркыныч төшләр күрә, даими башы авырта, кешеләр белән аралашмый башлый, колагына чит тавыш­лар ишетелә, бер сәбәпсез елый һәм курка башлый, хатын-кыз балага уза алмый.

– Ни өчен кеше сихергә дучар була?

– Күп очракта сихер Аллаһтан һәм Аның диненнән ерак булган кешеләргә тәэсир итә. Әгәр дә адәм баласының Аллаһ Тәгалә белән дога, намаз һәм Коръән уку, зекер-тәсбих әйтү аркылы элемтәсе булмаса, аңа сихер-бозым эләгергә мөмкин. Хатын-кызларның күз тиюгә һәм сихергә дучар булулары да күп очракта урамда гаурәтләрен кап­ламыйча йөрүләре белән бәйле. Шулай ук сихер тәһарәт һәм госел алмыйча йөргән кешегә дә җиңел эләгә. Шуның өчен дә ир белән хатын җенси мөнәсәбәттән соң госел алып пакьләнергә тиешләр.

– Сихердән котылуның һәм аннан саклануның юллары бармы?

– Моның өчен намаз һәм Коръән укып, догалар кылып Аллаһка ялварырга һәм Аның белән элемтәне ныгытырга кирәк. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: «Сезнең өчен ике нәрсәдә шифа бар: балда һәм Коръәндә» (Ибен Мәҗәһ хәдисләр җыентыгы). Шулай ук үзендә сихер барлыгын сизгән кеше һәрвакытта да тәһарәтле йөрер­гә, биш вакыт намаз укырга, бик күп зекер-тәсбихлар әйтергә һәм хәрәм гамәлләрдән вә ризыклардан тыелыр­га кирәк. Шунсыз сихердән котылып булмый. Шулай ук сихердән саклануның юллары да бар. Мәсәлән, «Бәкара» («Сыер») сүрәсендәге «Аятел-көрси» (255нче аять), «Әмәнәр-расүл»не (285-286нчы аятьләр) уку, иртә-кич «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен уку. Моннан тыш өйдән чыкканда, өйдә булганда, йокыдан торгач һәм йокларга яткач зекер-тәсбихләр әйтү. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: «Әгәр дә бер кеше һәркөнне иртән вә кичен өч тапкыр: «Бисмилләәһил-ләзии ләә йәдурру мәгасмиһи шәй’үн фил-әръдый вә ләә фис-сәмәәәи вә һүәс-Сәмиигүл-Галиим» (Аллаһның исемен телгә алам. Аның исеме әйтелгәч, җирдә һәм күктә бернәрсә дә зыян китерә алмый. Ул Ишетүче һәм бөтен нәрсәне Белүче Зат), – дип әйтсә, аңа ул көнне бернәрсә дә зыян китермәячәк» (Тирмизи хәдисләр җыен­тыгы). Икенче бер хәдистә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) шулай диде: «Кем дә кем, берәр җиргә туктагач, «Әгуузү бикәлимәәтил-ләәһит-тәәммәәти мин шәрри мәә халәко» (Мин Аллаһның камил сүзләренә Ул барлыкка китергән нәрсәләрнең зарарыннан сыенам), – дисә, шул урыннан киткәнчегә хәтле аңа бернәрсә дә зарар китермәячәк» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Моннан тыш гыйлемле, Коръәнне дөрес укучы, Ислам дине кануннары белән яшәүче тәкъва өшкерүче кеше янына барырга мөмкин.

– Өшкерүчегә барганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Өшкерүче кеше биш вакыт намаз укучы, динне белүче, Коръәнне дөрес укучы, хәрәмнәрдән сакланучы тәкъва кеше булырга тиеш. Әгәр дә ул Аллаһның әмерләрен үтәмәсә, хәрәм гамәлләрдән тыелмаса һәм Коръәнне дөрес укымаса, аның өшкерүеннән файда булмаячак.

Өшкерүчеләр арасында күрәзәчелек кылучы кешеләр дә бар. Әгәр дә ул үзенең янына килгән кешенең элекке вакытта нинди авырулар белән авырганлыгы, үткән тормышы һәм сихер-бозымны кем ясавы турында хәбәр итсә, бу дөрес өшкерүче түгел, ә шайтаннар белән эш итүче күрәзәче яки ялган сөйләүче кеше була. Андый кеше янына сихер-бозымнан һәм күз тиюдән дәвалану өчен барырга ярамый.

Дөреслектә, күрәзәчелек кылучы өшкерүчеләр бик күп туганнарның, күршеләрнең, килен-каенананың һәм ир белән хатынның арасын бозып бетерде. Аларның бөтенесе дә бер үк сүз сөйли: «Сиңа сихер-бозымны фәлән күршең, фәлән туганың яки фәлән кеше ясаган». Алар янына барган кеше файда урынына зыян гына күрә һәм, күрәзәченең сүзенә ышанып, туганнарыннан, күршеләреннән шикләнә башлый һәм алар белән дошманлашып бетә. Аллаһ Тәгалә барчабызны да сихер-бозымнан, күз тиюдән һәм көнче кешеләрнең зарарыннан сакласын, тормышыбызны, ил-көннәребезне хәерле, тыныч вә имин кылсын. Амин!

Алмаз хәзрәт Сафин

Әңгәмәдәш – Рамазан Кәбиров

Мәгълүмат Шәһри Казан

Запись Сихердән котылу һәм аннан саклану юллары бармы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бозым түгел микән?”: Азат Фазлыев 16 килога ябыккан
Азат Фазлыев Инстаграмда гаиләсендәге кризис вакытлары турында язып чыккан. “Кризислар – һәр гаиләдә була торган хәл. Без дә искәрмә түгел. Әмма иҗатта да, эштә дә бергә булгач, шундук бер-беребезгә юл куеп, тиз арада каршылыклардан чыга беләбез. Озак вакыт сөйләшмичә йөри алмыйбыз”, ди ул.

“Без идеаль гаилә, без бер дә талашмыйбыз”, – дип яшәгән парларны белмим, андыйлар юк ул! Алай дип әйтсәләр дә, ул ялган сүз.

Безнең гаиләгә ул кризис дигәне 7 ел яшәгәннән соң килде. Бәлки гаеп минем өстә дә булгандыр. Мин бит артык иҗади кеше: күктә очып йөрим, ә Алсу җирдән йөри. Минемчә ничек?! Гади һәм җиңел. Ә Алсу барлык нечкәлекләрен уйлап: тукта әле, алай гына түгел, ди. Шул рәвешле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты.

Әмма, бернигә карамастан, без гаиләне саклап калдык. Ул вакытта балалар да күзгә күренми башлаган иде. Бернәрсә дә кызык түгел. 1 ай эчендә 16 килограммга ябыктым. Күпләр: “Бозым түгел микән?” – дә диде. Андый әйбергә элек ышанмаган булсам, әби өшкергәннән соң үз аңыма кайткач, ышана башладым”, дип уртаклаша Азат Фазлыев.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кризислар – һәр гаиләдә була торган хәл. Без дә искәрмә түгел. Әмма иҗатта да, эштә дә бергә булгач, шундук бер-беребезгә юл куеп, тиз арада каршылыклардан чыга беләбез. Озак вакыт сөйләшмичә йөри алмыйбыз. “Без идеаль гаилә, без бер дә талашмыйбыз”, – дип яшәгән парларны белмим, андыйлар юк ул! Алай дип әйтсәләр дә, ул ялган сүз. Безнең гаиләгә ул кризис дигәне 7 ел яшәгәннән соң килде. Бәлки гаеп минем өстә дә булгандыр. Мин бит артык иҗади кеше: күктә очып йөрим, ә Алсу җирдән йөри. Минемчә ничек?! Гади һәм җиңел. Ә Алсу барлык нечкәлекләрен уйлап: тукта әле, алай гына түгел, ди. Шул рәвешле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Әмма, бернигә карамастан, без гаиләне саклап калдык. Ул вакытта балалар да күзгә күренми башлаган иде. Бернәрсә дә кызык түгел. 1 ай эчендә 16 килограммга ябыктым. Күпләр: “Бозым түгел микән?” – дә диде… Андый әйбергә аныңчы ышанмаган булсам, әби өшкергәннән соң үз аңыма кайткач, ышана башладым. Төрле хәлләр була. Әмма гаилә, аны саклап калу – беренче урында! Алсуга рәхмәтлемен, аның зирәклеге һәм акылы ярдәмендә бүген без бергә! Сезнең гаилә кризисларны ничек җиңде? Яисә урап уза алдыгызмы? Нәрсә ярдәм итте? #азатфазлыев #алсуазатфазлыевлар

Публикация от  Азат Фазлыев (@azatfazlyev) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2019-05-11T16:54:35+00:00">11 Май 2019 в 9:54 PDT</time>

Запись “Бозым түгел микән?”: Азат Фазлыев 16 килога ябыккан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Балагызга күз тигән бугай”
Күз — күңелнең көзгесе диләр. Ә менә караш белән үтереп буламы? Була, диләр галимнәр. “Җан чит җисемгә еш кына йогынты ясый, биг­рәк тә яман күз бе­лән”, — дип язган галим, философ һәм врач әбугалисина. Кайбер кешенең күзләре нур чәчә, әнә шул нурның йогынтысы көчле дә инде.

Гадирәк итеп әйткәндә, күз тиюдән кешенең дә, мал-туарның да үлүе, агач-үләннең коруы ихтимал. Тормышта моңа мисаллар җитеп ашкан. Тиккә генә сабый бала маңгаена корым яки иннек сөртеп куймыйлар. Йә киемнәренә күз төшәрлек брошка, сәдәф, “күз” кебек нәрсәләр тегәләр. Күз тиюдән саклар өчен мал-туарның мөгезенә, койрыгына төрле чүпрәк йә миләш ботагы бәйлиләр. Миләш ботагын бозым-сихердән саклану өчен дә кулланалар. Күз тиюләр элек-электән булган, аннан бик курыкканнар. Бу хәлне галимнәр дә өйрәнгән.

Безнең якта мин кечкенә чакта читтән килгән бер әби өй борынча төрле эш эшләп, тамагын туйдырып йөри иде. Карап торышка бүтәннәрдән бер ягы белән дә аерылмаган карчыкны балалы йорттагы өлкәннәр өйләренә якын да җибәрмәскә тырышалар, чөнки күзе бик каты, сокланып караса баланы үтерә, гөлне корыта дип сөйлиләр иде. Күзләре ничек шулай кеше үтерү көченә ия булгандыр, белмим, якыннан караганда картлык тоныклыгы да кермәгән кап-кара, матур күзләр иде. Лә­кин берничә вакыйга сөйләгәннәре әле дә истә. Ке­шеләрнең исемнәрен күрсәтмим, чөнки әле кү­бесе исән, йә үпкәләрләр…

Кичкә таба авыл халкы эштән бераз арынып, көтү каршыларга җыела. Ун-унбишләп хатын-кыз, бик күп бала-чага тыкрык башында көтүнең авылга кергәнен көтеп торганда әлеге әби алар янына килеп баса да, хатыннардан үзе эшләрлек берәр эш юкмы дип белешә-сораша башлый. Көтү кайтып җи­тә. Шунда әби бер сыерга карап: “Иллә дә матур хайван, сөткә дә яхшыдыр, кара, җилене ботлары арасына сыймый!” — ди. Бер хатын бу сүзләрне яратмыйча: “Мал өстенә карап, кем шулай әйтә инде?!” — дип шелтәли. Көтү тәмам кереп беткәнче авылда хәбәр тарала: “Фәләннәрнең сыерлары капкадан яхшы гына кергән, шуннан бер чиләк көрпәле суны эчеп бетерә алмаган, егылып үлгән. Авыртып та йөрмәгән!” Бу шул — әби сокланып калган сыер була…

Икенче юлы өч-дүрт хатын кибеттән кайтып ки­лә­ләр, каршыларына әлеге әби очрап, гадәтенчә эш сорый. Авыл җирендә эш җитәрлек, әби бу юлы авылда берничә көнгә кала. Иртәгәсен күрше авылдан ялгыз хатын килеп, Казанга тикшеренергә барасым бар дип, аны йортына күз-колак булырга алып китә. Авыл урамыннан барганда әби бер йорт янында туктап: “Гомерем узды кеше йортына кызыгып, килгән саен шу­шы йортка карап уфтанам, бигрәкләр дә җиренә җиткереп эш­ләгәннәр, шул йортта бер генә ел рәхәтләнеп торсаң иде!” — ди. Бу сүзләрне капка төбенә кич утырырга чыккан күрше хатыннары да, йортның хуҗалары да ишетә. Ике көн дә үтми, электр чыбыгыннан ут чыгып, ул йорт янып кара күмергә әйләнә. Бу ике вакыйганы очраклылык дип кенә әйтер идең, әмма сәер вакыйгалар дәвам итә.

Безнең күрше авылда искиткеч булдыклы, сирәк очрый торган матурлыкка ия кыз бар иде. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын үзе генә үстерүче әнисен ялгыз калдырасы килмичә, сигезенче сыйныфтан соң фермага сыер саварга калды. Тырыш, ярдәмчел, тирә-юньгә нур чәчеп, очып кына йөрүче кызны авылдашлары биш елдан үзләренең депутатлары итеп сайлап куйдылар. Бервакыт, иптәшләре белән эшкә барганда, ул кызны теге әби дә күреп ала. “Күр әле бер генә бу баланы, эченнән нур бөркелеп тора, буе-сыны ди­сәң, төсе-бите дисәң, бер генә дә килмәгән җире юк!” — ди, кулларын каш өстенә куеп. Берәр сәгатьтән кояшлы күк йөзен каяндыр килеп чыккан кечкенә генә болыт каплый. Ул да булмый, чатырдап яшен яшьни. Бераздан җәйге лагерь ягыннан зур тизлектә килүче машина күренә, кешеләр янына килеп, кабинадан атылып диярлек төшкән шофер көч-хәл белән бер генә сүз әйтә ала: “З.не яшен сугып үтерде!..” Яшен яшьнәп яңгыр ява башлауга, кызлар, йөгерешеп, терлекчеләр йортына кереп, ачык тәрәзә каршына басалар. Бик каты яшен бары өч тапкыр гына яшьни, өченчесе бергәрәк басып торган биш кыз арасыннан нәкъ менә теге кызны “сайлап” суга…

Бала чактан килгән хатирәләр бик күп. Әлеге әбинең күзе катылыгы турында шулкадәр еш сөйлиләр иде, хәзер дә уйлыйм: берсе дә нигезсез сүз булмаган. Шунысы да бар, күз тию нәтиҗәсе озак көттерми, мондый сәләткә ия кешенең бер текәлеп каравы, соклануын бер кычкырып әйтүе җитә…

Мондыйрак хәлләр белән күптән түгел дә очраштым әле. Мин гөлләр үстерергә яратам. Төрле-төрлеләрен. Яраннар аеруча ошый, бик матур чәчәк атулары өстенә төрле чирләргә биреш­мәү­ләре бе­лән дә күңелгә хуш ки­ләләр. Аларны гөблә кебек корткычлар да урап уза. Чәчәк ата баш­ла­салар, күзне камаштыралар. Бервакыт безгә еракта яшәүче туганнарыбыз кайтып төште. Алар арасында үз туганнары инде күптән үлеп бетеп, нигезләрендә чит кеше­ләр яшәгәнлектән туктар урыны булмыйча безгә кайткан әби дә бар иде. Ул шау чәчәктә утырган яраннарымны күреп “аһ!” итте. “Болай чәчәк аткан яраннарны күптән күргәнем юк иде, ят гөлләр күп үсте­рәләр хәзер”, — дип, шулай ук чәчәктә утырган орхидеяләргә текәлде. Яраннарны кабат-кабат килеп карады, хәтта сыйпаштырып та алгалады. Мунча кереп, ашап-эчеп алгач, җыйнаулашып зиратка менеп киттек. Берәр сәгатьтән кайтканда тә­рәзәләребезгә карасам, яраннарым, сусызлыктан әлсерәгән кебек, яфрак­ларын аска салындырган, чәчәкләре сәер булып тырпаешканнар. өйгә кер­­гәч, гөл чүлмәкләрендәге туфракка бармагымны тидереп карадым — дымлы. Гөлләрнең яфраклары җете яшеллекләрен югалтып, сыек аксыл төскә кергән, читләре бөгәрләнеп эчкә таба бөтерелгән, тәрәзә төбе коелган чәчәк таҗлары бе­лән тулган. Кырык ел гөл үстереп, яраннарны мондый чирле хәлдә күргәнем юк иде әле. 16 төп яранның ник берсе элеккечә калсын! Кунак әби дә аптырашта иде бу хәлгә. “Нәрсә булган аларга, сәгать ярымда кырау сукканмыни, ботакларын алып китеп, үземдә үстерермен дигән идем”, — дип кат-кат кабатлады. Шунда кунакка кайткан туганыбыз, минем колакка: “И-и, туганкаем, гөлләрең тирәсендә ахылдап чуалганын күргәч үк шикләндем, күзләре галә­мәт каты аның, гөллә­реңдә бер чир дә юк, күз тигән аларга”, — дип пы­шылдагач, ышанмыйча кул гына селтәгән идем, кич белән тагын да сәеррәк хәл булды. Ул чагында өч яше әле тулып кына килүче улыбызны авылның икенче өлешендә яшәүче апа үзенә алып киткән иде. Без җыйнаулашып капка төбендә утырганда чатта җитәкләшеп килүче апа белән улым күренде. Алар килеп җитеп, исәнләшүгә, кунак әби игътибарны балага күчерде: “Карагыз әле бер бу балага! Нәкъ Мәкъмүнә әбисе икән бит! — дип бот чапты (Мәкъмүнә — иремнең әнисе). — әбисе дә шундый чем кара күзле, кап-кара чәчле иде. әнисенә бөтенләй дә тартмаган”, — дип, шап-шоп китереп баланың аркасыннан какты.

Мин сыерларны савып кергәндә бала караватта бәргәләнеп ята, өйдәгеләр нишләргә дә белмичә аның тирәсенә өелешкәннәр иде. Температурасын үлчәп карадык — нормада. Бик тәҗрибәле, диагнозларны дөрес билгеләве белән данлыклы шәф­кать туташыбыз Венера апалар өенә йөгердем. Тиз менеп җитте. җентекләп карагач: “Космый, температурасы юк, эче йомшак, тагын бераз кө­тик, ипләнмәсә, сырхауханәгә алып китәрбез, — диде. — Мин, медик, мондый сүз әйтергә тиеш түгел, ләкин балагызга бик каты күз тигәнгә охшаган. үзем дә балалар үстергән кеше, оныкларым бар, беләм, мондый хәлләр дә очраштыргалый, балага җылы сөт биреп, тынычлыкта калдырыгыз, аерым бүлмәгә яткырып, чит кешеләрне кертмәгез”. Шулай эшләдек. Кунакларны алырга машина килде, аларны озаттык. Венера апа бала янында утырып торды. Бала, бе­рәр сәгатьтән тынычланып, идәндәге уенчыклары янына төшеп утырды. Очраклылык булдымы бу ике вакыйга — белмим.

Ләкин мин тормыш юлымда моңа охшаш хәлләр белән шулкадәр күп очраштым, шуңа һич икеләнмичә әйтә алам: күз тию дигән нәрсә бар, караш белән үтереп тә, корытып та була. Мин тасвирлагандай вакыйгалар белән күпләрнең очрашканы бар дип уйлыйм.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Фото: пиксабай

Запись “Балагызга күз тигән бугай” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Вангага һәм Нострадамуска ышаныргамы?
Теләсә-нинди газетаны ачуга шундый белдерүләр күзгә чалына: “Күрәзәче сезнең язмышыгызны сөйләп бирер” яки “Тәҗрибәле астролог киләчәкне юрый”. Белдерүнең “Югары категорияле сихерче сезнең өчен көн саен йолдызнамә төзи”, «Проблемаларыгызны хәл итәбез» кебекләре дә бар. Телевизорны ачсак та, “йолдызлар фаразы” әйтәләр. Һәр журналда атналыкмы, айлыкмы йолдызнамә бирелеп бара.

Бүгенге газета – журналларда, телевидение һәм интернетта түбәндә эчтәлекле белдерүләр бихисап: “алдагысын сөйләп бирәм”, “сихерне алып ташлыйм”, “иреңне кайтарам”, “нәселгә күчкән сихердән коткарам” һәм башкалар. Миллионлаган данәдә күрәзәчелек, багу һәм сихергә өйрәтә торган китаплар бастырыла. Шуңа күрә, теләсә-кем сихерче, багучы, алдагысын әйтеп бирүче була ала.

Еш кына кешеләр, авыр хәлгә юлыккач, югалып калалар. Кая барып бәрелергә, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгәнлектән, соңгы чарага – багучыларга, экстрасенсларга һәм башка “белгеч”ләргә мөрәҗәгать итәләр. Аларга өметләнәләр, аларның ниндидер серле көче барлыгына чын күңелдән ышаналар. Бу очракта бер хакыйкатьне онытмаска кирәк: бары тик Аллаһы Тәгалә генә якешеләрнең язмышларын, алдагысын белә. Бу сүзләргә дәлил Коръәндә бирелгән: “Яшерен нәрсәләрне белү ачкычы Анда гына, Аннан башка беркем дә аларны белми” (27:65) яки “Яшерен нәрсәләрне белүче, Илчеләрнең кайберләреннән башка, беркемгә дә бу серләрне ачмый” (72:26-27).

Бу мәсьәлә буенча ислам галимнәренең сүзләренә дә колак салыйк: “Йолдызларның юнәлешенә карап фаразлау, киләчәкне юрау, сихерчелеккә караган һәрнәрсә дә ислам дине буенча тыелган”. Монда шуны да онытмаска кирәк: күрәзәчеләргә ышанган кеше аларга психологик яктан бәйле була. Ул бәйлелек һаман саен арта бара ки, кеше күрәзәчеләрнең сүзләренә генә карап, үзе бернәрсә дә уйламый башлый, иреген, фикер хөрлеген югалта. Йолдызнамәгә табына башлый.

Ислам дине мондый түбәнчелекле коллыкның рухның зәгыйфьләндерүен искәртә һәм йолдызнамәне укуны, аңа ышануны тыя.

Астрология ялганга нигезләнгән

Астрология, йолдызнамә белән шөгыльләнү генә түгел, ә экстрасенслар янына бару, күрәзәчеләргә ышану, йолдызнамә уку, астрология буенча китаплар сатып алу да тыела! Чираттагы газетадан үз йолдызнамәсен эшләүчегә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәге сүзләрен җиткерәбез: “Кем багучы янына килеп, нәрсә булса да сораса, аның намазы 40 көн буена кабул булмый”. Бу хәдис Мөслим җыентыгында китерелә.

Йолдызнамәләргә ышанган кешене кяфергә дә тиңләү бар. Чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) бу уңайдан болай дигән: “Кем сихерче һәм багучыга барып, аларга ышана, шул имансызлык белдерде дигән сүз”. Ошбу хәдис Әбү Хөрәйрә, Әхмәт белән Әбү Давыт җыентыкларында да бар.

Астрологиягә ышану, йолдызнамәләр төзү исламга каршы килә. Багучы һәм астрологлар киләчәкне беләбез, дип әйтергә ярата. Чынлыкта алар – проблемалардан котылу өчен ялган мөмкинлек кенә. Кайберәүләр йолдызнамә әйткәч, иртәгә нәрсә буласын беләбез, шуңа күрә күңелсезлекләргә алдан ук әзерләнеп куябыз, дип уйлый. Ләкин Аллаһ илчесенә болай дип әйтергә куша: “Әгәр дә мин яшерен нәрсәләрне белсәм, байлыгым артыр иде, беркайчан да миңа бәхетсезлек килмәс иде. Ләкин мин динне иманлы бәндәләргә җиткерүче генә” (Пәрдә, 7:188).

Шулай итеп, астрология һәм йолдызнамә ялганга нигезләнгән, аның бернинди дә фәнни нигезе юк. Астрологларның, сихерчеләрнең кешеләрне ышандырыр һәм гамәлләренең “фәнни” булуларын раслар өчен компьютерны кулланулары фокус күрсәтүченең эшенә генә охшап кала. Туган вакытында йолдызларның ничек урнашкан булуы белән кеше язмышы, аның характеры арасында булган бәйләнеш хакында бернинди дә фәнни дәлил юк.

Кодс шәһәре Университетының фикһ нигезләре буенча профессор, доктор, мөфти Хасамаддин ибн Муса Афан әйтүченчә, тарихта астрологларның сүзләре ялганга чыккан вакыйгалар күп булды. Мәсәлән, Габбасидларның хәлифе әл-Мотасим Аммурияне басып алырга теләгән. Астрологлар аңа бу вакытта сугыш башламаска киңәш итәләр. Аның өчен уңышсыз вакыт, диләр. Ләкин ул астрологларны тыңламаган һәм җиңүгә дә ирешкән.

Астрологларның башка күптөрле сүзләре дә ялган. Мәсәлән, күрәзәчеләрнең сүзенә ышансак, дөнья инде әлләкайчан беткән булыр иде. Кайберәүләр бу вакыйганы 1986 елда булачак, дип фаразлады. Кемдер 2000 елга тәгаенләде. Әмма дөнья әле дә бетмәгән. Сугыш башлануы турында да хәбәрләр гел булып кына тора.

Вангага һәм Нострадамуска ышаныргамы?

Бүген еш кына Вангага һәм Нострадамуска киләчәкне күрү сәләте Аллаһ тарафыннан бирелгән дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бәлки, шуңа күрәдер кайбер мөселманнар аларга уңай карыйлар һәм хөрмәт итәләр. Әмма бу ялганчы багучылар исламнан бик ерак торалар бит, эшмәкәрлекләрен дә ислам диненнән ерак булган кануннар буенча алып баралар. Аларның киләчәкне әйтүләре нидән гыйбарәт дигән сорауны үз-үзегезгә биргәнегез бармы? Эш шунда ки, танылган күрәзәчеләр (мәсәлән, Нострадамус, Эдгар Кейси, Павел Глоба) үзләрен Аллаһ белән бертигез куялар. Шуның белән алар хәдисләрдәге сүзләргә каршы киләләр.

Әлбәттә, кайбер очракта аларның сүзләре чынга аша. Ләкин, алар бар нәрсәне дә төгәл итеп әйтмиләр, еш кына кешенең наданлыгыннан файдаланалар. Мәсәлән, Нострадамус белән Ванга дөньяның кайчан бетәчәген күпме генә әйтергә тырышса да, булдыра алмады. Чөнки Аллаһ каршында кайчан җавап бирәчәгебезне беркем дә белми. Әбү Хөрәйрәдә бер хәдис бар: “Мөхәммәд пәйгамбәр янына кеше кыяфәтендә Җәбраил фәрештә килә дә: “Кыямәт көне кайчан җитә?”- дип сорый “Җавап бирүче сорау бирүчедән күбрәк белми. Мин аның билгеләрен генә әйтә алам: кол хатын-кыз үзенең хуҗасын тудырыр, кара дөя көтүчеләр биек йортлар төзүдә ярышыр. Ләкин дөнья бетү Аллаһ кына белгән биш нәрсәнең берсе”, – дип җавап бирә Мөхәммәд (с.г.в.)”.

Шуңа күрә, чын мөселманнар мондый эшләрдән ерак булырга тиешләр. Зодиак билгеләре төшерелгән балдаклар, чылбырлар һәм башка әйберләрне йөрү дә хорафатларга ышану булып чыга. Шуңа күрә бу өлкәдән ераграк торырга тырышыгыз, йолдызнамәләр, күрәзәләр укып, вакытыгызны сарыф итмәгез.

Исламның багучылыкка мөнәсәбәте

Багучылыкка килсәк, кайбер бәндәләр, киләчәкне Аллаһтан башка беркемнең дә белмәвен онытып, багучыларга һәм башка алдакчыларга ышаналар. Шуңа күрә сихерчеләр, им-томчылар, күрәзәчеләр бүген бик популяр. Ислам динен белмәү халыкны багучыларга китерә. Югыйсә кыен вакытларда Аллаһка мөрәҗәгать итәргә, Аңа гына догалар кылырга кирәк. Багучылык – алдау ул. Кызганыч ки, тикшерү органнары бу өлкәдә бер статистик мәгълүмат та бирмиләр. Бүген исә меңәрләгән багучы, сихерче кеше алдалап, акча эшли.

Алдау индустриясе телевидениегә дә үтеп кергән. Мәсәлән, ТНТ каналыннан “Экстрасенслар көрәше” дигән тапшыру инде бик озак бара. Анда илнең төрле төбәкләреннән “бөек талантлы” кешеләр җыела да, үзләрен яшерен нәрсәләрне белүче итеп күрсәтергә тырыша. Тамашачылар моны сәхнәләштерелгән тамаша, дип кенә кабул итсеннәр иде һәм аларга ышанмасыннар иде. Ләкин кайбер мөселманнар да бернәрсә дә белмиләр, шушы багучыларга, сихерчеләргә, алдакчыларга йөриләр. Алар мөселманның киләчәк язмышы хакында сорарга тиеш түгел икәнлеген оныталар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: “Язмыш хакында сөйләгәндә, сез сөйләшмисез”.

Шуны да аңларга кирәк, багучылык – шайтан гамәле, моның хакында Аллаһ Үзе әйтә: “Әй, иман китергән бәндәләр, дөреслектә, шәраб, отыш уеннары, потлар, багучылык – шайтан гамәлләреннән булган начар эшләр. Алардан сакланыгыз” (Маидә, 90).

Кемнәр әле һаман да багучылыкның начарлыгын аңламаган, шулар өчен тагын бер хәдис китерәм. Беркөнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына кешеләр килеп, аны тикшерергә теләгән. Алар кулларында бер әйберне яшерәләр дә, нәрсә бар икәнлеген сорадылар. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) болай дип җавап биргән: “Мин багучы түгел һәм багучылык белән дә шөгыльләнмим, чөнки багучылар җәһәннәмдә яначаклар”.

Ләкин күп кешедә шундый сорау туа: әллә багучылар кайвакытта дөресен сөйләмиләрме? Мондый сорау сәхабәләрдә дә туган. Моңа Аллаһ илчесе болай дигән: “Аларда бер хак сүз дә юк”. Алар болай диләр: “Я Аллаһ илчесе, кайвакытта бит алар дөресен дә әйтәләр”. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: “Бу дөрес сүз, ләкин аны җен урлый да багучыга җиткерә, аннары багучы аңа йөз ялган сүз кушып әйтә”.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әйтимме сезгә, шайтаннар кемнәр янына киләләр? Һәрбер ялганчы янына киләләр. Аларга тыңланган хәбәрне җиткерәләр, ләкин аларның күпчелеге ялганчылар” (Шагыйрьләр, 221-223).

Шулай итеп, кайвакытта сихерче әйткән сүз дөрес тә була, ләкин күктәге хәбәрне шайтаннар җиткерсеннәр өчен, аларга кяфер булырга кирәк. Сихергә һәм алар янына баручыларга килсәк, монда Аллаһ әйтә: “Кая гына барса да, сихерче бәхетсез”( Та һа, 69).

Аллаһ илчесе (с.г.в.) болай ди: “Сихерчегә кылыч белән җәза бирәләр”. Бу хәдисне Тирмизи җиткерә. Заманында Гомәр бөтен сихерчеләрне дә үтерергә кирәк, дигән фәрман чыгарган. Пәйгамбәрнең Хафса исемле хатыны да үзен сихерләгән кешене үтергән. Әбү Хәнифә, Мәлик, Әхмәт сихерчене үтерергә кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Галимнәр исә Бакара сүрәсенең 2 аятенә таянып, сихерчене кяфер дип атыйлар.

Мөселманнарга сихерчегә, багучыга бару катгый тыелган. Үзләрен сихерләгәннәр дип белеп, кайбер мөселманнар шул ук сихерчеләр янына баралар. Ләкин сихерне кайтару турында сорагач, Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Бу – шайтан гамәленең берсе”, – дип җавап биргән. Өшкерүгә килсәк, анысы рөхсәт ителә.

Юк-барларга ышану

Юк-барга ышануга килсәк, кайбер бәндәләр сынамышларга ышаналар. Мондый сүзләрне ишетергә туры килә: “юлны кара мәче кисеп үтте”, “каршыга буш чиләкләр күтәргән кеше килә”.

Исламга хәтле чорда бөек кешеләр үлгәч, кояш һәм ай тотыла дип әйткәннәр. Пәйгамбәзребезнең Ибраһим исемле улы үлгәч, кояш тотылган. Кешеләр моны Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) улы үлгәнгә дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Моны пәйгамбәр белгәч, намаз укыганнан соң, болай дигән: “Кояш белән Ай – Аллаһның билгеләре. Үлем белән туу аркасында гына кояш белән ай тотылмый”.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә мондый сүзләрне дә китергән: “яман сынамышлар – ялган, елый торган ябалак – ялган, сәфәр аеның уңышсызлыгы – ялган” (Бохари, Мөслим).

Сынамышларга ышанган кеше соңыннан боларның ялган икәнлеген ачыклый. Юк-барларга ышану кешенең акылын томалый.

Югарыда әйтеп үтелгәннәргә карап, шундый нәтиҗәгә киләбез: ялганчыларны һәм сихерчеләргә каршы эш алып барырга кирәк. Ялганчы дәвалаучыларга барып, аларга җаваплылык хакында кисәтү белдерергә кирәк. Шундый бәндәләргә каршы имамнардан, хокук саклау органнарыннан һәм администрация вәкилләреннән торган комиссия төзү мәслихәт. Алар белән аңлату эшләре алып барырга кирәк. Исламга каршы гамәлләр кылмасыннар.

Шайтан тоткыны булмас өчен, аңларга кирәк: сихерчегә ышаныргамы, яки Аллаһка өметләнергәме? Иманны мөселман гомере буена саклый. Аллаһка ышану гына бәхет, котылу китерә.

Габдрахман ХӘБИБУЛЛИН, Татар-ислам

Фото: Пиксабай

Запись Вангага һәм Нострадамуска ышаныргамы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Олыларга ясалган сихер балаларга күчә аламы?
Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә сихер турында болай диелгән: «Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң, шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә дә иярде. Әмма яһүдләрнең наданнары, бу Сөләйман галәйһиссәлләмнән калган китап дип, сихерне кабул итте.

Сөләйман галәйһиссәлләм кяфер булмады, ягъни ул сихер белән шөгыльләнмәде һәм сихер китабын язмады, әгәр дә ул бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кяфер булыр иде. Шайтаннар кяфер булды, чөнки сихер китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәтте. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихерне дә шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә сихерне һичкемгә өйрәтмәде яки өйрәтсә әйтте: «Дөреслектә, без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне сихер белән сезне сынар өчен җибәрде, әгәр сихер белән шөгыльләнсәгез – кяфер булырсыз. Сихерне өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кяфер булмагыз».

Фәкать кяфер булудан курыкмаган җеннәр ир белән хатын арасын боза торган сихерне шул ике фәрештәдән өйрәнде. Алар сихерләре белән һичкемгә зарар итүче түгел, мәгәр Аллаһы Тәгалә теләге белән генә зарар итәр. Яһүдләр дә зарар итә торган һич файдасыз булган сихерне өйрәнде. Шиксез, алар Тәүраттан укып, сихер белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә газаптан башка һичнәрсә юклыгын белде. Ул сихерчеләрнең үз-үзләрен сихергә сатулары нинди яман сәүдә, белә торып, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алды» (102нче аять).

Димәк, сихер бар, һәм ул зур гөнаһлардан санала. Бу хакта Аллаһы сүбхәәнәһү вә тәгалә Үзе әйтә. Сихерне шайтан кешеләргә зарар салу өчен, гаиләләрне җимерү, кешеләрне авыруга сабыштыру өчен файдалана. Ә хәзер карагыз инде, бүгенге көндә бездә, төрле телеканалларның рейтингларын күтәрү өчен, шул сихерчеләр белән тапшырулар оештыралар, ярышлар үткәрәләр. Сихерчеләрне үз исемнәре белән атамас өчен нинди генә исемнәр уйлап тапмыйлар, алар экстрасенс та, ясновидящий да… Чынлыкта, алар – сихерчеләр. Җаннарын Иблискә саткан булулары аларның чырайларына ук язып куелган, ә халык шашып шул тапшыруларны карый, аларның гайре табигый сәләткә ия булуларына ышана, хәтта изгеләштерә башлый. Нинди зур ялгышу!

Шайтан сихер белән шөгыльләнәчәк кеше янына пәйгамбәр сурәтендә дә, фәрештә кыяфәтендә дә килә икән. Коръән укыган кеше, чын мөселман моңа ышанырмы? Юк, чөнки Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләмнән соң бу җиргә бер пәйгамбәр дә килмәячәк, фәрештәләр вәхи китермәячәк. Димәк, бу – шайтан һәм моннан сак булырга кирәк.

Безнең халыкта: «Багучыга барма, башыңа бәла алма», – дигән әйтем бар. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм хәдисендә китерелгәнчә, сихерчегә, күрәзәчегә, фал салучыга, багучы-юраучыга, төрле ялган дәвалаучыларга йөргән кешеләрнең кырык көн буена намазы кабул ителми! Намаз укыды дип тамга куела, ә бернинди савап та язылмый. Ә багучының сүзләренә ышанса, ул чагында нәрсә була? Андый кеше мөшриккә әйләнә, Аллаһы Үзе сакласын.

Хәзрәт, кайчакта алар дөрес әйтә бит, диярсез. Әйе, багучы карчык, безнең күзебезгә карап, бөтен биографиябезне сөйләп бирергә мөмкин. Әмма бу аның изге булуыннан түгел, ул баштанаяк гөнаһка баткан. Аңа ул хәбәрләрне безнең янда йөрүче, бөтен серләребезне белеп торучы җеннәр җиткерә. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм үзенең хәдисендә, кеше шайтан ярдәменнән башка гына сихер белән шөгыльләнә алмый, ди.

Ә менә киләчәктә булачак нәрсәләрне сихерче-күрәзәчеләр бик әйтеп бирә алмый шул. Бу турыда Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм менә нәрсә ди: «Аллаһ күктә нинди дә булса бер мәсьәләне чишкәндә, фәрештәләр канатларын баш очларына кушып куялар да, Аның сүзләренә итагать итеп, чылбырның ташка сугуындагы тавыштан, күк күкрәүдән курыккандагы кебек куркып, Аны тыңлап торалар, күңелләреннән бу курку киткәч, алар: «Аллаһ ни әйтте?» – дип сорыйлар. Аларга: «Чын хакыйкатьне, Аллаһы Тәгалә – иң Бөеге», – дип җавап бирәләр, ә шайтаннар, бер-берсе өстенә утырып, посып кына Аллаһның сүзен тыңлап торалар.

Ишеткән сүзләрен алар үзләреннән аста торганнарга сөйли һәм бу сүзләр шул чылбыр буенча сихерче һәм күрәзәчеләргә кадәр килеп җитә. Күктән атылган йолдызлар, аны тапшыручыны бәреп, бу сүзләр чылбырын өзәргә дә мөмкин, тик кайвакыт чылбыр өзелмичә дә кала, шул чакта бу сүзләрне ишетүчеләр, аңа йөз тапкыр күбрәк ялган сүз өстәп, ярдәм сорап килүчеләргә тапшыра.

Кешеләр: «Ул безгә шул-шул көнне шул-шул булачак дип әйтмәдемени?» – дип сорый. Шулай итеп, күктән ишетелеп, Җиргә кадәр килеп җиткән хак сүзләр кешеләрне шул күрәзәчеләргә һәм сихерчеләргә ышанырга мәҗбүр итә» (Бохари риваяте). Әгәр без боларга ышансак, зур гөнаһлы булабыз, Аллаһы Үзе сакласын.

Сихернең билгеләре? Сихер тиюен белгәч, нәрсә эшләргә? Сихернең иң көчсез дәрәҗәдәгесе – күз тию. Без, үзебез дә теләмәстән, иң кадерле кешеләребезгә – балаларыбызга күз тидерергә мөмкин.

Реклама

Матур, соклангыч нәрсә күргәндә, Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм өйрәткәнчә, «Сөбханалла», «Табәрәкалла», «Әлхәмдүлилләһ» дияргә өйрәнегез. Шушы сүзләр күз тиюдән саклар, иншә Аллаһ. Бу безнең эшебезгә дә, бизнеска да, гаиләләребезгә дә кагыла. Ягъни, Аллаһның кушуы буенча, без үзебез үк, күз тидереп, үз бизнесыбызны юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә безнең телләребез күбрәк Аллаһны искә алсын иде. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм әйткәнчә, Аллаһыны күбрәк искә алган йорттан шайтан качар.

Безнең халык бик шикләнүчән бит ул, юк-барга да вәсвәсәләнә, шөбһәләнә торганнардан. Һәрвакыт кемдер безгә зарар салырга тора шикелле тоела. Минем эчемдә җен утыра кебек, шуны чыгарырга кирәк, дип йөри башлый. Без хатыным белән еш ызгышабыз, безгә сихер салганнар, ахры, дип, хәзрәтләр янына йөгереп килә. Әгәр без намаз укучылардан икән, иншә Аллаһ, бернинди җен дә, сихер дә тимәс. Югарыда телгә алынган нәрсәләр – холкыбызның сыйфатлары. Без, еш кына, үз кимчелекләребезне башкаларга аударырга яратабыз. Кыямәт көнендә адәм баласына үз гөнаһларын күрсәткәч тә ул: «Йа Аллаһ, мин гаепле түгел, мине шайтан котыртты», – дияр, ди. Шайтан, мин аңа әйттем генә, ул аны үзе эшләде, дип җавап бирер, ди. Хатының сине тыңламый икән, өйдә еш кына тавыш кубарасың икән, димәк, сиңа үз холкыңны төзәтергә, нәфесең өстендә эшләргә кирәк.

Сихернең билгеләренә килгәндә, кеше кинәт кенә авырый башларга мөмкин, табиблар диагноз да куя алмый хәтта. Бу – сихер булырга мөмкин. Аннан ничек сакланырга? Беренче чиратта, Аллаһыдан безне сихердән саклавын сорарга; шундый тормыш белән яшәргә – сихер дигән әйбер тиярлек булмасын.

«Олыларга ясалган сихер балаларга күчә аламы?» – дип сорыйлар. Бу сорауны бирүче сихер белән каргыш төшенчәләрен бутый булса кирәк. Каргыш нәрсә ул? Ул – рәнҗетелгән кешенең догасы.

Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм, кемнәрнең догалары кабул була дигәндә, иң беренче итеп, рәнҗетелгән кеше догасы, дигән. Шуңа күрә без вак-төяк әйберләрдә дә сак булырга, бер-беребезне кичерә белергә тиеш. Ислам дине галимнәре, каргыш буыннан буынга тапшырыла, дигән фикердә торалар. Ләгънәт уку әнә нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә сихер ул билгеле бер кешегә тәгаенләп ясала. Иншә Аллаһ, ул балаларга күчмәс.

Сихердән дәваланмасаң, ул үзеннән-үзе бетәме? Иң әүвәл ничек дәваларга – шуңа тукталыйк. Сихерне рөхсәт ителгән дәвалау ысулы – Коръән аятьләре, зекерләр, догалардан торган рукйа укудан гыйбарәт. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм кушуы буенча, сихер ясалган әйберне эзләп табасыз да «Аятел-Көрси», «Нәс», «Фәләкъ», белгән башка аятьләрне укып, ул әйберне юк итәсез. Кызганычка, сихер ясаучыларның үзләрен белгән очракта да, аларны җинаять җаваплылыгына тарту, фаш итү мөмкин эш түгел. Чөнки алда әйтеп үткәнемчә, сихерчеләрне бүгенге көндә хәтта дәүләт каналларыннан пропагандалау бара.

Дәвалану өчен тагын шундый ук икенче бер сихерчегә бара күрмәгез. Сихерне икенче бер сихер белән дәвалау имансызлыкның чагылышы булып тора. Коръәндә барлык авыруларга да шифа бар. Өйдә, юлда күбрәк Коръән аятьләре тыңлагыз. Һаман да җиңеллек сизмисез икән, бабайлардан калган ысулны кулланып карагыз, алар җиде азан әйтеп өшкерәләр иде.

«Сихердән ничек сакланырга?» Сихердән саклый торган нәрсәләрне Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм әйтеп калдырган. Шуларның берсе – без һәрвакыт тәһарәтле йөрергә тиеш. Намазларыбызны калдырмасак, ураза тотсак, корбан чалсак, иншә Аллаһ, болар безне гөнаһтан да, сихердән дә саклар. Хатын-кызлар колагына тагын шуны әйтәсе килә, ирегез өйгә чит кешене кертмәскә дигән икән, аның сүзенә колак салыгыз.

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны – гаиләләребезне, туган-тумачаларыбызны – сихерчеләрдән сакласа иде.

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, «Гаилә» мәчете имам хатибы.

Шәһри Казан

Фото: Пиксабай

Запись Олыларга ясалган сихер балаларга күчә аламы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сихерче белән өшкерүчене ничек аерырга?
Эстраданы җырчылар баскан кебек, дөньяны сихерчеләр басты. Әллә ниләр майтара алырдай сәләт имеш үзләрендә. Карманы да чистарталар, киләчәкне дә үзгәртәләр, табиблар дәвалый алмый торган чирләрне дәвалау да кулларыннан килә. Кайчагында кеше ничарадан бичара да бара аларга.

Сихерчеләргә йөри-йөри, алтынга тиң вакытын уздырып, табиблар кулына эләккәндә инде бик соң булган очраклар бар. Алай да, кемнәр соң алар сихерчеләр һәм сихердән ничек сакланырга? Укчыларыбызга яхшы таныш Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сүзебез бүген шул хакта.

– Кешеләрне сихергә кем өйрәтә? Нәселдән килгән сәләтме ул, әллә яшерен гыйлемме?

– Сихер дигән нәрсә бик борынгыдан билгеле. Аны кешеләргә Харуд белән Маруд исемле затлар өйрәткән. Кемдер әйтә, алар элек фәрештә булганнар, җиргә төшкәч, бозылганнар, кешеләрне сихергә өйрәтә башлаганнар, диләр. Әйе, сихерне өйрәнеп була. Бу Аллаһтан килә торган әйбер түгел. Нәселдән дә килми. Харуд белән Маруд сихерне кешегә зыян салу өчен түгел, әнә шундый нәрсәләр бар, сак булыгыз, дип өйрәткән. Ләкин явыз бәндәләр аны үз файдаларына куллана башлаган.

Сихер ул шайтаннан. Ә шайтанның төп максаты – кешегә зыян салу. Шайтан кешене имансыз итәргә тырыша. Адәм балаларының гайре табигый әйберләргә кызыгуын күреп, ул шуның белән кешене үзенә чакыра. Тик бер генә сихерче дә үзе кылганны шайтаннан дип танымый. Ул үзенә бу сихерчелек сыйфатының кайдан килгәнен белмәскә дә мөмкин. Яшен суккан иде, шуннан сәләтем ачылды, ди. Авырып, терелгәч, кешеләрнең чирләрен күрә башладым, ди. Нәселебездә бар иде ди.

Шайтан ничек эшли соң? Сихерче белән шайтан элемтәдә торалар. Бик азгын, ата сихерчеләр шайтан белән турыдан туры эш итә. Шайтаннар бездән күбрәк белә. Алардагы цивилизация кешелекнекеннән алгарак киткән. Алар авыруларга диагностиканы иртәрәк ясый, кешенең кайсы төшендә нинди авыру барлыгын әйтә ала. Ул боларның барысын да сихерчегә җиткерә. Шайтан кешедән озаграк яшәгәнлектән, ул аның үткәнен белә. Сихерчеләр дә бит кешенең үткәнен бик дөрес итеп әйтеп бирә ала. Аннары һәркемнең янында үз шайтаны ияреп йөри. Ә алар бер-берсе белән бик яхшы аралаша.

Сихерчеләр югалган әйберләрнең кайдалыгын да әйтеп бирергә мөмкин. Ни өчен дигәндә, шайтаннар Җир шарында бик зур тизлектә йөреп, нәрсәнең кайда ятканын күрә.

Шайтан киләчәкне генә белә алмый. Шуңа да сихерчеләр үткән гомерне бик яхшы күрсә дә, киләчәкне фаразлый гына. Анда инде төгәллек юк. Мин нәрсәдер күрәм, монда нәрсәдер бар, дип кенә сөйләшәләр

– Кемнәр соң алар шайтаннар?

– Алар уттан яралтылган, безгә күренми торган затлар. Үзләре нәкъ кешенеке кебек тормыш белән яшиләр. Аларның начарлары, яхшылары була. Иманлылары, имансызлары да бар. Хуҗалары исә иблис. Шайтаннар аңа хезмәт итә. Боларны җеннәр дип тә атыйлар.

– Алар ник кешене яратмый?

– Иблис дәрәҗәләрен югалтуда, Аллаһның ләгънәтенә дучар булуда кешене гаепли. Үзенең хезмәтчеләре – сихерчеләр аша ул безгә зыян салырга тырыша.

Ләкин хәзер сихерчеләр сихерче дигән сүзне кулланмый. Үзләрен төрле сүзләр белән атыйлар: экстрасенслар, астрологлар, багучылар, диләр. Сихерче дигәч, куркып калабыз бит. Ә менә багучы, экстрасенс, дисәләр, кабул итәбез. Ләкин ничек кенә аталсалар да, кылган эшләре сихер булып санала.

– Ә сихергә ышанмасаң?

– Сихергә ышанырга кирәк, ул бар. Шайтанга ышанмау фәрештәләргә дә ышанмау була. Алар турында Коръәндә дә бар, ул хактагы мәгълүмат хәдисләрдән дә килә. Хәтта Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрне дә сихерләгән булалар. Пәйгамбәрләргә сихер тими, аның сихерләнүе безгә сихернең барлыгына мисал булып кына тора. Мөхәммәт (с.г.в.) Аллаһы Тәгаләдән сорый һәм нәрсә белән, ни сәбәпле сихерләнгәне, аны ничек бетереп булганлыгы аның төшенә керә. Аны үз чәче белән сихерләгән булалар.

– Сихерченең максаты нәрсә соң?

– Сихер – шайтан эше. Ә шайтанның максаты кешегә зыян салу, аны иманыннан яздыру, дидек. Сихерчегә барган кешенең 40 көн намазы кабул булмый.

Сихерче үз янына кешене берничә тапкыр килергә мәҗбүр итә. Ләкин ул кеше вакытын гына сарыф итеп йөри. Файдасын барыбер күрмәячәк. Үткәнебезне, хәзергене без үзебез дә яхшы беләбез. Безгә бит киләчәкне белергә кирәк. Ә киләчәкне Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә белми.

Сихерчеләр, без изге максат белән эшлибез, кешегә ярдәм итәбез, дәвалыйбыз, бәла-казадан саклыйбыз, кисәтәбез, диләр. Чынлап та, беренче мәлдә алар чирне беразга туктатып та торган кебек була. Әмма алар дәваламый. Ахыр чиктә син шушы чирдән китеп тә барасың. Әле бер генә сихерченең дә кешене дәвалаганы юк. Ә менә булмаган чиреңне сиңа үзләре салырга мөмкиннәр.

Сихерче нәрсә генә эшләсә дә, максаты синең тормышыңны, гаиләңне бозу. Әгәр дә син тормышымның рәте китте, дип, сихерчегә барсаң, алар, әлбәттә, синдә бозым, диләр. Каян килгән икән ул, дигән уй туачак. Сихерче: «Бу әллә кем түгел, бу синең бер туганың», – дип, күңелеңә шик кертеп куя. Кайсы туганың икәнен әйтмәскә дә мөмкин. Туганнарыңнан шикләндерер өчен шулай әйтә ул. Ягъни туганнар, якыннар белән араны өздерә. Ә туганнар белән араны өзү Аллаһ белән араны өзүгә тиң була. Ахыр чиктә, син кешеләрдән шикләнеп, бөтен кешене бозыклыкта гаепләп, үзең генә каласың һәм шушы сихерчегә бәйләнәсең.

– Сихерне кайтарып буламы?

– Бозымны илаһи юл белән генә бетереп була. Диндә өшкерү дигән әйбер бар. Аны Коръән аятьләре, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) догалары белән өшкерәләр. Шулай ук өшкергәндә Аллаһы Тәгалә белән бәйле әйберләр кулланалар. Әйтик, зәм-зәм суы, өшкерелгән су…

Сихерләнгән кешенең эченә җен дә керергә мөмкин. Яисә үзенең җене азарга мөмкин. Мондый очракларда да фәкать Коръән аятьләре укып кына дәвалыйлар. Гадәттә, Коръән укыган кеше акчага эшләми. Акча сораса, шик тә туарга мөмкин. Коръән укучы ихлас булырга тиеш. Иң мөһиме – аның нияте. Әгәр дә ул моны акча өчен эшли икән, тиздән аның өшкерүләренең файдасы бетәргә дә мөмкин.

Ләкин бозыклык эләккән кешенең үзеннән дә тырышлык таләп ителә. Әгәр дә ул кеше Аллаһка ышанмаса, гөнаһларыннан арынмаса, хәрәм ашавын туктатмаса, үзе Коръән укымаса, дога кылмаса, ярдәм итеп булмаска мөмкин.

Сихерчеләр шуның белән алдалыйлар да. Анда синең үзеңә бернәрсә эшләргә кирәкми, менә болай-болай гына ит, диләр. Ә аларның кушканы, гадәттә, көферлек белән бәйле була. Әйтик, кара әтәч, кара сарык чалу, аны фәлән-фәлән вакытта, фәлән-фәлән җирдә эшлә, диләр. Кайберләре хәтта Коръәнне дә бозарга куша. Битләрен бөгәрләп, аяк астына куеп йөр, диләр.

– Сихерче белән өшкерүче кешене ничек аерырга соң?

– Беренче карашка, өшкерүче кешеләр белән сихерчеләр охшаш та кебек. Ләкин беренчеләренең гамәлләре Коръәнгә нигезләнгән. Алар Аллаһка табынып, аның исеме белән эш итә. Кешегә дәгъват кылырга, аны дингә чакырырга, тормышын яхшы якка үзгәртергә тырыша. Өшкерүче кешеләр арасында безгә күренмәгәнне күрүчеләр, авыруларны белүчеләр, киләчәкне күрүчеләр дә була ала. Әгәр дә кеше биш вакыт намазда икән, хатын-кыз булса, башына бөркәнгән, ир кеше икән, тәкъва тормыш алып бара, гаиләсе динле, Аллаһ сүзләрен сөйли, кешене дингә чакыра, азып-тузып йөрми, менә бу очракта аны бу сәләтен Аллаһтан дип уйларга мөмкин.

Ә сихерче, гадәттә, намазда булмый. Ул: «Мин намаз укыйм», – дип әйтергә мөмкин анысы. Ничәне укыйсың, дип, сорасаң, әле менә берсен генә укып барам, ди. Аңа намаз кешене җәлеп итү, алдалар өчен генә кирәк.

– Нурулла хәзрәт. Безгә бер укучыбыз иренең мәетен юган суны алмагач янына түгүләрен, хәзер үзенең дә, улының да авыруын шул алмагачның алмаларын ашаудан яки су түккән урынны таптап йөрүдән түгелме икән дип шикләнүен язган иде. Әле өендәге ишек өстеннән кипкән тавык тәпие дә табып алган булган. Караватыма иске колготкилар куеп киткәннәр иде, дип яза. Болар сихер галәмәте була аламы?

– Мәет суы ул нәҗес ягъни пычрак су булып тора. Аны агач төпләренә, бакчага түгүнең зыяны юк. Ул агачның җимешләрен ашасаң да зыяны булмый. Ләкин инде кеше йөрми торган урын булса хәерлерәк. Әмма мәет суы җиргә сеңеп, күпмедер вакыт үткәннән соң, аның өстеннән йөрсәң дә зыяны булмый. Хат авторының авырып китүенең берничә сәбәбе булу ихтимал. Аның сәбәбе шул мәет суы да булырга, әйтик, зәхмәте кагылырга мөмкин. Ләкин бу андый әйбергә охшамаган. Тәгаен генә мәет суын гаепләп булмый. Икенче бер сәбәбе дә була ала: йорттан мәет чыккач, бәла-каза алып килә. Булырга мөмкин сихер дә. Мәетне юган вакытта йортка төрле кеше керә. Менә шуңа күрә дә аны юган суны бик ышанычлы кешегә генә түктерәләр.

Өйдә табылган тавык тәпиләре, иске кием-салым шулай ук сихер күренеше була ала. Бигрәк тә тавык тәпие. Иске киемне әле төрлечә уйларга мөмкин, бәлки, кемдер онытып калдыргандыр, чүпрәккә тотарсың дип биргәндер… Ә тавык тәпие, әлбәттә, сәеррәк. Шуңа да өйдә шикләнгән әйберләрең бар икән, тизрәк аннан арынырга кирәк. Бу вакытта махсус догалар, Коръән аятьләре укыйлар.

Сихер төрле юллар белән эләгергә мөмкин. Кешене ашамлык белән, энәләр, сөякләр белән дә сихерлиләр. Аның нәрсә белән эләгүе мөһим дә түгел. Төп әйбер – шайтан белән элемтәгә керү.

– Сихер эләкмәсен өчен нишләргә?

– Сихергә тарымас өчен, дөрес тормыш алып барырга кирәк. Хәрәм ашамаска, гыйбадәтләр кылырга, Аллаһ белән элемтәне югалтмаска. Сихер кешегә фәкать Аллаһ әмере белән генә эләгә ала. Димәк, бу кеше ниндидер начарлык кылган. Бу эш белән Аллаһы Тәгалә аны җәзаларга тели.

Шуңа күрә иң беренче үзеңә сакланырга кирәк. Иң башта тормыш рәвешеңне үзгәртү мөһим. Сихер бит хәрам, гөнаһ аркылы керә. Бозык кешеләр янында йөрмәскә, аларны өйгә кертмәскә кирәк. Һәрвакыт догалар кылып, Аллаһыдан сорап йөрергә кирәк. Чөнки шайтан сиңа теләсә кайчан зыянын салырга мөмкин.

Саклану чараларының тагын берсе – диндә булмаган ырымнарны кулланмау. Хәзер күп кешеләр кулларына кызыл җеп бәйләп йөри, имештер, теләкләре үтәлә. Яһүдләрдә дә бар ул. Бу шулай ук шайтанның бер галәмәте. Пәйгамбәребез: «Ул зәгыйфьлектән кала, бернәрсә дә бирми», – ди.

Хәзер күпләр астрология белән шөгыльләнә, Ванганың фаразлары чынга ашканны көтә. Болар барысы да сихергә китерә торган нәрсәләр. Сихердән дөрес тормыш алып барып кына сакланып була.

Сихергә күбрәк хатын-кызлар ышана. Сихерчеләр үзләре дә күбрәк хатын-кыз затыннан була. Шуның өчен хатын-кызларга аеруча сак булырга кирәк. Ир-атка да чит-ят хатын-кыздан саклану тиеш. Кайвакытта иманда дип уйлаган хатын-кызлар да, ниндидер ниятләре белән, сихерчеләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Чит-ят хатын-кызлар белән кирәкмәгән элемтәләрне өзәргә кирәк. Чит кешеләргә дә ачылып китәргә ярамый, белмәгән кешеләрне өйгә кертүдән, кешегә сереңне сөйләүдән сакланыгыз.

Ныклы иман, тәкъвалык, дөрес тормыш – менә ул сихердән саклаучы төп корал.

Әңгәмәдәш Лилия ГӘРӘЕВА, Безнең гәҗит

2018, №15 (11 апрель) архивыннан

Фото: Пиксабай

Запись Сихерче белән өшкерүчене ничек аерырга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Кешене ничек дәваларга икәнен яшел җан ияләре өйрәтә»
Үзе әйтүенчә, ул инде үлгән булган. Аннары, «Ясин» чыгарга дип җыелганнарның өннәрен алып, бернәрсә булмагандай торып утырган. Шулай җиде тапкыр үлеп терелгән. Шуннан соң үзендә сәләт барлыгын ачыклаган – кешеләрне «уку», аларны төрле чирләрдән дәвалый алу, киләчәкне күрү сәләте. Бүген Саба районында яшәүче Рәшит абый Минаповның исеме бик күпләргә таныш.

48 яшендә табиблар аңа озак яшәмәс дип диагноз куйган була. Рәшит абый исә инде 70ен тутырган, әле һаман да егетләр кебек. Яшь калу серләре белән дә уртаклашты ул, үлеп терелү тарихын да сөйләде, үзе генә күрә торган яшел җан ияләре белән дә таныштырды.

«ҖӘҺӘННӘМНЕ КҮРДЕМ»

Яшел җан ияләренә кадәр, башта Хозыр Ильясны күрә әле ул. Рәшит ул вакытта бала гына – Аксубай районы, Дума мәктәбенең икенчеме, өченчеме классында гына укый.

– Җәй көне энекәшләр, иптәшләр белән бозау көтүе көтә идек. Берзаман күкне кап-кара болыт каплады, күк күкри башлады. Бозауларны җыябыз – алар тарала. Без елыйбыз. Шул вакыт юлда бер бабай күренде. Ап-ак киемнән, башында – түбәтәй, үзе таякка таянган, биштәрен аскан. Яныбызга килеп сәлам бирде дә: «Кумагыз, балалар, ашасыннар. Алар – җир хайваннары», – диде. Шуннан: «Эчәсем килә, суыгыз юкмы?» – дип сорады. Әби-бабайларның өйрәткәне яраган: үзебездә булганны – анысы да берничә пешкән бәрәңге дә йомырка гына инде – бабайның алдына куйдык. Ул безне тезеп утыртты. Минем теземә кулларын куйды да: «И улым, бик күп михнәтләр күрерсең. Барысы да Аллаһының сынавы булыр. Аларны узгач, бик рәхәт тормышка чыгарсың, сөенеп яшәрсең», – диде. Ашап-эчкәч, күккә карап дога кылды, безгә: «Яңгырдан курыкмагыз», – диде. Ул арада карасак, ак киемле бабай юк та булган. Әле генә яныбызда иде югыйсә. Өйгә кайткач, булган хәлне Минҗамал апама сөйләдем. «И улым, Хозыр галәйһиссәлам белән сөйләшеп торгансың бит», – диде, – дип искә алды бу хәлне Рәшит абый.

Чыннан да, күпне күрергә туры килә аңа. Алдынгы комбайнчы була ул. Көннәрдән бер көнне комбайнның бер пружинасы башына китереп бәрә. Табиблар: «Коткарып калып булмый, үлгән», – ди. Рәшит абыйның гәүдәсен тиешенчә юып, кәфенгә төрәләр, картлар «Ясин» чыгарга җыена. Тугыз сәгать «үлеп» торганнан соң, Рәшит абый көтмәгәндә торып утыра. Комага гына киткән булган икән. «Мин үз гәүдәм янында очып йөрдем. Гәүдәгә кайтасы килми, тик тегендә дә кабул итмиләр – әле үләргә вакытым җитмәгән… Әллә ничә барып кайттым мин анда. Тәмугына кадәр күрсәттеләр. Минем белән бер бабай һәм бер хатын-кыз да бар иде. Мәчет манарасына менегез дә шуннан карап торыгыз, диделәр. Бөтен җирдә су кайный башлады, ут чолгап алды. Бөтен нәрсә җимерелеп бетте – мәчет кенә калды. Шуннан соң терелдем. Һәм бер атна өнсез йөрдем. Мин ул вакытта ябыгып беткән хәлсез бер җан иясе идем. Өстен көчләрнең ярдәме белән генә аякка бастым», – дип сөйли Рәшит абый.

«ЯШЕЛ КЕШЕЛӘР ЯРДӘМ ИТӘ»

Үзе әйткән шул өстен көчләр Рәшит абыйны кешеләрне дәвалау серләренә дә өйрәткән. «Башта алдыма кечкенә бала китереп салдылар да, аның тәнендәге кайсы ноктага бассаң нәрсә буласын аңлаттылар. Аннары олы кеше тәнендә өйрәттеләр», – ди Рәшит абый. Ул берничә тапкыр «алар»ны телгә алган иде инде, шуңа күрә: «Кем соң ул «алар»?» – дип кызыксынабыз.

– Безнең планетада яшәүче җан ияләре. Нәкъ безнең кебек кешеләр алар. Гөл яфрагы бармы? Әнә шуның төсендә үзләре. Гәүдәләре төп-төз, матур. Алар кешелек дөньясына ярдәм итәргә тырыша, начарлык теләми. Тик кешеләр күп нәрсәгә ышанмый. Бер-берсенә дә явызлык кыла, бу җан ияләрен дә үтереп, тикшерергә теләрләр иде. Шуңа күрә алар кеше күзенә күренми. Ә мин аларны күрәм, алар белән сөйләшәм. Алар миңа булышып тора, – ди Рәшит абый.

Инде хәзер икенче бер сорау туа: ничек итеп булышалар? Рәшит абый үләннәр белән дәвалый. Тик бу эшкә махсус өйрәнмәгән, беркайда да укымаган. Мәктәптә дә алты гына класс белем алып калган. Шулай да авыру кеше каршысына килеп утыруга, аңа нинди үлән төнәтмәсе бирәсен, тагын нинди дәвалану чарасы билгелисен «күрә» икән Рәшит абый. «Алар әйтеп тора», – ди.

Рәшит абый үләннәрне үзе җыймый, килгән кешенең үзенә җыярга яки аптекадан алырга куша. «Үзем җыеп сата башласам, ул сәүдәгә әйләнә. Ә миңа сәүдә кирәкми. Мин кешеләргә ярдәм генә итәргә телим», – ди дәвачы.

Рәшит абый үләннәр белән генә дәвалап калмый, өшкерә дә. «Тормышта иң төп өшкерү чарасы – Коръән. Беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә ышанырга кирәк», – ди ул. Шулай ук бозымнарны да чыгара, карта ярдәмендә фал да ача. Карта ачу нәселдән килә икән. «Әни карта ачып, ярты сәгатьтән нәрсә буласын әйтеп бирә ала иде. Мин дә киләчәкне күрәм, һәр кешенең киләчәге маңгаена язылган. Тик аны кешенең үзенә әйтеп бетерергә генә ярамый», – ди Рәшит Минапов.

«ТАБИБЛАР ҮЗЛӘРЕ МИҢА КИЛӘ»

Гадәттә, Рәшит абый кебек дәвачылар медицина белән бик дус булмый, еш кына аны тәнкыйтьлиләр дә. Тик Рәшит абый медицинаны да юкка чыгарып атмады. «Тәнебездә шеш барлыкка килсә, берәр җиребез сынса, киселсә, беренче чиратта медицинага мөрәҗәгать итәбез. Тик медицина һәр кешенең дә индивидуаль организм булуын исәпкә алып бетерми. Шуңа күрә һәр кеше дә үз организмына үзе игътибарлы булырга, табигатькә таянып яшәргә тиеш. Шул очракта гына сәламәт һәм озын гомер кичереп булачак», – ди ул.

Табиблар: «Бу – өметсез», – дип кул селтәгән кешеләр дә килә икән Рәшит абый янына. «Менә үләм, менә үләм» дип үрмәләп киләләр дә, очынып кайтып китәләр икән. Югыйсә, Рәшит абый аларга яңа гомер бүләк итми бит инде, үзе белгәнчә дәвалану курсы гына билгели. Бервакыт Минаповларга Казаннан бер хатын килгән. Аналык янында ике яктан да яртышар кило киста үскән моның, бик авырлык белән йөри, бусагадан да көч-хәлгә генә атлап менгән. «Тикшердем дә дәвалау бирә башладым мин моңа. Монысы миңа ярамый, монысы ярамый, дип тик утыра. Әллә нәрсә әйтмәдем инде, кайнар ваннада ятарга гына куштым. Табиблар исә кайнар ярамый дигән икән. Сеңлем, дим, эшлисең килми икән – ихтыярың, минем бирүем дөрес булсын. Шулай да мин язып биргән ванналарны кергән бу. Беркөнне шалтырата: «Рәшит абый, мин бишенче катка үз аягымда менә ала башладым бит», – ди. Ванналарны алып бетер дә табибыңа бар, дидем. Барган бу. Табиб моны күрүгә: «Әйдә, операциягә әзерлән», – ди икән. Тикшереп карасалар, ярты килолы киста урынында бәләкәй төер генә калган», – дип сөйләде Рәшит абый. Ни өчен кайнар ванналар билгеләвен дә аңлатып күрсәтте: «Элек әби-бабайлар кара мунча кергән, мич башында йоклаган. Бабайлар: «Билем авырта, радикулитым кузгалды», – дип кайтып керер иде дә, самавырдан агызып, пешә-пешә кайнар чәй эчкәч, үрмәләп мич башына менеп китәр иде. Икенче көнне авыртуы басылган булыр, йөгерә-йөгерә яңадан эшенә чыгып китәр иде. Ул вакытта хатын-кызларда да миома да, киста да, геморрой да булмады, баланы да өйдә таптылар. Хәзер дә санаторийларда беренче чиратта кайнар ванна, душ, балчык язалар. Җылы суда кан тамырлары киңәя чөнки, нервлар тынычлана, шуңа кеше үзен яхшы хис итә башлый».

Табиблар дигәннән, тагын бер хәлне искә алды Рәшит абый. Бервакыт Мәскәүдән бер баланы алып килгәннәр. Ачык туберкулез икән монда. Табиблар, өметсез дип, кул селтәгән. Рәшит абый кушканнарны үтәгәннән соң, баланың туберкулезы беткән бит. Анасы, тикшертергә дип, больницага алып барган моны. Тикшергәннәр һәм шаккатканнар. Нәрсә эшләттегез, ничек дәваладыгыз, дип сораганнар. Ана Рәшит Минапов язып биргән кәгазьне күрсәткән. «Шуннан соң озак та тормый бер ир кеше килде. Мин кешеләрнең кайдан булуын, кем булып эшләвен сорамыйм. Бу ир-ат кем икәнлеген үзе әйтеп бирде. Мәскәүдән Фәннәр академиясеннән икән бу. Теге ачык туберкулезлы малайны дәвалаганымны белгәч, махсус мине тикшереп карау өчен килгән», – ди Рәшит абый. Хәзер Саба табиблары да килгәли икән дәвачы янына.

СӘЛАМӘТ ОРГАННЫ КИСЕП АТКАННАР

Рәшит абый янына нинди генә чир белән килмиләр икән: ашказаны, йөрәк, бавыр авыртулары белән дә, буыннар сызлаудан зарланып та, онкология белән дә.

– Кировтан бер хатын килде. Елый бу. Табиблар үпкәсендә тап бар дип әйткән икән. «Хәзер бу онкологиягә әйләнде инде, бер үпкәңне алырга кирәк», – дигәннәр. Алганнар. Алты айдан соң тагын тикшеренергә барган. Теге тап шул ук урында тора икән. Шуннан бу хатын минем янга килергә булган. Мин моны тикшердем дә: «Яшь чагыңда нинди каты әйбергә егылган идең?» – дип сорадым. Тимераякта йөргәндә егылган булган икән шул. Кеше организмының шундый үзлеге бар: каты итеп бәрелгән җир кара янып чыга, тора-бара эзе бетсә дә, аның суы кала. Ул зыянлы түгел, кеше аның белән үлгәнче йөри ала. Тик хәзерге компьютерлар аны шеш дип күрсәтә һәм табиблар тизрәк ул органны кисеп ташларга тырыша. Ә бер тапкыр пычак астына кергән кеше сәламәт булмый инде ул. Миңа килгән хатынның да үпкәсе сау-сәламәт булган, табиблар теге бәрелгән урыннан калган суны шеш дип аңлап, сәламәт үпкәне кисеп ташлаганнар. Табибларны судка бирергә куштым. 1 млн 800 мең сум компенсация акчасы алды ул хатын табиблардан, – ди Рәшит абый.

Балага уза алмый интеккән парлар да еш килә икән аның янына. Рәшит абый аларга да төрле үләннәр язып бирә. Аның ярдәме белән балага узган хатыннар балаларын алып килеп тә күрсәтә, почта аша фотоларын да җибәреп тора икән – шунысына сөенә Рәшит абый. Тагын бер сөенеп сөйли торган мисалы бар: 17,5 ел аерылышып торган ир белән хатынны кабат кушкан. Гомумән, бик күп гаиләне таркалудан саклап калган инде ул.

«БЕР ЧЕМЕТЕМ ТОЗ БЕЛӘН КЕШЕНЕ ҮТЕРЕП БУЛА»

Бозым чыгартуны сорап та бик күп кеше килә икән. Кешедә бозым бармы-юкмы икәнен Рәшит абый карта ачып белә. Дәвачы әйтүенчә, күпчелек очракта бозымны хатын-кызлар ясый икән. «Бер егет килде миңа. «Нәрсә эчтең?» – дип сорыйм. Аракы, ди. «Шешә төбендә нәрсә бар иде?» – дим. Башына ябышты егет: «Әй Рәшит абый, эчкәндә үк күренде бит: шешә төбендә тырнаклар, чәч бөртекләре бар иде», – ди. Кем эчәргә кушты соң сиңа, дип сүктем инде. Хатын-кызлар күрем белән бозым ясарга да бик оста. Күрем канының бер тамчысы организмына эләгә икән, ир-ат биш-алты елга ул хатынның яныннан да китми, итәгенә ябышып йөри. Гомумән, бозымны бик күп төрле юл белән ясыйлар. Бер чеметем тоз белән хәтта кешене үтерергә дә була», – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Рәшит абый.

Югалган кешеләрне табуда булышуын сорап та күп киләләр икән. Элегрәк көнгә унышар хат ала торган булганнар. Барысы да – югалган кешеләрнең фотолары белән. Татарстан районнарыннан гына түгел, Русия төбәкләреннән, чит илләрдән дә киләләр, ди. «Берничә ел элек Чечнядан бер ир килде. Бер малаен күз алдында үтергәннәр моның, икенче улын таба алмый. Карта ачканнан соң бер чокыр күрдем. Анда берничә мәет, шул исәптән бу абзыйның улы да бар иде. Шунда-шунда барыгыз дип өйрәттем. Югыйсә, Чечняга барып та караганым юк. Күпмедер вакыттан соң рәхмәт әйтергә дип шалтыратты бу кеше. Мин өйрәткән чокырга барганнар. Анда берничә мәетне, шул исәптән бу ирнең улын да күмеп куйган булганнар», – дип искә алды Рәшит абый. Дагыстанда баласы суга төшеп үлгән хатын да килгән аның янына. Коткаручылар баланың гәүдәсен таба алмаган булган, Рәшит абыйның карталары аның кайда икәнлеген «әйтеп биргән».

Бүген дә Рәшит абыйның өеннән кеше өзелми. Берәүне дә кире бормый дәвачы. Үзе әйтмешли, Аллаһтан, өстен көчләрдән бирелгән сәләтен кешеләргә файда китерүгә тотарга тырыша.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Саба – Казан

Безнең гәҗит архивы – 05.09.2017 саныннан

Запись «Кешене ничек дәваларга икәнен яшел җан ияләре өйрәтә» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Бозымнары бака булып чыга»
«Мин Апас районының Кызыл Тау авылында туганмын. Әни имезеп утырганда юкка чыга торган булганмын. Күпме эзләсәләр дә, таба алмаганнар, соңрак кире килеп чыкканмын. Нинди хәл бу, дип, мине төрле им-томчы әбиләргә алып бара башлаганнар. Алар әнигә «кызыгызны фәрештәләр алып китеп тора» дип аңлаткан.

Кечкенәдән үк гел сәерлекләр сиздем. Артымнан кешеләр йөргән кебек булды, тавышлар да ишетә идем. Ләкин бу турыда беркайчан да кешегә сөйләмәдем. Үзегез аңлыйсыз – барыбер беркем ышанмас иде».

Апас районының Каратун нефтебазасында яшәүче Гөлсинур апа үзе турында әнә шулай дип сөйли. Аның кем булуын Апас районында гына түгел, күрше район-республикаларда да яхшы беләләр. Ул догалар ярдәмендә кешеләрнең авыруын чыгара.

«КҮРӘЗӘЧЕЛЕК ИТМИМ»

Үзендә кешеләрне дәвалау сәләте барлыгын Гөлсинур ханым 2нче класста укыганда аңлап ала. Сау-сәламәт әнисе тик торганда йөрәк өянәгеннән интегә башлый аның. Кыз кулы белән килеп тотынгач, өянәк туктый торган була. Шулай да, әнисе мәрхүмә була – аңа бозым кертелгән булуын соңыннан гына белеп алалар.

– Әни үлгәч: «Үскәч, бозык чыгара алсам иде», – дип гел тели идем. Үземнең гади бала булмавыма төшенә башлаган идем. Әллә нинди шәүләләр миңа исемем белән эндәшәләр, чакыралар, торыр вакытым җиткәндә уяталар: «Гөлсинур, тор, укырга барыр вакытың җитте, сыер савып кер», – диләр.

Дәвалаучы ханым әйтүенчә, алар фәрештәләр булган. Бераздан үлгән адәмнәрнең рухлары килә башлаган.

– 19да кияүгә чыктым. Мондый сәер нәрсәләр минем белән еш кабатланырга тотынды. Рухлар: «Гөлсинур, сиңа адәмнәрне дәваларга кирәк», – дип кабатлыйлар. «Ничек дәваларга соң, мин бит дәвалый белмим», – дип алар белән гел бәхәсләшә идем. Соңрак ирем белән Үзбәкстанга күченеп киттек. Анда мин үземә остаз таптым, булган хәлләрне сөйләп бирдем. Ул өлкән яшьтәге бер ханым иде. «Кызым, синең чынлап та биотогың бик көчле, рухлар дөресен әйтә – дәвалый башла син», – диде. Шуннан соң, остазыма ияреп, кешеләр дәваларга тотындым. Инде 25 ел буе шушы эш белән шөгыльләнәм, – ди Гөлсинур апа.

Иң беренче дәвалаган кешесен әле дә хәтерли ул. Байтак еллар буе кулы күтәрелми интеккән карчык килә аның янына. Кан тамырларын борып, кулын кире элеккеге халәтенә кайтара Гөлсинур ханым.

Бездә халык еш кына дәвалаучыларны күрәзәчеләр белән бутый. Кем әйтмешли, шайтан башка, җен башка – Гөлсинур апа диндәге кеше, намазлар укый, шуңа күрә «күрәзәчелек итмим, догалар белән дәвалыйм» дип сөйли.

– Кешенең кай җире авыртканын сизенәм – үземнең шул төшем сыкрарга тотына, ләкин әйткәнемчә, күрәзәчелек итү – гөнаһ. Шуңа күрә килгән кешеләрдән кай җирегез авырта дип башлап үзем сорыйм. Иң төп таләбем шул – алар ялганларга тиеш түгел. Әгәр кеше авыруы турында сөйләгәндә нәрсәдер ялганлый икән, догаларым кабул булмый.

«АВЫЗЛАРЫННАН БАКА ЧЫГА»

Гөлсинур апаның кешеләрне дәвалый торган урыны – өе. Килгән кешеләр өчен аерым бер карават бар. Килеп керүгә, алар шунда ята. Догалар белән генә түгел, биотоклар белән дә сәламәтләндерә кешеләрне Каратун дәвалаучысы. «Ничек була соң ул биоток белән дәвалау?» – дип сорыйм. Гөлсинур ханым моны миңа гади тел белән аңлатып күрсәтте: кешенең авыруын башта үзеңә аласың, аннары үзең аша чыгарасың. Кешенең тәненнән чирен тартып алганда ул салкын һава булып бәрелеп чыга икән. Кеше үзе бу вакытта йә тирли, йә туңып калтырый башлый. «Әгәр дә кешегә бозым ясаганнар икән, бу вакытта ул кычкырып елый ук башларга мөмкин. Кемнәрдер аңнарын югалта яки бозымнарын косып чыгара», – ди Гөлсинур апа. Укшып чыгарган әйберләр арасында бака, чыпчык кебек әйберләр дә очрый икән.

– Бервакыт Чувашиядән бер ханым ахирәтен алып килгән. Теләр-теләмәс кенә килгәне күренеп тора дус кызының. «Миндә бернинди дә чир юк, бар да яхшы», – ди бу, керә-керешкә. Шулай да яткырдым моны. Буылам мин монда, чыгып китәсем килә, ди. Юк инде, чыкмыйсың, синдә бозык бар – дәваларга кирәк, дидем. Утыруы авыр бит дип зарланса да, чыгып китмәде тагын үзе. Кайтканда шул ханым 5-6 бака коскан. Аннары ышанып, рәхмәтләр әйтеп китте. Әле тагын бер ханым килгән иде. Башта тукран башына охшаган нәрсә косып чыгарган, аннан соң, тагын коскач, канатлары да килеп чыкты ди. Бу әйберләр чыккач, кешенең бозымы да чыккан дигән сүз. Бәлки кемнәргәдер әлеге әйберләр әкият кебек тоелыр – ышанган кешегә генә сөйләп була мондый нәрсәне, ышанмаганнарга көлкедер. Ләкин бозым дигән әйбер бар ул. Әгәр бозымны вакытында чыгармасаң, ул яман шешкә әйләнә, – ди дәвалаучы.

Кайберәүләр бозымын йоклап та чыгара икән. Өйләренә кайткач, берничә сәгать тоташтан тирән йокыда булалар, ди.

Гөлсинур апаның нинди авырулардан дәвалавы турында сорашам. Кысылган кан тамырларын һәм умыртка баганаларын турайта, билдәге бүсерләрне (грыжа) дәвалый. Югары яки түбән кан басымы булган, йөрәк өянәгеннән интегүчеләргә ярдәм итә. Балага уза алмый интеккән парларга да булыша.

– Кайберәүләрнең сигезәр ел балалары булмый – килеп дәвалангач, корсакка узалар. Чувашиядән дә, Казаннан да килгәннәре булды – аларның бүгенге көндә икешәр балалары бар. әле яңа гына 45 яшендәге хатынны алып килгәннәр иде, ике айлык авыры бар хәзер.

Өлкән яшьтәгеләрнең тез капкачларына тоз утырып, аяклары сызлый һәм йөри алмый башлыйлар – дәвалаучы андыйларны да карый.

«ДӘВАЛАУ МИННӘН ГЕНӘ ТОРМЫЙ»

Күз тия дип, яңа туган балаларның маңгайларына иннек сылау гадәте бар. Янәсе, кечкенә бала матур була, артык сокланып карагач, ул авыруга сабышырга мөмкин. Сокланып караганда гына күз тими икән.

– Бигрәк ямьсез кеше бу дип карасаң да, күз тия ала. Күз тиюләрнең төрлесе бар. Кемнәрнеңдер күзләре җиңел, вакытында чыгармаган очракта, кайберәүләрнеке үлемгә дә алып бара. Күз тию генә түгел, зәхмәт дигән әйбер дә бар бит. Чокыр-чакырлар арасында да йөрергә туры килә, теләсә кая барып утырырга да мөмкинбез. Ышансак-ышанмасак та, җеннәр бар, һәм кайвакыт без аларның өсләренә басабыз. Шуның аркасында аягыңны йә кулыңны авырттырып калдырасың – бу зәхмәт була да инде.

– Дәвалавының файдасы юк диючеләр буламы?

– Сирәк. Кайберәүләр бозымын чыгара да, шуның белән бетте дип уйлый. Әмма бозык чыкса да, үз артыннан берәр авыру калдыра. Шул авырудан да дәваланырга кирәк. Ә кемнәрдер кабат килми. Аннары, дәвалау миннән генә тормый, Аллаһы Тәгаләдән дә тора. Кешенең гөнаһысы күпме-юкмы, Аллаһы Тәгалә шуңа карап, сихәтен дә җибәрә.

– Кайсы доганы укып кеше үз-үзен өшкерә ала?

– «Әлхәм» белән «Колһуаллаһ» догасын укырга кирәк. Алар бик булыша. Аннары кеше күп булган урыннарда йөреп кайтканнан соң, начар энергияне бетерү, күз тиюләрдән котылу өчен, тәнеңне бисмилла әйтеп, тоз белән ышкырга, аннан соң су белән юып төшерергә кирәк.

– Сез бөтен чирләрдән дә дәвалыйсызмы, әллә дәвалый алмый торганнар да бармы?

– Калкансыман биз (щитовидка) авыруларына җиңеллек бирәм, әмма ул 100 процент бетми, аңа табиб дәвалавы кирәк. Аннан соң яман шештән дәвалый алмыйм. Андый авырулар килә миңа, авыртынуларын вакытлыча туктатып кына тора алам. Беренче стадиясендә генә ярдәм итеп була бу чиргә. Күз күремен тулысынча кире кайтарып булмый. 50 процентка гына яхшырта алам. Дөрес, миңа күзенә операция ясатырга дип әйтелгән кешеләр килгәләде – аларны дәвалагач, күзләре яхшырды, операция кирәк түгел дип әйткәннәр.

Гөлсинур апа исерекләрне дә дәваламый. Андыйларны дәвалаганда авыздан аракы тәме килә башлый дип аңлата. Дәвалаучы янына тормыш кора алмый интеккәннәр дә килә икән. Гөлсинур апа андыйларның бәхетләре бәйләнгән була ди. Ә моңа беренче чиратта кеше үзе гаепле була: кемнәрдер гомер буе «мин ямьсез, миннән булмый инде, миңа юньле кеше очрамас инде» дип яши бит.

– Андыйларның бәхет юлларын ачып җибәрәм. Гомумән, килгән бер кешене дә борып җибәрмим. Миңа ышанмаганнарны да карыйм. Соңыннан килеп, үзләре үк рәхмәт әйтеп китә. Мин дәвалаган өчен беркемнән дә акча сорамыйм. Шунысы гына бар – җомга көннәрендә беркемне дә кабул итмим. Бу изге көн санала, – ди дәвалаучы.

P.S. Гөлсинур апаның чынлап та дәвалау сәләте барлыгына инанып кайттым. Бик күп еллар элек җәйге лагерьда ял иткәндә җилкәмә 9 яшьлек баланы утыртып йөргән идем. Атна буе муеным шешеп, башымны бора алмый интектем. Бераздан шеш бетсә дә, муеным сул якка тулысынча борылып бетми иде. Гөлсинур апа урындыкка утырткач та, иң беренче булып «муеныңның кан тамыры кысылган» дип диагноз куйды. Аннары үзенең шифалы куллары белән башымны боргалап, кысылган тамырны үз халәтенә кайтарды. Казанга шатлыгымнан юл буе уңга-сулга боргаланып кайттым. Әгәр сезне дә ниндидер авыру борчыса, Гөлсинур апаның телефон номерын редакциягә шалтыратып сорый аласыз. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: соңгы арада умырткасына бүсер чыгып интегүчеләр турында еш ишетергә туры килә. Бу авырудан котылу өчен Гөлсинур ханым төнлә йокларга ятканда бүсерле урынга бал сыларга киңәш итә. «Бал – бүсергә каршы иң яхшы көрәшү чарасы», – ди ул.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Апас – Казан. Безнең гәҗит архивыннан

Фото: Пиксабай

Запись «Бозымнары бака булып чыга» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бер сихерче хатын тарихы
Көн дә ипигә килүче тыйнак кына бу урыс әбиенең сөйләгәннәренә ышанып бетә торган түгел иде. Шушы яшенә җитеп кеше алдалап йөрмәс инде дип тә уйладым. Ләкин ни булса да, аның сөйлә­гәннәреннән чыгып, кемгәдер сабак булсын дип язам бу юлларны.

“Күп еллар элек мин сихер эшләре белән бик нык шөгыльләндем, – диде әби авыр сулап. – Бик яшь, тәҗрибәм җитәрлек булмаса да, нәселдән килгән көчем шактый иде. Беркайда да белдерү бирмәсәм дә мине әллә кайлардан эзләп килделәр. Әнием үлеп китеп башка туганнарым булмагач үзем генә яшәдем, килгән кешене үз өемдә кабул иттем. Кемгәдер сөйдергеч, кемгәдер биздергеч ясау дисеңме… кемнеңдер эшендә көенеч яки күршесе ошамый һәм башкалар…

Бервакыт миңа затлы гына киенгән 25-30 яшьләр чамасындагы хатын килде. Елый-елый ярдәм итүемне сорады. “Зинһар өчен, мин яраткан ирнең очрашып йөргән хатынын минем юлымнан алып ташларга ярдәм ит”, диде күзләрен сөртеп.

Чынлыкта, ул кыз дөресен әйтеп бетермәгән булган, ул хатын теге ирнең законный хатыны булган. Әлеге ир зур гына начальник булып, миңа килгән хатынның моңа күзе төшкән икән. Ул миңа яхшы гына түләгәннән соң, мин аның теләген үтәр өчен шайтаннарыма әмер биреп, теге хатынга бозык җибәрдем. Сихерчеләр кара көчләр, шайтаннар белән эш итә бит инде. “Ул хатынга хатын-кыз чире ясагыз, ире ташлап китсен”, дидем. Әмма мин җибәргән җеннәр дулап кире миңа килеп җиттеләр: “Җүләр сихерче, син безне кемгә бозык эшләргә җибәргәнеңне беләсеңме соң?! Ул “кабахәт” хатын янына якын да килә алмыйбыз! Көн дә чиркәүдә чукына, минут саен дога укып чистарынып тора. Ну синең әмерне үтәмичә калырга да ярамый безгә. Ни булса да, кемгә булса да җибәр… Әгәр син әйткән кешегә эшли алмыйбыз икән, үзеңә эшлибез, чөнки бу синең әмер!” диделәр тузынып.

“Кешегә кое казыма, үзең төшәрсең” диләр. Бу очракта да шулай килеп чыкты бәбкәм. Соңыннан миңа бик озак дәваланырга туры килде, бик авыр ике операция кичердем. Чак кына җеннәр теге дөньяга озатмады үземне. Ә күпме акча түктем! Теге кызый биргән акча аның янында чүп кенә. Ахырдан тәҗрибәле сихерчеләр белән аралашып күп нәрсәгә төшендем. Яшьлегем белән аңлап бетермәгәнмен, акча күзне томалаган булган. Иң беренче итеп бозык ясалучы кешенең диндә булу-булмавын сорарга кирәк ди. Кеше чиста булып, Аллаһ юлыннан баручы икән, бернинди алтын-көмеш өчен дә сихерче бозык эшләргә алынмаячак яки эшләтергә теләүченең үзенә кайтачак дип аңлатырга тиеш. Яки үзеңә кыйммәт түләргә туры килмәгәе, сәламәтлегең, гомерең белән…”

Шундый итеп сөйләгән әбине кайчандыр сихерче булган дип әйтмәссең дә, гел көлеп кенә сөйләшә. Бу вакыйгаларны тыңлагач тәннәрем чемердәп китте. Ниләр генә юк бу дөньяда, багучыга барып башыңа бәла алганчы, догалар укып, Аллаһыдан соравың мең мәртәбә яхшырактыр.

“Акчарлак” газетасының 2016 елгы 36нчы саныннан алынды.

Фото: Пиксабай

Запись Бер сихерче хатын тарихы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..