Архивы чир - Tatar Today - татар яңалыклары.

Чаллы хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире: “Безнең хәл җитәрме?” [видео]
Чаллы мэрының матбугат сәркатибе Римма Мөхәммәтҗанова @rimmarav “кызыл зонада” булды. Анда хәзер 380 кеше ята.

Римма Мөхәммәтҗанова үз инстаграмында 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә урнашкан “кызыл зонага” баруы турында сториз-репортаж урнаштырды.
– Барысы да ничек бар шулай күрсәтелгән. Беренче авыздан. Сез чынбарлыкны күрерсез , – дип алдан әйтеп куйды үзенең репортажы башланыр алдыннан Мөхәммәтҗанова. Җитәкчене тиешенчә экипировкалаганнар, аңы костюм, бахиллалар, ике битлек, яклау экраны һәм перчаткалар кидерәләр.

Табиблар сөйләгәнчә, хәзер госпитальдә 380 кеше ята. Өстәвенә, яшьләр күп – үпкәләрнең 80 процентка кадәр ялкынсынуы белән 40 яшьлекләр күп ята. Хастаханәдә сулыш алдырту аппараты җитми, моннан тыш авыру төрле органнар тромбозалары белән бергә катлаулана бара.

Хастаханә буенча экскурсия үткәргән 4нче терапия бүлеге мөдире Елена Чупрова аларның коллегасы, элеккеге шәфкать туташы, үпкәләре шактый күп ялкынсынган ханым яткан палаталарның берсенә озатты. Ул хастаханәгә ятканда, тыны кысылганын әйтте. Бу ханым палатада ике көн инде ДЦП булган 23 яшьлек улы белән бергә ята. Алар прививка ясатмаган булганнар – өлгермәгәннәр. Алар белән янәшә палатада тагын бер хатын корсагында ята, ул 24 сәгать кислород битлегендә булырга мәҗбүр.
Матбугат сәркатибе пациентларның су белән күп баллоннар торуына да игътибар итә. “Күпләр цитокин штормы белән монда эләгә, өйләрендә генә дәваланганда пациентларның 7-10 көн температуралары булган була. Һәм яхшылап берни дә эчмәдек, ашамадык, диләр алар, шул нисбәттән аларга су балансын тулыландырырга кирәк”, – дип аңлата Чупрова. Пациентларның ашау буенча бернинди дә дәгъвалары юк икәнлеге дә урында ачыклана.

Римма Мөхәммәтҗанова авыруларның кәрәзле телефоннары булу-булмавы белән кызыксынды.
“Кәрәзле телефоннар аларга кирәкми, без аларны чиклибез, – дип аңлатты мөдир. – Бу сәламәт кеше өчен дә зарарлы. Авыруларга бигрәк тә. Бер тапкыр туганнарына шалтыраталар, барысы да яхшы һәм җитәрлек, дип хәбәр итәләр һәм шуның белән бетте. Ләкин барысы да боларны тыңламый шул! Ә телефоннарны алырга безнең хакыбыз юк “.
Матбугат сәркатибе һәр пациенттан диярлек алар прививка ясаганмы дип сораган. Һәм һәрвакыт тискәре җавап алган. Кардиолог Рәзилә Сәйфуллина сөйләгәнчә, вакцина ясаган пациентлар авыруны җиңелрәк кичерәләр икән. Хастаханәгә эләксәләр дә, азрак ятсалар да, иртәрәк котылалар. Шундый пациенткаларның берсе, “Эпивак” тарафыннан вакцинацияләнгән ханым үпкәләрнең 28 проценты ялкынсынуы белән хастаханәгә эләккән, өйдә ул бер атна тирәсе дәваланган. Башта дәвалау учреждениесенә ятырга теләми, чөнки температурасы зур булмый, тыны да кысылмаган була. Ләкин соңыннан хәле начарлана – температурасы тиз күтәрелә һәм төшми. Әмма ковид-госпитальгә эләккәч, хәле тиз арада алга таба китә.

8 нче терапевтик бүлек мөдире Рөстәм Абдурахманов матбугат сәркатибе белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, пандемия башланганнан соң ел ярымнан вакыт узгач бу хәлләр белән, бүгенге вәзгыятьне чагыштырсаң, хәлләр күпкә начаррак икән.
– Авырулар бик җитди үпкә ялкынсынулары белән яталар. Мин монда өч дулкын эшләдем. Хәзер без салмак кына дүртенчегә күчтек, – дип билгеләде табиб.

Чаллы мэрының матбугат сәркатибе авыруларга ярдәм итәргә тырыша һәм мэр Наил Мәһдиевтан тизрәк савыгу теләген җиткерә бара. Ләкин барысы да чирне җиңеп чыга алмый шул… Төшерү вакытында реанимациядә булган һәм чыккач видеоларны монтажлаган вакытта бер хатын-кыз, кызганычка каршы, вафат була. Римма Мөхәммәтҗанова шулай ук бу турыда үз язылучыларына сөйли.

Реанимация бүлеге мөдиренең урынбасары Павел Егоров белдергәнчә, аның бүлегендә 15 ятак һәрвакыт пациентлар белән тулы тора, һәм буш урыннар булмый. Ә тулаем больница 30 реанимацион ятакка исәпләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең матбугат сәркатибен “кызыл зонага” кертү турында ике атна элек аппарат киңәшмәсендә белдергән иде. Шәһәр башлыгы ул вакытта коронавирус белән авыручыларның 95 проценты – ул прививка ясатмаган шәһәр халкы, дип белдергән иде. Бигрәк тә больницаларда яшьләр күп булуын да әйтте.

Бер Чаллыга 380 кеше хастаханәдә – коронавирус чиренең “кызыл зона”сында ятуы, әлбәттә, куркыта! Бушка да, һавага да әйтелгән сүзләр түгел: үзегезне һәм якыннарыгызны сакласагыз иде!

Запись Чаллы хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире: “Безнең хәл җитәрме?” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Коронавирусның икенче дулкынын көтәргәме? [видео]
// Татар тудей // Татар бүген //

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Россиядә COVID-19ның икенче дулкыны барлыкка килү мөмкинлеген бәяләде.

Хәзер ни генә булса да, әзер булып торырга кирәк. “Әмма барлык кирәкле кагыйдәләр үтәлсә, икенче дулкын булмаска да мөмкин”, дип билгеләп үтте Попова.

Бүген Татарстанның Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Республика көнен бәйрәм иткәннән соң коронавирус белән авыручылар санының артканмы, юкмы икәнен бер атнадан соң гына белергә мөмкин булачак.

Чыганак: Реальное время

Запись Коронавирусның икенче дулкынын көтәргәме? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чума, җен-пәри, элекке коронавируслардан әби-бабайлар ничек саклана? – Белгеч Фәнзилә Җәүһәрова [видео]
Татарлар элек эпидемияләргә каршы нинди профилактика ысуллары кулланган? Халык язны нигә зарыгып көткән? Чир исемнәренә нигә табулар куелган? Фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова лекциясеннән иң кызыклы биш фикерне тәкъдим итәбез.

26 март көнне “Әлбәттә” онлайн-проекты “Коронавирус һәм татар фольклоры” темасына лекция оештырды. Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова элек-электән килгән төрле эпидемияләрнең татар халык иҗатында, милли аңында ничек чагылганы турында сөйләде. Азатлык әлеге лекциядән 5 кызыклы фикерне аерып алды.

1. Татарда эпидемиягә каршы профилактика чаралары булган

Татар халкы, башка милләтләр кебек үк, үз тарихында ваба-үләтләр, төрле эпидемияләрне күп тапкыр кичергән. Халык үзенең мәдәниятен үзенчәлекле мантыйк белән корган, кайвакыт аңа сокланып куясын. Беренче чиратта, профилактика чаралары мәдәнияткә көчле кереп киткән. Үләт булмасын өчен, малга ул тимәсен өчен төрле чаралар, им-томнар, йолалар каралган. Беренче урында чирне булдырмау торган.

2. Яз һәм кояш чирләрне “җиңгән”

Халкыбыз чиргә мөнәсәбәтле язны гел үзенчәлекле кабул иткән. Ни өчен язны? Шушы ук хәзерге коронавируска бәйле карасак, еш кына төрле галимнәрнең “вирус кояш нурына, ультрафиолетка каршы тора алмый” дигән сүзләрен ишетәбез. Ягъни кояшның артуы — ул дөньяның чистартынуы, шул исәптән чирдән дә.

Кояшның да, табигатьнең дә күңелен күрергә кирәк, дип санаганнар. Ташу башландымы, чирләрне ташуга агызганнар, аның өчен су ияләренә корбан биргәннәр. Мәсәлән, бу теләкләр белән салам-агачтан ясалган курчак яндыру (бу гадәт себер татарларында булган), яки яңа ут йоласы гадәте булган.

Яңа ут йоласы Казан татарларында популяр булган, ул XX гасыр башына кадәр сакланган. Яңа ут булдыру асылында — яңа сезон, яңа цикл башлау. Моны үләттән саклану, әлеге дә баягы профилактика өчен башкарганнар. Яңа ут — борынгы мәгарәдә яшәгән кешеләр кебек, агачны агачка ышкып, өр-яңа ут тапканнар. Бу беренче көтү көнендә башкарылган. Бөтен кеше ул көнне учагын сүндергән, иске ут калырга тиеш булмаган. Һәм барысы да яңа утны үз өйләренә, мичләренә алып киткән. Шушы малны да әлеге ут төтене аша үткәргәннәр, малны да үләттән шулрәвешле саклаганнар.

Заманча тел белән әйткәндә, бу татарның үз “дезинфекция” ысулы дип тә әйтеп була. Хлорка, ультрафиолет лампалары әле юк, ләкин халыкның аңында менә шундый ысуллар яшәгән. Моннан тыш, дезинфекция чарасы булып сарымсак сабагын яндырып, аның исен чыгару, иснәтү дә булган.

3. Чир исемнәрен атамау гадәте бүген дә яши

Борынгы бабаларыбызда “чирнең җаны бар”, ул безнең белән бергә яши, аның белән шаярырга ярамый дигән ышанулар яшәп килә. Шуннан чыгып, әлеге чирнең исемен атарга ярамый, аның күңелен күрергә кирәк дигән аңлау да яши. Шуңа бик күп чирләрнең исемнәре юк.

Бүгенге көндә дә, әйтик, онкология белән авырган кешеләр, якыннарыбыз бар икән, татар халкы аның исемен атамаска тырыша, “өч хәрефле чир” диючеләр дә бар. Ягъни, бүгенге көндә дә халыкта “исемен атасаң, чир сиңа якыная” дигән шик бар.

Хәзерге заманда да үләтләрдән курку саклана. Әйтик, догалар-теләкләрдә еш кына “яман сүзләрдән, яман чирләрдән, үләтләрдән сакла” дигән сүзләр очрый, чөнки ул һаман акылыбызда сакланып килгән төшенчә булып тора. Яшьләрдә бу булмаса да, олы буында саклана. Хәзерге эпидемия шунысы белән кызык, кояшны көтү гадәте бездә дә бар булып чыга, язны, җылыны көтәбез.

4. Төрле авыруларны халык күз тию дип аңлаткан

Адәм баласы нинди чирләрне кичерә ала, халык ул чирләрне белгән. Шуның иң популяры — күз тию, ул башка төрле авыруларга китергән дип саналган. Тик торганда кеше авырып киткән һәм егылган икән, кешегә күз тигән дип әйтелгән. Күз тиюдән күпсанлы имнәре һәм томнары булган, халык аларны әйткән.

Им-томнар — мифологик ышануларга тоташкан, халык иҗатының зур өлеше. Күбесенчә, алар саннар тылсымына ышануга нигезләнгән. Мисал өчен, 7 саны бик еш очрый. “Җиңе диңгез артында”, “җиде утрауның уртасында…”, “җиде баскычта тегесе бар”, “җитмеш җиде икән” һәм башкасы. Шунысы кызык: әлеге им-томнарга, гадәттә, чиксезлек хас, ягъни җәяү барып җитмәслек, бик ерак урыннар тасвирлана. Мәгънәсе шул: чирне шул урыннарга озатырга кирәк, аны ераграк “куарга” кирәк.

Авыруларны юкка чыгару өчен еш кына мифологик персонажлар да күп кулланылган. Авыруны берәр кая җибәрү, кеше тәненнән чыгару процессында объект буларак төрле ияләр кулланыла: су хуҗасы Су бикә, җирдә яшәүче Җирән сакал һәм башкалар. Авыруларны шул рәвешле суга, җиргә “озатканнар”.

5. Татарда чисталыкка омтылу нормалары яшәгән

Халыкта йортларны, мунчаларны чистарту гадәтләре дә кызыклы. Яз җитте икән, халык бар өйләрне, биналарны юып, чистартып чыккан. Хәзерге тел белән әйткәндә, бу — халыкның санитар-гигиена нормалары. Халыкта чисталыкны ярату көчле булган, җыештыруларга кирәкмәгән мәшәкать дип түгел, ә әһәмиятле гадәт дигән мөнәсәбәт яшәгән.

Өй юу белән бергә, йортның бөтен эчен, тәрәзәсен, тәрәзә пәрдәсен юу, ятак ятмалары, ястык тышлары, мендәрләрне барысын да кояшка чыгару, киптерү — бу яңадан шул ук кояш белән чистарту гадәтләре. Болары барысы да, әлеге дә баягы, профилактика чаралары. Ваба, төрле эпидемияләр вакытларында да бу чаралар кулланылган, чирне юкка чыгару максатыннан.

Аеруча чәчәк авыруы (оспа) бик куркыныч булган, ул хәтта XX гасырның беренче чирегендә дә булган. Ул авырудан тагаракларга салып, башта бер төрле, аннары икенче төрле суда тоту гадәтләре, үзенчә дезинфекция чаралары дигән хатирәләр бар. Чәчәк авыруы бик күпләрне алып киткән үләтләрнең берсе булган.

Чирне чыгару өчен им-том мисаллары

Олы Идел,

Олы Идел эчендә олы көймә,

Олы көймә эчендә кече көймә,

Кече көймә эчендә үрдәк,

Кече үрдәк эчендә алтын йомырка.

Кара җирдән яралган кара тамыр,

Кара тамырдан яралган кара йозак.

Алтын йомырка белән кара йозакка бәрдем.

Ачылса, йозак ачылсын.

Җиде кат җирнең астында

Җитмеш төрле алтын сарай эчендә

Җитмеш җиде төрле алтын таяк бардыр.

Җитмеш җиде төрле алтын таяк башында

Җитмеш җиде төрле алтын кызыл тургай бардыр.

Ул алтын кызыл тургайларның телләрен кайчан ничек бозсалар,

Эчәк бавырларын кайчан ничек боза алсалар,

Бу фәләннең дә әгъзаларын бозарга теләүче булса,

Ул эт кебек өреп йөрсен!

“Коронавирус һәм татар фольклоры” темасына лекцияне тулысынча монда карап була:

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись Чума, җен-пәри, элекке коронавируслардан әби-бабайлар ничек саклана? – Белгеч Фәнзилә Җәүһәрова [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Тездән өстә киселгән аягының очында ана карынындагы нарасый бала кебек бөгәрләндем…” [язмыш сынавы]
..2008 елның яз башы. Нәнәем белән дәваханәдә ятабыз (әниемнең әнисенә “нәнәй” дип үстек). Шикәр чиренең аяусызлыгы 76 яшьлек газиз кешебезне бер аяксыз калдырды, икенче аягында да гангрена башлану сәбәпле, операциягә әзерлиләр иде. Янында караучы булып төнгелеккә калдым. Кара янган аягын йомшак кына сыпырып, нәнәем өйрәткән догаларымны укып утырам. Ап-ак йөзле, зәңгәр күзле ак яулыклы әбиемнең түземлелегенә исем китә.

Бу палатада тагын өч хатын ята. Аларның сынган аякларын, гер асып, тарттырып куйганнар, ыңгырашалар. Берсен исерек ире күтәрмәдән төртеп төшергән. Табибларга таеп егылдым дисә дә, алар юкта күзләрендәге яшьләрен тыя алмый, юньсез холыклы тормыш иптәшенә үпкәләп елый иде ул. Икенчесе хирургия бүлегендә караватына беркетелгән килеш бер айдан артык ята икән, йокы аралаш онытылып китеп, аягының сөягенә үтәдән-үтә кертелгән тимерне тартып алырга тели, аннан авыртудан кычкырып уяна. Өченчесе – чуаш әбие. Кызы көн дә килеп, юындырып, ашатып китә. Әмма әбиебез бертуктаусыз зарлана.

Картәнием, сызлануларын эчкә яшереп: “Балам, ят, ял итеп ал”, – дип, мине кайгырта. Икебезгә бер карават. Яралы аягына ялгыш та кагылмаска тырышып, тездән өстә киселгән аягының очына ана карынындагы нарасый бала кебек бөгәрләнәм. Күз йомыла, әмма йоклап булмый. Бүлмәдәге ис, тынчу һава, янымдагыларның сызланулары, авыртынулары йөрәк аша үтә, күңел болгана…

Таң алдыннан авыртуны баса торган укол кадагач, картәнием оеп китте, аның аяк очында утырган килеш мин дә бер мизгелгә онытылып алдым. Тәрәзә аша үткән кояш нурларының җылылыгын тоеп, күзләремне ачтым. Картәниемнең кулын тоттым, салкын… Тын алышын тыңлыйм, йоклый.

Шулвакыт дәваханә ишегалдындагы асфальт юлда таш арасыннан баш төрткән чәчәкләрне җыеп йөргән Оляга күзем төште. Картәниемне дәваханәгә алып килгән көнне мин аны беренче тапкыр күрдем. Ул әнисе белән табибка керергә чират көтеп утыра иде. Стена буена култык таяклары сөяп куелган. Чәче пеләшкә алынган, күзләре эчкә баткан, җил өрсә дә егылып китәргә торган бер аяксыз сабый баладан карашымны тиз генә читкә алып: “Бу малайда да шикәр чиреме икән?” – дип уйладым. Йөзендә нуры качкан анадан сорарга кыймадым.

Соңыннан гына мин аның малай түгел, ә Оля исемле кыз икәнен белдем. Аңа – нибары ун яшь. Яман шеш авыруы кечкенә кызның язмышын аямаган… Бандана сыман артка бәйләп, башына яулык бөркәнгәч, малайларча йөзендә кызларга гына хас сөйкемлелек, мөлаемлылык сизелә иде. Оля култык таякларына таянган килеш бер аягында чүгәләп утыра да, бер таягын җиргә куеп, чәчәккә сузыла. Аннан тагын култык таякларына таянып баса һәм таш арасыннан кояшка үрелгән икенче чәчәккә юл ала. Шулай чәчәкләрдән гөлләмә ясады ул. Бу мизгелдә аның йөзендә соклану, дөньяны, яшәүне ярату нуры балкый иде. Соңрак Оляның гөлләмәсе посттагы шәфкать туташының өстәлендә пәйда булды.

Кызчык тузганак чәчәкләрен анализ банкасына утыртып куйган иде. Тик төнгелеккә эшкә килгән санитарка: “Монысы тагын нинди чүп?!” – дигәндәй, аларны атып бәргән. Бу хәлләрдән соң Оляның үзе белән якыннан танышасым килде. Мин аның палатасына юл тоттым. Ачык күңелле, тормышны бар күңеле белән яраткан сабый белән бик җиңел аралашып киттек. “Миңа тиздән аяк ясыйлар һәм мин мәктәпкә укырга йөри алачакмын, – диде ул. – Биергә яратам… Ә үскәч табиб булам. Берсе дә, берсе дә чирләмәсен өчен, кешеләрне дәвалаячакмын”, – дип, балалар өчен чагу рәсемнәр белән эшләнгән, аңлаешлы телдә язылган зур медицина энциклопедиясен күрсәтте. Әнисе бүләк иткән икән. Нечкә генә бармаклары белән калын китапның әле бер битен, әле икенче битен ачып күрсәтте. Аннан: “Ә синең картәниеңә яңа аяк ясыйлармы?” – дип сорап куйды. Мин ни дип җавап бирергә дә белмәдем.

Чиренең никадәр куркыныч булуын төшенеп бетмәсә дә, өлкәннәр күтәрә алмаслык сызлануларга бирешмәгән кечкенә кызның яшәүгә булган өмете аклансын инде, дигән теләктә Оля белән саубуллаштым. Иртәгәсен картәниемне икенче дәваханәгә күчерделәр. Кызганычка каршы, бу кызчыкның бүгенге язмышы турында хәбәрдар түгелмен. Әмма язын чәчкә аткан тузганак күрсәм, аны исемә төшерәм. 2010 елны тузганаклар чәчәк аткан гүзәл мизгелдә без сөекле нәнәебезне соңгы юлга озаттык. Сары чәчкәләр сары сагыш булып күңелдә уелды…

Казан утлары
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА

Запись “Тездән өстә киселгән аягының очында ана карынындагы нарасый бала кебек бөгәрләндем…” [язмыш сынавы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бар да бетте, чирне җиңдек, дигәндә, кызның учлап чәчләре коела башлады…” [язмыш сынавы]
Лилия кечкенәдән яңгыр астында йөрергә ярата. Бәби чагыннан ук яңгыр яуганда рәхәтләнеп йоклый торган булган. Тәпи киткәч тә, чаптыр-чоптыр күлләвекләрдән сикерерә иде. Пычранып, туңып бетсә дә, авырып ятканы юк иде. Яңгырдан соң чыккан салават күперен күзләре талганчы күзәтте. Хыялында шул күпердән йөгерә. Йокысында да аллы-гөлле төшләр күрде. Үсә төшкәч тә тыелып калмыйча, кеше күрмәгәндә, күлләвекләргә керә иде. Әнисе орышса – елмая гына. Зонтик алып бирделәр, ул коры килеш, ә Лилия манма су булып кайта.

Яңгыр суының файдасы тидеме, кызның чәчләре куе, дулкынланып, озын булып үсте. Учка сыймый, ташып чыга. Егетләр аның толымына сокланып, яратып күз ата башлады. Җылы яңгыр астында үскән каен җиләге кебек өлгереп җитте ул. Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга керде. Шәһәрдә дә яңгыр астында йөрүен дәвам итте. Дөрес, дәрескә зонтик астында килсә дә, кайтканда аны ачмый иде. Үзе зонтик тоткан, үзе манма су булып юешләнгән кызга аптырап  та, көнләшеп тә карыйлар иде яныннан узучылар. Гомерен балалар укытуга багышларга теләгән Лилия, күрше авылга кайтып урнашты. Үз авылыннан ерак түгел, өч чакрым гына. Җәяүләп кенә йөрергә булды. Бәхеткә, сентябрь, октябрь коры, җылы килде. Рәхәтләнеп йөрде кыз. Иртүк торып кояш белән чыгып китә, кояш баеганда кайтып җитә. К

ышка таба, мәктәпкә яшь укытучы килде. Тарих белгече Ранил исемле егет чибәр иде. Укытучыга кызлар да, өлкән класстагы укучы кызлар да гашыйк булды. Ә Ранил Лилиядән күзләрен алмады. Егет район үзәгеннән килеп йөри, машиналы. Күп тапкырлар кызны өенә кайтарып куярга теләген белдерде. Тик Лилия ризалашмады, мәхәббәттән курыка иде ул. Китаптан гына укып белгән хиснең беркөнне үзенә дә килүен көтсә дә, курка иде. Яшь бит әле, өлгерер, янәсе…

Начар хәбәр көтмәгәндә килде. Гадәттәгечә, һәр елны укытучылар хастаханәдә тикшеренү үтә. Бар да әйбәт кебек иде. Әмма, табигать баласы, яңгыр кызы Лилиядә яман шеш таптылар. Кыз шәһәргә китте. Узгынчыдыр, ялгышлыктыр, дигән шеш, начар булып чыкты. Бу хәбәр барысына да аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте, берәүнең дә ышанасы килмәде. Саф күңелле, чиста, самими, матур кызда шундый чир булсын әле!

Атна саен кан тапшыру, тикшеренү, юлда йөрү кызны талчыктырды, ябыктырды. Укытучылар, мәктәп, авыл халкы кызны ташламады, кулдан килгән кадәр акча җыеп, ярдәм итте. Бераздан сөенечле хәбәр килеп иреште: чирнең башлангыч вакыты, кичекмәстән операция ясатырга кирәк диделәр. Лилия бу мөмкинлекне ычкындырмаска тырышып, табибларга ышанды. Авырлыкларны кыз Ранил белән бергә күтәрде. Егет аның яныннан бер дә китмәде. Ачыктан-ачык яратам, сөям, дип йөрмәсә дә, күзләреннән, үз-үзен тотышыннан, игътибарыннан сөю ташып тора иде. Лилия дә аны читкә этәрмәде…

Операция озак барды, уңышлы үтте. Ниһаять, бар да артта калды. Лилия күзләрен ачканда, янындагыларны күреп, елап җибәрде. Табиб әле тагын дәвалау курслары кирәклеге турында әйткәч, күңелләре сүрелде. Бер айдан химия терапиягә килергә куштылар кызга. Һәр химиотерапиядән соң кыз ярты үлеп терелә иде. Бар да бетте, чирне җиңдек, дигәндә генә, беркөнне кыз чәчләрен тарап үрим, дисә, учлап чәчләре коела башлады. Кайчандыр, учка сыймаган чәчләре, бар кешене сокландырган чәчләре кызга хыянәт итте. Монысын тагын да авыр кичерде кыз. Бөтенләй пеләш калгач, башына яулык белән бәйләп йөри башлады. Көзгедән үзен күрәсе килмәде, алай гына түгел, берәүне дә күрергә теләмәде. Хәзер инде ул яңгырны күрәлмый, кайчандыр, яңгыр тәрәзәгә чиртә башлауга, урамга йөгергән кыз, хәзер яңгыр тавышын ишетмәс өчен юрганын башыннан каплый.

Беркөнне, хәл белергә дип дуслары килергә тиеш иде. Хәлен белешергә тиеш иде дуслары. Күрәсе килмәсә дә, кыз аларны каршы алырга җыенды. Капка ишеге ачылды. Ә аннан… чәчләрен пеләшкә алдырган егет-кызлар керә иде. Иң алда – пеләш Ранил. Үзләре көлә. Аларның кыяфәте, көлүләре Лилиягә дә йокты. Ничә айдан соң Лилия беренче тапкыр кычкырып көлде, аннары үксеп елап җибәрде. Бөтен авырлыклар, бөтен начар хәбәрләр, күңелсезлекләр юылып төште кебек. Дусларының аның хакына чәч алдырулары кызның күңелен айкады…

…Беренче ләйсән яңгыры ява бүген. Салкын кыштан соң беренче яңгыр. Үзе җылы, үзе көчле, бөтен пычракны юарга теләгәндәй ишә генә.

Тау битендә, көчле яңгырга карамый, чыланып беткән икәү җитәкләшеп, офыкка таба китеп бара. Егет – чем-кара бөдрә чәчле Ранил. Кыз – авырудан соң, коелып беткәннән соң тагын да куерак, тагын да матуррак булып үсеп чыккан чәчләрен җилкәләренә таратып салган Лилия иде…

Казан утлары
Гөлшат Дәүләтбаева
Фото: pinterest

Запись “Бар да бетте, чирне җиңдек, дигәндә, кызның учлап чәчләре коела башлады…” [язмыш сынавы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Акча янчыгы нечкәрә, дарулар күбәя, үземне “тәҗрибә куяны” итеп хис иттем…” [тормыштан]
Кем ничектер, мин быел салкын тидереп, авырып алырга өлгердем инде. Үпкәне тыңлату, дарулар билгеләтү һәм “больничный” кәгазе алу өчен поликлиникага да бардым. Ә андагы хәлләр…

Бюллетеньне электрон вариантта ачтылар. Җомга көнне кичке якта шалтыраткач, бу вакытта участок табибыгыз эшләми, иртәгә килегез, диделәр. Шимбә көнне кизү торучы табиб кабул итә.  Ял көннәрендә поликлиникага барган юк иде, кеше шактый җыела икән. Чират… Ни­һаять, табибка кердем. Электрон бюллетеньне бик озак ачты ул, минем зар-инти­зарларымны да тыңлап тормады. Температура кү­тәрел­де, баш, тамак авырта, йөт­кертә, дип санап китмәкче идем… “Хәлеңне дүшәмбе көнне, участок табибыңа сөй­ләрсең. Күрәсең бит, электрон “больничный” ачам, аны тутыру катлаулы, озак вакытны ала, хата җибәрер­гә ярамый”, – диде. Ярый әле дарулар билгеләргә вакыт тапты, антибиотик та язды. Тырыша торгач, электрон “больнич­ный”ны да тутырып бетерде.

Икенче атна башында даими йөри торган табибка юл алдым. Аңа да чират. Башта язылучылар, аннары язылмыйча килүчеләр үтә. Алдан язылучылар арасында, фә­лән сәгатьтә билгеләде­ләр, бер минут та көтмәячәкмен, бет­те-китте, дип юлына очраганны читкә этәреп, кереп китү­челәр дә булды. Андый “закон” саклаучылар сирәк. Табиб ишеге төбендә утыру­чы­ларның күбесе тере чиратка баскан һәм сабыр гына шу­ның якынлашуын көтә. Тем­пературасы күтәре­леп, “боль­­ничный” алырга ки­лүчеләр дә шактый. Алар да гомуми чиратка кушыла. Ике сәгатькә якын утыргач, табиб янына керә алдым. Ул хәлне сорашкач һәм авыру тарихын тутыргач, “больнич­ный”­ны пәнҗешәмбегә ка­дәр озынайтты, тагын дарулар язды.

Пәнҗешәмбедә йөткерү-төчкерүләр бетмәгәч, шим­бәгә кадәр өйдә дәвала­нырга киңәш итте ул. Шимбә поликлиникага барсам, анда инде – өченче белгеч. Кизү торырга тиешле гомумпрактика табибы авырый, диделәр. Аның вазифасын инфекционистка тапшырганнар. Ул үпкәне, тын юлларын  тың­лагач, бө­тен­ләй башка дарулар билге­ләде. Хасталык кәгазен дү­шәм­бегә кадәр озынайтмакчы иде. Әйдәгез, ябыйк кына булмаса, дидем. Үзем эчтән генә уйлыйм: дүшәмбе килермен дә ди, тагын чират торасы булыр. Аннары ул көнне травматолог яки оф­таль­молог кабул итсә һәм йөткер­гәннән-төчкер­гән­нән башка төрле дару язса, ниш­ләрмен…

Әлеге язмадагы хәлләр кемгәдер тозсыз мәзәк булып тоелырга мөмкин. Ләкин минем ул минутларда бер дә көләсе килмәде. Күз алдына китерегез: табибтан-табибка йөрисең, аларның һәркайсы дару яза да дару яза. Хикмәт акча янчыгының нечкәрүен­дә генә дә түгел, үзеңне “тәҗрибә куяны” итеп хис итүе уңайсыз. Дарулар күп бит хәзер, син аларның барысын да эчеп карарга тиешме? Икенчедән, поликлиникаларда табиблар җитми. Районнарда да, шәһәрдә дә шулай. Участок табибына чират көт­кәндә, бер ханым, безнең гомумпрактика табибы гел алмашынып тора, даими эшләү­че юк. Бүген мине кем кабул итәр инде, дип борчылды. Алдан язылып куеп, шул вакытка килгән һәм алга ыргылган кешеләрне дә гаепләү дөрес  булмас. Тәр­тип керт­кәннәр икән, ул сакланырга тиеш. Табибларга кытлык бул­маса, бер белгеч икешәр-өчәр участокка хезмәт күрсәтмәсә, бәлки, тәртип урнашыр иде.

Кадрлар кытлыгын яшь­ләрнең бу өлкәгә эшкә ки­лергә атлыгып тормавы, ур­тача яшьтәгеләрнең дәүләт оешмаларыннан шәхси клиникаларга күпләп китүе бе­лән аңлаталар. Шәһәр­ләрдә төрле профильләрдә эшләү­че шәхси куллардагы клиникалар саны артканнан-арта. Шушы көннәрдә сәла­мәтлек саклау министры Марат Садыйков, бер әңгәмә вакытында, андый клиникалар­ның тө­гәл исәбе дә юк, дип әйткән иде. Клиника ачу өчен махсус лицензия алу җитә. Ә бел­гечләр җәлеп итү авыр түгел. Дәүләт оешмаларында табиб­лар җитәрлек булмау мәсь­әләсе Президент Рөстәм Миң­­­­неханов катнашкан ел йомгаклары коллегиясе утырышларында да ел саен кү­тәрелә. Республикада кызыксындыру чаралары да күре­лә. Авыл җирлегенә эш­кә кайтучы яшь белгечләргә миллион сум акча бирелә башлагач, республикага чит төбәкләр­дән кайтучылар да булды. Алар өч ел шул җир­лектә эш­ләргә тиеш.

Егетләрне-кызларны мак­сат­чан программа ни­ге­зендә дәүләт вузларында укыту һәм районнарга кире кайтару буенча да эшләр алып барыла. Ләкин яшьләр диплом алгач, шәһәрдә калу ягын карый. Чистай районы үзәк хаста­ханәсенең балалар поликлиникасы пе­диатры, шул өлкәдә 47 ел хезмәт стажы булган Светлана Проничева әйтү­ен­чә, кадрлар проблема­сының беткәне дә юк. Казанга укыр­га китүчеләр кире кайтмый: йә кияүгә чыгалар, йә башка төбәккә китеп баралар.  “Тәҗ­рибәле табиблар акчага кызыгып, шәхси клиникага күчә, – ди Светлана Константиновна. – Бюджет оешмаларында да хезмәт хаклары начар ди­мәс идем. Быел, март аеннан ул сизелерлек артты. Югары категорияле белгеч­ләргә 6 мең сум өстәлә. Озакламый киткән табиблар кире әйлә­неп кайтыр дип уйлыйм. Мин максатчан программа буенча укучыларга таләпләрне кө­чәйтер идем. Укырга кер­гән­дә килешү төзегәнсең икән, рәхим ит, сиңа ярдәм кулы сузган районга кайтып, 2-3 ел эшлә. Икенчедән, яшь­ләрне торак, җир кишәр­лекләре белән тәэмин итү дә кызыксындырырга мөм­кин. Югары уку йортларын тәмам­лаучы­лар­ны элекке­чә юллама белән эшкә җибәрү кертелсә дә, начар булмас иде”.

Фәния Арсланова

Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото: pixabay.com

Запись “Акча янчыгы нечкәрә, дарулар күбәя, үземне “тәҗрибә куяны” итеп хис иттем…” [тормыштан] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Үземдә рак таптым… Ни эшләргә?”
Үзеңдә онкология икәненә шик туса, нишләргә? Татарстанның иң яхшы онкологлары кайда кабул итә?

Хәзерге заманда яман шеш үлемгә китергән иң төп сәбәпләрнең берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча,  онкологиянең дүрт төре башкаларына караганда ешрак очрый. Болар: үпкә, ашказаны, юан эчәк һәм сөт бизе яман шеше.

Әлеге авыруның төрле төрләре белән Татарстанның республика клиник онкология диспансерында 104 мең кеше исәптә тора. Ел саен диспансерга яман шешнең соңгы стадияләре белән авыручылар мөрәҗәгать итә.

Мәкерле авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалау өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкка диагностика уздыру системасын булдырган. Хәзер чирне үз вакытында ачыклау бары тик кешенең үзенең теләгеннән генә тора.

Нәрсәдән башларга?

Теләсә кайсы медицина тикшеренүе терапевттан башлана. Онкология белән дә шул ук хәл – беренче чиратта кешегә участок табибына барырга кирәк.

“Кеше терапевтка бара, ул авыруның зарларын тыңлый, беренчел тикшерү уздыра, башлангыч диагноз куя. Кирәк дип тапканда, өстәмә тикшеренүләр билгели һәм аларның нәтиҗәләре буенча яман шешкә шик туа икән, беренчел онкология кабинетына яисә беренчел онкология бүлегенә юллама бирә.

Мисал өчен, ашказанын – эпигастраль өлештәге авыртуларны алыйк. Без моны, мәсәлән, гастрит, ашказаны җәрәхәте һәм яман шеш дип уйларга мөмкинбез. Табиб-терапевт пациентны гастроэнтерологка һәм ФГДС узарга җибәрә, аңа “яман шешкә шик” яки “яман шеш” диагнозы куялар.

Алга таба пациентны беренчел онкология кабинетына – гомуми онкологка җибәрәләр”, – дип аңлатты Республика клиник онкология диспансеры хастаханәсе мөдире Родион Сигал.

Беренчел онкология кабинетындагы табиб – үзенчә фильтр, ул пациентлар агымын бүлә. Мондый гомуми онкологлар хәзер Татарстанның һәр дәүләт сырхауханәсендә дә бар. Беренчел пациентлардан тыш, онкология кабинетларындагы табиблар махсуслашкан хастаханәләрдә дәваланган онкопациентларны да кабул итәләр.

“Белгеч нәтиҗәләр белән таныша, кирәк булган очракта нинди дә булса өстәмә тикшеренүләр билгели. Пациент кыска вакыт эчендә барлык тикшерүләрне уза һәм аның нәтиҗәләре белән Республика клиник онкология диспансерына бара. Беренчел онкология кабинетлары һәм беренчел онкология бүлекләре Республика клиник онкология диспансеры белән махсус программа-реестр аша бәйләнгән, анда онкология кабинеты табибы пациентны алдагы 15 көн эчендә кайсы вакытка һәм нинди кабинетка язарга икәнен күрә”, – дип өстәде Родион Сигал.

Республика клиник онкология диспансерының бүлекләре төрле шәһәрләрдә бар

Республика клиник онкология диспансерының Чаллыда, Әлмәттә һәм Казанның 21 нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында филиаллары бар.

“21 нче хастаханәдә онкодиспансерның филиалы эшли дияргә була. Ул 21 нче хастаханәгә карамый, ул анда мәйдан гына алып тора. Бар табиблар, шәфкать туташлары, без уздырган тикшеренүләр, безгә – Республика онкология диспансерына карый”, – дип билгеләп үтте Республика клиник онкология диспансеры хастаханәсе мөдире.

Сүз уңаеннан, беренчел онкология кабинетлары һәм филиал белгечләре өстәмә уку узалар.

“Барлык табиблар бездә – онкодиспансерда укый. Ягъни, алар барысы да югары квалификацияле белгечләр. Кешеләр төп оешмада белгечләр яхшырактыр дип уйлый. Белгечләр шул ук. Онкодиспансер белгечләре – безнең онкология мәктәбе укучылары инде ул, пациентларга уңайлы булсын өчен алар филиалларда кабул итә. Ни өчен шәһәрнең икенче ягыннан Республика клиник онкология диспансеры хастаханәсенә килергә? Пациент бит, мәсәлән, 21 нче хастаханәдә төзелгән яңа бинага – онкология диспансерының филиалына килә ала. Ул безнең диспансер табиб-онкологыннан консультация ала. Шуннан соң, әгәр кирәк булса, пациент өстәмә тикшеренүләр уза – бер өлешен 21 нче хастаханә базасында, бер өлешен монда, бездә”, – дип сөйләде Родион Сигал.

Гади схема

Татарстанның онкология системасының уникальлеге аның маршруты һәм логикасы белән бәйле дип ышандыра табиблар.

Онкология белән авыручы пациентның маршруты болай булачак: табиб-терапевт, беренчел онкология кабинетында гомуми онколог, онкология диспансерында тикшеренү һәм дәвалану, ә алга таба Республика клиник онкология диспансерында һәм теркәлү урыны буенча, ягъни, хастаханәләрдә беренечел онкология кабинетларында планлы тикшеренү.

Яман шеш ачыкланмаган пациентларның юлы беренчел онкология кабинетында гына да тәмамланырга мөмкин.

Түләүле терапевт яман шеш бар дип шикләнсә, пациентны беренчел онкология кабинетына җибәрәчәк.

Тиздән Татарстанда яңа проектны гамәлгә ашырачаклар. Ул яман шеш белән авырган барлык пациентларның үз вакытында ярдәм алуын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Республика клиник онкология диспансерында мәгълүматны саклау куркынычсызлыгы хезмәте эшли. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән бу яңалык пациентларны да, табибларны да саклый.

“Теләсә нинди конфликт очрагында, ришвәткә ишарә булганда пациентлар һәм табиблар һәрвакыт хастаханәнең куркынычсызлык хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Яки, турыдан-туры мөдир буларак, миңа килә алалар. Барлык проблемаларны да бергәләп хәл итәчәкбез”, – дип сөйләде Родион Сигал.

Чыганак:"Интертат"

Фото:pixabay.com

Запись “Үземдә рак таптым… Ни эшләргә?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

« 39 яшемдә сукырайдым. Ишек алдында йөри алганым өчен әнигә рәхмәтлемен » [гыйбрәт өчен]
Зәй районының Аксар авылында яшәүче Миңнури апа Мөхәммәтдиновага моннан 8 ел элек бер-бер артлы ике хәсрәт килә. Беренчедән, гомер буе иңгә-иң терәшеп яшәгән ире инсульт белән ишек алдында егылып урын өстенә кала. Сөйләшү сәләтен югалтмаса да, хәрәкәтләнә алмый башлый ул. Ирен карау мәшәкатьләре, ә моңа: ашату-эчертү генә түгел, урыныннан тора да алмаган хастаның йомышын йомышлату, юындыру да керә – барысы бергә алтмышның теге ягына узган Миңнури апа җилкәсенә төшә. //Безнең гәҗит//

Ире белән икесе генә яшәмиләр югыйсә, уллары да үзләре янында. Ләкин менә Әфган сугышыннан кайтканнан соң, сәламәтлек ягыннан тернәкләнә алмаган, ә соңрак бөтенләй дөм сукыр калган уллары үзе дә ярдәмгә мохтаҗ шул…

КУРКЫП КАЛГАНГА БӨЕРЛӘРЕ АВЫРТА

Миңнури апа Мөхәммәтдинова тумышы белән шушы Аксар авылы кызы. Үзе әйтмешли, ерак бармаган, бер очтан икенче очка гына төшкән ул килен булып. Бер кыз һәм бер малайлары туган, тыйнак һәм матур гына тормыш алып барганнар. Уллары Айрат армия яшенә җиткәч, дулкынланудан күзенә яшьләр килгән ананың. Менә ул – күз карасыдай саклап тәрбияләп үстергән балаң ватан алдындагы бурычын үтәргә китә. Егетне озату мәҗлесенә шуның кадәр күп кеше килә: «Туй мәҗлесенә җыелган чаклы булдылар», – дип искә ала әңгәмәдәшем. Улын тыныч күңел белән армиягә озатканда, аның Әфган сугышына эләгәсен күз алдына да китерә алмаган була шул ул. Күпме көтеп тә, баласыннан хат килмәгәч, борчыла башлый. Ник язмый икән соң улы? Ана йөрәге бит хәбәр көтә… Ә бу вакытта Айрат хатларын әнисенә түгел, дусларына язган була. Киңәш сорап. Үзенең ут эченә эләккәнен, ату тавышлары астында көн үткәргәнен әнисенә әйтергәме, юкмы? Ахыр чиктә, әйтергә була. Тик, куркытмас өчен, өйдәгеләрне бераз гына ялганлый: безне монда вакытлыча гына китерделәр, тиздән башка җиргә күчерәләр, дип яза ул. Әнә шул көннән башлап Миңнури апа улыннан көн дә хат көтә башлый.

Ә Айрат үзенең Әфганга килеп эләгүен очраклылык дип санамый. «Гомер буе авырлыклар белән көрәшеп яшәргә язган безнең гаиләгә. Адым саен киртә булды. Минем танышларым Германия, Чехословакиядә хезмәт иткәндә, бер мин Әфганга килеп эләктем», – дип сөйли ул. Ә бу сугышны ир үзе иттарткыч белән чагыштыра. Бөтен җирдә кан, мәетләр, өзелгән аяклар… Әнисенең догалары ярдәм иткәндер, күрәсең, сугыштан исән-сау, бернинди ярасыз кайтырга насыйп була егеткә. Әмма иртәрәк сөенгән икән шул. Берничә ел узуга бөерләре авырта башлый. «Көчле стресс кичергәнгә, артык куркып калганга», – дип аңлата табиблар. Куркытырдай мизгелләр күп була шул сугышта. Шуңа да сугыш бит ул. Сугыш машиналарының тәгәрмәчләре астына кача-кача атышулар дисеңме, хәрби техника шартлаганда янәшәдә торулары аркасында дусларыңның контузияләнүләреме… Барысы да була. Хәер, егетләрне сугышка озатканда өлкән лейтенантлары алдан ук кисәтеп куйган була бит: «Бөтенегез дә туган җиренә исән килеш әйләнеп кайтмас!» Димәк, Айрат та һәр таңны: «Бүген исән калып булырмы?» – дигән курку белән каршы алгандыр.

Бөерләре авыртып, шактый мәртәбәләр больницаларда дәваланып чыкса да, файдасы булмый. Бөерләре эшләми башлагач, диализга йөри башлый, бер больницада дәваланган вакытында «Сиңа ятып кына торырга кирәк, күп йөрмә!» – дип киңәш бирә аңа баш табиб. Аның сүзләренә ышанып, (ә ышанмый нишлисең – табиб әйткән сүз авыру өчен закон!) берничә елын күбрәк ятып үткәрә ир. Операция ясатып булмый, яңа бөер куйдырган очракта да ул биш ел гына эшләячәк, дип аңлаталар. Ләкин Айрат күңелен төшерми. Чөнки бер дәвалаучы табибның әйткән сүзләре өмет уятып җибәрә анда:

– «Бөердәге күзәнәкләрне уятыр өчен бик көчле күнегүләр эшләргә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк сиңа», – диде. «Көненә 5-6 чакрым йөрим мин», – дим. «Бик әз бу,– дип аңлатты. – Сиңа 12 километрны «куарга» кирәк», – диде. Иртәләрен йөгерә башладым. Бөерләрем авырткач, болай да хәл юк бит инде. Баштарак ике километр гына йөгерә идем дә, артыгын булдыра алмыйм, дип, диванга кереп ята идем. Үземнең көчсезлегемнән елаган чакларым да күп булды. Акрынлап арттыра торгач, көненә 4 чакрым чаба башладым. Ә шул ук вакытта сәламәтлегемдә тагын бер тайпылыш килеп чыкты: күзләрем күрми башлады, – ди Айрат Мөхәммәтдинов.

ОПЕРАЦИЯГӘ СОҢАРУ

Күз күременең югалуын ир яз көне кар эрү белән чагыштыра. Акрын-акрын гына, ләкин шул ук вакытта кире кайтмаслык итеп югалта башлый ул күрү сәләтен. Күз алдындагы әйберләрнең томанланып торуыннан башланган авыруны вакытында туктату өчен дип, табибка тикшеренергә бара. Күзеңә операция ясарга кирәк, дип аңлаталар, ләкин башта авызындагы берничә тешен дәваларга кушалар.

– Табибка баргач, берьюлы ике тешемне алдылар. Бик авырдан алынды, гөжләп кан китте: аңкавымны бик нык ярып бетергәннәр иде шул, – дип сөйли ир моннан 8 ел элек булган хәлләрне – Кан агуы берничек тә туктамагач, ашыгыч ярдәм чакыртып, мине больницага алып киттеләр, анда аңкавымны тектеләр, ләкин файдасы булмады. Барыбер канады. Икенче мәртәбә тектергәч кенә туктады. Тешне алган вакытта әллә берәр нервка зыян килгән, әллә кан күп агуы нәтиҗәсендә авырлык булды: озак та тормады, сукырайды күз. Тешемне алган яктагы күзем бераз йомылып та китте. Операциягә барырга җитешми калдым мин, чөнки аңкауны дәвалап, бер ай буе больницада ятарга туры килде. Менә шулай бер ай эчендә ярдәмгә мохтаҗ кешегә әверелдем дә куйдым. Күзләрем сукыраюга бөерләрнең сәламәт булмавы да сәбәпче, диделәр. Өченче ел табибларга күренергә баргач, өмет бар, 4 ел менә бу даруны күзеңә салып тор, күзләреңә күнегүләр яса, дип кайтардылар.

Күнегүләр эшләүне кирәк булганы өчен генә түгел, ә җанына рәхәтлек биргәне, бер шөгыль булганы өчен дә ясый Айрат Мөхәммәтдинов.

Бөерләре авырткан вакытта 4 чакрымга чаклы йөгерә башлаган була бит инде ул. Күзләре сукырайгач исә йөгерү авырлаша. Дөньяң караңгыга чумган килеш чабып бару түгел, атлавы да мең бәла шул. Шуңа күрә ишек алларына махсус бер җайланма ясаттыра ир. Күчәр ролен үтәп торучы бер багана куйдыра, шуның тирәли йөгерергә мөмкинлек бирә торган итеп, тотынгыч та ясаттыра. Ишек алды уртасыннан шактый зур гына әйләнә ясап йөгерә башлый. Хәзерге вакытта ирнең көндәлек режимы спортчыларныкыннан бер дә ким түгел. Иртән 13 чакрым йөгерә, йөгереп кергәч, яткан килеш 20 минут күнегүләр эшли, велотренажерда йөри… Ашап ала да, бераз ял итә, аннан соң тез буыннарына, аяк-кулларына файдалы булган күнегүләр эшләүгә керешә. Манма тиргә батканнан соң, бөркәнеп ята да, бераз суынгач, кабат ишек алдына чыгып, 12 чакрым җәяү йөри. Йоклар алдыннан 90 мәртәбә чүгәләп ала, шул вакыт аралыгында күзләренә дә егермешәр минут күнегү ясый.

– Минем бит күз алларым якты булып тора. Кешене күрмим, ләкин кояшка карасам, рәшәләнә күз алды. Күз күремем бетсә дә, башка сәләтләрем ачылды: сизүем көчәйде. Мине күпләр, син овчарка шикелле: бөтен нәрсәне сизеп торасың, беләсең, диләр. Ишек төбенә машина килеп туктауга мин аның кемнеке булуын бер икеләнмичә әйтеп бирә алам. Өй каршыннан трактор узып китсә дә, әни танымыйча тора, «Шул кеше бит ул!», – дип, әйтәм, һәм рас килә. Атлап йөрешеннән үк кемнең кем булуын әйтеп бирә алам. Ә инде йөгерүләргә килгәндә… Ишек алдындагы җайланмамда уртача 504 тапкыр түгәрәк ясап әйләнеп чыгам. Үзем йөгерәм, үзем санап барам шуны. Башыма төрле уйлар килә. Яхшысын да, начарын да уйлыйсың, ләкин күңел төшенкелегенә бирелмим, сәламәтләнәсем бик килә минем. Өметемне өзмим әле, бу көч куюларымның ярдәме бер тими калмас. Күзләрем дә ачылыр, дип өметләнәм. Татарлар җырлап үлә, диләр бит, күңелемне төшермәскә тырышам! Зарланып яшәсәң – үләсең. Ишек алдында йөри алганым өчен әнигә рәхмәтлемен. 39 яшемдә сукырайдым. Инде менә 8 ел буе, яңгыр яуса, әни мин йөгерә торган урындагы күлдәвекләрне себереп куя, кышын тайгак булса, ком сибә. Мин бит бер генә көнгә дә йөгерүемне туктатмыйм. Кар яуса да, яңгыр яуса да, чыгам ишек алдына. Ул миңа кирәк, мин аны күңелемә рәхәт булганга эшлим, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Улының киләчәккә өмет белән каравы, төшенкелеккә бирелмәве ана кеше өчен дә бәхет. Миңнури апа әйтмешли, елап ятса, нишләр идең… Ә Айрат елый торганнардан түгел. Күңеле ачылсынга, күбрәк моңлы җырлар тыңларга ярата, спорт белән шөгыльләнгәндә дә, радиоалгычы гел уйнап тора аның. Менә шундый ул дөнья. Кемгәдер алтын таулары, дан-шөһрәт җитми, комсызланып мал җыючылар күпме… Ә Зәй районының кечкенә генә бер авылында яшәүче иргә сәламәтлек тансыграк. Бу дөньяның матур икәнлеген күрү өчен акча түгел, күзләр кирәк булуын да, бәхетнең – бер әгъзаң да авыртмыйча, рәхәтләнеп йөри алуда икәнлеген дә яхшы белә ул. Якын арада аны тагын да бәхетлерәк итү өчен күзләре дә ачылып китсәме…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Зәй – Казан

Запись « 39 яшемдә сукырайдым. Ишек алдында йөри алганым өчен әнигә рәхмәтлемен » [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Улларының яңа шөгыле хакында Ниязның әти-әнисе белмәгән… Ул, аркаларым сызлый, кәефем юк, дип кенә зарланган…»
Бу фаҗига турындагы хәбәр күршеләргә бик тиз таралды. Аңа әле 20 генә яшь иде бит. Гөлләрнең чәчәккә бөреләнгән вакыты гына. Ниязны иртә үлемгә нәрсә этәргән соң? Таза гәүдәле, көчле егет нишләп әле авырмыйча гына үлемгә бирешкән? Әлеге сорау күпләрне борчыды. Соңгы арада бер Нияз гына якты дөнья белән хушлашмаган икән. «Кәеф бирүче» күпләрнең башын ашаган. Улларының яңа шөгыле хакында Ниязның әти-әнисе дә белмәгән. Вакыт-вакыт ул, аркаларым сызлый, кәефем юк, дип кенә зарланган. //Безнең гәҗит//

Ниязны күмгәндә бик күп дуслары килгән иде. Алар үзара «артык доза» дип сөйләштеләр. Нияз артык доза аркасында киткән икән.

Миңа бервакыт дәваланган наркоман белән сөйләшергә туры килгән иде. Ул менә нәрсәләр сөйләде: «Башта «дусларым», кадап кара, кәефне шундый күтәрә, диделәр. «Юк», – дидем. Мине «эшкәртү» башланды. Бирешмичә артык озак йөри алмадым, бирештем. Алар миңа кадагач та акча сорамадылар, бушлай, диделәр. Бик тирәнгә кереп киттем, наркотикларның нәрсә икәнлеген аңладым, ләкин ычкыну кыен иде. Баштарак күңелле дә булды, шуны кадагач, шатлык биләп ала иде. Көләсе килеп кенә тора. Көлүдән чын «кәеф» кичерәсең. Ләкин «кәеф» озак дәвам итә алмый. Ул наркотиклар кабул иткәндә генә була. Ә аннан соң… Ә аннан соң наркоманның тормышы чынбарлыктагы куркыныч төшкә әверелә.

Ата-аналар бер нәрсәне искәрсәләр иде: наркоман балалар, гадәттә, тиз кызучан, ярсучан була. Аларның ата-аналарына каршы сөйләүләре яшьлек билгесе түгел, ә бала «сазлыкта» утыра дигән сүз. Кызганыч, күп ата-аналар балаларын игътибарсыз калдыра. Баланы өй тирәсендә генә йөри дип беләләр, аларның кем белән аралашканын күзәтмиләр.

Ата-аналарның күбесе авыр тормыш мәшәкатьләренә чумган, яшүсмерләрнең күңелләрендә ни барлыгына игътибар итәргә дә өлгермиләр. Бу тозакка ничек эләгүемне гыйбрәт өчен искә төшерәм. Шул вакытларны искә төшерсәм, йөрәгем «жу» итә.

Ул чакта наркотиклар белән «кәефләнүемнең» беренче атналары гына иде. Бермәлне төнлә уянып киттем. Авызым кипкән, бөтен тән ватылган. Күңелсез, дөньяда ямь калмаган кебек. Су эчеп карадым. Файдасы юк. Менә шунда мин үземнең наркотик «тозагына» эләккәнемне аңладым. Яныма әнием килеп, авырмыйсыңмы, дип сорады. Кәефем юк, дидем. Әни китүгә, йә салкын, йә эссе була башлады. Шабыр тиргә баттым. Иртән торгач, әнигә, дустыма барам, дип өйдән чыгып киттем. Үз «дусларымны» эзләп таптым. Араларындагы Марина дигәне, күзләрең пыялаланган, диде. «Булса булыр, кәефем юк», – дим. «Дәвалану өчен 200 сум акча кирәк. Бу юлы синең чират, акчасыз әйләнеп кайтма», – дип калдылар артымнан. Әнидән көчкә 200 сум акча сорап алдым. Бурычым бар иде, дип алдадым. Әни ике тапкыр бирде дә, башкача акча бирмәс булды. Ике мәртәбә акчаны урлап алдым. Моны белгәч, әти кыйнап та карады. Өйгә сирәк кайта башладым. Төсле металл урлап саттык. Аннары фатирлар басарга керештек. Иптәшләрне кулга алдылар. Шул рәвешле шактый вакыт «сазлыкта йөзеп», яшәр өчен тәмам көчем калмагач, бу афәттән котылу юлын эзләргә уйладым. Миңа абыем ярдәм итте. Мәңге яшәсен, ул булмаса, урамда егылып үләсе идем. Асылынырга да уйлап йөрдем. Мин инде кешелегемне югалткан идем. Наркотик табу өчен наркоман теләсә нәрсә эшләргә сәләтле. Ул көпә-көндез сезне машина астына этеп, кулыгыздагы букчаны тартып алырга да, сезне буып үтерергә дә мөмкин. Болар барысы да тагын бер тапкыр «кәефләнү» өчен эшләнә. Хәтта әти-әнисен, әби-бабасын, күршеләрен, дусларын, сөеклесен дә үтерә ала.

Мин башымнан узганнарны гыйбрәт өчен сөйлим. Наркоманнар турында, гыйбрәт өчен, күбрәк язарга кирәк».

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Запись «Улларының яңа шөгыле хакында Ниязның әти-әнисе белмәгән… Ул, аркаларым сызлый, кәефем юк, дип кенә зарланган…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Табибә Равия Мухина: “Ревматоид артрит ракка охшаган” [сәламәт булыйк]
Ревматик чирләр иң киң таралган авыруларның берсе санала. Статистика буенча карасак, алар өченче урында, тик бу рәсми саннар буенча гына шулай. Чынлыкта исә, Җир шарында һәр икенче кеше ревматик чирдән интегә. Ревматик авырулар дигәндә, буыннар, сөякләр сызлавын гына күз алдына китерү ялгыш фикер. Баксаң, 36 төрле табиб теге яки бу җиренә зарланып килгән пациентны җентекләбрәк тикшерү өчен ревматологка җибәрергә мөмкин. //Интертат.ру//

Узган атнада Казанда ревматик авыруларга багышланган зур чара – “Салихов укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге конференциядә Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе базасындагы Шәһәр ревматология үзәге мөдире Равия Мухина да катнашты.

Равия Мухина Казанда 12,5 мең кешенең ревматик чирләрдән интегүен, авыруның “уртача яше” 39 яшь булуын билгеләп узды. Ул ревматоид артритның яман шеш белән охшашлыгына игътибарны юнәлтте.

– Кеше чир башлануга 5 ел эчендә мөрәҗәгать итмәсә, дөрес диагноз куелмаса, пациентларның 50 проценты гариплек төркеменә чыгарга мөмкин. 10 ел эчендә дөрес дәва булмаса, 90 процентка якын кешегә гариплек яный, ди ул.

Равия Мухина әйтүенчә, ревматик чирләрнең күбесенең сәбәпләре билгеле түгел.

– Безнең организмда иммун системасы бар. Шул иммун система билгеле бер сәбәпләр аркасында какшый. Кемдер инфекция эләктерә, кемдер эшсез кала, кайберәүләр бала тапканда авыр кичерешләр аша уза, кемдер башка төрле стресс кичерә. Шушылар барысы да дисбаланска китереп, аннары иммун системасы агрессив рәвештә кешенең үзенә каршы “эшли башлый”. Шуңа күрә безнең даруларның да күбесе агрессивлыкны бетерә, яман шешләрне дәвалый торган препаратлар. “Бу бит яман шештән арындыра торган дару, ник моны эчәргә кушасыз”, – дип гаҗәпләнеп сорап килүчеләр бар, – ди Равия ханым.

Табибә буыннар сызлау башка авырулар белән дә бәйле булу мөмкинлеген билгеләп үтә.

– Безгә беренче тапкыр буыннар сызлый дип киләләр, ә карасаң, үпкә шешкән, я йөрәктә су җыелган булырга, бөерләр дә сафтан чыгарга мөмкин. Әле күптән түгел генә бер очрак булды. 6-8 ел эчендә берәүнең башта берәм-берәм колаклары начар ишетә, күзләре начар күрә башлаган, нәтиҗәдә буыннары да кушылган булган.

Нәрсәгә игътибар итәргә?

Равия Мухина игътибар итәргә кирәкле билгеләрне атады.

– Колак яфраклары пешеп чыккан кәбестә яфрагы кебек шешеп, кызарып чыгу кебек сирәк очраклар булгалый, моңа игътибар итәргә кирәк. Шулай ук, иртән чистарткан вакытта, борыннан кан китү, чәч коелуга зарланып килүчеләр дә “безнең” пациент булырга мөмкин. Авыз эче, телләрдә төрле җәрәхәтләр, авыз эчендә селәгәй бетү дә ревматик чир билгесе булырга мөмкин. Хәтта күздә күз яше бетсә дә, ул икенче төрле коры синдром дип атала, ул “безнең” чиргә керә. Шөкер, бар кеше дә белми, ә бит даруханәләрдә ясалма күз яше сатып алып, шуны тамызып йөрергә мәҗбүр кешеләр бар.

Табибә иммун системасы бер генә әгъзаны зарарламавын, аның бөтен әгъзаларга зыян салуын ассызыклый. “Ревматик чир ул – буын авыртуы гына түгел, бөтен организм чире. Без якынча 36 төрле табиб белән эшлибез, ул-бу шикләнүләр туа калса, алар мөрәҗәгать иткән пациентларны шундук безгә юллый”, – диде.

Равия Мухина, сәламәтлектә ниндидер тайпылышлар сизүгә, буын сызлау гына түгел, бизләр шешсә, тәндә төрле таплар чыкса, колак яфраклары кызарса да, оялмыйча табибка килергә киңәш итә.

Ни кызганыч, ревматик чир аркасында яп-яшь кызлар да, 3 яшьтән алып 10-14 яшькәчә балалар да хастага әйләнә. Алар да бот яки тез буыннарын алмаштыру буенча операцияләр кичерә. Сүз уңаеннан, былтыр шәһәр ревматология үзәгендә травматология,ортопедия бүлекләре ачылгач, буыннарны алмаштыру буенча 500 дән артык операция ясалган. Шуның 40 проценты – бот буыннарын алмаштыру, 60 проценты – тез буыннарын алмаштыру буенча. Равия Мухина операция ясаткан балалар бүген рәхәтләнеп үз аягында чабып йөри алуын әйтә. “Әле менә яңарак кына Балтач районыннан Зөһрә Гарәфетдинова бөтенләй йөрми иде, хәзер ике тез буынын алмаштыргач, үкчәле туфли кияргә хыяллана”, – ди ул.

Равия Мухина фикеренчә, ревматизм чирләренә әле игътибар җитеп бетми.

– Кешеләр күбрәк инфаркт, инсультлардан курка. Ә хроник ревматик авыруларга тагын да зуррак игътибар кирәк. Ревматоид артрит белән чирләгән хатын-кызларның 98 проценты җәмгыятьтән читләшүен тоя, 42 процент хатын-кыз үзенә пар таба алмый. 22 процент очракта ревматик авырулар гаиләләрнең таркалуына сәбәп булып тора. Шуңа күрә, бу социаль һәм психологик проблема булуын күздә тотып, без авыру кеше белән генә түгел, аның гаиләсе белән дә эшлибез, ди ул.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Запись Табибә Равия Мухина: “Ревматоид артрит ракка охшаган” [сәламәт булыйк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..