Архивы Чулпан Закирова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Чулпан Закирова “Иннополис” гендиректоры, Түбән Новгород губернаторы Игорь Носовны ни өчен пычрак суга ыргыта?
Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, ди халык. Берәүгә дә сер түгел, күп артистларның балалары пәрдә артында яки әти-әниләре белән гастрольләргә йөреп үсә. Андыйларның күңелендә сакланган иң якты һәм иң җылы балачак хатирәләре дә шуның белән бәйле була. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировның кызы, «Казан» ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова болай дип искә ала:

– Үскәндә театрда сигез-ун кешелек «банда»быз бар һәм без һәрчак җыйнау идек. Бергә уйныйбыз, бергә йөрибез, бергә телевизор карыйбыз. Анда инде кемдер идәнгә утыра, кемдер урындыкка менеп кунаклый, кемдер яткан җиреннән йоклап ук китә. Иң яраткан шөгыльләребезнең берсе – зур-зур декорациялар арасында йөрү, безнең өчен ул ниндидер сихри урын иде. Урта Азиядә гастрольләргә баргач, ялгышмасам бу хәл Ташкентта булды, Хәлимә Искәндәрованың улы Игорь Носов (Игорь Носов – “Менеджмент” программасы буенча Кембридж университетын һәм Россиянең Эчке эшләр министрлыгы “юриспруденция” белгечлеге буенча Юридик институт тәмамлаган. Колорадо штаты Университетында магистр дәрәҗәсен алган, Татарстанда “Иннополис” икътисади зона генераль директоры иде, быел җәйдән Түбән Новгород өлкәсе вице-губернаторы булып билгеләнде – Татар тудей шәрехе) әллә нишләп ачуыбызны чыгарды, барыбыз да аңа каршы төштек. Ничек арт сабагын укытырга? Кемнеңдер башына моны ишегалдындагы ташландык фонтанга тотып салу уе килде. Әллә төртеп төшердек, әллә әйберен ташладык, анысын хәтерләмим, ләкин Игорь пычрак суда «йөзде». Билгеле, аннары барыбызны да тезеп бастырып акылга утырттылар инде. Мондый шуклыклар гына дуслыкны бозмады. Әле дә күрешсәк сөйләшер сүз бетми. Искәндәр Хәйруллин, Зөлфирә Зарипованың улы Диас мәрхүм белән аеруча килешеп уйнаганны хәтерлим. Дөрес, Искәндәр ваксынырга яратмый, безнең белән өстән генә сөйләшә иде. Ә менә Ирек абый Баһман мине чуртан дип үртәргә яратуы белән күңелдә калды. Юлында очратса, әллә каян: «Нихәл, чуртан?», – дип эндәшә. Мин ышанам. «Чуртан түгел мин, Чулпан!» – дип кашымны җыерам. «Әй, тагын ялгыштым инде, – дигән була да, – Дөресе, чуртан бит әле?» – дип, үчекләвен дәвам итә. Мин үпкәлим…

Дания Нуруллинаның кызы Айсылу «Әлдермештән Әлмәндәр»дә малайны уйный. Мин исә ул үсеп китә дә, бу рольне миңа бирәләр дип хыялланып йөрим. Айсылу җырлаганда артыннан «без андый малай түгел, без мондый малай түгел» дип гел кабатлап торам. Берсендә спектакльне телевидениедә яздырдылар. Без шул тирәдә яшәгәч, мәктәптән соң әни янына студиягә кердем. Фирдәвес Хәйруллина күреп алды да: «Әйдә, кил әле кил, монда массага балалар кирәк», – дип, алып китте. Өстемдәге мәктәп формасын шәл белән каплап арбага менгезеп тә утырттылар. Без әнә шулай кайчак эшкә дә ярап куя – массага кереп чыга, сәхнә артында әйбер тотып тора яки алып килеп бирә идек. Файдаң тисә, бер башка үсеп китәсең, үзеңне кирәкле кишер яфрагы итеп тоясың инде. Малай ролен исә тәки уйнарга туры килмәде. Айсылудан соң аны башка балага тапшырдылар. Хәер, әни дә уйнавымны теләмәде. Үзенең рольләре күп булгач, «аптыратма әле дип» кенә җибәрә иде. Аның каравы, ундүрт яшьтән театрда эшли башлап, тугыз ел гомер шунда узды.

Мәскәүгә баргач, ике атна «Россия» кунакханәсендә яшәдек. Спектакльләр МХАТта уза. Миңа унике яшьләр тирәсе. Кызыл мәйдан аша Тверьская урамы буйлап үзем генә театрга барам. Беренче эш итеп буфетка керәм дә бутерброд алып ашыйм. Аның тәмле әле дә авызда тора.

Театрның иске бинасы (бүгенге Тинчурин театры) күңелгә аеруча якын. Бала вакытта баскычтагы һәр тактаны белә идек бит. Әле дә, анда кергәч, менә моннан йөри, тегеннән уза идек дип, еш искә алам. Хәзер ул бина кечкенә булып тоела, ә бала чакта гаять зур күренә, мохите дә бөтенләй башка иде.

Идел

Запись Чулпан Закирова “Иннополис” гендиректоры, Түбән Новгород губернаторы Игорь Носовны ни өчен пычрак суга ыргыта? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар артистлары утырган автобусны саздан ике трактор тартып чыгарган [видео]
Артист тормышы җиңел түгел. Бер төркем татар артистлары утырган Hyundai автобусы сазда батып калган.

Бухәл 9 июль көнне Чувашия якларында килеп чыккан. Татар артистлары төялгән зур автобусны тартып чыгарырга хәтта ике трактор кирәк була!

«Менә шундый югары нотада без 2016 ел сезонын тәмамлыйбыз!» — дип шаярта видеоның авторы «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова.

Артистлар.ру

Запись Татар артистлары утырган автобусны саздан ике трактор тартып чыгарган  [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..