Архивы дәфтәрләр - Tatar Today - татар яңалыклары.

Быел балаларны мәктәпкә әзерләү күпмегә төшкән?
1нче сыйныфка баланы әзерләү елдагыча ыгы-зыгылы була. Икътисади кризис сәбәпле ул чыгымлы да әле. //Азатлык радиосы//

Рәсми саннарга караганда, быел Татарстанда 1нче сыйныфка 44 мең 436 бала бара. Алардан 9 мең 484 бала хәйриячеләр ярдәменә мохтаҗ, дип хәбәр итте Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.

Быел да Татарстанда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” чарасы оештырылды. Сайлауда катнашучы депутатларга бу чара мач килде, намзәтләр бу эштә бик актив булды, очны очка бәйләп авыр тормышта яшәүче гаиләләргә зур дәүләт оешмалары җитәкчеләре дә булышты.

Казан, Бөгелмә, Алабуга һәм башка шәһәр һәм районнарда ярдәмгә мохтаҗ малай-кызларга мәктәп кирәк-яраклары салынган биштәрләр тапшырылды. Бушлай биштәрләр эләкмәгән гаиләләргә үзләренә тырышырга туры килде.

Җәй уртасыннан ук Казанның зур кибетләрендә, базарларда мәктәп киемнәре, канцтауарлар, биштәрләргә урын түрдән бирелде. Бәяләр төрлечә.

Казанның бер кибетендә мәктәп кирәк-яраклары, август 2016 ел

Кайсыдыр мәктәпләрдә укучылар да бер төрле булсын өчен аерым урыннан мәктәп формасын сатып алырга кушыла. Моның өчен ата-ана кесәдән аерым бер сумма чыгарып сала. Кайдадыр кызларга ак күлмәк белән кара итәктән, малайларга исә ата-аналар үз мөмкинлекләреннән чыгып сатып алган костюм белән дә йөрергә рөхсәт итәләр.

Кызын беренче сыйныфка әзерләүче Казанда яшәүче маркетинг белгече Ләйсән Әхмәтҗанова мәктәпкә әзерләү мәшәкате якынча 10 мең сумга төште дип әйтте. Тагын да чыгымлырак булыр иде, әмма күп нәрсәне туганнар бүләк итеп алып бирде, дип аңлатты ул.

“Бу мәшәкатьләр белән кызым да, үзем дә август азагыннан бирле стресс кичерәбез, уку башлансын да мәктәп тормышы тизрәк җайга салынсын. Ә болай мәктәпкә баланы әзерләү бик авыр. Чыгымнар зур”, диде Ләйсән.

Азатлык базар-кибетләрдәге мәктәп өчен кирәк-яракларның бәяләренә күз салып чыкты һәм уртача бәяләрне сезгә дә тәкъдим итә.

Кызлар өчен кирәк-яраклар:

Мәктәп формасы – 1800 -5500 сум

Биштәр – 200-6000 сум

Туфли – 1000-2000 сум

Спорт формасы – 1000-1500 сум

Спорт аяк киеме – 1000-2000 сум.

Канцеляр тауарлар – 1000 -1500 сум

Чәчәк бәйләме – 300 -1000 сум

Малай өчен кирәк-яраклар:

Кәчтүм – 4000 – 6000 сум

Биштәр – 200 -6000 сум

Ак күлмәк – 500 – 1500 сум

Галстук – 300-500 сум

Аяк киеме – 1100-2000 сум

Спорт формасы – 1000-2000 сум

Спорт аяк киеме – 1300-2000 сум

Канцеляр тауарлар – 1000-1500 сум

Чәчәк бәйләме – 500-1000 сум

Запись Быел балаларны мәктәпкә әзерләү күпмегә төшкән? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..