Архивы Дәүләт Думасы сайлавы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казан егете сайлау участогына килеп, сөйгәненә мәхәббәтен аңлата [фото]
Бүгенге көн 152нче сайлау участогы күзәтүчесе Анастасия Фролова өчен гаять истәлекле булды.

Күптәннән үзенә мәхәббәтен белдереп йөргән егете бүген сайлау участогына чәчәк букеты һәм шарлар тотып килгән.

Настя – Казан дәүләт энергетика университеты студенты. Сайлау участогында ул чисталык һәм сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе өчен җаваплы.

“Кичне көтәсе килмәде, аннан ул вакытка арый да кеше. Ә хәзер бүләк иткәч аңа күңелле, йөзендә елмаю”,  дип аңлаткан, дулкынланып, Динар Кәрамов.

Яшьләр шәхси тормышларының сайлауларга катышы булмавын, ә нәкъ менә 2014 елның 18 сентябрендә очраша башлаганнарын әйткәннәр. Бүген аларның очрашып йөрүләренә ике ел.

«Без тулай торакта бер катта яшәдек, бер-беребезне күреп ошаттык. Шуннан соң дуслашып йөри башладык»,  дип сөйли Анастасия. Динар КДЭУда магистратурада укый, Анастасия бакалавриатны тәмамлап килә. Диплом алгач, туй ясарга җыенасызмы, дип сорагач, кыз әле егетнең армиягә барып кайтасы барлыгына ишарәләгән.

Татар-информ

Запись Казан егете сайлау участогына килеп, сөйгәненә мәхәббәтен аңлата [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Министр Марат Әхмәтов эшеннән китә диючеләрне сүзсез калдырды [видео]
Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Русия Дәүләт Думасы сайлавы праймеризларында катнашса да, депутат булып китәргә ашыкмавын, праймеризга җитәкчелек кушуы белән генә чыгуын әйтте.

29 мартта Татарстанның авыл хуҗалыгы министры белән матбугат очрашуы язгы чәчүгә әзерлеккә багышланса да, Азатлык хәбәрчесе әлеге чарага башка төсмер бирде. “Чәчүгә әзерлекне сөйләдәгез, ә уңышны сезнең белән бергә җыярбызмы икән? Алда Мәскәү, Дәүләт думасы көтә түгелме…?” дигән соравыбыз Марат Әхмәтовны башта елмаерга мәҗбүр итте.

“Минем уңышны җыеп аласым килә. Ничек инде ул, чәчеп калдыр да, кемдер җыйсын. Үз чәчкәнемне җыярга кирәк, әлбәттә. Әлегә бит праймериз, унлап хөкүмәт әгъзасы катнашабыз. Кемнәр ни дәрәҗәдә нинди рейтинг алырлар. Әле җәй уртасында праймериз үтәсе бар. Вакыт күрсәтер”, диде ул серле караш белән.

Министр сүзләренчә, ул “Бердәм Русия” фиркасеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка намзәт буларак Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән бара. Праймериз аның өчен яңалык түгел, Әхмәтов президент праймеризында да катнашкан иде. “Минем рейтинг ул вакытта да начар түгел иде. Халыкның ышанычын күрсәтә торган сынау бу”, ди түрә.

Азатлыкка биргән җавабыннан Әхмәтовның министрлык эшен калдырырга теләмәве сизелде, әмма президент әйткәнне дә үтәргә кирәк.

“Әлегә очрашулар уздырабыз, иртәгә, мисал өчен, мин Алексеевски районы халкы белән очрашачакмын. Аннан соң дебатлар үткәреләчәк. Ел уртасында узачак праймериз нәтиҗәләреннән соң, укларның кайсы якка, кем кайсы якка күрсәтүен белербез. Мин Дәүләт Думасына бару турында хыялланмыйм. Берәүне дә көч кулланып анда җибәрмиләр. Вакыты җиткәч, тиешлесен сайларбыз”, дип Марат Әхмәтов министрлыктан Думага китү-китмәү соравын ачык калдырды.

Кайбер күзәтүчеләр авыл хуҗалыгы министрының үз урынында калачагын әйтә, исемнәрен әйтергә теләмәгән министрлык вәкилләре дә шул фикердә. Әхмәтовның Дума сайлавында катнашуы республикадагы сәяси активлыкны күрсәтү өчен генә кирәк булып чыга.

Запись Министр Марат Әхмәтов эшеннән китә диючеләрне сүзсез калдырды [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..