Архивы диплом - Tatar Today - татар яңалыклары.

Рамил Шәрәпов, яңа һөнәр үзләштереп, чираттагы дипломын алган [фото]
Юмор остасы Рамил Шәрәпов чираттагы дипломын алган. Дипломның да ниндие – кызылы! Бу юлы Рамил Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында режиссер белгечлегенә укыган.

“2009 елда – Казан театр училищесын, узган ел Социаль һәм гуманитар белемнәр институтының психология факультетын тәмамладым. Шулай итеп, өч дипломлы булдым! Беренче елларда Россия командасы футбол уйнаган кебек кенә укыдым: укытучыларның күңелен җор телем, матур сүзләр, елмаюлар белән яуладым. Сәбәбе дә юк түгел, ул вакытта гастрольләр белән күп йөрергә туры килде. Әмма соңгы курсларда тырышып укый башладым. Дәүләт имтиханын “бишле” билгесенә тапшырдым. Дөресен генә әйткәндә, хәзерге заманда дипломның нинди төстә булуы мөһим түгел. Диплом эшемнең темасы Әмир Камалиевның “Йонлы кеше” әсәренә багышланды. Бик җиңел якланды, образга да җайлы гына кердем. Комиссиядә Ринат абый Таҗетдинов та бар иде”, – дип сөйләде Рамил.

Рамил магистратурада укуын дәвам итәргә җыена. “Күптәннән режиссер һөнәрен үзләштерәсем килә иде, чөнки сәхнәдәге образларны артист буларак кына түгел, режиссер күзлегеннән дә карарга кирәк. Бәлки киләчәктә балалар белән дә эшләргә насыйп булыр”, – ди ул. Шуны да әйтергә кирәк, быел Рамилнең гаиләсе ике кызыл дипломлы булган! Бертуган сеңлесе Гөлназ Буа медицина училищесын кызыл дипломга тәмамлаган.

Интертат

Запись Рамил Шәрәпов, яңа һөнәр үзләштереп, чираттагы дипломын алган [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..