Архивы Энгель Фәттахов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Актаныш прокуроры, “ышаныч бетү сәбәпле”, Энгель Фәттаховның депутатлык вәкаләтләрен юкка чыгарды
Актаныш районы прокуратурасы районның элекке башлыгы, республиканың элекке фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховның депутат вәкаләтләрен суд аша юкка чыгарды. Депутатлык мандаты “ышанычны югалту сәбәбе” алынган, дип хәбәр итә прокуратура сайты.

Энгель Фәттахов зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә. Тикшерү фаразынча, ул, 2018-2020 елларда, Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә «Спецстрой» төзелеш фирмасыннан өенә 21,8 миллион сумлык ремонт ясаткан. Ремонтны Актаныш бизнесмены Алмаз Мортазин башкара. Шушы эше өчен район башлыгы аңа табышлы дәүләт контрактлары бирергә вәгъдә итә. Мәсәлән, Актаныштагы “Яшьлек” үзәгенә 28 миллион сумлык ремонт.

Тикшерү комитеты Энгель Фәттахов “Теплосервис” дип аталган компания җитәкчесе Дилфәт Нәгыймовтан да 2,4 миллион сум ришвәт алган дип шикләнелә.

Энгель Фәттахов гаебен танымый. Аны 15 елга утыртырга мөмкиннәр.

Прокуратура моңа кадәр Энгель Фәттаховның депутат вәкаләтләрен юкка чыгаруны сорап, район советына мөрәҗәгать иткән иде инде. Әмма Фәттаховның депутатлыгы аның үз теләге белән юкка чыгарылды. Әмма прокуратура моның белән килешмичә, депутат вәкаләтләрен “ышанычны югалту сәбәпле” формулировкасы белән юкка чыгаруны сорап, судка мөрәҗәгать итте.

Район башлыгы башта Минзәлә тикшерү изоляторында утыра иде. Соңрак аны Чистайга күчерделәр, Энгель Фәттахов андагы шартларны бик авыр дип бәяли. Ул берничә тапкыр аңын югалтып егылуын да әйтте. Март аенда Чаллы суды Фәттаховны кулга алу срогын 21 майга кадәр озатты.

“Мин инде 10 айдан артык СИЗОда. СИЗО шартлары минем сәламәтлегемне бетерә. Мин авырыйм, миңа 64 яшь. Бик авыр. Судтан кулга алуны өй арестына алыштыруны сорыйм”, – дигән иде Энгель Фәттахов судта.  Апрель аенда ТР Югары суды аның мөрәҗәгатен карады, әмма кабул итмәде.

чыганак: https://epp.genproc.gov.ru/web/gprf/mass-media/news/news-state-main?item=102136672 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Актаныш прокуроры, “ышаныч бетү сәбәпле”, Энгель Фәттаховның депутатлык вәкаләтләрен юкка чыгарды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Актаныш та бирмәсә, кем бирсен?” – Энгель Фәттахов зур эш алып баруын сөйли [әңгәмә]
Русиядә милли телләр тирәсендәге вәзгыять әле дә ачыкланып бетмәгән. Киләсе атна Русия думасы телләр укытуны ихтыярига калдырачак канун өлгесен карый. Татарстанның элекке мәгариф министры Энгель Фәттахов нәкъ шул телләргә һөҗүм нәтиҗәсендә узган ел ахырында вазифасыннан китәргә мәҗбүр булган иде. Азатлык хәбәрчесе хәзерге вакытта Актаныш районы җитәкчесе булып эшләгән Энгель әфәнде белән очрашып кыска гына әңгәмә корды.

Актаныш районын татар мохитен саклап кала алган районнарның берсе дип атыйлар. Бүгенге көндә районны янә Энгель Фәттахов җитәкли. Татарстанның мәгариф министры вазифасыннан киткәннән соң ул туган районына кайтты. Энгель әфәнде Азатлыкка татар теле тирәсендәге вазгыятьне даими күзәтеп барганын сөйләде. Мәсьәләнең ничек хәл ителәсен фаразлый алмаса да, бу темага кагылышлы сорауларга җавап бирде.

– Татар теле белән булган вазгыятьне күзәтеп барасызмы?

– Әлбәттә, мин моннан читтә кала алмыйм. Ләкин мин хәзер үземнең туган районымда, ә мондагы халыкның 99 проценты татарлар. Актаныш ул башкалабыздан еракта яшәп ятучы, үзенең вазгыяте белән эшен алып баручы саф татар районы. Шуңа күрә бу районда мин, татарларга гына хас авылларын, эшләрен, кешеләрен, гореф-гадәтен, телен, әдәбиятын, сәнгатен саклау эшен алга таба да алып барачакмын. Безнең районнан Әлфия Авзалова, Миңтимер Шәймиев кебек шәхесләр чыккан. Алга таба да татар дөньясына шундый шәхесләрне чыгару эшен алып барачакбыз. Без моны үзебезнең тарихи миссиябез итеп тә кузаллыйбыз. Бездә барлык мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук татар телендә белем алалар, татар телендә аралашалар, төрле җыелышлар да татар телендә үтә. Актаныш та бирмәсә татар шәхесләрен, кем бирсен? Без моның өчен эшлибез һәм балаларны да шул рухта тәрбиялибез.

– Актанышта сәләтле балалар өчен татар гимназия-интернат эшләп килә. Аны тәмамлаган шәкертләр төрле уку йортларына укырга кереп татар мохитен булдырырга ярдәм иткән проектлар ача. Мондый гимназияне төрле шәһәрләрдә, районнарда да ачтыру эше алып барыламы?

– Президентның андый програмы бар иде, шуңа күрә ул, Аллаһ боерса, киләчәктә тормышка ашырылыр дип ышанам. Чөнки безнең республикабызда 42 татар гимназиясе бар, аларның исемен җисеменә туры китереп эшләп бетерү буенча республикада зур күләмле эш алып барыла. Бигрәк тә материаль-техник база, кадрлар белән тәэмин итү буенча. Әлбәттә аның нәтиҗәсе булырга тиеш. Аның буенча бик күп нәрсә эшләнә, күп акча сарыф ителә, шуңа күрә президентыбыз Рөстәм Миңнеханов куйган максат бар – шундый гимназияләр һәрбер районда барлыкка килер дип минем тулы ышанычым бар.

– Соңгы 25 ел эчендә милли мәгарифтә нинди уңышларга ирешә алдык һәм нәрсәне эшли алмадык дип уйлыйсыз?

– Мин Совет берлеге вакытында яшәгән кеше, шул чорда Казанда укыдым. Ялгышмасам, ул вакытларда Казанда бер генә татар мәктәбе калган иде, ә хәзер күреп торасыз, милли мәгарифкә, татар теленә карата республика тарафыннан, президентыбыз тарафыннан олы караш. Әйе, бүгенге көндә бәхәсләр бара, ләкин бу бәхәсләрнең булуы да зур әйбер, битараф булмаганлыкны күрсәтә. Барыбер үзәк безнең сүзләргә колак салмый кала алмаячак. Шуңа күрә мин безнең туган телебезнең яшәячәгенә ышанам.

Белешмә

Энгель Фәттахов 1961 елның 12 июнендә Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аспирантурада укыган, Авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасында укыткан. 9 фәнни хезмәт язган, 2 уйлап табу таныклыгы иясе. Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр Актаныш муниципаль районына җитәкчелек иткән.

2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә һәм шул вазифада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшли. 2017 елның 8 декабрендә Актаныш районы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.

Хатыны белән ике кыз, бер малай үстергән.

Азатлык

Запись “Актаныш та бирмәсә, кем бирсен?” – Энгель Фәттахов зур эш алып баруын сөйли [әңгәмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Энгель Фәттахов министр булганда нәрсәгә ирешә алмавын аңлата [әңгәмә]
Ул һәрвакыт журналистларның игътибар үзәгендә булды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә, Энгель Нәвап улы Фәттахов каләм әһелләренең сорауларын җавапсыз калдырмый иде. Узган ел ахырында исә ул кабат Актаныш районын җитәкли башлады. “ВТ” хәбәрчесе элеккеге министрның хәл-әхвәлләрен белешеп кайтты.

– Район хакимияте башлыгы, мәгариф министры булып эш­ләдегез. Туып үскән җирегез­гә кайтып, кабат районны җи­тәкли башладыгыз. Хөкүмәт җитәк­чесе, Президент булсам, шуны-шуны эшләр идем, дигән уй-хыялларыгыз булмадымы?

– Һәр кешенең үз биеклеге, түбәсе була. Ул аны белә, аңлый. Мәгариф министрлыгы минем өчен чик булгандыр. Мактанып әйтүем түгел: мин начар эшли торган кеше түгел. Тормыш кагыйдәм шундый: эшкә алынгансың икән, җиң сызганып эшләргә, эшләмә­сәң, эшлисең килмәсә, башкаларга юл бирергә кирәк. Кайсыдыр җи­тәкче эшли алмаганга күрә, аның кул астындагылар зыян күрергә, авырлык кичерергә тиеш түгел. Мин андый кешене урамга чыгарып җибәрү ягында түгел, аңа күңеленә туры килгән эш бирергә кирәк. Ул кеше дә эшеннән ка­нә­гатьләнү хисе алсын. Ир кешегә беренче чиратта кагыла бу. Ир-ат ул – эш аты! Әгәр ир кеше эшеннән канәгатьләнү алмый, тәм тапмый, нәтиҗәсен күрми икән, бу тормышта яшәп, эшләп торуның мәгънәсе бармы икән?! Мәгариф министры вазифасы да ошый, бик күп башлаган эшләрем, проектларым бар иде. Мин үзем авыл ху­җалыгы кешесе булсам да, мәга­риф, белем бирү – барыбер җәм­гыятьнең ки­ләчәген билгели торган юнәлеш. Һәр җәмгыятьнең юнәлешен, кая таба үсәчәген барыбер кеше капиталы билгели.

– Мәгариф министры булып эшләгәндә ни-нәрсә эшләргә өл­гердегез? Нәрсәгә кул җит­мәде?

– Биш ел министр булып эшлә­дем. Биш ел гомер күп түгел инде. Мәгариф министрлыгы – олы бер маховик, тәгәрмәч. Аны әй­лән­дереп җибәрү өчен, бу системаны эченнән белергә кирәк. Шуңа күрә күпмедер вакыт кирәк булды. Җитмәсә, әле мин бөтенләй башка бер тармактан, унбиш ел район җитәкчесе булып эшләгән­нән соң килдем. Әлбәттә, кайда гына эш­ләсәң дә, хезмәт нәтиҗәсенә ирешү өчен, идарә итү системасы, эзлек­лелек, командаң булырга тиеш. Идарә итү системасын булдырдык. Бик әйбәт команда, үз һөнә­ре­нең осталарын калдырдым мин. Һәр­бер эштә идарә итү системасы булмаса, уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый. Безнең бик күп кенә проектлар башланып китте. Бигрәк тә сәләтле балалар белән эшләү сис­темасы булдырылды. Рәсәй күлә­мендәге олимпиадаларда алдынгы урын яулаучылар аеруча күп. Мин килгәндә елына 70 призлы урын булса, бу күрсәткеч ике мәртәбә артты. Президентыбыз, балаларга төпле, яхшы белем бирү өчен әйбәт база булдырылырга тиеш, дигән бурыч куйды. Матди-техник базабыз яхшы. Мәгариф сис­темасына, мәктәпләргә бик күп акча сарыф ителде. Район дәрә­җә­сендә белем бирү дүрт шартка – мәгариф бүлеге җитәкчесенә, директорлар корпусына, методик үзәккә һәм укы­тучыларның әзер­легенә бәйле. Белем бирүдәге шушы дүрт буын Мәгариф министр­лыгының күз уңында булды. Сер түгел: федераль университет бе­лән дә, Чаллы педагогика институты белән дә каршылыклар чыкты. Бу өлкәдә КФУ ректоры Илшат Рифкатович Гафуров белән бик күп проектларыбыз булды. Әйтик, районнар юлламасы бе­лән максатчан кабул итү оештырылды. Шул ук вакытта КФУның педагогика юнәлешен тәмамлаучы студентларга сертификат бирүне керт­­тек. Сертификат тотып мәк­тәпкә кил­гәннәргә грант бирү уңышлы табылды. Мәктәпкә бары тик үз һөнәрен яратканнар гына килергә тиеш, дигән принцип бу. Без “Татарстан укытучысы” дигән бренд булдырырга тырыштык. Мо­ның өчен, билгеле, биш ел гына аз. Әмма моны тормышка ашырыр­га кирәк. Чөнки укытучы баланың язмышын билгели.

– Нәрсәгә ирешеп булмады?

– Белеп-күреп торасыз: үзе­без­нең туган телне дәүләт теле буларак саклап калуны ахыргача хәл итеп бетереп булмый… Моның объектив, субъектив сәбәпләре дә бар. Бу уңайдан ниндидер канә­гать­ләнү хисе калды дип әйтә алмыйм. Мәскәү белән ике арада күп йөрергә туры килде. Мондый вәз­гыятьтә ул вазифада калуым да дөрес булмас иде. Әгәр шул вакытта кәнәфидә калсам, кулымны күтәреп, сез нәрсә әйтсәгез, шуны үтим дию – үзем корганны үзем сүткән кебек була бит. Ичмасам, болай күңелем чиста. Мондый шартларда элекке кебек батырып, ихлас эшли алмас идем.

– Россия Мәгариф министрлыгын икегә бүлеп, Мәгъ­ри­фәт министрлыгы һәм Югары белем бирү министрлыгы яса­ды­лар. Сез бит башка юнә­леш­тәрәк эшләдегез, урта махсус белем бирү системасын Мәга­риф министрлыгына кайтардыгыз.

– Минемчә, министрлыкны бүлү үк дөрес адым булмады. Барыбер мәктәп системасын югары белем бирү системасыннан аерым карап булмый. Балалар бакчалары нәниләрне мәктәпкә әзер­­ләргә тиеш. Әйтик, мин кил­гәндә урта махсус белем бирү системасы аерым, анда йөз уннан артык уку йорты бар иде. Мин килгәнче һөнәри училищелар, техникумнар Хезмәт, социаль як­лау министрлыгына карый иде. Максатлары – барыбер белем бирү бит. Шуңа күрә алар Мәга­риф министрлыгына карарга тиеш. Бу – минем инануым. Шуны дәлилләп, Президентыбызга мө­рә­­җәгать иттем. Президент хуплады. Шулай итеп, 95 уку йорты – һөнәри училищелар, техникумнар, көл­лиятләр Мәгариф министрлыгына бирелде. Сәламәтлек саклау һәм Элемтә минис­тр­лык­ларының гына үз уку йортлары калды. Эшче про­фессияләр буенча көч сынашу хәрәкәтенә кушылырга булдык. Әле бу хәрәкәт Рос­сиядә башланып кына килә иде. Ул чагында беренче чемпионат Самара шә­һәрендә, Президентыбыз хуплавы белән икенчесе Казанда булды. Ул уңыш­лы гына барып чыкты. Шуннан соң Президент ярдәме белән ресурс үзәк­ләре турында проект-про­грам­ма тормышка ашырылды. Тора-бара бу җәһәттә без Рәсәй күләмендә лидерга әйләндек, үзе­бездә шу­ның дөнья чемпионатын үт­кәрү хокукын яулап алу буенча хә­рәкәткә кушылып киттек. Бу чемпионат 2019 елны үзебезнең Казанда үтәчәк. Бу спорт кына тү­гел. Кешегә тормыш итәрлек һөнәр бирү, илебез икътисадына югары сыйфатлы эшче кадр­лар әзерләү. Урта махсус белем бирү системасын аякка бастыру бу. Шушы рә­вешле һөнәри белем бирү дәрә­җәсе бик күпкә күтә­релде. Монда Мәгариф министр­лыгы­ның роле зур булды. Балалар бакчалары – төп мәктәп – махсус урта белем бирү – югары белем бирү бер­дәм система булырга тиеш. Дә­вам­чан­лык булмаса, уңышка ничек ире­шәсең?!

– Соңгы вакытта нинди әдә­би китап укыдыгыз?

– Дөресен әйтәм: әдәби китап укырга хирыслыгым булмады. Хәзер, гомумән, башка төрле китап укырга да вакыт калмый. Ә менә вакытлы матбугат белән даими кызыксынып, танышып торам. Вакытлы матбугат белән танышып бармый икән, җитәкче түгел инде ул. Даими укып барганым – “Актаныш таң­на­ры” да “Ватаным Татарстан”. Сезнең газетаны укып бармый мөм­кин түгел. Чөнки ул – татар те­лендә чыга торган бердәнбер рәсми газетабыз. Интернет челтә­рендәге республикабызга ка­гы­лыш­лы барча яңалык, вакыйга бе­лән танышып барырга тырышам. Министр булып эшләгән­дә дә, хәзер дә күзәтү ясап бирәләр дә, бөтенесенә кереп, танышып чыгам.

– Дусларыгыз, дошманнарыгыз күпме?

– Дусларым күп дип әйтә алмыйм. Чөнки әнкәй мине кечке­нә­дән, улым, дус юк ул, беркемгә дә тәмам ышанып бетмә, иң якын дус­тым дип йөргән кеше дә сине сатарга мөмкин, дип тәрбияләде. Чын­нан да, шулай икән. Тормыш бу сүзләрнең дөреслеген раслады. Шуңа күрә мин, аһ, дусларым, дип егылып китмим. Миңа каршы булганнар да аз түгел. Мин гомер буе гаделлек өчен көрәштем. Кешенеке кирәк түгел миңа, әмма үзебез­некен бирмәдек. Әнкәй, Ходай таш­ламасын, Ходай сакласын, дип әйт, дип өйрәтә иде. Бәлкем ән­кәйнең шул догалары ярдәм ит­кәндер. Иң куркынычы – үз фикере булмаган кеше. Барчасына да яраган ке­шедән дә хәвефлерәк бәндә юк.

Соңгы вакытта җәмгыятебездә кешелеклелек шактый кими төште. Кешеләрне үстерәсең, юнәлеш бирәсең… Шул ук вакытта бүген исәнләшмәүчеләр дә бар. Минем өчен бик сәер, кыргый хәл тоела бу. Сүзеңдә тору дигән нәрсә бетеп бара.

– Халкыбызда хатыннар хакында, дустым да шул, дошманым да шул, дигәнрәк рухтагы мәкаль бар. Хатыныңа барысын да сөйләп бетермә, җай­сыз­рак хәлдә калып, бик нык ачуы чыкса, яшерен гамәл­ләреңне дә дөньяга фаш итәр, дип искәртү инде бу. Киле­шәсезме?

– Сәрия белән без икебез – бер кеше. Бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә терәк булып яшибез. Хатыным дус кына түгел, фикердәш, иптәш, хәләл ярым. Утыз биш ел бергә торабыз. Яшәсәң, бер-бе­реңә ышанып, кешечә яшәргә кирәк: минем принцип бу. Берең – болай, икенчең тегеләй сукалый икән, аерылышуың хәерлерәк. Без беркайчан да тарткалашып яшә­мәдек. Мин гомер буе аны рән­җетүдән, хәтерен калдырудан куркып яшәдем. Тормыш иптәшең үпкәләп йөри икән, ул көнне кәе­фең кырыла, эшеңдә ямь калмый.

– Хатынга бүләк алганда озак сайлыйсызмы? Әллә, менә акчасы, үзең барып сайлап ал, дип кенә әйтәсезме?

– Дөресен әйтергә кирәк: соңгы вакытларда әнә шул икенче вариант инде. Барыбер хатын-кызның күңеле икенчерәк, без аны белеп бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә Сә­риягә, үзеңә кирәкне барып ал, дип акча бирәм. Кабул ит­кәндә рә­хәтрәк, кызыграк булсын өчен, сюр­приз да ясаштырам. Елына бер-ике мәртәбә була бу. Туган көне, 8 Март, аның һөнәри бәйрәм көне бар. Хәзер бәйрәмнәр күбәй­де бит. Әниләр көне, Гашыйклар көне дә бар бит әле… Сәбәп­ләре җитәрлек.

– Хатыныгызга чәчәкне еш бүләк итәсезме?

– Минем иң яраткан шөгылем – хатын-кызга чәчәк бүләк итү! Ми­немчә, барча бүләкләргә караганда да хатын-кыз өчен иң кадерлесе – матур гөлләмә! Мин моннан канә­гатьләнү хисе алам. Шуңа күрә мөмкинлек булган саен чәчәк бүләк итәргә тырышам. Туган көн, 8 Март… Чәчәкнең төрлесе була: ип­тәшемә бер төслесе! Апаларым, әнкәй бар. Әнкәйгә дә мин бәйрәм саен чәчәк алып кайтам.

– Дөнья булгач, аталар һәм балалар проблемасы дигән нәр­сә дә бар. Аны ничегрәк чи­шәсез?

– Җитди мәсьәлә бу. Бигрәк тә җитәкче кешеләр өчен. Үзләрен җитәкче баласы итеп, масаеп тотмагайлары, мактанып йөрмәгәй­ләре дип, мин бик курыккан идем. Шуңа күрә өч баламны да чыбыркылап та тордым, кәнфит тә бирдем. Өчесе дә тәүфыйклы булды дип, инде хәзер курыкмыйча әйтә алам.

– Ялгышмасам, Англиядәге кызыгыз – медицина фәннәре докторы. Ул анда ни белән шө­гыльләнә?

– Башта Гөлнар Англиягә магистрлык программасы буенча киткән иде. Анда магистратураны бетерде. Аннан соң фәнни җитәк­чесе аңа, әйдә, бездә докторлык диссертациясен дә якла инде, дип тәкъдим итте. Шуннан соң ул, анда калып, докторлык диссертациясен яклады. Хәзерге вакытта өч баласы бар. Бүген ул медицина университетында фәнни эшен алып бара. Үз эшеннән бик канәгать.

– Хәләл җефете татармы, инглизме?

– Гарәп. Бу очраклы түгел. Кызым дин тота, биш вакыт намаз укый. Ул яшь вакытыннан дингә тартылды. Әле әнкәй дә биш вакыт намаз укымый иде. Кызымнан кү­реп, дингә кереп китте. Ан­глия­дәге оныкларым Мәрьям, Хөсәен, Зөһрә исемле. Чит илдә яшәсәләр дә, татарча сөйләшәләр.

– Тауга менүгә караганда, төшү кыенрак дип әйтәләр. Министр вазифасыннан китүне бик авыр кичермәдегезме?

– Якташым Ләйлә Дәүләтова ничек дип яза әле: ”Шатлык килде диеп бик шатланма, башың әй­лән­мәсен бәхеттән; биек менгән чакта онытма син: төшәсеңне бер көн тә­хет­тән!..” Иң курыкканым: эшли ал­мый китте, дип әйтүләре иде. Кемдер булдыра алмаганнан китә. Үзем Актанышка кире кайтаруны сорадым. Хәл итте: Президентыбыз Рөс­тәм Нургали улына бик зур рәх­мәт! Бүген туган җиремдә куйган хез­мәтемнән тәм табып эшлим. Казанда эшләп, бик зур тәҗрибә алдым. Күңелем чиста, иң мөһиме – шул.

– Кайбер җитәкчеләр як­шәмбе көнне дә җыелыш җыя, кул астындагыларны тынгысызлап тора. Атнага бер көн бул­са да ял кирәктер бит?

– Элек район башлыгы булып эшләгәндә, якшәмбе дә ял бирми идем. Хәзер дөрес эшләмәгәнмен икән дип уйлыйм. Якшәмбе җый­маска тырышам. Барыбер аннан гына тормыш үзгәрми, начарланмый.

Рәшит Минхаҗ, Ватаным Татарстан

Запись Энгель Фәттахов министр булганда нәрсәгә ирешә алмавын аңлата [әңгәмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Актаныш хакимияте Энгель Фәттаховның эш бүлмәсенә 1 миллионлык җиһазлар кайтартуга бәйле гауга буенча аңлатма бирә
Коррупцияне фаш итүе белән танылган җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Алексей Навальныйның тарафдарларын элеккеге мәгариф министры, хәзерге Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттаховның үз эш бүлмәсен ничек җиһазларга җыенуы кызыксындырган. Мәсәлән, үз бүлмәсенә ул 175 мең сумлык(!) шпон өстәл кайтартырга ниятләгән икән.

Тикшерү барышында, шушыңа өстәп, табигый күннән эшләнгән, берсе-берсе 28 мең сум (сыер савучының ике айлык хезмәт хакы – А.З.) торган кәнәфиләр дә кайтартырга җыенулары ачыкланган. Ә иң мөһиме – бу купшылык бюджет акчаларына кайтартыласы, ди.

ЮЛЛАР НАЧАР БУЛСА БУЛСЫН, ТИК УРЫНДЫК КАТЫ БУЛМАСЫН

Навальныйның Казандагы штабы бу уңайдан фейсбукта саллы гына язма урнаштырган иде. «Казан штабы вакыт-вакыт дәүләт сатып алулары (госзакупки) сайтын карап, дәүләт ведомство-учреждениеләре үзләренә нәрсә сатып алырга булды икән, дип, тикшерә. («Госзакупки» – ягъни, дәүләт оешмаларының ихтыяҗлары, эшчәнлеге өчен бюджет акчаларыннан сатып алына торган әйберләр – А. З.). Гадәттә, анда шәһәр яки авылларны төзекләндерү өчен аукцион яки конкурслар оештыралар, больницалар һәм уку йортлары өчен кирәк-яраклар алалар. Ләкин кайвакыт чиновниклар үзләренә берничә миллион сум торган менә дигән чит ил машинасы, яки эш бүлмәләренә күннән эшләнгән җиһазлар кирәк дип таба. Әлбәттә, бу купшылык өчен сезнең белән без түлибез. Казна безнең салымнар хисабына тулылана бит. Менә шушындый очракка без Актаныш районында тап булдык.

Районда нибары 30 меңнән артык кеше яши. Районның башлыгы юк әлегә, аны башкарма комитет җитәкчесе Фәттахов Энгель Нәвап улы җитәкли. Ул биредә туган, 14 ел буе хакимият башлыгы булып эшләгән, ә 2012нче елдан мәгариф министры вазыйфасына күчте. 2018нче ел башында, кабат үз районына кайтты.

Билгеле, вотчина белән иске-яңа барин идарә итә икән, мондагы тәртипләр дә иске-яңа булачак. 24нче апрельдә, «Дәүләт сатып алулары» сайтында, Актаныш районы башкарма комитетына 1 млн 670 мең 510 сумлык җиһаз кайтартылачагы турындагы мәгълүмат пәйда булды.

Бу әйберләр кабул итү бүлмәсенә, җитәкче кабинетына, киңәшмәләр һәм ял итү бүлмәләренә кирәк икән. Мөгаен, «җитәкче кабинеты» дигәндә, Энгель Фәттахов утырасы бүлмә күз уңында тотыладыр. Ә менә монысы – җитәкче кабинетына кирәкле әйберләрнең фотосы. (Бу фотодан нәрсәнең ничә сум торганын сез дә карый аласыз – А.З.)

Хакимият йортына кайтарыласы җиһазлар исемлеге һәм бәяләре

Фәттаховның иң беренче ихтыяҗы – шушындый шәхси кыйммәтле өстәл булмавы да, бу өстәл генә аның эшчәнлеген яхшыртмаячагы да, шпон өстәл артында утырып эшләгәнгә карап кына Татарстанны ришвәтчелектән коткара алмаячагы да аңлашыла. Аның каравы, артык хафаланмый гына ул бюджет акчаларын сарыф итәчәк.

Без шушы өстәлләрнекенә охшаган зурлыктагы башка өстәлләр эзләп карадык. Арзанлы вариантын да таптык. Әйе, ул өстәл шпоннан эшләнмәгән, ләкин «ничава» күренә. (Бу өстәлнең рәсеме һәм бәясе китерелгән, ул – 17 мең сум тирәсе – А.З.).

Исемлектә иң соңгы булып җитәкче бүлмәсенә кирәкле 8 кәнәфи язылган. Аның берсе-берсе 28 мең сум тора. Без аларга да алмашка бүтән, арзанрак торган кәнәфи таптык. (Анысының бәясе – 11 мең сум тирәсе). Интернетта вариантлар күп, әмма җитәкчеләр, ни өчендер, үзләренә иң кыйммәтлесен алырга омтыла.

Ә хәзер бераз гына Актаныш районы турында. 2018нче елга аның бюджеты – 700 миллион сум тәшкил итә. Бер кеше өчен бу – зур сумма, әмма муниципаль район өчен зур түгел. Моңа, мәсәлән, юлларны төзекләндерү, бюджет оешмаларында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү, мәктәп һәм больницаларга кирәкле әйберләр кайтарту һәм тагын бик күп башка нәрсәләр керә. Бу акчалар кирәк, алар болай да эшсез ятмаячак. Актаныш районында халыкның ничек яшәве турында социаль челтәрләр «сөйли». Мәсәлән, 25нче апрель көнне язылган постны карыйк. Шәрип авылында яшәүче юллардан зарланалар, фотосын да җибәргәннәр. Бу – юл түгел, билгеле, бу – пычрак өеме. Җирле хакимият урамнарны төзекләндерү турында уйламый. Аның каравы, акчаларын кыйммәтле өстәл-урындыкларга түгәргә әзерләр».

Акча түгәргә әзер булуның чираттагы мисалы китерелгән. Башкарма комитетның киңәшмәләр залына, әйтик, 205 мең 900 сумлык шпон өстәл, берсе берсе 8әр мең сум торган, эко-күн белән тышланган урындыклар (35 данә), шулай ук күн белән тышланган, берсе берсе 16 мең сум торган кәнәфиләр (10 данә) соратканнар. Барлыгы моның өчен 645 мең 900 сум акча китәчәк, дигән сүз бу. Навальный штабындагылар киңәшмәләр өстәленең дә күпкә арзанрагын табып булуы турында азсызыклый. Алар якынча 41 мең сум торганын мисал итеп китергән.

«Димәк, бу сатып алуларның гомуми бәясе – 1 млн 670 мең 510 сум. Үз уңайлыклары өчен Энгель Нәвап улы шуның кадәр акча түгәргә җыена. Актанышта яшәүче кеше бу суммага нәрсә сатып ала ала соң? Мәсәлән, өч бүлмәле фатир!

Хакимияттәге түрәләр, кемдер бу суммадагы акчаны бурычка алып тораклы булганда, шушы бәягә яңа офисларын җиһазландырырга булган. Казаннан туган оясына кайткач, Энгель Нәвап улы, күрәсең, бөтенесен башкаладагыча бизәмәкче булгандыр. Без мондый җиһазны ул уңайлы булганга сайлаганнардыр дип уйламыйбыз. Мөгаен, мондый сайлау тәкәбберлек дәрәҗәсеннән чыгып сайлангандыр. Түрәләр гади халык аларны югары манарада утырган кешеләр итеп кабул итүләрен ярата бит. Әйе, алар үзләре ни теләсә шуны эшләргә өйрәнгән. Аларны безнең акчаларга кыйммәтле әйберләр алу да кыенсындырмый, бюджет акчаларын әдәпсез рәвештә теләсә кайда туздыру бигрәк тә», – дип язды Навальный тарафдарлары. Әлеге уңайдан «Безнең гәҗит» журналисты Актаныш районы хакимиятендә эшләүчеләр белән элемтәгә керде. Бу чын сүзләрме, җиһазлар кайтартылганмы инде, һәм, гомумән, мондый купшы өстәл-кәнәфиләр район җитәкчеләренә нәрсә өчен кирәк – шуны ачыкларга булдык.

«ЧИТ ИЛ МАШИНАСЫНДА ЙӨРМӘ, «ЗАПАРАЙ» АЛ!»

Бариев Илфак Шамил улы – Актаныш муниципаль район советы рәисе урынбасары. Беренче булып элемтәгә аңа чыктык. «Уф Аллам инде! Нинди мәсьәлә буенча шалтыратасыз, Рәмзия мәсьәләсендәмени?» – дип борчылды җитәкче. Рәмзия дигәне кем булгандыр, аңлашылып бетмәде, шулай да, артык төпченеп тормастан, төп сорауларны яңгыраттык.

– Мин бу турыда бик белеп бетермим, без бит сессияләр үткәрәбез. Авыл җирлекләре белән эшлибез, карарлар кабул итәбез. Ә моның белән башкарма комитетның сатып алулар бүлеге шөгыльләнә. Минем үземнең эшем җитәрлек.

– Шундый җиһазлар алырга җыенулары турында ишеткән идегезме соң?

– Җиһаз алырга җыенганнарын ишеттем. Анда бит тулы бер этажга ремонт бара.

– Ә сезнеңчә 205 мең 900 сумлык өстәл район хакимиятенә кирәкме?

– Бәй, ничек кирәк булмасын инде!

– Нәрсә өчен кирәк соң ул?

– Утырып киңәшмә үткәрер өчен! Менә мин фатирыма җиһаз кайтартырга булдым. Өстәл белән урындыклар 70 мең сум тора. Хәзерге бәяләрне беләсез бит инде – шундый бит бәяләр…

– Ләкин киңәшмәләр өстәле өчен 200 мең сумнан артык акча бирү артыграк түгелме сезнеңчә? Бәлки аның арзанрак вариантлары да булгандыр?

– Менә машинаның да арзанын алып була. Сезнең ирегез бармы? Машинасы нинди?

– Чит ил машинасы.

– Бәй, нигә «Запарай» (Запорожец – А. З.) алмадыгыз соң? 15 меңгә «Запарай» да алып була бит! Алыгыз! Йөрегез пытыр-пытыр килеп…

Вәт чагыштыру бу. Нинди машина алса да – ул кешенең шәхси эше, ул аны хәләл хезмәте белән тапкан акчасына ала, бюджет акчаларына түгел. Аннан соң, машина белән урамда йөрисең, ә өстәл ул кеше алдына чыгарып селтәп мактана торган әйбер түгел. Илфак Шамилевич минем фикерләремне тыңлап тормады, үз сүзен дәвам итте:

– «Глава» ( Әлегә башкарма комитет җитәкчесе булса да, Энгель Фәттаховны районда шулай атыйлар – А.З.) янына нинди генә кешеләр килми! Анда бит инде «нормальный», «на уровне» өстәл куярга кирәк. ДСП өстәл кертеп куйсыннармыни, мәктәп партасы кебекне?

– Димәк, сез моны район күтәрә алырлык сумма дип уйлыйсыз инде?

– Бәй, кәнишны.

– Ә районыгызда халыкның яшәү дәрәҗәсе ничегрәк соң, «глава» бүлмәсендә фәлән йөз меңлек өстәл торырлыкмы?

– Хәлебез нормаль алай, бөтен программаларга да катнашып барабыз инде.

– Ә бу шау-шу нигә күтәрелде дип уйлыйсыз? Сезнеңчә ни өчен бу хәбәр кешеләрдә канәгатьсезлек уятты?

– Навальный гомер буе кире сүз сөйләүче кеше булды бит инде ул. Монда ришвәт юк бит, бөтен нәрсә конкурс аша үткәрелә. Бөтен нәрсәдә үтә күренмәлелек (прозрачность) бит хәзер, – дип әңгәмәбезне йомгаклады Бариев.

Ришвәт юктыр да, әмма халыкка «госзакупки» аша җиһаз кайтаруның серләрен ачыйк әле. Гадәттә, җитәкче кеше башта билгеле бер оешмадан үзенә ошаган әйберне караштырып куя. Аның зурлыкларын, тышкы кыяфәтен, төсләрен тасвирлап, безгә шундый җиһаз кирәк, дигән игълан элә. Бу тасвирламага туры килердәй җиһаз, бәлки, җитәкченең күзе төшкән кибеттә генә бардыр. Алдан ул теге кибет белән дә сөйләшеп куярга мөмкин. Янәсе, йоклап ятмагыз, сайтка бу хакта мәгълүмат эләбез, соңыннан шундый өстәл бездә бар, дип, җиһазыгызны тәкъдим итәрсез. Бәлки бу тасвирламаларга туры килгән өстәлне бары тик бер кибет кенә тәкъдим итә аладыр, ә бәлки өч кибет. Өч кибет булса, аукцион уза – кайсысы арзанрак хакка сата, шуныкын алалар. Әмма, гафу итегез, алагаем зурлыктагы шпон өстәл нинди очракта да 3 тиен тормаячак. Шуңа күрә, монда аукцион үткәреп торсалар да, тормасалар да, шпон өстәлнең ясалма булмаганын аласың икән, йөз меңнән дә арзан тормаячак. Кыйммәтрәк, однако…

Алга таба Актаныш районы совет аппараты җитәкчесе Айрат Сөнәгать улы Кәрамовка шалтыраттык.

– Мин «не в курсе». Ишетмәдем дә, күрмәдем дә белмәдем дә! – диде дә, саубуллашып та тормастан телефонын өзде ул. Белмәгәннең беләге авыртмый, кәнәфиеннән дә «очыручы» булмый. Шуңа Айрат Сөнәгат улының ашык-пошык телефон ыргытуына бик гаҗәпләнмәдек. Хәленә керәбез, аңлыйбыз – Актаныштагы переворотлар чорында эш урынын югалтасы да килмидер, бәлки. Ләкин киләчәктә кеше белән аралашканда итагатьлерәк булсагыз иде!

Шәрип авылының «төзек юллары»

ӨСТӘЛ БУШЛАЙ БУЛСА – ШӘП ИНДЕ!

Навальный штабы тикшеренүләреннән соң, Актаныш хакимият йортына җиһаз алу тендерын юк иткәннәре билгеле булды. Ни өчен – монысы хакында мәгълүмат бирмәделәр. Кемнәрдер, район түрәләре бюджет акчаларының кая китәчәге турындагы мәгълүмат халыкка фаш ителгәннән соң, уңайсызланып калгандыр, дип фаразлады. Ә актанышлылар моны үзенчә аңлата. Районның башкарма комитеты сатып алулар бүлеге җитәкчесе Алия Шакирова, мәсәлән, өстәл-кәнәфи өчен бирелгән гариза баштан ук дөрес төзелмәгән иде, ди:

– Бу хактагы белдерүне без сайттан 3нче май көнне алып аттык.

Сатып алулар бүлегенең бөтен составы алмашынган иде, без барыбыз да яңа хезмәткәрләр – беребез дә бу өлкәдә эшләгән кешеләр түгел идек. Шуңа күрә «заявка» дөрес җибәрелмәгән булган. Өч кешебез укуда булып кайтты, анда булып кайтканнан соң, «главага» бәяләр дөрес куелмаган булуын аңлаттык. Моны ишеткәч, Энгель Нәвап улы: «Булды, законны бозмагыз. «Отменить» итегез», – диде. Ә интернетта бөтенләй урынсыз тавыш күтәрәләр. Сатып алулар буенча дәүләт комитеты бар. Ул билгеле бер бәядәге җиһазлар исемлеген төзи. Шуннан да кыйммәтлерәген алып булмый. Шушы исемлектән чыгып без бөтенләй башка төрле җиһазлар сайлап алачакбыз һәм шуларны кайтартачакбыз», – дип аңлатты җитәкче «Безнең гәҗит»кә.

«Ә бу юлы башлык утырачак өстәл ничә мең сум торачак?» – дигән сорауга җавап бирергә икеләнде. «Ашыкмыйбыз без хәзер. Җентекләп эзлибез, әлегә сайламадык», – дип белдерде Алия Шакирова.

Моның кадәр шау-шу чыкканнан соң, Энгель Нәвап улының өстәле 175 мең сум тормас, мөгаен. Әмма 3нче май көнне Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова районнардагы иң бай түрәләрнең исемен атаганда беренче өчлеккә Энгель Фәттаховны да кертте. Аның 2017нче елда алган еллык кереме 11,7 млн сум тәшкил итә. Димәк, купшы өстәл кирәк булса, үз кесәсеннән дә түли алырлык.

Хәер, үз кесәң – үзеңнеке шул инде ул, ни дисәң дә, бушлай килгән түгел… Бушлай килсә, ул өстәл артында киңәшмә үткәрүе үзе бер бәйрәм буласы булган, чукынчык…

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Запись Актаныш хакимияте Энгель Фәттаховның эш бүлмәсенә 1 миллионлык җиһазлар кайтартуга бәйле гауга буенча аңлатма бирә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәктәп, университетларга тынычлык бетә, Русиянең яңа мәгариф министрыннан нәрсә көтәргә? [видео]
Урыс православ чиркәве белән тыгыз бәйләнештә булган, Сталин чорын аклаган Ольга Васильеваның Русиянең мәгариф министры итеп билгеләнүе күп бәхәс тудырды. Болай да аякта авыр басып торган милли мәгарифкә каршы яңа һөҗүм башланмасмы? //Азатлык радиосы//

Русиядә яңа мәгариф министры билгеләнде – Дмитрий Ливановны Ольга Васильева алыштырды. Бу – хәлиткеч вазифа, аеруча милли төбәкләр өчен. Соңгы елларда милли мәгариф үсеше туктап калуы да федераль үзәктән искән җилләргә, андагы реформаларга бәйле. Русиянең мәгариф министры итеп Ольга Васильеваның да билгеләнүе милли мәгариф өлкәсендә эш итүчеләрне сагайтты.

Урыс православ чиркәве белгече булган, фәнни хезмәтләрен дәүләт һәм чиркәү бәйләнешләренә багышлаган, Сталин чорын аклаган һәм ватанпәрвәрлек идеясе ул – “Урыс җирләре өчен!”дип белдергән кеше Русиянең мәгариф министры була аламы? Аның дөньяга карашлары милли республикаларның, аерым алганда, Татарстанда ана телендә белем бирү, миллилекне саклауга киртә булып тормасмы?

“Мәнфәгатьләребезне яклаячакбыз”

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Татарстан милли мәгариф өлкәсендәге позициясеннән артка чигенмәячәк дип белдерде. Әмма яңа министрга бәяләмә бирү иртәрәк, диде ул.

“Әле бәя бирергә иртәрәк. Ольга Васильеваның Русиянең мәгариф министры итеп билгеләнүенә бер атна вакыт та узмады. Бу – без куя торган да, без ала торган министр түгел. Васильева билгеләнгән икән, ул эшли. Карап карарбыз, тормыш үзе күрсәтер. Аның белән бер уртак фикергә килергә туры килер, әмма барыбер республика җитәкчелеге дә, без дә милли мәгариф өлкәсендәге мәнфәгатебезне беркемгә дә бирү яклы түгел”, диде Энгел Фәттахов.

“Яңа министр күп сораулар тудыра”

Татарстанның Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев министр вазифасына Ольга Васильеваның билгеләнүен борчылып кабул иттек дип белдерде.

“Соңгы 20-30 елда телне салкап калуда күп эш башкарырга тырыштык. Кануннар, дәүләт програмнары кабул ителде. Әмма бу хәрәкәттә киртәләр туып кына торды. Аларның күбесе федераль үзәктән, Русия Дәүләт думасы тарафыннан, Русиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнде.

Мәгариф өлкәсенең башында кемнең торуына күп нәрсә бәйле. Дмитрий Ливанов булган чакта безгә кулай булмаган карарлар шактый булды. Аңа кадәр Фурсенко булды, БДИны ана телендә бирүне тыйдылар. Федераль үзәк түрәләре белән күп бәхәсләштек, таләпләр куйдык, аңлаттык, бурычларны билгеләдек. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә тәрбия, белем бирү урыс телендә бирелергә тиеш дигән концепция булдырылды. Татарстан аны кабул итмәде, без аңа үзгәрешләр керттек. Теләккә ирештек тә кебек, әмма бөтен җирдә дә нәкъ безнеңчә булды дигән сүз түгел. БДИны туган телдә тапшыру таләбен күпме куйсак та, безне ишетүче юк. Моңа беренче чиратта кем каршы килә? Русиянең мәгариф минстрлыгы каршы чыга.

Яңа министрны борчылып кабул иттек. Биографиясен өйрәндек, аның мәктәпләргә, милли мәгарифкә нинди мөнәсәбәттә булуын ачыкладык, милләтләрнең тарихын, гореф-гадәтләрен ничек кабул итүе белән кызыксындык. Яңа министр православ дине белән кызыксынуы, аның урыс православ чиркәве белән бәйле булуы ачыкланды. Бу бик сагайта. Татарстанга күптән түгел Русия патриархы Кирилл килеп китте, аңа кадәр республикада митрополит алышынды. Аларның алга сөргән фикерләре һич тә милли мәгариф файдасына түгел. Ниятләре – мәгариф системына православ дине дәресләрен кертү. Без моңа каршы. Татарстан – күпмилләтле республика. Һәр сыйныфта диярлек төрле милләт, дин балалары белем ала. Без православ яки ислам динен дәресләрен кертә башлыйбыз икән, каршылыклар булырга мөмкин. Бу ризасызлык тудырачак. Шуңа күрә министр вазифасына яңа кешенең билгеләнүен борчылып кабул иттек”, дип сөйләде Разил әфәнде.

“Министрга бәя бирә алмыйм”

Русия Дәүләт шурасы депутаты Илдар Гыйлметдинов яңа министр Русия Конституциясе, кануннар нигезендә эшләячәгенә ышана.

“Президентның кадрлар мәсьәләсенә анализ ясый алмыйм. Бу – аның эше. Бүген мәгариф системы федераль кануннар нигезендә бара. Ана телендә белем бирү федераль кануннар, Русия Конституциясе нигезендә бара. Төп кануннамәне беркем дә бозарга җыенмый, аңа юл да куймаячакбыз. БДИның бер имтиханын булса да туган телдә тапшыру мөмкинлеген тудыру хакында фикерләр бар. Канун нигезендә бу әлегә мөмкин түгел. Бу хакта Русиянең мәгариф министрлыгы белән берничә тапкыр очраштым, тикшердек бу мәсьәләне. Аны җиңел генә кертеп җибәреп булмый. Шундый канун кабул ителә икән, анда бик күп процедуралар үтәсе бар. Татар теленнән БДИ була икән, бөтен телләрдән дә критерийлар ясалырга тиеш. Бу эш нинди бәягә төшәчәк? Төбәкләр моңа әзерме? Әле уйланып бетелмәгән. Чыгымнар саналгач, бу эшкә тотына алачакбыз”, дип сөйләде Илдар Гыйлметдинов.

“Ана телендә белем бирү кысрыкланмас”

Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, яңа министрның килүе белән ана телендә белем бирү кысрыкланмас дип саный.

“Андый кеше министр булырга тиешме-юкмы дигән сорауга җавапны киләчәк күрсәтер. Әле ниндидер нәтиҗә ясау иртәрәк. Кеше яңа гына билгеләнгән бит. Дин мәсьәләсенә килгәндә Татарстанның үз позициясе нык. Диннәр дәресен укыту мәсьәләсе нинди генә дәрәҗәдә куелмасын, Татарстан президеты әйткән сүзеннән тайпылмасбыз. Татарстан мәктәпләрендә Диннәр тарихы гына укытылачак. Татарстан өчен борчылмыйбыз, әмма чит төбәкләргә җиңел булмаячак. Төрле җирдәге җитәкчеләрнең бу мәсьәләне аңлау дәрәҗәсе төрле.

Тормыш үзгә бит ул. Министрлар, түрәләр бер килә, бер китә. Бик авыр заманда да халкыбыз туган телебезне саклый алган. Моны узганбыз икән, бүгенге чор ул кадәр катлаулы түгел. Баланы үзеңчә тәрбияләр өчен мөмкинлек бар.

Яңа министрның килүе белән ана телендә белем бирү кысрыкланмас. Илдә бит кануннар эшли, федераль стандартларга аерым шәхеснең үзгәрешләр кертергә мөмкинлеге юк. Кем генә килмәсен, безгә үз мәнфәгатьне яклап эш итәргә кирәк. Министр да колак салыр. Алай булмый икән, андый шәхесләр мәгариф өлкәсе белән идарә итә алмаячак”, дип белдерде Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров.

Яһүдләр аңлатма сорый, татарлар тел яшерә

Татарлар мәгариф министрлыгы эш күрсәтсен әле, карарбыз, күз күрер дигәндә Русиянең яһүд җәмгыятьләре федерациясе министр Ольга Васильевадан аның Иосиф Сталин, ул оештырган дәүләт террорына карата мөнәсәбәтен аңлатуын сорады. Яһүдләр Васильеваның аңлатма бирүе мәгариф системына гына түгел, бөтен Русия өчен дә мөһим, дип әйтте. Татарлар исә әлегә дәшми генә күзәтүне хуп күрә.

Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров  хатлар, мөрәҗәгатьләр язу иртәрәк дип белдерде.

“Тора-бара карарбыз, министрның гамәлләрен карарга кирәк. Башта күзәтик. Беренче сүз ишетүдән үк күтәрелеп бәрелмәс өчен без аның карашын өйрәнергә тиеш. Бер фикергә килгәннән соң үзебезнең позицияне әйтәчәкбез. Әлегә хатлар язарлык бер сәбәп күрмим. Өйрәнергә кирәк”, диде Ринат Закиров.

Запись Мәктәп, университетларга тынычлык бетә, Русиянең яңа мәгариф министрыннан нәрсә көтәргә? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..