Архивы Эрдоган - Tatar Today - татар яңалыклары.

Лукашенко Эрдоган белән бергә бар халык алдында Коръән үбүен ничек аңлата? [фото]
Минскида күптән түгел Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында Белоруссия Президентының Коръән китабын үбүе барлык диннәргә дә бертигез хөрмәт белән каравын белдерә, дип җиткергән Хөкүмәт башлыгы Александр Лукашенко. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

“Миңа Коръән китабын үпкән өчен тәнкыйть сүзләрен җиткерделәр. Без Эрдоган белән (Төркия Президенты 11 ноябрьдә Минскига эшлекле визит белән килгән иде) мәчет ачылышында булдык. Аңа Коръән бүләк иттеләр һәм ул аны үпте. Миңа да шундый ук Коръән китабын бирделәр – мин нәрсә эшләргә тиеш идем соң? Мин шул ук хәлне кабатладым”,  дигән Лукашенко пәнҗешәмбе көнне Минскида узган матбугат очрашуында.

“Мөгаен, кемнәрдер мине “чукындырганнардыр” дип уйлыйдыр. Юк, мине беркем дә “чукындырмады”. Әмма мин Президент, һәм минем илемдә меңләгән мөселман яши. Шулай ук алар өчен дә мин Президент. Һәм алар беркайчан да бернинди проблема да тудырганнары юк “,  дип өстәгән ул.

Президент Белоруссиядә мөселманнар, католиклар һәм православие динендәге кешеләр арасында тыныч мөнәсәбәтләр урнашуын, ә ил законнары барлык дин вәкилләре өчен дә тигез хокуклылыкны тәэмин итүне карый, дип белдерә.

“Дингә килсәк инде, биредә лозунг бер: һәркем үз гыйбадәтханәсенә юлны үзе таба “, дип шәрехли Александр Лукашенко.

Татар-информ

Запись Лукашенко Эрдоган белән бергә бар халык алдында Коръән үбүен ничек аңлата? [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Төркиядә өч айга гадәттән тыш хәл игълан ителде
Чәршәмбе кичендә Төркиядә 16 июльгә каршы төндә булган хәрби фетнә омтылышын оештырган “террор оешмасын” тулысынча юкка чыгару максатыннан өч айлык гадәттән тыш хәл игълан ителде. //Азатлык радиосы//

Төркиядә өч айга гадәттән тыш хәл игълан ителде. Бу хакта Төркия Милли иминлек шурасы һәм Министрлар шурасы җыелышлары тәмамлангач, Анкарада Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белдерде.

Аның сүзләренчә, Төркиядә өч ай дәвам итәчәк гадәттән тыш хәл кертү ил конституциясенең 120нче маддәсенә нигезләнә.

Эрдоган: “Илдә гадәттән тыш хәл кертүнең максаты – Төркиядә демократияне, хокук дәүләтен, ватандашларның хокук һәм ирекләрен чикләгән куркынычны бетерү”, дип белдерде.

Соңгы вакытта еш яңгырый торган Төркия демократиясе куркыныч астында, үзен авторитар җитәкче дигән сүзләргә каршы Эрдоган: “Без демократик парламент кысалары эчендә калабыз, без беркайчан да аннан китмәячәкбез”, диде.

Президент Төркиядә узган атна ахырында булган хәрби фетнә омтылышы нәтиҗәсендә 246 кешенең һәлак булуын, 1536 кешенең яралануын әйтте.

Элгәре Эрдоган Al Jazeera телеканалына Төркиядә түнтәрелеш үткәрү омтылышында чит илләр дә катнашкан булырга мөмкин дигән иде. Әмма ул теге йә бу илне атамады. Хәрби фетнәнең башында АКШта яшәүче дин әһеле Фәтхулла Гүлән җитәкчелегендәге оешма торган дип белдергән иде. Гүлән бу гаепләүләрне кире какты.

Төркия конституциясенең 120нче маддәсе нигезендә гадәттән тыш хәл кертелгәч, хөкүмәт ил президенты җитәкчелегендә Төркия парламентын читләтеп яңа карарлар кабул итә һәм кирәк булган очракта ил ватандашларының ирекләрен һәм хокукларын чикли ала.

Эрдоган үз чыгышы вакытында парламентның үлем җәзасын кертү тәкъдимен хуплаячагын да белдерде. Бу исә Төркиянең Европа Берлегенә керүенә киртә салырга мөмкин.

20 июль Вашингтонга җыелган беркадәр илләрнең тышкы эшләр министрлары Төркиядә хәрби фетнә омтылышыннан соң киң колач алган репрессияләргә борчылу белдерде, Анкараны бары тик кануннар нигезендә генә эш итәргә чакырды.

Запись Төркиядә өч айга гадәттән тыш хәл игълан ителде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Төркиядән нәрсә көтәргә?
Фетнәдән соң башланган кулга алулар һәм чистартуларны президент Эрдоган “Аллаһның рәхмәте” дип атады. Кайбер сорауларга җаваплар ачыклана бара.  //Азатлык радиосы//

Төркиядә 16 июльгә каршы төндә булган вакыйгалар тарихка “төрек демократиясенең җиңүе” буларак кереп калыр, мөгаен. Хөкүмәтнең рәсми аңлатмасына караганда, гаскәрдәге кечкенә бер төркем хәрбиләр ил җитәкчелеген бәреп төшерергә теләгән. Алар белән АКШта яшәүче дин әһеле Фәтһулла Гүлән идарә иткән диелә. Бу аңлатма барлык сорауларга да җавап бирер өчен җитәрлек түгел.

Ни сәбәпле фетнәне оештыручылар аның вакытын хәзер сайлаган?

Гаскәрләрнең Төркиянең эчке һәм тышкы сәясәтенең алып барылуы белән канәгатьсезлеге элек тә бар иде. Сәбәпләрнең берсе – Эрдоган хакимиятенең көрдләр белән килешергә теләмәве. Низагка сәяси чишелеш табарга тырышмау илнең көнчыгышында барган сугышны туктатуга киртә булып тора. Хәрбиләр шундый фикердә иде.

Фәтһулла Гүлән инде күп еллар АКШта яши. Эрдоган хакимияте аның хәрби көчләрдәге барлык тарафдарларын юк итте. Эрдоганның гаскәрдә үз кешеләре күбәйде. 2013 елдан Эрдоган белән Гүлән арасында сәяси каршылыклар тирәнәйде, Гүлән тарафдарларына Төркиядә көн калмады. Аның белән эшләгән оешмаларны Төркиядә “террор оешмалары” дип игълан иттеләр, йөзләгән кеше төрмәләргә ябылды.

Төркия мәгълүмат чаралары “15нән 16сына каршы төндә махсус хезмәтләр мәхкәмә, иминлек көчләре һәм гаскәрдә Гүлән белән хезмәттәшлек итүдә шикләнелгәннәрне кулга алырга җыена иде” дип белдерде. Андый зур чараны сер итеп саклау авыр булганга, “гүләнчеләр” бер төн алдан үзләре “һөҗүм итәргә булган”, диелде.

Фетнәчеләрнең гамәлләре түнтәрешнең яхшы әзерләнмәгәнен күрсәтте. Төркиядә 1960, 1971 һәм 1980 елларда булган түнтәрелешләр вакытында хәрбиләрнең максаты чыннан да мәгълүмат бирүне туктатып хөкүмәтне бәреп төшерү иде. Элекке фетнәчеләрне гаскәр генә түгел, халык та яклый иде. Бу юлы боларның берсе дә булмады. Интернет һәм телевидение үз эшен дәвам итте. Эрдоганны яклаучылар тиз генә үзара оешып урамнарга чыкты. Югары хакимияттәге беркемгә дә зыян тимәде.

Фетнәне чынлыкта кем оештырган?

Вакыйгаларның башланып берничә сәгать эчендә тәмамлануын, фетнәчеләрнең гамәлләре ышанычлы булмавын һәм башка кайбер сәер күренешләрне уйлаганда, фетнәне кем оештырган соң дигән сорау туа. Ил җитәкчелегенең мондый фетнә әзерләнүе турында белми калмавы мөмкин түгел иде ди кайбер белгечләр.

Беренчедән, бер елда берничә террор гамәле булган илдә иминлек көчләре һәм күзләү хезмәте бик яхшы эшләргә тиеш. Мондый зур дәрәҗәдә нәрсәгәдер әзерлек баруын аларның күрми калуы мөмкин түгел.

Икенчедән, 2000 еллардан бирле Төркиядә хәрбиләр махсус күзәтү астында, армиядә Гүлән тарафдарлары булуда шикләнелгән кешеләрне даими табып кулга алып торалар. Уңышка ирешә алмаган фетнәне Эрдоган үзе оештырган булырга мөмкин.

“Аллаһның рәхмәте” белән алга таба ниләр көтәргә?

Гүлән Төркиядә 15 июль кичендә башланган фетнә турында берни дә белмәгәнлеген әйтсә дә, Эрдоган хамиятне бәреп төшерү максаты белән фетнәне Гүлән оештырган диде. Икенче көнне үк хәрби көчләрдә чистартулар башланды. Фетнәчеләргә каршы көрәшәбез, дип Эрдоган хәрбиләр өстеннән контрольне тагын да көчәйтәчәк. Хәрбиләр моңарчы Эрдоганның сәяси амбицияләренә азмы-күпме көндәш була алырдай соңгы көч иде. Ял иткән Мәрмәрис шәһәреннән Истанбулга кайткач Эрдоган бу вакыйгаларны “Аллаһның рәхмәте” дип атады.

“Бу Аллаһның рәхмәте. Бу безгә кораллы көчләребезне чип-чиста итәргә юл ачачак”, диде президент.

Фетнә бастырылып берничә сәгать үтүгә 30дан артык генерал, хөкемдарлар, барлыгы 6 меңләп кеше кулга алынды.

Илдә яңа конституция турында сөйләшүләр бара, аның төп яңалыгы президент хакимиятен ныгыту булачак. Мондый фетнәдән соң сөйләшүләр тиз тәмамланыр – халыкны чикләнмәгән вәкаләтләргә ия “супер президент” булдыру өчен яңа конституцияне сайларга дип референдумга алып чыгу авыр булмаячак.

Запись Төркиядән нәрсә көтәргә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Төнлә Төркия кораллы көчләре хакимиятне үз кулына алуын белдерде
Төркиянең хәрби көчләре генераль штабы илдәге хакимиятнең үз кулына күчүе һәм ил җитәкчелегенең хакимияттән читләштерелүе хакында хәбәр итә.

Шимбәгә каршы төндә Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын белдерде. Истанбулда кораллы гаскәрләр шәһәрнең Европа һәм Азия өлешләрен тоташтыручы Босфор бугазы күперләрен япты. Төркия башкаласы Әнкарада хәрбиләр һәм хәрби техника хәрәкәте җанланды, шул исәптән хәрби боралакларның бик түбән биеклектә очуы да күренде. Әнкарада яшәүче кайберәүләр Twitter аша шартлау тавышлары ишетүләрен хәбәр иткәннән соң иң популяр социаль челтәрләр Төркиядә ачылмый башлады. Төркиягә очышлар туктатылды.

Шимбә иртән Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган фетнәнең бастырылуын әйтте һәм илдәге хакимиятне үз кулларына алырга теләгән “хыянәтче” хәрбиләрне гаепләп чыгыш ясады. Хәзер Төркиядә булган хәл – ул хыянәт, фетнә”, – дип белдерде ул Истанбулның “Ататөрек” аэропортында оештырылган матбугат очрашуында. Фетнәне оештыруда ул инде күп еллар АКШ та яшәгән имам Фәтхулла Гүләнне гаепләде.

«Билгеле, аларга бу хыянәт өчен бик катгый җавап тотарга туры киләчәк”, – диде президент. Эрдоган әйтүенчә, хәрбиләрнең бер өлеше “параллель дәүләт”дип аталган структура күрсәтмәсе буенча эш иткән. Аның фикеренчә, бу структура инде илдә 40 ел буе яши.

Эрдоган Истанбулга килер алдыннан Мармарис провинциясендә булуын әйтте. “Мин кунакханәдән чыгып китүгә үк, мин булган урынга авиация ут ачты. Мөгаен, алар минем Истанбулга киткәнемне белмәгәндер”, – дип фаразлады президент. “Анадолу” агентлыгы хәбәр итүенчә, Рәҗәп Тайип Эрдоган булган кунакханәне вертолетлар утка тотканан соң, хәрбиләр бинаны чолгап алган. Бу кунакханә янындагы бәрелешләрдә 5 полицейский тән җәрәхәтләре алган.

Матбугат чаралары Фәтхулла Гөленнең фетнәне гаепләп чыгыш ясавын хәбәр итә.

Төркиянең милли разведка хезмәте хәрбиләрнең хакимиятне үз кулларына алу омтылышы барып чыкмады дип белдерде. Хәрби түнтәрелешне оештыруда илнең хәрби һава көчләре җитәкчелеге һәм жандармерияне гаепләделәр. Төркия эчке эшләр министрлыгы фетнәчеләр ягында булган 750 хәрбине кулга алулары хакында хәбәр итә, алар хезмәт вазифаларыннан куылган, хәрби званиеләре юкка чыгарылган. Эшеннән куылган хәрбиләр арасында 5 генерал бар.

Хәрби түнтәрелеш тарафдарлары хакимиятне үз кулларына алу өчен көрәшне дәвам итәчәкләрен белдерде.

Хәрби түнтәрелеш тарафдарлары кулга алган Төркиянең генераль штабы җитәкчесе азат ителгән. Төркия полициясе Анкара парламенты янындагы бәрелешләрдә 16 фетнәченең үтерелүен хәбәр итә. Прокуратура хәрби түнтәрелеш вакытында барлыгы 60 кеше вафат булган дип белдерде

Татар-информ

Запись Төнлә Төркия кораллы көчләре хакимиятне үз кулына алуын белдерде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..