Архивы Ермак - Tatar Today - татар яңалыклары.

Омскида Ермакка һәйкәл куюга каршы татарларга басым башланган
Себертатар оешмалары, Дөнья татар конгрессы Омскида Ермакка һәйкәл куймауны сорап өлкә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. Хакимиятләр һәйкәлнең куелу көнен яшерә.//Азатлык радиосы//

Омскида яшәүче Пурехан Сыбырны 28 июль полициягә чакырып “Мин шәһәр көнендә хакимиятләр белән килешетерелмәгән урам чаралары оештыруда катнашмаячакмын”, дигән аңлатма яздырганнар. Полициягә чакыруны өлкәнең экстремизмга каршы тору үзәге җитәкчесе Павел Ларичев имзалаган.

Сыбыр фикеренчә, Омскида Ермакка һәйкәл куюга протест белдергән себертатарлар урам чаралары да үткәрер дип хакимиятләр шүрләп калган. “Әле моңа кадәр Омскида “идиотларча” Ермакка һәйкәл кую эшләре башланмаган иде”, ди Сыбыр.

25 июльдә интернетта таралган вдиео-мөрәҗәгатьтә себертатар активистлар: “Бу һәйкәлне кую Себернең асаба халкы булган себертатарларның милли хисләрен мыскыллау булып тора. Бу һәйкәлне куеп халык күңелендәге авыр кичерешләрне искә төшермәскә, ә узара аңлашып һәм хөрмәттә яшәүгә чакырган мемориаллар ачарга кирәк”, дип белдергән иде. Сыбыр бу видеоны әзерләгән активист. Ул Омски шәһәре татар автономиясе әгъзасы.

Хакимиятләрнең җирле себертатарлар белән килештермичә Ермакка һәйкәл куярга җыенуына Русиядәге кайбер татар иҗтимагый оешмалары да каршы икәнлеген белдерде.

Төмән өлкәсе себертатар милли мәдәнияте мохтарияте Омски губернаторы Виктор Назаров һәм Омски шәһәре башлыгы Вячеслав Двораковский исеменә хат юллады. Әлеге хатта төмәннәрнең Омски себертатарларына теләктәш булуы әйтелә.

“Тарихи җирләрендә яшәгән себертатарлар мондый һәйкәлне куюга каршы, бу безнең милли хисләребезне мыскыл итү булып тора”, “бер халыкны икенче халыкның басып алуын искә төшергән һәйкәлләр кую кирәкми”, дип тә ассызыклана әлеге мөрәҗәгатьтә.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты да Назаров исеменә ачык хат хат юллады. “Ермакның асаба себертатарларга нинди явызлыклар кылганы тарихтан билгеле. Шул сәбәпле узган гасырларда каршылыклы шәхесләргә һәйкәл кую беркемнең дә башына килмәде. Бу һәйкәл кую җәмгыятьтә милләтара киеренкелекне арттырачак”, диелә конгресс хатында.

28 июль Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров та конгрессның Омскида Ермакка һәйкәл куюга каршы булуын белдереп, губернатор исеменә ачык хат җибәргәннәрен раслады.

Омски өлкәсе себертатарлары 11 июльдә үк Омски шәһәре башлыгы Вячеслав Двораковский исеменә хат юллаган иде. Анда “Чуаш борынында булган бәрелештән соң үткән 434 ел дәверендә без, Себердә яшәүче төрле милләт вәкилләре, туганлашып беттек, “тарихи кутырларны актармыйча”, дус һәм тыныч яшәргә өйрәндек. Һәм бу “кутырларны” сыннар рәвешендә мәңгеләштерү кирәкме?” дигән сорау куела.

Омски башлыгы, ике атна вакыт узуга карамастан, әлеге хатка җавап бирмәгән. Активистларга “хатларга, мөрәҗәгатьләргә җаваплар бер ай дәвамында бирелә”, дип аңлатканнар.

Хакимиятләр Омскида Ермакка һәйкәлнең кайчан куелачагын яшерә. Алдан 29 июльдә булачак дип игълан итлегән иде. 31 июльдә куелачак дигән хәбәрләр дә бар. Шулай ук 4 һәм 6 августлар да атала. Хакимиятләр бу эшне, себертатарлар белми калсын өчен, яшертен генә башкарып чыгарга мөмкин дигән шик тә туа.

Запись Омскида Ермакка һәйкәл куюга каршы татарларга басым башланган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..