Архивы Фәрит Мөхәммәтшин - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Миннән көләләр, мин гарьләнә идем” – Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшенә кадәр бер татар сүзе белми
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшькә кадәр бер татар сүз белмәгәне турында әйтте. Бу хакта ул татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында сөйләде, дип яза Татар-Информ.

“Мин Советлар Союзында яши башлаган балалар рәтенә керәм. Ләкин коллегаларым белә: 45 яшькә кадәр мин ләммим татарча сүз белми идем. Иң күп дигәне, “Исәнмесез” дип җавап бирә идем. Ләкин аңга килде, җаваплылык туды: туктале, мин нишләп башкалардан ким икән дидем һәм татар телен өйрәнергә тотындым”, – диде парламент рәисе.

Ул татар телен Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев ярдәме белән өйрәнгәнен билгеләп узды.

“Миннән көләләр иде, мин гарьләнә идем. Туктале, мин татар булып саналам, әти-әнием татар, рус авылында үстек. Заманында Татарстанда 1958 елга кадәр Акташ районы бар иде, без бердәнбер гаилә. Мине “татарин” дип үртәп йөртәләр, кыерсыталар иде. Шуларны уйлап, 2-3 ел үз өстемдә эшләргә туры килде. Аңлыйммы, аңламыйммы, эштән кайткач, көзге каршына басып татарча газеталар укыдым, аңламаган сүзләрне иптәшләремнән сораша идем.

“Стена” дигән сүзнең татарчасы ничек икән дип уйлый идем, “запас” дигән сүзнең татарчасын белми идем. “Теләсәң, күңел, җан тартса, ә ул тарта икән, ничә яшьтә булсаң да, туган телеңне өйрәнеп, әти-әни, әби-бабайлар телендә сөйләшсәң, үзеңне икенче итеп хис итәсең икән. Мин шундыйлардан”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Запись “Миннән көләләр, мин гарьләнә идем” – Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшенә кадәр бер татар сүзе белми впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фәрит Мөхәммәтшин Русия министры Улюкаевны кулга алуга бәйле борчылуын белдерә
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген “Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы” форумы кысаларында журналистлар белән аралашу вакытында Россия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев белән килеп чыккан вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдерде.

“Беренчедән, бу шок булды. Шундый дәрәҗәдәге, федераль Хөкүмәт югарылыгындагы министр ришвәтчелектә генә түгел, ә янап акча таләп итүдә гаепләнә. Бу бик зур үкенеч һәм әгәр дә ул расланса, бу безнең илнең бөтен хөкүмәтенә, вертикаль хакимияткә зыян салачак. Кешеләрнең ышанычы кискен кимиячәк. Алар тулаем сәясәтне, илебезнең сәяси икътисадын тәшкил итүчеләр. Әгәр дә алар бер нәрсә сөйләп, икенче нәрсә эшли икән, бу хакимиятнең әлеге вәкилләре өчен зур борчу тудыра”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Искә төшерик: кичә Улюкаевка 2 млн доллар күләмендә ришвәт алуда гаепләү белдерелгән иде.

Татар-информ

Запись Фәрит Мөхәммәтшин Русия министры Улюкаевны кулга алуга бәйле борчылуын белдерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Ленин һәм Леонид Брежнев белән ретроавтомобильләр фестивален ача [фото-видео]
26 августта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “ГАЗ-21” авторетроклубы президенты Фәрит Мөхәммәтшин Х халыкара тарихи автомототехника фестивален ачты. Бу эштә аңа броневиктан торып чыгыш ясаган Владимир Ленин, шулай ук анда катнашучыларны котлауга кушылган Леонид Брежнев ярдәм итте.

Быел фестивальдә элеккеге заманнарның 200 автомобиле катнаша. Ретромашиналар яратучылар Германия, Литва, Польшадан һәм хәтта Япониядән дә килгән, шул рәвешле, катнашучылар географиясе тагын да киңәйгән.

Казан фестиваленең аермалы ягы – экспонатларның тарихилыгының максималь дөреслегендә. Биредә хәтта “Автомобиль – йөзьяшәр”, “Мотоцикл – йөзьяшәр” дигән аерым номинацияләр каралган, шулай ук “Фестивальнең уникаль проекты”, “Фестивальнең иң зур коллекциясе”, “ГАЗ-21 “Волга”ның иң әйбәт сакланышы” номинацияләре гамәлдә.

Фәрит Мөхәммәтшин үзе ретроавтомобильләргә мөкиббән киткән кеше буларак билгеле: гаражында “ГАЗ-69”, “Победа” һәм “ГАЗ-21” машиналары бар.

Биредә бүгенге заман автомобильләрендә булган төрле җайланмалар, кондиционер, шик юк, ләкин алар – әрсез, дип, аермалы якларын барлады Фәрит Мөхәммәтшин. “Дүрт цилиндр, барысы да күз алдында, ә хезергеләрнең барысы да ябык, үзең төзәтә дә алмыйсың – автосервиска барырга кирәк. Ә без – үз кулларыбыз белән, кызыксынып… Еш кына “ГАЗ-69”да, “Победа”да чыгарга тырышам, “Волга”да да. Нигездә, җәмәгатем белән дачага барганда инде, ерак арага түгел. Дөрес, “ГАЗ-69”га утырудан баш тартты ул, каты, дип зарлана. Ә менә “Волга”га бик рәхәтләнеп утырып йөри”, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе журналистлар белән аралашканда.

Сүз уңаенда әйтик, Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә машиналарын фестивальгә китергән. Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Москвич-407” маркалы яшел төстәге автомобилен куйган.

Фестивальдәгеләр “Паккард Твелв” машинасына аеруча игътибар бирде. Самараның ретроавтомобильләрен яратучылары аны шәп итеп реставрацияләп алып килгән. Машина Самара музеена яхшы хәлдә тапшырылган булган, тулы комплектациядә диярлек. Үз вакытында (родстер 1937 елда чыккан булган) элита классындагы спорт машинасы саналган: түбәсе ачла-ябыла торган, 12 цилиндрлы, 175 ат көченә ия. Бәясе 27 мең долларга кадәр җиткән, аны бай кешеләр генә алырга сәләтле булган. Хәзерге вакытта дөньяда шундый 31 генә автомобиль калган, диләр.

Ретроавтомобильләр шәһәр яки трасса буйлап барса, юлда авария китереп чыгарырга мөмкин, ягъни еш кына шундый хәл була. Автомобильләрне төягәндә шундый очраклар булды, чөнки кешеләр алардан күзләрен ала алмый, тоткан рульләре онытыла… Шуңа күрә төяп алып килгәндә кешеләрнең игътибарын җәлеп итмәскә тырышабыз, дип сөйли Самарадан Николай Хрипунов.

Фестиваль программасында, музей машиналары белән генә сокланудан тыш, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә автомобильләрдә узышалар була, бүген исә “Автосабантуй” үткәрелде.

Фото:Татар-информ

Татар-информ

Запись Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Ленин һәм Леонид Брежнев белән ретроавтомобильләр фестивален ача [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хаматова, Бәшәров, Безруков, Фәрит Мөхәммәтшиннар Муса Җәлил шигырен сөйли [видео]
Интернетта Чулпан Хаматова, Марат Бәшәров, Ренат Ибраһимов, Сергей Безруков, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Фәрит Мөхәммәтшин кебек билгеле шәхесләр видеога карап Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырен сөйләгән видео тарала башлады.

Әлеге видеотасманы герой шагыйрьгә 110 ел тулуга багышлап Мәскәүдәге Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге яздырткан. Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырен рус һәм татар телләрендә видеокамерага карап танылган милләттәшләребез сөйли. Алар арасында Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Фәрит Мөхәммәтшин, Чулпан Хамматова, Марат Бәшәров, Фәридә Корбангалиева, Ренат Ибраһимов, Бари Алибасов, Эльмира Кәлимуллина, Сергей Безруковлар бар.

Запись Хаматова, Бәшәров, Безруков, Фәрит Мөхәммәтшиннар Муса Җәлил шигырен сөйли [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..