Архивы Г. Камал театры - Tatar Today - татар яңалыклары.

Яңа татар фильмында уйнаучы актерлар үзләре костюм да тегә, балык та тота
Яңа сезонда “Яңа Гасыр” телеканалында дөнья күрәчәк “Көтелмәгән кунак” сериалының соңгы күренешләре төшерелә башлады.

“Фильмны төшерү процессы ахырына якынлашып килә. Фильмда төп рольләрне Г.Камал театры артистлары башкара. Минемчә, шәп команда җыелды, биредә – иң яхшылары! Төшерү мизгелләре тиз бара, актерлар – пунктуаль, вакытында һәм әзерләнеп киләләр. Мәсәлән, Илдус Әхмәтҗанов (Бәкер бабай) балыкчы костюмын, образын үзе уйлап тапты. Аның кебек җаваплы артистлар белән эшләве бик рәхәт”, – дип белдерде сериалның режиссеры Нурания Җамали.

“Бүген без балык тоттык. Гомумән, миңа табигатьтә төшерелгән күренешләр ошый. Сценарий буенча, мин “Көтелмәгән кунак” фильмының төп герое – Бәкер бабайның улын уйныйм. Исемем – Әмир. Бик акыллы һәм җитди егет. Минем герой белән аерым күренеш тә булачак. Анда мин сөеклемә багышлап җыр башкарам. Режиссерыбызга зур рәхмәт. Тамашачы фильмны яратып кабул итәр дип өметләнәбез”, – дип сөйләде Ришат Әхмәдуллин.

Фильмдагы күренешләр безнең көннәрдә затлы йортлар урнашкан бистәдә бара. Барлыгы өч гаилә сурәтләнә, һәркайсының үз тормышы, үз проблемалары. Әлеге гаиләләр биек коймалар артында яшәү аркасында бер-берсен бөтенләй белми. Ләкин бистәгә зирәк, акыллы һәм шаян Бәкер бабай кайту белән барысының да тормышы үзгәрә.

Фильмның режиссеры Нурания Җамали пенсиядән соң тормыш мәгънәсе турындагы бу фильмны инде күптәннән төшерергә хыялланган. “Лаеклы ялга чыккач, безнең тормыш үзебез ничек телибез, шулай дәвам итәчәк, дигән фикердә мин. Бу яки озак еллар буе эшләп, канәгатьлек хисе белән яшәү, яки тормыш мәгънәсен югалтып, ялгызлыкта гомер кичерү булырга мөмкин. Пенсиядән соң тормыш тышкы шартларга гына түгел, ә кешенең картлыкка булган шәхси мөнәсәбәтенә дә бәйле”, – ди режиссер.

Төп рольләрне Г.Камал театрының талантлы артистлары башкара. Алар арасында Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова, Ришат Әхмәдуллин һәм башкалар бар.

Запись Яңа татар фильмында уйнаучы актерлар үзләре костюм да тегә, балык та тота впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бүген Камал театры соңгы спектаклен куя [видео]
6 июль Камал театрының 112нче сезон спектакльләре тәмамлана. Бу уңайдан театр коллективы тамашачыларына рәхмәтен җиткереп, узган сезон мизгелләреннән торган видео тәкъдим итә.

“Хөрмәтле тамашачылар! Г.Камал театр коллективы сезгә олы рәхмәтен җиткерә. Тормышыгызга Камал театрын өстәвегез өчен бик зур рәхмәт! Яңа 113нче сезонга кадәр, дуслар!”, диелә театр мөрәҗәгатендә.

Бүген Казанда сезонның соңгы спектакле –  Зәңгәр шәл” куела.

Запись Бүген Камал театры соңгы спектаклен куя [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җырлый белеп җырламаган, сәләте булып сәхнәдә уй­намаган Илгиз Зәйниевтан министр нәрсә сораган?
Халык театрга йөри әле. Камал театры заллары шыгрым тулы. Замана чанасы йөгерә-чаба, камаллылар аннан калышмыймы? Калышмыйлар шикелле. Тәҗрибәләр ясыйлар: берничә жанрны кушалар, искеләрен яңарталар – төрлечә кыландыралар. Кемгәдер ошап та бетми, тәнкыйтьләгән кыяфәт ясыйлар. Ә төп массага барыбер ошый.

Элекке рухны саклап, шул ук вакытта яңа сулыш өреп, кылдай нечкә урталыкны югалтмау – минемчә, менә төп уңышларның берсе. Моңа оста кешеләр: Фәрит Бикчәнтәев белән бергә хәзер Илгиз Зәйниевне дә гел телгә алабыз. Илгизнең куйган спектакль-тамашалары 20дән артык, язган пьесалары 40 чамасы. Зәйниевне сәер кеше диләр. Кибәндәй чәче, йөзен күмгән сакал-мыегы, уйлары белән җирдән аерылып “очып” йөрүе – саный китсәң байтак… Әмма аның белән сөйләшкәч, без үзебез кайдадыр очып йөрибез икән, дигән уйлар калка. Ул, киресенчә, җиргә, тормышка, хакыйкатькә ябышкан. Тамашачыларын да кайчак шунда йолкып төшергәли.

Куйганнары, язганнары турында болай да беләбез: “Мәхәббәт FМ”, “Бабайлар чуагы”, “Бармы ришвәттән дәва?” Куелачаклары белән танышыйк:

– 7 ноябрьдә премьера чыгарга тиеш. Быел Чыңгыз Айтма­товның “Гасырлардан да озын көн” исемле әсәрен сайладык. “Мәңгелек буран” дип атарга ният­либез. Инсценировкасын үзем эшлим. Тагын бер яңа спектакль, монысы мин язган – “Дию пәрие”. Яңа төрлерәк тамаша – хореографик комедия булырга тиеш. Төп рольләрдә Илдус Габдрахманов, Ләйсән Рәхимова.

– Илгиз, сине беренче тапкыр “Иделем Акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә хәтерлим. Бик сәләтле егет дип мактаганнар иде. Драматургия буенча “Гран-при” да оттың бугай әле.

– Гран-при отмадым мин анда. Бөтенләй бер урын да алмадым дип хәтерлим. Беренче курста укыган чак, шигырьләр, поэмалар тапшырган идем. Шигырь дип тоелгандыр, күрәсең, алар миңа ул вакытта. Бер повесть бар иде, хикәяләр, драма әсәре.

– Никтер истә калгансың бит барыбер. Талантлы һәм җиңүче булып. Тормыш барысын да көйли. Ник театр соң, Илгиз? Нәрсәсе белән ошый?

– Кечкенәдән җырлап йөрдем. Гел сәхнәдә. Мәктәптә бөтен диярлек спектакльләрдә уйнадым…

– Син җырлыйсың дамы?

– Гомер буе җырладым. (Елмая.) Мәктәпнең төп сандугачы, янәсе. Казанга укырга килгәч, җырны туктаттым. Театр юнәлешен сайладым. Мәктәпне тәмамлаганда 5 пьесам бар иде. Төп хыялым – кинорежиссерлыкка укырга керү. Тик бездә андый ук җитди дәрәҗәдәге кинога укыту юк бит. Театр көчле. Шуңа театрга режиссурага ки­лергә уйладым. Фәрит абыйга килдем. Ул: “Мәктәп белеме белән генә режиссерлыкка укырга ала алмыйм. Башта актерлыкка укы”, – диде. Кердем, 4 ел укып, Камал театрына эшкә алдылар. Беренче зур эш — Ркаил Зәйдулланың җитди әсәре “Үлеп яраттым”ны олы сәхнәдә куйдым.

– Син хәзер ике театрда эшлисең дип беләм…

– Әйе, рус Яшь тамашачылар театрында да эшләп йөрим. Ярдәм кирәк, диделәр. Камалда репитиция бетә дә шунда чабам.

– Ике фронтка эшләгән өчен сүз әйтмиләрме?

– Юк, барысы да килешенеп, рөхсәт белән эшләнелә бит. Министр үзе сорады, Камал театры җитәкчелеге каршы килмәде.

– Уйнамыйсың инде хәзер, куеп кына йөрисең?

– Режиссурага күчкәннән соң, сәхнәдә уйнаганым юк.

– Ни өчен? Сәхнәдә ошамыймы?

– Бик осталар бар бит, алар актер буларак миннән берничә баш өстен. Даһи актер булмагач, нәрсәгә кирәк ул? Миңа күбрәк сәхнә артында булу ошый. Оештыру эшләрен яратам.

– Җырлый беләсең, җырламыйсың. Актерлык сәләте бар, сәхнәдә уй­ныйсың килми. Кеше алдында ялтырап йөрергә яратмауданмы бу, Илгиз?

– Миндә ул сыйфат юк, никтер.

– Кешеләргә күренмим, аның каравы, кешеләрне күрәм?

– Әйе, шулайрак (көлә).

– Рус теле белән татар те­лен­дә спектакль куюның аермасы бармы?

– Юк. Без бер үк Станиславский мәктәбе буенча эшлибез. Актерлар белән аралашырлык кына телне беләбез. Уйнау – бер үк.

– Тегендә-монда йөгереп йөреп, гаиләң янына кайтырга өлгерәсеңме?

– Өйдә кунак кына инде мин. Шулай да тырышам. Кы­зы­бызны яслегә йөртү – минем җа­вап­лылыкта, малай – хатынныкы. Кызы­быз Гәүһәргә биш яшь, улыбыз Хәйдәргә яшь ярым була, Алла теләсә.

– Хатының Резидәнең күңелен ничек яуладың?

– Татфак чакырды да, “Студвес­на”га номер эшләргә булыштым мин аларга. Минем беренче режиссерлык эшем. Аннары “Яңа дулкын” килеп чыкты. Шуннан якыннан аралашып, дуслашып киттек.

– Үзең беренче сүз каттыңмы?

– Юк, берни әйтмәдем, минем кыяфәт кызларны гашыйк итә торган түгел бит. Йә сакал баскан, дигәндәй, йә тузган озын чәч… Бергә эшләү дәверендә генә дуслашып киттек. 7 ел бергә хәзер, Аллага шөкер.

– Туган якларга – Аксубай, Карасуга кайткалыйсыңмы?

– Бик сирәк. Яңа елга кайтырга тыры­шабыз. 1 январь – әтинең туган көне.

– Үзләре килә торгандыр?

– Әти авылдан чыкмый. Әни спектакльләргә килгәли.

– Бердәнбер шундый “сәер” баламы син гаиләдә?

– Ике апам бар, бер абый. Мин төпчекләре. Апалар – укытучылар. Абый – полиция хезмәткәре. Аларның да иҗатка сәләтләре бар. Әмма никтер ул якка тартылмадылар.

– Нигә?

– Һәркемнең үз һөнәре. Иҗат кешесе булу – бу дөньяның төп максаты түгел. Үз һөнәреңдә оста булырга кирәк. Димәк, аларның ипиләре башка җирдә.

– Сиңа хәзер 30 тирәсе. Ир-атлар өчен авыр чор, диләр. Бер артка, бер алга карап ала торган вакыт. Сизәсеңме моны?

– Шулай, эш тә бара кебек, гаиләдә дә барысы тәртиптә, Аллага шөкер, яңа спектакльләр куела, ә күңелдә барыбер ниндидер канәгатьсезлек, борчу: мәчеләр тырмаган кебек. Шул күчеш чорыдыр инде ул. 31 яшь тула менә, тынычланырмын дип өметләнәм.

– Тынычланмаячаксың инде син. Яңа баскычка аяк басканыңны аңлап, тагын да тынгысызрак тормышка кереп китәрсең. Минемчә, алда тагын да бөегрәк эшләр көтә сине.

– Амин, шулай булсын.

Райнур Әгъләметдинов, Акчарлак

Запись Җырлый белеп җырламаган, сәләте булып сәхнәдә уй­намаган Илгиз Зәйниевтан министр нәрсә сораган? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рамил Төхфәтуллин Илсөянең юбилеена онытылмаслык зур бүләк ясый
Галиҗәнап Татар театрының таҗындагы гәүһәрләр берсеннән- берсе балкышлырак. Юк, исемнәрне санамыйм. Гасырдан ашкан иҗат дәверендә Сәхибҗамал Волжскаядан, Фатыйма Ильскаядан, Гөлсем Камскаядан, Гөлсем Болгарскаядан башлап «ская»лар байтак булган. Купшы тәхәллүсләр сәхнә кануннары кушканга күрә генә сайланмагандыр инде ул.

Бәлки «фәләннәрнең кызы театрда уйнап йөри икән» дигән кырын хәбәрләрдән нәсел-нәсәпне аралау өчен дә фамилияне ярып салу ярамагандыр.

Илсөя Төхфәтуллина Камал театры сәхнәсенә моннан 30 ел элек аяк баскандагы фамилиясен үзгәртмәде. Аны Алсу Гайнуллинаның икетуган сеңлесе икән дигән хәбәр озата кайтты. Яңа артистканың яшь кенә түгел, бәлки, әле гаҗәеп матур да булырга тиешлегенә бер шарт иде бугай бу туганлык. «Төхфәтуллина» дигән фамилияне аңа – Щепкин исемендәге югары театр училищесында укып йөргән булачак артисткага икенче бер артистыбыз – Рамил Төхфәтуллин ялгаган булып чыкты. Мәскәү урамнарын ураганда Мәскәү көзе юраган мәхәббәт булган икән ул! Шуңа күрә театрда тагын бер Гайнуллина булмый калды.

Илсөя үзе сентябрь кызы. Әмма Татарстанның халык артисты түгәрәк юбилеена кунакларны ноябрь ахырында җыйды.

Алар 1984 елда, Щепкин училищесына 12 егет, 6 кыз китәләр.120 кешелек конкурсны узганнар, имеш.

Алданрак килдем театрга. Капшый торыйм әле. Буш фойеда йөреп торам. Буш дип инде… Диварларда Илсөя Төхфәтуллина уйнаган спектакльләрдән фотокүргәзмә. Мәйсәрәләр, Галиябанулар, Маргариталар арсында йөренеп торам. Бераздан без – тамашачылар күбәеп тә киткәнбез икән. Диварга тезелгән фотосурәтләрдән алган тәэсир, матурлык хозурлыгы гына да кара көз кичендә театрга дип өйдән чыгып китүне аклый сыман. 50 нче – 60 нчы еллар кинооператорлары йөз матурлыгын экран тутырып күрсәтергә ярата торганнар иде. Менә аларга материал монда! Мәрмәр маңгай, җәя кашлар, ук керфекләр, ганҗәдәй иреннәр. Ул мөлаемлык, ул сөйкемлелек, ул караштагы назлылык! Ниндидер кибәрле назлылык түгел, җылыта, юата торган назлылык бу. Ярабби! Шушы кадәр чибәр булып була микәнни соң ул! «Алсуга җиткәне юк!» дип йөри идем бит әле. Әллә уздырган инде?! Хәер, нәселләре бер шул, калыплары бер! Ходай Тәгалә кечесенә җырлау куәсен дә мулдан бүләк итеп ташлаган. Кинәнсен генә татар театры.

Кинәнә дә. Бөегебез Марсель Сәлимҗанов аны хәтта Мәскәү юлыннан туктатырга да омтылып карый. «Кал! Мәйсәрәгә кертәм мин сине!» Калмый кыз ул чагында. Әмма дүрт елдан соң «керә» ул Мәйсәрәгә. Галиябануга да керә. Инде Мәскәү остазлары мәктәбен узган, вокал мөмкинлекләре чарланган оста артистка булып килеп керә. Сәхнә түренә эленгән экраннан яраткан сандугачын – шәкертен 100 яшьлек остазы сәламләде. Гомер еллары да, арада яткан 30 ел да кызның образын остаз күңеленнән юмаган.

Юбилей сәхнәсендә Илсөя Төхфәтуллина уйнаган спектакльләрдән өзекләр чиратлаша. «Зәңгәр шәл», «Галиябану», «Эзләдем, бәгърем, сине!»… Булат белән Мәйсәрә, Хәлил белән Галиябану, Рәхимҗан белән Диләрә – Илсөя белән Рамил Төхфәтуллиннарның мәхәббәттә аңлашуы, 30 ел сыналган мәхәббәтләренең гомерлек мәхәббәт икәнлеген меңләгән күз каршында исбатлавы иде бу күренешләр. Бер-береңне шулкадәрле яратып уйнамасаң, дөньяларыңны онытып икәү генә кала белмәсәң, тамашачыны катарсиска җиткерү, ягъни тетрәндерү мөмкин түгелдер. Илсөянең мецо-лирик сопраносы белән Рамилнең драматик баритоны тамашачының йөрәген яулап алган мизгелләр татар театрының казанышы ул. Татар театры, барыбер дә, халык йөрәгенә юлны нотык сөйләп түгел, бәлки, үзәкләрне өзәрдәй җырлар җырлап ярган! Илсөянең фа-диезларны ала торган тавыш мөмкинлекләре йөрәк түренә җиңел үтеп керә алуына инде ничә инандык.

Бу гаиләдә хәзер егет кеше дә үсә. Камил онык кем булыр икән – артистмы, режиссермы, юристмы?

Ә бит шушы артистка – сабакташы Әмир Камалиев: «Ул безнең курсыбызның сандугачы иде» дигән Илсөя үзенең комедияләрдә дә уйный алуын исбатлардан элек «Ричард!!!» спектаклендә Англия королевасы Маргаританы да ышандырырлык итеп, тавышына хакимәләр аһәңнәре ягып уйный белде. Комедия дигәннән, өр-яңа премьерада ул Гөлбану булып чыгачак. Бу юлы да алар ире Рамил белән бергә сәхнә тотарга җыена. (Сүз уңаеннан, Рамил Төхфәтуллинның кабат Камал театрына кайтуы Илсөянең юбилеена иң зур бүләк булды. Хәер, бер аңа гына микән әле.)

Артистканың иҗат биографиясендәге тагын бер рольне күрмәмешкә сабыша алмыйм. Бу – Зөләйха! Рамил Төхфәтуллинның «Зөләйха» фильмы (Гаяз Исхакый әсәре буенча) һәртөрле гыйсъянчылыкка әзер 90 нчы еллар өчен дә вакыйга булган иде. Шул фильмда Илсөя иҗат иткән каһәрләнгән хатын-кыз образы безнең сәхнә иҗаты тарихында бердәнбер булып кала әле, Зөләйха оныту белмәс хәтерне һаман тетрәтә. Аның ул фильмдагы әрнүле карашы, елап-елап арыган күзләрендәге сагыш – ул безнең дә әрнү, безнең дә сагыш!

Ә бит бу кыз бала, безнең Илсөябез җырлы-тальян гармунлы гаиләдә Зәйнәп белән Җиһангирның дүрт баласы арасында төпчеге булып, үзе дә әнисен «Ал Зәйнәбем» җыры белән куандырып, алар җырлаган җырларны отып алып үскән. Әнә берсен – әнисе яраткан «Ачылы тау » җырын газизләренең фотосурәтенә карап, хатирәләрен моңга манып җырлады. Мөгаен, ул бу мизгелләрдә үзе дә җилкәсенә көянтә-чиләк элеп, Зөягә суга төшкән яшь чакларын сагынгандыр, Дәвеш болыннарында печән җыйган елларын, болын җиләге җыеп йөргән җәйләрен юксынгандыр, сыер савып кергән кичләрен искә төшергәндер… Үткәннәр үткәндә кала шул. Әнә инде үзенең төпчек кызы Диләрә ишек ярыгыннан гына карап, әнисенең артистлар бүлмәсендә грим ягынып утырганнын күзәтә. Әнисе моннан 30 ел элек Мәйсәрә роле өчен тегелгән зәңгәрсу күлмәктән. Буй-сыны бу утыз елда бер дә үзгәрмәгән. Бергәләшеп фитнеска, йөзәргә йөрүләрнең хикмәте инде бу. Чү! Әнисе кузгалды. Димәк, сәхнәгә чыга. Диләрә театр чаршавының икенче канаты ягына йөгерде. Хәзер ул үзе дә аңа каршы чыгачак.

Казан консерваториясенең беренче курсы студенты Диләрә Төхфәтуллинаның тавышын, әнисенә бүләк итеп җырлаган катлаулы арияне тыңлагач, тамашачы аһ итте. Пышын-пышын хәбәрләшү китте: «Вена операсына чакырганнар икән дә, кыз Клара Хәйретдиновада гына укырга телим дигән икән, ди. Олы кызлары Индира юрист икән. Югыйсә анысы да җырлый, ди». Кызының җырлы бүләген кабул иткәннән соң, Рамиленең, Булат авызы белән әйтелгән: «Синнән дә матуррак кызны күрмәдем», – дигән сокланулы сүзләрен ишеткәннән соң, Илсөябез бер тында залга серен чиште: «Бәхетемә рәхмәт!» Әйбәт бит. Әгәренки ул, инде Мәйсәрә авызы белән: «Узган гомер бигрәк жәл!» – дисә, ни хәлләр итәр идек тә, аны ничек юатыр идек.

Асия Юнысова, Сөембикә

Запись Рамил Төхфәтуллин Илсөянең юбилеена онытылмаслык зур бүләк ясый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Зәңгәр шәл”не караган галимә “сәхнәбез зәңгәрләнмәсен иде” дип белдерә [видео]
Казанда 18 май кичендә “Камал мәктәбе” проектында сезонның соңгы дәресе “Зәңгәр шәл” спектакленә багышланды. Чарада әлеге спектакльнең узган гасырдагы видеоязмасын карап, фикер алышу булды. Камал театрының өлкән, урта буын артистлары әлеге әсәрдә генетик код барлыгын, халыкның азатлыкка, хөррияткә омтылышын күрсәтүен сөйләде.

“Камал мәктәбе” театр тамашачысы мәктәбе проекты бу ел башында 1987 елда куелган “Ахырзаман” спектакле белән башланып, бу атнада “Зәңгәр шәл” спектакленең (1987, 2000 еллар) видеоязмасын күрсәтү белән тәмамланды.

Фикер алышуга Булат, Мәйсәрә, Ишан рольләрен төрле елларда башкарган Камал театры артистлары килде. Белгечләр буларак язучы Рабит Батулла, композитор Фоат Әбүбәкеров, филолог Рауза Солтанова һәм галимә Миләүшә Хәбетдинова чыгыш ясады.

“Камал мәктәбе” проекты авторы, журналист, музыкант Рәдиф Кашапов артистларга сораулар да әзерләгән иде. Булат персонажы турында сүз кузгаткач, “Зәңгәр шәл”дә бу рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин сүз алды.

– Кәрим агай Тинчурин тарафыннан язылган бу әсәрне, драматургия ягыннан карасак, гап-гади бер әсәр дияргә була. Ләкин Кәрим Тинчуринның мәхәббәт турында язылган әсәрләре арасыннан “Зәңгәр шәл” аерым урын алып тора. Милләтебезнең якты мәхәббәткә омтылуы, ышануы генетик код булып канына сеңгән. Булатны, кеше үтерсә дә, халык аклый. Аны үз мәхәббәте өчен көрәшче итеп кабул итәләр, ди Төхвәтуллин.

Рамил әфәнде режиссер Марсель Сәлимҗанов бу рольне аңа тапшыргач, куркып калуын да искә төшерде. Ул Булатны иң дөрес уйнаучы итеп Наил Әюповны атады.

Шулай ук Булат ролен башкарган Әсхәт Хисмәтов өчен дә Булат якын икән. Ул аны социаль герой дип атады.

– Булат – кеше үтергән кеше түгел. Шулай килеп чыккан, димәк, дөньяда төрлесе була. Шундый мәхәббәт булган, ишан кызны мәҗбүриләп алып китә, яшь парлар кавыша алмый калалар, монда җәлләмичә мөмкин түгелдер, диде ул.

Мәйсәрә ролендә Рамил Төхвәтуллин белән бергә уйнаган Илсөя Төхвәтуллина һәм хәзерге заман Мәйсәрәсе Гүзәл Гүлвердиева ничек бу рольне уйный башлауларын сөйләделәр. Чараны алып баручы Рәдиф Кашаповның авыл күренеше бүген кирәкме-юкмы дигән соравына җаваплары төрле булды.

Гүзәл Мәйсәрәне студент чагында ук уйнау бәхетенә ирешкән. “Рольгә ничек кереп китүемне аңламый да калдым. Яңача эшләргә тырыштык. Хәзерге “Зәңгәр шәл”ебез стилизацияләнгән”, диде ул. Шулай ук иске авыл тормышын чагылдыру да бу спектакльдә хәзер кирәк түгел дигән фикердә яшь актриса.

Илсөя Төхвәтуллина фикеренчә, “Зәңгәр шәл”дә авыл тематикасы сакланырга тиеш. “Балаларны тәрбияләгәндә, алар һичьюгы спектакльгә килеп, киемнәргә, авыл мохитенә, аларның сөйләменә игътибар итеп китәргә тиеш”, дип искәртте Илсөя ханым.

Ишан булып уйнаган Әзһәр Шакиров “Зәңгәр шәл”нең мәхәббәт, диннән көлү сюжетыннан гына тормавына игътибарын юнәлтте. Ул качкыннар белән өзектә халыкның азатлыкка, хөррияткә омтылуын белдерде.

– Спектакльләрдә ишаннардан көлү генә түгел, халык күңелендә яткан иң зур фикер – кайчан ирекле булабыз соравы ярылып ята. Кайчан милләтебез ирекле була? Ишаннан, мулладан көлү ул бар, әлбәттә. Әмма тамашачы үзенә кирәген эзли. Халыкның азатлыкка омтылуы теләсә-теләмәсә дә эчендә ята, диде Әзһәр Шакиров. Үз роленә килгәндә, ул аны кабатланмас итәргә тырышкан. Аңа кадәр ишанны усал, әшәке итеп уйнаучы булмагач, Әзһәр Шакировка шундый дин әһелен эшләргә туры килә.

Чарада катнашкан белгечләрнең дә спектакльгә карашлары үзгә иде. Драматург, язучы Рабит Батулла “Зәңгәр шәл” диннән көлми, диндәге ишан кебек наданнардан көлә дип саный.

– Аны аңларга кирәк. Тукаебыз да, Тинчуриныбыз да диннән көлмәгән, “псевдодинчеләр”дән көлгән. Сез, тамашачылар, Уразиковны да күрмәгәнсез, башкасын да, сезгә бу “Зәңгәр шәл” канун булып тора, ди Батулла.

Сәнгать белгече Рауза Солтанова спектакльнең миллилегенә, халыкчанлыгына тукталды. Белгеч спектакльнең төрле еллардагы куелышындагы үзенчәлекләре, образлылыгы, төсләрнең әһәмияте хакында сөйләде.

Театр тәнкыйтьчесе, галимә Миләүшә Хәбетдинова “Зәңгәр шәл”не галәм дип атады.

“Бу галәм татар йөрәгенә генә ачылмый. Безнең “Зәңгәр шәл”ебез талисман кебек. “Зәңгәр шәл”гә карап яшьләр кем икәнен танысын иде, шуның белән бәхетле булыр идек. Сәхнәбез “зәңгәрләнмәсен” иде”, диде ул үзенең чыгышында.

Проект авторы Рәдиф Кашапов фикеренчә, татарда бөтен нәрсә бетсә дә, театр бер утрау булып калачак.

“Татарлар өчен, татар мәдәнияте өчен театр мәңгелек булмаса да, озын гомерле булыр, алла боерса. Шуңа да аның тарихын җентекләп өйрәнергә кирәк. Башка халыклардан аермалы буларак, без үзебезнең кем икәнебезне беләбез. Нигезебез бар. Ул мәдәниятебездә чагыла. Нишләп әле ул нигезебез турында матур сәнгать телендә сөйләшмәскә?” диде Рәдиф Кашапов ​Камал театры белән берлектә оештырылган “Камал мәктәбе” проектының максатын аңлатып. Алга таба да моңа охшаш чаралар булачак дип белдерде ул.

Азатлык

Запись “Зәңгәр шәл”не караган галимә “сәхнәбез зәңгәрләнмәсен иде” дип белдерә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камал театры ялларда тамашачыларны спектакльләр карарга чакыра
Камал театры 20 майда тамашачы игътибарына татар классикасы “Зәңгәр шәл”не тәкдим итәчәк.

Спектакльнең премьерасы 2011 елның 7 ноябрендә булды. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Әлеге спектакль – ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп сабантуй бәйрәменә әзерләнгән чакта, авылга Булат кайта, сөйгән кызына бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша аны көчләп Ишан хәзрәткә бишенче хатын итеп бирергә җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә мәҗбүр була. Ятимә кыз Ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән Мәйсәрәне газаплардан азат итә.

Камал театры сәхнәсендә яшь артистларны күрәсегез килсә, 21 майда “Палата №6”  спектакленә рәхим итегез.  Бу – Казан дәүләт мәдәният институты  студентларының диплом эше. Режиссеры – Олег Кинҗәгулов. Бер табибның авыру белән мөнәсәбәтләре тарихы, дуслык һәм кеше бәхете төшенчәләре турында фәлсәфи уйланулар.

Билетларны kamalteatr.ru сайтында алдан алу мөмкинлеге бар.

Запись Камал театры ялларда тамашачыларны спектакльләр карарга чакыра впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

КФУда «Татар театры: югалту һәм табышлар» дигән темага дискуссия бара [видео]
КФУда  «Татар театры: югалту һәм табышлар» дигән темага дискуссия башланып китте.

Дискуссиядә Камал  театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Россия һәм  Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, язучы, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким, драматург Мансур Гыйләҗев, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев һәм башка танылган шәхесләр катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы әлеге чарадан турыдан-туры трансляцияне тәэмин итә.

Запись КФУда «Татар театры: югалту һәм табышлар» дигән темага дискуссия бара [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камал театрында ток-шоу жанрында яңа спектакль куелачак
Камал театры 7, 8 һәм 20 апрельдә тамашачыларны үзенең яңа спектакленә чакыра. 111 сезонның төп премьерасы – “Ак калфагым төшердем кулдан…” спектакле. Татар драматургиясе һәм шигърияте классигы Илдар Юзеев пьесасын сәхнәгә режиссер Фәрит Бикчәнтәев куя. //Tatar today//

Әсәр инде 1980 еллар азагында ук язылган. Үзгәртеп кору чорында телевизион күпер жанры популяр булган. Илдар Юзеев исә драмасында күперне Казан һәм Америка татарлары арасында сала. Ике төрле дөньяда яшәүче бер милләт кешеләре төрлечә сөйләшәләр, төрлечә фикер йөртәләр, әмма тамырларында бер кан – татар каны ага. Спектакльдә тел, халыкара мөнәсәбәтләр, милләт язмышы проблемалары күтәреләчәк дип көтелә.

“Ак калфагым төшердем кулдан” – ток-шоу жанрында беренче спектакль. Шуңа репетицияләр дә инде күптән – узган елның май ахырында ук башланган иде. Телевизион күпернең алып баручысы Сафия Нурхан ролен башкаручы Люция Хәмитова үзенчәлекле куелыш турында: “Эшләү авыр булса да, кызык”, дип белдерә. Спектакль тамашачы күңеленә якын, аңлаешлы булыр дигән өметтә кала ул.

Шулай ук премьерада Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артистлары Наил Дунаев, Илдус Әхмәтҗанов, Айдар Хафизов, Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева, Илдус Габдрахманов, Венера Шакирова, Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Йосыпова һәм театрның яшь артисткасы Алинә Мөдәрисова катнашачак.

Запись Камал театрында ток-шоу жанрында яңа спектакль куелачак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камал театры спектакльләре белән Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә килә [афиша]
2017 елның 14-21 февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан шәһәре)  традиция буенча Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә гастрольләр белән килә. //Камал театры//

Гастрольләр афишасында 5 спектакль, шуларның 3 премьера. Билетлар инде сатуда, аларны Камал театры сайтында “Афиша-Гастрольләр” сәхифәсендә алып була. Ашыгыз, билетлар саны чикле!

ЯР ЧАЛЛЫ, “ЭНЕРГЕТИК” МӘДӘНИЯТ САРАЕ

14 февраль, 19.00, «Диләфрүз – Remake», Туфан Миңнуллин. Көннәрдән бер көнне авылның иң чибәр кызы Диләфрүзнең рәсеме төшкән “Рlауbоу” журналы егетләр кулына килеп эләгә… 12+.

15, 16, февраль, 19.00, «Бармы ришвәттән дәва?..», Зөлфәт Хәким. Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә… 12+.

17 февраль, 19.00, «Сөясеңме, сөймисеңме…», Флорид Бүләков. Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. 12+.

18 февраль, 12.00, 18.00, «Җилкәнсезләр», Кәрим Тинчурин. Татар классикасы җәүһәре булган, 1926 елда иҗат ителгән бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта…12+.

20, 21 февраль, 19.00, «Көтәм сине…», Илгиз Зәйниев. «Көтәм сине…» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” – дигән сорауга җавап эзли. 12+.

ТҮБӘН КАМА, ХАЛЫКЛАР ИҖАТЫ ЙОРТЫ

19 февраль, 18.00, «Көтәм сине…», Илгиз Зәйниев.

“ЭНЕРГЕТИК” МӘДӘНИЯТ САРАЕ: 8(8552) 70-10-93, ХАЛЫКЛАР ИҖАТЫ ЙОРТЫ: 8(8555) 30-84-09.

Запись Камал театры спектакльләре белән Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә килә [афиша] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Динә белән Илнур Закировлар бүген кемнең туена барганнар? [фотолар]
Бүген Закировлар гаиләсе туйга чакырулы булган. Камал артисты Ирек Кашаповның һәм Алсу Хуҗинаның бүген кызыл туйлары икән.

Динә әлеге шатлыклы вакыйганың мизгелләре белән Инстаграм битендә бүлеште һәм яшьләргә ихлас теләкләрен җиткерде.

Без дә Ирек белән Алсуга бәхет, мәхәббәт, матур гаилә тормышын теләп калабыз!

Туйлар Горли ))) Ирек Кашапов белән Алсу Хуҗинаның буген туй коннәре ! Бәхет телибез ??????

Фото опубликовано Дина Закирова (@dinazakirova_rt) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-07-22T06:58:27+00:00">Июл 21 2016 в 11:58 PDT</time>

Менә безнең бәхетле кияуебез )))

Фото опубликовано Дина Закирова (@dinazakirova_rt) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-07-22T09:25:09+00:00">Июл 22 2016 в 2:25 PDT</time>

Фото опубликовано Дина Закирова (@dinazakirova_rt) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-07-22T09:25:34+00:00">Июл 22 2016 в 2:25 PDT</time>

И традиционное Селфи с молодоженами ?????????❤️❤️❤️???

Фото опубликовано Дина Закирова (@dinazakirova_rt) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-07-22T10:27:50+00:00">Июл 22 2016 в 3:27 PDT</time>

Запись Динә белән Илнур Закировлар бүген кемнең туена барганнар? [фотолар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..