Архивы Гөлназ Галимуллина - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Татар моңы”нда чыгыш ясар өчен, култык таякта да барырга риза
6 нчы декабрьда Камал театры сәхнәсендә үткән «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты тамашачысы кинофильм төшерү процессының шаһиты булды. Әмма зал үзе бу хакта белми дә калды. Алып баручылар чираттагы башкаручыны игълан иткәндә аның конкурста катнашмавын искәрттеләр, шулай да мөмкинлекләре чикләнгән яшь җырчыны алкышлауны сорадылар.

Сәхнәгә култык таяклары белән Гөлназ Галимуллина килеп чыкты. Гөлназны театраль тамашачы Г.Кариев театры артисты буларак белсә, телевизор караучылар “Ак чәчәкләр” фильмы аша танып калды. “Ни булды икән Гөлназга?” дип аптырады аны сәхнәдә шушы хәлендә күргән тамашачы.

Залда татар кинофильмын зур экраннар аша карарга яраткан тамашачы булса, эшнең нидә икәнлеген тиз төшенгән булыр иде.

Эш шунда ки, моннан ел ярым чамасы элек – 2015 елның башында Казанның “Мир” кинотеатрында премьера – режиссер Рөстәм Рәшитов төшергән “Айсылу” татар фильмын тәкъдим итү чарасы булган иде. Картинаның сценарий авторы һәм башкарма продюсеры Алексей Барыкин.

Ә сюжеты болайрак. Картинаның төп герое — әнисе белән авылда яшәүче Айсылу исемле яшь кыз. Ул чибәр, матур тавышка ия, әмма гарип һәм бары култык таяклары белән генә йөри ала. Көннәрдән бер көнне бер җырчы кызга клип төшерергә дип аларның күршесенә уңышлы гына продюсер кайта. “Талант — ул берни түгел, иң мөһиме – яхшы продюсерың булу. Шул чагында гына уңышка ирешә аласың. Мин теләсә кемнән дә йолдыз ясый алам”, – дип масая шоу-бизнес вәкиле Йосыф. Ә оператор егетнең күзе Айсылуга төшә. Ул Йосыф белән бәхәсләшә һәм Айсылуны җырчы итәргә күндерә, кызга клип төшерә. Шулай итеп, Айсылуның язмышында яңа этап башлана…

Берничә өлештән торачак итеп уйланылган фильмның әлегә беренче өлеше генә төшерелгән. Фильмның режиссеры Рөстәм Рәшитовны башка эшләрен, аерым алганда “Тапшырылмаган хатлар” фильмын төшерүен күреп, әле “Айсылу”ның үз чиратын көткәнен чамаларга була иде.

“Татар моңы”ның гала концерты фильмның дәвамлы булачагын раслады. Айсылу ролен башкаручы Гөлназ Галимуллина сәхнәгә чыгып “Илкәем” җырын ( Нәкый Исәнбәт сүзләре, халык көе) башкарды. Халык аягүрә басып алкышлады. Сәхнәгә кинооператорлар чыкты. Халык үзенең прокатка чыгасы татар фильмын төшерү шаһиты булуын сизми дә калды.

Татар-информ

Запись “Татар моңы”нда чыгыш ясар өчен, култык таякта да барырга риза впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..