Архивы Гөлназ Сираева - Tatar Today - татар яңалыклары.

Гөлназ Сираева иренең үзеннән ничә яшькә яшь икәнен әйткән
Җырчы Гөлназ Сираева ТНВ каналында Лилия Кадыйровага интервьюсында иреннән ничә яшькә олы икәнен һәм өйләнмәгән яшь егетнең тәкъдимен ничек кабул итүен сөйләгән.

Гөлназ Сираева әйтүенчә, ул иренең олырак булуына башта борчылган. “Бу – безнең менталитетка бәйле. Ир-ат хатын-кыздан олырак булырга тиеш, дип кабул ителгән. Шулай булса, аның тормыш тәҗрибәсе бар, ышанычлырак һәм сиңа таяныч була, дип саныйлар”, – ди ул.

Җырчы ире Илгиз белән ун елга якын таныш булуын әйткән. Илгиз аның концертларын алып барган, радиода эшләү сәбәпле, интервьюларга чакырган. Ире белән аерылгач, егет аны очрашып йөрергә чакыра.

“Мин шаккаттым, әмма ул җитди иде. «Син моны ничек күзаллыйсың? Мин бит синнән 10 яшьтән дә күбрәккә олырак», – дидем. «Нәрсәсе бар, нормально», – диде ул, ниятенең җитди булуын белдереп.

Арада ниндидер ялкын да барлыкка килде кебек тоелды. Яшь арасы бар бит, куркыта. Ярар, бер-беребезне беләбез, үзара ничек тә килешербез. Синең әти-әниең бар, алар ничек карар? Син – өйләнмәгән егет, мин – кияүдә булып аерылган хатын-кыз. Бу – татар менталитеты өчен гадәти әйбер түгел.

Мөнәсәбәтләрнең җитдигә әйләнүен сизә башладым да, өлкәнрәк кеше буларак, җаваплылыгы минем өстә, дип уйладым. Шуннан интернетка кереп киттем, тарихта хатын-кыз өлкәнрәк булган нормаль парлар бар микән, дип эзләндем. «Мөхәммәд пәйгамбәрнең салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең беренче хатыны Хәдичә аннан 15 яшькә зуррак булган» дигән мәгълүмат очрады. «Ул – минем иң яраткан хатыным», – дип әйткән Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм. Болай да булырга мөмкин икән, безнең яшь аермасы 1-2 елга азрак та әле, дип уйладым. Мин бу мөнәсәбәтләргә шанс бирдем.

Аның әти-әнисе дә яхшы кешеләр, мине бик җылы һәм якын итеп кабул иттеләр. Аларга мең рәхмәт!

Илгиз белән икәү басып торганда, безнең яшь аермасы сизелми, элек сизелгәндер ул. «Монда кайда соң яшь аермасы?» – дип сорыйлар бездән, дип сөйли җырчы.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Гөлназ Сираева иренең үзеннән ничә яшькә яшь икәнен әйткән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлназ Сираева: “Бу җырны яздырганда, әнине җирләгән вакыт күз алдында – әни ята, аны юалар, мин дә шунда”
Гөлназ Сираева үзен популяр иткән “Кайтабыз да китәбез” җырының язылуы турынад сөйләгәндә, вакытсыз вафат булган әнисен искә төшергән. Бу хата җырчы «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында сөйли.

“Ул вакытта институт тәмамладым гына, иң кыен авыр вакытлар. Эш юк, акча юк. Миңа 24 яшь, энемә 19 яшь. Мин Казанда каядыр урнашырга маташам. Көтмәгәндә әни үлеп китә, аңа 48 яшь кенә иде. Мин ул вакытта авылда, әти белән бәрәңге эшкәртә идем. Әни инфарктан соң хастаханәдә ята.

Без бакчада чакта, әтинең энесе килде. Шуннан соң әти «әйдә, киттек, әниеңә начар булган» дип алып китте. Ул вакытта әни үлгән булган, алар миңа әйтмәде. Хастаханәгә барганда, белгән догаларымны укып бардым. Минзәлә хастаханәсенә килеп кердем, чабам, палатадан әнине эзли башладым, реанимациядәдер, дип уйлыйм. Миңа хуҗалык бүлмәсен күрсәтәләр. Ачып җибәрдем, әни идәндә ята, өстендә ак җәймә. Палатада урын юкмы икән, дип уйлыйм, әле шунда да аңламыйм үлгәнен.

«Әти, хәзер нишлисең инде?» – дип сорыйм. «Мин соң ярар инде… Сез нишләрсез?» – ди ул.

Әти ул вакытта Әлмәткә барып эшләп йөри иде. «Хатын булмагач, миңа кирәкми алай эшләп йөрү», – дип, эштән китте. Төшенкелеккә бирелде, 1 еллап эшсез булды. Энем начар компаниягә эләкте, проблемалары булды. Ул 7 елдан үлеп китте. Әнидән соң 1 елдан әнинең әнисе – әби вафат булды.

Ул вакытта мин ничек исән калдым икән? Бөтен яклап бит ул, таяныр урын юк. Шул вакытта булачак беренче ирем белән очрашып йөри идек. Әни үлгәч, ярты елдан соң өйләнештек. Ул һәм аның гаиләсе миңа терәк булды.

Ул вакытта әз-мәз эшләдем, җырчылар белән гастрольләргә йөрдем. Винера Ганиева, Гөлдания Хәйруллина, Резидә Кадыйрова концертларында «подпевка»да тордым. Ачка үлмәслек акча эшләнде, дип әйтимме инде. Дус кызым бер якыны тренинг узуы һәм проблемалары хәл ителүе турында сөйләде. Таяныр кешең булмаганда психология белемемә таяндым. Анда максат куярга кирәк иде. Минем мөстәкыйль җырчы буласым килә иде. Аның өчен хит җыр кирәк. Минем хит җырым булсын иде, дип теләдем.

Ул вакытта Гүзәл Уразова, Илнар Сәйфиев, Лилия Хәмитова популярлашып килгән вакыт. Аларга җырларны кем язган икән, дип карый башладым. Алар Оскар Усманов язганны җырлый икән. Ул вакытта аның бөтен җыры хит булган вакыт. Миңа да Оскар Усмановтан җыр кирәк, дип уйлыйм. Акча юк, шул җыр өчен кредит алдым. Ул вакытта да җыр арзан түгел, мең доллар, курсы башкачарак инде. Оскар җырлатып карады. «Бергәләп текст эзлик», – диде. Мин 2 шигырьләр җыентыгы сатып алдым, матур шигырьләр битен бөкләп барам. Оскар белән телефоннан сөйләштек, башта ул үзе тәкъдим итте, беренчесе мәхәббәт турында – миңа ошамады. Икенче итеп «Кайтабыз да китәбез»не тәкъдим итте, ә бу җыр шигырьләр китабында бар иде. Мин дә аны теркәп куйганмын.

Ул вакытта әни вафатына 1,5 ел узган. Әле яра яңа, төзәлмәгән иде, әле дә узмаган инде ул, искә алган саен күзләр яшьләнә. Җырны яздырырга студиягә килдем. Бу җырны яздырганда, әнине җирләгән вакыт күз алдыннан уза – әни ята, аны юалар, мин дә шунда йөрим, су китереп торам, чүпрәкләр бирәм. Башта бу сүзләрне кешегә әйтергә курыктым, кеше куркыр дип. Бу җыр фаҗигале вакытка таянып язылды. Бу җыр мине Гөлназ Сираева итте.

Өченче куплетын җырлаганда, «әнкәй, нишлик соң» дигән урынында башымны өскәрәк күтәрәм дә, әниемнән эшләп бетерә алмаган эшләрем, бәлки борчуларым өчен гафу үтенәм, икенчедән, җыр өчен рәхмәт белдерәм. Концертларыма килгән тамашачыларның күргәне бардыр, башымны өскә күтәреп җырлаганымны. Шул рәвешле, әнигә эндәшәм. Хәзер дә шулай җырлыйм.

«Кайтабыз да китәбез шул – Безне дә аңла инде. Үпкәләп калсаң да, әнкәй, Син рәнҗеп калма инде…»

ЧЫГАНАК - https://intertat.tatar/news/golnaz-siraeva-kaitabyz-da-kitabez-yrynyn-faigale-tarixyn-soilade-5872778
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Гөлназ Сираева: “Бу җырны яздырганда, әнине җирләгән вакыт күз алдында – әни ята, аны юалар, мин дә шунда” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлназ Сираева яңа тапшыру алып барачак
Эстрада артистлары арасында радио яки телевидениедә алып баручы булып эшләүчеләр шактый. Әйтик, Ландыш, Ильвина, Иркә, Ләйсән Гыймаева, Айрат Ильясов, Мөнир Рахмаев, Ранил Нуриев һәм башкалар. Гөлназ Сираева да Чаллыдагы “Күңел” радиосында үзен алып баручы ролендә сынап карарга уйлаган. Яңа тапшыру кемнәр турында, Гөлназга яңа һөнәре җиңел биреләме? Җырчының үзеннән сораштык.

– “Гөлназда – кунакта” тапшыруы Татарстанда яшәүче уңышка ирешкән шәхесләр турында. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, шул исәптән артистлар да булачак. Өч тапшыруыбыз матур гына узып китте. Ул атнага бер тапкыр – сишәмбе көнне көндезге 11 сәгатьтә туры эфирда була, – дип сөйләде Гөлназ Сираева.

Гөлназ һәрвакыт яңалыкка омтыла, белем ала, үзен үстерә. Үзе дә: “Кеше үсешкә омтылмаса, яшәүнең мәгънәсе булмас иде”, – ди. Алып баручы роле Гөлназның күңеленә хуш килгән. Хәер, ул болай да төрле мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнә иде. “Әмма бу икесе ике төрле әйбер икән. Туйда яисә сольный концертта вакыт ягы чагыштырмача зур. Гадәттә, мәҗлес салмак кына башланып китә һәм ахырга таба кыза башлый. Ә тапшыру нибары 1 сәгать тирәсе бара, вакыт чикле. Һәм менә шушы вакыт эчендә мин барысын да күрсәтергә, теманы тулысынча ачарга тиеш. Шуңа да беренче тапшыру кыенрак бирелде. Өйрәнәм генә бит әле”, – ди җырчы.

Бу көннәрдә Гөлназ туган ягы – Минзәлә якларында җиләк җыю белән мәшгуль булган. “Быел гомеремдә беренче тапкыр каен җиләге җыйдым. Каен җиләгенә барган юк иде әле, ул ел да быелгы кебек уңмый. Ике көнгә 5 литр җыелды”, – ди Гөлназ. Җырчының иҗатында да күңелле яңалык бар: моңарчы туганнар, әти-әни турында гына җырлаган Гөлназ бөтенләй башка юнәлештәге “SMS” исемле җыр яздырган.

Интертат

Запись Гөлназ Сираева яңа тапшыру алып барачак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..