Архивы Гүзәл Яхина - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Татар өстенә өелгән пычрак чиркандыра” – Язучы Вахит Имамов “Зөләйха күзләрен ача” турында
“Зөләйха күзләрен ача” дигән китап турында язулар күпкә китте, хәтта тешкә тия башлады да инде. Көтмәгәндә генә Россия күгендә Гүзәл Яхина атлы “күренекле татар язучысы” калыкты бит, әй. Моңа чаклы фамилиясе ялгыш кына да ишетелмәгән ханым бер ел эчендә күз өстендәге кашка әйләнде дә куйды. Ул әүвәл “Аксенов-фест” фестивалендә серле рәвештә җиңеп, “Йолдызлы билет” призын яулады, аннары аңа Россия Федерациясенең “Ясная Поляна” премиясен китереп тоттырдылар, берничә көннән соң аның “Зөләйха…”сы “Большая книга” бәйгесендә җиңде. Бер ел эчендә мондый үсеш вә фантастик танылуга гомер буе җык чыгарып чиләнгән сыңар гына татар язучысының да ирешә алганы юк. Ул гына җитмәгән, Людмила Улицкая атлы “үтә күренекле әдәбият әһеле” Гүзәл Яхинаны Чыңгыз Айтматов, Олжас Сөләйманов кебек дөнья күләм атаклы пәһлеваннар белән бер рәткә кую кебек әрсезлеккә барды. Аннан күрмеш, татарның тәбикмәк калынлыгы китапчыклар чыгарып “танылган талант ияләре” “Зөләйха…”ны бер тын алуда йотлыгып укыдык, искиткеч шәп роман, Г.Тукай исемендәге бүләккә дә лаек”, дип, мәскәүлеләр хорына кушылып, сайрарга тотынды. Берсе генә дә “тукта, Мәскәү мактый икән, димәк, әсәр аның файдасына; милләтенә тугры калган татар язучысын алар берчакта да алай күккә чөйми”, дип сагая белмәде.

Ясалма мәдхияләрдән соң, күңелем тартмаса да, үз-үземне мәҗбүр итә-итә, мин дә укып чыктым. Юк, шедевр түгел. Татар дөньясына һәм татар гаиләсенә пычрак пародия. Зөләйханың ире Мортаза – бер генә уңай сыйфатка да ия булмаган кыргый җанвар. (Шундук сорау: алай икән, ник Зөләйха аның үле гәүдәсе янына да менеп, тәүлек буе кочаклап ята; түшәктә бик шәпле ир булганы өчен сагынуданмы әллә?) Унбиш ел буе бер түбә астында яшәгән һәм бер табактан ашаган кайнанасы – шулай ук, ягымлылык, миһербанлык, мәрхәмәт дигән сыйфатларны белмәүче кыргый әби, “Убырлы карчык” икән. (Алайса, нигә шундый өйдә түзеп яшәгән соң, ник асылынып үлмәгән?) Һәм бу гаиләдә гомер иткән Зөләйха үзе дә – ир-атны һич кенә дә үзенә тартып китерә алмастай шыксыз, назсыз вә җансыз бер өрәк. Ул үзенең ничә ел буе кияүдә яшәвен дә хисаплап чыгара алмаслык дәрәҗәдә надан, укый-яза, урысчаны да белми, җитмәсә, ирен сөендерә, гаиләне бәхетле итә алмаучы, тугач бер айдан да артык яшәми торган чирле балалар гына таба торган имгәк хатын. Өстәвенә, карак. Чормага иреннән каклаган каз һәм җиләк каклары яшереп куйган, нәфесе купкан саен, качып кына, шуларны сыйпап-ялаштырып йөри, ә как кисәкләрен, татар мифологиясендә гомумән булмаган басу капкасы иясенә дип, җил уңаена ыргыта да әле. Мондый хатын – кочып назлау, учта йөртү түгел, әйләнеп төкерергә дә ярамас буп-буш капчык, юкса…

Ә мәскәүлеләр бу китапны ниләр өчен күккә чөяләрме? Татар милләтен әнә шулай мескен, томана, кыргый иткән өчен. Роман ахырында Зөләйханы урыс иренә ябыштырып куйган өчен. Мескен, томана Зөләйханың күзләрен урыс Иваны – Игнатов ача. Шул Иван “мәрхәмәте” белән улына да исемне Йосыф түгел, Юзуф дип куша ул. Шул канэчкеч Иван Игнатов аны үлемнән коткара, шул ук җәллад Иванны күргәч кенә татар Зөләйхасы сөю хисе белән яши башлый. Иван Игнатов очрамаса һәм әгәр ул аның ире Мортазаны атып үтермәгән булса, мескен татар хатыны бәхет һәм азатлык та татый алмас иде. Хәтта, тәүге яшәгән авылы Юлбаш дип аталса, “бәхет” тапкан җире Рәсәй туграсына менгән Сәмруг аның. Сәмруг белән Иванга дан вә машалла!

Инде Г.Яхина һәм аны күккә чөйгән Л.Улицкаяларның тел төбе аңлашыламы? Татар хатын-кызларына тормышта сөю-сәгадәт татып яшәү өчен туган туфрагыңны – Сәмругка, татар иреңне – Иванга, Вәлиев Йосыф дигән изге исем белән аталырга тиешле улыңның атын да Иосиф Иванович Игнатовка алыштырып куярга кирәк икән. (Яхина безнең балаларны урыс егет вә кызлары белән кавыштырырга үгетләү өчен соңга калган, татар балаларының 40-42 проценты болай да урыс-марҗа белән кушыла, Җир шарында газиз балаларын бу рәвешчә чит-ятларга өләшә торган башка бер милләт юк). Ә мәскәүлеләр өчен милләтеңне сату кебек китап-инструкция – искиткеч зур табыш. Җитмәсә, Рәсәй хөкүмәте милли мәктәпләрне ябып, тик урысча укыту, барча “вак” милләт вәкилләрен “россиянин” итү һәм йотып бетерү өчен көрәш алып бара. Безнең Яхина – алар тегермәненә тонналап су коючы. Шуның өчен менә сиңа җиңү, менә бүләк!

Тагын бер нечкәлек. Безнең халык телевизор экранына кап ланып утырырга бик ярата. Шыр-томана булмаса, чамаларга тиеш. Әйтик, һичьюгы “Тап-тач” конкурсының казыйлар өстәле артына кемнәр тезелешкән, эстрада сәхнәсе бүген кем кулында? Шул ук шома-әрсез кавем хәзер рус әдәбиятына да йөгән кидермәкче. Безнең Яхина талантлы булган өчен бүләк алгандыр, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз әле. Тегеләрнең урыс әдипләрен күтәрәсе килмәгәнгә генә, бүләк безнең татар хатынына килеп эләккән, дип мыекка чолгасагыз, шул гаделрәк булыр. Ягъни, ике үгез сөзешкән вакытта Мәскәү сәясәтенә файдалы булган өчен, очраклы рәвештә генә майлы калҗа эләктергән уенчы ул.

Яхинага китабын оештырып, зур бүләкләр биргән кавем әһелләре аны кыска йөгәндә тотарга да онытмый. Яхина, нәкъ үз герое Зөләйха шикелле үк, чиста куллы түгел. Ул романындагы 25 меңче Денисов образын М.Шолоховның “Күтәрелгән чирәм” әсәреннән турыдан-туры, оялмый да суккан. Балтыйк матросы булуы, “факт” дип сөйләшүләренә чаклы гел Давыдов. Яхина бу Давыдов образын күчерү белән шултиклем мавыккан ки, хәтта романының 148 битендә Давыдов фамилиясен Денисов дип үзгәртеп язарга да “оныткан”, үзен-үзе саткан. Әмма мин китапны оештырып чыгаручы шома кавем бу хатаны йә үзләре махсус ясагандыр, йә Яхина җибәргән хатаны төзәтми калдыргандыр, дигән нәтиҗәгә киләм. Яхина борынын күккә чөя башламасын һәм кемнәргә рәхмәтле булып яшәргә тиешлеген оныттырмау өчен шома кавемгә шулай отышлырак…

Китабына чумсаң, андагы татар өстенә өелгән пычрак чиркандыра. Мортаза белән Зөләйха – ашлыкларын газиз балаларының каберенә яшереп саклаучы ике ерткыч. Әле каберләре кайда икәнлеге дә аңлаешлы түгел. Болар балаларының каберләре янына урманның иң ерак юллары аша урап бара. Хәтта куян вә кош эзләре дә ярылып күренә һәм боларның гамәлен сата торган карлы кыш уртасында агач көрәк белән туңган җирне казып, газиз балаларының җәсәдләре яткан кабер эченә чәчүлек орлык яшерә. Минем татар дөньясында авылдан биш йөз адымнан да ерактарак урнашкан сыңар гына да зират күргәнем, ә балаларының җәсәден казу-кымшату кебек кыргыйлыкка барган тилемсә ата-ана турында, гомумән, ишеткән юк. Гүзәл Яхина фәкать үз милләтен кимсетү, аны башкалар каршында кыргый, томана, кансыз итеп тасвирлау өчен генә менә шундый пычрак сурәтләүгә бара, аңа газиз туганнарын җиргә сатып таптау берни тормый! Бу ханымның күңеленә һәм җанына газиз милләтенә, изге Ислам диненә мәхәббәт-хөрмәт дигән сыңар гына орлык та салынмаган.

Бездә милләтен һәм динен саткан кешеләр булды инде. Безнеке, татарныкы, дип күкрәк сугып мактый торган Софья Гобәйдуллина да, Иисус Христос турында ораторияләр язып, хәтта Европа күләмендә дә бөеккә әверелде. Шунысы гына гаҗәп: иманын һәм денен алыштырган андый шәхесне нишләп җитәкчеләр безнеке дип саный һәм ни сәбәпле аның алдында тәлинкә тота икән? Софья ханым да, Гүзәл Яхина да һич безнеке түгел, аларга бездән котылу өчен, нәкъ роман герое Игнатов әтмәлләгәнчә, паспортларын вә исемнәрен генә алыштырасы калды.

Гүзәл Яхина үзенең тамырларыннан да һич хәбәрдар түгел, ил һәм татар тарихын бөтенләй дә белми. Алтын Урда, Олы, Ак вә Күк Урдалар, бүгенге Россия, Урта Азия, Кавказ, Украина, Белоруссия, Молдавия җирләренә җәелеп, 260 ел буена хөкем сөргән. Ләкин Яхина шәхси сандыгыннан ниндидер Кызыл Урда атлы ил чокып чыгарган, гәрчә андый дәүләт тарихта, гомумән, сыңар гына кешегә дә мәгълүм түгел. Һәм, Яхина уйлаганча, Алтын Урдалылар берчакта да үзенә буйсынган халыкларны акыртып таламаган, иң күп дигәндә дә байлыкның уннан бер өлеше күләмендә генә ясак җыйган. Бүген Мәскәү халыкка тиешле хезмәт хакының 47 процентын ачык һәм яшертен юллар белән талап ала. Әле аны да азсына, ЖКХ, транспорт, мәктәп, балалар бакчасы, медицина, сәүдә челтәрләрендәге бәяләрне ясалма рәвештә күтәрә-күтәрә, халыкны талавын дәвам итә. Алтын Урда чорында урман-яланнар, елга-күлләр, агач, күмер, тозлар асыл мәгънәсендә халыкныкы, бушка булса, бүген елга ярларына, урманнарга, электрга, суга, җир астыннан чыккан нефть-газга, һәр төр мәгъдәннәргә, ком вә гравийга – һәммәсенә карак олигархлар хуҗа, без хәтта сулаган һава өчен дә салым түлибездер сыман. Икешәр институт тәмамлаган ханым моның ише хакыйкатьне генә бәяли белергә тиеш инде. Һәм Яхина ут уйнатып теткән бөек Алтын Урда – әллә кемнәр дәүләте түгел, ә барча Европаны дер селкетеп тоткан безнең газиз бабаларыбызның шанлы Ватаны ул! Шома кавем кулында курчак хәленә калган Яхина моны белми, менә шуңа, шомалар файдасына, үз бабаларының йөзенә төкерә дә…

Яхина гашыйк булган урыс Иваны – Игнатовның Сталин тегермәненнән исән-имин калуы да гаҗәп. Ул тиешенчә кайгырта белмәгәнгә күрә поездның мал ташый торган вагоннарында 400 дән артык тоткын вафат була, 50 дән артыгы бөтенләй качып китә. Ахырда ул тагын 300 дән артык кешене кораб белән елгага батырып үтерә. Һәм, ни гаҗәп, ул сыңар чәч бөртеген дә югалтмый, мондый “каһарман”ны җәзага тартучы да булмый. Ә бу Сталин үзе меңәрләгән хөкем карарларын, тоткыннар исемлеген шәхсән үзе тикшереп утырган һәм корычтай контрольдә тоткан заманда бит! 750 ләп тоткынны юк иткән Игнатовка гына Яхинаның уйдырма романында берни дә юк, ул иң төп казый һәм төп хөкемдар кыяфәтендә балкып, хәтта әле сөяркәләр белән күңел ачып яши. Әкият, сафсата! Сталин җәлладлары Игнатов ише ачык авызны мондый җинаятьләре өчен тереләй көе яндырыр, кисәкләргә өзгәләп ташлар иде!

Гомумән, Яхина ханым әкиятләр язарга үтә һәвәс. Аның романында үз гомерендә кулына тәүге тапкыр мылтык алган Зөләйха беренче ядрәсе белән үк аюны атып үтерә. Икенче тапкырында санаулы секундлар эчендә алты явыз бүрене юк итеп өлгерә ул. Зөләйхага да, Яхинаның үзенә дә мондый елгырлык өчен мидәл тагарга гына кала. Һәм, күрәбез, милләтеңне сатып сурәтләгән роман өчен мидәл алалар да!..

Зөләйханы үз милләтен сөймәс герой итеп сурәтләүдән чәчләр үрә тора. Аларның авылы Юлбаштан унбиш гаиләне “кулак” тамгасы белән Казан төрмәсенә куып алып китәләр. Зөләйха авылдашларының язмышы белән кызыксынып та карамый! Сәләхетдин мулла юлда үзләрен элеккеге мәчет бинасына кертеп бикләү хурлыгына түзә алмыйча җанын тәслим кыла. Ә шушы ук изге мәчет бинасында, мәет янәшәсендә Яхина үзенең кумиры Игнатовны Настасья исемле айгырдай таза хатын белән тәмләп-озаклап зина кылдыра (авторда дини тәрбия атлы байлыкның хәтта эзе дә юк). Соңыннан Сәләхетдин мулланың хатыны – абыстайны Зөләйха белән бер вагонда Себергә озаталар, бераздан алар Сәмруг авылында гомер итә башлый. Зөләйха сыңар гына тапкыр да аның хәлен барып белми, күз буяу өчен генә, сәдака рәвешендә генә булса да, сыңар кабымлык ризык та илтеп бирми. Сәмругка икенче партиядә куып китерелгән Кырым татарларының хәтта исемнәрен сорап та, язмышлары белән кызыксынып та карамый ул. Зөләйха үзенең улы Юзуфта туган теленә һәм газиз милләтенә мәхәббәт тәрбияләп вакланмый. Икейөзле сәясәтчеләрнең ялган җырына кушылган Яхина Зөләйханың яңа ватанына әверелгән Сәмругны “тыныч, күңелгә хуш”, дип бәяләүдән тарсынмый. Сәмруг җиренә, урыс җиренә барып кергәч, Зөләйха фәкать урыс ирләренә карап кына авыз шапылдата, тәһарәтләр алып, ул кич саен немец докторы аны үзенең ятагына чакырганны көтә, ул – фахишә, аңа татар кебек “вак-төякнең” инде кирәге юк. Зөләйха – эчке киемнәрен салып ташлаган гына түгел, ә әхлакый йөзен, иманын, кешелеген алыштырган елан!..

Татар халкы арасыннан әле Г.Яхинага кадәр дә урыска ярарга, алар әдәбиятында урын яуларга тырышучылар аз булмады. Ринат Суфиев, Рифкать Маликов атлы кайберләре, хәтта исем-атларын Роман Солнцев, Михаил Львовларга алыштырып булса да, урысның Распутин, Астафьев, Быков, Евтушенколары белән бер рәткә басарга ымсынып карады. Алар хаталанды, бүреләр өере хәтта үтә ялагай һәм икейөзле эт балаларын да үз оясына кертми, анда вожак яки тигез партнер булырга ирек бирми, чәйнәп төкерәләр. Золушкалар һәм аккошка әверелгән йолкыш бәбкәләр әкиятләрдә генә туа. Яхина да – елгыр кавем кулындагы вакытлы бер уенчык…

Кайсыдыр “ушлысы” матбугатта “Зөләйха…” романына тел тидергән тәнкыйтьчеләрне хөсетлек һәм көнчелектә гаепләп чыгарга ашыкты. Ул “ушлы” мәхәббәт һәм нәфрәт, хөсетлек вә милләтеңне сөю кебек сыйфатларны бутый.

Үз милләтен күккә чөя, дөньякүләм мөнбәрләргә күтәрә белгән Чыңгыз Айтматов, Олжас Сөләйманов, Фазыл Искәндәр кебек талантлардан гына көнләшәләр, алар биеклегенә менеп басасы, газиз милләтеңне дә дөньякүләм һәм богаусыз мәйданнарга чыгарасы килә, бик килә ул! Ә Гүзәл Яхина асыл әдип өчен көнләшү өлгесе булудан гаять ерак тора. Каз фәлән малга иптәш түгел, ди бер мәкаль. Газиз милләтеннән йөз чөергән Яхина кебек дүңгәләкләр хәленә калудан, маңкортлыктан Ходай Тәгалә берүк саклый күрсен!

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by ⚡️TATAR TODAY агентлыгы⚡️🌍 🔊📺 (@tatar_today)

Запись “Татар өстенә өелгән пычрак чиркандыра” – Язучы Вахит Имамов “Зөләйха күзләрен ача” турында впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гүзәл Яхинаның әнисе кызына карата үз фикерен әйтә
«Зөләйха күзләрен ача» романы белән Татарстан, Россияне генә түгел, дөньяны шаулаткан язучы Гүзәл Яхинаны Россиянең яңа тарихында иң якты дебютант, диләр. Әле шушы көннәрдә генә язучы Казанда яңа китабын тәкъдир итте. «Дети мои» дигән роман табадан төште.

Яңа китап Идел буенда яшәгән алманнар тормышына багышлана. Икенче китабын язганда, авторда аерата да җаваплылык хисе булган. «Зөләйха күзләрен ача» романын җырлый-җырлый язса, «Дети мои» тексты сценарийдан калкып чыкмый. Шуңа да Гүзәл ханымга барысын да яңа биттән башларга туры килә. Язучы инде өченче романы турында уйлана башлаган. Ул шулай ук тарихи сюжетлы булырга охшап тора икән.

«Дети мои» китабы турында кызык-мызык:

Романдагы вакыйгалар 1916 елда башланып китә. Моның шулай икәнлеген укучы бары тик 100нче (!) биттә генә аңлый.

Китап 22 елны үз эченә ала. Бу – Совет чорының беренче еллары.

Әлеге әсәрдә курку темасы әйдәп бара торганнардан. Шулай ук зур тарих фонында кечкенә кеше, аталар һәм балалар темасы яктыртыла.

Китапның 30 бүлегенең 4се Сталинга багышланган. Ләкин юлбашчы анда үз исеме белән аталмый. Ул йә – «кунак», йә – «ул».

Романда әкият зур урын алып тора: алман фольклоры, мифология элементлары чагыла. Мисал өчен, йон эрли торган каба (прялка) тоткан убырлы, хәйләкәр тегүче, спящая красавица бар.

15, 16 17 бүлекләр – иң әкияти бүлекләр.

Романны язганда, язучы Вена, Мюнхен, Мәскәү китапханәләрендәге чыганаклар белән таныша.

«Зөләйха күзләрен ача» романы буенча Татарстанда 8 серияле фильм төшереләчәк. Ул 2019 елның икенче яртысында «Россия-1» каналыннан күрсәтеләчәк. Чулман елгасы – Ангара, Татарстан урманы тайга ролен «башкарачак».

«Дети мои» – шушындый сүзләр белән Екатерина алманнарга мөрәҗәгать иткән була.

Китапның презентациясеннән соң Гүзәл ханым автограф-сессия оештырды. Язучы белән фотога төшәргә һәм имзасын алырга теләүчеләрдән су буе чират җыелды. Тик шулай да безгә – «Ялкын» журналына – чара тәмамлангач, Гүзәл ханымның үзе белән кыска әңгәмә кору бәхете елмайды.

– Гүзәл ханым, беренче романыгыз әбиегезгә багышланган. Әйтегез әле, аның гомер буена истә калырлык һәм кулланырлык кайсы киңәшләре исегездә калды?

– Әбием белән бабам мине күп нәрсәгә өйрәтте. Бер-ике киңәшне генә аерып әйтеп булмый. Күп нәрсәне үз мисалларында күрсәтте. Иң төп үрнәкләре – ул хезмәт сөючәнлек. Чөнки бабам, иртә таңнан торып, бакча һәм башка эшләр белән шөгыльләнә, бары тик кояш баегач кына йокларга ята иде. Аның газета укып диванда ятканын күрү бик сирәк хәл була иде. Ә әбием моңа икенче яктан, укытучы буларак якын килде. Ул миңа биремнәр тапшырып, мөстәкыйль рәвештә өйрәтте. Өйдә һәрвакыт хезмәт сөючәнлек атмосферасы хөкем сөрде. Алар һәрчак эшне яхшырак эшләү теләге белән янды.

– Ә алардан Сезгә кайсы сыйфатлары күчте?

– Әбием белән бабам, укытучылар булгач, мине кешеләр белән аралашырга да өйрәтте. Мин туганда лаеклы ялга чыкканнар иде инде. Ләкин бөтен балачак дәверемдә безнең өйгә күп итеп килгән кунакларны хәтерлим. Алар – рәхмәт белдерергә килгән укучылар яки аларның танышлары. Бу кешеләр әби-бабай белән йә үзләре таныш, йә кем аркылыдыр ишетеп белүчеләр. Бабам белән әбием һәрвакыт һәркемне кабул итә иде. Йортның ишеге һәрвакыт ачык, һәркем биредә үз кеше булды. Башка кешеләр белән аралашуны, шушы дөньяның ачыклыгын мин бик төгәл күрә идем. Әби белән бабам тумышлары белән Саба районыннан. Ә 1960нчы елларда Казанга күченгәннәр. Биредә Казанның Нокса урамнары, Нокса елгасы буенда тордылар. Анда шәһәр эчендә авыл почмагы – шәхси йортлар бар иде, шунда яшәделәр.

– Шушы йортның кайсы почмагы сезнең өчен аеруча кадерле иде?

– Бу йорт хәзер дә бар. Кайсыдыр өлешен генә аерып алып булмый, һәр почмагы кадерле. Шушы йорт мунча, чормасы, сарай, амбары, бакчасы, алмагачлары булган бик зур хуҗалык булды. Анда бик яшерен почмаклар да бар иде. Бер почмакта ясмин чәчәк ата, икенчесендә – иң тәмле крыжовник, монысында – иң тәмле карлыган, кура җиләге үсә, бер җирдә качышлы уйнап була иде, ә ерактарак – кычыткан куаклыклары, анда кермәвең яхшырак. Бу хуҗалык, аеруча минем кебек бәләкәй бала өчен, кечкенә бер дөнья булды. Миңа шушы дөнья буйлап сәяхәт итәргә бик ошый иде.

Укучылар белән очрашуга Гүзәл ханымның әнисе дә килгән иде. Китап презентациясеннән соң, «Ялкын» журналы хәбәрчесе аның әнисе – теш табибы Әлфия Яхина белән дә шәхсән аралашты.

– Әлфия ханым, кызыгызның шундый уңышын күрү Сезнең күңелегезгә нинди рәхәтлек бирә?

– Әлбәттә, берсүзсез рәхәт. Ләкин шул ук вакытта бу – зур хезмәтнең нәтиҗәсе дә. Гүзәл кечкенәдән хезмәт сөючән булып үсте. «Зөләйха күзләрен ача» дигән романга каршы чыгучылар да күп булды. Мин һәрвакыт аның уңышларына куанам. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бит аның, татар кызы булып, рус язучыларының маңгаена чиертүен әйтте. Гүзәл үзенең татар телен, халкын, мәдәниятен бөтен Россиягә, бөтен дөньяга таратты. Бөтен кеше аның алдында гына түгел, ә безнең тел, мәдәнияте, традицияләре алдында баш ия. Шуның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Мин моны абстракт рәвештә, Татарстанда яшәүче кеше буларак әйтәм.

– Үзегез бу китап турында нинди фикердә?

– Сабага китап презентациясенә барганда да мин шундый фикер әйттем: «Без бит Зөләйханы гына түгел, биредә тулы бер Татарстанны күрәбез». Башта безнең җирлектә игенчелек белән генә шөгыльләнгәннәр. Әкренләп ул ныгыган, зурайган. Хәзер Татарстанның нинди икәнен күрегез! Ул Зөләйха кебек аягына баскан. Моңа шатланырга һәм сокланырга гына кирәк.

– Кызыгызга нинди теләктә каласыз?

– Киләчәктә дә уңышлары булсын, ул һәркемне шатландырып торсын. Беренче китабы – бер, икенчесе икенча планда, анысы тирәнрәк. Алар – икесе ике яссылыкта. Әгәр «Дети мои» лаеклы икән, уңышлы булып, укучыларны шатландырып торсын.

Белешмә:

Исеме: Гүзәл Яхина

Туу вакыты: 1977 елның 1 июне

Туу урыны:– Казан

Бүләкләре: «Ел китабы (2015)», «Ясная поляна» («XXI гасыр» номинациясе, 2015), «Большая книга» (2015), «Сирано» («Иң яхшы язучы» номинациясе, 2016), Les prix du magazine «Transfuge» de la rentrée littéraire.

Тәмамлый: Казанның 131нче физик-математика лицее, Казан дәүләт педагогика институты (чит телләр факультеты), Мәскәү кино мәктәбе (сценарий факультеты).

1999 елдан Мәскәүдә яши.

2018 елның апреле мәгълүматларына караганда, Гүзәл Яхинаның беренче романы дөньяның 20 теленә тәрҗемә ителгән. Гүзәл Яхина шулай ук 2018 елда «Тоталь диктант» авторы булды. Анда «Дети мои» яңа романының өзекләре буенча диктант яздылар.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА, Ялкын

Фотолар Казан мэриясе сайтыннан

Запись Гүзәл Яхинаның әнисе кызына карата үз фикерен әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Зулейха открывает глаза” романын – кеше укымаса ярар иде” [актуаль язма]
Узган елның 10 декабрендә без, Русиядә яшәүчеләр, 2015 елның иң шәп әдәби әсәре белән таныштык – тумышы белән казанлы, исем-фамилиясе белән татар Гүзәл Яхина иҗат иткән “Зулейха открывает глаза” романы илдәге иң мәртәбәле әдәби вакыйгалардан саналган “Большая книга” бәйгесендә беренче премиягә лаек булды.

Урыс бәйгесендә татар исем-фамилияле авторның җиңү яулавы татар дөньясын кинәт сискәндереп җибәрде: татарларның бер өлеше бу вакыйганы дәррәү алкышлады – менә бит, янәсе, татар авторын урыслар да югары бәяләде! Димәк, чыннан да шәп! Китте мәдхияләр, мактаулар, бүләкләр, “Ел хатын-кызы” премиясен бирүләр… Кыскасы, Гүзәл Яхина белән мәш килеп, аны әллә-нинди югарылыкларга чөйделәр. Берочтан татар язучыларына да эләкте – ничә ел җир йөзендә яшәп тә, Гүзәл Яхина дәрәҗәсендә бер китап та яза алмаганнар, янәсе.

Әсәр тирәсендә PR күбәепме-күбәя бара, китап бүген котычкыч тиражлар белән ил буйлап тарала. Әлегә ул урыс телендә генә басылган, ә тиздән тагын 16 телгә тәрҗемә ителеп, 24 илдә сатуга куелачак. Бу да күпчелек татарлар тарафыннан зур җиңү итеп кабул ителә – кайсы татар китабының шундый уңыш казанганы бар әле!

Мин бу активлыкка шаккатам. Соклануларын яшерә алмаган милләттәшләр, сезгә соравым бар – сез бу китапны укыдыгызмы соң, әллә “Большая книга” бәйгесен оештыручыларга, китапны мактаучы башка халык вәкилләренә ияреп кенә фикер йөртәсезме? Бу әсәр бит аз гына булса да милли үзаңы, милли горурлыгы булган кешегә берничек тә ошарга тиеш түгел кебек!

Шәхсән миндә әсәрне укып чыгуга ук: “Моны кеше укымаса ярар иде”, дигән уй туды, чөнки әсәрдә сурәтләнгән күренешләр, вакыйгалар, кайбер геройлар татарларны үтә дә кыргый итеп таныта. Бу хакта рецензияләрдә дә әйтелде, мин хәзер кабатланып тормыйм. Кызыксынучылар галим Миләүшә Хабетдинова, журналист Руслан Айсин, язучы Рабит Батулланың рецензияләрен табып укый ала. Мин алардагы фикерләр белән күп очракта килештем.

Роман тирәсендәге күпсанлы бәхәсләрнең иң куәтлесе әсәрдә татар халкын, аның традицияләрен, аерым вәкилләрен сурәтләү хакында бара. Гүзәл Яхинаның моңа үз җавабы бар. Дөресрәге, аның җаваплары берничә, ягъни җыелган аудиториягә карап үзгәрә торган.

Казанда үткән очрашуларның берсендә ул: “Минем роман башта милли кебек күренә. Ләкин мин романны милли яссылыктан милли булмаган яссылыкка күчерергә теләдем. Яшәү белән үлем көрәшкәндә милләт ул кадәрле мөһим түгел икәнен күрсәтәсем килде”, диде. Роман милләт турында түгел, аерым бер кеше турында, имеш.

Мәскәүдә “Культура” каналына биргән интервьюсында исә Яхина болай дип сөйли: “Мин Зөләйханы аңлауларын һәм кабул итүләрен теләдем. Шуңа да мин татар хатыны турында нәрсә беләм – барысын да героема салырга тырыштым. Татар авылындагы тормыш бит йөз ел элек булган тормыштан әле күптән түгел генә аерыла башлады, шуңа да авыл турында язганда мин аны бик яхшы күз алдына китердем. Мин күп вакытымны Казан янәшәсендә, әби-бабай йортында үткәрдем бит. Ул авыл йорты иде, көнкүреш тә авылча булды. Без анда бөтен татар гореф-гадәтләрен үтәп яшәдек. Нәкъ менә шунда мин романда сурәтләнгән бөтен әйберләрне өйрәндем дә инде”.

Шуннан соң Гүзәл, татарларны мәҗүсилеккә күмеп, йорт һәм мунча ияләре турында тәфсилләп-тәмләп сөйләп ала, әйтерсең, алар бүген дә һәр татар йорты саен бар: “Татар ияләре алар бик явыз түгел. Аларны юмаларга, ашатырга кирәк. Бөтенләй зыянсызлары да бар, мәсәлән, Бичура. Аңа ботка калдыкларын бирсәң, бәхет өчен шул җитә үзенә. Мунчада да Бичура бар, ул ләүкә астында яши, чикләвек ашый”.

Интервью алучы журналист исә, кызыксыну тулы күзләрен Гүзәлгә төбәп, бу гаҗәеп хикәяне тыңлый. Культура каналын караучыларга да бу мавыктыргыч хикәя нык ошагандыр дип уйлыйм – бигрәк экзотика икән бит татар тормышы.

Шулай итеп, Гүзәл Яхина ил халкы алдында татар тормышы эксперты буларак чыгыш ясый – федераль каналда әкиятләр сөйләп, барысын да таң калдыра. Һәм берочтан уңыш казана, китабын популярлаштыра.

Әсәрнең “Большая книга” бәйгесенә нинди аннотация белән килеп керүен дә күрегез: “Гузель Яхина. Зулейха открывает глаза. Издательство Елены Шубиной. 2015. Не совсем обычная для современной словесности героиня – Зулейха – появляется и в дебютном романе Гузель Яхиной. Хотя неуклюжее название книги и напоминает заголовки советских газет, типа Африка сбрасывает колониальные цепи, но в целом оно точно отражает сюжет романа: забитая татарская крестьянка обретает свободу, причем в самом неподходящем для этого месте – в сталинском лагере”.

Зөләйханың татарлыгын җуя-җуя азатлыкка ​ирешүен исә әсәрне укучылар белә булыр.

Ә хәзер әйдәгез фаразлап карыйк. Бу әсәр 24 ил буйлап таралганнан соң дөнья халкында безнең милләт турында ниндирәк фикер туар икән?

Фаразларлык җирлек бар инде. Яхина романы рус телендә киң таралып өлгерде, укучылар бик теләп аның турында интернет-форумнарда фикер алыша. Мәсәлән, китап сөючеләр гапләшә торган иң зур форумнарының берсе – LiveLibта фикерләрнең шактый өлеше татар тозагында яшәгән мескен хатынны җәлләү белән сугарылган.

“Тәмуг. Хатын-кыз һәм кеше – тоташ, туктамый торган җәһәннәмдә. Табалы җеннәр түгел бу, ә татар хатынының гап-гади тормышы”. (Lizchen. 21 май 2015)

“Татар хатыны бай, тырыш крестьянда кияүдә булганда, изелеп, сүз әйтергә куркып яши. Үзен булдыксызга тиңли. Кайнанасы аннан бертуктаусыз гаеп эзли, ире күрмәмешкә салыша, күрсә дә рәхәттә яшәтми. Балаларын саклый алмаган. Хатын-кызмы инде бу? Әллә-нәрсә шунда! Совет власте булмаса, кулакларның малын таратмасалар, Зөләйха үзенең сандыгы өстендә, кайнанасының үкчәсе астында яшәр иде. Ә бәлки авыр тормыштан җан да бирер иде. Бер михнәтнең бер рәхәте диләр бит”. (littelworm, 29 июнь 2015).

“Гүзәл Яхина булдырды! 30-нчы еллар турында дөреслекне яза алды – кулаклар турында, татар гаиләсендәге тәртипләр турында, кызыл урдачылар турында, явызлык, хөсетлек, репрессияләр, авыр шартлар турында. Берәүләрнең дөньясының җимерелүе, ә берәүләрнең шикләренең таралуы турында”. (grebenka, 18 ноябрь 2015). Һәм башкалар.

Гүзәл Яхинаны татар язучысы дип күтәреп алучылар, сез нәрсәгә куанасыз соң – аңламыйм! Роман төрле телләрдә таралачак – бу инде хәл ителгән. Тик без моңа куанырга тиешме? Мин безнең милләт вәкилләренең бик актив рәвештә “Зулейха открывает глаза” әсәрен (минем аның атамасын хәтта татарча да язасым килми) күкләргә чөюләренә аптырыйм. Чын татар китабына, милләтен сөйгән авторларыбызга, аларның әсәрләренә күрсәтәсе кадер-хөрмәтне чынында һич моңа лаек булмаган әсәргә бүләк итеп, татар халкы үзенә нинди файда табар – белмим.

Дөнья әдәбиятыннан бер мисал китерәсем килә. “Зулейха открывает глаза” романын укыганда АКШта иҗат итүче әфганлы Халед Хосейниның “Тысяча сияющих солнц” (“A Thousand Splendid Suns”) әсәре, дөресрәге, аның таралу тарихы искә төште. Бу әсәр дә искитмәле осталык белән язылган, образлар, лексика – гаҗәеп.

Сюжетта әфган сугышы чоры һәм мөселман гаиләсенең тормышы –кыргый дөнья, кыргый ир һәм ике бәхетсез хатын рәвешендә тасвирлана. Бу роман инглиз телендә язылган һәм чыгуга ук яшен тизлеге белән дөнья буйлап таралган. 2007 елдан бирле ул Европа илләрендә бестселлер санала. Нәтиҗәдә укучылар интернет тутырып бу роман турында төрле телләрдә фикер алыша. Фикерләрнең нинди икәнен фаразлап карыйсызмы? Дөрес – бөтен фикерләр дә диярлек мөселманнарның гореф-гадәтләрен каралтып күрүгә корылган. Бер сурәт аркасында тулы бер дин пычрана. Соң, китапта шулай язылгач, тагын ничек аңласын инде укучы? Ә бүген Европада мөселманнарга булган мөнәсәбәткә карагыз сез! Китаплар да куәтләп торгач, аларга мөнәсәбәт нинди булсын инде тагын?

“Зулейха открывает глаза” китабындагы татарлар тормышын да автор ничек язган, укучы шулай аңлаячак. Убырлы явыз кайнана, бабай яшенә җитеп тә, ана итәгеннән төшә алмаган, хатынын даими кыйнап торучы ир Мостафа һәм бар нәрсәгә яраклаша белүче Зөләйха. Ярый ла Зөләйха күзләрен ачарга өлгерде, татар булып туган баласына Иосиф исеме кушып, фамилиясен урысныкына алыштырып, аны бәхетле тормышка чыгарып җибәрде. Юкса, бала да татар булып каласы иде бит… Юзуф булып калса, ул бала уңышларга ирешә алмас иде – бу бит әсәрдә ассызыкланган факт! Кемнәргәдер үрнәк булып та куюы бар, шулай бит?

Тәрҗемәләр тәмамланып, китаплар 16 телдә басылып чыккач һәм дөнья буйлап таралгач, бәхетсез татар хатыны Зөләйха тарихы тулы бер милләт турында фикер таратуга зур сәбәпче булачак. Милләтебез турында төрле телләрдә фикерләр ишетеп, “куанасыларыбыз” алда әле.

Запись “Зулейха открывает глаза” романын – кеше укымаса ярар иде” [актуаль язма] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гүзәл Яхина белән узган очрашу җәнҗал белән тәмамланды [видео]
10 март Казанның Милли музеенда язучы Гүзәл Яхина белән узган очрашу җәнҗал белән тәмамланды. Татар язучыларының кайберләре “Зөләйха күзен ача” әсәре татарларны начар яктан күрсәтә дип авторга гаеп белдерде.

Милли музей җитәкчелеге “Зур китап” премиясенә лаек булган язучы Гүзәл Яхина белән очрашу оештырды. Сәгать кичке бишкә билгеләнгән чара башланыр алдыннан ук бер генә буш урын да калмаган иде. Очрашу урыны да кысан иде. Казанда туып-үскән Гүзәл Яхина белән аралашырга килүчеләр саны да шактый иде. Кереп өлгерүчеләр урын тапты, таба алмаганы – басып торды. Язучының туган көненә чәчәкләр дә тотып килүчеләр күренде. Шунда ук зур шау-шу куптарган, Русиядә бестселлерга әверелгән китапны сату да оештырылган иде.

– Китап ничә сум тора?

– 480 сум. Пенсионерларга – 10 процент ташлама.

Сатып алырга дип чират торучы күренмәде, очрашуга килүчеләрнең күбесе әсәрне инде укыган булып чыкты. Китап башта 3 мең тираж белән басылган булса, хәзер аның гомум саны 47 меңгә җиткән.

Очрашу алдыннан Гүзәл Яхинаның тормыш юлын сөйләделәр, аны мактадылар. Татар исемле язучы Виктор Пелевинны да “Зур китап” премиясендә узып китә алган икән, бу – зур казаныш дигән бәя бирелде. “60-70нче елларда китапларны эзләп табып, чиратка басып укыган чаклар бар иде. Василий Аксеновны шулай укый идек. Соңгы елларда китапка карата кызыксыну, эзләп табып уку галәмәтен Гүзәл Яхина кире кайтарды. Бик күптәннән мондый күренеш күзәтелмәде. Гүзәл кешеләрне яңадан китап укырга өйрәтте”, дип чыгыш ясадылар.

Гүзәл Яхинага сүз бирелде, ул озак нотык тотмады.

“Мин бу әсәрне сигез ай яздым. Яздым да, озак кына әсәр итеп укмаштыра алмадым. Аннары бу эшнең серләренә өйрәндем. Сюжетларны берләштерү эшенә төшендем. Беренче вариантта Йосыфның язмышы ничек булачагы да тасвирланган иде, әмма соңыннан баш тарттым.

“Минем әсәр – ул бер гади авыл хатыны тормышы”

Минем әсәр – ул бер гади авыл хатынның тормышы. Зөләйханың прототибы үземнең әбием дисәм дә, чынында әбием – сөргенгә җибәрелгән әти-әнисенең Себердә туган баласы. Ул Татарстанга җиткән кыз булып кире кайта. Әсәр кеше язмышы, авыр вазгыятьтә кешеләрнең кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча психологик киртәләрне узу турында”, диде ул. Аннары “күп сөйлисем килми, сорауларыгыз булса, бирегез, аралашыйк”, дип тәкъдим итте.

Бу сүзне әйтү булды урыннан бер абзый торып басты. Озын-озак соравын укмаштыра алмады, әллә мактый, әллә тәнкыйтьли – аңлашылмый. Ул сөйләгән саен залда канәгатьсезлек белдерү, гүләү башланды. Халык арасында “Конкрет сорау бирегез!” дигәч очрашуга килүче: “Татарстанда сезнең әсәрне кабул итмәделәр, бик нык тәнкыйтьләделәр. Сезнең әсәр милли хисләрне таптау дип бәяләнде. Моңа карашыгыз нинди?” дип сорады.

Гүзәл Яхина озак кына сүзен башламыйча торды, чөнки зал бу сорауны ошатмыйча тынычлана алмады. Кемдер сорау бирүчене сүгә, кемдер аны яклый. Кунакка килүчеләр арасында мөнәсәбәтләрне ачыклау китте.

“Роман милли түгел, аны татар әсәре дип әйтеп булмый. Киресенчә, аны милли яссылыктан читкә чыгарасым килде”

“Роман милли түгел, аны татар әсәре дип әйтеп булмый. Киресенчә, аны милли яссылыктан читкә чыгарасым килде. Бу – бары тик кешеләр турындагы әсәр. Үлем белән яшәү арасында калганда кешеләрнең нинди чиккә җитә алуын тасвирларга тырыштым. Ул вакытта миллилек дә, динилек тә, социумдагы дәрәҗә дә икенче планга күчә. Үләм яки яшәп калам дигәндә кешеләрнең үзара аралашуы, яшәеше нинди була алганын күрсәтергә тырыштым. Бу татар яки урыс укучысына да тәгаенләнгән китап та түгел. Әгәр дә кешеләрдә каршылыклы фикер тудырган икән, мин шат кына. Төрле фикерләр әйтелүе дә – игътибар билгесе”, дип тыныч кына аңлатты язучы.

Әмма тамашачылар моның белән генә тынычланмады. Урыннан торып Яхинага: “Сезнең җиде миллион татар исеменнән мондый әсәр язарга хокукыгыз юк! Әбием – репрессия корбаны. Гаиләм, милләт нинди афәт, сират күперен үткәнен, ул тарихны бик яхшы беләбез. Аллаһның нәфрәтеннән куркыгыз бераз!” дип кычкырдылар. Бу сүзләрдән соң зал шартлый язды. “Очрашуны коточкыч тамашага әверелдерделәр”, дип торып чыгып китүчеләр дә булды. Арткы рәтләрдән: “Провокаторларны залдан куып чыгарыгыз! Алар бит махсус болгатырга килгән. Ник бу әсәрне үзегезгә үлчисез соң?” дип канәгатьсезлек белдереп кычкыручылар да булды. Оештыручылар залны шактый вакыт тынычландыра алмады.

Гүзәл Яхина чыгып китмәде, сорауларга ачык булуын әйтте. Әйтергә кирәк: язучы үзен бик тыныч, әдәпле, лаеклы тотты. Төрле үпкәле сүзләргә ул ярсымады, тәрбиясез аралашуга да кызып китмәде.

“Төрле исемнәр уйладым, Зөләйха – иң уңышлысы дип таптым”

“Сөйләшәсебез килә икән, әйдәгез тынычланыйк, бер-беребезне тыңлыйк. Мин сорауларга җавап бирүдән баш тартмадым. Әйе, әсәр каһарманы – татар хатыны. Төрле исемнәр уйладым. Зөләйха – иң уңышлысы дип таптым. Мин үз исемемнән яздым. Бу милләт түгел, ә аерым бер кешенең тарихы.

Тагын ике хикәям бар. Бары тик гап-гади кешеләрне язмышларын бәян итәсем килде. Әсәрне язганда милләтне тәрбиялим дип уйламадым”, дип сөйләде язучы. Әмма залдагыларга бу җавап ошамады. “Язганда уйларга кирәк! Бу әсәр татарларда нәфрәт уятты!” дигән сүзләр әйтеп язучының авызын ябарга тырыштылар.

“Зөләйха күзен ача” авторын яклаучылар да булды. Әмма аларның һәр сүзен бер почмакка оешкан татар язучылары, шагыйрәләре, укытучылары тәнкыйте белән күмәргә тырышты.

“Ник гел начарны күрәсез соң? Кайда монда татарны мыскыллау?”

“Ник гел начарны күрәсез соң? Кайда монда татарны мыскыллау? Карагыз: 100 яшькә җиткән ана һәм ул мөнәсәбәтләрен! Бу бит бары тик ныклы нигезле гаиләдә генә була ала, идеаль мөнәсәбәтләр. Әсәрдә ананың улына карата, улының анага карата күпме ярату, ихтирам итү ярылып ята. Татар хатыны да кайнанасына бер генә каршы сүз дәшми, сабыр, ул аны карый. Бу – татар хатыннарның миһербанлык билгесе. Зөләйха нинди генә авыр хәлләргә тарымасын – яшәп кала, эшчән, тырыш, түземле, уктан да атарга өйрәнә, улын да тәрбияли, кешеләр белән дә матур мөгаләмә кора белә. Татарлар барысы белән дә уртак тел таба белә. Болар – барысы да уңай сыйфатлар! Барысы да дөрес бит. Әгәр кемдер авыр сүз белән дәшсә, рәнҗемәгез”, дип язучыдан гафу үтенде бер укучы.

Гүзәл Яхинага ислам динен дә бутап бетергән дигән тәнкыйть булды. Моны да кичә вакытында искә төшерделәр.

“Ул вакытта ислам дине белән татар мифологиясе бергә үрелеп барган. Мин Катанов, Каюм Насыйри хезмәтләрен дә укыдым. Алар да татар халык иҗатында йорт ияләренең дә башкаларның да барлыгын, халыкның аларга ышынганын тасвирлый. Күптән түгел “Присказки и заговоры татар” дигән фәнни хезмәткә юлыктым. Татарларның көнкүрештә аларны куллануы турында язылган. Бу бит мин уйлап тапкан әйберләр түгел”, диде автор.

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзен ача” әсәре егерме телгә, шул исәптән татарчага да тәрҗемә ителә. Китап 28 илдә нәшер ителер дип көтелә. Моннан тыш кино да төшерелүе хакында билгеле булды. Язучыдан төп рольдә кемне күрергә телисез дип кызыксындылар.

“Зөләйха ролендә Чулпан Хамматованы күрәм”

“Бу рольгә 100 процент Чулпан Хамматова туры килә. Мин аны күрәм. Чыгышы, әсәрдәге каһарманның яше, холкы белән дә килешә. Аның белән бу турыда сөйләштеләр. Әмма рольне кемгә бирү, актерны билгеләү – әсәргә нигезләнеп кинофильм төшерергә алынган телеканал эше. Мин киңәш кенә итә алам. Әлегә берни билгеле түгел.

Әлмәт татар дәүләт театрында эшләүче Искәндәр Сакаевның да бу эшкә алынырга теләвен ишеттем. Аны бик хөрмәт итәм. Искәндәр әсәремне сәхнәләштерә алса, бәхетле булачакмын”, дип әйтте.

Очрашу сәгать ярым барды. Соңыннан телегән кеше Гүзәл Яхинаның автографын алды, фотога төште, чәчәкләрен бүләк итте.

Запись Гүзәл Яхина белән узган очрашу җәнҗал белән тәмамланды [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..