Архивы Габдулла Тукай - Tatar Today - татар яңалыклары.

Быелгы Тукай премиясе лауреатлары билгеле
Быелгы Тукай премиясе лауреатлары билгеле. Бу хакта Татарстан Рәисе Указы чыкты.

2025 елгы Тукай премиясе лауреатлары:

«Иакинф» балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин

Мансур Гыйләҗев – «Словарь любви» пьесалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б.) өчен

Раниф Шәрипов – «Җомга», «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен

Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Быелгы Тукай премиясе лауреатлары билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

26 апрельдә Туган тел көнендә узачак чаралар – исемлек
26 апрельдә, Габдулла Тукай туган көнендә Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне узачак чаралар:

09.30 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан Тукай һәйкәленә чәчәк салу тантанасы була (теләгән һәркем).

10.00 сәгатьтә Камал театрының яңа бинасы фойесында Туган тел көненә башланган чаралар башлана. Кунакларны фойеда Татарстан Республикасы хоры каршы ала. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт циркы шунда ук «Печән базары» тамашасын тәкъдим итә.

11.00 сәгатьтә ТР Хөкүмәте вәкилләре, иҗади интеллигенция, киң җәмәгатьчелек һәм республика кунаклары әдипнең Тукай скверында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр сала.

Көн дәвамында – театр фойесында «Печән базары» ярминкәсе. Көннең беренче яртысында театр эченә билет яки чакыру белән кергән тамашачылар гына үтә ала.

Регистрация узу өчен кешенең исем-фамилиясе һәм электрон адресы сорала.

15.00 сәгатьтән – Камал театры бинасына теркәлү узган һәркем керә ала.

Фойеда татар теле проектларына багышланган күргәзмә эшли башлый. «Өч татар келәме» дигән проект тәкъдим ителә, келәм сугу ысуллары күрсәтелә. Театрда Тукай шигырьләрен уку планлаштырыла. Артистлар да, кунаклар да укый ала.

11.00 сәгатьтә Универсаль залда «Казанга Тукай кайткан» спектакле декорацияләре фонында Тукай шигырьләрен артистлар, кунаклар укый.

12.00 сәгатьтә  Шәрык залында «Апуш» балалар татар театр студиясе «Авыл эте Акбай» спектаклен күрсәтә. Спектакль олимпиада җиңүчеләренә махсус чакыру белән күрсәтелә.

13.00 сәгатьтә Татарстан Рәисе Зур залда Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларын игълан итә, концерт-тамаша узачак.

13:00 сәгатьтә Камера залында Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Ачык университет» проекты татар телендә лекцияләр тәкъдим итә. Фойеда XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар киемнәре күргәзмәсе тәкъдим ителә.

14.00 сәгатьтә Универсаль залда – «Казанга Тукай кайткан спектакле.

14.30 сәгатьтә театрның яңа бинасы янында янында – Шигырь бәйрәме (теләгән һәркем килә ала, теркәлү юк).

16.00 сәгатьтә театрның яңа бинасы янында –  «Мин татарча сөйләшәм» акциясе (теләгән һәркем килә ала, теркәлү юк).

12.00 сәгатьтә «Әкият» курчак театрының Кече залында «Кәҗә белән сарык» әкияте (татар телендә) күрсәтелә.

18.30 сәгатьтә Татар китабы йортында “Элемтә”: Дәфнә башкаруында акустик кичә һәм блогер AYGUTI Тукайның аз билгеле булган шигырьләре турында сөйләячәк.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ni-telisen-tatarym-26-aprel-caralary-afisasy-5872435

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись 26 апрельдә Туган тел көнендә узачак чаралар – исемлек впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ләбиб Лерон Шигырь бәйрәменең Тукай һәйкәле яныннан күчерелүенә каршы чыкты
Шагыйрь, пародияче, “Безнең мирас” һәм “Мәдәни җомга” басмаларының баш редакторы Ләбиб Лерон Тукай һәйкәленең урыны күчерелүгә карата фикерен белдергән.

Ләбиб Лерон 2020 елның 26 апрелендә, пандемия вакытында Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме узмавын, берүзенең генә шигырь укуын һәм Тукай һәйкәленә чәчәк салуын яза.

“Пандемия вакытында Тукай бәйрәме уздырылмады… Ул чакта Тукай һәйкәле янында бер үзем (үземә үзем дигәндәй) Тукаебызга нисбәтле шигырь укыган идем…

Быел пандемия юк… Быел да 26 апрель көнне сәгать 14:00дә Тукай һәйкәле янында ялгызым гына шигырь укырмын төсле тоела…. Эшләр шуңа бара… ” – дип яза Ләбиб Лерон.

Каләмдәшләре Ләбиб Леронны хуплаган.

“Тукай премиясе әллә сезгә генә бирелдеме? Тукайның туган көнендә дә һәйкәле янына килеп баш имәгәч ни пычагыма алар оялмыйча лауреат исемен күтәреп йөриләр”, – дип яза Мөнирә Сәгыйдуллина.

Тукай бәйрәменең урынын үзгәртү-Камал театрының яңа мәйданына халыкны җәлеп итүгә килеп терәлгән икән. Мөхәммәт тау янына бармагач, тау Мөхәммәт янына барасы булган. Яңа бинаның үз чаралары, үз көннәре, үз бәйрәмнәре булыр әле… Гадәтне талап алмыйлар, гадәтне сабырлыкта үстерәләр… Ник вакытны ашыктырырга. Безгә бүген үк кабып, бүген үк чәйнәп йотарга кирәк”, – дип яза Илзирә Юзаева.

“Планлы рәвештә татарны Казан үзәгеннән сөрү бара…” – Мөхәммәт Садыйк.

Драматург Хәбир Ибраһим ризалашмавын белдергән:

“Кәгазьдән укып үтерәсез инде. Бер шигырь ятлый алмый бу шагыйрь халкы. Шуңа да кызыксыз ул шигырь бәйрәме. Халык йөрми. Тыңладым чыгышыңны, дустым. Әйбәт такмак.  Тукайны шәп кыстыргансың”, – дип яза ул.

ЧЫГАНАК: https://vk.com/id189443529

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Ләбиб Лерон Шигырь бәйрәменең Тукай һәйкәле яныннан күчерелүенә каршы чыкты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарны үзәктән куалар – Шигырь бәйрәме Кабан аръягында булачак!
Журналист, блогер Рәмис Латыйпов Шигырь бәйрәменең Камал театрының яңа бинасы янына күчүенә каршы икәнен белдереп, пост язган.

Быел шигырь бәйрәме Камал театрының яңа бинасы каршында була икән. Ничә еллар узган тарихи урыныннан китә! 1964 елдан бирле үткәрелгән – 60 ел бит!!! – бәйрәмне үзәктән сөрәләр. Хәсән Туфаннар нигез салган бәйрәм башта Тукай скверы янындагы һәйкәл янында узган, аннары аны опера театры янындагы Тукай һәйкәле янына күчерәләр. Хәзер шуны мәдәният министры Кабан күленең аръягына күчерә. Язучылар берлеге рәисе шулай дигән, андый чара өчен министрлык җаваплы.

Шигырь бәйрәме кирәклеге хакында Хәсән Туфан мәкаләсе:

Бу бит милләт бәйрәме. Бит бит дәүләтчелек, милли символларының берсе, шуны да аңларлык кеше юкмыни ул мәдәният министрлыгында? Әллә аңлый торып махсус эшлиләрме икән? Татарны үзәктән – Ирек мәйданыннан куып чыгарумы максат? Ничек инде шигырь бәйрәме шигърияткә бернинди катнашы булмаган авангард бина һәм хрущевкалар янында узарга тиеш соң ул? Ирек мәйданында күзләрне “мозолит”мы елга бер тапкыр татар җыелса? Анда бит һәйкәл юк шагыйрьгә.

Нигә менә Пушкин бәйрәме традицион рәвештә Ирек мәйданында уза соң алайса? Нигә яңа төзелгән Собор янына күчермәделәр анысын? Аңа тия алмыйлар, ә татарга – пажалысты. Әле министр бер елны Шигырь бәйрәмен дөм Кырлайга күчермәкче иде – менә министр раслаган аерым исемлек буенча кайбер кешеләр генә автобуста гына барсын Шигырь бәйрәменә, калганнарга ничу йөрергә анда. Анысы барып чыкмаган иде, хәзер монысын күчерәләр.

Моның максаты инде – менә төзеделәр яңа бина, шуның “эшләп киткәнен” күрсәтеп, күзгә төтен җибәрергә кирәк. Безнең министрлык андыйга мачтыр. Бу мәдәният министрының тагын бер ноу-хау инде. Татарның классикасына каныкмаса, йокысы туймыйдыр дигән фикер бар.

Килгәне бармы соң ул Әюпованың үзенең Шигырь бәйрәменә? Сезнең күргәнегез бармы аны? Опера театрындагы “махсуслар” өчен генә бәйрәмдә түгел, чын Шигырь бәйрәмендә? Вчутаки мәдәният министры бит инде ул. Шигырь бәйрәменең эчтәлеген яхшыртырга кирәк, кеше килерлек итәргә, Тукай һәйкәле яныннан куып, татарның карап торган бер бәйрәмен яңа бинага “кеше ияләштерер” өчен кулланырга түгел. Ул Кабан аръягына ничек барырга тиеш соң кеше? Анда транспорт та йөрми. Иң мөһиме – ул хрущевкалар янындагы бинаның Шигырь бәйрәменә нинди катышы бар? Тарихи яктан карасаң, ул урында Тукай бәйрәме бөтенләй узарга тиеш түгел. Символик яктан диюем. Тарихны белгән кешеләр белә ул урында Тукай заманында ни булганын. Министр белмидер инде. Каян белсен ул.

Бар бит мәзәк – “Яһүд автономияле округына указание килә – колхозлар төзегез дигән. Болар бераздан хисап җибәрәләр – колхозларны төзедек, колхозчыларны җибәрегез!” Кабан күленең аръягына күчерделәр дә Камал театрын, хәзер инде татар тормышын да шунда җибәрергә кирәк. Эш күрсәтергә. Әмма дә ләкин халыкны җыярга кирәк икән – башлап үзе оештырсын милли бәйрәм, моңа кадәр татарныкы булган бәйрәмгә кулын сузмасын.

ЧЫГАНАК: https://vk.com/genialno_jomga?from=groups&w=wall-224988922_1245

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Татарны үзәктән куалар – Шигырь бәйрәме Кабан аръягында булачак! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Габдулла Тукайның әнисе Мәмдүдәне ире кыйнап үтергән?»
Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова “Сөембикә” журналында һәм Тукай сатындагы мәкаләләрендә Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдәне ире кыйнап үтерүе турында яза.

Бибимәмдүдә – Өчиле авылы имамы Зиннәтулла хәзрәт блеән Бибикамилә абыстай кызы. “Тукайга  шагыйрьлек таланты әнисеннән күчкән булырга тиеш, чөнки Мәмдүдә апа үзе дә кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган, сүзгә-телгә оста хатын булган”, – дип язылган Тукай сайтында. Мәмдүдә үлгәч, Зиннәтулла хәзрәтнең кызына багышлап шигырь – мәрсия язуы билгеле.

“Газиз нурымның кабере бу урын. Ни сәбәптер, и хода, аның дөньядагы ризыгы аз булды, гомере өзелде. Мин аны күзем туйганчы күрә дә алмый калдым. Аны күрүем төштә генә төсле булды. Бу дөнья, газап, кайгы, изү йорты булып, тезеп куйган энҗе күк сөйгән кызымны юкка чыгарды”, дигән юллар бар ул шигырьдә.

Мәмдүдә 19 яшендә 1885 елда Кушлавыч авылындагы 43 яшьлек Мөхәммәтгариф исемле муллага кияүгә чыга. 1886 елның 26 апрелендә Габдулла – дөресрәге Габдуллаҗан туа. 29 августта Гариф мулла авырудан үлә. Ире үлгәч, Мәмдүдә анда яшәп кала алмый, декабрь аенда әтисе Зиннәтуллага кайта һәм ике ел – 1888 елның декабренә кадәр яши.

1888 елның 22 декабрендә 23 яшьлек Мәмдүдә хәзерге Балтач районы Сасна Пучинкәсе авылындагы 69 яшьлек Мөхәммәтшакир муллага кияүгә чыга. Никахлашу мәҗлесе Өчиле авылында була, никахлашу язуын Зиннәтулла хәзрәт үзе тутыра.

“Ә нәни Габдулланы әнисе Кушлавычның “үтә дә рәхимле” Шәрифә карчыкта калдырып тора”. Ничек яшәве хакында Габдулла Тукай “Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачу балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать һәм көч булганлыктан, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән. Карчык исә үзенең «Кадалмас әле килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән”, дип яза.

1889 елда әнисе улын үз янына Шакир мулла гаиләсенә алып кайта. Әмма Габдулла бер генә ел яшәп кала, чөнки 1890 елның 18 гыйнварында баласын гомерлеккә тома ятим итеп, өйдән-өйгә, кулдан-кулга йөрерлек ачы язмыш кочагында калдырып, Бибимәмдүдә апа дөньядан китеп бара.

“Шакир мулла яшь һәм чибәр Мәмдүдә ападан бик көнләшкән, еш кына кыйный торган булган. Ул вафат булган төндә дә мәрхүмәнең: “Шакир дим, үтерәсең бит инде!” — дигән сүзләре ишетелгән. Шул кыйналудан ул үле ир бала таба, күз яшьләре дә кипмичә егълап вафат була…” – дип яза Тәэминә Биктимерова. “Сөембикә” журналында бу вакыйга тагын да тәфсилләбрәк язылган. “Үләр алдыннан Мәмдүдә үз янына Габдулланы китерүләрен сорый. Улы килгәч: «Әй балам, мин сине үстерә алмадым, бәхил бул», – дип, Габдулланы әкрен генә сөя. Озак та үтми, газапланып җан бирә…» – дип яза Тәэминә Биктимерова.

Бу югалтуны Тукай “Исемдә калганнар”да болай сурәтли: “… әнкәмең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: “Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!” дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне язамын”.

Ә инде, еллар үтеп, дөньяга танылган шагыйрь булгач,  Тукай  бу вакыйга турында «Өзелгән өмид» шигырендә бик ачык сурәтли:

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!

Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,

Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, —

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы…

чыганак: http://gabdullatukay.ru/museums/museums-arsk/tukaj-yazmyshynda-ochile-avyly/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись «Габдулла Тукайның әнисе Мәмдүдәне ире кыйнап үтергән?» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле
Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле булды.

2020 ел лауреатлары:

Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен);

Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);

Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);

«Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гөлнора Гатина.

Быел Тукай премиясенә 12 намзәт тәкъдим ителгән иде.

Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә куела

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элвин Грей меңләгән халык алдында чит ил егетен нишләтә? [видео]
//Tatar today//

21 май кичендә Казанда популяр җырчы Элвин Грей индонезия егете, татарча да, русча да белмәүче иҗатташ дусты белән мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын бергә җырлады. Аларга меңләгән яшьләр дә кушылды.

Интернетта бу видео зур кызыксыну уятты.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

21 май кичендә Казанда популяр җырчы Элвин Грей @elvin_grey_music #индонезия егете, татарча да, русча да белмәүче иҗатташ дусты белән мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукаебызның “Туган тел” җырын бергә җырлыйлар. Аларга меңләгән яшьләр дә кушыла, татарларның гимнын җырлавың өчен афәрин Элвин! Тatar Today’да 23 майда артистның 30 яшьлек тамашасына кертелсә бик рәхмәтле булыр идек Радик әфәнде! @elvin_grey_music

Публикация от  Tatar today порталы (@tatar_today) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2019-05-22T08:10:35+00:00">22 Май 2019 в 1:10 PDT</time>

Исегезгә төшерәбез, 30 яшен билгеләп үтүче Элвин Грей юбилеен Уфа һәм Казанда концертлар сериясе белән бәйрәм итә.

Дүрт көн дәамында “Уфа утлары”ндагы дүрт сәгатьлек тамашаны карарга көн саен ике меңгә якын кеше җыелды. Артистны юбилее белән котларга республика башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та килгән иде.

20, һәм 1 май юбилей концерты Казан “Пирамида”сында үтте. Чираттагы шоу-тамаша 23 майга тәгаенләнгән.

Запись Элвин Грей меңләгән халык алдында чит ил егетен нишләтә? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илназ Гарипов: “Туган тел көнендә уңайсыз хәлгә калдык. Иң күңелсезе шул”
26 апрель Бауман урамында узган, Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздыра торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә җырчы Илназ Гариповны катнаштырмаганнар. Бу хакта җырчы үзе “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Илназ форумга тәкъдимен атна ярым алдан ук җиткерүен әйтте. “Мине Рәдиф Кашапов исемле егеткә (форум рәисе урынбасары – ТИ) тәкъдим иттеләр. Ул безгә исемлек күрсәтте дә, “Исемлектән берәрсе төшеп калса, син чыгыш ясыйсың”, диде. Берәү дә төшеп калмады ахыры һәм безне шулай кире кактылар. “Алданрак әйткән булсаң, бәлки әле тыгып та булыр иде”, дип әйттеләр”, – ди Илназ.

Җырчы мондый җавапны үзен катнаштырмас өчен сылтау табу дип кабул иткән. “Нормаль җавап “Әйе” һәм “Юк” була. Алар шулай дигәч, мин, димәк, юктыр инде, булмаячак, дип уйладым. “Ярар” дигән җавап булмаса, юк була инде ул. Алар шулай дигәннән соң да, әле без хәлне сорашып тордык. “Юк, барысы да план буенча. Берничек тә булмый”, диделәр”, – ди Илназ Гарипов.

Илназ Гариповны дусты, “Мин татарча сөйләшәм”леләр белән бер төркемдә эшләүче егет тәкъдим иткән булган. Дус егетен уңайсыз хәлгә куярга теләмәгәнлектән, Илназ аның исемен атамады. “Дус егет миңа “Карарны Рәдиф кабул итә”, диде. Мин исә аңа “Кем ул Рәдиф?” дидем, чөнки мин Рәдифне белмим дә”, – диде Илназ Гарипов.

“Мин бит үзем дә Арча ягыннан. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен бетергән егет. Бу гаепләү дә түгел, бу шундый бер абсурд нәрсә булды инде. Без бит аларга ярдәм итәргә теләдек. Без анда ике җыр белән чыккан булсак, нәрсәдер бик үзгәрер иде инде. Бер җырның вакыты 3 минут ярым инде. Музыкантлар, шоу-студия белән бергә килеп, бушка җырламакчы идек”, – диде җырчы.

Илназ Гарипов үзен генә түгел, инде ничәнче ел башка җырчыларны да шулай ук кертмәгәннәрен искә төшерде. “Миңа калса, бу оештыручылар тарафыннан җитешсезлек. Шундый традицион зур чараларны шундый оештыручылар әзерли дип белми идем әле. Без, татарлар, туган тел көнендә бер-беребез белән уңайсыз хәлгә калдык. Иң күңелсезе шул”, – диде ул.

Фото: соцсети

Запись Илназ Гарипов: “Туган тел көнендә уңайсыз хәлгә калдык. Иң күңелсезе шул” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Миннән көләләр, мин гарьләнә идем” – Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшенә кадәр бер татар сүзе белми
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшькә кадәр бер татар сүз белмәгәне турында әйтте. Бу хакта ул татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында сөйләде, дип яза Татар-Информ.

“Мин Советлар Союзында яши башлаган балалар рәтенә керәм. Ләкин коллегаларым белә: 45 яшькә кадәр мин ләммим татарча сүз белми идем. Иң күп дигәне, “Исәнмесез” дип җавап бирә идем. Ләкин аңга килде, җаваплылык туды: туктале, мин нишләп башкалардан ким икән дидем һәм татар телен өйрәнергә тотындым”, – диде парламент рәисе.

Ул татар телен Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев ярдәме белән өйрәнгәнен билгеләп узды.

“Миннән көләләр иде, мин гарьләнә идем. Туктале, мин татар булып саналам, әти-әнием татар, рус авылында үстек. Заманында Татарстанда 1958 елга кадәр Акташ районы бар иде, без бердәнбер гаилә. Мине “татарин” дип үртәп йөртәләр, кыерсыталар иде. Шуларны уйлап, 2-3 ел үз өстемдә эшләргә туры килде. Аңлыйммы, аңламыйммы, эштән кайткач, көзге каршына басып татарча газеталар укыдым, аңламаган сүзләрне иптәшләремнән сораша идем.

“Стена” дигән сүзнең татарчасы ничек икән дип уйлый идем, “запас” дигән сүзнең татарчасын белми идем. “Теләсәң, күңел, җан тартса, ә ул тарта икән, ничә яшьтә булсаң да, туган телеңне өйрәнеп, әти-әни, әби-бабайлар телендә сөйләшсәң, үзеңне икенче итеп хис итәсең икән. Мин шундыйлардан”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Запись “Миннән көләләр, мин гарьләнә идем” – Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшенә кадәр бер татар сүзе белми впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Уфада йөзләгән кеше “Туган тел” җырлап, Тукайга һәйкәл ача
Уфада татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Аны ачу тантанасында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

– Габдулла Тукайны республикада бик яраталар, – диде Радий Хәбиров, тантананы ачып. – Республика Хөкүмәте йорты да Уфаның Габдулла Тукай урамында урнашкан, димәк, башкаланың төп урамы Тукай исемен йөртә. Аларның Мәҗит Гафури белән дуслыгы – ике халык арасындагы тирән хөрмәт билгесе. Бүген безгә Тукай кайтты, ул мәңгегә безнең белән булачак. Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!

– Без үзебезнең башкорт дусларыбызны республиканың 100 еллыгы белән котлыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Габдулла Тукай – татарлар гына түгел, бөтен төрки халыклар өчен дә күренекле шәхес. Уфаның иң матур урынында аңа һәйкәл куелды. Республика, шәһәр җитәкчеләренә зур рәхмәт. Киләчәктә татар һәм башкорт халкы, Татарстан һәм Башкортстан алга барырга тиеш!

Шагыйрь һәйкәлен ачканда шагыйрьләр дә сүз алды, билгеле. Халык шагыйрьләре Хәсән Назар белән Роберт Миңнуллин Тукайга ихтирамын, аңа һәйкәл куелуның зур әһәмиятен билгеләде.

– Һәйкәлләр үз-үзләреннән генә барлыкка килми. Моннан берничә ел элек, Тукайның Уфага килүенә 100 ел тулган дәвердә, “Кызыл таң” гәзите аша Башкортстанның халык шагыйре Ирек Кинҗәбулатов һәм башка мәртәбәле шәхесләр республика җитәкчелегенә шагыйрьгә һәйкәл кую тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Минем дә “Уфа Тукайлы булырга тиеш” дигән мәкаләм чыкканы хәтердә, – диде Роберт Миңнуллин. – Һәм бүген Уфның иң матур урынында – “Нур” театры каршындагы калкулыкта Тукаебыз һәйкәл булып басты, ул нинди биеклеккә күтәрелде! Мин бу изге эшне башлап йөрүче җәмәгатьчелеккә, республика җитәкчеләренә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Һәйкәл ачу тантанасына йөзләгән кеше җыелган иде. Алар барысы да Тукай һәйкәле алдына басып “Туган тел”не җырлады. Ике республика җитәкчесе һәм кунаклар Уфа “Нур” татар дәүләт театры белән танышып чыкты, дип яза Кызыл таң.

Фото: Динар Кәлимуллин фотосы

Запись Уфада йөзләгән кеше “Туган тел” җырлап, Тукайга һәйкәл ача впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..