Архивы гайбәт - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә – Мурат Гайсинныкы ул!”: чынмы яки гайбәтме?
“Мин точно беләм, Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә – Мурат Гайсинныкы ул!” – халык арасында әнә шундый сүз таралды. Дөреслеккә туры киләме? Муратның үзенә мөрәҗәгать иттек

Җырчы Мурат Гайсин тирәсендә коточкыч гайбәт сүзләр йөри башлады. Гайбәтнең дә ниндие – кеше ышанмаслыгы! Янәсе, җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә – Муратның кызы икән. Мурат “ШК” аша бу акылга сыймаслык гайбәткә нокта куярга булды. – Миңа “Дилә Нигъмәтуллинаның кызы сезнекеме әллә?” дип бик күп кеше яза һәм шалтырата башлады. Дөрес булмаган бу мәгълүматка бик аптырадым, чыганагын эзләргә керештем. Кешеләрдән сораша торгач, бер әйбер ачыкланды. Быел үземнең “10 ел Татарстанда” дигән сольный концертым алдыннан билет сатучы кассирыбыз тамашачылар сөйләшкәнен ишеткән. Минем афиша янында башка бер концерт афишасы һәм анда Дилә Нигъмәтуллина фотографиясе булган. Шунда бер тамашачы икенчесенә “Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Мурат Гайсинныкы бит, Инстаграммда фотографиясенә карагыз – аның копиясе бит ул!” дигән”, – дип сөйләде Мурат.

Халыкка “чәйнәргә” сүз генә булсын. Моны ишетеп, башка тамашачылар да афишалар янына җыела башлаган. “Башкалар “юк, ул кыз Марат Мухинныкы бит” дигән. Теге хатын “мин точно беләм, Мурат Гайсинныкы ул” дип һаман үз сүзендә тора икән. Менә бит! Нәрсә генә ишетмәссең?! Бу гайбәт Диләгә дә килеп җитәр, шуңа күрә ачуланмасын, бу сүзнең каян килеп чыкканын сезгә сөйләдем”, – ди җырчы. “Миңа язган һәм шалтыраткан һәркемгә рәсми рәвештә әйтәм: “Диләнең кызы берничек тә минеке була алмый. Диләне гомердә бер-ике тапкыр күргәнем бар, анысы да сәхнә артында. Минем аны кочаклаганым да юк. Бәлки, кешеләр Мурат Гайсин белән Марат Мухин исемнәре охшаш булганга бутыйдыр, әмма бу гайбәтне туктатсыннар иде”, – дип белдерде Мурат.

Лена Рәхимова

Фото: Шәһри Казан

Чыганак: Шәһри Казан

Запись “Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә – Мурат Гайсинныкы ул!”: чынмы яки гайбәтме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гайбәтченең тормышы – үзе гыйбрәт [булган хәл]
Һәр авылның үз гайбәтчесе була. Бездә дә бар андыйлар. Берәү түгел, әллә ничә.

Менә, мәсәлән, Әлфинурны гына алыйк. Әлфинурны белә башлаганнан бирле кеше сөйләүдә ул, бертуктаусыз тикшерүдә. Ялгыз хатын дисәң аңлар иде әле аны, кешенекен күрергә вакыты күп кала дияр идең. Болар бит ире белән өч балага гомер биргән кешеләр. Барысы да кызлар әле, җитмәсә. Ходай аның бу гадәтен белеп махсус шулай эшләгәндер инде: моның янына килен төшсә көн булмаячак, талап үтерәчәк, дигәндер. Ходай бар бит ул, акыллы бит ул.

Мин бу гаиләне белә башлаганда аларның ике генә бала иде әле, өченчесе бераздан соң туды. Биш кешелек гаилә – ишле бит инде, барысына җитеш кенә: зурысын мәктәпкә, икенчесен бакчага җыясы бар, өченчесен, гомумән, тәүлек әйләнәсе күзәтергә кирәк. Әмма Әлфинур күбрәк кеше балаларын күзәтте шул, кеше тормышын тикшереп яшәде. Үзләренекеннән кала башкалар беркем түгел иде инде, аның күзлегеннән. Кешенеке өйләнешсә: “Балага узгандыр”, яхшы укыса: “Директор белән дуслыклары көчледер”, –дип әйтә иде. Әмма мәктәп чоры 10 гына ел бит ул, үтә дә китә. Ата-ана балаларны зур тормышка чыгарып җибәрә. Менә шунда күренә дә инде өйдә тәрбиянең ничек булуы.

Әлфинурның зур кызлары 9ны тәмамлап мәктәптән китте дә, повар-кондитерлыкка укырга керде. Күпләр шулай китә инде ул, башкалар мәктәптә чалбар туздырып йөргәндә, болар, ичмасам, һөнәр үзләштерә тора. Әмма кызда уку кайгысы булмаган шул, шуңа мәктәптән дә киткән, күрәсең. Бер генә ел укыды да, училищесын да ташлады. Аның каравы, кияүгә чыгып куйды. Егет тә районга училищеда укырга дип төшкән икән, болар шунда танышканнар. Әштер-төштер никах укыттылар да, яшәп киткән сыман булдылар болар. Корсак борынга җитәрәк, икесе генә барып язылышып кайттылар. Ничек яшәгәннәрен, ник яшәп китә алмаганнарын төгәл генә белмим – әмма бала туып 2 еллап үтүгә аерылышканнарын әйттеләр. Үзләре дә бала гына иделәр шул, кая ди аларга тормыш йөген җигелеп тарту. Ир дигәнең, ярый инде, әлеге училищены тәмамалап диплом алды, ниндидер һөнәр иясе булгандыр. Ә хатында бит 9 класс белем генә. Яшьтәшләре мәктәп тәмамлап укырга кереп йөргәндә бу инде балалы, аерылышырга өлгергән хатын-кыз иде, бахыр.

Әлфинурга шунда ук телен тыеп яшәргә кирәк бит инде, бераз гына баш белән яшәргә кирәк. Әмма бөкрене кабер генә төзәтә дип әйтүләре дөрес икән. Әлфинурның кара исемлегенә элеккеге кияү, аның бөтен нәсел-нәсәбе дә өстәлеп, бөтен авылның тел очында әллә ничә еллар торды. Ә кияү дигәнең алай ук начар да булмагандыр. Чөнки хәзер икенче кеше белән яши ул, икенче балалары тугач, ана капиталына искерәк генә бер йорт сатып алдылар да, яшәп яталар. Бераз-бераз ремонтын эшләп чыктылар, бакчасын әйбәтләп уратып алды, хатыны күп итеп суган чәчте. Инде сатып, урнаштырып та бетергәннәрдер. Яшиләр бит, тырышалар. Ә Әлфинурныкы баласы белән бергә үзләрендә яши әнә, кабат кияүгә алам дип килүче юк әле.

Икенче кызлары мәктәптән соң читкә китеп, техникумга укырга кергән иде. Берничә айдан соң эшкә дә кергән дип ишеттек. Имеш, эшли-эшли укый. Алай җитешсә бик әйбәт инде, сүз дә юк. Акча кадерен дә белер, ата-анасыннан ярдәм көтмәс. Кызының эшкә урнашуын Әлфинур үзе үк бөтен авылга сөйләп йөрде. Кибеткә барсаң да шул сүз, урамда да шул сүз. Әйтерсең, укып эшләү дөньяның иң шаккаткыч күренешләренең берсе. Күрсәтәсе килгәндер инде, менә минем кызым нинди, укый да, эшли дә, дип әйтәсе килгәндер. Әмма алай бөтен кеше дә яши алмый шул. Шактый гына укуын калдырып йөргәне өчен кызны техникумнан чыгарганнар. Монысын башкалар кайтып сөйләде. Авылда берничә кешенең баласы шунда кергән иде. Имтиханнарын да тапшыра алмаган, ди. Инде ярый бусы кайтып утырмады хет, шунда эшләп калды. Ә былтыр бала тотып кайтып керде. Без аның авырлы икәнен белми, күрми калдык. Шул килеш авылга кайтып та йөрмәгәндер инде. Әмма бала белән озак утырмады ул, анасына калдырды да, янә эшкә китеп барды.

Хәзер Әлфинур 2 яшьлек оныгын тәрбияли, шулай дип атап булса инде, тәүбә әстәгыфирулла. Үзе сер бирмәгән була инде, акча кирәк бит, ата-анасына эшләргә кирәк, ди. Әмма без дә бүген генә тумаган инде, юләр түгел. Нинди атасы ди ул? Билгесез атаны кем белсен? Йөреп тапкан бала инде ул аның. Шунда, эштә берәрсе белән танышып алдангандыр, мескен кыз. Мин кызганып та куям инде аны. Әлфинур тиешле тәрбия бирсә, бер-бер артлы ике кызы шулай булыр иде мени? Гел кеше сөйләүдә булды бит, гел тикшерде. Башкалар матур итеп, туй күлмәкләре киеп, машиналар сызгыртып өйләнешкәндә дә ул кәләш янына якынрак килеп корсак турын күзәтә иде, янәсе сизеләме әле, юкмы. Ахмак хатын дими кем булсын.

Хәзер озын җәй буе үзе белән оныгын да ияртеп кеше тикшереп йөри инде. Баланы үзен генә калдыра алмый бит, бакчага да бирми, кыйммәт ди. Башкасы булса, телен тыяр иде инде. Югыйсә, сөйли тора, үз балалары мәзәк чыгарып кына тора бит инде. Йә берсе, йә икенчесе. Өченчесе мәктәптә әле, анысы ниләр булып бетәр, тормыш күрсәтер.

А. В., Аксубай.

Безнең авыл гыйбрәте

Запись Гайбәтченең тормышы – үзе гыйбрәт [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..