Архивы Галиев мәчете - Tatar Today - татар яңалыклары.

Галиев мәчетендә Ураза гаете вәгазе нәрсә белән истә калган?
Галиев мәчетендә Ураза гаете вәгазендә Татарстан Республикасы Диния назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгы Рамазан аенда “илебез өчен сөекле гамәлләр” булуы хакында белдерде.

Мөфти Болгарда төзелә башлаган ислам академиясен һәм ун мең мөселманны җыйган республика ифтарын искә төшерде. “Алга таба да күпмилләтле илебез өчен сөенечле вакыйгалар булсын”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие Галиев мәчетендәге бәйрәм намазы алдыннан сөйләгән вәгазендә әти-әниләр хакына аерым тукталды һәм бәйрәм көнне алар янына барырга кирәклеген әйтте. “Әтиләрегез, әниләрегез янына барыгыз. Вакытыгыз булмаса да, барыгыз. Шалтыратыгыз, шалтырата алмасагыз, смс булса да җибәрегез. Вафат булган булсалар, каберләренә барып дога кылыгыз”, – диде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин иң кадерле әйберләрнең берсе вакыт икәнен дә телгә алды. Башкаларны көттерүнең начар гамәл икәненә басым ясады, вакытның бәяләп булмаслык кыйммәт булуын искәртте. .

“Вакытка игътибар юк. Менә Бауман урамында очрашабыз дип килештек тә, мин соңга калдым бер сәгатькә, – дигән мисал китерде ул. – Әгәр, сәгатегезне урлаган булсам, мин әле аны кире кайтара алам, ә бер сәгатегезне кире кайтара алмыйм. Ә бер сәгать яшәү ничә сум тора. Ничә сум бирер идегез? Вакыт бәясез”.

Мөфти Рамазан аенда ураза тотканнан соң Шәүвәл аенда алты көн ураза тоткан мөселман бер гасыр ураза тоткан кебек булыр дигән хәдисне дә искә төшерде. “Без ай буе Аллаһ ризалыгы өчен уразаларыбызны ихлас тоттык”, – диде ул һәм һәр мөселманның тоткан уразасы кабул булсын дигән теләген җиткерде.

Татар -информ

Запись Галиев мәчетендә Ураза гаете вәгазе нәрсә белән истә калган? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..