Архивы Гатаулиннаргаиләсе - Tatar Today - татар яңалыклары.

Салават Фәтхетдинов бабай булды! [фото]
Салават Фәтхетдинов гаиләсендә бүген олы бәйрәм! Җырчы туганнары белән өченче оныгын балалар тудыру йортыннан каршы ала //Tatar Today//.

Шулай итеп, татар халкының яраткан җырчысы өченче тапкыр дәү әти булды. Шатлыгы белән Салават Фәтхетдинов инстаграм челтәрендә дә бүлешкән.

“Хатыным, ике кияү, балаларым, оныкларым белән минем өченче оныгымны каршыладык. Улым гына фотода юк, мәктәптә иде”, дип язган ул.

Хатыным, ике кияү, балаларым, оныкларым белән, минем өченче оныгымны каршыладык. Улым гына фотода юк, мәктәптә иде.

Фото опубликовано Салават Фатхутдинов (чын бит) (@salavat_fatkhutdinov_official) Фев 8 2017 в 11:25 PST

//platform.instagram.com/en_US/embeds.js

Запись Салават Фәтхетдинов бабай булды! [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кешедәме хикмәт, яшелчәдәме: Гатаулиннар кәбестәдән ничек бизнес ясауларын сөйли
Аның кебекләр турында, кайда туган – шунда танылган, диләр. Арча районының Айван авылында яшәүче Нәфил Гатауллинны район халкы яхшы белә. //Шәһри Казан//

Аның крестьян-фермер хуҗалыгы яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Бу эшкә 2009 елда ук тотынган булсалар да, ныклап торып 2014 елдан гына эшләп китә алалар – җир мәсьәләсен хәл итү озаккарак сузыла.

– Үз эшемне булдырганчы, хуҗалыклардан бәрәңге җыю белән шөгыльләндем. 2010 елны хәтерлисездер, бездә җәй бик коры килде, бәрәңге уңышы начар булды. Бәрәңге, кәбестә эзләп, Чувашстан, Мари Элга да чыга идек. Шул вакытта, нишләп әле шушы яшемә җитеп, Марига кадәр барып, хәтта карт әбиләрдән дә, бәрәңгегез юкмы, дип сорашып йөрим, аны үзем дә үстерә алам бит, дигән уй тынгылык бирмәде. Мисыр халкының чүлдә бәрәңге үстереп сатулары да безнең өчен бер гыйбрәт бит. Нишләп без менә дигән уңдырышлы җиребездә бәрәңге үстерә белмибез – шушы уйлар яшелчәчелек белән шөгыльләнә башларга этәргеч булгандыр да, – дип сөйли ул.

Бәрәңгеләр стресстан чыга алмый

Нәфилнең биш гектар ярым җире бар. Кәбестәне ике гектар, кишер белән чөгендерне иллешәр сутый, бәрәңгене ике гектар утырта. Болар бер гаилә өчен бик җиткән, ди.

– Шушы көннәрдә орлыклар, балчык сатып алу артыннан йөри башладык. Мартның ахырларында кәбестә орлыгын чәчәбез, теплицада рассада итеп үстерәбез. Кырга махсус чәчкеч белән утыртып чыгабыз. Бер гектарга 35-40 мең төп кәбестә рассадасы туры килә. Барысы 80 меңләп була. Ике трактор, «Газель» машинабыз бар. Күп эшне гаиләбез белән эшлибез, чүп утарга, бәрәңге чүпләргә мәктәп балалары да булыша. Үсентеләр авырмый тормый, биологик препаратлар кулланабыз, тирес кертәбез, махсус ашлама кулланганыбыз юк. Эшли-эшли тәҗрибә дә туплана. Быел алты төрле сорт кәбестә утыртып карадык, аларның дүртесе корылыкка чыдамыйча үлеп бетте. Акрынлап кайсы сортның ничек уңыш бирүен, аларның безнең җирлеккә туры килү-килмәвенә дә төшенәбез. Һәр көнне эшләргә кирәк, бер генә көнне дә югалтырга ярамый. Әйтик, кәбестә күбәләге кырга килеп керүгә үк чара күрмәсәң, уңышыңны югалттың дигән сүз. Бәрәңге дә хәзер бик нәзбереккә әйләнде, авыруларга бирешкәнче дип, аның иртә өлгерә торган сортын – «Жуковский ранний»ны утыртабыз. 2010 елгы корылыктан бәрәңгеләр стресс кичереп калды. Алардан көткәнчә бик зур уңыш алып булмый. Җәй дә эссе килә, яңгырлар да бик яумый. Махсус сугармый булмый, шуңа да узган ел хөкүмәтнең «80/20» программасы буенча мелиорацияләү техникасы алдык, – ди Нәфил.

Җәен эшлиләр дә кышын ял итәләр дигән идем, юк икән, көзгә керүгә, Гатауллиннар ярминкәләргә йөри башлый. 2005 елдан бирле бәрәңге җыеп тапшыру белән шөгыльләнгәч, уңышны кая куярга дип аптырамыйлар алар. Хуҗалыклардан җыелганнарын да сатарга өлгерәләр. Клиентлар базасы шул вакыттан ук булдырылган. Әмма төп сату урыннары – базар, ярминкәләр. Күрше-тирә авыл-районнарның да бәрәңгесен җыеп сатарга өлгерәләр. Уңышны яңа елга кадәр сатып бетерәләр, әмма ул бик арзанга китә, ди. Киләсе елның язына яшелчә саклагыч эшләп, уңышны ел дәвамында кыйммәтрәк бәядән сатарга ниятләп торалар.

Халык «чиста» бәрәңге ашый

Сөйләшү барышында 2010 елгы корылыкны без бер генә тапкыр искә алмадык.

– Шул елны кибетләргә чит илләрдән кайтартылган, чиста итеп юылып, пакетларга салынган бәрәңгеләр килеп керде. Халык шуннан «чиста» бәрәңге ашарга күнекте. Кырдан чүпләп китерелгән балчыклы бәрәңгене бик аласылары килми. Мин моны, үземчә, буялган тырнак кадерлерәк бит дим. Хатын-кызларның ясалган тырнаклары арзан тормый шул. Нигә дип әле ул шул тырнаклары белән балчыклы бәрәңгене чистартып утырсын, – дип елмая яңа танышым.

Хатын-кызлар дигәннән, күптән түгел генә Гатауллиннар кәбестәне тозлап та сата башлаган. Базарны гел өйрәнеп торырга кирәк, дип саный уңган гаилә, гади ак кәбестәне генә түгел, брокколи, пекин сортларын да үстерә башлаганнар.

Сүз арасында Нәфил үзен борчыган мәсьәләләргә дә тукталды.

– Ярминкәләрдә товарларга билгеле бер бәя куялар да шул суммадан арттырмаска кушалар. Киресенчә, үзбәясеннән киметмәскә кушсалар, дөресрәк булыр иде, югыйсә яшелчәне үстереп сату үзен акламый, – ди ул.

Фермерларга базарга чыгарга мөмкинлекләр юк, анда үтеп булмый, дип зарланучыларга да Нәфилнең үз сүзе.

– Адоратский базарында сатып булмый дигән сүзләрне ишеттем. Мин анда да сатам, беркемнең бер сүз дә әйткәне юк. Акча түләп урын ал да сат тынычлап. Ә кайберәүләрнең урын өчен акча түлиселәре килми, – ди яңа танышым.

Һәр эшнең җае бар

Нәфилгә яшелчә үстерү буенча киңәш, ярдәм сорап килүчеләр дә бар. Акылың булса, бер көн алдан хәрәкәт ит,  дип юкка гына әйтмиләр.

– Җәй уртасында берәү килде. Капчык ярым кишер орлыгым да, җирем дә бар, ничек утыртырга, киңәшең кирәк, ди. Бу вакытта нишләп йөрисез, соңга калдыгыз бит инде, аңа бер ел алдан ук тотынырга кирәк. Киләсе елны көтегез, орлыкларыгыз әрәм була, дигәч, өйрәтәсең килми дип, үпкәләп киттеләр. Һәрбер эшнең җае бар дигәндәй, яңа эшкә кинәт кенә тотынып булмый, – ди әңгәмәдәшем.

Гатауллиннарның уллары Нәүфәл Казан дәүләт аграр университетында агрономлыкка укый. Кулына диплом алгач, ул да авылга кайтып төпләнергә, әтисенең эшен дәвам итәргә уйлый.

– Киләчәккә планнарыбыз бик зур. Суган да үстереп карамакчы булабыз. Чәчәкләр үстерү хыялы да бар. Эш булганда, син үстергән яшелчәләрне махсус сорап килүчеләр барында, күңел дә үсә, – ди Нәфил. Шөкер, бүгенге авылларны Гатауллиннар кебек тырыш, булдыклы, максатчан кешеләр, ныклы гаиләләр яшәтә.

Кәбестәне ничек сакларга?

Кәбестәне кышка саклау өчен, аны базның түшәменә асып куярга кушалар. Бу ысул белән кәбестәне озак саклап булмый. Иң яхшысы – бәрелмәгән-сугылмаган кәбестәләрне кибеттә сатыла торган стрейч пленка белән тыгыз итеп төрегез дә базның уртадагы киштәләренә тезеп куегыз. Базның түшәменә эләргә киңәш итмим, чөнки анда дымлылык югары була.

Запись Кешедәме хикмәт, яшелчәдәме: Гатаулиннар кәбестәдән ничек бизнес ясауларын сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..