Архивы газ - Tatar Today - татар яңалыклары.

1 августтан россиялеләрне нинди яңалыклар көтә?
Җәйнең соңгы аена хакимияттәгеләр чыбыркы һәм прәннек ысулы буенча законнарны планлаштырган. Пенсионерларның кайбер категорияләренә пенсияләр индексацияләнәчәк, әмма газ бәяләре артачак. Илләрнең бер өлеше генә ачыла, әмма аларда ял кыйммәт булачак. Моннан тыш, август аенда үзгәрешләр автомобиль хуҗаларын, төзүчеләрне һәм кыскартылган кешеләрне көтә.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләренә 1 августтан төзәтмәләр кертелә. Эшләүче пенсионерларга (Россиядә алар 14 миллионнан артык кеше) пенсияләр 2016 елдан тулысынча индексацияләнмәгәнлектән, аларга, хезмәт стажын һәм керемне исәпкә алып, иминият пенсияләрен яңадан исәпләп чыгаралар. Өстәмә өч пенсия балы белән чикләнәчәк һәм максимум 279 сум тәшкил итәчәк.

Икенче яңалык-пенсиянен тупланма өлешен 9,13% ка арттыру. ПФРДА хәбәр итүләренчә, арттыру коэффициенты 2019 елда пенсия тупланмаларын инвестицияләү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән: ул инфляциядән өч тапкыр артып киткән. Моннан тыш, 7,99% ка яңадан исәпләү пенсия тупланмаларын финанслашу программасында катнашучылар өчен автомат режимда узачак. Аларга тупланган акчалар тупланма пенсиядән түгел, ә ашыгыч пенсия түләвеннән түләнә.

1 августтан газ өчен 3% ка күбрәк түләргә туры киләчәк. Башта инфляция дәрәҗәсенә газ бәяләрен июньдә күтәрергә ниятләнгән иде, тик пандемиягә бәйле рәвештә Монополиягә каршы хезмәт индексацияне кичектерергә тәкъдим итте.

Августтан Бөек Британия, Төркия һәм Танзания белән һава юллары  яңартыла. Россия Федерациясеннән Стамбул һәм Анкарага очарга мөмкин. 10 августтан Төркиянең Анталья һәм Эгей ярлары курортларына рейслар ачыла. Бу ил өчен коронавируска тест нәтиҗәләре белән белешмә кирәк түгел,  карантинны утыртырга кирәкми. Бөекбритания белән катлаулырак — 1 августтан анда очарга була, әмма 14 көн үз-үзеңне изоляциядә үткәрергә туры киләчәк. Танзибар утравына август башыннан очышлар ачыла, белешмә кирәк түгел.

Төзелештә стандартларның һәм кагыйдәләрнең яңа исемлеге үз көченә керә. Төп яңалык-исемлектән артык нормалар алынган һәм, гомумән алганда, төзелеш һәм проект эшләре регламенты гадиләштерелде.

Чыганак: МК

Запись 1 августтан россиялеләрне нинди яңалыклар көтә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда 1 августтан газ бәясе артачакмы?
1 августтан Татарстанда табигый газга ваклап сату бәясен 1 куб. м өчен 5,89 сумга кадәр күтәрәчәкләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, газ бәяләре 3% тан артмаячак. Бәяләр «Газпром «ҖАҖ һәм аның аффилирлы затлары тарафыннан табыла торган газга күпләп сату бәяләрен раслау турында» Федераль монополиягә каршы хезмәтнең боерыгы нигезендә күтәреләчәк. Хәзер Татарстанда газ бәясе 1 куб. м өчен 5,72 сум тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, июль аеннан ТКХ бәясе 4% ка артты.

Чыганак: Вечерняя Казань

Запись Татарстанда 1 августтан газ бәясе артачакмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда газ афәте бара, Бөгелмәдә икенче ай агуланып үлүчеләр арта
Бөгелмәдә ир-ат һәм ике бала исле газ белән агуланган, яшүсмерләрнең берсе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Бөгелмә шәһәренең Белинский урамындагы йортта 41 яшьлек ир-ат һәм 17 һәм 13 яшьлек ике үсмер ир бала исле газ белән агулангануы турында хәбәр килгән.

Нәтиҗәдә, өлкәнрәк ир баланы уртача авырлыктагы агулану билгеләре белән, ир-атны аңсыз хәлдә Бөгелмә район хастаханәсенә китергәннәр.13 яшьлек үсмер һәлак булган.

Фаҗига сәбәпләрен урында газ хезмәте белгечләре ачыклый.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2018 елның 18 ноябрендә Бөгелмәдә Гафиатуллин урамындагы биш катлы йортта өч яшьлек кыз һәм аның әтисе мәете табылганлыгын хәбәр иткән иде. Тикшерүчеләр аларның һәлак булуына исле газ белән агулану сәбәпче булу ихтималын да искәрткән.

tatar-inform.tatar

Запись Татарстанда газ афәте бара, Бөгелмәдә икенче ай агуланып үлүчеләр арта впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Алсу Исмәгыйлева: Газовикларга “пох”. Китеп барганнар. Әти белән бала газдан агуланып үлгән
“Татар-информ” агентлыгының шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева күпкатлы хрущевкаларда яшәүче халык газдан бик күп кырылачак икән әле, дип белдерә. Үзенең фейсбугында ул моның сәбәпләрен аерып яза: “йортлар үзләре иске, газ җиһазлары иске, вентиляция каналлары иске, законсыз перепланировкалар күп, пластик тәрәзәләр куйдырып бетерделәр. Нәтиҗәдә йортлар пороховой бочкага әйләнде” дип яза журналист һәм күптән түгел булган вакыйганы мисал итеп китерә:

“Күптән түгел миңа Бөгелмәдән бер яшь ханым шалтыратты. Былтыр ноябрь аенда үзе, ире, өч яше дә тулмаган баласы исле газдан агуланганнар. Нәтиҗәдә ире һәм сабые һәлак. Үзе могҗиза белән генә исән калган.

Бүген аның бар максаты – ире һәм баласы үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклау һәм мондый бәла-казаларны кисәтүгә өлешен кертү.

Һәм ул ачыклый башлаган инде. Битарафлыкка килеп төртелгән.

“Газдан агуланып үлделәр” дигәнне ишетсәк, “исерек булгандыр, игътибарсыз булгандыр” дип уйлап куябыз.

Юк, исерек тә түгелләр, тәртипле гаилә – әни, әни, бәби. “Тяга юк бит!” дип газовиклар да чакыртканнар, әмма газовикларга “пох”. Тәрәзәләрегезне ачыгыз дип китеп барганнар. Дүрт көннән әти белән бала газдан агуланып үлгән.

Бу проблемага коллегалар игътибарын юнәлтәсем килә. Языгыз, зинһар”, дип мөрәҗәгать итә Алсу Исмәгыйлева.

Фото: фейсбуктан

Запись Алсу Исмәгыйлева: Газовикларга “пох”. Китеп барганнар. Әти белән бала газдан агуланып үлгән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

31 декабрь фаҗигасе: йокыдан да уянып өлгермәгән кешеләр тәрәзәләрдән сикерә
31 декабрь иртәсендә Магнитогорскида фаҗига булган. Карл Маркс проспектындагы 164нчы йортның өске катындагы фатирда газ шартлау нәтиҗәсендә бер подъезд җимерелеп төшкән, дип яза Кызыл таң.

Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, башта шартлау тавышы ишетелгән, йорт селкенеп куйган һәм бер дивары ишелеп төшкән.

Күпләр йокыдан да уянып өлгермәгән, билгеле. Тәрәзәләрдән сикерүчеләр булган.

Әлегә һәлакәт урынында коткаручылар эшли. Йорт янына махсус техника керә алсын өчен, аның янындагы машиналарны алалар.

Янгын таралмаган, коткару эшләре бара.

Фото: ТАСС

Запись 31 декабрь фаҗигасе: йокыдан да уянып өлгермәгән кешеләр тәрәзәләрдән сикерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Минем турыда бернәрсә дә язма! Аңладыңмы! «Деловая!»” – Нурлатта бер түрә зур тавыш чыгара
Өйне утын ягып җылытуның ни икәнлеген күптән оныткансыздыр. Газ хәзер бөтен җирдә. Мичкә утын ягып өй җылыттым дип сөйләп торсаң, яныңдагы кешең дә: «Ату, моның газын өзгәннәр инде! Бурычы булгандыр», – дип кенә уйлар. Өй генә түгел, күпләрнең хәзер мунчасы да газга тоташкан, кайберәүләрнең әле сарае да!

Шулай да, өен элеккеге система белән җылытучылар әле дә бар икән. Узган атнада редакциягә Нурлат районыннан Әлфия Гәрәева исемле ханым шалтыратып, өен утын ягып җылытуы турында сөйләде. Әмма сәбәбе – бурыч түләмәүдә түгел, алар яши торган авылга газ бөтенләй кермәгән икән әле! Чит илдә кешеләр оча торган машиналар уйлап таба, ә Нурлатта авыл өйләрен әле дә агач яндырып җылыталар. Менә кайда ул прогресс! Район җитәкчеләренең ел саен: «Быел була, булмаса, икенче елга кертәбез», – дип вәгъдәләр бирә башлаганына да ун ел вакыт узган. Әле һаман: «Киләсе елга «точно» була!», – дип ышандыралар, ди.

«УТЫННЫ САТЫП АЛАБЫЗ»

Урман буенда урнашкан гүзәл табигатьле Кара Күл авылында чын патриотлар яши. Хәзер бит халыкны уңайсыз җирдә яшәтеп булмый. Асфальт юлларының бер чите кителсә дә, авыл башлыгы эшләми дип, Мәскәүгә язучылар бар. Ә менә Кара Күлдә халык газсыз тилмерә. Әмма зарланмыйлар. Авылда моннан ун ел элек тә 40 йорт булган, хәзер дә шулай. Йортлар төзек, караулы. Дөрес, кышка кергәндә генә халыкның күпчелеге шәһәргә китеп бара ди. Көннәр җылынгач, кире кайталар. Монысы аңлашыла да. Кышкылыкка утын әзерләү, сыерга печән әзерләүдән бер дә ким түгел. Әнә, Әлфия ханым да, кыш чыгу өчен узган ел башта 15 мең сумга, соңыннан анысы гына җитмәгәч, кабат 18 мең сумга утын сатып алуы турында сөйли. Бер кышны чыгу өчен 33 мең сум акча әз түгел. Әле шуңа өстәп, ике атна саен ашарга пешерү өчен газ баллоннары сатып аласы бар. Мәшәкатьле…

– Бүтән районнарда да газсыз авыллар бармы икән ул, беләсе иде шуны. Ияләшелгән эш булса да, кыенлыклары бар инде: төнлә уянып, мичкә өстәп торырга кирәк, утынны беткәннән-беткәнгә атып кына торасы, торбаларны суытмаска тырышабыз. Кышлыкта өеңне калдырып, каядыр озакка китеп булмый, – ди шалтыратучыбыз.

Моңа кадәр ни сәбәпле газ кертелмәде соң сезгә дигән сорауга җавабы гына юк Әлфия ханым Гәрәеваның. «Сәбәбен аңлатмыйлар. Ни өчен икәнлеген беркем белми. Һәр елны вәгъдә итәләр», – дип җавап бирә ул.

– Безнең күршедә Иске авыл бар. Анда да газ юк иде, күптән түгел җир астыннан торбалар суздылар – башта аларга керергә тиеш тә, соңыннан безгә кертәчәкләр, имеш. Иске авылга газ үткәрү өчен акчаны өч ел элек күчерделәр, тик быел гына эш башладылар да, әле дә кертеп бетермәделәр. Кайчан бетәчәге дә билгеле түгел. Безгә дә әйттеләр – менә киләсе елда сезгә акча күчерерләр, эшли башларбыз дип. Ләкин биш елдан соң буламы ул газ, ун елданмы – билгеле түгел. Гомер-гомергә газсыз яшибез. Ашарга пешергәндә куллану өчен баллон алдык та – ул ике атнага гына җитте. Сыйфатлы түгел, аның яртысы – газ, яртысы – бутан, тиз бетә, астындагы бутанын исә, түгәбез генә. Чөнки ул янып бетми. Өйне җылыту электрга да көйләнгән үзе. Ләкин алай бик кыйммәткә чыга, кулланмыйбыз, – ди Әлфия ханым.

Кара Күлдә калганнарның җавап алырга теләгән бер генә соравы бар: газ кертелмәүнең сәбәбе нидә һәм гомумән, ул булачакмы.

ТАТАРЧА СӨЙЛӘШМӘ!

Нурлатка кайткач, беренче чиратта районның газ оешмасына киттем. Җитәкчесе Рәшид Хәсәнов белән сөйләшеп, югарыда куелган сорауларга җавап алу иде исәбем. Әллә бездә бөтен районның газ оешмасы җитәкчеләрен дә махсус сайлап алалармы дигән шик туа башлады монда булып киткәннән соң. Кеше белән тавыш күтәреп сөйләшү, тупас җаваплар бирү буенча «Нурлатгаз» оешмасы җитәкчесе без алданрак язып узган Зәй районы газ оешмасы җитәкчесе белән ике тамчы су кебек охшаш булып тоелды. Оешмага килеп кергәч, монда килүчеләргә мөнәсәбәтнең нинди булуы кабул итү бүлмәсеннән үк сизелде.

– Рәшид Хәсәнович урынындамы, аның белән күрешәсе иде, – дип сорадым сәркатиб кыздан. Башка районнарда гадәттә: «Була!» яки «Юк!» – дип җавап бирәләр, кем булуың, нинди сорау белән килүең турында кызыксыналар иде. «Нурлатгаз»да исә, минем татарча сөйләшүемне ошатмадылар. «Русча сөйләгез! Мин татарча аңламыйм!» – диде миңа сәркатиб кыз коры гына. Соравымны русча кабатласам да, татар теленә мондый мөнәсәбәтне яратып бетермәдем. Ул кызның татарча белмәве минем проблемамы әллә? Татарстанда ике дәүләт теле. Дәүләт оешмасында эшли торган кеше шул телләрнең берсен белми икән, бу соравын татарча биргән кешенең гаебе түгел. Җитәкче янына килгән кешеләр белән ике авыз сүз дә татарча сөйләшә алмагач, нигә кирәк ул чибәр кыз анда?

– Мөмкинме бер сорау, дим, тыныч кына. Әгәр сезнең яныгызга русча белми торган татар әбисе килсә, аны да шулай ярты юлда бүлдереп, русча сөйләшергә боерачаксызмы?

– Ничек инде?

– Минем бу оешмада татарча сөйләшергә хакым юкмы?

– Ну, татарча аңламагач мин нишләргә тиеш? Әйдәгез алайса мин дә сезнең белән инглиз телендә сөйләшәм – сез нишләр идегез?

– Инглизләр арасында яшәсәм, инглизчә өйрәнер идем, сез дә татарча сөйләшмәсәгез дә, аңларга тиеш, – дим.

– Ә нигә әле сез миңа мондый тәнкыйтьле кисәтү ясыйсыз?

– Ә мин татарча сөйләшкәндә сез миңа нигә русчага күчәргә кушасыз? Мин үземә нинди телдә уңайлы, шул телдә сөйләшәм…

Сәркатиб кыз башка эндәшмәде. Җитәкчесе янына кереп китте. Анысы исә, мине үзе утырган бүлмәсенә уздырып тормастан, кабул итү бүлмәсенә генә чыкты. Чыга-чыгышка, исәнләшеп тору-мазар булмады, «Монда килгәнче, Таттрансгаз белән алдан килештерергә тиеш идегез» – дип, миңа «үз урынымны» күрсәтте Рәшид Хәсәнович. «Шәрехләмә бирмим», – диде.

Шулай да соравымны яңгыратуны кирәк дип таптым: Кара Күл авылында газ кайчан булачак?

– Мин моны белмим, килешүләрне Таттрансгаз төзи, җиһазлар кайтарту белән дә ул шөгыльләнә, без төзүче оешма түгел, без газны эксплуатацияләүче оешма. Акча булмагач… Нишләргә… Безнең үзебез төзергә акча юк, – диде ул.

Аннан соң, моны яздырып баруымны фаразлап, язманы юк итәргә кушты.

– Яздырсам ни була?

– Алай булгач, башка мин сезнең белән беркайчан да аралашмаячакмын, аңладыгызмы? – диде җитәкче тавышын күтәрә башлап.

– Ярар, аралашмагыз…

– Минем турда язарга кирәк түгел! Аңладыңмы! Бернәрсә дә язма! «Деловая!» – дип, ишеген шартлатып ябып, кереп китте.

Бу җитәкче үзенең башкалар белән нинди тонда сөйләшергә тиешлеген онытып җибәргән бугай. Газетадан үзе турында укып, исенә төшерер, дип өметләнәбез.

БУЛАЧАК ДИЛӘР ДӘ БИТ…

Кара Күлдәге газ мәсьәләсе буенча, район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Нурислам улы Маняпов белән дә сөйләштек. Газ мәсьәләсенә кагылышлы сорауга ул: «Булачак, Аллаһ теләсә», – дип җавап бирде. Ләкин Аллаһ кайчан теләячәк – монысын әйтмәде. «Якын арада», – дип кенә җаваплады.

– Моңа кадәр ни сәбәпле кертелмәде ул?

– Ни сәбәпле кертелмәгәнен мин сезгә әйтә алмыйм, ләкин моның буенча эш бара бүгенге көндә. Эш әлегә документация дәрәҗәсендә бара, ләкин киләчәктә безнең бурыч куелган: Кара Күлдә дә башка авыллардагы кебек газ җиткерергә. Нурлатта берничә авылда газ юк иде. Менә киләсе елга Иске авылда керәчәк. Кара Күлдә дә озак көттермәс, – диде Линар Маняпов.

Башкарма комитет җитәкчесе белән район газ оешмасы җитәкчесенең җаваплары бер-берсенә каршы килә торган булгач, барысын да район башлыгыннан шалтыратып белешергә булдык. Әмма аның белән сөйләштермәделәр. Аппарат җитәкчесе Белов Михаил Иван улы белән генә аралаштык. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, аның әле бу вазыйфада эшли башлавына бер ай гына булган. (Дөрес, җитәкче минем белән сөйләшкәндә инде ике ай эшлим диде – А.З.) Шуңа күрә, Михаил Ивановичның Кара Күл мәсьәләсендә төпле җавап бирәчәге алдан ук шик уяткан иде. Әмма төшенкелеккә бирелергә юл куймады. Декабрьнең 15ләренә кадәр, Иске авылның бер өлешенә газ уздырабыз, киләсе елдан башлап, Кара Күлгә тотыначакбыз, дип белдерде. Хакимияттәгеләр Кара Күлдә газның кайчан үткәреләчәген чама белән булса да белә, ә менә «Нурлатгаз» оешмасында ник бу мәсьәлә буенча хәбәрдар булмаулары аңлашылмый. Әллә җитәкчегә бу мәсьәлә кызык түгел, әллә «вакыт әрәм итеп», миңа аңлатып торырга иренде…

Ничек кенә булса да, Кара Күлдә газ бүген-иртәгә кермәячәк. Ким дигәндә бер ел көтәчәксез. Бәлки аннан да күбрәк. Барысы да үзегездән дә тора. Район җитәкчелегенең исенә төшереп-төшереп алгалагыз.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Нурлат – Казан

Безнең гәҗит

Запись “Минем турыда бернәрсә дә язма! Аңладыңмы! «Деловая!»” – Нурлатта бер түрә зур тавыш чыгара впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкортстанда торак йортта газ шартлый, кеше гомерләре өзелә… [коточкыч фаҗига]
20 сентябрь Башкортстаннаның Кырмыскалы районы Олыкүл авылындагы торак йортта көнкүреш газ шартлау сәбәпле ике кеше һәлак булган, тагын икесе яраланган.

Фаҗига пәнҗешәмбе иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә булган. Газ шартлаган бер катлы дүрт фатирлы йортта сигез кеше яшәгән.

Йортның ике фатиры җимерелгән. Җимерекләр арасыннан 87 яшьлек ир һәм 74 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган дип хәбәр итә Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Тагын ике яралы кеше хастаханәгә озатылган.

Йортта янгын булмаган, вакыйга урынында психологлар һәм кинологлар эшли. Яраланучылар тагын булырга мөмкин диелә.

Тикшерү комитетының Башкортстан идарәлеге фаҗигага бәйле җинаять эше ачкан. Беренчел сәбәп итеп газ җиһазларының төзек булмавы карала.

Быел июньдә Зәйдә йорт шартлау нәтиҗәсендә шулай ук ике кеше һәлак булган иде.

Чыганак һәм фото: azatliq.org

Запись Башкортстанда торак йортта газ шартлый, кеше гомерләре өзелә… [коточкыч фаҗига] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яшьли өзелгән гомер: Таиландтан кайтучы яңа гына өйләнешкән пар фаҗигасе [фото]
20 апрельдә Питрәч районында һава шартлары бозылу нәтиҗәсендә куркыныч юл һәлакәте була. Кызганычка каршы, һәлакәт аркасында берничә гомер өзелә. Chevrolet’ка йөк машинасының тагылмасы килеп төшкәч, ике кеше җан бирә, икесе авыр халәттә хастаханәгә озатыла. //Tatar Today//

Җиңел машинада ширбәт аеннан Таиландта ял итеп кайткан яңа гына өйләнешкән пар һәм аэропорттан каршы алырга килгән әти-әниләре була. Яшьләргә 23-әр яшь, артта утыручы ханымга 58 яшь һәм руль артындагы кешегә 49 яшь була. Яшь ир-ат, машина йөртүче вафат булалар, ике хатын-кыз да исән кала.

Юл һәлакәте нидән килеп чыккан соң? “ГАЗ” машинасын йөртүче борылышта сак булмыйча  Freightliner тагылмалы йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, аның тагылмасы өзелеп, каршы юлга ыргыла һәм җиңел машина өстенә барып төшә.

“Хатыны белән Таиландтан ял итеп кайткан Сергей Кулагинны Удмуртиягә өйгә кайтырга дип, әти-әнисе аэропорттан каршы ала. Нәтиҗәдә, алар өйгә кайтып җитә алмый..”, дип язылган ВКонтактедагы “Казань. Мертвые страницы” төркемендә.

Бу аяныч юл һәлакәтендә зарар алганнарны, зур югалту кичергәннәрне Ходай ярдәменнән ташламасын!

Запись Яшьли өзелгән гомер: Таиландтан кайтучы яңа гына өйләнешкән пар фаҗигасе [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Егетләрнең көянтә белән су ташыганнарын күргәнегез бармы? “Татар малае” мастер-класс күрсәтә
Хәер, хәзер авылларның күбесендә газ да, су да кертелгән. Көянтәләп чишмәдән су ташулар, мичтә пешерүләр, ут булмыйча шәм кабызулар беткәндер дә. Ләкин “Татар малае” яшәгән “Иске Чәбия” авылы әле һаман иске кануннар буенча яши бугай. Блогер суны да чишмәгә барып, көянтә белән үзе алып кайта. //Tatar Today//

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by 🟡  Татар Малай 🟡 (@tatar__malay)

“Иртән торып чишмәгә барып кайттым әле! Сез ни эш бетерәсез?” дигән ул. Аның бу сүзләренә Инстаграм кулланучылар болай җавап биргән: “Әллә су да, газ да кермәгән бу авылга?”, “Зөһрә кыз айдан сөенеп карап тора бугай, ирләр су ташыганын күргәч”, “Көянтәләп чишмәгә төшүләр күптәннән юк инде безнең авылда. Шул чаклар искә төште. Видео өчен рәхмәт!” дигәннәр.

Запись Егетләрнең көянтә белән су ташыганнарын күргәнегез бармы? “Татар малае” мастер-класс күрсәтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Үлем алып килгән тагын бер юл һәлакәте. Бу юлы Югары Осланда
5нче гыйнварда Югары Ослан районында Казан-Ульяновск юлында куркыныч юл һәлакәте булган. //ProKazan.ru//

58 яшьлек “Логан” машинасын йөртүче юлның каршы ягына чыгып, ГАЗ-3705га бәрелә.

Бәрелешү нәтиҗәсендә, “Рено Логан” йөртүче каты җәрәхәтләрдән һәлак була.

Сүз уңаеннан, бу Яңа ел эчендә генә 5нче көчле юл һәлакәте. Барлыгы 5 көн эчендә бәрелешүләрдән 78 кеше зыян күргән.

Запись Үлем алып килгән тагын бер юл һәлакәте. Бу юлы Югары Осланда впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..