Архивы гомер - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Әйдә, кызым, сине алырга килдек,» – диярләр сыман…
Ятимнәр йортының эче тулы сагыштыр, мөгаен. Бу йорт, әгәр дә җаны булып, телгә килә алса, җир йөзендәге барлык аналарга ишетелерлек итеп: «Сине юксынудан сабыеңның күзләрен моң баскан, сине сагынудан өзгәләнә нәниең!» – дип аваз салыр иде. Әнә бит, биш яшьлек Гөлфия инде ничә көннәр тәрәзә янына басып әнисен көтә. Әнисенең йөз-кыяфәтен дә, хәтта исемен дә белми ул. Чөнки танып-белә башлаганнан бирле аның өчен әни кеше – әлеге йортның тәрбиячесе. Шулай да Гөлфиянең нәни генә йөрәге үз әнисенең дөньяда барлыгын белә. Балачак хыялында аның әнисе кебек матур да, ягымлы да әни әле беркемдә дә юк. Дөньяда иң гүзәл әни аныкы гына.

Моңарчы бер генә тапкыр да әнисен күрмәгән сабый үзен упкын төбенә ташлаган ананы шундый илаһи зат итеп йөрәк түрендә сакласын әле! Таш булып – таш эрерлек!

Иптәш малае Рамилне әти-әниләре алып киткәч, Гөлфиягә бигрәк тә ямансу булып калды. Юк, Рамильгә тигән бәхеттән көнләшми. Барлык балаларның да әти-әниләре булырга тиешлеген белә ул. Бүген булмаса, иртәгә килерләр дә: «Әйдә, кызым, сине алырга килдек», – дип әйтерләр сыман аңа. Башка балалар йоклап беткәч, әкрен генә торып пәрдә читен аз гына ачып куя ул: килерләр дә, тапмый китәрләр, дип курка. Рамилнең әнисе биргән күчтәнәч кәнфитен дә, әниемә бүләк итәрмен, дип, мендәр астында яшереп саклый Гөлфия.

Тәрбияче апалары урамга уйнарга алып чыккач, койма буендарак йөрергә тырыша. «Нигә бу йортның коймалары шулай биек икән?» – дигән сорау еш килә аның күңеленә. Койманың теге ягында башка бертөрле серле-сихри дөнья бар сыман аңа. Бәлки мине әниемнән шушы биек койма гына аерып торадыр? Менә-менә койма ишелер дә, нәни Гөлфияне әнисе күреп алыр кебек.

Бераз үсә генә төшим, укый-яза башлагач, иң беренче булып әниемә хат язып салам: «Әнием, нигә шулай озак килмисең? Мин сине бик-бик сагындым. Синең йомшак кулларыңда иркәләнәсем, җылы куеныңа сыенып, әннәм, дип дәшәсем килә», – диярмен. Әйтелмәгән, бары тик әнисенә генә әйтәсе тагын әллә никадәр матур сүзләре бар әле Гөлфиянең. Тик нигәдер һаман күренми аның әнисе.

Аныкы гына микән? Гөлфия кебек бик күпләрнең әниләре дә шулай нигәдер озаклады шул… Сабый күңеле барыбер көтә, өметләнә…

Газиз әнкәйләр, көттермәгез сез сабыйларыгызны! «Әнием» дип эндәшергә тилмермәсен алар. Гөнаһсыз сабыйлар елмаюыннан да матуррак ни бар соң бу дөньяда?! Рәнҗетмик әле аларның күңелен. Ятимнәр йортында «әнием» дип дәшәргә тилмермәсен әле йөрәк парәләребез, тилмермәсен!

Дания Гайнетдинова

Запись «Әйдә, кызым, сине алырга килдек,» – диярләр сыман… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Утырдык сөйләшергә. Иремнең менә өч ел инде сөяркәсе бар икәне ачыкланды!”
Кияүдә мин ундүрт ел булдым. Яшьли кияүгә чыктым, аңа ул вакытта утыз өч, миңа – унтугыз иде. Тыныч кына яшәп киттек ничектер. Ә менә бала тугач, ирем миңа суына башлады. Ничек суынмасын, улыбыз еш авырды, һаман саен больницага кердек. Анда үзеңне карау юк, больницадан чыккач та, саулыгын ныгытыр өчен чаптым – аңа бу кызык түгел иде. Прическа-макияж турында кем уйласын, балаң чирләгәндә, акчаның зур өлеше табибларга-даруларга киткәндә?

Без чираттагы мәртәбә больницада ятканда, аның сөяркәсе бар икәен белдем. Ул кызга – унтугыз…

Ничек башым китмәгәндер!.. Улыбыз кислород маскасы киертелгән килеш ята, ә ирем больница ишегалдыннан көлә-көлә телефоннан сөйләшеп китеп бара…

Елый-елый гафу итүемне сорады. Иттем. Бергә калдык. Биш ел уздымы, ирем тагын шеннән соңарак кайта башлады, таныш-белешләрдән ямьсез хәбәрләр ишетә тордым… Турыдан-туры сорадым – берәрсенә гашыйк булдыңмы, дип. Юк, диде. Тормышыбыз дәвам итте. Минеке – улыбызны кайгыртып, аныкы – үз юлы белән.

Ә аннары… аннары мин гашыйк булдым бер аерылган иргә. Ул да мине яратты. Иремнән китәргә булдым. Утырдык сөйләшергә. Иремнең менә өч ел инде сөяркәсе бар икәне ачыкланды! Өч ел элек тагын бер унтугыз яшьлек кызны үз иткән. Хәзер иремә кырык тугыз. Ирем аерылушуга каршы булмады.

Хис-тойгыларымны тасвирлый да алмыйм. Бик авыр иде миңа. Нишләп өч ел элек үк китмәгән ул миннән?! Нигә миңа ирек бирмәгәң, нигә ялганлаган?!

Бу өч ел тоташ ялганлаган ул миңа – берүземне калдырып, каядыр китеп барулары, бергәләп дуслар янына дачага барырга вәгъдә итеп, соңгы минутта ялгызы гына барырга карар кылулары, аны кемдер сихерләвенә ышандырып, берәр атнага «өшкерүче» әби эзләп китүләре…

Эмоциональ яктан бетерде ул мине. Проблема миндә дип, мин психологлар китаплары укыдым, тренингка бардым… Үземне дөрес тотарга өйрәндем… Ә аннары компьютерында бер хатын белән язышуын таптым – ул анда миңа булган үпкәсен белдерә иде, янәсе мин аңа басым ясыйм!

Әле мин балага узарга тырыштым. Ә узган булсам?! Башка ирләргә шул ялгызлыктан, кирәкмәгәнлегемне сизеп карый башладым бит инде мин. Җылылык эзләп.

Аерылыштык. Тагын тетрәндем – бергә торган ундүрт ел буена миңа хыянәт итеп яшәгәнен белдем… Барысы да яшьләр – унтугыз яшьлекләр. Боларны миңа мактанып сөйләде, диярсең… Уйлап карасаң, булдымы соң бездә гаилә? Юк бит! Юк!

Мин яраткан теге ирем… миңа өйләнергә телмәгәнлеген әйтте. Хатынына кайтырга карар кылган… Миңа исә сөяркәләр булып калырга тәкъдим итте. «Миңа синең белән сөешү ошый, – дип язды миңа ул, – Әйдә, дәвам итик бу уенны?» Мин хурландым. Төнлек ир табу проблемамыни? Мин аны бик яраттым бит… Ташлаштык.

Шулай итеп, миңа бер-бер артлы ике ир хыянәт итте.

Юк, мин ялгыз түгел. Минем туганнарым, балам бар. Әмма… Кичә генә машинам ватылды. Утырып еладым. Янда ир кеше булмаганга. Проблемаларны үз җилкәсенә алырдай кеше, авырлыклардан ышыклаучы булмаганлыкны тоюдан…

Ардым мин.

Антидепрессантлар эчәм, психологка йөрим. Әмма терелә алмыйм… Ничек яшәргә? Мин белмим…

Чыганак: Сөембикә журналы

Запись “Утырдык сөйләшергә. Иремнең менә өч ел инде сөяркәсе бар икәне ачыкланды!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Марьяна Сафина: «Татар гаиләсенә эләккәч, сүзләремдә һәм гамәлләремдә тыйнаграк булырга туры килде»
Марьяна белән без 10 еллап таныш. Нурлат телевидениесендә корреспондентлар бүлегендә бергә эшләдек. Үземнән үзгә кешеләр белән аралашырга яраткангамы, башка милләттә, башка диндә булса да, без аның белән уртак тел тиз таптык.

Марьяна өйдә хуҗабикә булып, балалар тәрбияләүне өстенрәк күрде. Шулай да аның белән элемтә өзелми. Очрашсак, берәр “тәмнүшкә” пешерергә яратабыз. Бу юлы менюда гагаузларның милли ризыгы – геврек.

Хезмәттәшем миңа эшне җиңеләйткән, килеп кергәндә өстәл түрендә геврек утыра иде.

– Бәй, бу бит безнең кош теленең туганы!

– Әйе, мин дә татар милли ризыкларын пешерә башлагач, шул охшашлыкны сиздем. Рецепты да бер төслерәк. Кызларым белән өчпочмаклар, бәлеш, кекслар ясыйбыз. Гаиләбезнең яраткан ризыгы – татар бәлеше һәм гагауз манджасы. Милли кухняларда охшашлык зур дип саныйм.

– Ризыклардан кала тагы уртак нәрсәләр бармы?

– Тарихыбыз, телебездә бераз тәңгәл килерлек урыннар бар. Татарлар кунакчыл булсалар да, бик тыйнак халык. Без – гагаузлар ачык һәм шау-гөр килергә яратабыз. Миңа татар гаиләсенә эләккәч сүзләремне үлчәп сөйләргә өйрәнергә туры килде.

– Ә мили киемнәр?

– Бала итәкләр, алъяпкычлы күлмәкләр бездә дә бар. Татарларда чулпылар һәм бизәкле изүләр, бездә исә тәңкәләр тагылган муенсалар.

– Хәзер 10 ел татарлар белән аралашканнан соң татарчаны яхшы аңлыйм дип әйтә аласыңмы?

– Гаиләбездә без нигездә рус телендә аралашабыз. Кызларыбызга гадәти тормышта кирәк булырлык татар һәм гагауз сүзләрен өйрәтәбез. Татар теле дәресеннән өй эшләрен эшләргә дә мин булышам.

Татар теленең кагыйдәләре, сүзләрнең язылышы, әйтелеше миңа туган телемне хәтерләтә.

– Ирең белән чаңгы шуганда таныштык дигән идең. Ул синең гагауз милләтеннән булуыңны ничек кабул итте?

– Әлбәттә, җир шарында мондый халык барлыгын белми иде. Теле, дине нинди, төпләнеп кайда яшиләр дип сорады.

– Сез икегез дә ике төрле диндә. Милли һәм дини бәйрәмнәрне ничек үткәрәсез?

– Берсен дә калдырмыйбыз. Бәйрәмнәр икеләтә артты, бу бик яхшы бит (көлә). Традицияләре ничек куша, шулай үткәрәбез. Сабантуйны яратабыз. Без – гагаузларда да шуңа охшаш бәйрәм бар, ул Хедерлез дип атала.

– Башка милләт кешесенә менталитетка, мәдәнияткә ияләшүе авыр булдымы?

– Әлбәттә. Башта әти-әнием һәм туганнарым башка дин, башка милләт кешесе, дип бик борчылсалар да, хәзер безнең гаилә өчен шатланып кына торалар. Чөнки ирем – минем, мин аның динен һәм милләтен хөрмәт итәбез. Төрле мәдәниятле булу бәхеткә киртә түгел. Безнең союз гадәти булмавы белән нык.

– Ә тормыш иптәшең сезнең күпмилләтле гаилә булугызга ничек карый?

– Ул яңа ризыклар татып карый алуына шатлана (көлә). Ике мәдәният кушылган гаиләдә мөнәсәбәтләр иркенрәк, бер-береңә сабыррак буласың, дип саный ул.

– Туган тел синең өчен нәрсә ул?

– Ул һәрбер кешенең җуелмас бер өлеше дип саныйм. Телдә туган халкыңның тарихы, мәдәнияте яши. Кызларыбызны Татарстан һм Гагаузиянең тарихи урыннары белән даими таныштырабыз. Алар бит ике Ватанлы.

– Син Нурлат телевидениесендә эшләгәндә татар текстларын җиңел генә русчага тәрҗемә итә идең, хәтерлисеңме?

– Тәрҗемәләрне өйгә алып кайтып, ирем белән бергә эшләгәнебез дә булды. Татарчага тәрҗемә итәргә туган – гагауз телен белүем дә булышты.

– Ә Татарстанда яшәүче башка гагаузлар белән аралашасыңмы?

– Кызганычка каршы, юк. Әлегә алар белән очрашканым булмады. Шулай да 75ләп кеше яши дип ишеткәнем булды. Берничә ел элек милләттәшләрем белән Нурлатта аралашырга туры килде-килүен. Татарстанда Гагаузия мәдәнияте көннәре кысаларында Чадыр-Лунга шәһәре җитәкчелеге эшлекле визит белән Нурлатта булып китте. Хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасында мин дә катнаштым.

– Ватандашларың сине Нурлатта күреп гаҗәпләнмәдеме?

– Ничек кенә әле! Алар бит минем туган шәһәремнән иде! Автономия башлыгы урынбасары Олеся Танасогло әйткән сүзләр әле дә хәтеремдә. “Нурлатның һавасы да туган төсле тоелды”, – диде ул. Мин бирегә ничек килеп эләгүем турында сөйләдем.

– Әйт әле, киләчәктә кызларыңның нинди милләт кешесенә кияүгә чыгуын теләр идең?

– Нинди диндә, милләттә булуы мөһим түгел. Компромисс табып яшәргә өйрәнсеннәр.

– Марьяна, кулинария турындагы сөйләшүне шул ук тема белән тәмамлыйсы килә. Әйт әле, үз гаиләгезне нинди ризык белән чагыштырыр идең?

– Гаиләбезнең тагы бер яраткан ризыгы – коймактан ясалган торт. Нык булсын өчен аны берәмләп, һәр коймакны тыгыз утыртып өяргә кирәк. Безнең гаилә дә шулай. Бер-беребезгә яраклаша белдек. Коймаклар кебек төрле булсак та, уртаклык табып, нык нигезебезне булдырдык…

Чәй өстәле артында сөйләшә-сөйләшә геврек тулы савыт бушаганы сизелмәде дә. Гагауз дустым икенче юлы миңа тавык итеннән милли ризык – манджа пешерергә өйрәтергә вәгъдә бирде.

Чыганак һәм фото: Нурлат-информ

Запись Марьяна Сафина: «Татар гаиләсенә эләккәч, сүзләремдә һәм гамәлләремдә тыйнаграк булырга туры килде» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казандагы фаҗига турында: “Баскан җирендә ут уйнаткан Фәридәбез иде” [хушлашу видеосы]
7 гыйнвар кичендә Казаныбызның Чуйков урамы 20 нче йортында җинаятьче берьюлы өч кешенең – ирле-хатынлы Фәридә һәм Рафаэль Төхвәтуллиннарның һәм кызлары Камиләнең гомерен өзә.

Бу котычкыч фаҗигадан соң һаман да әле аңга килә алмыйбыз…

Фәридә Хәмәтҗанова гомерен татар матбугаты өлкәсенә багышлый. Мәктәпне тәмамлагач ук, ул “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә хатлар бүлегенә эшкә килә. Казан кызы, татарчасы да бик чамалы, озак эшли алмас, дип шикләнеп кенә эшкә алган булсалар, бер-ике ай үтүгә редакциядәгеләрнең исләре китә – җиңел сөякле, тырыш, баскан җирендә ут уйнатучы кыз коллектив белән дә уртак телне тиз таба, эшне дә җиренә җиткереп эшләргә өйрәнә. 1991 елда Фәридә “Татарстан хәбәрләре” редакциясендә шулай ук хатлар бүлегендә эшли башлый, тора-бара сәркатиб вазифасына күчә. 1995 елдан ул – “Мәдәни җомга” газетасы хезмәткәре. Фәридә апабызның һәрвакыт йөзе ачык, күңеле шат иде. Редакциягә килгән олысына, кечесенә кирәкле сүзне таба белде. Без – хезмәттәшләре аның салмак атлап йөргәнен, йә булмаса тәрәзә аша кар-яңгырга сагышланып карап утырганын күргәнебез булмады. Безнең хәтерләрдә ул җил-җил атлап йөрүче, әйтәсе фикереңне күз карашыңнан аңлаучы, җитез, тырыш булып калачак. Фәридәбез, гомумән, моңсулана белми иде бугай. Бәйрәмнәрдә исә дөньяны шашып сөюче коллегабызның күңеле, шифалы яңгыр көткән чәчәкә таҗлары сыман, тагын да ачылып, матурланып китә иде.

Фәридә Хәмәтҗанованың олы улы Артур “Идел-пресс”та эшли, шагыйрь-язучыларыбыз иҗат иткән китапларны, газета-журналларны бастырып чыгаруда катнаша. Фәридәбез улының да нәшрият эшенә өлеш кертүенә сөенә, горурлана иде. Артур, үзенә тиң кәләш табып өйләнгәндә Фәридәбезнең шатланганнары әле дә күз алдыбызда тора. Ул шатлыкка оныклар туу куанычы ялганды. Олысы Тимурга инде 12 яшьләр чамасы. Аның эзләренә Артем басып килә.

Камиләне ул кырыгы тулып килгәндә генә тапты. Ул вакытта улы Артур -инде буйга җиткән егет. “Әле дә ярый Камиләбез бар, ирем белән бер-беребезгә карап моңаеп утырган булыр идек, бер юаныч ул безгә”, – дия торган иде. Беренче баланы үстергәндә, аның гомере өчен куркып һәм тел-теш тидермәслек камил ата-ана булырга омтылып, бала рәхәтен татымый да каласың кебек. Яшь арткан, акыл-тәҗрибә өстәлгән саен, бала үстерүләре дә бүтәнчә була башлый. Нарасыең янында узган һәр мизгелнең кадерен белә башлыйсың. Бала үстерү авыр хезмәт кенә түгел, бик сөенечле, мавыктыргыч юл, олы бүләк икән, дигән нәтиҗәгә киләсең. Камилә дөньяга яралгач, Фәридәбезнең күңелендә дә әнә шундый борылыш булмый калмагандыр. Ул кызын, ләззәтне озаккарак сузарга теләгәндәй, ашыкмыйча, каударланмыйча, тәмләп үстерде. Мәктәптә алган һәр “бишле”сенә, һәр ятлаган шигыренә, ясаган рәсеменә балаларча шатлана иде. Кызның нәни генә җиңүләрен дә бөтен редакциябез белән белеп торды.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Камилә Казан инновацион университетына психолог белгечлегенә укырга керде. Үзе тырышлыгы белән, бюджет бүлегенә. Ата-ана өчен тагын сөенеч, тагын мәртәбә. Кызы да үзе кебек тырыш иде. Икенче курста гына укуына карамастан, җәйге каникулларда балалар бакчасында эшләп тә өлгерде. “Әнием, мин һөнәрне дөрес сайлаганмын икән, балалар мине шундый яратты!”, – дип беренче эш көненнән соң ук кайтып әнисенең муенына сарылган булган…

Чибәр, тырыш, булган кызларны егетләр дә ярата, билгеле. Берсе аерылышканнан соң да, Камиләне оныта алмыйча, ишек төбен саклый. Ә бер көнне берсен – Камиләгә, икенчесе – әнисенә ике чәчәк бәйләме күтәреп килә. Тик егет кызны моңа кадәр бик нык рәнҗеткән була ахры. Чәчкә бәйләмнәрен алучы булмый. Ишек төбендә төн кунган ятим розаларны күршеләр күргән. Аннары – 7 нче гыйнвар киче. Мәхәббәт һәм нәфрәт утында янган залим бер-бер артлы әтисе Рафаэль абыйны, әнисе Фәридә апаны һәм Камиләнең үзен пычактан үткәрә. Аннары дүртенче каттан сикереп, үз-үзенә кул салмакчы була. Росгвардиячеләр аны сикергән җирдә аяклары сынган

һәм пычак белән яраланган килеш таба. Җинаять кылуда 22 яшьлек Рөстәм Мөхәммәдуллин исемле егет шикләнелә. Аны ашыгыч рәвештә 7 нче хастәханәгә илтеп, операция ясыйлар. Өч кешенең гомерен өзгән залим исән кала…

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by ⚡️TATAR TODAY агентлыгы⚡️🌍 🔊📺 (@tatar_today)

Бүген иртә белән Чуйков урамындагы 20 нче йорт янына бик күп халык җыелган иде. Йөзләрдә кайгы-хәсрәттән дә бигрәк, тетрәнү чагыла. Күбесе котычкыч бу хәлгә әле дә ышанып бетә алмаган кебек. Бер-бер артлы машиналар килеп туктап, өч мәетне чыгарып тезделәр. Рафаэль абый, Фәридә апа, урталарында – 18 яшьлек кызлары Камилә ята. Йөзләре тыныч, матур. Аларның җаннары тынган инде. Без – җир йөзендә калучыларны исә кем тынычландырыр? Безгә алдагы көннән ни көтәсе дә, балаларны нәрсә өмет итеп үстерәсе? Берьюлы өч мәетне күреп, озатырга килүчеләрдә гаҗизлек, көчсезлек хисе тагын да артты бугай. Бериш хатын-кызлар шул хисләрне күтәрә алмыйча, ахыр чиккә җитеп тулган шар шикелле шартлап, хәсрәтле елауга күчте. Мәет өстендә елау мөселман гадәтенә каршы килә. Мулла эшне тиз тотты. Өстәвенә, төннән бирле буран котыра. Мәетләрне Рафаэль абыйның әтисе җирләнгән Әлдермеш авылына кайтарып җиткерәселәре бар.

Әйе, төннән бирле буран котыра. Кыш башланганнан бирле беренче көчле буран. Әйтерсең лә, табигать үзе адәм баласының вәхшилеген күреп нәфрәтләнә…

Фәридәбез белән әнә шулай көтмәгәндә мәңгегә хушлаштык. Ул инде лаеклы ялда иде. Эштән китсә дә, редакция тормышы белән кызыксынып торды. 25 декабрьдә исә коллективыбызны Яңа ел белән котларга үзе килде. Белеп килгән диярсең. Безнең белән хушлашуы булган икән…

Чыганак: Мәдәни Җомга

Запись Казандагы фаҗига турында: “Баскан җирендә ут уйнаткан Фәридәбез иде” [хушлашу видеосы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Бер генә җырчының Илһам Шакировка багышлап концерт куйганы юк иде әле…»
2 декабрь көнне «Филармония» концертлар залында Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Илһам Вәлиевның «Илһамнан-Илһамга» дип аталучы концерты узачак. Әлеге чара алдыннан проектның продюсеры Рифат Фәттахов һәм Илһам Вәлиев үзе журналистлар белән очрашу уздырды.

Җырчыны яшәтүнең тагын бер формасы – аның репертуарын яшәтү. Рифат Әхмәтович билгеләп үткәнчә, концертның төп үзенчәлеге – аның Илһам Шакиров башкарган җырлардан гына торуы.

– Билетларның 30 процентын гына сатабыз: безнең һәм сезнең сәламәтлек – беренче урында. Иң затлы тамашачыны җыеп, зәвыклы, сыйфатлы концерт программасы күрсәтергә җыенабыз, – диде ул.

Илһам Вәлиев исә тамашаны килеп күрергә тагын бер сәбәп булуын әйтте:

– Илһам Шакировның җырларын кечкенәдән тыңлап, кушылып җырлап үстем. Шуңа да, концертка әзер, дисәк тә буладыр. Җырларның төрлесен җырлыячакбыз: дәртлесен дә, салмагын да. Тамашачыны кызыксындырырдай дуэтлар да булачак. Кичә кунаклары – Фердинанд Сәлахов, Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазовлар белән җырларга исәп.

Рифат Фәттахов Илһам Вәлиев кебек профессиональ җырчы белән Ваһапов фестиваленең яшь җырчылары бер сәхнәдә чыгыш ясауны соңгылары өчен зур имтихан булуын да искәртте

Чыганак: Ваһапов фестивале телеграмы

Запись «Бер генә җырчының Илһам Шакировка багышлап концерт куйганы юк иде әле…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәүлид кичә Туган телне җырлап тәмамланды
28октябрь рабигыль-әүвәл аеның 12-нче кичен каршылап, Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби кичәсе узды. Әлеге уңайдан оештырылган тантаналы чарага Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дин кардәшләрен инде сигезенче тапкыр җыйды. Соңгы елларда кичә күркәм гадәт буенча Болгар ислам академиясендә үткәрелә. Бирегә голәмәләр, мөфтиләр, мөхтәсибләр, имамнар, ислам белем бирү йортлары мөгаллимнәре, шәкертләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләренннән мөселман дин әһелләре килде. Кунаклар арасында: Истанбул шәһәре Мәрмәрә университетының теология факультеты деканы урынбасары, доцент, доктор Мөхәммәд Абай, Беларусь Республикасының мөселман дини оешма вәкиле Максат хәзрәт Овезов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәре Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Галәветдинов, БИА ректоры Данияр Абдрахманов, ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт Департаменты дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Бөтендөнья татарлар конгрессы рәисе Данис Шакиров, Дагыстан, Башкортостан, Коми, ХМАО, Ульян, Сарытау, Иркутск һәм башка өлкәләрдән мөхтәрәм һәм күренекле дин эшлеклеләре җыелды.

Мәүлид ән-Нәби тантаналары Болгар ислам академиясе бинасында чарага чакырылган шәрәфле һәм дәрәҗәле кунаклар һәм катнашучыларның бергәләшеп ахшам намазы укуы белән ачылды. Намаз укып дога кылганнан соң, барлык катнашучылар академиянең күпфункцияле залына күчте. Кичәнең махсус кунагы буларак Мисырдан танылган нәшидче Мостафа Атиф чакырылды. Ул тантананы Кәлам Шәрифтән аятьләр укып башлап җибәрде. Кичәне шулай ук татар телендә нәшид һәм мөнәҗәтләр белән Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, дини эчтәлекле җырлар авторы Ильяс Халиков, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның шәкертләре – Балтач районы балалар хоры куандырды, 6 яшьлек Арыслан Сибгатуллинның касыйдәләр башкаруы бизәде.

А капелла рәвешендәге музыкаль чыгышлар Коръән уку, вәгазьләр һәм рәсми чыгышлар, котлаулар белән үрелеп барды. Әйтик, кичәдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның телеграммасы җиткерелде: “Хөрмәтле Камил хәзрәт! Сезне һәм Татарстан Республикасында яшәүче барлык мөселман кардәшләребезне чын күңелдән Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне – изге Мәүлид бәйрәме белән котлыйм. Күп гасырлар дәвамында кешелеклелек идеаллары, уртак мәдәни кыйммәтләр республиканың күпмилләтле халкын берләштереп тора. Сез җитәкләгән Диния нәзарәте җәмгыятьнең рухи-әхлакый тотрыклылыгына, конфессияара мөнәсәбәтләрдәге татулыкка, Татарстан җирендә тынычлыкны һәм иминлекне ныгытуга зур өлеш кертә. Бу бәйрәм көнендә мөселман өммәте Аллаһыга, үзенең сөекле Рәсүлен якты дөньяга җибәргәне өчен ихлас күңелдән шатланып, рәхмәт догаларын ирештерә. Кардәшләребез өстәмә намазлар укый, бөек Коръән китабын укуга якыная, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны һәм якыннарын кайгыртып игелек кыла. Хөрмәтле Камил хәзрәт! Киләчәктә дә Сезгә һәм республикабызның мөселманнарына исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим. Мәүлид бәйрәме Исламның рухи нигезләрен тагын да ныгытсын. Ә саф ниятләр һәм изге гамәлләр гомеребез юлында тугры юлдаш булсын”.

Төп сәламләү сүзләре белән мөселман кардәшләребезгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте.

– Хәдисләрдән билгеле булганча, Пәйгамбәребез ﷺ дүшәмбе саен ураза тоткан. Ни өчен дигән сорауга ул: «Бу минем туган көнем», – дип җавап биргән. Димәк, Рәсүлебез ﷺ атна саен үзенең дөньяга килгән көнен ассызыклап, билгеләп уза торган булган. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «(Рәсүлем!) Әйт: “Аллаһның фазылы (булган Коръән Кәрим) белән һәм Аның гына рәхмәте (булган Пәйгамбәре, Ислам һәм сөннәт) белән (бәхетле булсыннар), шуңа гына шатлансыннар. Ул (илаһи фазыл һәм рәхмәт) алар туплаганнардан яхшырак». («Юныс» сүрәсе, 58-нче аять). Ягъни фазыйләтләргә, пәйгамбәрләргә шатлану – ул безнең бурыч. Ә рәхмәтләр арасында иң зурысы – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүе. Бу хакта Каләм Шәрифтә болай диелә (мәгънәсе): «(Рәсүлем!) Без сине (җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп,) бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек» («Әл-Әнбия» сүрәсе, 107-нче аять). Пәйгамбәребез ﷺ булмаса, Коръәнне дә, Сөннәтне дә белмәс идек.

Тантанада катнашучылар алдында шулай ук  ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт Департаменты дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов чыгыш ясады. Ул Татарстан Президенты, республика җитәкчелеге исеменнән котлаулар җиткерде, күркәм теләкләр әйтте, Мәүлиднең матур гадәткә әйләнгәнен билгеләп үтте. “Бу бәйрәм пәйгамбәребезнең ﷺ бөтен кешелек дөньясына бүләк итеп калдырылган бөек мирасын искә алырга мөмкинлек бирә”, – диде ул.

Бөтендөнья татарлар конгрессы рәисе Данис Шакиров Милли Шура башлыгы, ТР премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхрәзиевнең сәламнәрен җиткерде. Конгресс җитәкчесе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга татар милли-дини гореф-гадәтләрне һәм туган телне саклап калу мәсьәләләрендә тырышлыклары һәм Диния Нәзарәтенең бу өлкәдәге күпкырлы эшчәнлекләре өчен тирән рәхмәтен белдерде. Ә Истанбулдагы Мәрмәрә университетының теология факультеты деканы урынбасары, доцент, доктор Мөхәммәд Абай үз чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Мәүлид-ән-Нәби бәйрәмен оештырган өчен рәхмәт белдерде. Мондый чараларның безгә яраткан Пәйгамбәребезне искә төшерергә мөмкинлек бирүен һәм аңа булган мәхәббәтебезнең безне бөтен тормышыбыз буена озата баруын билгеләп үтте.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәре Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Галәветдинов Татарстандагы дин кардәшләрне РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән сәламләде, Мәүлид белән котлап, аны Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тууына багышланган әһәмиятле, якты чара дип атады һәм Рәсүлебезнең ﷺ барча кешелек өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан рәхмәт буларак җибәрелгәнлеге, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек һәм ачыклык үрнәге, кешеләргә хак юлны күрсәтүче булуын ассызыклады. Илдар хәзрәт сөекле Пәйгамбәребез һәм мөселманнарның кардәшлеге турында эчтәлекле вәгазь сөйләде. Ул анда диндәге кардәшлеккә лаеклы булып, гомер буе аңа тугрылыклылык күрсәтеп яшәргә кирәклеген билгеләп үтте. Илдар хәзрәт Галәветдинов шулай ук бу көннәрдә Болгар ислам академиясендә бара торган чараларны югары бәяләде. “Чынлыкта безнең барыбызда да искә төшерүләргә, үгет-нәсыйхәтләргә, рухи тирәлеккә ихтыяҗ зур. Алар безне матди яктан да, рухи яктан да баета. Без үзебез яшәгән шәһәрләргә һәм төбәкләргә рухланып кайтып китәбез”, – диде ул.

Үзенең җылы теләкләрен һәм күркәм котлау сүзләрен Болгарда җыелган дин кардәшләргә Дагыстан мөфтие, шәех Әхмәд хаҗи Абдуллаев юллаган. Аның рәсми мөрәҗәгатен ярдәмчесе Ильяс хаҗи Умалатов укыды.

Тулаем алганда, чыгыш ясаган мәртәбәле кунакларның һәрберсе Мәүлид уңаеннан үзләренең шатлыгын уртаклашты һәм Россиянең төрле почмакларыннан килеп Болгар ислам академиясендә бергәләп җыелуларына куанычларын белдерде.

Мәүлид дога кылу һәм популяр артист Мостафа Атеф һәм башка музыкантлар башкаруында татар халкының гимны – “Туган тел”не җырлап тәмамланды. Җырны а капелла рәвешендә көйләүгә кичәнең барлык катнашучылары кушылды.

Быел 17 октябрьдә кояш баеганнан соң, һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае башланды. Бу ай – Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай. «Мәүлид» сүзе гарәпчәдән  «туу» , «Мәүлид ән-Нәби» Аллаһ Илчесенең ﷺ дөньяга килүен аңлата. Татарстан мөселманнары өчен мәчетләрдә Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга  килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Рәсүленең ﷺ тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләүне үз эченә ала. Мәүлид мәҗлесләре Пәйгамбәребез ﷺ узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя.

Чыганак: Дум.рт

Запись Мәүлид кичә Туган телне җырлап тәмамланды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“-Мин картлар йортында яшим. Шуннан китерделәр…” [дәвамы бар]
Кәккүүк, кәккүүк…. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү… Кәккүүк, кәккүүк… Сана кәккүк, сана, туктама.  Матур гына итеп төш күрә-күрә йоклап яткан Зәлия, палатада ыгы- зыгы башлануга уянып китте. Шәфкать туташлары башта буш караватны дөбер- шатыр борып куйдылар, аннары каталка белән бер авыруны алып керделәр. Каталканы, карават янына терәп үк куйгач, икәүләшеп көч- хәл белән җаны гына чыкмаган гәүдәне караватка тәгәрәттеләр. Кая инде тәгәрәтсеннәр, карават җәймәсе белән тарта- суза күчерделәр. Аннары йөгереп кенә система кую таягын, караваты астына  “үрдәк” тә китереп куйдылар. Бетте икән бүгенге төн, йоклап булмаячак, дип, бераз караватында әйләнгәләп- тулгангалап ятты да, коридорга чыгып телефонын кабызды. Шәфкать туташы да Зәлияне генә көткән, диярсең, сез системаны караштыргалагыз инде дип, бүлекнең икенче башына йөгерде. Авыр хәлдә булгач, туганнары сакласын иде, дип уйлап куйды эченнән генә. Йокы туймаганлыктан чәй чәйнүге хәтле булып ачылган авызын куллары белән каплап, палатага үз караватына кереп утырды. Ачуым бер килмәгәе, анысы утыру түгел, ялгыш кагылсаң да әллә нинди тавышлар чыгарып шыгырдый, чыелдый башлый. Инде сак кына утырыйм дисәң, юк бит, авыл мастерскоендагы иске трактор кебек шатор- шотыр килә. Түр караватта ятучы очлы борынлы, бөдрә чәчле әбиең кычкырып җибәрмәсенме!

-Вы мне дадите поспать в конце до концов! У меня давление. Я больная, дип кычкырды да, җавап бирүче булмагач, урынына ятып минут эчендә тагын рәхәтләнеп гырлый-гырлый йоклап та китте. Аңа рәхәт, система каравыллап, үрдәк куярга көтеп утырасы юк. Ник кенә мин дә йоклаганга сабышып ятмадым икән,дип, уйлап куйды Зәлия дә. Хәер, барыбер йокламыйм бит инде, утыр әйдә, тыныч кына, дип үзен тынычландырган булды. Дарулар салынып бетеп, туташлар ишекне ябып чыгып киткәннән соң да йокы кермәде әле күзенә. Аның каравы күңелдә әллә кайчан булган хәтирәләр дулкыны күтәрелде.

Сәгать иртәнге алты тулуга, шәфкать туташы кереп дару сәдәфләре өләшеп чыкты, ул арада палатадаш дуслар да күзләрен ачып, якты көнгә сәлам бирде. Иртәнге анализларны  тапшырып кайтканнан соң, төн буе тын алганы да сизелмәгән, кул-аягын кымшатып та карамаган яңа авыруны исәнме икән ул, дип, Зәлия яныңа барып басты. Исән икән, күзләрен ачмый гына бик нык авырлык белән, мөмкин булса, бер йотым су гына бирегезче, дип үтенде.

-Сезгә операция ясамадылармы? Операция ясасалар, су эчәргә ярамый бит.

-Юк, миңа операция булмады. Суу, дип ялварды.

-Эчмәгез, авызыгызны гына чайкагыз, дип стакан төбенә генә су агызды.

-Хәлегез бик авыр, ахрысы. Балаларыгызга, я туганнарыгызга сезнең янда кунарга рөхсәт биргән булырлар иде. Врачлардан сорыйсыгыз калган. Хәер, тиздән передачалар ташый башлыйлар, сезнекеләр дә килеп җитәрләр.

Әби  дәшмәде, авыр сулап, күзләрен йомган көе ята бирде.

Иртәнге смена алышынуга палатага бер төркем врачлар кереп тулды. Кулларына тоткан папкага күрсәтә- күрсәтә, кеше аңламый торган  сүзләр кыстырып, әбине боргалап та, суккалап та карадылар. Күлмәген күтәргәч, кырый күзе белән генә карап та хәйраннар калдым яшь хатын аңа. Шыр сөякне тире белән тарттырып кына куйган кебек. Берәр җире ялгыш ертылып китсә, бетте, тарала дә китә әбиең. Операция дигән сүз чыккач та колакларын шомарткан иде дә, аңлый гынана алмады. Диета дигәне яхшы аңлашылды. Әһә, диета тотмаган икән әбиең. Калган авыруларга врачлар күз йөртеп кенә алдылар да, яхшы, дәваланыгыз, дип чыгып та киттеләр. Башка көннәрдә алар чыгып китүгә, карават өстенә сикереп диярлек менеп утырып һәрберенең чирен уртага салып, баштанаяк үзләре анализлап, врачларның хаталарын тикшереп мәш килгән авырулар да бүген авызларына су капкан диярсең. Караватка аякларны йога яратучылар кебек бөкләп менеп утырсалар да, сүзнең оеткысы сыек булды.

Иртәнге ашларны ашап, процедураларны кабул итеп, Берлинны алган кебек кәнәгать кыяфәт белән палатага кайтып керсәләр, әбигә ашарга алып кермәгәннәрен күреп аптыраштылар. Шәфкать туташы гына сорауга, аңа әлегә ашарга ярамый дигәч, тынычланып калдылар. Барысына да операция алдыннан һәм ул узганнан соң ач торырга туры килгәнлектән, әбине кызганып куйдылар  куюын. Бераздан әби тагын бер генә йотым дип су сорады. Җәен туры китереп Зәлия әбигә сорап бирде.

-Әби, нишләп туганнарыгыз килмәде? Әллә сезнең больницада икәнне белмиләрме?

Әби бик озак дәшмәде. Ниһаять, иреннәрен кыймылдатыр- кыймылдатмас кына итеп, беркемем дә юк минем, диде.

-Берүзегез яшисезмени?! Хәлегез бик авыр бит. Әллә кайчан ятарга кирәк булган сезгә.

Әйе, дигән кебек, әби баш какты.

-Мин картлар йортында яшим. Шуннан китерделәр.

Бүлмәдәгеләр авызларын ачып катып калды. Картлар йортларында яшәүчеләрне телевизорлардан еш күрсәтәләр. Әби- бабайлар бик риза булып яшәп яталар анда. Чигү чигәләр, шашка- шахмат уйныйлар, ишек алларында аллы- гөлле чәчкәләр, зәңгәр чыршылар үсеп утыра. Чып- чын санаторий инде. Ялгыз карт- карчыкларга ни кирәк инде тагын.

Чыганак: Авыл хатыны группасыннан

Запись “-Мин картлар йортында яшим. Шуннан китерделәр…” [дәвамы бар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Андый язмышлы йортлар һәр авылда бар. Иң аянычлысы шул…”
Сәләхетдин бабай белән Гайшә әби күптән юк инде. Ләкин туган нигез туфрагы бер баланы да үзенә тарта алмады. Башта сирәк булса да кайткалап йөрде балалары, ләкин йортны төзекләндерү турында уйламадылар да. Ә йорт һаман мескен хәлдә, балаларының кайтып, җан өрүләрен  көтә.

Андый язмышлы йортлар һәр авылда бар. Иң аянычлысы шул: аларның саны артканнан-арта. Һәр йортның үз язмышы… Бу язма шул хакта.

Бабамның авылы син,

Әбием авылы син,

Әтием авылы син,

Әнием авылы син.

Алар синдә туганнар,

Алар синдә торганнар,

Туган ил, туган җирдә

Нигез, тормыш корганнар.

(Вәсимә Хәйруллина)

Әйе,  бу авылда язмада сөйләнеләчәк нәселнең берничә буыны яшәгән…

…Авылда өмә гөрли. Сәләхетдин йорт күтәрә. Барлык туган-тумача, авылның яше-карты ярдәмләшеп, җыйнаулашып эшләп, егерме көн дигәндә тирә-якны ямьләндереп, биек матур йорт күтәреп тә куйдылар. Һәркем көченнән килгәнчә тырышып, күңел җылысын биреп эшләде. Сәләхетдин – яшь, дәртле, егәрле, әле яңа гына армия сафларыннан кайтып өйләнгән егет… Ике басасы урынга бер басып, барсын да дәртләндереп йөрде. Ә аның уңган, чибәр Гайшәсенең пешергән ашлары телне йотарлык, самоварда кайнаткан чәе өмәчеләргә көч бирә иде.

Көзгә яшьләр йортның бөтен эшен бетереп, күченеп тә керделәр. Хәзер бу йортта өй туе гөрли. Сый-хөрмәттән өстәлләр сыгылып тора. Өстәл артында туган-тумача, күрше-күлән – һәркем матур теләкләрен теләп йорт котлый. Яшьләр бәхетле…

Менә Сәләхетдин абый белән Гайшә апаларның бер-бер артлы ике улы һәм кызлары туа. Йорт эче гөрләп тора. Тормыш дәвам итә. Йорт хуҗалары көнне төнгә ялгап, ал-ял белмичә эшли. Балалар да бер-бер артлы үсеп, туган нигезләрен ташлап очып китәләр дә ерак шәһәрләрдә төпләнеп калалар. Олы уллары Себер якларында төпләнә, икенче уллары – Уфада, ә кызлары Чаллы якларына чыгып китә һәм шунда үз дөньясы белән яши.

Сәләхетдин абыйның балалары ни өчендер авылны үз итмәделәр. Аларга шәһәр тормышы уңайлырак булып чыкты. Ник бер кайтып шунда ауган койманы күтәрсеннәрме, төссезләнгән такталарны буясыннармы? Тирә-якка ямь биреп торган йорт хуҗасына охшап картайды. Әйтмәде түгел, әйтте Сәләхетдин карт балаларына: “Балалар, бу йорт сезнеке, сез монда туып, тәпи китеп, буй җиткердегез. Кайсыгыз йортны карый, шуңа мирас итеп калдырам”, – диде. Ләкин балаларга авыл йорты кирәкми иде. Аларның һәрберсенең шәһәрдә барлык уңайлыклары да булган  фатирлары бар. “Ярый, без мәңгелек йортка кайтып киткәч, кайтырлар әле, туган нигез туфрагы үзенә тартыр әле”, – дип уйлап  куйды мескен Сәләхетдин карт. Әйе, бу вакытта мескен бер карт иде инде ул, йорты да шул мескен карт хәлендә. Тик йортның тышы гына “картайган”, ә эчтәге бүрәнәләре нык, тап-таза.

Сәләхетдин бабай белән Гайшә әби күптән юк инде. Ләкин туган нигез туфрагы бер баланы да үзенә тарта алмады. Башта сирәк булса да кайткалап йөрде балалары, ләкин йортны төзекләндерү турында уйламадылар да. Ә йорт һаман мескен хәлдә, балаларының кайтып, җан өрүләрен  көтә.

Андый язмышлы йортлар һәр авылда бар. Иң аянычлысы шул: аларның саны артканнан-арта. Һәр йортның үз язмышы.

Кичә Сәләхетдин абый йорты янында ак биек машина торганын күргәннәр. Уфада төпләнгән малаеның оныгы кайткан имеш. Ул йортны тирәләп карап чыккан да, бик канәгать төс белән капка төбендәге Сәләхетдин бабай белән үзенең әтисе эшләгән эскәмиягә утырып, бик озак телефоннан сөйләшкән. Димәк, мескен йортның язмышы төгәлләнмәгән әле. Ышаныгыз һәм көтегез!

Чыганак: Тулпар

Запись “Андый язмышлы йортлар һәр авылда бар. Иң аянычлысы шул…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җырчы Алинә Сафиуллина гаиләсендә авыр кайгы
Җырчы Алинә Сафиуллаина гаиләсендә авыр кайгы. Алинәнен әбисе бакыйлыкка күчкән.

“Китте Әбиебез….Бабай янына, Рөстәм абый янына….

Узе эйтмешли «Озыыын гумерлэр ( узе шулай эйтэ иде бу сузне) биргән мина алла бабай, кызым» дип… кет-кет көлеп тә куя иде ахырдан, Әҗәлне алдаган Әлмәндәр сымак” -дип яза җырчы үзенең инстаграмында.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by ❤️Алина Сафиуллина певица РТ (@alina_safiulllina)

Запись Җырчы Алинә Сафиуллина гаиләсендә авыр кайгы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнау дөрес хәлме, пиар-адыммы, әллә заман фаҗигасеме? [видео]
8 август барлык социаль челтәрләрне җырчы Сөмбел Заһидуллиннаның видеосы тетрәндерде. Ул үзенең юбилейдан соң өйгә кайтып, анда баянчы әтисе тарафыннан кыйналганнын сөйләде.

Бүген – 10 август исә Сөмбел Инстаграмында: “Әтидә дә, миндә дә, әнидә дә бар да яхшы- яхшыланып килә генә әле” – дип видео яздырып керткән.

Видеоязма астында кулланучылар да төрле комментарийлар калдыралар. Менә шуларның берсе:

“Пиар ясады инде үзенә…Син бит үзең дә аекка ошамаган. Бәлки шул юбилейдан аек кайтмаганга эләккәндер үзеңгә?…”

Сөмбел үзе “Интертат” аша халыкка мөрәҗәгатендә ул видеоны кызган вакытында төшерүен һәм әтисе белән мөнәсәбәтләре  яхшыруын әйтә. Бу видеоны төшергәне өчен үкенүен дә белдерә.

Запись Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнау дөрес хәлме, пиар-адыммы, әллә заман фаҗигасеме? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..