Архивы грипп - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кайчаннан Татарстанда гриппка каршы түләүсез вакцинация башланачак?
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Казанда метро станцияләре янында мобиль пунктлар урнаштыру мөмкинлеген карый.

Татарстанда 1 сентябрьдә республика халкын гриппка каршы бушлай прививка ясый башларга ниятлиләр. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Без вакцинаны августның 20нче саннарында көтәбез, шуңа күрә 1 сентябрьдән прививкалар ясау компаниясе эшли башлаячак. Быел бөтен кешене гриппка каршы прививка ясарга чакырабыз, бүгенге көндә ул бик кирәк, – дип ассызыклады ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор Казанда метро станцияләре янында мобиль пунктлар урнаштыру һәм зур предприятиеләрдә күчмә вакцинация оештыру мөмкинлеген карый. Грипп һәм коронавирусның катнашуы инфекцияләрнең төрле зарарлану төркемнәре булуы белән куркыныч. Аларның берсе таралган чорда халыкның бер өлеше генә авырса, киләсе сезонда авыручылар саны артырга мөмкин.

Фото: Яндекс Дзен

Чыганак: KazanFirst

Запись Кайчаннан Татарстанда гриппка каршы түләүсез вакцинация башланачак? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда 56 кешедә дуңгыз гриппы булуы ачыкланган
Казанда 56 кешедә дуңгыз гриппы диагнозы булуы ачыкланган, Татарстан башкаласында 126 кеше грипп белән авыру теркәлгән. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«18 ноябрьдән 17 гыйнварга кадәр грипп һәм ОРВИ йоктырган 1614 кеше хастаханәгә салынган, аларның 246сы – олылар, 1368е – балалар. Аларның 90 процентының хәле уртача. 17 гыйнварга грипп белән авыруның 126 очрагы, шул исәптән 56 кешедә А (H1N1) төркемендәге вирус ачыкланган», – диде спикер.

Ул бу сезонда Казанда 576 меңнән артык кешегә, шул исәптән 167 мең балага гриппка каршы вакцинация ясалуын искәртте. Бүгенге көндә прививка ясатучылар арасында грипп белән авыручылар юк.

Министр урынбасары авыруның көчәйгән вакытында казанлыларга профилактика чаралары кулланырга, марля бәйләвечләр кияргә, шәхси гигиенаны үтәргә һәм мөмкинлек булганда кешеләр күп җыела торган урыннарга бармаска киңәш итә.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Запись Казанда 56 кешедә дуңгыз гриппы булуы ачыкланган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Грипптан масканы урамда кию дөресме, әллә бина эчендәме?
Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта. Мәктәп һәм балалар бакчалары карантинга ябыла. Республикада 45 мәктәбенең 157 сыйныфында дәресләр вакытлыча туктатылган, дип саннар китерә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча матбугат хезмәте.

Катлаулы вәзгыять уңаеннан 10 мартка кадәр Татарстан буенча кайнар линия эшли. Соравы булган һәркем эш көннәрендә 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр 238-52-11 һәм 238-96-84 телефоннары аша белгечләрдән консультация алырга мөмкин.

Быел грипптан прививка ясатып та барыбер авыручылар шактый. “Чирдән саклану өчен медицина маскаларын ничек дөрес итеп киеп йөрергә?” дип сорый бездән укучыларыбыз.

Белгечләр аңлатуынча, салкын температурада вируслар үрчеми, шуңа урамда битлек киеп йөрү кирәк түгел. Янәшәгездә кемдер төчкерсә, ютәлләсә дә, вируслар микъдары бик аз булачак. Киресенчә, салкында авыз-борынны каплап йөргәндә, сулыш парларыннан медицина маскасы дымлана, бозлана. Бу үз чиратында салкын тиюгә сәбәпче була. Масканы бина эчендә, янәшәдә авырулар торган бүлмәдә генә кияргә кирәк. Авырмас өчен түбәндәге киңәшләрне дә белү зыян итмәс.

Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.

ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.

Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.

Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым.

Прививка ясалмаган алты айдан өч яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр балалар поликлиникасындагы участок педиатрына, өлкәннәр район поликлиникасының прививка кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Прививкалар бушлай ясала.

Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калырга?

Исегезгә төшерәбез, грипп калтырану, баш авыртуы, сөяк һәм мускуллар сызлау, хәлсезлек, температураның тиз күтәрелүе (39-40 градус) белән башлана. Авыр очракларда борыннан кан китү, косу, аң югалту кебек билгеләр булырга да мөмкин. Соңыннан коры ютәл башлана, томау төшә, тамак төбе кызарып чыга.

Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?

Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз.

Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез.

Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә – табибка мөрәҗәгать итегез.

Гадәттәгедән күбрәк су эчегез (чәй, морс, компот, сок)

Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз.

Исегездә тотыгыз!

– Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый;

– Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.

Бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Салкын вакытта бүлмәне көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп симптомнарын җиңеләйтү һәм авыруны профилактикалау максатыннан суган, сарымсак, бөтнек, лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак кебек дару үсемлекләрен кулланыгыз.

Грипп белән авыручыны аерым бүлмәдә урнаштыру кулай. Авыруның хәле начарлана башлау белән үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Сәламәтлекне ныгыту

Чыныгу – кискен респиратор инфекцияләрне профилактикалауда аеруча зур әһәмияткә ия. Күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәне ешрак җилләтергә, көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм температурага туры килерлек кием кияргә кирәк. Аскорбин кислотасы (С витамины) организм өчен аеруча әһәмиятле. Ул организмның инфекциягә каршы торучанлыгын, канның оешу сәләтен арттыра, углеводлар әйләнешен яхшырта. С витамины аеруча тозлы кәбестә суында, лимон, киви, мандарин, апельсин һәм грейпфрутта күп. Көнбагыш мае кушып ясалган кәбестә салаты шулай ук витамин һәм микроэлементларга бай.

Салкын тиюләр һәм грипп эпидемиясе чорында профилактика максатыннан көн саен 2-3 тырнак сарымсак, суган ашарга киңәш ителә. Аларның составында грипп вирусына каршы торучы фитонцидлар бар.

Кискен респиратор авыруларны һәм гриппны кисәтү һәм дәвалау өчен халык медицинасы рецептлары

Вак угычта кишер кырыгыз. Сыгып алынган кишер суына 1:1 исәбеннән зәйтүн мае һәм 2-3 тамчы сарымсак согы кушыгыз. Барлыкка килгән катнашманы борынга көненә өч тапкыр икешәр тамчы тамызырга.

Дүрт аш калагы вак итеп туралган суганга ярты стакан җылы кайнаган су салырга, бер чәй калагы бал кушып, утыз минут тотарга. Катнашманы көненә өч тапкыр икешәр тамчы борынга салырга.

Ике чәй калагы бал һәм ике чәй калагы чөгендер суын кушып болгатырга. Көненә өч тапкыр борынга өчәр тамчы салырга.

Тигез өлештә алынган гөлҗимеш, кычыткан, чамбырны (чабрец) ваклап, ике стакан салкын су кушып өч минут кайнатырга һәм бер сәгать төнәтергә. Ашаганнан соң, җылы килеш көненә ике тапкыр яртышар стакан бал белән эчәргә.

Авыруны кисәтүнең өстәмә чаралары: борынны сабын, марганцовка, фурациллин, сода эретмәсе һәм ромашка төнәтмәсе белән юдырырга.

Бүгенге көндә даруханәләрдә иммунитетны ныгыту, кискен респиратор авыруларны кисәтү препаратларының киң ассортименты сатыла. Даруларны, витаминнарны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә онытмагыз.

Витаминнар, адаптогеннар, чыныктыру һәм башка файдалы чаралар ОРЗ һәм грипп белән көрәшергә һичшиксез ярдәм итә. Әгәр инде барыбер авырып киткәнсез икән, чирнең беренче билгеләре сизелү белән кичекмәстән табибка күренегез.

Запись Грипптан масканы урамда кию дөресме, әллә бина эчендәме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сак булыгыз, Русиядә 5 кеше грипптан җан бирә
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренчә,  грипптан Русиядә 5 кеше үлгән.

“Узган ел белән чагыштырып караганда, быел гриппның авыр формасы белән авыручылар саны күпкә кимрәк. Хастаханәләрдә дәваланучылар да әзәйгән”, дип белдерә Попова.

Статистикага килгәндә, 2017 елның башыннан Мәскәү шәһәрендә генә грип һәм ОРВИ очраклары 27 мең кешедә теркәлгән.

РИА Новости

Запись Сак булыгыз, Русиядә 5 кеше грипптан җан бирә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанга грипп кайчан һөҗүм итәчәк? Роспотребнадзор прогнозы
Узган сезонда грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясеннән килгән зыян 4 млрд сумнан арткан.(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Татарстанда грипп белән авыручылар саны 2017 елның гыйнвар уртасында артуы көтелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

“Бүгенгә грипп иң массакүләм респирацияле авыру булып кала. Ел саен дөньяда аннан 500 меңгә кадәр кеше үлә. Өлкәннәр арасында һәр унынчы кеше, шулай ук һәр өченче бала грипп белән авырый, һәр җиденче авырган кеше җитди ялкынсынулар ала”, – дип сөйләде спикер.

Аның сүзләренчә, Татарстанда йогышлы авырулар структурасында грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясенә уртача 85-89 процент туры килә. Республикада ел саен грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясе белән уртача 13 процентка кадәр кеше авырый.

Узган сезонда Татарстанда яшәүчеләрнең 10,9 проценты грипп белән авырган, бу 421 мең 709 кеше дигән сүз. Алардан 536 кеше, шул исәптән 147 бала грипп белән авырган. Алар гриппка каршы прививка ясатмаган булган.

Узган сезонда грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясе авырулары таралуны кисәтү өчен мәгариф учреждениеләрендә чикләү чаралары актив кулланылды. Татарстанның барлыгы 35 мәктәбендә белем бирү процессы туктатылды, бу балалар коллективларында төркемләп авыруга юл куймаска ярдәм итте. “Бу бик нәтиҗәле чара. Быел ихтыяҗ булган очракта ул шулай ук кулланылачак”, – дип белдерде Авдонина.

Билгеләп үтик, узган сезонда грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясеннән килгән зыян 4 млрд сумнан арткан.

Бүгенге вазгыятькә килгәндә, республикада, гомумән, Россия буенча кискен тын юллары вируслы инфекциясе авырулары күрсәткечләре түбән. 2013 елның 41 нче атнасында, 10-16 октябрьдә авыру күрсәткечләре эпидемия бусагасыннан 39 процентка түбән, ә Казанда – 10,7 процентка. Шулай да авыруларның атна саен 5-7 процентка артуы күзәтелә.

Запись Татарстанга грипп кайчан һөҗүм итәчәк? Роспотребнадзор прогнозы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..