Архивы ГузельСибгатуллина - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Гамлет”ны яттан сөйләүче 4 яшьлек татар малаен Максим Галкин үзенә чакырган [шаккаттыргыч]
Казан егете Арслан Сибгатуллинны Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруына чакырганнар! Бу хакта безгә Арсланның әнисе, Г.Камал театры артисты Гүзәл Сибгатуллина сөйләде. //Сабантуй//

– Арслан узган ел ук “Гамлет” монологын өйрәнгән иде. Камал театрында узган “Тантана, фестивалендә дә шуның белән чыгыш ясады. Ул көнне Арслан әлеге кичәнең герое булгандыр. Сәхнәгә генә өч тапкыр чыкты, хәтта номинация героен да игълан итәргә алынды. Бәйрәм тәмамланганнан соң, актерлар да, гади тамашачы да яныбызга килеп: “Сезгә Галкинга барырга кирәк, ул сезне көтә”, – дип кат-кат соклану хисен белдерде, – дип искә ала Гүзәл.

Иң кызыгы, Арсланның чыгышын интернетан күреп, икенче көнне үк “Беренче канал”дан шалтыраталар һәм “Лучше всех” тапшыруына кастингка чакыралар. Бер атна уйлаганнан соң, Гүзәл Сибгатуллина улы белән шунда китә. Арслан мәскәүлеләрнең дә мәхәббәтен бик тиз яулап ала.

– Тукайның “Туган тел” шигырен укыды, оештыручыларга бик ошады. Әлеге программа хәзер җәйге ялга китә. Аларның тапшыруында “Гамлет” өч тапкыр укылганга күрә, бик теләсәләр дә аны яңадан яңгырата алмыйлар. Шуңа күрә, безгә башка номер биреп, әзерләнергә куштылар. Һәм кабат кастингсыз гына тапшыруга дәштеләр.

Арслан Мәскәүдә Останкино телестудиясендә

Запись “Гамлет”ны яттан сөйләүче 4 яшьлек татар малаен Максим Галкин үзенә чакырган [шаккаттыргыч] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кыш бабайлар Яңа ел төнне ничә сумнан йөргән? [видео]
Казанда Яңа ел бәйрәмнәренә татар телле Кыш бабай белән Кар кызын өйгә чакыручылар арта. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә Кыш бабай булып йөрүче Илнар Яркәев, Ирек Кашапов, Радик Сабиров җиткерде.

//Azatliq.org//

Азатлык хәбәрчесе 31 гыйнвар төнендә Казан урамында татар телле Кыш бабай белән Кар кызын очратты. Болар Камал театрыннан Ирек Кашапов белән Гүзәл Сибгатуллина (ТНВда баручы “Тапшырылмаган хатлар” фильмында төп рольне уйнаучы) булып чыкты. Алар таныш-белешләре аша чакыру килгәч, Яңа ел белән котлап кайтырга булган. Ирек белән Гүзәл бу көнне татар гаиләсенә юл тотты, аннан инвалид кызны да котлыйбыз диделәр.

Ирек һәм Гүзәл әйтүенчә, татар телле Кыш бабайны өйгә чакыручылар елдан-ел арта икән. Бу тенденцияне безгә Кыш бабай буелып йөрүче алып баручы Илнар Яркәев, журналистлар Нияз Рахман һәм Радик Сабиров та раслады.

“Аллага шөкер, быел көткәннән дә күбрәк булды. Болай ук булыр дип көтмәгән дә идем. Өч-дүрт гаиләгә генә урысча кердек. Дөрес, шуның берсе генә чиста урыс гаиләсе иде, калганнары урыслашкан татарлар. Шуңа да андыйлар белән урысча аралашырга туры килде. Көтелмәгән хәлләр дә булды, әйтик, анасы урысча сөйләшергә ди, ә баласы шигырен чатнаттырып татарча сөйләп бирә. Баксаң, боларның әтиләре татарча аңламый икән. “Күбрәк русча сөйләрсең инде” дигән гаиләләрдә дә рәхәтләнеп татарча аралаша алдык. Шәһәрдә саф татар гаиләләрендә саф татарча сөйләшү, уйнау күңелгә рәхәтлек бирә”, диде безгә Радик Сабиров. Ул татар җырчы-артистлар гаиләләрендә булып, аларда менә дигән татар кызлары, егетләре тәрбияләнә дигән нәтиҗәгә килгән. Җырчылардан Иркә, Азат һәм Алсу Фазлыевлар гаиләләрен телгә алды.

Иркәдә татар Кыш бабае

Берничә ел Кыш бабай булып йөрүче Илнар Яркәев тә татар артистлары гаиләләрендә еш булган. Мисал өчен, ул быел Яңа елны каршылау төнендә Данир Сабиров, Дилә Нигъмәтуллина балаларын өйләренә барып татарча котлап кайткан, аңа кадәр декабрь урталарыннан Яңа ел бәйрәмнәре беткәнче Кыш бабай булып йөри.

​“Балалар бакчаларында быел Яңа ел бәйрәмнәре күбрәк татарча булды. Киләсе елга катнаш балалар бакчаларында да тулысында татарча гына булачак дип әйттеләр. Өйгә чакыручылар бу юлы яртылаш татарча, яртылаш урысча сөйләргә сораса да, киләсе елга татарча гына телибез диючеләр бар иде. Татарлар да, урыс гаиләләре дә чакырды”, диде Илнар. Ул да Радик Сабиров кебек татар Кыш бабаена ихтыяҗ артуын әйтә.

Илнар Яркәев (Кыш бабай) юмор остасы Данир Сабиров гаиләсендә

Әмма шәһәр күләмендә үткән “Халык Кыш бабае” (“Народный Дед мороз”) бәйгесендә татар телле Кыш бабайны игътибарсыз калдырулары аның күңеленә тигән. Ул анда татар-урыс телләрендә әйбәт сөйләшкән Кыш бабай булып, башкалар белән көч сынашкан. Әмма 100 мең сум бүләкне урыс Кыш бабае алган.

“Халык кыш бабае” бәйгесендә бер урыс җиңде. Татарстанда үткәрелеп урыс җиңсен инде! Халыктан тавыш җыю да дөрес булмады, танышларым миңа тавыш бирә алмауларын әйтте. Гәрчә берничә ел Кыш бабай булуымны йөзләгән кеше белеп, алар тавыш бирергә әзер иде”, диде Илнар Яркәев.

Яңа ел төнендә Кыш бабай белән Кар кызын өйгә чакыру 5-7 мең сум иде, калган көннәрдә 3-4 мең сум. Кайберләре әле Иске Яңа елга кадәр чакырулар барлыгын белдерде.

Запись Кыш бабайлар Яңа ел төнне ничә сумнан йөргән? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..