Архивы гыйбрәтле тормыш - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Балаларын пристань янында калдырып, ризык алырга киткәч, кечкенә балалар пороходка утырып китә һәм югала”
Шулай берчак, автовокзалда сүз иярә сүз китеп, очраклы танышлардан бик гыйбрәтле, могҗизага тиң вакыйганы ишеттем. Бу хәлнең башы 1921 елларга барып тоташа. Илдә ачлык вакыты. Кычыткан да үсмәгән бик каты корылык хөкем сөрә. Ире кинәт үлеп киткәч, Миңлекамал берсеннән-берсе кечерәк өч баласы белән ялгыз башы торып кала. Ни чарасы да калмагач, балаларын ияртеп, Удмуртия якларына чыгып китә ул.

Тамак адәм баласын кайларда гына йөртми. Тик чит җирдә озак яши алмый Миңлекамал, кире туган авылына кайтырга була. Юлда бик нык ачыгалар. Миңлекамал балаларын пристань янында калдырып, тиз генә бер авылга барып ризык теләнеп килергә була. Сабыйларын ияртсә озак, аннан соң бик нык алҗыйлар да. “Шушында гына утырып торыгыз, мин хәзер ризык табып килергә тырышам, аннары сезне пароходка утыртып алып кайтырмын”, – ди ана. Йөгерә-йөгерә якындагы авылга китеп бара.

Әниләренең пароходта кайтабыз, дигән сүзе хәтерләренә кереп калган балаларның. Өчесе дә шунда әниләрен эзләп керәләр дә, китеп баралар. Ярты ипи кыстырып, тирләп-пешеп килеп җиткән Миңлекамал өч баласының берсен дә тапмый… Балаларын югалтуны бик авыр кичерә ул. Чактан гына акылдан язмый кала. Авышып сөйләшә башлый, кырларга чыгып, ике кызы белән улын чакырып йөри.   Шул вакытта авылда бер ирнең хатыны авырып үлеп китә. Дүрт баласы белән тол калган бу кеше Миңлекамалны үзенә алып кайта. Шул балалар белән юанып, яңа тормыш башлап, акрынлап кына рәткә килә Миңлекамал. Балаларга бик әйбәт әни була. Ун ел яшәгәч, ире үлә. Миңлекамал дүрт үги баласын да лаеклы итеп тәрбияләп үстерә. Балалары берсеннән-берсе акыллы, тәртипле булалар.

…Миңлекамалның өч сабые утырган пароход Костромага килеп туктый. Иң олысы – Минзәлифә – әниләре булмагач, еларга тотына. Энесе белән сеңлесен читтә калдырып, әнисен эзләп карый. Аны милиционерлар күреп алалар да, балалар йортына озаталар. Минзәлифә аны-моны аңлата алмый, үзе д кечкенә була.    Балалар йортында Минзәлифә өчен кыямәткә тиң көннәр башлана. Кызчык бер генә русча сүз дә белми. Бары тик үзенең исемен генә әйтеп аңлата ала. Балалар арасында да, тәрбияче апаларыннан да берсе дә татар булмый.   Минзәлифә әнисен бик нык юксына, аны сагынып төннәр буе елап чыга торган була. Бөтенләй чит-ят кешеләр арасында үзен ким хис итә, рәхәтләнеп сөйләшергә аны аңлаучы кеше дә табылмый бит.

Үсә төшкәч, Минзәлифәгә бәхет елмая. Костромада берәүләрнең җиденче баласы суга батып үлгән була. Шул ата-ана очраклы рәвештә генә Минзәлифәне күреп, кызны үзләренең вафат балаларына охшаталар. Шуңа да аны кызлыкка алалар.

Бу вакытка Минзәлифә инде галәмә ткенә рус телен үзләштергән була. Рус мохитендә тәрбияләнгәч, үсә-үсә бөтенләй туган телен оныта. Үги әти-әнисе, аны чиркәүгә алып барып, исемен Манифа дип үзгәртәләр.

Буй җиткергәч, Манифа совхозга савымчы булып урнаша. Сылу кызга ферма мөдире Андрейның күзе төшә. Озакка сузмый егет, уңган-булган Манифаны хатынлыкка ала. Аларның дүрт уллары туа. Манифа да чын бәхеткә ирешә.

Тормышлары ал да гөл генә барса да, хатынның йөрәгендә бер уй, борчу: әнисен, сеңлесе белән энесен табасы килә, гел шулар турында уйлый. Шулай кунак ашы вакытында бер күркәм татар гаиләсе белән танышып китәләр. Гаиләләре белән дуслашып яши башлый.

Бер эчкерсез аралашу барышында Манифа үзенең тормыш юлын сөйләп бирә. Гаилә башлыгы Фирзаян шунда ук: “Безнең районда Миңлекамал исемле хатынның өч баласы югалган иде бит, син шуның кызы түгел микән?” – дип абайлап ала. Манифа бу сүзләрне ишеткәч бик сөенә, Фирзаянның сүзләре хак булса иде, дипшатлык яшьләрен агыза.

Икенче көнне үк, Манифа-Минзәлифәнең фотосурәтен салып, Фирзаян үзене ңтуганнарына хат язып сала.     Авылдагы карендәшләре, хатны алубелән, Миңлекамал янына баралар. Карчык фотосурәтне күрүгә үк үз кызының чалымнарын таный. Инде алар Фирзаяннарга хат юллыйлар. Миңлекамалны тәрбияләүче төпчек үги улы Минзәлифәләрне гаиләсе белән үзләренә кунакка чакыра. Озакламый, Минзәлифә ире белән туган авылына кайтып төшә. Алтмыш сигез яшендә газиз әнисен кабат күрә хатын. Миңлекамал да бу сөенечтән нишләргә дә белми. “Газиз балаларымны күрмичә үле пкитәрмен дип курыккан идем бит”, – дип сыктый карчык. Гомер көзендә Минзәлифәсен булса да күреп кала ул.

Кызы белән кияве татарча белмәгәч, рәхәтләнеп авыз тутырып сөйләшә дә алмыйлар. Миңлекамалның улы белән килене аша аралашалар. Тагын ике бертуганының язмышын белмәү генә йөрәкләрен өзә…

Минзәлифәләр Костромага китеп бер ай узгач, Миңлекамал вафат була.

"Себерке" газетасы

Запись “Балаларын пристань янында калдырып, ризык алырга киткәч, кечкенә балалар пороходка утырып китә һәм югала” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Инде яр табу турында уйламыйм, бала алып кайтырга өлгерәсе иде» [гыйбрәт өчен]
Кемдер әйтер, бу яшьтә кешеләр инде балаларын үстереп бетереп, үзләре өчен яши башлыйлар, дип. Шулайдыр, андыйлар да бардыр. Ә менә мин 40 тан соң яши генә башладым әле. //Сөембикә//

Университет тәмамлаганда әти җитди авырып китте дә, мин эш урынын аңа якынрак җирдән сайларга мәҗбүр булдым. Энекәшем әле бик кечкенә, ә сеңеллә­рем бер-бер артлы кияүгә китте: әтине карауны шулай итеп үз өстемә алырга туры килде. Тәүлеккә өч тапкыр әтигә укол ясаудан һәм эштән генә торган бу елларда шәхси тормышымны җайлау, гаилә кору турында уйларга вакыт та, теләк тә булмады: барыбер әтине ташлап китә алмас идем. Бу чорның иң шатлыклы көннәре сеңелләремнең балалары туу, аларны карарга булышу булды. Туганнарым сабыйларын авылга кайтаргач, минем өчен иң бәхетле көннәр башлана. Тик үсә барган саен, бу сабыйларның минеке булмаячакларын ачыграк аңлый барам. Ә яшь атлый, инде 30 ның аръягына чыкканга да байтак. Үз тиңнәрем инде күптән гаилә корды, балалары мәктәптә укый. Ә мин һаман ялгыз…

Сәламәтлек белән проблемалар башланды. Инде яр табу турында уйламыйм, бала алып кайтырга өлгерәсе иде. Сеңелләрем дә шуңа өнди. Әти-әни дә мине аңлар дип уйлыйм. Ләкин баланы үзең генә алып кайтып булмый бит… Ниһаять, тәвәккәлләдем. Тулы медицина тикшерүе үттем, табиблар: «Шунсыз бала таба алмая­чаксың», – дигәч, планлы операциягә яттым.

Иң элек ният кирәк, ниятләгәч, Ходай ярдәм итми калмый, диләр. Ялгыз әни исемен күтәрергә дә ризалашып йөргән көннәрдә, хастаханәдән чыгып ике ай үткәч, булачак ирем белән таныштым. 40 яшем тулган атнада никахыбыз булды.

Балага узу бәхете көттеребрәк килде. Бик җиңел кичердем йөклелек чорын. Иртә белән бераз күңел болгануны һәм тынчу автобусларда йөрергә яратмавымны санамаганда, токсикоз кыенлыкларын да сиз­мәдем. Эшемдә йөгерә-йөгерә йөрим. Беркем гаҗәпләнмәде шулай соңга калып әни булырга җыенуыма, чөнки үз яшемне бирмиләр дә иде.

Атна саен табибка күренү өчен чират тору, төрледән-төрле анализлар бирү генә ялыктырды. Яшьләргә караганда, өлкән яшьтә әни булырга җыенучыларга анализларны күбрәк бирергә туры килә, чөнки яшь барган саен, авыру бала туу куркынычы зуррак. Бу чорда акушер-гинекологтан күп нәрсә тора. Табибың яхшы булса, сәламәт бала табу шансың күбрәк, дип саныйм. Рәхмәт табибларга, берсеннән дә «картаеп табучы» дигән кимсетүле сүзләр ишетмәдем, хәер, тирә-юньдә­геләрдән дә кырын караш сизмәдем. Үзем дә нәрсә соралса, шуны үтәдем.

Анализларның иң куркынычы – йөклелекнең 19-20 нче атнасында уздырылучы кордоцентез дигәне булды. Карындагы баланың кызылча, токсоплазмоз һәм Даун синдромы кебек куркыныч авыруларын ачыклаучы бу тест озын инә белән яралгының кендек канын алудан гыйбарәт. 100 очракның берсендә бала төшү белән тәмамланучы бу анализга ике мәртәбә барырга туры килде – беренчесендә лабораториядә ут сүнеп, анализ ясый алмаганнар булып чыкты. УЗИ ярдәмендә башкарылучы бу процедураны ясаганда, табибларның: «Кара-кара, коты очты баланың, ашказаны астына ук барып посты», – дип сөйләшкәннәре истә. Алла саклады, исән чыктык. Анализларым да яхшы иде.

…Йөклелегемнең әтиемнең хәле көннән-көн авырлаша барган фонда узуын, «инде дәвалау мөмкин түгел», дип, табиблардан хөкем карары кебек яңгыраган сүз­ләрдән соң чак баламны югалтмавымны, акушер-гинекологтан баланы тизрәк таптыруын, ярып алуын сорап ялваруымны, шулай әти янына ашкынуымны тасвирлап тормыйм – бу бик авыр кичерешләр…

Алмагачлар чәчәк аткан, дөнья яз исенә тулган ис­кит­кеч матур көнне – майның 15 ендә улым туды. Баламны ярып алсалар да, эпидураль анестезия белән ясагач, аңымда идем – палатага чыгаруга улым тууын әнигә хәбәр иттем, бик авыр хәлдә булса да, әтигә дә әйтергә куштым. Бераздан кабат шалтыраттым.

«Әйт­тем, җиңел сулап куйды, башын какты да, йоклап китте», – диде ул. Шул йокыдан әти уянмаган инде, мәңгелеккә күчкән. Көтеп алган зур шатлык белән күтәрә алмаслык кайгы бер көнне ишелеп төште иңнәремә. Берсен бирде, икенчесен алды…

Улым булмаса, белмим, ничек күтәрер идем бу хәсрәтне?! Әти кызы идем бит. Әнигә сөйли алмаганнарны да әти белән уртаклаша идем. Ул да: «Үземнең бер кызымны кешенең сигез улына да алмаштырмас идем», – дип кабатлый иде. Шулай да яраткан кызының әни булу бәхетен белеп китте, көтеп җиткерде бу шатлыгымны, дип юанып яшим.

…Аллаһы Тәгалә сораганымны бирде – сау-сәламәт, зирәк, сөйкемле, йомшак күңелле, рәхимле җанның әнисе булдым 41 яшемдә. Балам белән үткәргән һәр мизгелем – чиксез бәхет ул. 3 яшендә хәреф танырга, 4 яшендә иҗек җыеп укырга өйрәнде. Азаплый икән баласын, димәгез, үзе шундый кызыксынучан ул. Һәм бик максатчан. Теләгәнен эшләмичә калмый. Үземдә булмаган күп сыйфатларны күрәм аңарда: бүгенге эшне иртәгә калдырмау (мин «иртә кичтән хәерлерәк» дигән сәбәп табарга яратам), сабырлык (минем каударлыгыма капма-каршы), уйлап эшләү (хисләргә бирелеп, уйланмаган адымнар ясау гадәтем бар), һәр эшне системалаштырырга ярату (минем кебек илһам килгәндә генә түгел) һәм башкалар. Беренче көннән якын дустыма, хәтта киңәшчемә дә әйләнде балам. Каян белә бу моның кадәр, дип аптырап калган мизгелләрем күп була. Үземнең аның яшендәге вакытымны искә төше­рәм дә, бик баналь яңгыраса да, хәзерге балалар, чыннан да, югарырак үсешле, индиголар дигән фикерем ныгый бара.

Шулай бер-беребезне тәрбияли-тәрбияли, быел 7 яшебезне тутырырга җыенабыз, Алла теләсә.

Бала булгач, мин олы яшьтә, кәефем юк, дип утыра алмыйсың – аның ышанычын акларга кирәк. Авырып ятарга да вакыт юк. 48 яшьтә тимераякка бастырды ул мине, утыз ел дәвамында (мәктәп тәмамлаганнан бирле!) чаңгы шуу турында уйлап та карамаган әнисен һәр атна ялын ашкынып көтеп алып, чаңгы юлына чыгучыга әйләндерде. Әле күптән түгел генә шахмат­ның бер фигурасын да танымасам, бүген инде икәүләп шахмат биремнәре чишәбез. Бассейнга язылырга өнди. Килешергә туры килер кебек. Тагын футбол, каратэ көтә әле безне. Картаюның мине куып тотарга шанслары кими бара!

Кечкенә чагында: «Әни, сиңа ничә яшь?» – дип бик аптыраткач, «кырык» дигән идем. Шуннан бирле ул миңа 40 яшь дип саный. Кайнанам былтыр: «Әниеңә инде 47 тулды», – дип әйткәч, улым бөтен җитдилеге белән: «Юк, алай түгел, әниләр картаймый», – дип җавап бирде. «Әнием, син минем өчен иң яхшы, иң матур әни, мин башканы теләмәс идем. Син минем молодец!» – дип торганда, картаеп буламыни?!

Мин әни булгач, өч елдан соң сеңлем дәү әни булды. Үзе турында онытып, оныгы өчен яшәп яткан көннәре, чөнки яшьләрнең әле киного барасылары килә, әле тау чаңгысына чыгып китәләр, әле кичке клубны тансыклаганнар… Шулай, уртак мавыгулар белән яшибез туганым белән – кем бала үстерә, кем онык.

Бөтен барлыгын балага багышлаган бу, дип уйласагыз, бик ялгышасыз – дәрәҗәле, кызыклы яраткан эшем бар, театр-концертларга да йөрергә өлгерәм, китап уку рәхәтен дә онытмадым. Улым өлгер булырга, вакытны юкка-барга исраф итмәскә өйрәтте.

Ходайга бик зур рәхмәтлемен – Җир йөзендәге иң зур бәхетне – әни булу бәхетен насыйп итте. Инде улыбызны үзебезгә үстерергә язсын да, ул гомер буе шатлыгыбыз, горурлыгыбыз, таянычыбыз булсын, дип кенә сорыйм.

Гүзәл НАСЫЙРОВА

Запись «Инде яр табу турында уйламыйм, бала алып кайтырга өлгерәсе иде» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Булачак кодагыйларымнан кат-кат сорадым: “Инвалид килен кирәкме сезгә?” [булган хәл]
Наилә Казаннан туган авылына юл тота. Исәбе – сөйгән егете һәм дуслары белән әбиләренең өйләрендә Яңа ел каршылау. Көн буранлы, җитмәсә, караңгы да төшеп килә. Мамадышка кайтучы автобуслар шыгрым тулы. Яшь күңелне туктатып буламыни? Студент кыз юлда очраган җиңел машинага утыра. Әнә шул ашкыну харап итә инде үзен.

“Юл фаҗигасенә эләгермен дип башыма да килмәде. Юлда буран, бозлавык икәне генә истә калган. Казанны чыгып, ерак та китмәгәнбез, без утырган машина каршыга килүче “КамАЗ” белән бәрелешкән. Мин бу вакытны хәтерләмим. Күзләремне ачканда хастаханәдә идем. Баксаң, җиңел машинадагы бөтен кеше үлеп беткән. Бер мин генә исән калганмын! Күзләремне ачканда табиблар миңа берничә операция ясарга өлгергән иде. Әнием гел янәшәмдә булды. Иң авыр хәбәрне дә ул җиткерде. “Синең умырткаңа зыян килгән. Йөри алмаячаксың”, диде. Үксеп елый башладым. Тик елап кына берни эшләп булмый иде инде”, дип искә ала Наилә ун ел элек булган хәлләрне.

Кызга хастаханәдә бик озак дәваланырга туры килә. Шушы вакыйга аның тормышын икегә бүлә. Инвалид калуы аркасында күп кенә якын дусларын югалта ул. Хәтта яратып йөргән егете Илшат та кызның хәлен белми. “Ул чакта бик кыен иде. Ярый янымда әнием булды. Әгәр аның акыллы киңәшләре булмаса, мин акылдан шашкан булыр идем, ди Наилә.

Өч елдан артык беркем белән аралашмыйча яшәдем. Ә аннары абыем өйләнде.Киленебез Руфия тормышымны бөтенләй үзгәртте. Авылдагы өйне саттырды да әни белән мине шәһәргә алып китте. Без бер бүлмәле фатир алып яши башладык. Руфия шулкадәр мәрхәмәтле, кешелекле булып чыкты. Кич эштән кайта да, мине коляскага утыртып, алып чыгып китә. Кая гына йөртмәде. Кинога да бергә барабыз, театр да карыйбыз. Хәтта дискотекага да алып барды. Казанга килгәч, үземне кабат кеше итеп тоя башладым. Физик мөмкинлеге чикләнгән кызлар белән таныштым. Хәтта читтән торып югары белем алдым”.

Наилә белән без “Татарстан энҗесе” бәйгесендә танышкан идек. Ул бирегә тамашачы буларак килгән. Аның янәшәсендә бөтерелүче ир-атны күргәч, мин аларны тамаша буе күзәтеп утырдым. Баксаң, Илшат урынына тагын бер Илшат барлыкка килгән икән. Монысы беренчесеннән аермалы буларак олы йөрәкле, мәрхәмәтле булып чыккан.

“Бервакыт әни белән паркка йөрергә чыктык. Шунда колясканың тәгәрмәче тишелде. Әни нишләтергә дә белмичә тора. Мин әкренләп янәшәдәге утыргычка күченеп утыра алдым. Безнең азаплануыбызны Илшат ерактан карап торган икән, килеп ярдәм итәргә булган. Тик тәгәрмәчне ясарлык түгел иде. Шуннан соң ул безне таксига утыртып кайтарып җибәрде. Исемен дә сорарга онытып кайтып киттек”, ди Наилә. Ә аннары өч айлап вакыт узгач, ишектә кыңгырау шалтырый. Кыз өйдә үзе генә булганга, ишекне ачмый. Егет беренче көнне кызны күрмичә кайтып китә. Ә икенче көнне иртәдән килә. “Аны күргәч, әллә нишләп киттек. Кулында кып-кызыл розалар. Илшат шулай итеп кызым янына килеп йөри башлады. Ярты елдан соң әти-әнисен ияртеп килде. Мин булачак кодагыйларыма кат-кат сорау бирдем. “Инвалид килен кирәкме сезгә?” дим. Ә алар улларының теләгенә каршы килмәде”, дип сөйли Наиләнең әнисе Фәйрүзә апа.

Шулай итеп яңа гаилә барлыкка килә. Наилә Илшатына тупырдап торган кыз бала да алып кайтып бирә. “2006 елның Яңа елында тормыш тукталды дип уйлаган идем. Якын дусларымның миннән йөз чөерүе, яраткан кешемнең ярты ел эчендә тормыш корып куюы мине бөтенләй бетерде. Ярый киленебез мәрхәмәтле булды. Руфиягә мин бик тә рәхмәтле. Ул булмаса, нишләр идем? Әле ярый авылда яшәп калмаганмын. Шәһәрдә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә яшәү җиңелрәк. Бәхетле хатын, кадерле әни булып яшим. Юлымда очраган Илшатыма, аның әти-әнисенә рәхмәтлемен. Хәзер инде уемда бары тик матур хыяллар гына. Кызыбызның уңышларына сөенәбез, үткәннәрне оныттым инде. Артка борылып та карамыйм”, ди Наилә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

Запись Булачак кодагыйларымнан кат-кат сорадым: “Инвалид килен кирәкме сезгә?” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем “Тройной”ны эчеп, мине ике бала белән ялгыз калдырды…” [гыйбрәтле хәл]
Мин иремнән калганда яшь кенә идем. Яңа гына 30ым тулып узган иде, ике балабызның үсеп килгән чоры, мәктәптә укыйлар. Туры юлдан, бер көйгә генә яшәп килгән тормышыбызны илдәге үзгәртеп корулар нык бозды. Ил генә түгел, гаиләбез таркалды ул чакны. Чөнки эшсезлек китте бит ул елларда.

Бер минеке генә түгел, әллә никадәр ирләр югалып калды. Хезмәт хакына бирелгән аракыны сатарга да җитешми кала идем, эчеп бетерә. Аннары аракысы да бетте. Эчүгә ияләшкән кеше чебен агуын да, бәрәңге кортыныкын да болгатып эчте инде, берни калмады. Аны эчкән кеше берничек тә үз акылында була алмый инде. Минеке дә киредән кеше рәтенә кайта алмады. Авылга анасына кайткан чакта, мунча артында таптылар үзен. Янында гына берничә “Секунда”, “Тройной”лар аунап яткан. Ирләргә генә тормыш җиңмәслек авыр бит, безгә нык җиңел. Бик нәфрәтләндем ул чакта иремә, бик. Балалар өчен мин генә җаваплымы әллә, ул да тырышырга тиеш иде бит. Ничек кенә авыр булмасын, әнә, шул ук авылдагы анасының 20 сутый бакчасына бәрәңге утыртып булса да яшәр идек әле, ачка үлмәс идек бит.

Тавыклар, казлар да бәбкә басып чыгаралар иде. Иремне соңгы юлга озатканда мин шуларны уйладым. Әнисе елады, мин – юк. Мин балаларны кызгандым. Иремнең шундый үлеме күңелемне катырды. Бәлки шуңа да бүтән ир затына әйләнеп карамаганмындыр. Хәер, вакыты да юк иде инде аның. Заманасы да ул түгел иде. Аллага шөкер, ничек тә яшәлде инде, балалар да үсте, берәү дә ачтан үлмәде.

Рөстәм – шул авыр еллардан соң тормышыма, күңелемә үтеп керә алган бердәнбер ир булды. Иптәш хатынның туган көнендә таныштык без аның белән. Мин анда барырга да тиеш түгел идем, ничектер нәкъ менә шул көнне урамда очраштык та, бергәләшеп аларга киттек. Очрашмаган булсак, мин аны телефоннан шалтыратып кына котлар идем дә, шуның белән узар иде. Табын артында Рөстәм дә бар, ул да минем кебек парсыз гына утыра. Соңрак барыбызны бер-беребез белән таныштырдылар инде. Рөстәм – танышымның ир ягынан туганы икән, хатыны үлеп киткән дә, бу ялгыз калган, аннан соң шулай ук бер дә өйләнмәгән, ди. Менә шуннан аралашып киттек тә без. Җырладык та, биедек тә, уен-көлкесен дә сөйләшеп утырдык. Соңрак ул мине машинасында илтеп тә куйды. Эчми торган кеше булып чыкты Рөстәм. Мин андый ир күргән кеше мени? Зур бәйрәмчә табыннан шыр айнык кузгалып киткән ир – минем өчен шаккаткыч иде инде, чыннан да. Рөстәм дә мине бер күрүдә ошаткан икән. Холыклар да туры килгән сыман. Безне хәтта “сез бер-берегезгә охшагансыз” дип әйтүчеләр дә булды. Икебез дә олылар, бала-чагаларыбыз үскән, безне берни дә тотмый.

Шулай итеп, күпме генә аралаштык та, никах укытып яши дә башладык. Мин үземне яшьлегемә кайткандай хис иттем. Шаккаткыч менә, олыгайганда да шулай була икән ул, нәкъ яшь чактагыча кешегә гашыйк та булып була икән. Хатын-кызга күп кирәкме инде ул? Очраган бер таныш-белеш: “Әстәгы-ы-ы, яшәргәнсең шулкадәр!” – дип тел шартлаталар иде. Яратылып яшәргәндә без, чыннан да, яшәрәбез, чибәрләнәбез икән бит.

Әмма бар да мин уйлаганча ук килеп чыкмады шул. Хатыныннан соң Рөстәм берәү белән аралашып яшәгән. Байтак еллар бергә булганнар инде алар. Туган көннәргә, ике якның да туйларына парлап йөргәннәр, бергәләшеп ел да ялга барганнар, район базарында бергә киенгәннәр. Хәтта ул хатынның ата-анасы йортында да Рөстәм үз кеше булган. Безгә менә шул хатын тынычлык бирмәде. Рөстәмнең туган көненә район газетасында котлау биреп бастырып чыгарды хәтта. Котлау тексты икесе кочаклашып төшкән фото астына урнаштырылган иде. Ә ахырына “синең иң якын кешең – Наиләң”, дип куйган. Аны укып ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ул хатын бер дә тынычлыкта калдырмады инде Рөстәмне.

Танышлары аркылы сәламнәрен дә җиткереп торды, шалтыратты да, смслар да язып кына торды. Наиләгә бер ачулансам, Рөстәмгә ике ачуландым. Ник башта аның белән нокта куймыйча, минем башны әйләндергән ул? Хатыны итте, шушы яшемдә мин аңа күченеп килдем. Ә иң гаҗәпләндергәне шулай да Наилә үзе. Ул да бит ялгыз хатын! Еллар дәвамында Рөстәм белән аралашып яшәп аңа кияүгә чыкмаган. Үзе дә бармый, башкага да җибәрми. Рөстәм: “Булган – беткән, аның белән аралар өзелгән”, – дип мине тынычландырырга тырышса да, икенче бер хатынның күзәтүе астында яши алмыйм мин. Түздем-түздем дә, киттем менә. Әле ярый үземнең фатирымны сатарга җитешмәгән идем. Без бит әллә ниләр уйлап өлгергән идек. Имеш, икебезнең фатирларны сатабыз да, йорт салабыз, чәчәкләр үстерәбез. Әле ярый андый ук хаталар ясап өлгермәдем! Җүнле ирләр ялгызы гына тормый шул! Өйләнмәгән булса да, барыбер янында аралашып торган хатыны була. Бер кармакка эләктеме, тегеләре җибәрми дә җибәрми инде. Менә бит, ничек итсә итте, безне аерып туктады. Танышлар әйтте инде, икенче көнне үк Рөстәмнең машинасын Наиләнең капка төбендә күргәннәр.

Безнең авыл гыйбрәте

Запись “Ирем “Тройной”ны эчеп, мине ике бала белән ялгыз калдырды…” [гыйбрәтле хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Атакайның хәле китте:“Сиңа яман күз тигән, догалар укып, аураңны чистартмасаң, чирләп урынга егылуың бар”, диде [булган хәл]
Узган җәйдә “Восстание разъезды” базарчыгында очраклы рәвештә бер гыйбрәтле хәлнең шаһите булырга туры килде. Югары Осланның кайсыдыр бер авылыннан килгән Геннадий дәдәй, үзе сыман күпне күргән “Нива”сыннан төшүгә, машина салоныннан бер кәрзин шайтан таягы (чертополох) чыгарып куйды.

“Зәңгәрсу яфракчыклы һәм сабаклы, бөтен җире чәнечкеле шарчыклар белән капланган, болынлыкта терлекләр әйләнеп уза торган бу ямьсез чүп үләнен ниемә дип җыеп килгән инде?”  дип уйларга өлгермәдем, карт янына сатып алучылар җыела башлады. Бабай, өч ботакчыкны бергә бәйләп, җирле “кактус”ларны ярыйсы гына бәягә аткара башлады. Кайберәүләр: “Монысы – үземә, инде балаларга, кодагыема, сеңлемә дә бир”,  дип, хәтта берничә бәйләм сатып алды. Минем сәерсенеп аптыравым йөземә чыккан булган, күрәсең, чәчәк сатучы Татьяна: “Нәрсә терәлеп каттың? Әйдә, беткәнче алып калыйк, могҗизалы үлән бит ул! Өйгә бозым кертми,  дип шаккатырды.  Бөтен гаиләне бусагадан атлап кергән начар ниятле кешеләрнең көнчелегеннән саклый ул. Кешеләрне чиргә сабыштыручы, туганнарны үзара талаштыручы, нәселгә афәт китерүче, гаиләдә тавыш чыгаручы кара энергияне юкка чыгара”.

Шуннан үз башыннан кичкән вакыйганы сөйләп, мине бөтенләй хәйран итте.

“Тыныч яшисең килсә, һәр айның 19 нчы көнендә өйне тискәре энергетикадан тулысынча чистартырга кирәклеген беләсеңме?”  диде ул, бик җитди төстә. “Өйне һәр “тишек”кә кереп җыештырып чыгару гына җитми әле. Ватык савыт-сабаны, шифоньер яки антресоль почмагында тузан җыеп ятучы иске-москы өс киемнәрен, ертык, тишек туфли-башмакларны, әллә кайчангы газета-журналларны вакытында өйдән олактыру хәерле. Үзем өйдә бернинди “хлам” тотмау яклы, ә ирем Сергей мине исрафчылыкта гаепли. Айга бер мәртәбә булса да чиркәүгә барырга, аннан өшкерелгән су белән шәм алып кайтырга тырышам. Шул суны йортыбызның почмакларына бөрким, идән юа торган суга кушып, бөтен җирне юып чыгарам.

Бервакыт өебезне шәм яндырып чистартырга туры килде. Мәскәүдә яшәүче, иреннән аерылган каенсеңлем Ольга бездә бер атна кунак булып киткәннән соң, өебездә сәер хәлләр башланды. Безнең яңа гына өй салып кергән вакыт, шатлык-куанычыбыз ташып тора. Ирем белән үзара аңлашып, чөкердәшеп яшибез. Эш күп дип зарланырга вакыт юк, икәүләшеп йөгерәбез генә. Терлек-туар күп. Бакчабыз алагаем зур.

Анда җәен нәрсә генә үстермибез! Балаларыбыз сау-сәламәт, артык проблема тудырмыйча гына, мәктәптә укып йөриләр. Барыбызның да кәеф шәптән, шуңа күрә эшебез гөрләп бара. Өй туе уздырыр алдыннан, бурычка кереп булса да, йортка өр-яңа, заманча җиһазлар кайтарып тутырдык. “Икәүләп эшләп торганда, түләрбез әле, бурычлы үлми, чирле үлә”,  диде Сережам.

Гөлләр үстерергә яратам мин. Иске өйдән биек түшәмле, саф һавалы йортка күчергәч, гөлләрем шаулап чәчәк атарга кереште. Җәннәт почмагыдай гүзәл оябызга сокланмаган кеше калмагандыр ул чакта. Каенсеңлем, ничә карама, яңа трильяж каршында бөтерелә. Йорт җиһазларын тотып, сыйпап-сыпырып карый. Гөлләремне үзенең кәрәзле телефонына фотога төшерде. Беркөнне абзардан терлек карап керешемә, йокы бүлмәбезнең бераз ачык калган ишегенә күзем төште. Ольганың көзгеле комодта актарынуын күреп сәерсендем. Шулай да канәгатьсезлегемне сиздермәскә тырыштым. Кунакны авыл күчтәнәчләре төяп, билет алып, Мәскәү поездына утыртып җибәрдек. Өйгә кайтып кергәч үк, гомер булмаганны, ирем миңа тиктомалдан җикеренергә кереште. Ашым бик тозлы булган, янәсе. Кичә урын җәймәсенең төсе уңганын җәйгәнмен… Бертуган сеңлесенә кырын караганмын, имеш. Нахакка әйтелгән сүзләр ачуымны китерсә дә, телемне тешләп калуны хәерлерәк күрдем: тавышгауга яратмыйм мин. Залга чыккач, ирем тыныч кына йоклап яткан песине тибеп очырды. Мәктәптән кайтып кергән балаларга яман җикеренде. Әйтерсең, аны пәри алмаштырган иде. Бер көн түздем мин бу хәлгә, ике көн чыдадым. Гадәттә, ир белән хатынны уртак түшәк дуслаштыра. Алай сырпаланып карыйм иремә, болай җайламакчы булам араны. Әмма юмалавым иремне отыры котыртты гына. Ул, кимсетүле сүзләр әйтеп, мине караваттан тибеп төшерде. Мин исә мендәр белән аның башына тарттым. Шуннан киттек кызып… Безнең тавышланганны ишетеп, олы улыбыз арага кермәсә, ул кичтә, белмим, нишләп беткән булыр идек?.. Иртән урын-җирне җыештырган чакта, матраска кадап куелган булавка табып алдым. Ул кайдан килгән? Нинди ният белән кем кадаган? Кичкә бура кебек сыерыбызны көтүдән елан имеп кайтарды. Бичараның бер имчәгеннән кан тамып тора иде. Сава башлаган гына идем, чиләккә типте, ярый әле маңгаема тондырмады. Күп тә үтмәде, кече улыбыз физкультура дәресендә егылып, кулын сындырды. Аны больницага алып барганда, чак кына юл һәлакәтенә очрамадык. Борчу-хәсрәтләр моның белән генә бетмәгән икән әле. Кредитка чумган иремне эштән кыскарттылар. Ул, эш эзлисе урынга, баш ташлап эчәргә кереште. Ай буе айнымады. Исерек баштан котырынып, тәрәзә төбемдәге гөлләремнең берсен дә калдырмыйча, чүлмәге-ние белән урамга чыгарып бәргән. “Алар миннән көләләр, ачуымны чыгарып, каршымда селкенешеп утыралар. Мине булдыксыз, мөгезле поши дип үртиләр. Син миңа хыянәт иткәнне алар күреп торган!”  дип, йодрыгын йомарлап өстемә килде. Күзләрен кан баскан, өйдән чак кына чыгып качып өлгердем. Юкса, бәреп үтергән булыр иде…

Аптырагач, тәвәккәлләп, чиркәүгә Алексей Атакай янына киттем. Соңгы арада баштан үткән хәлләрне тәфсилләп сөйләп бирдем. Мине дога укып өшкергәндә, Атакайның хәле китте. “Сиңа яман күз тигән, догалар укып, аураңны чистартмасаң, чирләп урынга егылуың бар”,  дип, кулыма китапчык тоттырды. “Тигез тормышыгыздан көнләшеп, керле күңелле берәүнең йортыгызга бозым салган булуы ихтимал. Бәлки, иреңнең ашына йә чәенә берәр яман нәрсә салып эчерткәннәрдер. Бөтен күңелсезлекләр өегездәге кара энергиягә бәйле. Кайткач ук, һәр бүлмәне яхшылап юып чыгар, почмакларны өшкерелгән су, изге шәм белән чистарт. Иреңә ачу саклама. Ул үзе дә бик нык газаплана бугай.

Аңа синең ярдәмең кирәк. Мунчага алып кереп юындыр син аны, артыш себеркесе белән яхшылап чап. Ул юынасы суга әрем, мелисса, роза чәчәкләре төнәтеп сал. Бары тик җылы сүзләр генә әйтеп юат. Айныгач, табибка алып барып күрсәтергә туры килер. Бәлки, аның аурасы бозылып, психикасына зыян килгәндер”. Шуннан ишек өстегезгә менә моны кыстырып куй дип, Атакай миңа чәнечкеле үлән бәйләме сузды (Геннадий дәдәй шул үләнне сата икән! – Х.Г.)

– Чистартуның файдасы тидеме соң? – дип сорадым Татьянадан, ул сөйләгәннәрдән бераз телсез калып торганнан соң.

– Тимәгән кая! И-и, ул чакта гаҗәпләнүләрем! Өйне җыештырганда, ишек бусагасы астыннан нәни генә төенчек килеп чыкты. Эчендә чәч, тырнак, эт, мәче йоны кисәкләре… Йокы бүлмәсендәге комодның иң астагы почмагында, буеннан-буена кат-кат төйнәлгән ак җепле зур инә кадалып торуын күреп, имәнеп киттем. Әбиемнең сөйләве буенча, киемгә аеруча кытлык заманнарда шундый тегәрҗеп белән саван (мәет күлмәге) тегә торган булганнар. Шифоньердагы тун итәгемнең эчлеге уентыклап кисеп алынганлыгын бер елдан гына күрдем…

– Ә шәмнәр белән нишләдең?

– Тәвәккәлләп кабыздым да, һәр почмак саен йөреп чыктым. Башка бүлмәләрдә ул тыныч янды. Безнең йокы бүлмәсенә кергәч, чытырдарга, корымларга тотынды, мин сиңа әйтим. Куркуымнан кулларым калтырады. Комодтагы инәне табарга изге шәм ярдәм итте, һәрхәлдә, үземә шулай тоелды. Шәм кечерәйгәч, Атакай кушканча, мин аны тоз салынган тәлинкәгә бастырып куйдым. Шәм чытырдаган урыннарга, аз азлап, кипкән әрем, мелисса, роза чәчәкләре сибеп чыктым. Өч көннән, боларның барысын бергә җыеп, кулъяулыкка төйнәп, кеше күрмәгәндә өйдән ерактагы юл чатына чыгарып ташладым. Шуннан озак та үтмәде, хәлләр уңайга китте. Ирем айныды, эшкә керде. Ә мин, аз хезмәт хаклы эшемне ташлап, теплицамда чәчәкләр үстереп сата башладым. Бурычлардан котылдык. Күптән түгел яңа машина сатып алдык. Үзем укып, права алдым, затлы чәчәкләрне базарга кадәр күтәреп ташып булмый бит, ирем дә көне буе базар читендә мине көтеп утыра алмый. Ул әлегә машинаның искесендә йөреп тора.

Ә-ә, сиңа шуны әйтергә онытып торам икән, әгәр өегезгә чит кеше кереп чыкса, хәтта туган-тумача килеп китсә дә, аларның артыннан көзгене чистартырга кирәк, чөнки кешенең энергетикасы шуңа ягылып кала. Ярый ла кергән кеше сезнең хакта бары тик яхшы уйлар гына уйлаган булса! Йокы бүлмәсенә чит кешене, гомумән, аяк бастырмавың хәерле. Аш бүлгәндә, ир белән хатынга бер үк төрле тәлинкә, кашык кую тиеш.

Чуаш хатыны Татьяна сөйләгән гыйбрәтле кыйссага ышыну-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ак һәм кара энергиянең булуын галимнәр дә инкарь итми. Кеше турында начар уйласаң, синнән чыгып киткән тискәре энергия, шул кешедәге кара уйларны ияртеп, үзеңә кире кайта, нәтиҗәдә, бәла-казага яки чирләргә юлыгасың, диләр. Якты уйлар, яхшы гамәлләр безне төрле авырлыклардан саклый. Без – татарларда дога язылган шамаилләр элеп, йортка Коръән укытып өебезне чистарту, арындыру хас. Кызганыч, тормышта изге ниятле, саф күңелле кешеләр генә түгел, ә хөсетле, кара эчле бәндәләр дә очрап куя шул. Яман күзләрдән берүк үзең сакла, Ходаем…

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан

Татарстан яшьләре

Запись Атакайның хәле китте:“Сиңа яман күз тигән, догалар укып, аураңны чистартмасаң, чирләп урынга егылуың бар”, диде [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ата-анасы ташлаган балалар алып михнәт күрүче ана: “Чын мәхшәр – Алисәгә 15 яшь тулгач башланды” [гыйбрәтле тормыш ]
Баласыз йорт – нурсыз була, ди өлкәннәр. Тик шулай да була: күпме генә ялварса һәм теләсә дә, яшь гаилә бала сөю бәхетенә ирешә алмый. Көннәр уза, йортның буш булуын өлкәннәр генә түгел, яшьләр үзләре дә тоя башлый, һәм гадәттә, уртак фикергә киләләр: балалар йортына барыйкмы әллә? Бераздан өйгә бөтенләй чит һәм шул ук вакытта якын да булган сабыйны алып кайталар. Гадәттә, гәҗитләрдән бу адымга баруның нинди куанычлы нәтиҗәләргә китерүе – гаиләдә тулы гармония хөкем сөрүе һәм һәркемнең бәхетле булуы турында күп укыйбыз. Тик тормыш бит бу. Кайвакыт бөтенләй киресе дә булырга мөмкин. Үксез бала асрасаң, авызың борының кан булыр, дигән мәкальне юкка гына уйлап тапмаганнардыр дигән нәтиҗәгә киләсең…

«ӨЙДӘ БИКЛӘП ТОТКАННАР»

Тукай районының бер авылында (билгеле сәбәпләр аркасында, авылның исемен күрсәтмибез – А.З.) яшәүче Ландыш Фролова 22 яшендә үзеннән 10 яшькә олырак кешегә кияүгә чыккан. Яраткан ире янында, барысы да җитеш кебек, тик үз балаларын үстерергә генә язмаган: ике мәртәбә көмәне төшә дә, башка авырга уза алмый кыз. Тик кул селтәргә һәм язмышлары белән килешергә ашыкмыйлар: ятимнәр йортында тәрбияләнүче берәр баланы үзләренә алырга карар кылалар. Гариза калдырганда, «бер кыз белән малай кирәк», дип яза Ландыш. Тик озак та узмый, ятимнәр йортыннан аңа башкачарак тәкъдим ясыйлар: «Ата-ана хокукыннан мәхрүм итеп, берәүләрнең кызын китерделәр. Аңа 7 яшь. Исеме – Алисә (үзгәртелде – А.З.) Алырга теләмисезме?»

– Бераздан тагын шалтыраттылар да, аның сеңлесе дә бар икән, анысына 5 яшь, диделәр. «Сабыйларны бер-берсеннән аермыйм инде, икесен дә алам», – дидем. Алар миңа шунда ук үз балаларым кебек тоелды. Артык бәләкәй балалар алырга курыккан идем: үсә-үсә чирле булуы да ачыкланырга мөмкин бит, анда нинди кешедән туган баланы китергәннәрен йөз процент белеп бетереп булмый… Ә бу балаларның яшьләре дә мин теләгәнчә булды. Шуңа шатландым бик. Тик, өйгә кайттык, һәм беренче зур тетрәнүемне кичердем. Кызларның олысы – Алисә сөйләшә белми иде. «А» да юк, «б» да юк. Үз исемен генә әйтә. Аны логопедка йөртә башладым. Балалар кардан куркалар иде. Үз гомерләрендә бөтенләй кар күрмәгәннәр – аларны әти-әнисе өйдә бикләп тоткан. Боларны тәрбияләүче кеше булмаган. Ишетеп кенә беләм: бу ике баланы да ирен армиядән алып калу өчен тапты дип сөйләделәр аналары турында. Аларга бала кирәк булмаган: икесе дә эчкәннәр. Шулай булгач, нәрсә көтәсең? 7 яшенә җитеп хәреф тә танымый иде Алисә. Әле алар ашый да алмый иде, ашарга да өйрәттем. Болай җәфалануымны күреп: «Кире илтеп бирәсеңме әллә?» – дип сораучылар да булган иде. Тик андый кеше түгелмен: аларны нинди бар, шулай кабул иттем, яраттым. Бер алган әйберемне кире бирә торган кеше түгелмен. Чагыштыру өчен генә әйтәм: кибеттән кием алып, аның ертык булуы ачыкланса да, сез миңа ертык кием саткансыз дип, алыштырырга алып бармыйм мин. Балаларны бигрәк тә! Сабыр иттем.

Олы кыз Алисә белән кыенлыклар күбрәк туган: мәктәпкә укырга биргәч, әле сөйләшергә дә яңа гына өйрәнеп килгән кызга бик авыр булган, билгеле. Программаны үзләштереп бара алмагач, икенче сыйныфта чагында, Сарман районындагы махсус мәктәпкә җибәргәннәр кызны.

– Алисәнең холкы авыр булуын сизеп алдым. Аны гына яратырга, бөтен вакытны аңа гына бирергә! Сеңлесенә карата көнли иде мине. «Әйдә аны кире бирәбез, ә мин сезнеке генә булам», – дип тә әйткән иде. Иремнән дә көнләште: «Минем белән йокла, аның белән йоклама» – гел шулай көйсезләнеп торды», – дип сөйли Ландыш ханым.

Тик бу әле «беренче карлыгачлар» гына булып чыга. Чын мәхшәр берничә елдан – Алисәгә 15 яшь тулгач башлана. Үсмерлек яшенә җиткән кыз егетләр белән чуала һәм… өйгә кайтмый башлый.

Хәзерге вакытта Алисә урын өстендә ятарга мәҗбүр

КАЙТЫП КЕРМӘГӘН

– Туган вакытында Алисәнең башы кысылган булган. Шуның нәтиҗәседер инде: вакыт-вакыт аңын югалтып егыла торган гадәте бар. Егылгач, 4-5 сәгать буе ушына килми, шуңа күрә, урамда йөргәндә аның белән ул-бу булмасын дип, гел борчылдым: кыш көне егылса – катып үләргә дә мөмкин бит. Әзрәк тоткарланып торса да, эзләргә чыга торган идем. 15 яше тулгач, кызыбыз үзгәрә башлады, дигән идем. Ничекме? Кызганыч, яхшы якка түгел. Хәлләр болай башланды: җәй көне каникулга кайткан иде. Бер көнне иртәнге якта ук чыгып китте дә, озак кына кайтмады. Полициягә шалтыраттым. Килеп, эзли башладылар. Берничә сәгатьтән, су буеннан бер егет белән кайтып килгән вакытында табып алганнар. «Мин әллә нәрсә эшләмәдем бит, утырып кына тордык», – дип акланды. Ышандым. Озак вакыт та үтмәде, тагын шулай юкка чыкты. Һәм бу «югалулар»ның саны артканнан-арта барды. Полиция бүлекчәсендә даими кунакка әйләндем мин. Инде гариза яздырмый гына эзлиләр иде баланы – чөнки аның кайда, кем белән булырга мөмкин икәнлеген чамалыйлар иде. Табып алып кайталар да, шуның белән бетте. Аны-моны сөйләшмибез. Ә нәрсә эшлим? Ачуланып булмый ул баланы, миңа полициядәгеләр әйтте – «ачуланмаска, ачулансаң – утыртып куябыз, сезгә алынган баланы ачуланырга ярамый!» – диделәр. Алай итеп йөрмә инде, дип, кешечә генә аңлатасың, тыңлап тормый. «Мин әллә нәрсә эшләп йөрмим бит», дия иде…

Бу сүзләргә ышаныргамы соң? 15 яшьлек кыз тәүлек буе кайда йөри ала? Ник аның янында һәрвакыт егетләр? Дүртенче мәртәбә юкка чыгуыннан соң, Ландыш Фролова бөтен сорауларга җавабын гинеколог аша табарга була. Кызны больницага алып бара ул. Алисә юл буе үзенең гөнаһсыз булуында ышандырып килгән, тик гинеколог кызның күптән җенси тормыш алып баруы турында әйткән. Инде ике арада сер калмагач, Алисә тагын да кыюланган: атналар буе өйгә кайтмый башлаган.

– Сеңлесе андый түгел аның: өйне дә җыештыра, ашарга да пешерә. Әдәпле, акыллы да. Ә монысы бөтенләй өйдә тормады инде. Безнең сүзләргә дә колак салмады. Атналар буе өйгә кайтмаган чагында, миңа тикшерү комитетыннан штрафлар түләттерәләр иде, имеш, мин гаепле, мин карамаганмын. Ә нишләргә соң? Шалтыратсаң, телефонын алмый, сүндереп куя, интернетта чит егетләр исеме астында язып кына, кайда икәнен азмы-күпме белә ала идек. «Сез суккан штрафны түләрмен дә мин, тик аңа карап кына ул баланы өйдә тотып торалмам бит, нишләтим качып чыгып киткәч?» – дия идем. Аннары йә полиция эзләп таба иде инде аны, йә үзе кайта иде… Әйткәнне тыңламый, сугарга ярамый. Ничек тыеп торырга соң аны? Бер суккан идем, мине судка бирде. Тәрбияләп үстергән, әни дип атаган кешеңне судка бир әле син! Бик рәнҗегән идем аңа. Ирем белән аерылышу дәрәҗәсенә барып җитә яздык: «Миңа мондый бала кирәкми, кире тапшырыйк, бу бит безнең гаиләне мәсхәрәли – урамда бөтенесе аның нинди йөремсәк булуы турында сөйли, мондый хурлык нәрсәгә безгә?» – дип әйтә иде. Сабыр итик инде, дип, аны тынычландырам. Ике ут арасында өзгәләндем инде. Алисә күрсәткән борчуларның барысын да сөйләп бетереп кенә булмый. Әле һаман да өйгә кайтып кермәс иде ул мөгаен. Бәлки, инде бала да алып кайткан булыр иде. Тик әллә минем күз яшьләрем төште – быел зур фаҗигага юлыкты, – дип, Ландыш ханым моннан 5 ай элек булган куркыныч вакыйга турында сөйләргә кереште.

«ИГЪТИБАР ҖИТМӘДЕ»

22нче май көнне Ландыш ханымның телефонына шалтыратып, Алисәнең Чаллыдагы больницага эләгүе турында хәбәр итәләр. «Кызыгыз тугызынчы каттан сикергән». Ниндидер могҗиза белән генә исән калган була кыз. Тик беренче, икенче умырткалыклары, койрык сөяге сынган, аяклары чәрдәкләнеп беткән була.

– Нәрсә булганын төгәл генә белмәдем. Сөйләшә дә алмадык, ул ясалма сулыш алдыру аппараты астында ята иде. Бер атнадан Казанга җибәрделәр, операция ясадылар. Аягының берсендә сөякләре гел калмаган – чәрдәкләнеп беткән, шуңа анысын кистеләр, икенче аягын бөртекләп «җыйдылар». Өч ай һәм өч атна буе больницада яттык. Беренче мәртәбә гафу үтенде шунда: «Гафу ит мине, синең сүзләреңне тыңламаганга», – диде. Нәрсә булганын сораштырып та төгәл җавап ала алмадым. Бер егет белән булган ул. Тәрәзә төбендә утырган. Бер сөйләгәнендә: «Шул егет төртеп төшерде», – ди, бер сөйләгәнендә: «Үзем сикердем» – ди… Теләсә кем белән очрашып йөргәне өчен ачуланган бугай да инде аны егете, шунда талашып киткәннәр, ахрысы. 16 яшендә әнә шулай гарип калды бала. Бу турыда белгәч, сеңлесе: «Допрыгалась», – диде инде. Егете башта янына килеп йөри иде, аннары үзе «килмә», дип әйтеп чыгарды. Башка килеп күренгәне юк. Элек дуслары да күп иде – янына беркем килми хәзер. Өченче көн елап ята иде: «Минем бер дустым да юк», – ди. «Дуслар төрле була ул, – дидем. – Сиңа шундый дуслар табарга кирәк иде – бәхетсезлек килгәч тә булыша торганнарны», – минәйтәм.

Хәзерге вакытта кыз ятып кына тора. Табиблар, йөреп китүенә өмет бар, дигән, тик моның өчен шактый тырышырга кирәк булачак әле. Протез кигергән очракта да, атлап китү өчен күп көч куясы бар. Ландыш ханым үзенә чәй ясап эчәрлек булса да хәлгә килүен тели Алисәнең. «Мин дә бит гомерлек түгел, карый алганча карармын, тик көчем бетсә, бер нишләтә алмыйм, аны гарипләр йортына тапшырасы була», – ди ул. Кызның үзе белән дә сөйләшми китсәм, дөрес булмас иде. Шуңа күрә, ул яткан бүлмәгә уздым.

Ябык кына гәүдәле кыз, без сөйләшкәннәрне ачык ишек аша тыңлап торган икән инде, шуңа күрә мине күреп, гаҗәпләнмәде ул. Баштарак сөйләшәсе килмәде аның. «Миңа бу хакта сөйләве авыр», дип, карашын читкә юнәлтте. Тик аның үз яшендәгеләр белән әңгәмәгә сусаганлыгын тиз аңлап алдым мин. Көнне ничек уздыруы, нәрсәләр эшләргә яратуы турында кызыксынгач, Алисә бер мизгелдә ачылып китте. Шушы хәлнең килеп чыгуына кыз үзен генә гаепле саный.

– Мин яратам бу әнине. 7 яшемнән бирле тәрбияләде бит ул мине. Тик кадерен белмәгәнмен, сүзләрен тыңламый идем. Ә үз әниемә килгәндә, ул агрессив иде, эчте. Үз гаиләмдә рәхәт яшәдем дип әйтә алмыйм. Бер генә мисал: берсендә безгә туңдырма алып кайттылар. Шуны ашап утырганда, өстебездән бикләп, үз әтием белән әнием чыгып китте. Без тәрәзә төбендә утырган килеш карап калдык. Атна буе яныбызга беркем кермәде, ач утырдык. Соңыннан балалар йортына килеп эләктек. Аннары безне бу гаиләгә китерделәр. Сөендем, билгеле. Әни безне яратты. Тик һәрвакыт канәгать булмадым: ул миңа җитәрлек дәрәҗәдә вакытын бүлеп бирмидер кебек тоелды. Миңа мәхәббәт һәм игътибар җитмәде. Шуңа күрә, бәлки, егетләр белән йөри башлаганмындыр да. Төнлә белән машинага утырып шәһәр әйләнү ошый иде. Менә быел тәрәзәдән егылдым. Бер дус егет белән идек без. Мин тәрәзә төбендә утырдым. Шунда башым әйләнеп китте дә, артка мәтәлдем. Теге егет мине чалбарымнан тотып калмакчы иде, мин башым белән аска таба эленеп шактый тордым әле, тик чалбарым салынып, аның кулында калды, ә үзем аска очтым. «Бетте, үлдем», – дип уйладым. Тик очкан вакытта ниндидер көч мине өскә таба күтәргән кебек булды. Нәтиҗәдә, башым белән түгел, аякларым белән җиргә килеп утырдым. Ул вакытта үз аңымда идем, тизрәк мине больницага алып китүләрен теләдем. Аннары дару кадап, мине йоклаттылар, ә калганын сез инде беләсез… Үз аягыма басып йөрисем бик килә. Тырышачакмын мин. Ләкин әлегә булдыралмыйм – тәнем бик авырта, бераз вакыт кирәктер…

Алисә, икебез сөйләшкән арада, телефоныннан элеккеге дусларының фотоларын күрсәтте. Аларны сагына ул, тик бу хакта әйтми генә. Бәлки, үпкәсе дә зурдыр – янына килеп хәл белешүче юк шул аның. Кайчандыр, «кыйнады», дип, судка биргән үги анасыннан башка беркемгә дә кирәкми шул ул хәзер. Тик бу очракта үзеңә генә үпкәләп буладыр.

Ландыш ханым белән саубуллашканда аның сабырлыгына һәм олы йөрәкле кеше булуына сокландым. Әйе, яратып алган баласыннан рәхәт күрмәгән ул, тик аны ташлап та калдырмаган. Шунысы өчен хөрмәткә лаек бу ханым. «Һәр начар әйбернең бер яхшы ягы да була, диләр. Алисәнең хәзер көннәр буе өйдә булуына киресенчә, шат кебек мин. Ике аягында йөреп торса, кем белә, нинди хәсрәтләр китергән булыр иде икән?» – дип озатты ул мине.

Безнең гәҗит

Запись Ата-анасы ташлаган балалар алып михнәт күрүче ана: “Чын мәхшәр – Алисәгә 15 яшь тулгач башланды” [гыйбрәтле тормыш ] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Килен, баланы каргама! Кечкенә бит әле…” [гыйбрәтле хәл]
Яңа гына савып кергән сөттән мөлдерәмә чиләк шалтырап идәнгә тәгәрәде. Идәнгә сөт келәме җәелде.

– Беткере, аягың сынгыры…

– Килен, баланы каргама! Кечкенә бит әле ул, аягы ялгыш тиеп киткәндер. Ана каргышы бик зәһәр, тиз төшә, сак бул!

Мәфтуха карчык менә ничә еллар инде йортта булганнарны сәкедә әнә шулай җаны белән тоеп утыра. Күзләре сукырайганга быел биш ел була. Бар йөргән юлы – яткан түшәгеннән өстәл почмагына кадәр. Кармалана-кармалана сәкегә тотынып барып, табынга утыра. Яшен дә ачык хәтерләми. Бик зурдыр инде аның яше. Хәтер йомгакларын сүтә китсәң, шулай тоела. Ул ничектер үзен хәзер ике дөнья (фани һәм бакый) вәкиле итеп күрә, әллә нинди изге затлар белән сөйләшә. Шуңа да якыннарына, хәл белешергә кергән кешеләргә киңәшләрен биреп калырга тели.

” Әй, каркылдап утырдың инде. Тузга язмаган нәрсә сөйләп. Күпме сөтне әрәм итте бит, каймаксыз да калдык. Көне буе чабып аякларым сызлый, ничек кабат җыештырып чыгасы” дип, сыкравын дәвам итте Рауза килен.

“Синеке шул инде. Тегеләй ярамый, болай ярамый. Кеше хакына тимә, хәрам мал ашама. Кеше малына кызыкма! Туйдырып бетердең тәмам. Әнә күрше Сәлих малае. Ниндидер сату-алу эше белән шөгыльләнә. Өр-яңа йорт салды, ялтырап торган машина алды, туп кебек бүксә үстерде. Түбән оч Сабир малае сөйләп торды әле. Эшләтә, эшләтә икән дә, тиеннәр түләп чыгарып җибәрә икән. Әнә Әнисәне кара. Безнең кебек уттай кызуда печән чабып, мал асрап, сыер савып та яшәми. Бармаклары тулы алтын, көн саен өстендә бер яңа күлмәк. Ә синең Заһирың кояш чыкканчы эшкә чыгып китә, майга-тузанга батып караңгы төндә генә кайтып керә. Эшләгәне ашарга да җитми бит. Ә син “намуслы яшәгез, кеше хакы” дисең. И, әни… “.

“Алай димә әле син, кызым. Ходай Тәгалә бар ул. Һәрбер бәндә үзенең кырын гамәле өчен җаваплы. Бер бирмәсә, барыбер үз җәзасын бирә ул Алла. Әнә бер кардәшебез. Бик мул яшәде, йорт-җирләре чын ясау, өстәле безнең төшләребезгә дә кермәгән ризыклардан сыгылып торды. Менә шушы Заһирымны укытырга җибәрәм дип, бераз әҗәткә акча сорап кергән идем. Бирмәде, “Ипигә дә акчабыз юк әле”, диде. Ә бит өстәлдәге нигъмәтләрнең барысы да күз алдында, чәйгә дә чакырмадылар. Рәнҗемәскә тырыштым инде үземчә.

Ә бер көнне “Хәле бик авыр, урын өстендә ята икән”,  дигән хәбәрне ишеткәч, янә керәсе иттем. Ни дисәң дә, кардәш бит. Балалары бар нәрсәне төяп кайтканнар, “Күгәрчен сөте” дә бардыр. Тик танышым бер йотым су, бер валчык икмәккә тилмереп ята. Чире шундый: тамагыннан ризык үтми икән бичараның”.

Килен әллә тыңлады, әллә тыңламады. Идән юды, ахры. Су чайпалган, мунчала сыккан тавышка карчык йокыга талган иде.

Көн артыннан – көн, ел артыннан ел узды. Беркем дә дөньяга мәңгелеккә килмәгән кебек, Мәфтуха карчык та китеп барды. Чая кыз Алсу инде буй җитеп килә. Тик әти-әниләрен сөендермәде ул. Кичләрен бизәнеп-ясанып чыгып китә дә, иртә белән генә кайтып керә. Әтисенең “чыбыркысына” да, әнисенең зәһәр сүзләренә дә исе китми. Ишекне бикләсәләр, тәрәзә ватып булса да чыгып китте Алсу.

Кызларының тулып килгән корсагын әти-әни бик соң гына искәреп алдылар. Инде барысы да соң иде. “Тапсын, бәлки бераз акыл керер”,  дип, телләрен тешләде әти-әни. Ә Алсуны авырлы килеш тә йортта тотып тора алмадылар. Чыкты да китте, чыкты да китте. Бәбилисе көнне дә шыр исерек иде булачак ана. Әнә шулай өйгә сабый кайтты. Бер булмагач, булмыйдыр инде ул. Алсуның әни буларак, бала имезеп, бала чүпрәкләренә төренеп утырыр исәбе юк иде. Элеккеге “эшен” дәвам итте.

Көннәрдән бер көнне әниләренә “кияүгә чыгам” дигән хәбәр алып кайтты. Ата-ана ике куллап ризалаштылар. Тик сөенеч озакка бармады. Кызы яшәгән йортка барган саен оныгының ничек җәфалануын күреп, әби кешенең йөрәге телгәләнде. Бу гаиләдә бала кайгысы юк иде. Кайчан килмә – музыка, исерек дус-иш, тәмәке сөреме. Бер килүендә Рауза түзмәде, баланы үзенә алып китте. Ныклы карарга килде: таш яуса да, баланы кире анда илтмәячәк иде ул. Икенче көнне үк Алсу баласы артыннан килеп җитәр дип уйлаган иде. Тик ялгышты: бер атнадан да, бер айдан соң да ана күренмәде…

Сабый әби-бабасы йортына ияләшкән иде инде. Анасының чаялыгы баласына да күчкән, ахры. Тиктормас малайны бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Кинәт нәрсәдер килеп төшеп, бик каты бәрелеп, вак-вак кыйпылчыклар идәнгә чәчелде. Кыйммәтле бәллүр ваза чәлпәрәмә килгән иде. Телевизор алдында йокымсырап киткән Рауза эшнең нидә икәнлеген бик тиз төшенде:

– Эх, җен малай, аягың…

– Баланы каргама, кызым…

Рауза тетрәнеп, элек сукыр карчык яткан сәке урынына карады.

– Әллә төшләнәм инде. Кил, улым, курыкма. Хәзер җыярбыз аны. Дөнья малы бетми лә ул.

Куркынып почмакка елышкан бала йөгереп әбисе янына килде. Рауза калтыранган куллары белән баланың башын күкрәгенә кысты. Күзләреннән мөлдерәмә аккан яшьләрен балага күрсәтәсе килми иде аның.

Нәсимә Фазлыева.

Безнең авыл гыйбрәте

Запись “Килен, баланы каргама! Кечкенә бит әле…” [гыйбрәтле хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Тормышыбыз алдаудан башланды: көтеп алырга тиешле кайнанам йоклап ята, өйдәге пычраклык…”
Без – авыл балалары, элеккеге тәрбия алып үстек. Кечкенәдән әнинең: “Авызың тулы кара кан булса да, төкермә”, – дигән сүзләре гомергә йөрәктә калган. Барысына да түзеп яшәргә өйрәнгәнбез. Нигә кирәк булган диген? Егерме яшь тә тулмаган көе димләп кияүгә бирделәр. Бер дә белмәдем түгел, ул минем артымнан үзе йөрде, ләкин мин аны яратмый идем.

Менә бер кичне ул, ике дустын ияртеп, мине алырга килде. Хәзер уйлап куям: шулай киләләр мени кыз алырга? Бик итәгатьле генә күренеп, үзен кызгандырып утырды. Имеш, өйдәгеләр дә әзерләнеп, көтеп торалар. Минем яктан әни-апалар киңәштеләр дә: “Кызым, эчми-тартмый, тыныч кешегә охшаган, барыбер кайчан да булса кияүгә чыгарга бит инде”, – дип, үгетләргә тотындылар. “Их!” – дип куям хәзер. Шул чакта үз сүземне өздереп кенә: “Юк!” – диясе калган. Төнге унда аларның авылына кайтып җиттек, ә анда… Кая безне көтеп торулар! Ут та юк, әнисе белән әбисе йоклап яталар. Өйдәге пычраклык…

Шунда ук кочагы белән салам кертеп җәйгәннәр, ике сарык, дүрт бәрән йөриләр. Аш-су ягында берәр атна булыр – табак-савыт юылмаган. Менә шулай көткәннәр иде мине. Тормышыбызның беренче көне алдаудан башланды. Шул чагында борылып чыгып китәргә дә бит! Юк шул. Имеш, кеше көлә, “бер төндә үк аерылып кайткан дип” сөйләрләр дип куркып калдым.

Миңа ике ел шул авылда яшәргә туры килде. Икебез эшләп торсак та, акчаны үзебез тота алмадык, чөнки касса 80 яшьлек әбидә иде. Үземнең әнигә барырга юлга бер сум акча сорап йөри идем. Һәрвакыт: “Акча юк, бурыч түләдек”, – дип әйтәләр иде.

Ирем беркайчан да минем яклы булмады. Аның өчен мин соңгы планда идем. Үзе эштән кайтып та кермәде. Йорттагы бөтен эшкә дә өлгерергә кирәк, мин берүзем генә. Соңарып кына туган бала булганлыктан, шактый муллыклы гаиләдә үстем. Иремнең йортына килгәч, исем китте. Унсигезенче гасырда да шулай яшәмәгәннәрдер, хәерчелекнең иге-чиге юк иде. Дөрес, кайнананың миңа начарлыгы тимәде. Тик алгарак китеп булса да әйтим: мин чирләгәч, ул бер тапкыр да хәлемне белергә килмәде. Югыйсә, авыл белән район үзәге арасы – берничә чакрым гына. Ит-сөт күрмәдем, тик соңрак кына сыер һәм кош-корт алдык. Шуның белән миңа эшне дә арттырдык.

Җәйге эссе көннәрдә, авырлы килеш, иртәдән алып, кичкә кадәр печән чабып, киптереп, карт әби белән өеп куя идек. Калган эшләрне кайнанам һәрвакыт авылдан ир-атлар яллап эшләтте, улларына кушмады.

Менә балам туар вакыт җитте. Тик мин аны исән килеш кулыма ала алмадым. Ул үлде. Бала тудыру йортында 26 көн ятып, тотынып йөрерлек хәлдә генә өйгә кайттым. Ә кайткач, тагын таң калдым. Чөнки шул ук пычраклык, чәй дә юк, мунча да ягылмаган иде. Утырып еладым. Шул чагымда артыма да борылып карамыйча качарга булган икән. Шул да булдымы авырлык, диярсез. Мин аларны язып тормыйм, башымнан бик күп михнәтләр узды.

Ике ел авылда яшәгәч, безгә район үзәгеннән фатир бирделәр. Шунда мин бик нык шатландым. Янәсе, үзебезнең аерым фатир була, акчаны да үзем тотам. Тик иртәрәк куанганмын икән. Мин иремне күрми дә башладым, чөнки ул авылдан һәм әнисеннән аерыла алмады. Җомга көнгә хәтле эштә булса, җомгадан дүшәмбегә хәтле авылда булды. Бөтен бәйрәмнәр ансыз уза иде. Башкалар парлап концертларга, бәйрәмнәргә йөргәндә, мин ялгызым елап утырдым.

Шулай тарткалаша торгач, 18 ел узып китте. Ике кыз үсеп җитте. Беркөн түзмәдем, сүз башладым: “Әйдә әле, сөйләшик. Күпме шулай яшәп була? Синең бит кызларың бар. Аларның киләчәге турында уйларга вакыт. Гел авылга чапмыйлар бит, минем дә кешечә яшисе килә”, – дидем. Ә аның җавабы әзер иде: “Син миңа – ноль, буш урын. Мин сиңа әни белән энекәшне беркайчан да алмаштырмыйм. Син минем өчен юк”, – диде. Мин тораташ булып каттым. Шул ташның бер кыйпылчыгы йөрәгемә кадалды. Аның тагын әйткән сүзләре: “Түзә алмаслык булгач, ялынып килерсең, шунда минем белән йокларсың». Газета битләренә язарлык сүзләр түгел алар, шуңа бераз үзгәртеп әйттем. Менә шул көннән ул минем өчен үлде. Мин ялгыз хатын булып калдым. Без ирем белән бер фатирда ике гаилә булып яшибез.

Ун еллап инде ул – дин юлында. Дингә бирелүне начар димим, ләкин ул тормышын да алып барырга тиеш бит. Ике кызым да үз көчләре белән эшләп укыдылар, икесе дә икешәр югары уку йорты бетереп, фатирлы, машиналы булдылар. Аллага шөкер, булышалар. Тормыш, балалар турында сүз башлап, иремә: “Син әз генә булса да уйлап карыйсыңмы соң алар турында?” – дигәч, ирнең җавабы тагын әзер: “Атның башы зур – ул уйласын».

Миңа Ходай биргән тормыш җитә, артыгы кирәкми дип яши бирә ул. Гомер буе бөтен ир-ат эшен кешедән эшләтеп тормыш итәм. Һаман да нигә китмәдең, дисезме? Бар нәрсәне дә эчемә җыеп, нервыланып яшәп, исәнлегем бетте. Зур операцияләр кичердем. Барыр җирем дә юк. Абыйларым, әни үлделәр. Шулай тормыш белән сугышып, тагын 16 ел узды. Иремнән бер наз, җылылык, яклау күрмәдем. Ә бит кешечә яшисе килә. Яныңда яратып, кирәк җирдә яклап чыгарлык кеше булуын сизеп яшәү миңа хыял гына булды. Бернинди ярату күрмичә, бернинди терәк тоймыйча гомер итү авыр икән. Кайчакларда аңа карыйм да, салкынлык, битарафлык, явызлыктан кала, берни күрмим.

Балалар ятим булмасын, башка балалар “әти” дигәндә, кызыгып тормасыннар дип яшәдем. Хатын-кызга беркайчан да түзеп, бу ир үзгәрер әле, дип яшәргә кирәкми икән.

Дания, Кама Тамагы районы.

Безнең авыл гыйбрәте

Запись “Тормышыбыз алдаудан башланды: көтеп алырга тиешле кайнанам йоклап ята, өйдәге пычраклык…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..