Архивы хәсрәт - Tatar Today - татар яңалыклары.

Хатын-кыз кечкенә кызы белән поезд астына ташлана [фаҗига]
Мәскәүдән ерак түгел коточкыч фаҗига була. Ана баласы белән поезд астына ташлана //Tatar Today//.

“Әни” дигәч тә, күз алдына баласын яклаучы, саклаучы, газиз сабые өчен гомерен дә бирергә әзер хатын-кыз образы туа. Ләкин киресе дә була ала икән. Яшьлек станциясендә булган фаҗига нәкъ шуны исбат итә. Ана, тугыз яшьлек кызы белән, якынлашып килүче поезд астына ташлана. Нәтиҗәдә, кыз да, ана да җәрәһәтләр ала. Хатын-кыз авыр хәлдә тиз арада Мәскәү шәһәренә озатыла.

Шаһитларның сүзләренчә, хатын-кыз сикерер алдыннан телефоннан бик озак кына ызгыша һәм шуннан соң гомере белән хушлашырга уйлый. Үзе артыннан кызын да тарта ана, ләкин шушы гамәлдән соң әлеге хатынны “ана” дип атап була микән? Интернет челтәрендә нәкъ шуның хакта бәхәс бара, күпләр, әлеге хатын исән калса, аны ана хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк дигән фикердә.

Мәгълүмат Лайф сайтыннан алынды

Запись Хатын-кыз кечкенә кызы белән поезд астына ташлана [фаҗига] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бәхет белән бергә гомер дә телисе калган икән…[булган хәл]
Авылда Өммегөлсемнең хәленә керүче юк. Аның һәр көн саен салмак адымнар белән авыл урамнарын иңләвен дә бер гадәт кебек кенә кабул итәләр. Бер ноктага төбәлеп, яннарыннан эндәшми, сәламне алмый, сорауларга җавап бирми генә үтеп киткән чакларыннан да ниндидер бер гаеп эзләргә керешәләр. Ә бала-чагалар исә, бөтенләй “сихерче” дип урап узарга тырыша, кыюраклары бармак төртеп үртәп китүдән дә оялмый. Ни өчендер бер генә кеше дә аның хәсрәт белән эчкә баткан күзләренә туры карап, күңел халәтен аңлауны кирәксенми.

Мәрхәмәтсезлекме бу? Шәфкатьсезлекме? Әллә инде кеше кайгысына бармак аша караумы? Юкса, кайгы чит булмый диләр дә бит…

Өммөгелсем хәлендә булсалар, бу кайгы-хәсрәтләрне күтәрә алырлар иде микән? Җир-күк сабырлыклары бардыр аңарда.

– Тормышта бер генә көн дә рәхәт күрмәдем. Кемнең кемгә дигән каргышлары төшкәндер, аңламыйм. Юкса, мин дә әти-әниемнең сөекле бер баласы идем, – дип юкка гына өзгәләнми инде ул. Бу сүзләр дә бик сирәк, тулышкан көннәрендә генә ишетелә. Гомумән, зарлана белми ул. Бар хәсрәтен эчкә йотып, хәтер төенчеген бер бәйләп, бер сүтеп көн күрә, уйлары белән үткәннәрендә яшәве күзләренә, йөзенә язылган бит югыйсә.

Балачагы барлык яшьтәшләренеке кебек үтте аның. Күзгә бәреп торган чибәрлеге булмаса да, иң беренчеләрдән булып тормышка чыкты. Күрше авыл егетенең хатыны булып куйганын үзе дә сизмәде ул. Тик, хыялланган бәхетле тормыш кына аны урап узды. Беренче сынау – биш бала белән тол калу булды. Кайнана-кайната йортында 35 яше дә тулмаган килеш, балаларын кочаклап сыңар канатлы калганда йөрәгенең иң нечкә кылларына кадәр тетрәнде. Итәк тулы балалар белән туган нигезенә кайту турында сүз дә булмады. Әтисе коры гына: “Яшәвеңне шунда дәвам ит, насыйбың очраса, кабат гаилә корырсың”, – дип кайнана-кайната йортында калдыруны кирәк тапты. Яклар кешесе, ышыкланыр аркасы булмаган киленне кем соң иркәләп утырыр? Биш бала белән кем хатынлыкка алыр, бу нарасыйларны кем сыендырыр? Буш хыяллар иде бу. Балаларының кул арсына кергәнен көтә-көтә гомер узганын сизмәде дә ул. Кыз-уллары да үсеп, буйга җитте. Тик Өммегөлсем көткән җиңеллек кенә килмәде. Бала кечкенә чакта бер көйдерсә, үскәч мең көйдерә, диюләре хак булган икән. Шатлыклы мизгелләр урынына Ананың йортын бер-бер артлы кара кайгы шакыды. Юкса, дөньялар да тыныч, сугышлар да бармый, тик менә яшь гомерләр өзелүгә сәбәпләр чыгып тора. Бәгыре өзелеп, җиргә чүгәләгән көннәре күп булды Өммегөлсемнең. Акыллары чыгудан куркып, йокларга ятарга курыккан көннәре дә рәттән иде. Яшәү теләге калмаган көннәрдә җептән нечкә бер өмет аны аякка бастырды. Барысы да үтәр, дип пышылдый иде ул. Яшәүдән туеп Ходай алдында гаепле буласы килмәде. Нишлисең, үзеңә тиешлене гомерләргә көч табарга кирәк.

Бүген Өммегөлсемнең биш баладан бер кызы гына исән-сау. Ул үз гаиләсе белән авылның икенче очында яши. Әнисенә карата бик ихтибарлы, ихтирамлы. Ярый әле күңел юатырга ул бар. Лачындай дүрт баласы белән ул бары тик төшләрендә генә очраша.

Нәкъ тормыш иптәше Гыйльмуллага охшаган олы улы Газизенә тормышының чәчәктәй вакытында чир тиде. Ике ел очрашып йөргән кызы аңа бозык ясаган дип сөйләделәр. Чөнки, аның белән араларны өзелеп, башка кызга өйләнергә җыенып йөргән көннәрдә, көтмәгәндә, авыру аны аяктан екты. Нинди генә хастаханә юлын таптасалар да, әбидән-бабайга йөрсәләр дә, файдасы тимәде. Кулына балдак кия алмыйча, әнисен хәсрәткә салып, ул язгы бер таңда мәңгелеккә күзләрен йомды. Өммегөлсем балаларын нинди авырлык белән үстерүен, җае чыккан саен, башларыннан сыйпап бәхет теләвен уйлап өзгәләнде. Бәхет белән бергә озын гомер дә телисе калган шул дип үзен битәрләде.

Бала хәсрәте гомерлек, диләр. Балаларын вакытыннан алды гүргә иңдергән аналарга Ходай сабырлыклар бирсен. Ә Өммегөлсем язмышын башкалар кабатламасын. Әтисез үскән бала дип, Венерны да армия сафларына җибәрәсе килмичә, комиссариат юлларын күп таптады ул. Яклаучысы булмаганнарга Закон да һәррчак кырыс бит ул. Сәламәтлеге туры килә, яше тулган, хәрби бурычтан азат итәр сәбәп күрмибез диделәр биредәге “корсаклы” абзыйлар. Өммегөлсем белә бит, калын җилкәле әтилеләрнең балалары күптән кесәсенә хәрби билет алып тыкты инде. Әнә авылдагы җитәкчеләрнең балалары берсе дә солдатта булмаган. Калада зур кешеләре булганнар да бик шома котылган. Өммегөлсемнең бит хәсрәт төенчегеннән башка берние дә юк. Хәтта сарылып елар якын кешесе дә…

Ана күңеле нидер сизенгән бугай. Кайтыр көннәре җиткәндә генә авылга хәсрәтле хәбәр кайтты. Венер үз-үзенә кул салган. Әни күңеле кайгылы табут кайтканчыга кадәр ышанмады. Кайткач та, аны ачтырмадылар, газизенең соңгы тапкыр маңгаеннан гына да үбәргә рөхсәт бирмәделәр. Ничәмә еллар нужа күреп, төн йокыларын бүлеп үстергән балага бу юлы әнисе түгел, ә хәрбиләр хуҗа иде.

Венерны “Көтәм!” дигән вәгъдәләрен кат-кат кабатлап, Сәгыйдә озатып калды. Ике арада хатлар өзелмәде. Тик менә дус кызлары Сәгыйдәнең Яңа ел бәйрәмендә күрше авыл егете белән биегән фотосурәтен шаярып кына Венерга салырга уйладылар. Мәхәббәтләре чынмы, сынап карыйлар янәмәсе. Шаяруның азагы бик аяныч тәмамланды. Һәрчак сүзен өздереп әйтергә өйрәнгән егет хыянәтне күтәрә алмыйча, җепкә үрелә. Бу хакта аны озата кайткан иптәш егетләре сөйләде. Тик, ана күңеле улының мондый мәгънәсезлекләргә баруына гына ышана алмады. Ул нәрсәдер дәлилләргә теләп,  хәрби комиссариат, суд юлларында йөрде. Аның көн саен авылдан чыгып китүен күреп, “сихерче” дигән кушамат тактылар. Ана күңелендәге бураннарны сизмәгән, белмәгән кешеләр эше иде бу. Алар Сәгыйдәне дә юк итәсе килеп, әбиләр янында йөри дип гайбәт тараттылар. Кайсыберләре ышанмасалар да, кызык ясап, күпертеп сөйләделәр. Алар бит ана өчен газизен югалтуның ни икәнен белмиләр…

Өммегөлсемгә калган балалары хакына тормышны дәвам итәргә кирәк иде. Бик ачы булса да, хакыйкать белән килешми хәл юк.

Кайгылар, югалтулар моның белән генә тәмамланмаган икән шул. Язмышына тагын да язылган алар. Инде гаилә корып, оныклар белән сөендергән, матур гына үз эшләрен башлап эшләп йөргән уллары юл һәлакәтенә очрап, икесенең бер юлы өйләренә җансыз гәүдәләре кайтты. Хәзер менә Өммегөлсемнең бар юанычы, бар шатлыгы кызы калды. Дөрес, оныклар кайтып йөри, ләкин алар бит еракта, бәйрәмнәрдә генә әбиләрен искә ала.

Өммегөлсемнең күңелендә әле дә боз салкынлыгы саклана. Онытыла торган, басыла торган хәсрәтләр түгел шул аңа килгәннәр. Вакыт та җөйләми, киресенчә яралар көннән-көн тирән эз сала, балалары сагындыра, үткәннәр уйландыра. Стенага тезелгән фотосурәтләр күтәрелеп караган саен җанны телә. Кем беләндер сөйләшәсе килгән минутларда, көннең кайсы сәгате булуына карамастан, ул кызы йортына юл ала. Шул кадәрле хәсрәтләрне күтәрергә көч тапкан, мең җәрәхәтле зур йөрәк һич кенә дә кешегә авырлык теләми, сихер-тухырлар, начарлык турында уйларга аның көче дә җитми.

Бар кеше дә күңелендәген кычкырып йөрми, йөрәк авазын ишетеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде. Янәшәдегеләргә ышанычны югалтмыйк!

Ләйлә Искәндәрова, apastovo.ru

Запись Бәхет белән бергә гомер дә телисе калган икән…[булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Алмасыз алмагачлар… [булган хәл]
Бала табу яшендәге хатын-кызның күпчелеге йөккә калуга комачаулаучы хроник авырулардан җәфалана. Илдә һәр алтынчы гаилә – баласыз. Авырга уза алмаган хатын-кызлар бу проблеманы хәл итүнең бердәнбер ышанычлы юлы дип ЭКО ысулын саный. Ә бу бик кыйммәткә төшә торган алым.

Күп вакыт үзен акламый да әле. Шуңа да карамастан, хөкүмәтебез бала табарга теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер. Дөресен әйткәндә, баланы ЭКО ярдәмендә табу, әни булуны «иң ахырга» калдырган хатын-кыз өчен дә аптыраганнан-йөдәгәннән генә ул. Элек 18-19 яшьтә әни булсак, хәзер 30-35 яшьтә… Хәтта 45-50 яшьтә бала табарга теләүчеләр дә очрый. Медиклар аларга да булышырга әзер. Чөнки берәүнең дә безне ана булу хокукыннан мәхрүм итәргә хакы юк.

Балам төште… Хатын-кыз өчен моннан да зуррак кайгы бар микән?

Йөрәк астында аның барлыгын белеп, тоеп яшәгәннән соң, сабыеңны югалтканыңны аңларга теләүдән баш тартасың. Һаман эчеңне сыпырып куясың, хәтта күңелеңнән аның белән сөйләшүеңне дәвам итәсең.

Операциядән соң айнып, һушыма килүгә үк, эчемне тоттым. Сабыем юк бит инде, ул бу якты дөньяны күрмәячәк, мин аны кулыма ала алмаячакмын, күкрәк сөтемне имезә алмаячакмын дигән уй бәгырьне телеп үтте. Ирексездән, күздән яшь ургыла башлады. Нигә? Нинди гөнаһларым өчен?! Шулай иңрәп елап ятканда, янымда кешеләр барлыгын тоеп алдым. Күземне ачып карасам, палатадагы миннән кала биш хатын-кыз, бишесе биш ягыма килеп баскан да, жәллиләр икән үземне. Сүзсез генә юаталар.

– Озак көткән идеңме? – дип сорап куйды берсе.

– Озак көтмәсәм дә, Ходайдан сорап алынган иде.

– Шулай соң табарга уйладыңмы? – Яшем егермедә генә түгеллекне аңлап, бик аптырадылар.

– Минем кызым бар, икенчесен алып кайтырга уйлаган идек тә… – дидем үкси-үкси.

Шунда хатыннар бер-берсенә карашып куйды. Күзләрендәге жәлләү нәфрәткә әйләнде кебек, хәтта рәнҗү чаткыларын күреп алдым. Бер хатын: «Ходай миңа бер генә бала бирсә дә, гомерем буе рәхмәт укып яшәр идем», – диде дә, борылып әкрен генә китеп барды. Башкалар да үз караватлары янына ашыкты. Аптырап калдым. Үзара ЭКО турында сөйләшә башладылар. ЭКО, ЭКО… Ишеткән сүз дә кебек, Ходаем?!.

Бу палатада бала таба алмый интеккән хатыннар дәвалана икән. Хастаханәдәге ак халатлы табиблар соңгы өметләре кебек тоелды миңа. Алар кулыннан узгач, бала табачак-быз дип ышаналар. Төрле кеше, төрле язмыш…

Урыны минеке янәшәсендә булган Разиягә 26 яшь. Кияүгә чыкканына өч елдан артса да, үз нарасыйларын сөя алмыйлар икән. Монда кергәнче күп табибларда булган инде. Төрлесе төрле рецепт биргән.

Ә ул, тыңлаучан пациент булудан битәр, инде монысы булышыр дигән ышаныч белән дару төймәләрен ашаган да ашаган. Һәм… аның гормоннары дөрес эшләми башлаган. Бала да имезмәгән күкрәгеннән быел җәй биз алдырган. Йөри торгач, операция (лапароскопия) ясатып, сәбәбен ачыклыйсы килгән. Аналык көпшәләрен өрдерттеләр аның, спайкалары булган, алардан арын-дырдылар. Һәм авырга узарга бары тик… өч ай вакыт бирделәр! Разия больницадан чыкканда шатланмады, инде кайгырмады да кебек. Шулай да күзләрендә өмет чагыла иде. «Мин беләм, минем балам була-чак», – диде ул чыгып киткәндә.

Разия урынына чандыр гына бер кыз кереп ятты. Бу сабыйга ни булды икән дип аптырадык. Сорашырга да өлгерми калдык – табиблар чакырып алды.

…«Юк, юк!.. Сез – алдакчылар, җансызлар», – дип, үзен-үзе белештермәс хәлдә атылып керде дә мендәренә капланып үкси башлады. Озак елады ул, бөтен дөньясын каргады, ачынып рәнҗеде. Һәм йөгереп бәдрәфкә кереп китте. Аһ! Анда бит тәрәзә каерып ачылган! Нишләргә?! Салкын тир бәреп чыкты. Без бит дүртенче катта ятабыз! Алла сакласын, бәргәләнгән баласыз хатын-кызның башына ниләр килмәс?! Бәдрәфкә ашыктым. Ул, күз карашларын билгесез ераклыкка төбәп, аңлаешсыз бер халәттә тынып калган…

– Сикерергәме әллә… дип уйлаган идем дә… «бәлки» дигән өмет… тотып калды менә чабудан, – диде ул, сулык-сулык килеп. – Әле бит минем ирем бар. Ул анда, Чаллыда, юньле хәбәр көтеп ятадыр, ә мин аңа кайтып ни диярмен?! Алия дә алты елга якын бала таба алмый икән. Йөрмәгән табиблары, им-томчылары калмаган. ЭКОга язылырга уйлаганнар. Тикшерелә башлагач, аналык көпшәләренең нык ялкынсынганы ачыкланган. Берсен кисәргә кирәк, дигән табиб-лар сүзенә күнеп, Казанга килгән ул.

Ә тикшеренү үткәч, икесен дә кисеп алырга кирәк, дип нәтиҗә ясый башкала табиблары. Шуңа Алияне ординаторскийга чакырып сөйләшергә булганнар. Алия әлеге яңалыкны аяз көнне яшен сук-кандай кабул итә. «Бүгенге көнгә кадәр үзебез булдыра алырбыз дигән өмет бар иде, ай саен өмет-ләнеп яши идек, кисеп алсалар, өзелергә торган өмет җебем дә юкка чыгачак бит! Нишлим?!» – ди ул күзләремә карап.

Мин ни дип җавап бирим, кеше язмышы бит ул. Алия янына берничә табиб кереп, аңа операция ясатырга кирәклеген кат-кат төшендерергә тырыштылар. Мондый ялкынсынулар белән сине ЭКОга да алмаячаклар, диделәр. Акылы белән аңласа да, йөрәге белән аңларга теләмәде ул. «Алырлар, акчасын күбрәк түләрмен. Минем өмет белән яшисем килә. Картайган көндә беркемгә кирәксез корыган агач буласым килми минем! – дип өзгәләнде Алия. – Барып чыкмый икән, суррогат ана хезмәтенә акча җыярбыз!» Үзен юатырга теләпме – ул шулай сөйләнде. Аннары ачарга да өлгермәгән зур юл сумкасын алып Чаллысына ашыкты…

Ул чыгып киткәч, бик озак сөйләшми яттык әле. Шунда бер хатын: «Ә мин акылым белән аңлап, аналык көпшәләремне алдырырга кердем, чынлап та башкача ЭКОга алмыйлар», – дип куйды.

– Синең дә балаң юкмы? – дип сорыйм куркып кына. Яше кырыклар тирәсендәге әлеге ханымны ире җитәкләп кертеп салган иде палатага. Бер-берсен гел мәхәббәтле карашлары белән иркәләп тордылар.

– Малаем бар, Аллага шөкер. Аңа инде 16 яшь.

– Син дә икенче иреңә бала алып кайтырга уйладыңмы әллә? – дип сорады Киров өлкәсеннән килгән Наташа. Кировта бу өлкәдә тәҗрибәле табиблар булмаганга Казанга килеп дәвалана ул. Беренче иреннән үзеннән дә озын малае үсеп килә, икенче иренә бер кыз бүләк итәсе килү теләге монда алып килгән икән аны.

– Юк, үз ирем, беренче ирем, – диде Алина. – Беренчесен тапканда яшь идем, бала сөю тәмен аңлап та бетермәгәнмендер, юклыкта да яши идек. Менә хәзер бар да җитеш, өй салдык, икебез дә дәрәҗәле эштә. Бер бала табып, тормышны ямьләндереп җибәрмәкче идек, барып чыкмады, – диде ул көрсенеп. Шуңа табиблар ярдәменә мөрәҗәгать иткән. ЭКО ясатырга уйлаган. Уйлаган… чөнки ире бу хакта берни белми. Аналык көпшәләрен алдырганын егерме елга якын бергә яшәгән иреннән яшерә ул. «Миома алдырам дип кереп яттым», – диде Алина. «Борчылмасын ди инде», – диде янына килгән әнисе. «Бу безнең әни белән икебезнең сер, башка беркем белми. ЭКО турында да белми, чиратым быел көз җитә инде».

– Орлыкны каян алырсың соң? Читләрнекенме?

– Сиңа тикшеренергә кирәк, дип кенә алып барып кайтырмын әле мин аны.

– ЭКО үткәрер өчен 100 меңне дә яшереп җыярсыңмы? – дип сорап куйды тәрәзә янында яткан ханым.

– Мин бушлай ясатам. Хәзер дәүләт программасы чыкты бит, – диде ул.

– Мин дә бөтен өметемне өзеп, ЭКОга баскан идем, үзем уздым. Тик саклый гына алмадым менә, – дип куйды үз уйларына гына бирелеп яткан сары чәчле чибәр ханым. – Өметемне өзмим. Бер узган-мын икән, тагын узармын, Ходай кушса. Шулай да ЭКО вакыты җитсә, аны ясатам….

Хастаханәдән чыкканда мин инде балам төшүенә артык нык борчылмый идем дә бугай. Аллага шөкер, кызым бар, һәрвакыт аңлаучы ирем дә үз янымда. Әнием әйтмешли, орлыгы да Бохарада түгел. Ә менә алар – минем палатадашларым – нинди уйлар белән атлап чыгып китә икән хастаханә бусагасын дип уйлап куям. Бетмәс-төкәнмәс сабырлыкка ия бу ханымнарның бердәнбер юанычы – ӨМЕТ. Өмет яшәтә ич. Өмет белән алар һәр айны көтә. Табиблар: «Юк, булмаячак», – дисә дә. Өмет белән язны, яңа тормышны каршы алабыз шул.

Алмагачларыбыз быел чәчәк атармы, алма бирерме дип уйлый-быз, бакчаларга күз салып. Ә алмагач берничә җәй җимеш бирмәсә дә, соңрак алмалары белән барыбер куандыра…

Сөембикә җурналы

Запись Алмасыз алмагачлар… [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..