Архивы хатын - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда яшәүче хатын-кыз плитәдә ризык җылытырга уйлый, ләкин ут халат җиңенә…
Бу хәл 14 августта Мусин урамындагы 49нчы йорт фатирында була.

83 яшьлек хатын-кыз плитәдә ризык җылыткан. Пенсионер ханым халат җиңе белән горелканың ялкынына бәрелеп киткәнен сизми дә кала.

Нәтиҗәдә, II дәрәҗә тән җәрәхәтләре ала (60%) һәм РКХ хастаханәсенә җибәрелә. Шулай ук фатирда тәрәзә төбе һәм газ плитәсенең пластик урыны яна. Янгын мәйданы 0,5 кв. метр тәшкил итте, дип  Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: quality21

Чыганак: TATPRESSA.RU

Запись Казанда яшәүче хатын-кыз плитәдә ризык җылытырга уйлый, ләкин ут халат җиңенә… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Матбугат: Мәскәүдә хатын-кыз ирен почта аша агулый
Мәскәүдә 42 яшьлек ир билгесез сыеклык белән агуланган хат алганнан соң хастəханə ятагына эләккән. Гадәттән тыш хәл почта бинасында ук булган.

Ир почтага элек аерылышкан хатыны адвокатыннан хат алу өчен килгән, аның белән ул 12 ел элек мөнəсəбəтлəрен өзгән. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, ул үзен кулга конвертта булган биш кәгазь битен алганнан соң ук начар хис итə башлаган.

Ир-аттан тыш, агуланган хаттан тагын ике почта хезмәткәре зыян күргән. Ирне ингаляцион агулану белән хастаханәгә салганнар.

Зыян күрүче аерылышкан хатыны аны үтерүгə ике тапкыр заказ биргән, дип сөйли.

Агу факты буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.

Чыганак: НТР-24

Запись Матбугат: Мәскәүдә хатын-кыз ирен почта аша агулый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкортстанда ир сөяркәсенә бер генә суга: хатын…
Илеш районында 43 яшьлек ир йөрәгенә бер сугу белән сөяркәсен үтергән.

Бу хәл 6 август кичендә булган. Әлеге кеше билгесез сәбәпләр аркасында хатынга ташланган. Ярсыган ир сөяркәсенә пычак белән бер генә суккан һәм калдырып чыгып киткән. Бәхетсезлеккә каршы, пычак хатынның йөрәгенә генә барып кергән.

Тиздән полиция хезмәткәрләре ирне тоткарлый. Хәзер ул сак астында. Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең бөтен хәл-шартларын ачыклый.

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Башкортстанда ир сөяркәсенә бер генә суга: хатын… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хатын-кызның гәүдәсен чемоданда табалар
Билгеле булмаган хатын-кызның гәүдәсе шимбә көнне Мәскәү өлкәсе Абрамцево авылында Сергиев Посад астында табыла дип хокук саклау органнарында РИА Новости чыганагы  хәбәр итте.

“Чемоданда мәет шимбә көнне Сергиев Посад шәһәр округының Абрамцево авылы тирәсендә табылган”, – диде агентлыкның әңгәмәдәше.

Хәзерге вакытта хатын-кызның шәхесе һәм аның үлем шартлары билгеләнә. Тикшерү үткәрелә.

Чыганак: РИА Новости

Запись Хатын-кызның гәүдәсен чемоданда табалар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ир алимент түләмәс өчен йөкле хатынны…
Хатынны 35 яшьлек ир үтерүе ачыклана. Бу хәл Омск шәһәрендә булган.

Йөкле хатынны үтерүдә шикләнелүче ир башта Омск шәһәрендә яши. Биредә ул транспорт институтын тәмамлый, Омск тимер юлларында эшли. Аннары Мәскәүгә күченеп китә.

Бу ир тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, йөкле хатын аңа шалтырата һәм баланың атасы булуын әйтә. Ир әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен Омск шәһәренә кайта.

«Ул мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен махсус кайта. Алар фатирда икесе генә була. Хатын бу иргә баласы туачагын, бала аныкы булуын белдерә. Хатын ирне җаваплы булырга чакыра, бала өчен алимент түләргә кирәклеген әйтә. Төнге икеләр тирәсендә болар талаша башлый. Ирнең ачуы чыга һәм ул йөкле хатынга торба белән берничә тапкыр суга», — дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

Шуннан соң ир хатынның мәетенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Үзе фатирдан чыгып кача. Икенче көнне көндезге уннар тирәсендә аны тоткарлыйлар һәм сак астына алалар.

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Ир алимент түләмәс өчен йөкле хатынны… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Уфада хатын бакчага чыгып китә һәм югала
Ике көн элек Уфада 61 яшьлек хатын-кыз югалган иде.

Туганнары сүзләренә караганда, ул иртәнге дүрттә бакчага чыгып киткән. 15 минуттан соң артыннан кызы чыккан. Бу вакытта инде хатын бакчада булмаган. Борчылган туганнары күршеләрдән сораштырган – нәтиҗәсез. Шул ук вакытта югалган хатын документларын, акча һәм телефонын үзе белән алмаган.

Кичә төштән соң Караидел ярында бер хатынны табалар. Ул анда ничек килеп чыгуын һәм ни өчен өйгә кайтмавын әйтми. Билгеле булуынча, хатында психик авырулар юк, әмма ул еш башы авыртуга зарлана.

Фото: Кызыл Таң

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Уфада хатын бакчага чыгып китә һәм югала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Килгәннән бирле яратмадың инде кызымны…” [булган хәл]
Мин хатынны бер кызы белән алдым. Үземнең аңа кадәр өйләнгәнем юк иде. Хатын беренче иренә яшьли кияүгә чыккан булган. Нигәдер яшәп бетә алмаганнар да, аерылышканнар. Сәбәпләре булгандыр инде, мин төгәл белмим.

Безнең холыклар туры килә болай. Талашкалап та алабыз инде, төрле чак була. Әмма җыеп караганда, тормышыбыз әйбәт безнең. Уртак улыбыз да бар. Без авылда яшибез. Әни дә бездән ерак түгел генә тора. Кайсы көнне ул үзе, кайсы көнне без кереп чыгабыз аңа. Беркөнне хатын белән минем бераз ачуланышыбрак торган чак иде. Әни керүгә үк сизеп алды, нәрсә тырт-пырт кына сөйләшәсең ди. Икегез дә бертигез сез, чиләгенә күрә син – капкач, капкачына күрә ул чиләк, ди.

Холыкларыбызны шулай тигезләштерә әни. Хатынның кызы җилбәзәк булып чыкты.

Минем янга күченеп килгәндә унбиш яшь иде аңа. Тугыздан соң техникумга китте, шуннан кибеткә керде. Мин сүктем инде, басып сатып торырлык булгач, техникумда укып та йөрисең юк иде аны, дидем. Шулай дип әйткәнемне ошатмады, кешенең бер дипломы булырга тиеш инде, ди. Кыскасы, ул чакта кул селтәдем, ничек тели, шулай яшәсен дидем дә, бүтән кысылмадым. Анасы белән шалтыратышкалап торалар болай. Фатирга түләп тора ул, үзенеке юк, каян алсын саткан акчасына. Үзенеке шулай үзенә җитеп барса да, бик рәхмәт.

Ну анасы бирәдер аңа акча, мин шулайрак дип сизәм. Анысы да ярар дим инде, бирсен, баласы бит. Әмма мин күреп торам бит инде, күзе уйнаклап кына тора аның, янында җүнле-җүнсез егетләр дә күп. Бер янына килгәндә, әйтеп тә киткән идем шулай, чамалап йөр син монда, кызый, дигән идем.

Яшьләр өйрәткәнне яратамени ул сиңа. Ә хәзер хатын әйтә: кыз бала көтә икән, сезнең янга кайтып торам, ди. Ачу чыккан чак иде: кем белән яткан, шуның янына кайтып торсын, дидем. Шулай дигәнне хатын яратмады, билгеле. Елый башлады. “Килгәннән бирле яратмадың инде кызымны, үзеңнеке булмагач, кагасың. Үзеңнеке булса, бүгеннән үк алып кайтып утыртыр идең әле”, – ди. Нишләп алай булсын ди инде, үз итмәгәннән түгел бит ул. Шулай җилбәзәкләнеп йөрүе ошамый миңа аның. Сүз дә әйтергә ярамады үзенә, ә хәзер килеп терәлгәч, сезнең янга кайтып торам дип әйтә икән. Кайтыр инде, тагын кая барсын. Әйдә, авыл гайбәтчеләренә сүз булыр.

Язмыш кочагы

Запись “Килгәннән бирле яратмадың инде кызымны…” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ачуланып, үпкәләп калмагыз, яши алмыйбыз”, – дип анысын балаларына үзем илтеп тапшырдым [булган хәл]
– Шулай килеп чыкты инде: мин өч хатын белән яшәп аерылдым. Беренче хатыннан балалар бар, алар зурлар инде, һәрберсе үз гаиләсе белән яши. Ул хатын белән балалар үсеп беткәч аерылыштык. Без гомер буе шәһәрдә яшәдек, мин заводта эшләдем, зарарлык буенча пенсиягә иртәрәк чыктым.

Шәһәрдә яшәсәм дә, гомер буе авылны сагындым. Әмма кайтып яшәп булмады, чөнки авылда эш юк иде. Ә шәһәрдә без һәрвакыт эшле булдык, фатир бирделәр. Мин шофер да идем әле, шабашларым да булгалый иде. Ә пенсиягә чыккач, минем үзем өчен яшисе килде. Калган гомеремне интегеп таш стена арасында түгел, үз ихатамда яшим дип хыялладым.

Үзебез үскән йорт тора, анда беребез дә калып урнашмады. Без кайтсак, бертуганнарым каршы түгел иде. Әмма гомер иткән хатынның авылга кайтасы килми булып чыкты. Балалар да шәһәрдә калырга үгетләделәр: безгә авылга кайтып йөрү читен, диделәр. Мин пенсиягә чыккач, шәһәрдә тагын ике ел интегеп яшәдем. Ике ел буе хатынны кайтырга кыстадым. Әмма ул уйламады да.

Аны да аңлап була инде: суы агып торган фатирдан авылга кайтасы килмәгәндер. Әмма суны кертеп була бит аны. Бойлер куйгач, кайнар суы да була. Хәзер безнең авылда бөтен кешедә дә шулай.

Әмма хатын барыбер ризалашмады. Шуның аркасында без тавышланышып, аерылышуга ук барып җиттек. Мин кайтып киттем, ул калды. Гомер яшәгән хатынга шулай нокта куелды. Мин үкенмим дә, сагынмыйм да. алай талашып яшәп булмый ул. Мин шәһәрдә калсам да, талашырга барыбер сәбәп чыгар иде, ул кайтса да, сәбәбе булыр иде. Кайткач, башка районнан бер хатын белән таныштым. Сөйләшеп тордык, аннан күрештек.

Бер-беребезне ошаткач, бергә яшәргә булдык. Мине аның балалары да яратты, әни үзе генә яшәгәнгә нык борчыла идек, диделәр. Шулай итеп икенче хатын алып, яшәп киттек. Мин хатын йортына барып тора торганнардан түгел. Йортка кергәнче утка кер диләр. Хатынга барып яшәдеңме – юк инде ул, булмый. Башта хатын бик теләп миңа күченде. Мин аңа барып тормаячагымны алдан ук әйткән идем.

Әмма тора-бара ул мине әкрен генә үзенә кыстый башлады. “Өемне сагынам”, “Әйдә, кайтып килик”, – әле ди. Кайткач, китәсе килми үзенең. Мин анда яши алмыйм бит инде. Ярты ел да булмады, икенче хатын үзенә кайтып китте, мин тагын ялгыз калдым. Киткәндә, мин сине барыбер минем янга күчәрсең дип ышанган идем ди. Күчмим дигәч, күчмим инде. Ник уйлап утырырга аны, юк өметләр белән үзен дә, мине дә ник алдарга кирәк булган? Ул хатын киемнәрен җыйды да, тиз арада кайтып та китте. Кайткач, шактый гына вакыт шалтыратып та ятты әле, килмисеңме соң, ди.

Мине үзе артыннан чабар дип уйлаган булган, күрәсең, ияләште дигәндер. Юк! Үземнең йорттан беркая да китмим мин. Аннан соң тагын бер хатын алып кайттым. Өченчесен. Аның белән дә холыклар туры килә сыман иде. Мин чисталык яратам, өстәл тирәсендә тәртип булсын.Үзем дә өйнең эчен гел тәртипләп кенә торам. Гөлләремә кадәр бар. Килеп кергән кеше хәзер дә әйтә миңа: ялгыз ир яши дип уйламассың да монда, диләр.

Әмма бу өченче хатын белән дә барып чыкмады. Алдакчырак, шома хатын иде, берничә тапкыр ялганында тоттым. Ул исерек ир белән атлаган саен алдап яшәп ияләшкән. Ә мин бит эчмим, аек акыл белән яшим. Кыскасы, ул да кайтып китте. Әмма холкы бик әйбәт иде аның, шул исерек ир белән интегеп яшәү генә бетергәндер инде аны. Анысын балаларына үзем илтеп тапшырдым. “Ачуланып, үпкәләп калмагыз, яши алмыйбыз”, – дип аңлаттым.

Малайлары әйбәт, зур кешеләр аның. Минем хәлгә керделәр, куллар биреп хушлаштык.

Нишләтәсең инде, язмыштыр. Хәзер өйгә хатын алып кайтырга шикләнәм. Авылда: “Өч хатын аерган ир бит инде ул”, – диләр. Шундый җүнсез даным чыкты. Үзем дә бик каты уңайсызланам. Мине авылда болай хәрмәт итәләр үзе, әмма катлы-катлы хатын алыштырган кешегә барыбер шикләнеп карыйлар. Телгә бер кергәч, авыр. Өченче хатынның киткәнен белгән күршеләр дә кырын гына карый башладылар сыман.

Бәлки үземә генә шулай тоеладыр, кем белгән инде аны. Әмма бөтен кешегә дә хатын аерганның сәбәбен сөйләп йөреп булмый бит. Беренче хатын белән ярар инде, гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр. Әмма икенче һәм өченче хатыннар белән аерылганга минем гаеп юк бит. Олыгайган көндә бер гаепсезгә кеше теленә кереп, кыек карашлар тоеп яшим хәзер.

Исемемне, авылымны күрсәтмәгез
Язмыш кочагы
Фото: Thesun

Запись “Ачуланып, үпкәләп калмагыз, яши алмыйбыз”, – дип анысын балаларына үзем илтеп тапшырдым [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“И-и, тормыш дигәнең! Бетерсеннәр генә иде инде шул аракыны…” [гыйбрәт өчен]
Шушы көннәрдә генә безнең урамда яшәүче бер ир үлеп китте. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң булды хәлләр. Бераз салгаларга ярата торган ир иде инде ул, мәрхүм. Әмма алай әшәкеләнеп йөрми иде кебек. Тыныч исерек иде. Хатыны аннан да дуамалрак түгел микән әле. Ире бераз гына салып кайттымы, гел уклау таягы белән куып, өенә кертмәде шуны. Без хатыннар белән нык гаепли идек инде аны. Ирләребез беребезнеке дә алтын түгел, кайчак эчеп тә кайталар инде, нишләтәсең. Алай дип кертмәскә дигән сүз түгел бит инде.

Ирнең ничек итеп килеп керүеннән үк мин үземнекен таныйм: аек кайтканмы, эштән соң бераз утырып алганнармы. Ачу килә инде, әлбәттә. Мин исерекләрне яклап та әйтүем түгел. Әмма салып кайткан икән инде, алар белән сугышып ятудан ни мәгънә соң? Мин, киресенчә, иремне тизрәк алып кереп ашатып яткыру ягында торам. Берүк ялгышып кызып китмәсен генә дип торам. Яткан җирендә йоклап кына китсен иде дә, иртәнгәчә уянмасын иде дип, аяк очында гына йөрим. Ул шулай кайтса, кичтән телевизорны да кабызмыйм хәтта. Бәлки, уянмас та иде инде, әмма шикләндерә бит. Ирең эчеп кайтса, гадәттә, шулай кеше-кара күрмәсен, дибез.

Безнең урамда бөтен хатыннар да шулай. Бер шушы хатын гына бөтен керен урамга чыгып селки торганнардан. Ул ир, мескен, хатыны кугач, кайда гына төн уздырмый иде инде. Шулай бик күп еллар йөргәнен беләм. Кайчак эшкә барганда, иртән каршыга очрый да, бер-ике сүз сөйләшеп алабыз. “Иртә таңнан каян кайтып килешең?” – дим. “Баҗайларда идем кичә, гаражын карыйсы бар иде, утырылды”, – дигән булыр иде. Кая баҗай, кая гараж булсын инде?

Кичә тагын хатыны кертмәгәндер дә, бу кая туры килсә, шунда төн уздырып кайткандыр инде, бахыр. Әмма хатынына бер дә начар сүз дәшми иде, ул фәлән, ул төгән, мине кертми дип әйтмәде. Бу юлы да шулай булган аларның. Яңа ел бәйрәмнәрендә кайсыбызныкы шыр аек булды соң? Алай дип беребез дә ирләребезне ишегалдына кумадык бит. Ә бу куган. Мин әйтмим, ничә еллар яшәп гарыклар булып беткәндер ул хатын. Әмма шулай да. Урамда җәй түгел бит, Яңа ел салкынары, кыш. Ирне бу шулай кичтән өйгә кертмәгән, теге чыгып киткән.

Ияләшенгән гадәт бит инде. Кайтмагына кем игътибар бирсен? Ичмасам, печәнлеккә булса да менеп кенә ятса да, туңмаган булыр иде шулкадәр. Бу кайларда йөргәндер. Икенче көнне генә табып алганнар, хатыны үзе хастаханәгә илткән. Әмма иргә бик каты салкын тигән булган. Берничә көн дигәндә китеп тә барды менә. Бер дигән, үз аякларында йөреп торган ир иде әле. Хатыны бу атнада туганнарын җыеп ашын уздырды. Башларына яулык бәйләгән, күзләрен кызартып елап йөргән була. Безнең урам хатыннары беребез дә ышанмый инде ул күз яшьләренә. Шушы салкында кертмә дә, аннан ела, имеш. Әле дә ир күпме еллар түзеп яшәде шуны. Ә быел урамда озаграк утыргандыр йә. Кемгә барып керсен, кайда да кунаклар кайткан чор бит, исерек булса да, уңайсызлангандыр дип уйлыйм мин аны. И-и, тормыш дигәнең! Бетерсеннәр генә иде инде шул аракыны да, юк бит.

Безнеке дә, әнә, ун көн рәттән эчте дә, унберенчегә иртән торып эшенә китте. Нишләтәсең инде, тормыш шулай бара. Ачу килсә дә, тавышланмаска тырышасың инде, ир бит, алар бит бала сыман. Кай арада юкка да чыгулары бар. Яулык бәйләп елап йөрерсең аннары, ә кешеләр сине гаепләр.

Язмыш кочагы
Исемемне күрсәтмичә генә языгыз, Аксубайдан

Запись “И-и, тормыш дигәнең! Бетерсеннәр генә иде инде шул аракыны…” [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Улымның үз атасын күрәсе дә килми…” [гыйбрәт өчен]
Гыйбрәт өчен үземнең беренче ирне сөйлим мин сезгә. Исемен генә сорамагыз, яме? Аның әтисе дә гомер буе эчкән, иремнең анасы гомер буе интегеп яшәгән. Исерек атасыннан төкереп киткән кеше ул үзе ирем. Шулай булса да, минем белән яшәгәндә бугазын киереп: “Минем әти әнигә беркайчан да баш имәде, мин дә сиңа баш имим!” – дип акыра иде. Әтисе шундый үрнәк күрсәткән малаена. Нәтиҗәдә, мин аннан аерылып киттем, икенчегә чыктым, ә ул ялгыз яши.

Беренче ирнең туганнары белән минем аралар яхшы, гел аралашып яшибез. Мин түзеп, ирем белән яшәгән булсам, балам ни күреп үсәр иде инде? Малайга кибеттән аракы, тәмәке ташытыр иде, шул гына. Мин аннары бик яхшы кешегә кияүгә чыктым. Улымны мәчеткә алып бара башлады, догага бастырды.

Улым кечкенәдән мәчеткә йөреп, дога укып үсте. Үги атасына “әти” диде. Мин алар өчен сөенеп торам. Улым үсеп, безнең канат астыннан чыгып китсә дә, аларның аралары бик җылы, минем дә күңелем шатлана алар өчен. Уртак балабыз тугач та, ирем гел: “Менә абыеңнан үрнәк ал!” – дип үстерде анысын. Улыма үз әтисе бер тиен белән дә булышмады. Булышса була иде бит инде, ә минем сорап алганым булмады.

Бик тәртипле, сабыр бала булып үсте. Хәзер студент инде, бик нык актив. Төрле җирләрдә, төрле чараларда катнашырга гына тора. Икенче ирем бик әйбәт булды. Эчмәде, әшәкеләнмәде, балаларны какмады. Гаиләдә күп нәрсә атадан тора, шуннан карап үсәләр бит. Дини булсагыз, беркайчан да югалмассыз, дин беркайчан да начарга өндәми дип үстердек. Шул колакларына керде. Намазларын калдырмыйлар, уразаларын тоталар. Исерек ата күреп үссә, балам нинди юлларда йөрер иде икән дип эчем жу итеп куя кайчак. Хәзерге шикелле булмас иде инде, әлбәттә.

Кайлардан батырлыклар җыеп, акылым җитеп, исерек ирдән китә алганмын? Шуңа бүген да шатланып туя алмыйм. Төрле яклап уйлыйсың да, хатын-кыз барыбер язмышын үзе хәл итәргә тиеш дим мин. Фатир дип, балалар дип, гаиләне сакларга тырышып интегәсе түгел. Балалар ни күреп үсәләр? Күп хатыннар баш иеп, янәсе сабыр итеп яшиләр. Түзим дип әйтәләр, таш булып төшеп яшәргә кирәк дип сеңдерелгән аларга. Ләкин кем өчен түзәргә соң? Кемгә кирәк ул сабырлык? Аннары кем рәхмәт әйтәчәк бу сабырлык өчен? Гомер бара, еллар уза, балалар үсә, аларны киендереп-ашатасы гына түгел бит, яхшы тәрбия бирәсе, олы тормышка әзерлисе бар.

Ир белән хатын кулга-кул тотышып, бер фикердә булып, бер максатка бармасалар, балалар таркау булып үсә. Ирнең айнуын көтеп утырсаң, гомер уза да китә ул! Балаларыңның үскәнен сизми дә калачаксың. Аннары шул ук балаларың сине гаепләп тә куячаклар, ник вакытында аерылып китмәдең дип сүгәчәкләр.

Минем улым күп еллардан соң үзенең исерек атасын күреп, чирканып кына куйды. Әни, ярый әле аннан аерылып киткәнсең дип әйтте. Бу сүзләр минем өчен зур бәяләмә булды. Үз атасын күрәсе дә килми. Янына бармый да. Араларында бернинди якынлык юк. Аерылган булса да, ул аңа үскәндә ярдәм иткән булса, бәлки бераз башкачарак булыр иде. Әйтик, кайбер аталар улларына машина яки фатир алып бирәләр. Андый нәрсә булмады бит. Мәктәптә укыганда да, институтта да бер тиен белән булышмады!

Һаман эчеп ята. Әз генә эшли дә, өенә кайтып эчеп ята. Хатыннар үзләрен хөрмәт итеп яшәсеннәр иде, исерек белән гомерегезне яндырмагыз. Өйне дә, малны да кабат җыеп була. Үткән тормышыңны гына кайтарып ала алмыйсың. Артыңа әйләнеп карап, “их” дип әйтерлек булмасын.

Гөлсирин
Язмыш кочагы

Запись “Улымның үз атасын күрәсе дә килми…” [гыйбрәт өчен]  впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..